Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ ЙӨРЕШ


Ул көнне Сеҗе балалары да, Морәленекеләр дә әче таңнан торып чыктылар. Автобус тукталышында түгәрәкләнделәр. Болар—Арчага район беренчелегенә үткәреләчәк шахмат ярышына баручылар.
Авыл әле уянып кына килә. Морҗалардан чыккан горур тотен баганалары тон юрганын күтәргәннән-күтәрә бара. Яктыра. Тынлык. Лампочкалы багана төбендә әвәрә килгән урам этләре дә, тонге аудан биһуш булып кайтып килгән җирән мәче дә, аяк астындагы карнын тансык шыгырдавы да бу- ганлыкны боза алмый. Илаһи, серле, мәгънәле тынлык.
Тан ата.
Ак җиһаннын пакь таны!
Авыл гүя кар диңгезендәге бер утрау. Бераз арырак китеп аны әйләндереп алган урман гүя шул дингезнен ярлары.
Мондый иртәләрдә юлга чыкканда күнсл кыршауларын ычкындырасы, хисләрне уртаклашасы, кабынасы, яшисе килә.
Малайларның, кызларның очкынлы күзләре өлкән яшьтәге бер агайга төбәлгән. Абзыйнын рәвеш-кыяфәт шәп: мәһабәт гәүдә, төз буй-сын. элеккеге мәшһүр артист, рәссам, язучылар йөрткән, пачти зәһәр дип әйтерлек, карау һәм тәрбия күреп торган чал мыек. Аскысы эчкәрәк баткан, өскесе алгарак чыгып уйнап торган көчле иреннәр. Һәр сүзен уйлап, ашыкмыйча, ипләп- җайлап. сеңдереп әйтә Балалар аны суламыйча тынлый
—Синең кәефләр ничек соң. Илнур?—дип сорап куя ул бер малайның җилкәсенә кулын салып.
—Әйбәт!
Остазның бу шәкертенә игьтибарны күбрәк бирүенен хикмәте бар. Илнур- бик хисле малай Юкка-барга да борчыла, яна. коя Җиңелүне күңеленә бик авыр ала. Үзбәк абыйны ин куркытканы— малайның йөрәге шәптән түгел. Әйе, балалар тренерының тормышы ярышлардан тына тормый Ана һәр шәкертнең сәламәтлеген дә. йөрәген дә кайгыртасы
Абзый белән якыннанрак таныштырыйм але үзегезне Гомере буена туган авылы мәктәбендә балалар укыткан, сигез дистәне тутырып килүче Үзбәк Кәрим улы Яхин ул. Бүген шахмат ярышына баручы команданың остазы, тренеры Инде күптән пенсиядә булса да, егерме елдан артык түгәрәк җитәкчесе бу тарак ул балаларны да шахмат уйнарга өйрәтә. Үк дә дөньякүтәм танылган шахматчы Рәшит Нәжметдиновнын шәкерте бит ул, уеннын бөтен кагыйдәләрен үзләштергән бер дигән шахматчы. Хәер, шахматчы гынамы соң?! Ходай Тәмлә акыл-сәләт өләшкәндә капчыкны тутырып биргән Үәбәк атам Ул—бер дигән рәссам. Анын кулындагы кыл-каләмнән гаҗәеп
картиналар туа. Казанда үткәрелгән күргәзмәдә дә катнашып. Татарстан Мәдәният министрлыгының дипломнарына лаек булды. Бактын исә, аның бу сәләте балачактан ук килә икән. Без Үзбәк аганын бертуган сенлесе, язучы Гөлчәчәк ханым Галиева. анын ире. техник фәннәр докторы Әхмәт ага Галиев белән Яхиннын «Яшь ленинчы» гасетасында басылган рәсемнәрен карап утырдык. Узган гасырның ЗОнчы елларында басылып чыккан бу рәсемнәрне кечкенә рәссам, көнен-елын күрсәтеп, альбом битләренә ябыштырып барган. Беренче биттә—Сталин рәсеме. Шушы дәһшәтле елларда «халыклар атасы»н ясатырга әтисе ничек риза булгандыр. Болай да имам- хатип Бәдретдин утлы буларак һаман тырнак астыннан кер эзләргә торалар. Кәрим ага үзе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәхес бит. Өстәвенә ике ел Казанның Күл буе мәдрәсәсендә мөгаллим. Рәсемнен берәр кыегы булса, башын белән җавап бирергә тиешсен бит. Улынын сәләтенә нык ышанган, күрәсең.
