Логотип Казан Утлары
Роман

АКЛАН


ХЫЯЛЫЙ РОМАН
Язучы Н. Фәттахның бакый дөньяга күченүенә дә өч елдан артык вакыт үтте Минем өчен ул һаман да исән кебек, чөнки өйдә кая карасаң да аның төсен саклаган әйберләр, китаплар...
Мәрхүмнең хатыны буларак, Нуриханның архивын барлаганда мин моңа кадәр беркайда да басылмаган, ләкин очланмаган өр-яңа романга тап булдым. Бу роман авторның мәңгелек хыялы—Атлантида турында Атлантида бик күптән юкка чыккан серле җир. Нуриханның тел төбеннән аңчашылганча, безнең иң-иң борынгы бабаларыбыз имеш шунда яшәгән. Утрауны көчле вулканнан соң җир йоткан, ләкин кемдер исән качган, гасырлар буе күченә-күченә аларның нәселләре безнең көнгә кадәр кичеп җиткән. «Безнең милләт кешеләре арасында европеид типлар булган кебек, негроидлар да очрый»—дип Нурихан еш кына кешенең йөз-кыяфәтенә. баш сөяге төзелешенә минем игътибарны юнәлтә торган иде Әсәрне мин «хыялый роман» дип атап, авторча басылып чыгуын теләр идем.
Безнең шәхси китапханәдә «Казан утлары» журначының 1950 ечлардан башлап чыккан барлык саннары кадерләп саклана Н Фәттахның һәр яңа әсәре әлеге журналда дөнья күргән. Шуңа күрә ошбу романны да «Казан утлары»на тәкъдим итүем үзеннән-үзе аңлашыла дип уйлыйм.
Руфнна ФӘТТАХОВА,
ТРның атказанган врачы.
—Алар изгеләр булганнар. Аларны туфан харап иткән. Өйләре, байлыклары җир астына күмелеп калган. Балталары, пычаклары җиздән булган. Тимер шеш белән җиргә төртеп карадың исә. шыкы-шыкы иткән тавыш килә ди. Теләсә кемгә ишетелми икән. Ятим балага гына ишетелә ди. Әткәй сүләй торганые, элек җиз табаклар, алтын-көмешләр тапканнар дип..
Бүз буенда. Очлы тау башында Изгеләр чишмәсе янында Урта бабай Мәхмүтҗан белән сөйләшүдән.
1961. 30 апрель. Яңа Уртавыл.
Борын-борын заманда, җир белән күк бер-берсеннән аерылып, якты дөнья туып килгән бер вакытта. Аклан утравының үзәгендә—Үзән уртасындагы Түгәрәк тау башында ирле-хатынлы ике кеше яшәгән. Дөньяда болар ин
беренче, ин әүвәлге кешеләр булганнар. Аларнын тагын Дикә исемле кызлары булган. Кыз буйга үсеп җиткәндә, ирле-хатынлы кешеләр бер-бер артлы дөнья куйганнар. Бөтен тау башында, бөтен үзәндә, хәгга бөтен дөньяда кеше затыннан булган Дикә бер үзе торып калган. Ул бик кайгырган, курыккан һәм ничек тә үзенең куышыннан чыкмаска тырышкан. Ләкин эчендә җаны булган таза кеше куышта гына ята атмаган. Әледән-әле ана чишмәг ә—суга, урманга—утынга барырга туры килгән. Чишмә шактый еракта, тау астында булган, урман да бик үк якын түгел икән. Урман ягында аеруча куркыныч тоелган. Караңгы төшү белән анда берсеннән берсе ямьсез тавышлар ишетелгән, кемнәрдер сугышкан, чинаган, үкергән. Шатыр-шотыр китереп юан агачларны сындырганнар, акыртып-бакыртып кемнәрнедер бугазлаганнар да, шомлы рәвештә кинәт тынып калганнар. Кайчагында дөп-дөп басып, якыннан гына, куыш яныннан гына иләмсез зур филләр, арысланнар, юлбарыслар узып киткән.
Төннәрен ялгыз Дикә рәтләп йоклый да алмаган—тирә-якка колак салып, куркып, дер-дер калтыранып чыккан. Куышта, идән уртасында өхтексез ут янган. Ялгыз Дикә ничек тә шул утны—әтисеннән-әнисеннән калган бердәнбер дустын, булышчысын, яклаучысын сүндермәскә тырышкан. Куыш эчендәге чокырда анын тагын әтисеннән-әнисеннән калган арпасы, бодае, борчагы булган. Арпа да, бодай белән борчак га ул вакытларда кыргый үлән белән аралашып үскән. Арпа, бодай, борчак үсә горган җир аста, тау итәгендә булган. Шуңа күрә Дикә, тау астына төшәргә куркып, чокырдагы арпасын да, бодаен, борчагын да саклап кына тота икән.
Түгәрәк тау башындагы ялгыз куышта шулай яшәштереп ятканда, көннәрдән бер көнне, язга таба, дингез уртасындагы Аклан утравына каяндыр бер ялгыз кәмә килеп туктаган. Калку борынлы җинел кәмәдән озын буйлы яшь бер җегет төшкән. Үзе шундый чибәр ди, бер бите ай. бер бите кояш кебек балкып тора ди. Унике толымга үрелгән чем-кара чәчләре артыннан җилбердәп, тирбәнеп, сузылып килә ди. Кулына бу көмеш җәя тоткан, биленә кызыл садак таккан, садагы тулы—боркет каурыйлы алтын ук ди.
Кәмәдән төшкәч тә бу каядыр яр буйлап китеп барган. Коне буена бу яшь аучы үзәндә кошлар, киекләр атып йоргән. Кичкә таба, арып-алҗып, яңадан кәмәсс янына килгән, ярдан беркадәр читгәрәк учак ягып кошларын, үрдәкләрен кыздырып ашаган. Кәмә туктаган җирдән якындарак челтерәп чишмә агып ята икән. Тамагы гуигач, ят аучы иелеп чишмәдән су эчкән дә. чишмә буендагы чирәмгә башын төртеп шундук йокыга талган
Икенче көнне иртән, тан атып кояш чыгу белән, түгәрәк тау башындагы Дикә чишмәгә суга дип киткән. Үз күңелен үзе күтәрен бу жырлый-жырлый бара икән. Жыры бик тә монлы да. дәртле дә икән Ул чакларда әле иген игү булмаган кебек, җитен игеп, киндер сугу да булмаган, агач-таштан. балчыктан савыт-саба ясау да булмаган. Дикә үлән сабакларыннан үрелгән чыпта сыман алъяпкыч бәйләп куйган икән дә, кулына эче алынган зур гына кабак тоткан икән. Чыпта алъяпкычы да. суга йөри торган буш кабагы да. монлы җыры да Дикәгә, әлбәттә, әнисеннән калган булган
Дикә бик чибәр булган. Ялгыз утрауда ялгыз башы яшәп ятса да. бераз гына көяз дә икән. Ул да озын кара чәчләрен оч толымга үреп, юлымның икесен күкрәгенә, берсен аркасына салындырып куйган. Ике яклап чигәсендә беркадәр көдрә чәч бөртекләре калдырган ди. Нәфис муенына— дингез буендагы асыл ташлардан гезелгән муенса, нәни генә колакларына илт итеп торган бакыр! ыч алкалар таккан ли. Сызылып киткән нәзек кашлары кара, иреннәре яна өлгергән чия кебек, ике як бите—кызарып пешкән алма кебек ди
Батыр аучы йокы аралаш Дикәнен ж.ырын ишеткән дә. уянып киткән. Түгәрәк тау өстеннән төшеп килүче ике аяклы, ике куллы яшь кызны күреп, аучы жегет бик гаҗәпләнгән. Ул, күрәсен, бу утрауда адәм затыннан беркем юк дип исәпләгән. Кыз да моны күреп алган. Күреп алган да. искәрмәстән кычкырып җибәргән. Әтекәем-әнекәем! Бу ни бу? Дөньяда ана, аның мәрхүм әтисенә-әнисенә охшаган башка жан ияләре дә була микәнни? Әнисеннән бигрәк ул Дикәнен әтисенә охшаган. Нишләп йөри ул? Ни кирәк ана монда?
Куркудан кызнын кулындагы буш кабагы төшеп киткән, аяк астындагы, очлы ташка туры килеп, кабак ярылган. Дикә мона, әлбәттә, бик кайгырган— куышта анын бүтән савыты булмаган. Иелеп ярылган кабак кисәкләрен бер- берсенә беркетмәкче булып азаплана икән бу. Кабак кисәкләре бер-берсенә берекмәгән. Дикә җыларга тотынган.
Яшь аучы карап торган-торган да, кызнын күз яшьләрен күреп, аягына баскан, Дикә янына килә башлаган. Кыз исә, ватылган кабагын ташлап, куркып, куышына таба йөгергән.
—Дикә, курыкма миннән!—дигән шул чакны яшь аучы телгә килеп, чын безненчә, лелегчә итеп.
Ул моны шундый ягымлы итеп, якын итеп әйткән, үзе дә сизмәстән Дикә туктап калган, борылып караган.
—Каян беләсең син мине?—дигән ул шаккатып.
—Беләм инде,—дигән аучы.
Аяк астында аунап яткан кабак кисәкләрен кулына алган, ике кисәкне бер-берсенә якын китергән, беркеткән дә, бөтен килеш кызга биргән. Яңадан элекке хәленә кайткан кабак кисәкләренең ялганган җирендә жөе дә калмаган ди хәтта. Сөенеченнән Дикә көлеп җибәргән.
—Син кем?—дигән ул яшь аучының йөзенә туры карап.
—Мин,—дигән аучы.
—Син шул, син!—дигән Дикә—Мин синен исемен ничек димен.
— Мин,—дигән аучы, күзләреннән шаян нурлар сирпеп.
— Нишләп йөрисен монда... минем утрауда?—дигән кыз, ачуланасы килеп.
Ул, билгеле, ачулана алмаган. Юри генә ачуланган булып күренергә
тырышкан. Кызлар бит гел шулай: аларнын ачулы сүзләре дә яшь жегеткә мактау булып ишетелә.
— Нинди чибәр син, Дикә!—дигән яшь аучы да, соклануын яшерә алмыйча.
Ипләп кенә ул кыз янынарак килгән, анын кулыннан тотып алган. Шул
чакны ятимә кыз Дикәнен күнеленә гыйшык уты үрләгән. Куанып ул тагын көлеп җибәргән. Якында гына сандугачлар сайраган, аяк астында кызыл гөлләр калкып чыккан. Күктән исә. сөенеп, мәнге яшь, мәнге тере кояш көлеп торган.
Шуннан сонмы? Шуннан сон ни булганын Акланда белмәгән кеше юк. Шуннан сон ту анабыз Дикә үзенен олы кунагын чыбык белән терәлгән, балчык белән сыланган ярлы гына куышына алып кайткан. Шунда алар бергә-бергә тора башлаганнар. Үзен Мин дип атаган кунак көн дә ауга йөргән— урманнан киек, күлдән кош-корт, диңгездән балык алып кайткан. Ул кайтуга Дикә Ут-учакта ашарга пешергән, өен бизәгән, үзен бизәгән. Ул үзендә гаҗәеп бер үзгәреш барлыкка килүен сизгән. Дөньяда бар нәрсә ана хәзер искиткеч матур һәм ягымлы булып тоелган. Ул инде хәзер беркемнән, бер нәрсәдән курыкмаган да, шикләнмәгән дә. Урман ягындагы төрле тавышлар да, якын-тирәдә лап-лоп килеп, чинап, үкереп, йөгереп йөрүләрдә үзеннән- үзе тынып калган. Дикәнен гел җырлыйсы, көләсе, елмаясы гына килеп тора икән.
Үзендә генә түгел, бетен тирә-якта, бетен тау башында гажәеп үзгәрешләр күреп, анабыз Дикәгә әледән-әле тан калырга туры килгән.
Бер көнне иртән торып тышка чыкса, куыш янында гына пешкән җимешләрен көчкә күтәреп, зәйтүн агачы үсеп утыра икән. Икенче көнне исә, зәйтүн агачы янында кузы, чикләвек, инҗир куаклары үсеп утыра имеш Өченче көнне торып караса, элек ниндидер ташлар аунап яткан ташландык бер җирдә, яшел яфраклар арасында, кыяр, карбыз, кавыннар тәгәрәшеп ята ди. Тагын беркадәр вакыттан сон анабыз Дикә кабак савытын күгәреп, тау астындагы чишмәгә суга дип барган икән, кабакка чишмә суы ага башлау белән, күз алдында савыт ялтырап торган, чынлап торган көмеш чүлмәккә әверелгән ди
Икенче көнне бу көмеш чүлмәген тотып янә суга киткән—ике кеше булгач боларга хәзер су элеккегә караганда күбрәк кирәк була башлаган Куышыннан чыгып жырлыи-җырлыи тау астындагы чишмәгә төшеп килгәндә, анабыз Дикә якында гына, аяк астында гына, челтерәп аккан чишмә тавышын ишетеп, туктап калган. Караса, монарчы барльпы-юклыгы беленмәгән куышлы бер җирдән, ак. кара ташлар арасыннан, гатдер-гөлдер көйләп, сөйләнеп чишмә агып ята ди. Анабыз Дикә көлеп җибәргән, башта чишмәнсн суын эчеп караган. Аннан көмеш чүлмәген тутырып алган да. куышына кереп китмәкче булган Кайту ягына борылу белән, сукмакнын икенче ягында тагын бер чишмә күреп, анабыз Дикә тәмам аптырап калган Кызыксынып ул икенче чишмә янына килгән, эчеп караган. Монысынын суы кап-кайнар ди, тәмендә дә ниндидер ят, сәер тәм бар ди. Шулай да тәмсез түгел икән.
«Менә кызык!« дип уйлаган анабыз Дикә үз алдына. Салкын сулы көмеш чүлмәген куышына алып кайтып куйган да. «Туктале. кайнар су да алып кайтыйм* дип уйлаган Шулай дип уйлап бетермәгән, салкын сулы көмеш чүлмәк янында икенче бер савыг барлыкка килгән. Монысы саф алтыннан ди, эче буш ди. Шулай итеп, алтын чүлмәген алган да. анабыз Дикә кайнар су алырга киткән. Чишмәдән кире борылып, үзенен ярлы, тәбәнәк куышына керим дисә, ни күрсен—түгәрәк куыш урынында матур итеп киселгән юнылган, кызыл таштан төзелгән ике катлы биек сарай калкып утыра ди Чишмәләр ягыннан сарайга кадәр аяк аегына тигез итеп ак һәм кара ташларны аралаштырып таш җәелгән ди. Сукмак буенда, як-якта таш савытларда ят гөлләр үсеп утыра ди.
Бу юлы анабыз Дикә гаҗәпләнмәгән Ул бары сөенгән генә. Үзәндәге, тирә-яктаг ы үзгәрешләрнең барысы да иренен хикмәтләре булырга тиешлеген ул инде күптән сизенгән. Чыннан да анын серле һәм куәтле ире—кеше кыяфәтенә кергән дингез алласы булган
Алар бик дус, тату яшәгәннәр Яшь хатынын яратканга, атабыз Мин анын барлык теләкләрен үтәргә тырышкан Анабыз Дикәнен күнелендә берәр төрле теләк, хыял туып өлгерү белән, атабыз Мин аны шундук тормышка ла ашыра икән. Ү зләренең Түгәрәк тау башындагы ку ышларын-сарайларын гына түгел, бөтен Аклан утравын атабыз Мин дөньядагы барлык утраулардан яхшырак, күркәмрәк һәм Адәм затындагы кешеләргә яшәү өчен җайлырак игеп үзгәртергә тырышкан.
Аклан утравы җылы дингез уртасында утырса да, элегрәк көзен-кышын анда да салкын җилләр үтеп кергән Салкын җилләр белән бергә, салкын болытлар ияреп килгән, шул чагында күктән өзлексез янгыр коярга тотынган Мондый чакта мәнге яшел агачлар, үләннәр бөрешеп калганнар, гөлләр саргайган, сайрар кошлар каядыр качышып беткәннәр, хәтта киекләр, җырткычларда урман тау араларында тынып торганнар
Шундый бер кичне анабыз Дикә. иңбашына каплан тиресе ябынып, учак
янында жылап утыра икән, күңеленнән үзе: кайчан җылы язлар житәр дә. кайчан гөлләр чәчәк атар, дип уйлана икән Шул төнне көтмәгәндә нишләптер бик каты күк күкрәгән, җир селкенгән. Кайдадыр ялт-йолт килеп яшен яшьнәгән. Анабыз Дикә уянып киткән, куркып, шомланып тирә-якка колак салып яткан да, озакламый тагын йокыга талган. Иртән торып тышка чыкса, күктән коеп янгыр да яумый, күк тә күкрәми, жир дә селкенми икән. Зәнгәр диңгез өстеннән балкып кояш чыгып килә, таш савытларда елмаеп аллы-гөлле гөлләр үсеп утыра, куакларда шатланып кошлар сайрый икән.
Сөенеченнән анабыз Дикә көлеп җибәргән, җырлап җибәргән һәм сарайдан тиз генә көмеш чиләген алып, чишмәгә суга килгән. Чишмә ягына борылганда утрауның төньягында башлары күккә тигән ниндидер тауларга, кыяларга күзе төшкән монын. Аклан утравының уртасындагы Түгәрәк таудан башка элек монда бернинди тау да, кыя да булмаган Димәк, атабыз Мин ул тауларны-кыяларны бер төн эчендә шулай үстереп, күтәртеп куйган! Ни булса булган, шул төннән сон беркайчан утрауга салкын җилләр дә үтеп кермәгән, күктән салкын янгыр да яумаган. Жәй көнендә монда эссе, коры булган, йомшак кына җылы янгыр яуган, дингез ягыннан шифалы, талгын җилләр искән. Шулай итеп, Аклан утравында мәнге кояш, мәнге җылы, рәхәт булган. Ел тәүлеге буена агачларда татлы, туклыклы җимешләр өлгергән, аяк астында яшелчәләр үсеп утырган, үзәндә, тау буйларында арпа, тары, бодай, борай ише игеннәр җитешкән.
Анабыз Дикә иң әүвәл ике игезәк бала тапкан. Балаларның икесе дә ир затыннан булган. Икенче мәртәбә анабыз Дикә янә дә ике игезәк тапкан. Балаларның болары да ир затыннан булган. Барлыгы анабыз Дикә биш игезәк ир бала китергән. Малайлар бик таза, көр булган, ай үсәсен көн үскәннәр, ел үсәсен ай үскәннәр, аталары белән бергәләп ауга йөргәннәр, аталарыннан, бер-берсеннән күрмәкче төрле өнәргә үрәнгәннәр.
Уллары үсеп җитү белән, атабыз Мин, ауга йөрү, иген игү эшләрен тулысынча агтарга тапшырган да, үзе исә ал-ял белми, утрауны тәртипкә китерә башлаган. Ин элек ул арык җибәреп Үзән уртасындагы түгәрәк тауны су боҗралары, җир боҗралары белән әйләндереп алган. Су боҗралары өч. җир боҗралары ике булган. Жир өемнәрен атабыз Мин таш киртәләр белән ныгыткан. Түгәрәк тауга кадәр диңгездән турыга тагын бер арык ерган. Тау башында сарайлар, каравыл эйләре, корбан, садака эйләре салган һәм шуларнын барысын да алтын койма белән әйләндереп алган. Бит ул иманнарда алтынны да. көмешне, җизне, бакырны да каяндыр таулар арасыннан эзләп табарга, ташлар ватып, кайнатып, эретеп табарга кирәк тә булмаган—барысы да аяк астында аунап яткан!
Озакламый Акланнын даны чит җирләргә, чит илләргә таралган. Аклан турында ишетеп, төрле яктан кешеләр килә башлаган.
Бу вакытта инде игезәкләрнең беренчеләре үсеп буйга җиткәннәр. Аларнын да үзләренә аерым җир алып, сарай салып, башкаланып яшиселәре килә икән. Ин беренче улы Атласка атабыз Мин Кәми кызын, икенче улы Кадиргә Мис сары кызын алып биргән. Икенче пар игезәкләрнең өлкәненә атабыз Мин Кар кызын, кечерәгенә Луки сар кызын алып биргән. Өлкән улы Атласка атабыз Мин түгәрәк тауны, андагы барлык байлыкны мирас итеп калдырган. Кадир улына, башка барлык улларына Үзәндә җирләр—сулар бүлеп биргән дә, әйткән: «һәркайсыгыз үз җирегездә үзегез баш. барыгызга да агагыз баш», дигән. Аннан сон тагын шундый сүзләр дә әйткән: киләчәктә киңәясегез килсә, һәркем үзе торган җирдән турылап читкә китсен, яна жир ачсын, җир эшкәртеп иген иксен, мал-туар асрасын, дигән.
Шуннан соң атабыз Мин Түгәрәк утраудагы, алтын койма эчендәге сарайлар, каравыл эйләре янына, ин калку җиргә биек таш утыртып куйган,
ташны уеп. киләчәк буыннанр өчен үзенен изге сүзләрен—юсык-юрык кагыйдәләрен язып калдырган Акланнын киләчәк сарлары. аксөякләре, кара сөякләре әлеге ташка уеп язылган, өстенә кайнар жиз коеп мәңгеләштерелгән изге сүхтәргә ярашлы рәвештә яшәргә тиеш булганнар.
