КӨЗЛӘРГӘ КЕРЕП БАРЫШ...


Кыш—2006
Гаҗәпмени, нялэнелгән Карына, буранына.
Чыгасы килми гыйнаарнын Бурансыз урамына.
Каршы искән җилләрне дә Тансыклый икән күңел. Кабартылган кар бабайлар Ул инде бабай түгел...
Таныш түгел
Бу ни соң, языкмы.
Күзеңә карасам?
Күңелең түрендә Яктылык табалсам?
Җаныңның җылысын
Бу ишан сатып ишаны Сатыла һай сата ханнары Шуңамы сыкрый Җир-Лна ’ Декабрь яңгырга коена
Борыннан «куык» чыгарып Ясамагач аларны.
Кыш бабайның кнлеренә Ышандыр балаларны!
Ясалма карлар китертә Яңа заман байлары.
Кабул итәрме Җнр-ана Ясалма балаларны?!
берәүгә
Аз гына тоялсам... Кайчакта ошимен. Салкыннан күпичәм. Кагылган-сугылган.
Бер дәрвиш кешедәй...
Кояшның да үз холкы: «Чыгаргамы соң. юкмы?» Уйлагач әллә ничә, Койләнле киресенчә.
Кемгә бүген эссерак. Кемгәдер җиләсерәк. Кемгә кирәк салкынча... Түзимме азаккача?
Төшкә кадәр уйлаш ач. Түбән каран моңай!ач. Җәлләдс сабыйларны. Гөнаһсыз наныйларны-
«^->т кояшы» исемен дә Күтәрүе рәхәтме Гомер буе балкыткач Алтынланган тәхетне!
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА шагыйра: *,) ле кайчан /ына> игене китап анпюры Ка юн да яши.
Күбәләк
Кулымда кипкән күбәләк— Көндәлек дәфтәремнән...
И бу күңел' Ник ашкынган, Шатлык, дип—хәсрәтенә?'
Җәй башында ак күбәләк Юраулары юш килсен. Җәйләр матур уза, диләр. Әгәр дә аны күрсәң...
Сарысы, имеш, сагышка (Син күрмәмешкә салыш)... Җәйләрдә сарыга сабышып. Көзләргә кереп барыш...
Кабатлану
Уйнадылар... рольләрне Тагын бер кат яңартып. Кул чапмады тамашачы, һәм калмады шаккатып.
Кайчак уйлыйм: нигә шулай. Беркатлы син, и бәндәм!— Язмышың бит билгеләнгән.
Йөри бары күләгәң.
Үкенү
Бушандым. Ачылдым. Ышандым. Дөньяга чәчелде серләрем. Берәүләр—хөсетле көлделәр. Гыйбрәтләр эзләде берләре Ачынып сөйләгән сүзләрдән...
Безнең әкият
Ул әкиятне, әйе, без тудырдык. Үзебез дә ышандык дөреслегенә... «Чит-ятларга керү тыела», дип. Ник язмадык икән өслегенә?!
Аңладым
Нигә акыл соңлап килә икән.
Күп нәрсәне соңлап аңладым.
«Бер мин генә ялгышмаган»диеп Үз-үземне күпме алдадым.
Бәхәсләрдә һәрчак ярсый-ярсый. Ачмак булдым йөзен ялганның. Бөкерене кем соң турайталсын! Еллар узгач кына аңладым.
Дусларнымы, әллә үз-үземне Аңламыйча күпме «каралдым». Каралтканнар агартмыйлар икән, Еллар узгач кына аңладым.
Ниләр диеп...
Фал китабы. Төшләр юрыйм. Төшләремдә кат-кат урыйм: Инеш буе, калкулыклар. Иксез-чиксез киң сулыклар...
Син киләсең миңа таба. Сикерә-атлый түмгәкләргә,
Ә түмгәкләр бата-калка... Арада су жәйрән ята.
Ә мин һаман чигәм артка. Аякларым читкә тарта.
•Начар тош күрсәгез суга сөйләгез •
Хальпггаи
Кул сузымы ул аралар.
Ерагая никтер алар...
Сөйләргәме соң суларга.
Ниләр диеп, әй, юрар(а? Актарылды бөтен жаным.
Бу хисләнү нигә тагын!
Әллә минем күз яшеннән Ул сулыклар яралганмы?
Тозлы суның тозлы җиле Ачыттырды яраларны...
Әни
Мин әнигә бүген әни: Кулларыма авыру анам. Хәлсезләнеп, башын салган. Йә. Раббым. ничек яман: Гомер биргән, яшәү биргән. Сүнеп бара газиз Анам!
И Җнр-Ана!
Мин бер балаң!
Иңде мин дә ятим калам?! (Гәрчә үзем күптән ана.) Әкияттәге үги кызлар, үги уллар
Таныш миңа борынгыдан...
Бер киләчәк ул кон. беләм. Юк кирәкми, бүген түгел. Мин ялварам:
«Алып китмә, газиз Аллам!*
Күз алдымда узган гомер:
Ни кылдым һәм ни кылалам Анам кадәр?
Бурычымны кайтарырлык Бармы арам?
(Ни аяныч!
Соң минутта соша калып уйланмла!)
һәр ел саен туган көндә Бер үк сорау кабатлана:
«Ничә яшең тула, балам?* «Синекенең нәкъ яртысы:
Синең арттан, әни. барам...»
...Хәлсезләнеп, авыр> анам Кулларыма башын салган...
Гаепләүчеләргә
Булсын. Тимә.
Ул минем тормыш.
Анда бар төсләрмен.
Агы да. карасы да. Сүтелеп киткән жнреннән. Бар әле ямыйсы да!
Анда самими яшьлегем, һәм беркатлы ярату.
Булсын! Тимә!
Гаепләмә!
Син бит хөкемдар түгел. Җавабын үзем бирермен. Вакыты жнтәр беркөн.

Реклама