Еллар узу белән бераз саргая төшкән рәсемнәргә карыйсын да. уйлап куясын, балалар кайчан да балалар шул. Ул чорда да алар—үзләре ачлы- туклы булганнардыр инде—чана-чангы шуганнар, урманнарга барганнар, су кергәннәр, табигатьнең матурлыгы белән хозурланганнар. Рәсемнәр шулкадәр осталык белән ясалган ки, аларда бернинди артык сызык юк. һәрнәрсә үз урынында.
Бу альбом—үзе бер тарих. Анда Ү.Яхиннын «Яшь ленинчы»да басылган мәкаләләре дә, редакциядән килгән хатлар да урын алган. Үзбәк ага хәбәрче буларак та каләменә гомере буена тугры калды. Район, республика газеталарында матур-матур мәкаләләре басылып тора.
Үзбәк Кәрим улы нинди эшкә тотынса да булдыра. Мандолина, думбра кылларына да бик оста чиртә, кулы агач эшенә дә ябыша. Ул—бер дигән бакчачы, умартачы. Ходай биргән сәләтен гомере буена балалар белән уртаклашты. Мин үзем дә Укытучым. Остазым дәресләрен сагынып искә алам. Безнең күңелләр анын ярдәмендә сәнгать дигән бөек тылсымлы дөньяга орынды. Репин. Левитан. Шишкин. Урманче. Якупов. Фәтгаховлар белән сөйләште.
Анын әтисе Кәрим Яхин да—үз заманында акыллы, зирәк мөгаллим, алай гына түгел, чын мәгънәсендә мәгърифәтче. Бөтен гомерен авылдашларына, шул исәптән балаларга гыйлем, тәрбия бирүгә багышлый. Шушы юлда сәламәтлеген жуя. Салкын көздә Казаннан авылга, мәктәпкә китаплар, күргәзмә әсбаплар алып кайтканда авырый башлый. Мөгаллимнең тәне яна, күз аллары караңгылана, хәле китә. Курса стансысында поезддан төшә. Авылга тагын җиде чакрым җәяүләп кайтасы. Авыру кешегә бу араны үтү җиңелме?! Йөге дә бар бит әле. Аптырагач, берәүләрдән бала арбасы алып тора. Китапларны, күргәзмә әсбапларны шуңа салып алып кайта. Кайтуга егыла. Бүтән тормый. Кәрим ага, үпкәсенә салкын тидереп үлем түшәгенә яткан булып чыта Ни кызганыч, үзенен фидакарь хезмәте өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүен дә ишетергә өлгермичә гүр иясе була.
Тукта әле, сүзем балаларның Арчага шахмат ярышына барулары турында иде бит әле. Тукталышта сөйләшеп торганда Үзбәк ага да. балалар да ара- тирә юлга карап ала. Автобус күренмиме9 Килә генә күрсен иде инде. Югыйсә эш харап. Харап булмыйни, елның елында чемпион булган команда ярышта күренмәсен әле?! Автобус аркасында килә алмаганнар дип уйламаслар. «Беткәннәр болар.шуна күрә ярышка килергә дә курыктылар. Хәчтерүшләр».— дип әйтәчәкләр. Белмәсләр алар. Үзбәк аганың 30-35 градус салкында күрше Морәле авылына үзе барып, клубнын ачкычын үзе эзләп табып, үзе ачып, шахматчы балалар белән күнегүләр уздырып йөрүен.
Бер уйласан автобусның килми калуы да ихтимал бит. Юлда ни булмас?
Өлкән шахматчы шунысын да уйлап куя.
Тормыш үзе дә—нәкъ шахмат уены бит ул. Йөрешләрдән, жинү- жинелүләрдән гыйбарәт. Бу хакта Үзбәк ага балаларга гел искәртеп тора Менә бүген автобус килмәде ди. Сина каршы йөреш булды ди бу Ә син ана нинди «ход* белән жавап бирәсен. «Запас вариант» бармы9 Бар! Ул вакытта 5 чакрымны жәяүләп булса ла. стансага. поездга китәргә туры килә.
Үзе ул тормышта акыллы, мәгънәле йөрешләр генә ясарга тырышты Хатыны Әлфия ханым белән бергә берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган биш бала тәрбияләп үстерделәр. Икенче улы Айдарда әтисе юлыннан китте. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, бер дигән рәссам булды
Каян килә мондый сәләт? Үзбәк аганын Камилә әбисеннән түгел микән Ул картиналар да ясаган, көмештән, тимердән менә дигән сәнгать әсәрләре койган, агач эшенә дә кулы ябышкан. Бу сазәт Үзбәк аганын сенлесе Гөлчәчәк апанын улы Булатта да ярылып ята.