Бүгенге лелекләр менә шул аллабыз Мин белән жир кызы Дикә анабызнын уллары. Лелекләр дөньяда ин изге кешеләр, лелекләр дөньяда ин өлешле, ин батыр, ин бай һәм куәтле кешеләр Тора-бара мака сарнын да. анын энеләренең дә биләмәләре арткан, халкы күбәйгән Житез кәматәргә утырып алар диңгезнең әллә нинди җирләренә барып чыкканнар, якын-тирәдәге утрауларны, төньяктагы, көньяктагы, көнчыгыштагы, көнбатыштагы кыргыйларны үзләренә буйсындырганнар. Лелекләр—кояш уллары бер генә сугышта да җинелмәгәннар. Алар һәрвакыт жинүче булганнар. Шуна күрә дә барлык кыргыйлар—барбарлар алардан куркып, котлары алынып торалар. Шуна күрә дә алар лелекләргә баш ияләр, көнләшәләр, соклан&тар. Шуна күрә дә Атлантита утравына төрле яктан көне-төне кәмәләр килә, кәмәләр белән мал-туар килә, коллар килә, байлык килә, алтын килә.
Боларын да Акланда белмәгән кеше юк. Тик шулай да монда әле беркем белмәгән-күрмәгән, белеп-күреп тә. күптән инде онытылып беткән нәрсәләр дә җитәрлек.
Атабыз Мин белән анабыз Дикә нәселеннән булган мака сарлар Түгәрәк тауны. Акланны бизәү, матурлау өчен шактый коч куйганнар. Ата сүзен истә тотып яна юллар ясаганнар, арыклар ерганнар, елгалар аркылы күперләр салганнар. Утрауның әле бер төшендә, әле икенче төшендә жир ачып, таштан, агачтан йортлар, туралар төзегәннәр. Вакыт узу белән утрауда, биләмәләрдә кеше дә күбәйгән. Игенчеләр иген иккән, терлекчеләр мал-туар асраган, чүлмәкчеләр чүлмәк ясаган, тиречеләр тире иләп күн ясаганнар. Таш баганадагы изге сүзләрне истә тогып. изге сарлар Аклан нан читтәге, ерактагы җирләргә күченеп утырганнар Яна җирләрдәге кыргыйларны өнәргә, ан- белемгә үрәткәннәр.
Аклан кешеләре бик тырыш һәм эшчән булганнар Ләкин алар гел эш белән генә дә мавыкмаганнар. Буш вакытларында җыйнаулашып күнел ачканнар—җырлаганнар, биегәннәр, каравыл эйләрендә, келәү эйләрендә изге Атабызга, изге Анабызга багышлап корбан биргәннәр, садака биргәннәр Ятсалар да, торсалар да аллаларга, изгеләргә зекер әйткәннәр, үзләренен барлык эшләрен, барлык уй-теләкләрен атабыз Мин һәм анабыз Дикә сүзләренә ярашлы рәвештә башкарганга күрә, бер яктан ун агай-эне—мака сарлар, сакалар. икенче яктан ил-көн һәм каралар арасында беркайчан, бернинди дошманлык булмаган. Акландагы. биләмәләрдәге һәркем үз язмышыннан үзе риза булып, дөньяда үзен ин бәхетле, ин өлешле кеше диеп исәпләген. Ул чакларда, имеш, кешеләр арасында авырулар да. яралы һәм гарипләр дә булмаган. Ызгыш-талаш. ялган сөйләүне, комсыпыкны. жәбер- юлымны әйткән дә юк. Берсе дә булмаган'
Бар бозыклык. комсызлык һәм җәбер-золым сарлардан башланган. Әйе. әйе. дөньяда алла урынына калган мака сарлардан башланган. Мона хәтта ышанасы да килми, ләкин ышанмыйча да булмый, чөнки дөресе шулай
Кемнең нинди бозыклык эшләве турында сүз чыкканда ин элек мака сар Карунны искә төшерәләр.
Мака сар Карун эретеп кайнар җиз коелган таш баганадагы алла сүзләрендә монарчы беркем күрмәгән бер ни тапкан—тыелган нәрсазәрне бер-бер артлы гезеп саный барганда, и зге атабыз Мин. агтә онытып, агтә башка бер сәбәптән, байлык жыюнын язык икәнен әйтми калдырган
Мака сар Карун моны күреп алган, уйлана башлаган һәм уйлана-уилана.
тиешле нәтижә дә ясаган. Башкаларга сиздермәскә тырышып, мыштым гына бу алтын-көмеш, затлы ташлар җыярга тотынган. Алтын-көмешне, затлы ташларны, билгеле, элегрәк тә җыйганнар, ләкин булган берен кирәккә тота барганнар. Мака сар Карун болай гына, кызык итеп кенә җыйган. Анын бу кыланышы күзгә чалынмый калмаган, әлбәттә. Баштарак мона кешеләр көлеп кенә караганнар. «Тиле таш җыяр!« дигәннәр. «Бала-чага да матур ташларга кызыга» дигәннәр. Кайберәүләр куркып: «Безнен сарнын акылы җиңеләймәде микән?» дип уйлаганнар. Мака сар Карун чынлыкта комсыз, хәйләкәр һәм бар нәрсәне алдан уйлап эшли торган аек акыллы кеше булган.
Белгәнебезчә, элегрәк дөньяда иң кадерле, иң кыйммәтле таш—көмеш булган. Алтын көмештән арзанрак саналган. Алтынны борынгылар җизнең бер төре дип белгәннәр. Шуна күрә алтыннан савыт-саба, корал, кирәк-ярак эшләгәннәр. Мака сар Карун алтынның көмештән затлырак, кыйммәтлерәк икәнлеген аңлаган. Ин зур бозыклыгы анын менә шул булган ахрысы. Бер елны, илдәге юсыкны үзгәртеп ул, казнага бирелә торган һәртөрле салым, түләү өчен көмеш урынына алтын сораган. Моңарчы көмеш таба алмый интеккән кешеләр бик теләп, сөенеп үзләрендәге барлык алтыннарын мака сарга ташый башлаганнар. Сарайдагы амбарлар, базлар алтын табаклар, чүмеч, тарак, аел, шөлдер ише нәрсәләр белән тулган.
Мака сар Карун ярым караңгы, салкынча, тын амбарларында, базларында, үзенен алтынын, затлы ташларын карап йөрергә ярата икән. Шулай бервакыт монын күнеленә: «Акландагы барлык алтын-көмешне. җиз-бакырны. затлы ташларны үз кулыма алсам, нинди бай булыр идем мин!« дигән уй килгән, имеш. Алтын-көмеш матур гына, чыдам гына түгел, анда көч-куәт бар. Алтын- көмешең, затлы ташларың күп булса, корал кулланмыйча, теләсә кемне буйсындырып, теләсә кемне яулап, юк итеп була. Ин элек буйсынмас, баш бирмәс аксөякләрне буйсындырасын, аннан сон туганнарынны, тора-бара ерактагы күршеләр—чит илләр ягына да күз атарга була!
Менә шундый көннәрнең берсендә мака сар Карун сараена таякка таянып бер саилче карт килеп кергән. Чынлыкта ул саилче дә булмаган, Карлы тау келәүлегендә, изге тау куышында аллаларга зекер әйтеп яшәүче, күктәге айнын, кояшның, йолдызларның күченешен өйрәнүче олы галим Сабир ата булган. Анын инде күптән ил башы мака сар Карун белән күзгә-күз очрашып сөйләшәсе-анлашасы килә икән. Үзенен кемлеген һәм ни өчен килүен әйткәч, сарай сакчылары аны туп-туры Карун янына алып барганнар. Аллаларга якын изге кеше буларак, Сабир ата ин элек мака сар алдында бил бөккән, кулларын күтәреп, илгә-көнгә, мака сарга иминлек теләгән һәм тәхеттә кукраеп утырган Карунның таштай йөзенә туры карап:
—Син бик зирәк булып чыктын. мака сар,—дигән.
Мака сар Карунның беркайчан Сабир ата белән очрашканы булмаган. Беренче карашта ук саилче ана ошамаган—әрсез, оятсыз һәм комсыз бер бәндә булып тоелган. Бит сарлар, көч-куәт ияләре үзләренә охшаганнарны да, охшамаганнарны да яратып җиткермиләр. Ләкин саилченең мактау сүзләре Карунның күнеленә сары май булып яткан. Ул шундук көлемсерәп куйган, ләкин ниндидер өтәләнгән, чыныккан саилче алдында йомшаклык күрсәтеп, байлыгыма зыян килмәсен дигәндәй, йөзендәге елмаюын яшергән дә бу. теләр-теләмәс кенә:
—Минем зирәклегем нидә күренә?—дигән.
Карун чыннан да үзен дөньядагы барлык кешеләрдән акыллырак, зирәгрәк дип уйлаган. Шулай да хәзер анын үзенен зирәкме-түгелме икәнлеген беләсе килмәгән, хәзер анын бу картны кыен хәлдә калдырып, түбәнсетеп, сараеннан тизрәк куып чыгарасы килгән. Бит бер оятсызга юл куйсан, анын артыннан
икенчесе, өченчесе килеп чыгарга, сина төрле мактау сүзләре сөйләгән булып, синең сереңне алырга, базына, амбарына кулын сузарга да күп сорамаслар Ләкин, никадәр акыллы һәм зирәк булмасын. Сабир атага сорау биреп, ул инде «әрсезләргә», оятсызларга кин юл ачуын Карун сизмичәрәк калган —Син аны беләсен. мака сар.—дигән Сабир ата бирелгән сорауга жавап итеп.—Белмәсән.—син зирәк түгел, белеп тә белмәмешкә салынсан. син— икейөзле.
Мондый сүз ишетеп Карун корт чаккандай сикереп торган, ярсып, ачуына буылып:
—Син!.. Син!..—дигән.
Саилчегә анын нинди дә булса усал, ямьсез сүз әйтәсе килгән, ләкин үз алдында иелгән башны күреп, тынычлана төшкән. Каяндыр таш арасыннан, тау куышыннан килеп чыккан, акылга таман сынык картка ачулану, тупас сүз әйтү боек сар өчен түбәнлек булыр иде. әлбәттә.
—«Мин»—кемме, нәрсәме?—дигән Сабир ата. мака сар тынычлана төшкәч — Ялган сөйләсәм, башымны чаптыр, ялган сойләмәсәм,—әйтәсе сүземне тынлап бетер, мака сар!
—Сөйлә,—дигән мака сар, ачуын йотып
—Изге Карлы тау келәүлегендә. исәпсез-хисапсыз тау куышларынын берсендә бер таш такта бар. Тактага язу язылган.—дигән Сабир ата —Анда әйтелгән: Аклан илендә йөз елга бер корылык, корылыктан сон ачлык килә, диелгән. Ачлык өч елга, хәтта жиде елга сузыла, диелгән. Корылык булыр алдыннан илдә каерылып иген унар, жыеп алган ашлыкны кая куяр урын табылмас, диелгән
—Тукта!—дигән мака сар Карун, бөтен йөзе белән балкып —Әйттем бит. син зирәк кеше, бөек сар!—дигән Сабир ата чын күнелдән сөенеп һәм башка берни әйтмичә, борылып, чыгып китмәкче булган.
Хәзер инде мака сарнын моны тиз генә чыгарып җибәрәсе килмәгән —Ашыйсын, эчәсен киләдер, саилче ата?—дигән ул үтә дә ягымлы итеп — Мин сина ашарга-эчәргә килмәдем—серемне әйтергә килдем.—дигән Сабир ата түбәнчелек белән Карун алдында бил бөгеп
—Ул борынгы тактадагы борынгы язуны синнән башка тагын укыган кеше бармы?—дигән Карун.
—Миннән башка аны беркем укый алмын, мака сар,—дигән Сабир ата. уйлагандай итеп.
—Андагы син әйткән сүзләрне тагын берәрсе беләме?—дигән Карун. —Белә. Ул—син.—дигән саилче ата.
Мака сар Карун жинел сулап куйган. Беркадәр эндәшми торганнан сон әйткән:
—Минем сарайда да бер язулы таш такта бар Беркем укый алмый Шуны син укый алмассыи микән. Сабир ата?—дигән Карун
Беренче мәртәбә ул ана шулай исеме белән олылап «Сабир ага» дигән Язулы таш турында сүз чыккач. Сабир ата икеләнеп калган. Баш тартса, мака саранын башын чаптырачак, баш тартмаса, анысын алегәбелеп булмый Сабир ата шулайрак дип фикер йөрткән һәм:
—Син миннән дә зирәгрәк, мака сар.-дигән көрсенеп Мака сар усал итеп көлемсерәп куйган
Шул ук конне Карун очсыз гына 6әя|ә икмәк сатып ала башлаган. Бөтен илдән—ерактан, якыннан башкалага ашлык төялгән кәмаләр. олаулар агылган Мака сарнын амбарлары, чокырлары, базлары ашлык белән тулган. Тиз арада Карун тагын бер амбар салдырган. Бер айдан анысы да тулган. Кешеләр гаҗәпкә калганнар. «Әле таш җыя. әле икмәк җыя- чыннан да акылы җиңеләйгәндер монын*—дип уйлаганнар Аклан кешеләре Ни өчен дигәндә
алар бит үзләрен беркайчан кайгы-хәсрәт, ачлык булмый торган илдә яшибез дип уйлаганнар. Йөз ел элек илдә корылык булуын, ачлык булуын алар, билгеле, башларына да китереп карамаганнар.
Икенче елны бәхетле Аклан иленә корылык килгән. Ул елны кыш көне дә. яз көне дә күктән бер тамчы янгыр төшмәгән. Әүвәлгечә көн-төн кояш кыздырган. Елгалар, инешләр саеккан. Чәчкән иген тишелеп чыккан да, үсеп буйга китә алмыйча, катып калган. Корылыктан болыннарда үләннәр саргайган, агач яфраклары бөрешеп, куырылып калганнар. Беренче елны ачлык бөтенләй диярлек сизелмәгән—амбарларда, чокырларда әле былтыргы ашлык булган. Икенче елны ачлык сизелә башлаган. Өченче елны ачлык үзен бик нык сиздергән. Агачлар корыган, урманнарда киекләр, кош-корт калмаган. Терлек- туар кимегәннән кими барган. Дүртенче елда бөтен илдә чын-чынлап ачлык хөкүм сөргән. Акланда гына түгел, Кәмидә. Акайда, Килмәтгә, тагын әллә кайларда ул елларда кешеләр янгыр теләп, әледән-әле күккә караганнар, әледән- әле елгаларны, инешләрне күзәтеп торганнар һәм аллалар алдында үзләрен языклы санап, әле анда, әле монда корбан биргәннәр, келәү әйткәннәр.
Икмәкнен бәясе башта ике мәртәбә, аннан сон биш-алты, хәтта ун мәртәбә күтәрелгән. Ун мәртәбә күтәрелгәч. Карун икмәк сата башлаган. Бөтен Акланнын алтын-көмеше, энже-мәржәне Карун сараена агылган. Аклан иленнән генә түгел, мака сарга ерак- ераклардан ач кәмәләр килгән.
Ачлык җиде елга сузылган. Жиде ел буена Карун икмәк саткан һәм менә шул елларда чын-чынлап баеп калган да инде ул. Тирә-яктан агылган байлыгы җир өстендәге, жир астындагы сарайларга сыймый башлагач, бу жир астын казып кереп, еракта, тирәндә, иркен итеп амбарлар салдырган һәм иген сатудан алган барлык алтын-көмешләрен, барлык затлы әйберләрен шул амбарларга, чүлмәкләргә тутырткан.
Дөрес, боларнын барысы да имеш-мимеш кенә. Сабир ата белән Карунньш сүз көрәштерүе дә имеш-мимеш. Ләкин монда шунысы хак—атаклы Сабир ата Карун заманында, атаклы Карун Сабир ата заманында яшәгән. Сабир ата чыннан да бер мәртәбә Түгәрәк таудагы изге сарайда. Карун янында булган. Акланда йөз елга бер мәртәбә корылык, корылыктан сон ачлык булуын да ул әйткән.
Сабир ата мака сар сараеннан әйләнеп кайта алгандырмы, юктырмы— беркем белми. Ни генә булмасын, Карлы тау келәүлегендәге, тау куышларындагы каберләрдә Сабир атаның сыны да, язулы ташы да юк Ләкин ул вакытларда әле үлгән кешенен исемен язып, таш сынын кую йоласы да булмаган бугай. Сабир ата бары Акландагы, Карлы тау келәүлегендәге бик күпләрнең хәтерендә генә сакланып калган.
Кайберәүләр әле һаман мака сар Карунны комсыз булган, ач күз булган, катмыш-саран булган дип, яратмыйча сөйләсәләр дә. Карлы тау келәүлегендәге изгеләр аны бары яхшы яктан гына телгә алалар. Ни өчен дигәндә, мака сар Карун Карлы тау келәүлеге өчен күптин-күп изгелекләр эшләгән. Карунга кадәр келәүлекнен җире бик аз булган—мака сар келәүлекнен жирен арттырган, иркен тигез үзәнлекне бүлеп биргән. Аннан сон келәүлекне биек таш койма белән әйләндереп алган. Элегрәк, Карунга кадәр, келәүлекнен жире һәр яктан ачык булган чакта, изгеләрнең байлыгы күптер дип. Карлы тауны әледән-әле дингез юлбасарлары талап китә торган булганнар. Элегрәк бит Акланнын яр буйларында кәмәле, кораллы сакчылар йөреп тормаган. Теләсә каян килеп чыккан дингез юлбасарлары, бернинди каршылыксыз ярга чыгып, ярга якын теләсә нинди авылны, торакны талый, яндыра алганнар Келәүлекне биек койма белән әйләндереп алгач, мондагы кешеләр аллаларга зекер әйтеп, иркенләп, тынычлап яши башлаганнар. Тагын шул—мака сар Карун Карлы тау келәүлегенә ярашлы итеп төп капка баганасына юсык яздырган. Элегрәк келәүлеккә кайчагында хатын-кызлар да аяк баса алган
булса, моннан сон монда хатын-кызнын аяк басуы тыелган. Шул ук вакытта келәүлеккә «азил» хокукы бирелгән. Дингездә һәлакәткә очрап исән калган кешеләр, качкын коллар, җинаятьчеләр тәүлекнен теләсә кайсы вакытында килеп, капка кага алганнар һәм аларны берсүзсез келәүлеккә кертергә тиеш булганнар. Капка ачып кергән һәркем монда изге санала башлаган
Аннан сон. коне-төне яна торган нәфит утын да Карун заманында лайлап куйганнар. Очлы кыя башындагы түгәрәк кон оен дә. кыялардагы баскычларны да, тагын әллә нинди куышларны да шул ук заманнарда ясаганнар. Тау тарлыгы каршындагы буар лылан ла әле яшь булган, бала гына булган. Ул шундагы таш-тау арасыннан шуышып чыккан да. болын уртасындагы яшь туйрага уралган. Кешеләр моны күреп алганнар һәм таяк тотып үтерергә килгәннәр Шул чакны көпә-көндез күк күкрәгән, яшен яшьнәгән, кашадыр якында гына тау башыннан ташлар ишелеп төшкән. Кешеләр куркып качыша башлаганнар. Имәнгә уралган җыланнын изге ия булырга тиешлеген Сабир ата шундук чамалап алган һәм икенче көнне, тан атар-атмас торып, агач күбәтәгә баллы сөт салып, зекер әйтеп, буйсынган кыяфәттә, буар жылан янына киткән Имән янына Сабир ата килгәч, күк тә күкрәмәгән, яшен дә яшьнәмәгән шулай ук тау-ташлар да җимерелмәгән Имәнгә уралып яткан җылан башын күтәреп, Сабир атаны каршы алган, «килдекмени?» дигән кебек, җинелчә генә ысылдап алган һәм күбәтәдәге баллы сөтне эчкән дә. «рәхмәт» дигән сыман, тагын бер мәртәбә ысылдаган да шуышып шундагы ташлар арасына кереп киткән. Көн дә иртән ана баллы сөт бирү менә шуннан калган
Мака сар Карун, байлыкка алданып, комсызлык юлына басса да. шулай да әле ул алланы берләгән һәм ничек тә изгеләр сүзеннән чыкмаска тырышкан Анын заманында изге анабыз, изге атабызга багышлап корбан, садака бирүләр дә. келәүлекләрдә келәү әйтүләр дә. зекер әйтүләр дә тукталмаган. Аннан сон мака сар Карун, байлыгынын уннан бер өлешен ярлыларга, ятимнәргә, гарипләргә һәм Акландагы келәүлекләргә. каравыл эйләренә. им эйләренә. ир эйләренә биреп барган. Ачлык елларында, икмәген кыйммәт бәягә сатса да. күптәнге тәртипне, юсыкны бозасы килмичә турадагы ачларга, бушлай икмәк тараткан.
