Логотип Казан Утлары
Публицистика

...БИЗДЕРГӘН ДӘ ТЕЛ


Журнал 7нче санда Адлер Тимергалиннын «Татарга нигә кагыйдә?» дигән мәкаләсен басып бик дөрес эшләгән, зур гыйлемгә ия әдибебез исә тел-орфография мәсьәләсен бик тә, бик тә вакытлы кузгаткан.
Заманалар үзгәреп, матбугат, сүз иреге алдык дип түш киереп йөри башлагач, телебезгә дә караш үзгәреп китте. Татар телендә яна газеталар арта барган саен аңа карата талымсызлык та арта барды Аларнын һәркайсы үзенчә сукалый, термин-атамаларны үз «күнеленә» хуш килгәнчә яза башлады.
Совет власте вакытында терминнар комиссиясе эшләп килде.
Язып кара ул елларда хәзерге кебек бер үк сүзне ике-өч төрле итеп!
Тагын күпме вакыт «түгәрәк өстәл артында сөйләшү», «уныш астына ашлама кертелде», «одеял эченә кереп ятты» дип язарбыз икән? Болары еллар буена газета-журнал битләрендә кабатланып килә торган сүзтезмәләр булса, инде тәржемә аша кергән колакка ятышсыз атамаларны тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Телевизордан яки радиодан тапшыру алып баручы «Безнең тапшыруыбыз ахырына якынлашып килә», ди. Урысчасы: «Наша передача подходит к концу». Шуны саф татарча итеп «Тапшыруыбыз тәмамланып килә», дип әйтеп булмыймыни?
Рус телендә «освоил» дигән, еш кулланыла торган сүз бар. Шуннан: «Төзү- монтаж эшләрендә 520 миллион сум үзләштерелде.» Шулкадәр акча үзләштергәч, бу төзелештә гел караклар гына эшли микәнни сон?
2005 елның июлендә Алабугада нефть, энергетика тармакларын үстерү хакында жыелып киңәшү булды. Кайбер газеталарда «Алабуга шәһәрендә саммит үткәрелде» дип хәбәр иттеләр. Нәрсә сон ул саммит? 2002 елда чыккан «Краткий словарь политического языка» дигән сүзлеккә багам: «Саммит— встреча глав государств. совещание на высшем уровне». Бу очракта «кинәшмә» нигә ярамаган?
Менә тагын тешне сындыра торган бер ят сүз телебезгә үз аягы белән килеп керде: «миллинеум». Казанның меньеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ул бик тә «модный»га әйләнде. Татар телендә чыта торган газета-журналларны укучылар гына түгел, русларнын да күбесе әле моның мәгънәсенә һаман төшенә алмый Мин үзем аны бер сүзлектән эзләп таптым. Үзебездә бар сүз икән бит. «меңъеллык» икән!
Рус теленнән кергән сүзләрне саф татарча итәбез дип мәгънәви төгәлсезлекләр дә җибәрелә. Халык телендә күп еллар буе «повар» булып йөргән сүз бер селтәнүдә «пешекче»гә әйләнде дә куйды. Повар ничек пешекче булсын инде, «пешекче» сүзенең тамырында «пешекләү» ята бит «Поселок» «бистә» икән. Ә «слобода» нәрсә? -Больница» сүзен дә меңгә төрләндереп бетердек: сырхауханә, хастаханә, ятакханә, шифаханә «Льгота»—«ташлама» икән. Ләкин «скидка»да—«ташлама» бит
«Сотовый телефон»ны «күзәнәкле телефон» дип тә. «кәрәзле телефон» дип тә язалар. Татар сүзен рус сүзеннән ясыйм дисәң, шулай анысы—кәрәзле телефон. Ләкин аның кәрәзгә ни катнашы бар? Ник шуны гади генә итеп, үзебезчә әйтмибез: «чыбыксыз телефон», «кесә телефоны*.
Гомер-гомергә тәржемә телгә, бигрәк тә аерым терминнарның әйтелешенә бәйле фикер каршылыклары булып торды. Мин үзем эшләгән «Ватаным Татарстан» газетасында бастырып чыгару өчен партия съездында М. Горбачев
ясаган докладтагы «гласность* сүзен төгәл тәржемә итә алмыйча интеккән комиссия әгъзаларының кызып-кызып бәхәсләшкәннәрен хәтерлим Барыбер укышлы тәрҗемәсе табылмады ул чакта. Съезд документларына «ачыклык» дип керде Тик берничә елдан сон гына кемнеңдер башына килеп, «хәбәрдарлык» дип алырга тәкъдим итте һәм телебездә шулай урнашты да ул Туган телебезнен сафлыгын саклау, телдәге чатаклыклар, язылыштагы ике төрлелек турында вакытлы матбугат атедән-әле үзенен сүзен әйтә тора. Шул хакта телчеләрнең, язучылар һәм журналистларның борчылып язган мәкаләләре чыгып килә. Тик менә шуннан сон нәрсә эшләнде һәм эшләнә0 А. Тимергалин хаклы: «Һаман саен сүздә генә калу килешми, күмәкләшеп, оешып, әртилебез белән тотынып, бу юлы эшне «үле ноктасыннан» кузгатып җибәрик .» Шулай булмаса. стенага борчак атудан файда юк.