Хәлбуки, язмышнын ачы сынаулары, рәхимсез йөрешләре Үзбәк ага тормышында да булды. Армия, сугыш, имгәнгән умыртка сөяге аркасында бер селкенмичә еллар буена гипста яту. анын картиналары куелган күргәзмә бинасында янгын чыгу, күпме хезмәтнең көлгә әверелүе Боларга каршы Үзбәк Яхин бер генә йөреш белән жавап бирде—сабырлык. Фәкать сабырлык' Тормыштагы йөрешләр тактадагы фигураны шудыру гына түгел шул. Алар рәхимсез булырга, бәгыренә тияргә, хәтта йөрәгенә ук булып кадалырга мөмкин.
Шулай уйланып торганда тау итә зннән ут көлтәсе сузылды. Ул унга- сулга, аска-өскә тибрәлә-чайкала алга бара.
Тренерның да. балаларнын да эченә жылы йөгерде.
Килә!
Автобус килә!!
Юлнын сикертмәләрендә, чокыр-чакырларда чаикала-чайкала автобус килеп тә житге. Ишекнең «пошт» изеп ачылуы булды, халык ни арада автобус эченә агып кереп тулды. Ыгы-зыгы әлләни озакка бармады, пассажирлар кайсы кая урнашып безте. Сумкалар, капчык-копчыклар. пакет-макетларның байтагы тез өсзенә менеп кунаклады, байтагы идәнгә утыргыч астына посты
Китәсе юл үргә каршы булганлыктан, машина авырлык белән, көчәнеп кузгалды. Анын артыннан авылнын саф һавасына зәңгәр-кучкыл, тыгьн төтен бөркелеп калды. Бераз көчәнгәч, автобус хут аллы, отыры бер көйгә генә чаба башлады
Үзбәк ага тәрәзә буена утырды. Рәссамнын исәбе күнеленен капкаларын табигатькә ачып куеп, кышкы таңның матурлыгын, жанга хозур күренешләрне карап-күзәтеп бару иде
Хәзер инде борчыласы юк. Автобус килде, базалар утырды-урнашты Илнур да үзенә жайлы гына урын эләктергән. Жан тыныч. Табигатьнең кабатланмас манзарасын күңел полотносына из да бар. Әмма тренерга һәм шахматчы балаларга каршы йөреш автобуснын үзендә көтеп торган икән Кайбер йөрешләр йөрәккә ук булып кадалырга мөмкин, дигән идек. Менә шундый укларның берсе бүген автобуста атылды.
Бераздан кондукторның көр тавышы ингырады
—Тәк, балалар, билет азабыз
Үзбәк ага сискәнеп китте, әсәренеп куйды:
— Бу балалар Арчага ярышка бара. Шахматчылар болар Ярышларга, олимпиадаларга баручы укучылар юл өчен түләми. Хакимиятнең карары бар
—Тәк. алайса справкагызны күрсәгегез. Менә бу балалар ярышка бар.» дигән справкагызны.
ү (бәк ага кесәләрен актара башлады Тукта, каны сон әзе ул справка *
Юк. Бер кесәдә дә юк. Бар иде бит, алган иде бит ул аны. Справка да, башка документлар да өйдә онытылып калган. Кичтән барысын да әзерләп куйган иде югыйсә. Ветеран каушады. Төне бик борчулы булды шул анын. Остаз тан атканчы керфек какмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде. Кон бозылмасмы'’ Буран чыкмасмы? Балалар уяна алырмы? Күрше авылныкылар жыенып килеп житә алырмы? Автобуска сонга калмаслармы? Район чемпионы исемен быел да саклап калып булырмы?
—Справка өйдә каттан бит, черт побери...
—Башыгыз калмаганмы?
—Баш та калган. Паспортта фоторәсемдәге баш минем баш бит инде ул,— Үзбәк ага киеренкелекне бераз гына булса да юмор белән йомшартмакчы булды.
—Тәк, справкагыз юк икән, юл хакын түлисез!
—Юк. сез бу балаларнын ярышка баруына ышанасыздыр бит инде. Шахмат ярышына бара алар. Югыйсә тан тишегеннән торып чыкмаслар иде.
—Знать не знаю. Түлисез, бетте-китте.
Үзбәк аганын башында уйлар өермә булып кайный башлады. «Син— фронтовик. Иленне яклап сугышка киткән кеше. Син—укытучы. Хакыйкатьне яклап яшәгән кеше. Син—рәссам. Матурлыкны яклап техтәнгән кеше. Бүген биш-алты бөртек баланы яклый алмыйсын. Күр әле бу кондукторны да. Бигрәк үжәт. Акча, акча, дип дәһшәт чәчә, йөрәккә басып тора».
—Документлар дип. справка дип кире өйгә кайтып булмый бит инде хәзер. Анлагыз инде мине.
—Аңламыйм да. аңларга теләмим дә. Ә син, абзый, үзендә билет алмадын бит әле.
—Мин—фронтовик.