Үзеннән сон килгән сарлар белән чагыштырганда, мака сар Карун, беләсегез килсә, аллан ы н ин изге бәндәсе булган. Җир астына салынган амбарларындагы байлыгын да ул үзе өчен түгел. Аклан өчен, иле*көне өчен җыйган. Иоз елга бер килә торган ачлык кебек бөтен илгә килә торган кырап килүе ихтималын күз алдында тотып җыйган. Бит ул чакларда Аклан әле артык көчле булмаган, бай булмаган. Тирә-якта, диңгезләрдә көнчел күршеләр, кыргыйлар, дингез юлбасарлары тыз-быз йөреп торганнар, таларга, яндырырга, вагарга-жимерергә жли чыгуын көтеп кенә торганнар
Карагыз әнә бүгенгеләрнен эшенә, кыланышына. Ниләр генә эшләмиләр дә, ниләр генә кыланмыйлар алар! Алтын-көмеш сарайларда яшиләр, балла- майла йөзәләр. Аллаларны, изгеләрне оныттылар, ярлы-ябагайны кешегә дә санамыйлар Бөтен ил, алар өчен бил бөгеп, ирекле баштан кол хәленә төште Алар өчен—кон дә бәйрәм, кон дә туй. Көне-төне күнел ачалар да. чагыр эчеп уйнаш кылалар. Анысы гына җитмәгән. Түгәрәк таудагы салкын чишмә белән кайнар чишмәне, таш киртә белән әйләндереп алып, ил-көн күзеннән ябып куйдылар. Турадагы аксөякләр өенә көпшәләрдән каннар суы да. салкын суы да килеп гора Ү зләре юынудан, атларын, хатыннарын, балаларын коендырудан калган суларын оятсызлар бакчаларга җибәрделәр Шуны алар турыдан- гуры чишмәләрдән килә дип анлаталар Чишмәләр киртәләп алынгач, ул суларнын каян килгәнен үз күзләрен белән күрмәгәч, ничек ышанмак кирәк мона?
Түгәрәк таудан чыга торган шифалы Салкын чишмә белән Кайнар чишмәдән башка пиын икенче бер чишмә дә булырга тиеш бит әле Анысы— Изгеләр чишмәсе Ту әниебез Дикә белән ту атабыз Мимне кавыштырган
чишмә. Ту әниебез Дикәнен кабак савыт күгәреп суга йөргән чишмәсе. Ул кайдадыр шунда, Түгәрәк тау буенда, дингез ярына якын жирдә булган диләр. Ту атабыз Мин беренче мәртәбә ту әниебез Дикә белән очрашкан төшкә үз кулы белән сырлап-бизәп таштан куыш ясап куйган, куыш эченә, чишмә остенә шулай ук үз кулы белән ясап ту әниебез Дикәнен таш сынын утыртып куйган. Гомер-гомергә Аклан кешеләре Изгеләр чишмәсенен суын эчкән. Салкын чишмә белән Кайнар чишмә генә шифалы булмаган, Изгеләр чишмәсе дә шифалы булган. Беркайчан монда кеше өзелеп тормаган. Аклан иленен. биләмәләренең барлык төбәкләреннән монда ту әниебез Дикә. ту атабыз Мин рухына багышлап корбан бирергә килгәннәр. Монда шулай ук авырулар, гарип-горәбәләр дә килгән. Аксаклар таякка таянып килсәләр, үз аяклары белән кайтып китә торган булганнар. Изгеләр чишмәсеннән бер- ике тамчы су эчү белән, яраланган, жәрәхәтләнгән төшне чылату белән, сукырлар күрә башлаган, сангыраулар ишетә башлаган, бөтәү яралар күз алдында төзәлеп юкка чыккан. Килгән бер кеше чишмәгә көмеш тәнкәләр салып китә икән.
Хәзер боларнын берсе дә юк. Ни өчен дигәндә чишмә юк. Изгеләр чишмәсе юк. Аннан да бигрәк. Изгеләр чишмәсенең кайдалыгын белүче дә юк. Алай гына да түгел, кайберәүләр хәтта ту анабыз Дикәне, ту атабыз Минне дә онытып бетергәннәр.
Менә шундый эшләр. Бөтен дөньяга атаклы Аклан йортында, илнен үзәгендә, турада, көпә-көндез дигәндәй, чишмә югалган. Әллә үлән басып киткән, әллә тау-таш җимерелеп, таш астында калган, әллә инде Жәпәй йоткан.
Чишмәнең онытылуына, югалуына үз вакытында пошынучы да булмаган ахрысы. Бит дөньяда башка төрле кайгылар, борчулар да булып тора. Аклан иленен төньягыннан бик зур яу килгән, сугыш каты булган. Каяндыр салкын яклардан. Буран иленнән кубып чыккан һәм Изге утрауга каршы корал күтәрергә батырчылык иткән ак тәнле, аксыл-саргылт чәчле, сусыл-зәнгәр күзле кыргыйларның берсен калдырмый турап диңгезгә тутырганнар. Аклан ягыннан да үлүчеләр шактый күп булган. Күрәсең, яу белән мавыгып, кешеләр үзләренең изге аталарын-аналарын. йолаларын исләреннән чыгарып ташлаганнар.
Ни булса булган, чишмә югалган. Изгеләр чишмәсе. Ту анабыз Дикәнен сыны да, чишмәсе дә юкка чыккан.
Беркадәр вакыттан сон чишмәнен югалуына игътибар иткәннәр, эзләнә, төпченә башлаганнар, картрак, хәтерлерәк кешеләрдән сораштырып караганнар. Шуннан сон Газимнәрдән сораганнар. Аклан илендә, изгеләр илендә Изге чишмәнең кайдалыгын әйтеп бирерлек бер генә кеше дә табылмаган. Нинди хурлык!
Аның Түгәрәк тау астында, дингез яры буенда булырга тиешлеген һәркем чамалаган, ләкин төгәл итеп әйткәндә—кайда, кайсы төбәктә—беркем белми икән. Кайбер кыюраклар, башсызраклар алтын койма белән уратып алынган һәм аркылысы-буе берәр чакырым чамасы булган Түгәрәк тау ягына да үтеп кергәннәр. Анда аларны, билгеле, шундук кулга алганнар. Ни генә булмасын, анда капкадан түгел, койма аша үтеп кергән беркемнен дә кире чыга алганы юк әле.
Бит алла тарафыннан утыртылган язулы баганада Аклан йортынын ун биләмәгә бүленгән булуы, унның һәркайсы үзенчә яшәргә, унның берсе икенчесен колламаска, түбәнсетмәскә тиешлеге, тик шулай да олы кинәштә уннын тугызы ага сүзенә, ягъни мака сар сүзенә колак салырга тиешлеге әйтелгән. Изге Атабыз исәпләгәнчә, Аклан патшалары гына түгел, жирдәге барлык илләр, барлык патшалар шулай олыны олы итеп, кечене кече итеп, үзара тату яшәргә тиешләр.
Анысы шулай. Һәркем үзенчә яшәргә тиеш. Мака сар Карун, турыдан-
туры Алла теләгенә каршы бара алмаганга күрә, күңелендәге хыялларын хәтта ялгьп чагында да кычкырып әйтергә курыкса да. эше-гамәле анын барыбер көфер булган. Иблис юлына кереп киткәч. Карун хәтер һич тә комсызлыгын тыя алмаган
Шуннан сон күпләр мона кул селтәделәр. Сонгы елларда Изге чишмәне. Изге ананы. Изге атаны хәтта искә дә төшерми башладылар
Ләкин көтмәгәндә, былтыргы яз Аклан илендә Мәсәви дигән бер исем ишетелә башлады. «Үлсәм үләрмен. Изге чишмәне барыбер табармын!* дип әйткән ди ул. имеш.
Сәрмия авылы өстендәге калкулыкларга якынайганнан якыная барган кызгылт кайнар кояш, уртадагы очлы тауга житеп. аскы яты белән тау сыртына орынгач та. күк читеннән каралҗым таплар сузылып чыкты Көн яктысы кими төште, күз бәйләнә башлады Шул ук мәлдә дип әйтерлек кичке корт- бөҗәкләр җанланды. Жим эзләп ераккарак очкан бал кортлары, керәшәләр тизрәк үз ояларына кайтып китәргә ашыктылар
Саилче урыныннан торды һәм яр астыннан авылга таба кузгалды Бу мизгелдә ул пир ата Сабирны да. ана әйтәсе яналыкларын да. хәтта изгеләрдән дә изгерәк ту әниебез Дикәне дә исеннән чыгарып җибәрде Анын өчен хәзер дөньяда бары бер генә төрле изгелек һәм бары бер генә ана кеше— җанлы, тере, яшь хатын гына торып калган иле Менә хәзер килешенгән вакытта аны күрмәсә. анын белән очрашып үзенен тәкатьсез теләген үтәмәсә. дөнья кинәт җимерелер, таулар-ташлар баш-аяк килеп, елгалар, дингезләр ярларыннан чыгар сыман иле.
Саилче Мәсәви тиешле өй турысында яр өстенә менде, ачык к&ллырылган җил капкадан ындырга керде һәм ярым караңгыда шәпләнгән жимеш агачлары, куе куаклар арасыннан ничегрәк узып китәргә белмичә, гукталыбрак калды Шул чакны карангы куакларлан аерылып, кемнеңдер якынаеп килгәне күренде
—Әйдә менә моннан,—диде Кәфия калтыраган-каушаган бер тавыш белән.
Яшь хатыннын кулы саилчегә кайнар, хәтта кирәгеннән артык кайнар тоелды. Ялгыш утлы кузга кагылып киткәндәге кебек, анын кинәт кенә кулын тартып аласы килде, ләкин тартып алмады—яшь хатыннын кулы утлы кузлай булса да. көйдермәде, яндырмады—йомшак, татлы һәм жылы май булып, бөтен тәненә таралды Тәмам буынсыз калып, буйсынып ул хатын артыннан иярде
Я г бусагадан атлап кергәндә саилче искәрмәстән анабыз Дикәне. Әбетине исенә төшерде, ярым пышылдап, ашыгып ксләү әйтте. Кәфия келәүнен «илгә именлек. сарга—байлык* дигән сүзләрен генә ишетеп калды
Таш өймен эче иркен генә иде Өй уртасында түшәмне, түбәне тоттырып шомарып беткән юан багана—караулы агач сузылып утыра Баганадан чигтәрәк яссы ташлар белән түгәрәкләп алынган учакта сүнәр-сүнмәс ут яна. Учактан төшкән кызгылт яктылыкта исә х*тинә буенда ике якта ике ятак—сике кадкып күренә Сикенен берсендә ак мендәргә батып, аяк-к\адарын як- якка ташлап, анадан тума аи-ак тәнле яшь бала иоклап ята
Улым йокыга китте бигрәкләр дә акыллы'—диде Кәфия. улын мактап, көлештереп.
Саилче таягын, күн садагын ишек гәбенә җайлап куйган арада хатын шыпырт кына каядыр чыгып китте Үз-үзе белән буташып саилче анын шулай кинәт кенә юкка чыгуын искәрмичә калды Ныклабрак караса каршыла гына ачык калдырылган ишек барлыгын шәйләп аллы Күп тә
үтмәде, авыр гына агач табак күтәреп, ишектән Кәфия килеп чыкты. Бөтен өй эченә кыздырылган тәмле ит исе таралды. Табакны Кәфия учак янына идәнгә, ашаулык өстенә китереп куйды. Шуннан сон ул янадан икенче якка чыгып китте һәм аннан бора чүлмәге белән бер көмеш кәсә алып килде. Саилче төкерекләрен йотып, борынын тарткалап, каш астыннан гына хатыннын һәр хәрәкәтен күзәтеп утырды. Анын шулай бер генә кәсә алып килүен күрде дә. түзмәде, сорап куйды:
—Үзен утырмыйсынмыни?—диде.
—Утырырмын,—диде Кәфия күндәм генә, ләкин үзе утырырга ашыкмады. Бер дә юктан улы янына барып әйләнде, анын өстенә ябып куйды. Шуннан сон нидер эшлисе эше бар кеше сыман, тышкы ишек ягына карап алды.
—Миннән шикләнмисендер ич, килен,—диде Мәсәви йомшак, ягымлы итеп.
—Шикләнүен шикләнмим,—диде хатын телгә килеп һәм егылып китә күрмим дигән сыман караулы агачка тотынган килеш, ипләп кенә идәнгә чүгәләде —Бераз гына куркам бугай. Чит ир кеше белән утырып ашау-эчү язык булмасмы дим Әбети анабыз ни әйтер дип тә уйлыйм. Жир куенына кергәч, мәңге утта янарга туры килсә, нишләрмен дип тә кайгырам.
—Юкка кайгырасын икән, килен,—диде саилче, майлы каз ботына үрелеп.— Әйтсәм әйтим—мин сиңа чит кеше дә түгел. Мин күптәнге алла бәндәсе. Алла бәндәсе ул, беләсең килсә, никахлы ире юк чагында теләсә нинди тиши янында куна ала. Бу безнен изге йолабыз.
—Ишеткәнем бар,—диде Кәфия.
—Шулай булгач?—диде саилче —Бар әле икенче кәсә алып кил.
—Көмеш кәсәм... бер генә шул,—диде Кәфия, кызарынып..—Анысын да әле иремнен төсе итеп кенә саклыйм.
—Иреннен төсе итеп?!—диде саилче, аңлап җитмичә,—Ирем уракта куна- төнә эшли дидең түгелме сон?
—Дигәнием,—диде Кәфия, теләр-теләмәс кенә.—Көмеш кәсә. . беренче иремнен бүләге.
—Беренче иремнен?..—диде саилче, үзалдына сөйләнгән сыман.
Ул башка төпченеп тормады—ашавында булды. Анын инде мондый тәмле, майлы каз итен күптән ашаганы юк иде. Алар шулай беравык берни эндәшмичә, ашауларында булдылар.
—Курыкма да, кайгырма да син,—диде бераздан саилче, хатыннын күңелен тәмам тынычландырмакчы булып,—Менә әле изгеләрнең изгесе пир ата Сабир яныннан кайтып киләм. Сабир мине үзенен яраны итеп алмакчы—шул турыда
сүз булды.
Пир ата Сабир турында ишеткәч, Кәфия кинәт ашавыннан туктап калды.
—Сабир ата изгесен изге инде ул.—диде. Аны бит хатын-кызны яратмый икән диләр, чынмы шул?
—Чын,—диде саилче ашыгыбрак һәм ник әйткәненә үкенеп шундук телен тешләргә мәҗбүр булды.
Син дә... шундыймыни?!—диде Кәфия куллары майланып беткән, ашаудан башка берни белән кызыксынмый сыман тоелган саилченең йөзенә туры карап.
—Миндә,?.. Минме? Хи-хи!..—диде Мәсәви көлеп ы-мы итеп. Мин—юк, андый түгел.
—Котымны алдың,—диде хатын үзе дә сизмәстән һәм җиңел сулап.
Икенче көнне иртән, кояш чыгып дөнья яңадан төнге йокыдан уянгач, беренче булып Мәсәви күзен ачты. Күзен ачу белән, гадәтенчә, ярамаган нәрсәне күрәсе килеп, яшертен генә Кәфия ягына карап алды. Әвәләнеп, борчылып беткән урын-җирдә таралып сылу тәнле яшь хатын ята. Озын
кара чәчләре тузгыган—бер толымы бер якка, икенче толымы икенче якка салынып төшкән Янында, куенында кечкенә улы ята Нәни аягын югары күгәреп, бала әнисенен юан боты өстенә салган, нәни кулы белән исә әнисенен тулып, бүлтәеп торган күкрәгенә үрелгән
Менә шушы күренешне күрү белән, шундук саилченен күз алдына Сабир ата килде Нишләп шул кадәр яратмый икән ул хатын-кызны '—дип уйлады Мәсәви үз алдына. Тау башында ятып анын беркайчан яшь. сылу тәнле кызлар күргәне дә булмагандыр Шуна күрә менә ана үсмерләр-фәләннәр кирәк тә. Үсмер ул да бар бит әле дөньяда. Онытыла да язган Әмже бистәсе Әмәт Фалия Сабир ата әйтә, ил-көн бозылды, бозыклыкка бирелде, ди. Изгелекне онытып бара. ди. Изге кеше нинди булырга тиеш икән сон? Анын кебекме? Барлык изгеләр дә бары бер-берсен генә яратсалар балаларны кем табар да. кемнәр иген игәр, кемнәр көтү көтәр, кемнәр таш кисеп йортлар, сарайлар салыр.
Мәсәвинен күнеленә шундыйрак уйлар килде. Дөресрәге, элек тә үзенә тынгы бирми торган төрле уйларын-борчуларын ул янадан исенә төшерде Ләкин бу мизгелдә, янында гына шундый якын да. анлаешлы да. ләкин шул ук вакытта серле дә тоелган жан иясе жан ияләре булган чакта, шушы тын аулак ойдә, Актау ягындагы күңелсез корыган изгеләр турында озаклап баш ватасы да килмәде. Ипләп кенә ул хатыннын тәненә кагылды, дәрте уянган бармаклары белән анын хуш исле йомшак тиресеннән сыйпады Хатын уянгандай итте, ярым йокылы бер хәрәкәт белән гәүдәсен якындагы ир ягына авыштыра төште, йөзе белән борылды һәм шул ук вакытта улын кочаклаган кулын саилчегә күчерде. Күзләрен ачмыйча һәм бер сүз әйтмичә ул капшанып кулын түбән шудырды
—Каян килеп чыктын син?!—диде ул серле пышылдап, кайнар ирене белән ирнен ирененә үрелеп —Син чыннан да изгедер. Күктән төштекме. Актаудан төштеңме—минем өчен барыбер Төннәр буе мин сине төшемдә күрдем сагыштым. сагынудан нишләргә белмәдем
Тан атып, көтү куылгач, бөтен авыл аякка баскач, һәм жинелчә генә ашап-эчеп алгач, саилче юлга жыена башлады. Ашаганда-эчкәндә дә. юлчы үзенен барлы-юклы әйберләрен барлап азапланганда да Кәфия үпкәләгән сыман берни эндәшмәде Мәсәви инде кузгалып китәм дигәндә генә, алар арасында кыскача гына сойләшү булып алды — Китәсендә мени?—диде хатын.
—Китәм,—диде Мәсәви саилче —Каргышыңны кире алмадын—диде Кәфия —Эх. онытканмын!—диде саилче
Кулына алган таягын, иңбашындагы салатын ишек төбенә куйды ла. тынып калган хатын янына килде, ике куллап анын беләкләреннән тотып алды һәм авыз эченнән келәү әйтеп, анын йозенә тынын өрде
—Улыма да шифалы тыныңны өр,—диде хатын таләп итеп.
Бала инде уянган иде. аяк кулларын бутап, үзалдына көлеп, «сөйләшеп- яга иде Саилче балага да иелде, авыз эченнән генә ана да зекер әйтте һәм сонгы мәртәбә анын йозенә таба шифалы тынын өрде -Китимме инде?-диде саилче, лиен бетергәч _Оллә китмисенме '-диде Кәфия ялвару катыш таләп итеп —Ничек китмисенме?—диде Мәсәви, аптырап һәм ишек төбендә туктап тоткарланып калды
-Шулай. Ирем булырсың. Бергә-бергәторырбыз. Улыма ага. мина таяныч булырсын.
Ирең? Мин синен ирен булырмынмы' -диде саилче берни «атамыйча — Урактш 1.1 ирен кайтып төшсә, ни диярсен?
—Юк минем ирем. Беркемем юк,—диде Кәфия. балта белән чапкан кебек, кистереп.—Моннан бер жыл элек Актау ягында Бики бәк белән ауга баргач., арыслан ботарлаган аны. Без—Бики бәк каралары. Тагын бер жылдан мина кияүгә чыгарга ярый. Кем алыр? Алырмы, Бики бәк үзенең сөяркәсе ясармы. Белмим. Көне-төне теләсә кайда, теләсә кем ишек төбендә кагаырап йөргәнче, торыр урынын булыр, тамагың тук булыр Беләм, син изге... алла бәндәсе. Эшкә күнекмәгәнсең. Берни эшләмичә, тик кенә утырсаң да. янымда гына булсан да. иркәләп, яратып кына торырмын. Теләсән, якын-тирәгә йөрерсең, имләрсең, зекер әйтеп караларны туры юлга өндәрсең. Бики бәк белән сөйләшеп, келәүлек салдырырга була. Шунда изге эш эшләрсең.
Мәсәви, башын иеп, кулындагы таягын селкеткәләп, тын гына тыңлап торды. Кәфиянең соңгы сүзе Мәсәвинең күңеленә хуш килде.
—Менә монысы булыр кебек!—диде ул дәртләнеп,—Нишләп әле келәү йортлары кеше аягы басмаган биек кыя башларында гына булырга тиеш? Кешеләр күбесенчә түбәндә яши. Аларга изге сүз кирәкмимени?! Аларның да аллалар серен беләсе килмимени?!
—Алайса, китмисен—диде Кәфия, Мәсәвине кочаклап алып. Шулай тотып алып калмакчы булган кебек озак кына кайнар каты кочагында тотып торды, анын чәчләрен сыйпады, аркасыннан сөйде, битеннән, иреннәреннән үпте. «Карале, нинди дәртле, нинди үз сүзле хатын икән бу!« дип уйлады үз алдына саилче. Юл йөргәндә, анда-монда төн кунганда ул төрле хатын күрде, ләкин мондыйны әле күргәне юк иде бугай. Сәрмиядәге Дамия генә шундый ук дәртле иде ахрысы
—Мин инде сине . сагындым да,—диде Кәфия пышылдап, саилчене үз артыннан ияртеп.
—Минем күрәсе-сөйләшәсе кешеләрем бар,—диде Мәсәви, хатыннын теләгенә бик үк каршы килмичә.—Шул арны күргәч, сөйләшкәч, үз эшләремне җайлагач берәр айдан килеп җитәрмен. Ризамы?
—Ярар, мин көтәрмен—диде Кәфия.—Алдасаң, каргышым төшәр. Мин каргасам, бик каты каргармын. Син изге булганны, мин дә... изге. Ту әниебез Дикәгә мин нәзер әйттем. Тик менә нәзеремне генә үти алмыйм. Үти алмасам. мин болай да им эйенә китәргә, үлгәнче шунда калырга тиешмен. Минем анда китәсем килми, ирле булып, ирекле булып яшисем, улымны үстерәсем, тагын уллар-кызлар табасым килә. Аңлашылмыймыни?!
—Барысы да аңлашыла!—диде Мәсәви саилче.—Мин сиңа сүз бирдем—бер айдан мин синен янында булырмын.
Олы ташлы юлга ул таныш җирдән—ындыр эченнән, яр буеннан барып чыкты. Юлга чыккач, артына борылып карады. Еракта, таш киртәнен ачык капкасы янында кул болгап Кәфия басып тора иде. Бу мизгелдә саилче янадан пир ата Сабирне исенә төшерде. «Хатын-кыз ул иблис токымыннан. Хатын-кыз ирләрне аздыру өчен генә яратылган»—дигән иде Сабир ата бервакыт хатын-кыз турында сүз чыккач. Чыннан да шулай икән. Китәргә кирәк моннан, качарга кирәк тизрәк. Ләкин—кайсы якка? Бу вакытта ул аны-моны уйламыйча, күпер уртасына килеп җиткән иде. Күңелендә шик тугач, ул кичәгечә урталыкта туктап калды. Беравык бер урында таптанып торды да, кырт кына артка борылды һәм җитез-җитез атлап алтын-көмеш сар сарайлары булган бәхетле турага—Аклан иленең башкаласы ягына юнәлде.
Жәйге җылы вакытларда Жәбир бакчада кунарга ярата иде. Әле җәй уртасы килеп җитмәсә дә көн коры һәм җылы. Бүген ул тышта кунарга уйлады. Карт алмагач төбенә чыгып яткач, Жәбир бик озак йокыга китә алмады. Анын әлләни йоклыйсы да килмәде. Төне буена ул уйланып, хыялланып 80
чыгарга да әзер иде. Түшәген туп-туры чүлмәк өстенә жәйде Күбрәк ул кесәсендәге яшел ташлы, алтын чылбырлы алтын тамга турында уйлады Нишләтергә аны? Бик зур байлыкмы бу? Ул үзенен ниләр атачагын, ниләр эшләячәген уйлап хыялланды. Шул чакны аны авыр газаптан коткарырга теләгән сыман, күз алдына кер уучы жинги килеп басты Жинги турында уйлау алтын тулы чүлмәк турында уйлау кебек үк татлы һәм мавыктыргыч иде Озакламый жинги турындагы уйлар ла арыта башлады, күз кабаклары авырайды, аяк-куллар онытылды, бөтен тирә-якта. бөтен дөньяда тере, тынгысыз бер уи гына торып калды.
Ул инде онытылып та китә язган иде. Шул чакны кайдадыр якында ташка таш тиеп шакылдаган тавыш ишетелеп куйды Әллә корыган ботак сындымы сон? Югарыдан берәрсе егылып төштеме югыйсә ’ Жәбир күзләрен ачты һәм бакчага чыгып ятканнан сон беренче мәртәбә күзен ачып күккә карады, тирә-якка колак салып тынларга тотынды. Төн булса ла. күк төбе ничектер аерымачык булып, хәтта якты булып күренә иде. исәпсез-хисапсыз алтын комнары жемелдәшә. һава саф һәм салкынча. Якындагы каралты, куаклар, агачлар бөтенесе бер төсле булып, тигез яссылыкка төшерелгән сурәт кебек булып, кара булып күренә иде
Күршеләр белән ике арадагы таш койма ягында тагын баягыча шакылдаган тавыш ишетелеп китте. Ләкин бу юлы ташка таш түгел, бәлки ташка агач тигән сыман булды. Жәбир. күзләрен зур ачып, башын калкыта төште һәм шул чакны койма остенә ниндидер карачкы килеп менгәне күренде Койманын өстенә үк менеп җиткәч ул аска иелеп нәрсәдер тартып алды һәм тартып алган нәрсәсен ипләп кенә, капшанып кына бу якка төшерде Ул. билгеле баскыч иде. Караңгыда, куаклар арасында аерым-ачык күренмәсә дә. Жәбир аны шундук шәйләп алды. Аннары ул шуны да белде: караңгыда койма аша керүче бу карачкы, әлбәттә, жинги кеше иде
Йөрәге еш-еш типкән хәлдә, тынып-сагаеп ул көтә башлады. Менә карачкы бернинди тавыш-тын чыгармыйча, таш сукмактан алмагачка таба килә башлады. Жәбир күзләрен ярым Йомык калдырып, йоклаганга сабышып жиргә береккән кебек ятуында булды. Ул арала карачкы якынрак килде, күз алдын каплап, кап-кара булып, анын түшәге янына иелде, чүгәләде һәм кулын сузып анын битенә кагылды. Биткә кагылган кул ана бик салкын булып тоелды Жәбир үзе дә сизмәстән *а!« дип кычкырып жибәрлс
— Курыкма, бу мин жингән,—диде карачкы пышылдап, учы белән анын авызын томалап. Яшьүсмернын иреннәре анын учынын тиресенә тиде, ләкин ул анын учынын чын кешенекеме, түгелме икәнен анлый алмады—ул шундый салкын иде
—Син өрәкме?—диде ул бөтен тәне белән калтыранып
—Өрәк түгел.—диде карачкы—Мин синен жингән Галимә. Курыкма шул кадәр
—Өрәк булмагач, ник кулын салкын?—диде Жәбир теше-тешкә тиеп
Карачкы эндәшмичәрәк торды да
— Курыксаң, әйдә безгә,—диде —Абыен кизүдә. Мин дә куркам ялгыз өйдә бер үзем.
«Әйе шул. өрәк булса, курыкмас иде» дип уйлады Жәбир үз алдына. Өйдә аны тикшереп карарга була. Өрәк булса ул шундук юкка чыгачак
Шундый фикергә килгәч, ул калтыравыннан туктагандай булды
-Әйдә, алдан бар.—диде ул карачкыга.
Беренче игәчләр кычкырганда ул ннадан үзенен алмагач төбендәге урынына чыгып ятты. Күпмедер вакыттан сон ул якында гына ниндидер таныш танышлар ишетеп уянып китте. Күзләрен ачыбрак караган иде. йомшак кына булып балкып торган иртәнге кон яктысында әнисен һәм әнисе янында
сукмакта басып торган әтисен күреп, шаккатты.
—Әтиен аягына басты, улым,—диде әнисе елмаеп.
—Менә, үз аягым белән килдем,—диде әтисе һәм үзенен чыннан да таза- сау икәнен күрсәтергә теләгән сыман җиргә тибеп-тибеп алды.
Жәбир теләсә нинди кешенең үз аягы белән йөрергә тиешлеген бик яхшы белсә дә. шулай да ике-өч айдан артык инде урында яткан әтисенен ятакка береккән кебек ятып, йә утырып торуына күнегә башлаган иде. Хәзер исә анын чын-чынлап үз аягында басып торуы ана чиктән тыш гаҗәеп хәл булып тоелды.
Ул сикереп урыныннан торды, әтисе янына килде һәм ышанып җитмәгән сыман әтисенен аякларын карарга тотынды.
—Чын, улым, чын,—диде әтисе көлемсерәп —Әниен әйткән сөенечтән бастым аягыма. Син чүлмәк тапкансын икән. Каяле, күрсәт әле.
—Хәзер, әти,—диде Жәбир.
Тиз-тиз генә ул урын-җирен җыеп алды. Ястыгын, мендәрен, астагы камыш чыптаны, ябынчыкларьгн—бөтенесен бер төргәккә төреп, читкәрәк алып куйды һәм йөгереп кенә тимер көрәк алып килде. Кичәгенәк казып йомшартылган җир өсте ятак астында басылган һәм тыгызланган иде. Йомшак җир өстендә хәтта чыпта эзләре дә беленеп калган иде. Жәбир бер-ике көрәк балчык алып ташлады да, алтынлы чүлмәккә капланган тупас капкачны алды. Әтисе дә. әнисе дә якынрак килделәр. Чүлмәк эчендә кичәгечә алтын- көмешләр балкып-елмаеп ята иде. Әтисенен йөзе шундук яктырып китте Әнисе инде, бер мәртәбә күргәч, ахрысы, бу юлы әлләни сөенеч белдермәде
—Күрдем, күнелем булды. Ябып куй, улым,—диде әтисе күтәренкелек белән. Аннан сон улына ягымлы караш ташлады да. мактап әйтеп куйды:— Синең бәхетен бу, улым,—диде.—Син таптын. Болай булгач, баедык без. Моннан сон инде менә дигән иттереп яшәрбез, алла боерса.
Ул шулай диде дә, тиз-тиз атлап өйгә таба китеп барды. Анын артыннан Батима карчык атлады. Төреп куелган урын-җирен алып Жәбир дә алар артыннан иярде. Ләкин чүлмәкнең туфрак белән күмелми калуын исенә төшереп ул тиз генә алмагач янына килде, көрәк белән чүлмәкне күмде дә тирә-яктагы балчыкны тигезләп куйды.
Жәбир урын-җирен күтәреп өйгә, үзенен ишек төбендәге бүлмәсенә керде Иртүк торып су салып казан астына ягып җибәргәннәр иде. Күршедә, юыну бүлмәсендә идәне, кырыйлары су үткәрми торган шома ташлар белән ныгытылган дүрткел чокыр бар иде. Изгеләр калкулыгыннан балчык көпшәләр буенча агып килә торган су ике төрле: берсе салкын, берсе җылы. Җылы су чишмәдән кайнар килеш чыга, ләкин монда килеп җиткәнче суына һәм җылымса гына булып кала. Шуңа күрә мунчада юынганда өстәмә су кайнатып салырга туры килә.
Батима карчык, Жәбирнен урын-җир күтәреп керүен күрде дә, улын казан янына чакырды.
—Әйдәле. икәүләп күтәреп алыйк,—диде ул учак өстендәге кайнар сулы жиз казанга күрсәтеп.
Азар, казан кылдавы аша үткәрелгән агачнын ике ягыннан тотып, авыр, кайнар казанны учак өстеннән алдылар да юыну бүлмәсенә алып килделәр һәм чокырдагы суга капладылар.
—Әтиеңнең аркасын ышкырсың,— диде әнисе Жәбиргә.
—Ышкырмын—диде Жәбир. Моңарчы ул мондый эшләр белән булашмый иде. Су кайнату, су таманлау, арка ышку, юындыру—барысы да Фу-Фу белән Су-Си эше иде. Ул әтисенә булышуга каршы килмәде, шулай да өйдә колларның күренмәве ана гажәбрәк тоелды.
—Тегеләр кая сон, күренмиләр?—диде ул.
—Мин аларга ирек бирдем!—диде кәмәче карт, күтәренкелек белән.— Кичәдән бирле алар—ирекле.
—Чыгып киттеләрмени?—диде Жәбир
—Үзем куалап чыгардым.—диде Батима.
—Өйдә үтебез генә. улым, курыкмыйча сөйләшергә була—диде әтисе.
Жәбирнен әтисе, бөтен гомерен дингездә үткәргәнгә тәнгә бик таза иде Буйга ул артык зур түгел, ләкин күкрәккә кин. беләккә нык иде. Тик менә озак урын өстендә ятканга, ахрысы, тиресе йомшый төшкән, ит у рынына маи жыела башлаган иде. Анадан тума чишенеп ташлаган Жәбир әтнсенен аркасына үзләнеп торган кара ләм үкәде. Башка җирләренә—кулларына, күкрәгенә, алгы ягына әтисе үзе үкәде.
Баштан-аяк ләмгә үкәнгәч. ул янадан коега керде. Аякларын, кулларын сузып беравык ләззәтләнеп ятты да. ышкына башлады. Су бераздан кап- кара булды. Жәбир мунчала белән әтисенен аркасын ышкыды. Тансыкка әтисе коеда шактый озак булашты. Сабы ат ы суда юынып арыгач, алар коенын бөкесен ачып, суны агызып җибәрделәр, шуннан сон җылымса су катә торган икенче бокене ачтылар ла. коендылар, тәмам чистарып калдылар
Алар юынып чыгуга әнисе ашарга әзерләгән—табынга борчак боткасы, каймак һәм йөзем суы куелган иде Кәмәче йөзем суы эчәргә ярата иде Ин элек ул бор салынган чүлмәккә үрелде һәм көмеш кәсатәрне тутырып эчемлек салды. Ләкин эчәргә ашыкмады, кулына кәсәсен ату белән артына борылды да, учакка берничә тамчы бор сипте.
—Әбети. сина.—диде.
Башкаларда эчәр алдыннан берничә тамчы эчемлекне ин элек ут анага— Әбетигә бирделәр һәм бары шуннан сон гына кәсәләрне авыхтарына якын китерделәр
— Нинди күңелле сезнен белән бергә табында, җылыда рәхәтләнеп утырырга!—диде кәмәче балаларча куаныч белән.
—Почмагыбыз түгәрәкләнде.—диде Жәбир дә олылар сымак акыллы булып
—Түгәрәкләнмәде әле.—диде әнисе —Кызыбыз юк. Аны барып атып кайтасы бар.
—Әтине күрсә шакката инде ул!—дип куйды Жәбир. Бор суы эчкәч, анын гел сөйләнәсе килә башлады.
—Шаккатарлык нәрсәләр күп булды, улым,—диде әтисе —Мин ате һаман да ушымны җыя алмыйм Нәрсә булганын анлап та җитә алмам кебек
—Ашагач та мин базарга китәм— сез өйдән чыгып йөрмәгез.—диде әни кеше боерган сыман итеп
Түрә буенча, йола буенча, лелек хатыннары гаиләдә ирләр белән бертигез хокукта иде. Ләкин кайбер нәрсәләрдә алар хәтта ирләрдән дә өстенрәкләр Моңарчы да күп нәрсәне үзе хәл и гәргә өйрәнгәнгә. Жәбирләр өендә әнисе гомумән барысыннан да өстенрәк, акыллырак саната һәм анын сүзе һичшиксез үтәлергә тиеш.
—Кая чыгыйк инде без өйдән.—дип куйды карты, бичәсе белән килешүен белдереп.
—Әллә мин синен белән барыйм микән сон. әни '—диде Жәбир — Үзенә генә кыен булыр ич.
— Булмас. Өйгә чит кеше-ни кермәсен, капканы бикләп кенә утырыгыз.- диде әнисе.
Шулай сөйләнеп утырганда, бөтенләй көтмәгәндә гышкы ишек шыгырдаганы ишетелде һәм күп тә үтмәде, ниндидер хатын-кыз тамак кырды һәм сузып
-Өйлаләрмесез? Керсрг,| ярыпмы' -диде
Өчесе да ашауларыннан туктап, тынып калдылар һам ишек ягына борылып
«•
карадылар. Карасалар, ишектә ничектер бик сәер елмаеп киленнәре Галимә басып тора. Галимәне күрү белән барысы да тынсыз-өнсез калдылар. Жәбир авызын күптереп, йодрыкларын йомарлап, күзен түбән төшерде. Батима карчык, тамагына азык утырган сыман, »чәчәп» җибәрде, тамагын кыргалый башлады. Бары тик беркатлы диңгезче әти кеше генә чын күнелдән сөенеп утырган урыныннан кузгалды:
—Килен кергән ләбаса!—Әйдә, түрдән уз, нәрсә сорап торасын?—диде.
—Әйдә, әйдә, түрдән уз,—дигән булды әни кеше дә, тыелып кына.
Галимә керде һәм ашаучылар арасында табын янында чын таза-сау килеш аякларын сузып җибәреп, яшьләрчә шат күнел белән ашап утырган биагасын күреп, катты да калды. Нәрсә бу—кинәт аягына басканмы, әллә моңарчы юри авыруга сабышып ятканмы?
—Бәрәч! Биатай да терелгән ләбаса!—диде ул беренче сүзе итеп.
—Бастым, килен, бастым,—диде кәмәче карт.—Куанычлы сүз ишетеп үзем дә сизми калдым.
Шул чакны Батиманын йөзе үзгәреп китте. Ачу белән ул картына бер усал күз карашы ташлады да:
—Бөтенләй үк йөрерлек түгел, шулай да менә торды әле,—диде,—Ас анага багышлап корбан биргән идек, шул килеште бугай.
—Килеште, килен, килеште,—диде карт, Батиманын ишарәсен анлап.
—Мирзый сөенер инде, әти дә әти дип бик кайгыра иде,—дигән булды
килен.
—Кеше-карага сөйләнмәгез әлегә,—диде Батима карчык кырыс кына.
—Нишләп сөйләник? Бездән сүз чыкмас,—диде килен.—Сөйләсән дә ни гаебе бар анын?
—Гаебе юк та, йөри башласын әле ныгытып, әллә күз тияр,—диде биана, аңлатып.
—Күз тияргә—сабый бала түгел лә әткәй,—диде килен көлеп.
Ул шулай түргә дә узмыйча, йомышын да әйтмичә, ишек төбендә басып торды да торды. Сүзенә һәм тиз генә чыгып китмәвенә карап, анын болай гына, юри генә кергәнлеге сизелде. Биана түзмәде, беренче булып үзе сорады.
—Йомышын бар идеме әллә?—диде.
—Ни ы—ы.. Кәтмәнегезне биреп тормассыз микән дигән идем, диде килен көттереп.—Үзебезнекенен сабы сынган. Мирзыйга ничә әйтгәм—һич вакыты юк.
—Үзенә кирәкмиме?—диде әнисе, Жәбиргә эндәшеп.
—Безнен икәү. Берсен алсын,—диде Жәбир.
—Бар, үзең карап бир!—диде әнисе ачу белән.
Жәбир ашаган җиреннән торып ишеккә юнәлде. Галимәдә анын артыннан кузгалды. Эш кораллары сөялгән жиргә килеп җиткәч, ул кәтмәннен берсен алды да, борылып җиңгәсенә бирде. Кәтмәнне биргәндә ул ничек тә анын күзенә карамаска тырышты. Галимә исә бер дә юктан көлеп куйган булды һәм ачу китергеч итеп үртәп, кызыктырып, матур ян-якларын уйнатып, алдан китеп барды.
Жингәсен Жәбир капкага кадәр озатып куйды. Ул аны капкадан кергәндер дип уйлаган иде. Ләкин капка эчтән бикле булып чыкты. Менә сина кирәк булса! Тагын койма аша кергән! Анын җиңгәсенә берәр усал сүз әйтәсе килде, ләкин ул берни дә әйтә алмады. Анын караңгы чыраен күреп, Галимә Жәбирнен күзләренә тутырып карады да бик ягымлы итеп елмайды һәм ярым пышылдап:
—Иртәгә үзең кер,—диде.
Жәбир эндәшмәде. Ул яңадан ашавын дәвам итмәкче булып, өйгә керде, табын янына килеп утырды. Әнисенең дә, әтисенен дә йөзләре бик сүрәнләнеп калган иде.
—Капканы бикләп куйган кебек идем—ачык калганмыни '—диде әнисе Жәбиргә карап
—Ачык калган,—диде Жәбир теләр-теләмәс кенә
—Син төнлә яткан урыныннан торып беркая да бармадынмы?—диде бераздан әнисе, төпченеп.
Ул, күрәсен нәрсәдер сизенгән иде. Ләкин Жәбир бер ялганлагач, икенче мәртәбә дә ялганламый булдыра алмалы.
— Беркая бармадым,—диде ул.
Ләкин анын жавабы әнисен канәгатьләндермәде. Ул инде үлынын күз карашыннан ук барысын да сизенеп алган иде. Ашап туйгач, ул базарга барырга җыена башлады һәм ирләргә боерып: капканы минем арттан бикләп калыгыз. Сорамыйча беркемне кертмәгез,—диде
Жәбир әнисен капкага кадәр озатты да, артыннан капканы терәтеп куйды һәм йөгереп әтисе янына керде Ана монда ниндидер эшләнәсе эше бар сыман тоелган иде, ләкин өйгә кергәч эшләнәсе эше бакчада булырга тиешлеге аңлашылды. Ул. әтисенә берни әйтмичә, бакчага чыгып китмәкче булды.
—Туктале. улым, сөйләшик,—диде әтисе
Жәбир туктап калды. Әтисенен тавышы буенча, кыяфәте буенча ул ике арада бик тә җитди сүз буласын анлап алды җитди сүз, әлбәттә чүлмәк турында булачак иде
—Улым, әниен югында икәү генә сөйләшик әле бер,—диде ата кеше — Синең үз кайгың, минем үз кайгым дигәндәи Безнен ныклап торып сөйләшкәнебез дә юк Мин менә аякка бастым- мине изгелегеннән ташламаган изге ияләргә коч бирсен алла. Сөенечтән мин сабый бата кебек үзгәрдем. Ләкин сабый бала кебек булганга кадәр, мин инде өлкән яшькә җиткән кеше идем. Минем бөтен гомерем диңгездә, кәмәдә. кеше арасында үтте. Кеше арасында булгач, барысын ла татырга туры килде Син юлыккан алтын мине аякка бастырды. Ләкин ул минем башыма авыр кайгы да саллы
— Нинди кайгы, әти?—диде Жәбир түземсезлек белән.