—Каян белим мин синен фронтовик икәнеңне. Маңгаеңа язылмаган.
«Нишләп язылмасын. Язылган шул. Мангаена кыеклап тарап төшерелгән чәчләр арасында сугыш агарткан чәчләр юкмыни! Маңгаендагы җыерчыклар арасында сугыш сызганнары юкмыни!!» Үзбәк ага уйларыннан бүленергә, жанына тынычлык табарга теләп тәрәзәгә күз салды. Автобус тизлекне тагын да арттырды бугай. Юл буендагы ак бәс сарган агач-куаклар, электр баганалары выжт та выжт артка атылып калалар. Алар белән бергә ак кар астындагы курпы арасыннан баш сузган, шушы ак иргә күренешенә ятып бетмәгән әрсез әрем, котсыз шайтан таяклары да сикереп кала.
Кондукторның бөереннән чыккан тавышы рәссамны бу күренештән аерылырга мәжбүр итте.
—Билет аласызмы сез. юкмы? Югыйсә хәзер автобусны туктатабыз, үзегезне төшереп калдырабыз. Башта үзенә ал. абзый!
Үзбәк аганын йөрәге кысылып куйды. «Балаларны түгел, әллә үзеңне дә яклый алмыйсын инде син. ветеран».—дип эндәште ана күңеле. Шахмат тактасындагы бөтен фигуралар дәррәү һожүмгә ташланган кебек тоелды. Ул отылган пешка хәлендә.
—Билет ал!
Үзбәк ага дәшмәде.
—Билет!!
Кондуктор талпан кебек кадалды.
Киеренкелек тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән, ярый әле, автобустагы авылдашлар дәррәү күтәрелеп чыкты:
—Сугыш ветераны бит ул, ник бәйләнәсез аңа.
—Гомере буена балалар укытты. Гадел, намуслы кеше.
—Ярышка баралар алар. Авыл данын, мәктәп данын якларга. Тимәгез аларга!
Шушы сүхтәрне ишеткәч, кондуктор, ниһаять, тынычлангандай булды. Әмма ветеранның йөрәгенә кан сава башлаган иде инде. Отыры анын тыны кысыла, һава житми башлады. «Автобусны туктатып, ишекне ачтырырга мәллә. Бераз һава керер иде», дип тә уйлаган иде Күреп тора бит. кешеләр ашыга Кайсысы эшкә, кайсысы укуга. Машинаны туктаттырмады. Уңайсызланды Сабыр гына түзеп утырды.
Арчага коч-хәл белән килеп житте ул
Стансыдан район үзәгенә менәр өчен тагын автобуска утырасы Монысыннан да гайрәте чигеп, жаны бизеп катган Үзбәк абый һәм баталар утырамы сон9! Жәяүләп менәргә булдылар. Җитмәсә җиле дә каршы Авыру йөрәккә тауга каршы, жилгә каршы бару жинел дисезме?! Күпне күргән, байтак фажигатәрнен шаһите булган текә Арча тавы бит әле ул.
Тын һаман кысыла. Күкрәк—таш. Мангайга салкын тир бәреп тора.
Ничек кенә булса да, Үзбәк ага балаларны ярышка вакытында, исән- имин китереп җиткерде.
Ә үзе...
Йөрәк!..
Шул вакыт бер малай анын өстенә капланды. Ул идәндә чалкан яткан Үзбәк аганың күкрәгенә баса, анын авызына кайнар сулышын өрә башлады. Малай шулкадәр тырыша ки, анын маңгаеннан шабыр тир ага
Остазына жан өрергә маташучы бу малай Илнур иле.
Йөрәк!..
И син. йөрәк! Өзгәләнгән йөрәк!! Телем-телем йөрәк!'!
Балаларның күз алдында...
Барысы да таштай катып калды
Шул арада Үзбәк аганын Арчада яшәүче улы Айдар да килеп житте Ул да үзенең шәкертләре белән бүгенге ярышта катнашасы икән бит
Ярышырга, көч сынашырга дип ашкынулы-ярсулы йөрәк, җилкенгән күнел белән кил дә жан биреп яткан газиз әткәнә тап бул инде.
Хәзер укучыларда ярыш кайгысымы?!
Шулай да шахмат тактасы янына утырырга үзләрендә көч тапты атар Алай гына да түгел, Үзбәк абыйлары үзләренә рәнжеп китмәсен, анын р>\ы- ул шушында ярыш үткәрелә торган залдадыр—сөенсен өчен җиңәргә, ничек кенә булса да җиңәргә сүз бирделәр.
Нәтижәдә Сеже мәктәбе укучылары—тагын район чемпионнары'
Ни кызганыч, бу шатлыкны уртаклашырга яннарында Укытучы. Остаз юк шул инде.
Юк шул