Ул әтисенең алтынга каршы, табылган чүлмәккә каршы аллан ук үзендә кирелек, каршылык калка барганын да тойды
—Алтынны кем дә ярата,—диде әтисе ашыкмыйча сүзләрен уйлап кына, жайлап кына —Алтын сина да кирәк, мина ла кирәк. Алтынын булса, башын югары була, өең иркен, табынын мул була Алтыны күп кеше жаны теләгәнне эшли ала. Бигрәк тә яшь чакта. Мин менә авырып урынла ятканда күп нәрсә турында уйладым Чынлыкта ник кирәк кешегә алтын? Аны ашап булмый, эчеп булмый, аннан яхшы корал да ясап булмый
Жәбир әтисенен шундыйрак сүзләрен элек тә ишеткәдәгән иде Хәзер ул мыскыл белән көлеп җибәрмичә булдыра алмады
—Әле генә үзең әйтген ич: алтынын булса башын югары була, өен иркен, табынын мул була,—диден!—диде ул әтисенен ялгышым тогып алып
—Ашыкма, тынлап тор,—диде әтисе - Мин сина ике төрле нәрсә ту рында сөйлим. Алтынга ике төрле караш турында Бүген, хәзер, безнен Атлантитада шулай: бөтен нәрсәнең тоткасы—алтын! Алтынга геләсә нәрсәне сатып алып була. Теләсә нәрсәне! Тик саулыкны гына, тормышны гына сатып алып булмый Анысы Алла кулында Менә нәрсәне әйтәм мин сина Жанны безгә и »ге Атабыз, тормышны изге Анабыз бирә. Алтынны олуг атабыз күк биргән Безнен тормышны ямьләр өчен, матурлар өчен биргән. Үзләрен Алла улы дип исәпләүчеләр алтынны күбрәк алып калганнар да. синең кебек, минем кебекләрне үзләренә буйсындырып тоту өчен, аны Аллага тиң нәрсәгә әйләндергәннәр Менә нәрсә турында әйтмәкче булам мин сина!
—Беләм мин бу турыда, әти.- диде Жәбир дәртсез генә гыидлргл теләмичәрәк
Ата кеше кәефе кырылгандай тынып калды. Ул тиз генә сүзне ничек ялгап алып китәргә белмәгәндәй унайсызланып торды да:
—Белсәң, бик яхшы,—диде ул аннары бераз килешүчән тонда.
—Беләм шул!—диде Жәбир, тавышын күтәреп әтәчләнеп.—Алтынны ашарга да, эчәргә дә ярамый дип. бакчада яткан алтыннан баш тартырга кинәш итәсеңме әллә?
— Менә белмәдең!—диде әтисе ачуланмаска тырышып.—Алтын ул, улым, белеп, саклап тотканда гына—байлык. Алтын күреп әз генә акылыңны жуйдынмы, ул шундук синен башына җитә. Менә нәрсә әйтмәкче булам мин сина!
—Артыгын түләмәскә, теләсә кемгә бирмәскә дисеңмени, әти?—диде Жәбир җинелчә елмаеп.
—Алай түгел,—диде әтисе.—Алай түгел. Синен кебек яшь чакта күп байлыкка юлыккач, бик тиз баш әйләнә, борын югары күтәрелә, уяулык югала. Кешедә комсызлык, кансызлык, явызлык баш күтәрә башлый. Менә шулардан сакланырга кирәк димәкче булам мин сина, улым.
—Кинәшенне истә тотармын, әти,—диде Жәбир теләр-теләмәс кенә.— Шулай да син мине чүлмәк эчендәге алтын әйберләргә карап сокланып кына утырырга күндермәкче буласын түгел микән?
—Юк, алай түгел,—диде әтисе.—Мин сина бары кайбер кинәшләр генә бирмәкче булам.
—Аңладым мин сине, әти,—диде Жәбир түземсеглек белән —Миннән башка киңәшмичә берни дә эшләмә димәкче буласын син.
—Шулай дисән дә ярый,—диде әтисе уйланып.—Күрше-күлән тирәсендә безгә әлегә бай булып күренергә ярамый.
—Анысын гына мин дә беләм!—диде Жәбир.
—Беләм дә беләм!—диде әтисе үртәлеп.—Тынлап бетер әйткәнне!
—Нишләргә сон, әйтеп кара,—диде Жәбир карангы чырай белән.
Ул нәкъ менә әтисенең ниндидер киңәшеннән курка да иде. Бит ул юкка гына шулай читләтеп, уратып ерактан сүз башламагандыр?!
—Үзебезнең бакчада алтын тулы чүлмәк тапканны белсәләр.
— Беләм!—диде Жәбир үзсүзләнеп, әтисенең сүзен бүлдереп.
Улынын бу кадәр кирелеген күреп, картнын йөзе бозылды, мыек
чылгытлары дерелдәп-калтырап куйды, шулай да ул улына кычкырудан үз- үзен тыеп калды. Мәсьәлә үтә җитди, үтә четерекле иде.
—Белсән беләсеңдер. Шулай да мин үз сүземне әйтеп бетерим инде— калганын үзен карарсын, башсыз малай түгелсен.
Әтисенен соңгы сүзләре Жәбирнен күнеленә хуш китде һәм анын йөзендәге кирелек кул белән алгандай юкка чыкты.
—Мин хәзер аякка бастым. Мин янадан диңгезгә чыга алам.—диде әтисе.— Галләмгә яисә берәрсенә кәмәче булып ялланам да чет илгә кетәм. Кәмиткәме, каралар иленәме. Минем йөрмәгән җирем, күрмәгән илем юк. Көньякка да. төньякка да барырга була. Үзем белән сине дә алам. Менә шул—чит илдән баеп кайтабыз.
—Чет илдән алып кайткан алтында беркемнең эше юк—күршеләрнең дә. мака сарнын да! диде Жәбир, елмаеп, әтисенен фикерен дәвам итеп.
—Шулай!—диде әтисе,—Башта бурычка бераз тауар, акча алып торган буласың. Мина ышанып тауар бирерлек кешеләр булырга тиеш. Бер-ике мәртәбә барып кайтсак, аннары үзебезгә кәмә сатып алырбыз.
— Монысы—киләчәктә. Хәзер нишләргә сон?—диде Жәбир әтисе белән килешүен белдереп.
—Хәзер болай итик, улым,—диде ата кеше.—Син берни булмаган кебек бакчаны кәтмәнлә. Безгә аны барыбер казырга, әйбер утыртырга туры килә.
Мин менә шушы бүлмәдә, идән ташларын куптарып, баз казып куярмын әниен кайтуга.
—Чүлмәкне шунда күчерербезме '-диде Жәбир —Шунда,—диде әтисе.
«Түкми-чәчми шунда кертеп куярлар, тагын сакларлар июе гомер буе болай булгач»—дип уйлады яшь егет күнелсехтәнеп
—Сез мина бөтенләй берни дә бирмәссез микәнни, әти?—диде ул төшенке генә.
—Борчылма, алырсын,— диде әтисе ягымлы итеп.
Жәбир, сөйләшер сүзне беткәнгә санап, бакчага чыкты, кәтмәнен алып килде дә уйлана-уйлана. арык тирәсен казый башлады
Яшел ташлы ютын тамганы нишләтергә сон? Кире чүлмәккә салып куяргамы? Юк. әлегә аны ачарга ярамый Әтигә кертеп бирсән, ул әллә кире бирә, әллә юк.
Ул шулай уйлады-уйлады да, яшел тамганы үзендә калдырырга дигән карарга килде. Шул кадәр зур байлыкка тап булып, шул кечкенә таш. алтын кисәген үзендә алып калырга хакы бардыр ич анын?! Юк. аны барыбер әти- әнигә күрсәтмичә йөртеп булмаячак. Аларга әйтергә кирәк
Ин ахырда ул шундый фикергә килде һәм эшен ташлап әтисе янына кереп китте Ләкин ишек тоткасына тотындым дигәндә генә анын күнеленә икенче бер уй килде: нишләп, сорамыйча, каракларча алдын,—дип әйтсә әтисе’ Хәзергә калсын үземдә генә, диде ул ниһаять ныклы бер карарга килеп һәм тынычланып, яңадан кәтмәнләү эшенә тотынды
Кичкә таба кара кәжә җитәкләп базардан әнисе кайтып керде. Әнисе белән сенлесе дә кайткан иде Жәбир «шарга үзе капка ачты һәм кара кәҗәне җитәкләп үзе абзарга илтеп япты Сеңлссенен үзен генә туры кигереп, ана беренче соравын бирде
—Талия лә кайтгымы? диде.
—Талия мака сар сараенда хәзер,—диде сенлесе күнслсез елмаеп Мондый көтелмәгән аналык ишетеп, Жәбирнен аяк буыннары хәлсезләнеп калды. Талия сарайда! Талия юк. Талия ана язмаган. Менә ул иң зур кайгы дөньяда!
Яз быел да соңгармыйча вакытында килеп җитте Көннәр озая, төннәр кыскара башлады. Кышкы яңгырлар, җил-давыллар тынып калды. Дингез тынычланды һәм күктә болытлар бөтенләй күренмәс булды. Ягымлы кояш, игелекле, бәрәкәтле кояш иртәдән башлап кичкә кадәр бәхетле челекләр илен мака сар яшәгән И згеләр утравын җылы, шифалы ну рларына коендырды Ел тәүлеге алышынып, көннәр җәйгә авышкач та. жирдә-суда, күктә бөтенесе—жанлы-җансыз хәрәкәткә килде. Былтыр көздән яфракларын коеп куйган агачлар, куаклар, үләннәр яна бөре җибәрделәр Яфрак.тарын коймаган мәңге яшел агачлар анын да яшәреп, матурланып калгандай булдылар. Тау буйларында, үзәннәрдә куаклар чәчәккә күмелде. Бакчаларда, юл буйларында ал, сары. ак. көрән төстәге купшы чәчәкләр күренә башлады Камышлы күпердә, елга буйларында бала чыгарырга җыенган аккошларның, кыр казларының һәм торналарның меңләгән, ун меңләгән башка котлармын монлы чыр-чуы. гүелдеге янгырап торды. Төннәрен ерак гду лар- кыялар ягында бөтен гирә-якны дер селкетеп арысланнар үкергән, аюлар кычкырган һәм бүреләр улаган танышлар ишетелеп торды Иртәнге якга кеше аяг ы басмаган куе урманнардан балаларын ияртем, бүрәнәдәй юан аяклары белән салмак атлап, кыргый филләр килеп чыкты Азар бер-бер артлы тезелеп, тау елгалары ярына су эчәргә килделәр
Жир уяну белән, агачлар, куаклар, жәнлекләр, бөжәкләр генә түгел, кешеләр дә янадан жанланып киткәндәй булдылар. Урамнарда, йорт тирәләрендә балалар, үсмерләр тавышы ешрак ишетелә башлады, капка төпләрендә кояшта жылынып утыручы хәлсез картлар, корткалар күбәйде. Болыннарда, елга буйларында көяз кызлар, жегетләр күренде. Игенчеләр кырга чыгарга әзерләнә башладылар.
Ләкин, быелгы яз башка язлардан әлләни аерылмаса да һәм табигатьтәге бөтен жанлы-жансыз тиешенчә хәрәкәткә килсә дә, быел игенче язны теләр- теләмәс борчу һәм кайгы белән каршылады. Күпчелек игенче өчен иң зур кайгы шул булды, чәчәргә орлык юк иде. Былтыр көздән мака сар боерыгы белән бөтен биләмәләрдә игенчедән барлык бөртекле ашлыкны жыеп, очсыз бәягә сатып алдылар да, чокырларга, чүлмәкләргә тутырып, авызын томалап, тамгалап куйдылар. Былтыр көз мака сарнын ашлыкны ни өчен шулай амбарларга җыйдыруын күп кеше бик үк анлап та җитмәделәр. Кайберәүләр әйтте, илгә корылык килә икән—жәрингә дә иген уңмаса, халыкны ачтан саклап калу өчен жыялар икән диде. Икенче берәүләр әйтте: ачлык бездә булмый ул—ачлык башка илләрдә була—ашлыкны аларга сатып, зур табыш алу өчен жыялар, диделәр. Өченчеләре исә башкачарак фикер йөртте: мака сар Карун барлык игенчеләрне эшеннән аерып Кәмитне яуларга жибәрмәкче икән, шуңа әзерләнә икән, диделәр.
Конәсә биләмәсенең башы Карман сакага бу хакта кайберәүләр сорау да биреп карадылар. Былтыр көз андый сораулардан бик жинел котылды: мака сарнын боерыгы шундый—мин берни белмим, диде. Ләкин быел, язга чыгып, кыр эшләре якыная башлагач әле анда, әле монда игенчеләр чәчүлек орлыгы таптыра башладылар. Кырларыбызны чәчми калдырсак, Жир—Ана /Ас ана/ безгә рәнжер, таза баштан ач калырбыз—без ач булсак, бөтен ил ачыгыр, диделәр. Кайбер авылларда, калаларда ярсыган игенчеләр мака сар амбарларын ватырга тырышып та карадылар. Тавыш, ризасызлык көчәйде һәм игенчеләр былтыргы орлыкны йә бурычка бирергә, йә сатып бирергә таләп итә башладылар. Көнәсәдә генә түгел, башка биләмәләрдә дә хәлләр шундыйрак иде Чәчүгә чыгу вакыты көннән-көн якынлашты, әммә Саркелдән, мака сардан амбарлардагы орлык хакында бернинди яна боерык килмәде.
Карман сака. барлык эшләрен бер читкә куйды да. бүген менә җыенып мака сар каласына үзе китте. Нәрсә уйлый икән агасы Карун? Әллә быел игенчегә ашлык чәчмәскә дә ярый микән? Әллә монда яз килгәнен сизмичә- күрмичә калганнармы?
Үз качасыннан Карман сака бүген таң атканда кузгатып китте. Иртәнге якта дингез тыныч иде, көндез дә тыныч һәм жилсез булачагы сизелеп тора. Шулай да көн яктыргач көчсез генә җил чыкты, каршы яктан исеп, җилкән киндерләрен каерды. Су өсте чайкала, дулкынлана башлады. Җилкәннәрне төшерергә туры килде. Яшь, таза ишкәкчеләр бар көчләренә иштеләр. Ачар болай шактый тиз килделәр һәм бернинди хәвеф-хәтәргә юлыкмыйча, төштән сон Атлантита утравына якынлаштылар.
Утрауның очлы таулары караеп су өстеннән калкып чыккач та, кәмәче кәмәне бара торган юлына—уңга, очлы таулар ягына турылады, чөнки ачар сулга, көнбатышка таба баралар иде. Очлы таулар бик озак күренеп, маяк булып торды һәм барган саен зурайганнан-зурая, якынайганнан-якыная бардылар. Бер-ике сәгатьтән, ниһаять, утраудагы алтын, жиз, бакыр корылмаларга бәрелеп, утлы очкыннар булып, кичке кояш нурлары чагыла башлады Чын кояш кәмәдәгеләргә сул якта—көнбатышта иде. Чын кояш, зурайган нан-зурая барып, кызарганнан-кызара барып һәм күкне, диңгезне куе кызыл-сары нурларга күмеп, җир астына төнге йокыга төшеп бара. Шул ук вакытта көнчыгыштагы утрауда, әйтерсең, аның игезәге булып, алтынга
күмелгән мака сар Карун Сәркеле балкып тора. Искиткеч күренеш иде бу
Утрауга якынлаша барган саен, бу гажәеп күренеш көчәя, байый гына барды. Күренешләр төрләнде, төсләр үзгәрә барды. Өч ягында биек таулар калкып утырган утраунын көньягында, дингез буенда кин. иркен тигезлек жәелеп ята. Менә шул тигезлеккә, дингез ярына бер ун чакрым чамасы эчкәрәк кертеп Мака сар каласы салынган иде
Атлантитага Карман сака һәрвакыт диярлек менә шушы вакытта—кояш баер алдыннан якынлаша һәм. очлы таулар күренү белән ул үзенен туган якларыннан күзен ала алмыйча, сокланып, хозурланып бара. Еракта гүзәл корылмалар күренү белән соклану, хозурлану һәм горурлык тойгысы көчәй гән нән -көчәя.
Нинди матур, нинди бай һәм искитмәле анын туган каласы! Дөньяда илләр дә, калалар да, ныгытмалы тораклар да күп. Ләкин бер кайда, бер жирдә, бер халыкта мондый утрау да. мондый кала да. мондый коймалар да юк. Аркылысы егерме биш чакрым чамасы булган түгәрәк каланы өч кат таш койма әйләндереп алган Уртада, үзәктә аркылысы бер чакырым түгәрәкне—Изге калкулыкны янә биек койма әйләндереп алган. Анда—үзәктә Мака сар. Изге калкулыкны тирә-яктан су боҗрасы уратып тора, су боҗрасынанан сон—җир божра. җир боҗрасыннан тагын су боҗрасы Үзәкне Изге калкулыкны аралашып өч су боҗрасы, өч җир боҗрасы саклый Таш коймалар тышкы яктан бакыр белән, эчке яктан кургаш белән капланган Изгеләр калкулыгындагы үзәктәге койма тышкы яктан җиз белән, эчке яктан бакыр белән капланган.
Күпме көч. күпме байлык киткән аларны төзүгә! Күпме мака сарлар күпме галимнәр баш ватканнар үз казаларын барлык калалардан ныграк матуррак итеп салу өчен! Һәм алар үз теләкләренә ирешкәннәр дә Чөнки алар яшәешнең беркем белмәгән серенә төшенгәннәр Алар һәрвакыт җиргә суга һәм кояшка турылыклы булып кату турында г ына уйлаганнар Абатарга. Изге Агабызга, Анабызга багышлап вакытында корбан биргәннәр, иолатарны башкарганнар. Шуңа күрә дә аллалар изгеләр—мака сарлар яклы, лелекләр яклы булганнар. Менә шуна күрә дә лелекләрне җирдә дә. суда да беркем жинә алмый. Алай гына да түгел, аларга каршы беркем корал күтәрергә лә батырчылык итми. Мака сарлар. лелекләр— Кояшнын ин сөекле уллары Алардан изге беркем юк дөньяда
Әйе. бөтен дөнья шулай дип уйлый. Ләкин мака сарнын. сакаларнын лелекләрнен ни дәрәҗәдә изгелеген Карман үзе бик яхшы белә Белә һәм уйлана. Хәер, бу турыда җаны булган һәркем уйлана. Уйлана һәм борчыла Кайберәүләр каршы сүз әйтмәкче, баш калкытмакчы да булып карыйлар, ләкин күзгә күренмәгән коч—курку, куркытылу бик күпләрне телләрен тешләргә мәҗбүр итә Ин яманы шул—балык башыннан чери Дин онытыла, изге йолалар юкка чыга бара, бар нәрсәне байлык, алтын һәм бозыклык алыштыра бара.
Биек, озын коймалар белән әйләндереп атынган, ямь-яшел бакчаларга күмелеп утырган, күккә ашкан зур биналары булган һәм алтын-көмешләре байлыгы белән балкып утырган шау-шулы калага якынлаша барган саен Карман саканын күңелен шундыйрак борчулы уйлар биләп алды. Ләкин дулкыннар өстеннән сикереп-сикереп тирбәнеп килгән зур кәмә Тамакка якынлашкач та. яр буендагы шакы-шокы тавышлары, кычкыру , сызгыру , җырлау аерымачык ишетелә башлагач га. борчулы уйлар үзеннән-үзе юкка чыкты Анын күнеле бер дә юктан җилкенә башлады Анын тизрәк менә шул шау-шулы тормышка кушылып китәсе килде. Бу калада, бу ыгы-зыгыда бу таш йортлар, күперләр, коймалар, капкалар арасында теләсә кемне аллый торган, җилкендерә торган, үз эченә йота юрган ниндидер сихри коч—теләсә
нинди изге абалардан да көчлерәк көч куып бара сыман иде.
Көнәсә биләмәсе Карман саканын Тамакка якынлашып килүен яр буендагылар ерактан ук күреп алдылар. Каршыга борыны, кырыйлары сарыга, калган өлеше кызылга буялган ике кәмә якынлашты. Карман сака Мака сар кешеләрен каршылау өчен, үз кәмәсенең борын өлешенә, тар сикегә чыгып басты. Карман сака Атлантитанынтугыз сакасы арасында ин яше, ин чибәре иде. Ана әле нибары утыз бер яшь. Гәүдәгә ул оста сынчы ясаган бакыр сын кебек таза һәм калку буйлы. Башына ул ят кош каурыйлары кадап ясалган, затлы ташлар белән бизәлгән, алтын кыршаулы калпак кигән Муенында гәрәбә муенса. Анын озын кара чәчләре тугыз үремгә үрелеп, аркасына салынып тора. Биленә ул алтын аеллы кызыл пута бәйләгән. Билдән түбәнге өлешен каплаган киеме анын буй-буй сары төшкән күк төстәге кыска итәктән гыйбарәт иде.
Аны каршыларга килгән кәмәләрдәге кәмәчеләр мака сарнын туганын котлап кулларын күтәрделәр, чак-чак кына башларын иделәр. Карман сака аларга ун кулын күтәреп жавап бирде. Шуннан сон. аны-моны сорашып тормыйча, каршыга килүчеләр кире борылдылар. Кәмәләрнен берсе Карман сака кәмәсе алдына төште. Андагы койрыкчы сака кәмәсендәгеләргә аркан ташлады. Арканны борындагы ыргакка беркетеп куйдылар. Каршылаучы кәмәчеләрнен икенчесе шулай ук беренчесенең алдына чыкты да. ике арага тагын аркан ташладылар, һәм шул рәвешчә, ике кәмә бер-берсенә тагылып, сака кәмәсен тартып алып киттеләр.
Көне буена туктаусыз ишеп килгән кара ишкәкчеләр бик нык арыганнар иле. Кәмә үзеннән-үзе шуыша башлагач алар, иркен сулап, сөенечтән жинелчә кычкырып җибәрделәр, ишкәкләрен тартып алдылар да, тирә-якка карап бара башладылар.
Диңгездән кала үзәгенә—Саркелгә таба сузылган каналнын киңлеге йөз адым, озынлыгы ун чакрым иде. Каланы уратып алган ин зур койма диңгез белән канал кушылган төштә Тамакның ике ягында өзелеп кала иде. Ләкин койманың дәвамы рәвешендә. Тамак аша өсте ябулы бик зур, бик озын күпер салынган иде. Тамак янында—унда да, сулда да кораллы ирләре булган сакчы сугыш кәмәләре туктаган, күпердә һәм күпер янындагы ике яктагы таш манаралар башында шулай ук кораллы ирләр—күзәтчеләр йөреп тора иде.
Карман сака кәмәсен бернинди тоткарлыксыз Тамак авызыннан үткәреп җибәрделәр. Канат уртасындагы кәмәләр. каеклар, бер-берсенә тагылган горур һәм бизәкле кәмәләрне күреп алу белән, шундук читкә тайпылырга, яр буенарак сыенырга тырыштылар. Каршыга килүчеләр шулай ук тиз генә читкә каердылар. Үз кәмәсенең алгы ягына—борын өлешенә чыгып баскан һәм кулларын күкрәк турысында кушырып барган яшь, горур саканы котлап ярның әле ун ягыннан, әле сул ягыннан кычкырган авазлар ишетелде. Кайберәүләр, якын танышларын очраткан кебек, ана кул болгадылар, ишкәкләрен югары күгәреп сәламләделәр. Изгеләр нәселеннән булган Карман саканы анын үз биләмәсендә генә түгел, Мака сар каласы Атлантитада да бик күпләр яраталар һәм якын күрәләр иде. Ни өчен дигәндә, ул монда, катада туган кеше. Аннары ул сакалар арасында ин яше һәм халык арасында сөйләнгән төрле имеш-мимешләргә караганда ул башка барлык сакалар арасында акыллырак һәм шәфкатьлерәк дип исәпләнелә иде.
Канатның ике як яры да тигез итеп киселгән таш койма белән ныгытылган. Койма өстендә, озын ботакларын су өстенә сузып төз кәүсәле пальмалар, имәннәр утыра. Агачлар арасында берәр, икешәр катлы таш өйләр күренеп калды. Өйләрнең бер төрлесе тоташ ак таштан, икенче төрлесе кызыл, сары яисә кара ташлардан салынган иде. Капкалар бизәлгән, капка канатларына
кояш бизәкләре төшерелгән. Каналнын әле ун ягында, әле сул ягында ярга тарттырып бәйләп куелган буш кәмәләр. шулай ук ате яна килеп туктаган төрле каеклар күренеп калды. Кәмәләрнен кайберләренә агач. таш. кайберләренә шыплап өеп ашлык, кайберсенә чүлмәктер, савыт-сабадыр төялгән иде. Ара-тирә ат-сыер. сарык ише мал-туар төягән зур корсаклы авыр кәмәләр очрады. Яр өстендә балта, чүкеч тавышлары ишетелде, ниндидер кычкырган, балалар жылаган тавышлар ишетелеп калды
Сака кәмәсен тартып баручылар шактый тиз атып бардылар. Ката үзәгенә таба якыная барган саен яр буйларындагы шакы-шокы килгән, тамак ярып кычкырган төрле тупас тавышлар кими башлагандай булды. Анын урынына яр буенда куе агачлар арасында утырган йортлар ешайды, биегәйде. Каланын бер ягыннан икенче ягына йөрүче ниндидер төрле төстәге, төрле кыяфәттәге каеклар күренде. Менә, ниһаять, канал төкәнде һәм туп-туры беренче су божра эченә барып керде. Су божрага кергәнче атар канатнын бу башына салынган кин күпер астыннан чыктылар Ләкин күпернен урта бер жнреннән туры почмак буенча тармакланып, алга таба икенче бер күпер сузылды Ин зур су божрасынын кинлеге ярты чакрымнан артыграк иде. Канат аша салынган күперг ә килеп терәлә торган икенче күпер менә шу л ярты чакрымнан артык араны үтеп алдагы жир божра ягына барып чыга. Күпернен кинлеге илле алым Бер-берсеннән тигез ара калдырып, ак ташлардан сатынган баганалар ерактан ук матур булып, искиткеч булып күренә иде. Кәмәләр күпер астыннан, баганалар арасыннан бардылар Як-якта каядыр ашыгучы төрле кәмәләр. каеклар күренеп калды Ун якта, яр буенда зур гына сал килеп туктаган һәм кара тәнле коллар кичке кояшта аеруча кызгылт булып күренгән юан-юан нарат бүрәнәләр бушатып яталар.
Су божрасын аркылы чыккач, алар ярым карангы куыш эченә килеп керделәр Бу инде су божрасы бетеп, жир божра башлана дигән сүз. Беренче жир божранын кинлеге шулай ук ярты чакрымнан артыграк Жир астыннан үткән су юлына яктылык төшсен очен яктылык козыкллры калдырылган. Көндез аннан кояш яктысы гошсә. төннәрен анда утлар яндырыла. Алар жир божра астыннан чыгып я надан күпер баганалары арасына килеп керделәр Бу күпер икенче су божрасы аша салынган. Бу күпер тоташ кара ташлардан салынган Кара күпер ак күпергә караганда кыскарак булды.
Икенче су божрасында аглч-таш, ашлык-фәлән ташучы кәматәр бөтенләй очрамады. Монысында тоташ кызылга буялган өр-яна сугыш кәматәре генә йөри ала иде. Ләкин алар төрле култыкларда, яшерен урыннарда саклана Изгеләр калкулыгы дип тә. Саркел дип тә атала торган түгәрәк калкулыкны әйләндереп алган су божрасы башкаларына караганда таррак—ни бары ике йөз адым кинлегендә генә. Бу божра аша кызыл күпер салынган Кызыл күпер астыннан, кызыл таш баганалар арасыннан узгач, атар тышкы яктан җиз белән капланган биек, түгәрәк койма каршына килеп туктадылар Тартып килүче кәмәләргә ары бару тыела иде Шунлыктан алар Карман сака кәмәсснә тагылган арканнарын ычкындырдылар да. икесе ике якка каерылып, кирегә борылдылар.
Изгеләр калкулыгы астына шулай ук ясалма су юлы керә Ләкин бу су юлы жиз чылбырлардан теркәлгән челтәр белән бикләп куелган иде Анда Мака сарнын үз рөхсәтеннән башка бер кем дә керә алмый. Карман саканын кәмәсе жи з коймага артык якын китмичә, күпер баганаларының берсе янында туктап калды Мака сарнын сөңгечеләре аны күрделәр, таныдылар һәм ашыгыч рәвештә сарайга йомышчы җибәрделәр. Бу вакытта инде кояш баеп килә иде. Су өсләре карайган һәм ничектер тынып калган сыман күренде Бары тик мәһабәт булып, кыя таудай калкып торган, туп-гуры су өстеннән күккә таба үрләгән жиз коймадан гына кызгылт тонык яктылык чагылып
күренә иде. Якында гына шундый биектән шул кадәр күп жиздән төшкән кызгылт яктылыкны тою күңелле дә һәм шомлы да иде.
Көне буе кәмәдә килеп Карман сака шактый арыган, йончыган иде. Күпер баганасы янында туктап, көтеп торган арада ул ничектер тынычланып калып, тәне белән дә, күңеле белән дә ял иткәндәй булды. Аны хәтта сиздермичә генә йокы да баса башлагандай булды. Монда ана бөтен нәрсә таныш һәм якын. Каршыдагы биек жиз койма да, таш баганалар, таш күпер һәм күпер өстендәге туктаусыз дөбердек тә, су өстеннән арлы-бирле шуып киткән кәмәләр дә, сөнгечеләр дә, тонык су өстеннән таралган рәхәт талгынлык та, барысы да таныш һәм якын иде. Аның бала чагы, үсмер чагы шушында—су өстендә, таш күпер араларында, биек коймалар янында үтте. Атлантитадагы Саркелгә кайтканда ул һәрвакыт шул бала чакларын, үсмер чакларын исенә төшерде һәм һәрвакыт ана монсу да, күнелле дә һәм никтер оят та була.
Шул ук вакытта һәр кайтуында ул үзенен монда инде күпмедер дәрәжәдә чит кеше икәнлеген дә, балачак һәм үсмер чак белән үзе арасында жиз. бакыр коймалардан да биегрәк булып ниндидер башка коймалар ятканын да тоймыйча булдыра алмады. Мондагы су өсте, мондагы һава, йортлар, коймалар, күперләр, әйтерсең, анын үзенә түгел, бала чакта, үсмер чакта торып калган, ләкин ана бик тә таныш булган икенче кешегә якын, үз иде. Бүгенге, хәзерге Карман сака исә монда бары кунак кына, һәм бу чыннан да шулай иде. Карман саканын »туган җире» хәзер башка утрауда, башка калада, монда исә тулысынча анын иң олкән агасы Карун хуҗа. Карун баш.
Биек ак ташка чукып язылган түрә буенча Кар баба нәселеннән булган тугыз саканын мака сар янына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында керергә хакы бар. Мака сар үзенен йокы бүлмәсендә ятакта булган чагында гына анын янына беркем кертелми. Элегрәк сакалар Саркелгә кертелгәндә дә күпер астында туктап, сөңгечеләрнең рөхсәт алып килүен көтеп тормаганнар— туп-туры койма авызыннан эчкә үтеп киткәннәр. Менә шулай жиз койма авызындагы жиз чылбырга карап көтеп тору тәртибен Карун булдырды. Ата-бабалар ташка язып калдырган түрәдә Саркелгә ничек керү-кермәү турында бер сүз дә юк иде Шуннан файдаланып Карун шулай сакаларнын хокукларын чикләүдә хәйлә тапты. Түрәдәге һәр үзгәреш бары тик ага- энеләр тарафыннан расланырга тиеш булса да. Карунның тәкъдименә беркем ныклап торып каршы килә алмады, чөнки ул мондый чикләүнең кирәклеген нигезли алды. Имеш, ага ул аллага тиң кеше, имеш болай итсәң башка чит халыклар арасында аганын дәрәжәсе бермә-бер артачак, аннан куркып, кан калтырап торачаклар. Карун ул гомумән шундый кечкенә яңалыклар, яна гадәтләр, түрәләр уйлап табарга ярата. Ләкин ул уйлап тапкан гадәт-түрә анын үзенен хокукларын арттыруга, башкаларның—сакаларнын. лелекләрнен яисә караларның хокукларын кысуга юнәлдерелгән була. Анын бөтен тырышлыгы, бөтен уй-хисе үз-үзен зурлауга, үз-үзен чиксез хужага әйләндерүгә хезмәт итә.
Көтеп тору Карман сакага озакка сузылгандай була башлады. Анын инде ашыйсы да килә башлагандай булды. Әкренләп анда ачу. үртәлү тойгысы кузгалды. Шул чакны, ниһаять, койманың гөмбәзле зур, биек авызыннан сөнгечеләр кәмәсе чыгып килгәне күренде. Тоташ кызылга буялган өч-дүрт кешелек кечерәк кәмә туп-туры күпергә. Карман сака янына якынлашты. Мака сар яныннан килгән сөңгече, кар курага менеп тормыйча, астан, су өстеннән генә мака сарның Саркелгә керергә рөхсәтен әйтте. Аннан сон өстәп куйды:
—Мака сар әйтте: ашыгыч йомышы булмаса, бүгенгә ял итсен, дип әйтеп әйтте,—диде.
Карман сака сөңгече алдында ярсып кычкырып җибәрүдән үзен чак-чак
кына тыеп калды. Ни өчен дигәндә. Саркеддә сөнгечеләр мака сарнын ин ышанычлы кешеләре иле. Аларнын бер өлеше анын белән бер йортта ук торалар, икенче өлеше барлык керү-чыгу юлларын—капкаларны, ишекләрне саклыйлар һәм Саркелдә мака сар турында кем нәрсә әйтә, хәтта кем ничек уйлый—барысын да ана җиткереп кенә торалар Шуна күрә хәтта сака булган кешеләр дә Карун турында алар алдында нинди дә булса сүз әйтүдән тыелып калырга мәҗбүрләр иде. Ә бит мака сарнын ана—Карман сакага «бүгенгә ял итсен» дип әйтергә бернинди хакы юк. Әле ул йокыга ятмаган, анын ятагында әлегә бернинди хатын-кыз юк. Шулай булгач, ул туп-туры керә алырга тиеш. Ул әнә аны чикли, анын юлына аркылы төшә, анын хокукын кыса. Ул шулай димәсә дә. Карман сака бүген үк анын янына керергә атлыгып тормый иле
Сака шулай итеп үзен кыерсытылган итеп хис итте Ләкин ул боларнын барысын да эченә йотты һәм Карун боерыгын алып килгән сонгечегә
— Юлла бик йончыдым, иртәгә барырмын—шулай дип әйт.—диде.
Сөкгече кәмәсе коймага таба борылды Сака кәмәсе лә әкрен генә кузгалып китте. Алар койма авызына якынаю белән, койма авызы янында кечерәк кәмә өстендә сакта торган сөнгечеләр югарыдагы, койма өстендәге кешеләргә өзек-езек кычкырып боерыклар бирделәр Кайдадыр өстә, биектә чыгырлар шыгырдады һәм жиз койма авызын каплап торган челтәрле чылбырлар пәрдәсе әкрен генә югары күтәрелә башлады. Сака кәмәсе су өстеннән шуышып барган шәпкә ярым карангы җир авыз эченә барып керде
Түгәрәк калкулык эченнән чыгып ясалган бу жир асты юлы ин үзәккә кадәр—мака сар сараена кадәр сузыла иде. Мака сар. диңгезгә чыгасы килсә, үз сарае янындагы баскычтан түбән төшә дә. яр буена килә дә. су өстендә үз кәмәсенә утырып, шундук чыгып китә ала Анын янына килүче сакалар ла шушы жир астыннан сузылган су юлы белән генә килә алалар иде
Ярты чакрымга сузылган бу жир асты су юлы мака сарнын һәм шулай ук бөтен Атлантитанын яшерен амбары хезмәтен дә үти иде. Як-яклары. стеналары, астары, гөмбәзле түбәсе төрле ташлардан өелгән бу жир асты юлы шактый кин һәм биек иде. Бу юлдан оч рәт ишкәкчеләре булган кәмә бик иркен үтә ала. житмәсә як-якта әле кечерәк каекларга үтеп китәрлек урын ла кала. Мондагы яшерен юлнын үзенчәлеге шунда: як-якта монда туп-туры су остенә төшә торган таш баскычлары, тигез басмалары һәм жир белән ныгытылган зур-зур ишекләре булган өстәмә икешәр катлы амбарлар бар Амбарларнын аскы катында бар жире лә буялган өр-яна сугыш кәмәләре. өске катында дингезче очен кирәк булган төрле нәрсә: агач-таш. бау-шу. буяу, балавыз, калак, ыргак, һәм. әлбәттә, сугыш кораллары—сөнгеләр. калканнар, ук-жәя кебек нәрсәләр саклана Амбарнын бер төрлесендә корал, бау-шу булса, икенче төрлесендә зур-зур чүлмәкләрдә, капчыкларда ашлык, җимеш, май. бор һәм башка гөрле азык-төлек саклана Жир асты юлына гошеп-меиеп Йөрү өчен йөз адым саен тирән ям казылган Ямныи як-ягы. гөмбәзле түбәсе шулай ук таш белән ныгытылган, жизгә төрелгән таш баганалар белән би зәлгән
Карман саканын Саркелдә үзенеке исәпләнелгән аерым йорт-жире бар Йорт-жирлә исә үзенен каралары, кайбер якын туганнары яши Саркслгә килгән саен ул шунда туктала Хәзер дә ул үз йортына якынрак урнашкан Карпс янында туктап калды
Кәмә яр буена килеп туктау белән, борыннан да. койрыктан ла ярга аркан ташладылар. Ярдагы кешеләр, тиз-тиз генә кыланып арканнарны гаш баганаларга тарттырып бәйләп куйдылар Ул арада кәмәдән ярга басма су зылды Басмадан ин элек саканын ун кораллы ире төште Азарлан беркадәр калышып Карман сака ярга үзе чыкты Анын коралларын, авыр жиз
киемнәрен арттан өч яшь кара ир күтәреп барды. Алардан сон чыккан ирләр кулларына зур-зур чүлмәкләр, капчыклар күтәргәннәр иде. Иң ахырда дүрт таза ир аркылы таякларга утыртылган ниндидер бик авыр нәрсә күтәреп чыктылар. Ирләрнен икесе алдан, икесе арттан барды. Ташкурчакка ошаган авыр нәрсәнең өстенә киндер кисәге капланган. Бу Карман сака әнисенен бер батман авырлыгындагы алтын сыны иде. Сака аны үз каласындагы сынчылардан койдырды һәм ул аны Карунга бүләк итеп бирергә исәпли иде. Кыйммәтле бүләк алып килсән мака сар Карун белән сөйләшүе жинелрәк була, юкса ул үзен кирәгеннән артык эре һәм һавалы тотачак. Анын мондый гадәтен белгән кешеләр беркайчан Саркелгә буш кул белән килмиләр, килгәндә һәрвакыт алтыннан ясалган бүләк алып килергә тырышалар.
Киң, тигез баскычлардан югары күтәрелделәр һәм ике ягында да биек агачлар үскән кин сукмак белән турыга бардылар да, аннары унга каердылар һәм бераздан зәнгәр капкасына кашкарый сүрәте кадакланган йорт каршына килеп җиттеләр. Капка төбендәге утыргычта калын иренле, көдрә чәчле кара утырып тора иде. Төркемләшеп килүче бик күп кораллы кешеләрне, алар артында җилкәләренә ишкәкләрен күтәргән ишкәкчеләрне һәм бигрәк тә аздан килүче Карман саканы күрү белән, капка төбендәге кара шундук сикереп торды һәм кабаланып капка артындагыларга нидер кычкырды. Җиз кашкарыйлы зәнгәр капка шундук ачылып китте, ишек ашыннан карт кара сакчы килеп чыкты. Ашыгып ул сака каршысына килде, баш иде. саканын аягын үпте.
—Исән-имин кайтып җитүен белән котлыйм сине, сака,—диде кара сакчы карлыккан тавыш белән ялагайланып.—Йортын-жирен исән-сау. Барысы да үз урынында. Түрдән уз туган җиренә.
Карман сака, рәхмәт әйткән сыман итеп, карт колнын башыннан сыйпады һәм капка аша керешли генә, узып барышлый гына әйтеп куйды:
—Бар, әйт, җылы су таманласыннар, яхшы аш-су әзерләсеннәр. Арылым, ачыктым,—диде.
Карман саканын дүрт яктан да таш койма белән уратып алынган йорт- жире шактый иркен иде. Монда аерым-аерым утырган берәр, икешәр катлы өйләр дә, терлек-туар тоту өчен абзар-куралар да, җимеш бакчалары, тегесен- монысын чәчү, утырту өчен буш җирләр дә, болай гына, матурлык өчен генә үстерелә торган төрле агачлар да, куаклар да бар иде. )10зз кашкарыйлы кин капкадан килеп керү белән турыга таш җәелгән киң урам сузыла. Урамны бер-ике җирдән таррак урамнар кисеп үтә. Анда-санда кешеләр күренде, үзара уйнап йөргән бала-чага тавышына катышып, сыер мөнгерәгән. сарык кычкырган тавышлар ишетелде. Изгеләр калкулыгындагы Саркелдәге бу коймаланган җир үзе бер авылны хәтерләтә.
Шушы кин, иркен кешәлекнең уртасында, үзәктә куе яфраклы матур агачлар артында тигез итеп киселгән, шомартылган ак ташлардан салынган ике катлы биек һәм зур йорт күренде Бөтен авылда бу ин зур йорт. Заманында бу Карман сака әнисенен, мака сар Минәйнең дүртенче бичәсе Сәлимә йорты булган. Карман шул йортта туган. Сәлимә бикә исән чакта үзенең өлкән кызы Галиягә кияү алып, аларга шунда яна йорт салып биргән. Бикәнен икенче, өченче кызлары да үзләренә кияү алып, әниләренең авылында торып калганнар. Сәлимәнен Карманнан башка тагын ике улы булган. Аларнын берсе Акайлар белән сугышта яуда үтерелгән, икенчесе—төпчеге үз өе белән аерым торып ята. Үзе яшәгән ин зур, ин бай борынгы йортны Сәлимә бикә өлкән улы Карманга калдырган. Ләкин Карман үлгәч, йорт аның балаларына түгел, ана нәселеннән булган өлкән ир балага калачак.
Хәзер исә бу авылда Карманнын апасы Галия ин өлкәне һәм ин башы
исәпләнелә. Мондагы ботен авылга, барлык кешегә ул баш һәм анын белән килешмичә монда берни эшләнми.
Саканын юлдашлары—алыплар, кәмәчеләр һәм ишкәкчеләр—йөзләп кеше барысы да диярлек ишегалга кереп тулдылар. Ишкәкчеләр ары китмәделәр— капкага якын жирдә, кергәч тә ун якта озын гына, тар гына таш йорт бар иде. Алар шунда калдылар Кәмәчеләр сулга каердылар. Капкадан берничә адым читтә генә алар өчен дә йортлар бар. Утыз алып—Карман саканын ин ышанычлы сакчылары анын белән бергә киттеләр.
Карман сака ин элек үз өенә түгел, апасы Галия йортына юнагае Галиянен йорты Карман йортыннан кала бөтен »авылда» ин зурысы. ин күренеклесе иде. Ул да ике катлы, тик үзәктәге йортка караганда ул бераз гына тәбәнәгрәк һәм бераз гына кечерәк иде. ләкин шуна да карамастан, анын йорты җанлырак, баерак һәм матуррак сыман иде. Анда көне-төне шау-шулы тормыш, күнелле тормыш кайнаганы үзеннән-үзе ерактан ук күренеп тора. «Шулай булырга 1иеш тә» дип уйлады Карман сака. үзенен ничектер боегыбрак утырган таудай ялгыз өе ягына күз төшереп алгач Бит анда асраулардан, каралардан, хезмәткәрләрдән башка чынлыкта беркем гормыи ла.
Карман сака килүе турында ботен авыл белеп өлгергән иде. Юл уртасыннан барганда әле уннан, әле сулдан таныш кешеләр килеп чыкты Берәуләр килеп сака белән исәнләшергә, олы туганына карага хөрмәтен белдерергә ашыкты, икенче берәүләр, каралар—хурлар, кимнәр. үэләренен бик нык сөен тәнлекләрен белдереп, елмаеп, читтән генә, юл буеннан гына карап калдылар. Әрсезрәк үсмерләр, кыю малай-шалайлар, атаклы абзыйларының алдына ук чыктылар, аның кулын йә булмаса киемен үбәргә тырыштылар. Бер бала хәтта көлеп анын юлына аркылы төште һәм үзен күтәреп алуны таләп итә башлады Юл читендәге асраулар шундук баланы тотып алмакчы булдылар. Ләкин Карман сака балаларны ярата иде. Ул ярым шәрә ике-оч яшьлек малайны апасының улы икәнлеген таныды, күтәреп алды да. анын белән сөйләнә-соиләнә шул килеш апасының ишек төбенә килеп туктады.
Шул чакны, тышта күнелле шау-шу ишетеп, өйдән ашыгып апасы Галия килеп чыкты. Өстенә ул кыска жинле озын күлмәк кигән иде Энесе Карманмы күреп ул сөенеп кычкырып җибәрде һәм кулларын җәеп, ак шома мәрмәр баскычтан йөгереп төшкәндәй төште дә. шаулап, кычкырып сөйләнә-соиләнә һәм шул рәвешчә үзенен бик нык куануын белдерергә тырышкан сыман, энесенен муеныннан кочып алды.
—Иртәдән бирле ун күз кабыгым кычыткан иде—сине күрергә булган икән!—диде ул.
Шулай шау-шу килеп сака белән исәнләшкәндә, ул анын куенындагы үз улын да күреп алды, бик нык гаҗәпләнгән булды, ачуланган булды, хәтта улын абыйсыннан тартып алмакчы да булды. Бала исә анын саен ибыйсынын таза тәнле, дингез исе сенгән нык таза муенына сырыла барды. Галия \ чынын кирелеген күреп шаулатып көлеп җибәрде, малаинын йомшак җиренә чәпелдәтеп алган булды.
— Нишләп вакытсыз килдең?—диде Галия энесенә.—Сабан туи җитмәгән, мака сарнын туган көненә әле иртә. Менә кунакка барырга дип җыенып ята идек әле.
Галия Карман сакадан ике-оч яшькә генә өлкәнрәк иде Ул шулай шауларга ярата, килделе-кипеле дә сөйләнеп ташлый, турысын әйтәм дип кайчагында кешенең йөзен ертудан да тартынып тормый иде Шуна күрә Карман сака анын сорауларына әдләни игътибар да итмәде
Шул чакны ишектән кырык яшьләр чамасындагы басынкы кыяфәзле бер ир кеше килеп чыкты. Бу Галиянен кияве. Кармаша җизни кеше иде Ул. Карманмы ерактан ук күреп, исәнләшкән кебек ана баш иде. туктап калгандай
булды, ләкин алай гына килешмәгәнлеген анлап, аскарак төште, изге сака белән кул биреп исәнләште.
— Галия, кунакка бәлки бүген бармабыз олы кунак килгәч?—диде ул бикәсенә карап.
-Син бармасан бармассын. мин барам!-диде Галия, каршы әйтергә урын калдырмыйча —Ничек бармыйсың—сүз бирелгән. Алар көтәләр.
—Барыгыз, бар,—диде Карман сүзгә катышып.—Мин арыдым. Хәзер ашыйм-эчәм дә йокларга ятам.
—Юк, мин синең үзенне генә калдыра алмыйм. Килешми,—диде җизни.— Син алайса үзен генә бар—диде ул бикәсенә карап.
—Теләсән син дә бар безнен белән,—диде Галия.
—Арыдым. Иртәгә,—диде Карман сака, сүзне озакка сузасы килмичә.
Карман сака, апасы Галия белән күрешкәннән сон, артык тоткарланып тормыйча үз өенә китте. Өй алдында тигез итеп таш жәелгән һәм як-ягында яшел яфраклы куе куаклар үсеп утырган мәйданчыкта аны өи хезмәткәрләре, асраулар, хезмәтчеләр, эшчеләр каршылады. Алар бил бөгеп, баш иеп, олуг хужанын исән-имин диңгез аша кичеп, исән-имин үз өенә кайтып житүе белән котладылар. Карман сака исәнләшкәндәй итеп, аларга кулын күтәреп, баш кагып жавап бирде дә, ашыгып биек баскычтан югары менде һәм беренче каттагы коену бүлмәсенә юнәлде.
Тышта инде күз бәйләнә башлаган, өй эчендә исә шактый карангы иде. Ләкин үз өендә Карман сака күз йомып та үзенә кирәк булган теләсә кайсы бүлмәгә ялгышмыйча бара ала. Шунлыктан ул ян-яктагы биек терәкләр арасыннан, төрле борылышлар аша, бүлмәләр, ишекләр аша, әле унга, әле сулга борылып, өйнең аргы башындагы бүлмәгә таба баруында булды. Ул араларда хезмәтчеләр пыскыйларга ут яндырдылар һәм, бер-берсенә нидер кычкыргалап, сакадан алдарак барып җитәргә тырышкан сыман, бүлмәдән бүлмәгә ары-бире чабыша башладылар. Берсе шунда чыртлап янган пыскыен югары күтәреп, сака алдына килеп чыкты һәм сака адымнарына яраклашып, анын алдыннан бара башлады.
Ниһаять алар коену бүлмәсенә барып җиттеләр, жиз калайлар кагып бизәлгән авыр ишекне ачып эчкә керделәр. Өйнен ыгы-зыгылы, шау- шулы өлешеннән читкәрәк. аулаграк почмагына урнашкан коену бүлмәсе артык зур булмаса да, иркен иде. Килеп керү белән саканың борынына бераз гына черек күкәй исен хәтерләткән ис катыш кайнар су исе килеп бәрелде. Бүлмәнең каршыдагы мөгеш өлешенә терәп ясалган зур гына түгәрәк коега жылы су тутырылган, ис һәм бу шуннан күтәрелә. Кое янында таш урындык, таш урындык янында—ятак. Урындыкта алтын савыт-саба, сөнге, кием-салым. Өстен сырлап бизәлгән ташлар тезелгән идәнгә камыш чыпта, камыш чыпта өстенә йомшак палас жәелгән. Өч якта, өч мөгештә таштан уеп, шомартып ясалган ак таш түмәрләрдә жиз пыскыйлар янып тора. Диварларда—дингез күренешләре. Бер ягында зәнгәр су астында су үсемнәре, балыклар Шунда ук сигезаяклар. Икенче ягында зәнгәр дингез өсте. Еракта дингез зәнгәр күк белән тоташкан. Әз генә җил исә һәм кызыл җилкәннәрен күтәреп, сары кәмәләр, аккошлар сыман тезелеп, каядыр еракка китеп баралар. Яр буенда, таш коймага сөялеп, яисә кулларын болгап аларны кызлар озатып кала. Ишеккә каршы яктагы диварда, коенын тар ягы терәлеп торган төштә, тау башыннан ташлар арасыннан ургылып агып яткан чишмә сурәтләнгән. Чишмәнен бер ягында зур. авыр яфракларын салындырып, пальмалар үсеп утыра, икенче ягында юан купшы имән үсә. алгырак якта ал чәчәкле, ак чәчәкле ләләләр күренә. Пальмалар артында алтын текмә. Кайнар чишмә суы туп-туры бүлмәдәге коега агып төшкән сыман итеп ясалган. Барысы да чынлыктагы кебек. Чишмә янындагы ташлар
да. лөләлөр дә. куаклар да таудан алып шунда китереп утырткан кебек.
Барысы да таныш, барысы да якын монда. Моннан егерме, егерме биш ел элек ничек булган булса, барысы да шул көе Күгәрченнәр, тутыйлар ясалган бизәкле түшәм дә. идән дә. диварлар да. мондагы дымлы һава да барысы да бала чактагы кебек. Шушында жылы суда тыпырчынып ятканда ул үзен юындыручы кара тәнле кимгә су чәчрәтә-чәчрәтә. еракка китеп баручы диңгезчеләргә, бер-берсен куышып йөзгән балыкларга карап хыяллана торган иде. Еш кына анын да шул балыклар сыман су эчендә чумып йөрисе килә, йә булмаса кәмәнен ин югары басмасына менеп басып жил-давылга каршы, дошманнарга каршы яуга чыгасы килә иде.
Чишенеп, шәрә килеш калып коега кереп сузылып яткач та Карман саканын шул бала чак хыяллары исенә төште. Әйе. бүлмә дә. кое да. сурәтләр дә—барысы да шул ук. Коедагы су ла шундый ук—жылы дисән жылы түгел, кайнар дисән кайнар түгел Таман гына. Рәхәт Тәнгә вак-вак куыклар килеп куна. Су өсте гел күбекләнеп, куыкланып тора. Барысы да шул ук. Тик менә уйлар, хыяллар гына хәзер башкачарак. Ана инде күп мәртәбә су үсемнәре арасында, балыклар арасында ла йөзәргә туры килде, сигезаякларны да күрде ул һәм җилкәнле кәмәләргә утырып иксез-чиксез киңлекләргә дә күп чыкты. Ерак-ерак илләрне лә күп күрде, яуларда да булды. Дошманнарны да җиңде. Шулай да. кайда гына булмасын, күнелендә шушы өйне, шушы бүлмәне, тушындагы матур әйберләрне юксынды һәм шушы коеда, каинар- жылымса шушы суда шәрә килеш сузылып яту анын өчен ин зур хыял булып тоелды. Нәрсә кирәк сон бу ата баласына чынлыкта? Кая ашкына ул туктаусыз? Бүген иртән ул ашыгып йокыдан торды. Анын менә тизрәк монда, үз өенә килеп җитәсе килде. Көне буе ул бары шул турыда гына уйлады Килде. Менә хәзер кич булды Тон кунасы бар Ин күнелсезе—тон уздыру Тизрәк таң аттырасы, тизрәк якты көнне күрәсе һәм ниндидер зур эш эшлисе, һәркемне тан калдырырлык берәр батырлык, изгелек эшлисе килә. Нинди генә батырлык эшли алыр икән ул иртәгә? Ә бит эшлисе иде бит ул батырлыкны!
Ул шулай уйланып, ләззәтләнеп ятгы-ятты да, башын калкытты, һәм урындыктагы күбәтәгә үрелде. Анык шундый хәрәкәт ясавы булды, ишектән кара хезмәтче кол килеп керде Биенең нәрсә эшләргә чамалавын ул бик яхшы белде. Күбәтәгә кара сабын салынган иде. Сабын дип аталган тау итәгеннән тирән чокырдан алына торган бу кара ләмне тәнгә үкәсән. ул тәндәге керне, майлы тапларны юып төшерә, арыганлыкны бетерә һәм тән тиресен йомшарта Саркел аксөякләре сабын ләме белән бик теләп юыналар Урта яшьтәге хатын-кызлар аны аеруча күп кулланалар.
Кол керү белән Карман сака кое читенә чыгып утырды Нәкъ бала вакыттагы кебек кол анын аркасын, озын чәчләрен сабынлаганда ул түземсезләнеп хәтта аяклары белән коедагы суны тыпырдатып утырды Ләкин ана алай озак чыпырдатырга туры килмәде. Биленә тикле бөтен аркасы сабынлануга ул коедан чыгып кое читенә басты Кол ипләп кенә анын ботларын, балтырларын сабынлый башлады Ул анын бары арка ягын гына үкәде. Алгы ягын ул үзе сабынлады һәм шул эшне бетергәч, яналан коега керде, беләкләрен, күкрәкләрен ышкып-ышкып юына башлады Кол анын аркасын, чәчләрен юды. тарады
Коедагы су кап-кара булды Бөкене ачып, суны агызып җибәргәч кол көмеш комган белән су салып Карман саканы яхшылап коендырды да. чәчләрен үрде Юынгач ул үзендә жинелчә арыганлык тоеп, бераз вакыт урында ятып тормвкчы булды.
—Жизнигә әйтегез кунакка китмәгән булса, минем янга килсен.-диде сака.
7. >к. V .
Ул шулай диде дә, аяклары арыслан аягы кебек ител фил сөягеннән ясалган йомшак ятакка сузылып ятты, күзләрен йомды.
Карман сака үзенен коену бүлмәсендә юынганда анын алыплары күршедәге икенче бүлмәдә юындылар. Юынгач, тарангач һәм өр-яна коры киемнәр киенеп алгач алар, шундагы озын сикеләргә утырып тордылар да, саканын ишектән чыгуын күреп, урыннарыннан кузгалдылар. Икенче катка алар арткы яктан мәрмәр баскычтан менделәр.
Менеп җиткәч, артык зур булмаган бүлмә аша үттеләр дә, ике якка ачыла торган зур ишектән кин, иркен һәм биек мәжлес бүлмәсенә килеп керделәр. Бүлмәнен идәненә сырлы бизәкләр төшерелгән мәрмәр тактачыклар тезелгән, аның остенә буй-буй бизәкле кин паласлар җәелгән. Ишектән кергәч тә диварларга якынрак төштә як-якта түшәмдәге кырлы матчаларны тоттырып, парлы терәкләр тезелеп киткән. Юан имәннән юнып ясап эшләнгән ул терәкләр тоташ кызылга, терәк өстендәге һәм астагы идәндә калку дүңгәләкләр куе сарыга буялган иде. Парлы терәкләр белән диварлар арасындагы тар аралыкларга таш сикеләр, төрле бизәкле һәм төрле кыяфәттәге зур-зур чүлмәкләр, диварлардагы куышларда—алтын-көмеш, җиз-таш сыннар, чүлмәкләрдә—гөлләр. Бүлмәнен урта бер җирендәрәк. парлы терәкләр янында аяклары арыслан аягы сыман итеп, агачтан кырып ясалган һәм алтын калай белән төрелгән, кырыйлары матур итеп бизәлгән, сырланган зур өстәл. Өстәлдә эреле-ваклы. төрле төстәге, төрле формадагы алтын-көмеш савытлар. Мөгешләрдәге таш багана башларында утлар янып тора. Шунлыктан күзнен явын алып бөтен җирдә аллъш-көмеш, җиз һәм бизәкле чүлмәкләр ялтырый. Диварлар, түшәм бөтенесе матур итеп ал, кызыл, зәнгәр. сары төсләрне аралаштырып буялган. Түшәм астында, кашага буйлап кашкарый һәм ләлә чәчәкләре төшерелгән.
Карман сака, идәндәге йомшак паласка нык-нык басып, туры өстәлгә таба атлады. Ул арткы ишектән килеп кергәч, күп тә үтмәде мәжлес бүлмәсенең түрдәге икенче ишегеннән жизнәсе килеп керде. Уртадагы өстәл янына алар икесе дә бер үк вакытта диярлек килеп җиттеләр. Ләкин бу өйдә төп хуҗа Карман сака булганга, җизни әдәп саклап, чак кына сонгарак калды.
Тәбәнәк өстәл белән парлы терәкләр арасына бай итеп җиһазланган ике артсыз урындык куелган. Берсе Карман саканын үзе өчен куелган, икенчесе җизни өчен иде.
—Түрдән уз. җизни,—диде Карман сака. өстәл янындагы урындыкка күрсәтеп.
Шуннан сон ул үзенен алыпларына борылды һәм күз карашы белән аларга да утырышырга кушты. Жизнәсе белән алар икесе йомшак урынга утырдылар, алыплар өстәл тирәсенә туп-туры идәнгә, калку йомшак урыннарга утырдылар. Алар утырышып бетү белән, аргы ун яктагы ишектән яна пешкән кайнар ит күгәреп, нык беләкле, симез, таза ашчы килеп керде. Ике куллап тоткан сырлы-бизәкле алтын табагын ул туп-туры Карман сака алдына китереп куйды Карман сака ашыкмаска тырышып һәм беркемгә карамыйча, авызындагы төкерекләрен йота-йота сөяк саплы җиз пычак белән ит бүләргә тотынды.
— Мака сар жырчы кызларын җибәргән, би.—диде ашчы. Саканын колагына иелеп.—Керсеннәрме?
—Жибәргәч, керми нишләсеннәр инде?—диде Карман сака туравыннан аерылмыйча.—Пешкән ашың җитәме сон?
—Житмәсә. җиткерербез.—диде ашчы аптырап тормыйча.—Башта ук билгеле булса, яхшырак буласы иде дә.
Карман сака алтын табактагы изелеп пешкән майлы куй итенен беренче
калжасын кулына алды да, ятак аша үрелеп таш багана башындагы май янына—ут анасы Әбетигә корбанга бирде. Беренче кисәкне Әбетигә бирмичә ашый башлау дөрес түгел иде. Шуннан сон ул икенче кисәкне үзе капты да. өченчесен кунагы җизнәсенә сузды Жизнәсеннән сон тиз-тиз генә берәм- берәм ит кисәкләрен алыпларына бирә торды. Алыпларның барысына да куй итеннән өлеш чыгаргач, аш-су шунын белән башланып китте Моннан сон инде һәркем үзенен алдындагы на үзе үрелде. Беренче изге кабымны ашагач. Карман сака ниһаять күршесе җизнәсенә күтәрелеп карады
—Ул мина беләсенме.—ял итәсе килсә, ял итсен, иртәгә килер, дигән Хәзер әнә җырчыларын җибәргән,—диде гаепләгән сыман итеп.
Җизни, билгеле, анын кем турында әйткәнен бик яхшы аңлады. Ләкин, аңласа да, яклау да белдермәде, каршы сүз дә әйтмәде. Ул мондагы кеше Мака сарга, сарайга якынрак кеше һәм мондагы һәр төрле яңалыкларны да. барлык гайбәтләрне һәм имеш-мимешләрне дә бик яхшы белеп тора. Ул көне-төне шулар арасында кайный һәм мака сарнын тормышын биш бармагы кебек белә. Мака сарнын бүген кәефе юк Карман теләсә дә. теләмәсә дә ул аны кабул итә алмас иде. Ләкин бу турыда анын сакага әйтәсе килмәде Аның шулай ук җырчы кызларны Карун исеменнән үзе чакырткан икәнлеген дә әйтеп торасы килмәде.
Күп тә үтмәде, кычкырып сөйләшә-сөйләшә. көлешә-көлешә җырчы кызлар керә башлады Алар барысы ла яшьләр, чибәрләр иде Аларнын көдрәләткән, күпертелгән кара чәчләре ике яктан толым-толым булып аркаларына салынып тора. Кыска җиңле, озын итәкле күлмәкләренең муен, күкрәк турысы ачык. Бит очларына, иреннәренә матур итеп кызыл буялган. Кайберсенең чәченә болай гына, әйтерсен ялгыш кына чәчәк кыстырып куелган, күбесе төрле ташлардан, алтыннан, көмештән тезелгән муенса таккан Ак, сары җирлеккә аралаштырып аркылы буй-буй сызыклар төшерелгән кин күлмәк итәкләре аяк атлаган саен салмак кына дулкынланып бара Зал уртасына якынлашу белән, остаз янындагы алыпларны күрү белән алар көлүдән, сөйләшүдән тыелып калдылар. Шул ук вакытта бср-берсенә карашып йә пырхылдап алдылар, йә тыелып кына нидер гаибәтләшеп алдылар Башларын югары тотып, күлмәк итәкләрен жилбердәтеп салмак, ышанычлы адымнар белән алар шулай ал га рак уздылар да, ашаучыларга каршы яктагы озын сикеләргә утырыштылар Үзләре белән алар гөслә, курай, кубыз ише уен кораллары алып килгәннәр иде. Өстәлгә, ашаучыларга каршы якта диварда идәннән бер колач югарылыктан башланып, түшәмгә кадәр сузылган кин ачыклык—тәрәзә бар иде. Көндез аннан бүлмәгә яктылык төшә, һава керә, кичен, менә шундый мәҗлесләр вакытында шулай ук саф һава керә һәм өйдә янган пыскый төтеннәре, төрле аш-су исләре чыгып тора Җырчылар әлеге тәрәзәнең ике ягына утырыштылар һәм кинәт кенә тынып калдылар да көтә башладылар.
Шул чакны кызу-кызу атлап ишектән алкәнрәк яшьтәге бер хатын-кы знын килеп кергәне күренде. Бу жырчы-биюче кы парның абыстасы Фалия иде Ул да кызлары кебек остенә озын итәкле нәфис, юка тукымадан тегелгән күлмәк кигән. Тик анын күлмәге кы парныкына караганда бизәкләре белән аерылып тора. Күлмәкнең җнннәре кыска, түше ачык, хәтта кирәгеннән артык ачыграк сыман иде. Колакларына алтын алкалар, муенына кыйммәтле муенса таккан, иреннәренә, бит очларына шулай ук кызыл буяган. Кы парына караганда өлкәнрәк яшьтә булса да. ул әле чибәр һәм дәртле күренә
Өстәлгә якынаю белән матур елмаеп һәм үзен бик иркен тотып ул сакага баш иде.
Мака сар мине сина җибәрде. Карман сака.—диде - Ашын тәмле булсын, йокын татлы булсын.
-Йокларга әле иртәрәк. Фалия.-диде Карман сака. көлемсерәп - Жырлагыз. биегез—йокы качарлык булсын!
—Без җырласак йокын түгел, алыпларын да качышып бетәр!—диде Фалия шаяртып.
Карман сака алтын табактан итле генә бер кабырга алды да. өстәл аша үрелеп атаклы җырчыга сузды.
-Тавышыңны бозмас микән?-дигән булды ул, шулай ук җиңелчә шаяртып.
—Кәефемне бозмаса. миңа шул җиткән.—диде Фалия, итле сөякне алып һәм кычкырып көлде дә сөяген кимерә-кимерә, үзенен кызлары янына китеп
барды.
Карман сакага анын көлүе бераз гына ясалма, тавышы да элекке кебек түгел, карлыккан сымаграк тоелды. Керфекләренә сөрмә тарткан, күз кабыклары тимер-күккә буялган һәм шунлыктан зур, серле күзле булып күренгән, чамасын белеп кенә төзәнә торган, чибәр, дәртле һәм кирәгеннән артык кыю. хәтта әрсезрәк булган бу абыстаны ул бик үк өнәп бетерми иде. Ул үзенең кемлеген һәм ниндилеген яхшы белә һәм бәяне дә алдан үзе әйтә һәм аксөяк ирләр белән эш иткәндә, ничек тә күбрәк каерырга тырыша иде. Бу турыда Карман саканын башкалардан да ишеткәне булды һәм шулай ук үзенен дә. кармакка капканы бар иде. Билгеле, яшьрәк чагында. Моннан фәлән еллар элек. Хәер, ул вакытта Фалия дә яшьрәк, чибәррәк иде. Чибәррәк кенә түгел, ут кебек, җылан кебек иде!
Мака сар Карун Фалияне үзенә алып калганның беренче айларында чын- чынлап ана гашыйк иде. Тора-бара ул аннан туйды.
Фалия исә мака сарнын карасыннан бигрәк, җизнинен кименә әйләнде. Фалиянен чыннан да чибәр дә, булдыклы да булуын күреп, җизни аны җырчы, биюче кызлар башлыгы ясады. Ул хәзер еш кына мака сар исеменнән аны һәм кызларны үзе теләгән кешегә, үзе теләгән мәҗлескә алып бара. Әле дә ул. мака сарга әйтеп тормыйча. Фалияне Карман сака катына китертте. Мака сарга бүген биюче, җыручы кызлар кирәкми. Аннан сон. ул инде гомумән Фалия белән дә. башка биючеләр, җыручылар белән дә артык кызыксынмый иде. Ул элекке чибәр Фалияне онытып та бетергән иде бугай.
Җизнинен исә олуг каененесенә ничек тә бер яхшылык эшлисе килде. Карман сака боларнын берсен дә белми. Чөнки анын былтыр көздән бирле Саркелдә булганы да. сарай гайбәтләрен ишеткәне дә юк.
Ачыккан алып ирләр, күзләрен дә күтәреп карамыйча, комсызланып ашаган-эчкән арада шаян чибәр кызлар әкрен генә җыр башлап җибәрделәр. Күмәк җыр тиз генә оешып китә алмады. Әле уннан, әле сулдан берсе сузыбрак, икенчесе сузмыйчарак. берсе ачыграк, икенчесе тоныграк авазлар белән җырлаган тавышлар ишетелде. Шул ук вакытта, берсен-берсе узарга тырышкан сымак, җиз кыллы арфалар, көмеш кыллы гөсләләр чынлап- гүләп алдылар. Чынлыкта бу әле җырлау-көйләү түгел, бу бары кылларны һәм тавыш җепселләрен сынап карау гына иде бугай.
Ниһаять. Фалия сака биргән итне ашап, артыннан бор суы эчеп куйды да. шундагы өстәл янынарак килеп сөлгегә кулын сөртте һәм тиз-тиз атлап яңадан үзенен кызлары янына килде. Килешли ук ул көчле һәм ягымлы тавыш белән җыр сузып җибәрде. Аның тавышы барлык тавышларны күмеп китте. Башкалар аңа җайлашып, дәртләнебрәк җырларга тотындылар.
Мөгешләрдә. җиз савытларда утлар янган, терәкләр арасындагы, дивардагы ачыклыктан кичке талгын һава агылып торган иркен өй эчендә кызларның күмәк тавышы моңлы булып, сагышлы булып талгын гына агылып торды. Бер җырны бетергәч, алар икенче җыр башлап җибәрделәр. Монысы дәртлерәк, җитезрәк көйле иде һәм алар монсын бирелебрәк башкардылар.
юо
Ашаганда Карман сака җырчыларга бөтенләй диярлек игътибар итмәде. Тамагы туйгандай булгач ул ара-тирә аларнын тавышларына колак салгалап алды, ара-тирә шулай ук күз ташлап та алды. Кызларнын җыры, уены ана нишләптер тиз генә көйләнеп китә алмый сыман тоелды. Шул чакны ул, башын калкытып. Фалия ягына ымлады. Анын ымлавын, күз карашын кызлар шундук күреп алдылар, өстәлгә яны беләнрәк торган Ф&тиягә нидер әйттеләр дә Фалия ялт кына өстәл ягына борылып карады һәм авызын зур ачып җырлавыннан туктамыйча сака янына килде
—Син чакырдыкмы мине, сөеклем?—дип җырлады Фалия, кызыл читле ап-ак сөлге белән авыз читен сөртеп утырган Карман сакага иелеп
Бу сүзләрне ул җыр көен бозмыйча, җыр сүзләре кебек итеп әйтте. Карман сакага каршы якга утырган яшь алып ашавыннан туктап, күзләрен зур ачып, сокланып Фалиягә карап тора иде. Анын шулай җырлап соравы ана. күрәсен, бик кызык тоелды һәм ул тыела алмыйча көлеп җибәрде. Анын көлүен күреп Карман сака да елмаеп куйды. Барысы да күнеллеләнеп. елмаеша- көлешә башладылар Фалия, кыюланып, күнеле күтәрелеп һәм шулай ук көлә-көлә нәфис кулы белән яшь алыпнын диңгез җиле кискән бакыр муеныннан кочып алды.
—Кызларыңның тавышы чыкмый,—диде Карман сака Фалиягә —Чакыр монда, тамак ялгап алсыннар. Фалиягә шундый сүз генә кирәк тә иде. Тиз генә ул кызлары янына китеп барды, кулын күтәреп ул ал арны табын янына чакырды. Кызлар чыр-чу килеп, көлешеп өстәл янына килделәр. Уен коралларын алар шунда утырган урыннарында калдырдылар, ләкин артсыз урындыкларны алырга туры килде Кызлар, тартынып-нитеп тормыйча, кыю гына кыланып, кысылышып алыплар янына утырыштылар Алыплар, аларга урын биреп, урыннарыннан кузгалдылар, өстәлдән читләшкәндәй иттеләр
Кызларнын барысы да диярлек утырышып беткәч. Фалия гадәтенчә кыю һәм әрсез кыланып, туп-туры Карман сака янына килеп утырмакчы булды Ләкин Карман сака шул чакны башкалардан аерылыбрак калган, бер чнтгәрәк басып торган яшь кенә бер кызны күреп алды Ул ана чибәр һәм ягымлы тоелды. Мака сарнын җыручы кызларын сака яхшы ук белә иде Ләкин яшь кызны анын беренче күрүе иде
—Син әнә Шөгәйгә бик ошадык,—диде ул Фалиягә, үзенен каршысындагы яшь алыпка күрсәтеп.
Фалия аклап алды. Анын йөзе чак-чак кына үзгәреп китте, ләкин шулай да ул үзенен күңелсезләнүен күрсәтмәскә тырышты һәм унайсыз елмаеп, урындыгын Шөгәй янынарак күчерде. Карман сака исә оялган яшь кызны үзе янына чакырды
Кыз тартынып кына анын янына килде, күрсәтелгән буш урынга утырды һәм ак нәфис кулларын күлмәк итәге аша йомрыланып калкып торган тезләренә куеп, башын иеп. тынып калды. Ул гына түгел, өстәл янынлагылар барысы да тынып калдылар.
—Башыңны күтәребрәк утырсан. син тагын да матурланып китәссн. диде Карман сака. кызга елмаеп
Анын шулай дип әйтүе булды, кыз ирексездән башын калкытты, елмаеп сакага карады, кызарынып китте һәм күрәсен үзенен уңайсызлануын яшерү өчен, кычкырып көлеп җибәрде Көлгәндә анын ак. тигез тешләре матур булып елтырады һәм як-якка тырпаеп торган чәчләре селкенеп кунды Аннан күрмәкче дигәндәй, башкалар да—кызлар да. алыплар да көләргә тотындылар Бары Фалия генә үзенен тойгыларын яшерә алмады һәм бары анын гына кызылга буялган матур иреннәре йомык, нечкә кара кашлары кушылган килеш калды Хәер, җизнидән башка анын йозенә игътибар итүче дә булмады.
—Менә әйттемме!—диде Карман сака мактанган сыман, ләкин чынлыкта кызнын чибәрлеген мактап.
Анын бу мактавына кызлар тагын көлешеп алдылар.
—Син минем кызларымны сүз белән генә сыйламакчы буласын ахрысы?— диде Фалия көлешү туктагач. Карман сакага карап, кыюланып.
—Шулай икән шул,—дигән булды Карман сака. Кызлар, җитешегез. Табында булганы—барысы да сезнеке!
—Безгә берни калмыймыни?!—диештеләр алыплар, көлешеп, шаяртып.
—Сезгәме? Сезгә табын да, кызлар да!—диде Карман сака.
Табын янындагылар янә гөр килеп көлешергә тотындылар.
Ул арада Карман сака үз алдындагы сырлап-бизәкләп ясалган озын аяклы алтын кәсәгә зур көмеш чүлмәктән бор суы агызды. Кызлар, үз алларындагы табакларга иелеп, ашый башладылар. Алыплар шулай ук ашауларын дәвам иттеләр. Үзенен кәсәсен тутыргач, сака жизнәсенә салды, аннары берәм- берәм башкаларның кәсәләренә кан төсендәге сыеклатылган бор-шәрәп койды. Башкалар ашаган арада шулай кәсәләрне тутырып чыккач, ул үз янындагы яшь. чибәр кызга иелгәндәй итте дә:
—Чибәрлегеннән күзем томаланып, сорарга да онытканмын—исемен кем синен?—диде. Кыз, уяу киек баласы кебек, ашавыннан туктап, тиз генә башын калкытты, әле һаман оялган, матур күз карашын сакага текәп:
—Талия,—диде.
—Нинди матур исем!—диде Карман сака чын күнелдән сокланып.— Кем
кызы?
—Кәмәчеләр бистәсеннән чүлмәкче Галләмнеке,—диде Талия.
—Галләм кызы!—диде Карман сака бераз гына гажәпләнү белән.—Атаклы Галләмнең шундый кызы бармыни?!
Ул моны үз алдына сөйләнгән сыман әйтте. Ләкин Талия, беркатлы буларак, анын һәр соравына җавап бирергә кирәк дип уйлап, үзе дә сизмәстән, «бар» диде. Тик шулай да бу мактану булып тоелмады. Карман сака уйланып калгандай булды. Ул хәтта Талиянең җавабын ишетмәде дә бугай. Чүлмәкче Галләмне Саркелдә белмәгән кеше юк иде. Чүлмәкче дип аталса да, аны бизәкче дип тә атарга була. Ул ин оста чүлмәкче дә, нн оста сурәтче дә. Үз чүлмәкләрен ул үзе бизи һәм анын төрле зурлыктагы, төрле рәвештәге чүлмәкләре бөтен Атлантитада ин яхшы, ин сыйфатлы исәпләнелә. Чит илләрдән килгән сатучылар анын кулы белән әвәләнгән, яндырылган һәм бизәлгән чүлмәкләрне аеруча яратып алалар. Аны шулай ук бик бай дип тә сөйлиләр. Ләкин шулай булса да ул әнә Саркелнен ин атаклы кешеләре яши торган Икенче боҗрада түгел, беренче боҗрада—кәмәчеләр бистәсендә яшәп ята.
—Чүлмәкче Галләм—данлы, атаклы,—диде Карман сака, үз алдына сөйләнгән сыман —Шулай да нишләп әле булса ул кәмәчеләр бистәсендә яши сон? Мака сардан сораса, ул аны үзенә якынрак та күчерә алган булыр
иде.
—Әтигә анда җайлы. Өйрәнгән җир, өйрәнгән урын,—диде Талия.
—Әниенә ничек?—диде Карман сака.
—Әнинен ничек тә күченәсе килә,—диде Талия—Мака сар ирек бирсә, ул бернигә карамый күченергә әзер.
—Күченергә яңа урын, яна йорт сатып алырга—шулайдыр ич?—диде сака.
—Шулай, диде Талия—әти тагын шуннан курка: йорт өчен бер түләргә, мака сарга тагын түләргә кирәк булачак, ди. Каян алырмын мин шул кадәр акчаны, ди.
—Ничек мака сарга түләргә? Йорт өчен түләгәч, җитмимени?
—Мин белмим,—диде Талия —Әти әйтә, мака сарга күп итеп алтын биререгә кирәк булачак, ди.
Карман сака тынып калды. Мака сар Каруннын шулай төрле эш. йомыш өчен үз кешеләреннән—лелекләрдән дә алтын белән бирем алуы турында элегрәк тә ишеткәләгәне бар иде. Ләкин ул моңа ничектер ышанып җитми иде. Түрәдә әйтелгән: мака сар да, сакалар да үз кешеләренә яхшылык, изгелек эшләгән өчен бирем алмыйлар, диелгән. Мака сар белән сакалар арасында. Мака сар һәм сакалар белән лелекләр арасындагы һәртөрле алыш-биреш ике якнын да килешүе буенча акчага эшләнелә, диелгән. Димәк болай булгач аттыннан күзе, акылы тонган мака сар үзе. вак-төяк сатучы, карак ялганчы кебек, бирем алучы булып чыга түгелме сон?' Моны болай калдырырга ярамый
—Әниен өчен мин мака сардан сорасам, син нәрсә әйтерсен. Талия?—диде ул кызга ипләп кенә.
—Әни бик сөенәчәк!—диде Талия, җанланып —Ул мине шунын өчен мака сар сараена бирде дә.
—>Ю1й чыгу белән берәрсенен колагына төшерерссн. дидеме?—диде сака.
— Шулай диде,—диде Талия беркатлылык белән.
Бор шәрәбе салынган зур корсаклы биек чүлмәк янда гына тора иле Карман сака аш-су хуҗасы буларак, озын аяклы алтын кәсәләргә эчемлекне үзе салды. Барысының да кәсәсен тутыргач, ул ин элек, гадәтенчә, ут-анага өлеш чыгарды, үзе эчте, аннан сон башкалар да күтәрделәр. Ашагач-эчкәч, кызлар да, алыплар да шактый җанланып, кыюланып киттеләр Баштагы тартыну, уңайсызлану кул белән алгандай юкка чыкты Өсгап янында азе анда, әле монда тыелып кына көлгән, күршеләргә ишеттереп сөйләшкән озск-озек сүзләр ишетелеп китте.
Шулай күңелле генә гапләшеп утырганда. Фалия кинәт нидер исенә килеп, урыныннан сикереп торды, үзенең кызларына бер үткен күз карашы ташлап алды.
—Туарылдыгыз, болай булмый. Хәзер үк кузгалыгыз!—диде ул кызларны алыплардан читкә әйдәп. Фалиянсн холкын яхшы белгән җырчы кызлар эчелеп бетмәгән эчемлекләре белән алтын кәс ат әрен остатгә куйдылар, авыз читләрен сөрткәләп, озын күлмәк итәкләрен төэәткәләп, каршылыксыз урыннарыннан тордылар. Уен кораллары булганнар уен коралларын алдылар һәм теләр-теләмәс кенә үз урыннарына таба кузгалдылар.
Кы зларнын китеп баруын алыплар бик үк килештереп бетермәделәр
—Утырыгыз әле!
—Шушында гына җырлагыз!—дигән тавышлар ишетелде
Фалиянең шулай тора салып кузгалып китүен Карман сака да аңлап җигә алмады. Хәер, ул аны аңлады да бугай, анлаган нәрсәсенә ул ничектер игътибар итеп кенә җиткермәде ахрысы. Фалиянең, билгеле, ничек тә Талияне сакадан читкәрәк алып китәсе килде. Аныңча, сака янында, һичшиксез, ул утырырга тиеш иде. Ләкин аны читкә кактылар. Ничек итеп ул үэенен күз алдында аларнын көлешеп-сөйләшеп утыруына юл куйсын!? Булмаганны! Изге сарайга башы керсә, аягы кермәгән, шулай да хәзердән үк сакалар тирәсенә елыша башлаган Талияне ул хәзер жаны-тәне белән дошман күрде
—Болай күңеллерәк ич. кузгалмагыз,—диде Карман сака. үзенең алыпларын яклап Фалия Карман сака сүзенә калак салмый булдыра алмады
Бик тә ягымлы елмаеп ул сака янына кире килде, әдерәк кенә Талия утырган урындыкка утырды да. иркәләнеп һәм шул ук вакытта холыксыз бала-чага белән сөйләшкән сыман итеп
-Син теләсән—кузгалмабыз,—диде.—Шулай да минем кызларыма күп ,Чвргэ ярамый. Алар яхшы җырларга тиеш Алыплар янында булганда алар яхшы җырлый алмыйлар.
-Ярар, җырлагыз,-диде сака Фалиянен ярым серле пышылдавына каршы килә алмыйча.
—Жырларбыз. —диде Фалия һәм кыюланып саканын сул як чигәсеннән үбеп алды җиңүче төс белән елмаеп, урыныннан сикереп торды һәм Карман сака аны-моны искәреп өлгергәнче, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, ислемай исләре таратып кызлары янына китеп барды.
—Мака сар белән дә... шулай микән бу Фалия?—диде Карман сака җизнәсенә, сул як чигәсен бармак битләре белән капшаштырып. Күрәсең, Фалиянен мондый кыланышларын күптән белгән җизнәсе, артык исе китмичә көлемсерәп тик утырды.
—Алай гына түгел—кайчагында аннан да яманрак кылана ул мака сар белән,—диде жизни.
—Ничек кылана?—диде Карман сака, аңламыйча.
—Була инде —диде жизни ничектер турысын әйтергә теләмичә.
— Шулай да?—диде Карман сака, төпченеп.—Кеше алдында кыланамы, әллә үзләре генә калгачмы?
—Кеше алдында да, кеше артында да,—диде жизни, эчемлекле кәсәсенә тотынып.
—Элек яшьрәк чагында алай ук... оятсыз түгел иде бугай ул,—диде карман сака.
—Элек ул—болан кебек иде, хәзер—арыслан кебек,— диде жизни һәм көлемсерәп өстәп куйды.—Шома йонлы ана арыслан кебек —диде.
—Мака сар күрәме сон анын шундый икәнлеген?—диде Карман сака аптырабрак.
—Син каладан ерактарак шул. Мондагы тормышны инде онытып бетергәнсең. Беләсен килсә, ул аны уч төбендә биетә!—диде жизни. тавышын әкренәйтә төшеп.
—Кем кемне уч төбендә биетә?!—диде Карман сака. эчүеннән туктап, шак катып.
—Шома йонлы ана арыслан карт ата арысланны,—диде жизни мыскыллы көлемсерәп.
Карман сака ышанмаганлыгын белдереп, коры гына көлеп куйды.
—Сез шуны күреп-белеп торасызмы?—диде ул.
—Күргәндә—күрмисең, белгәндә—белмисен,—диде жизни.—Син биш ел буе килми торган арада монда күп нәрсәләр булды. Син монда һаман элеккечә икән дип уйлый күрмә. Теге яшь кызны үз янына утыртып ялгыштын син. кайныш.
—Нәрсә сөйлисен? Булмаганны!—диде Карман сака чак кына үртәлеп.— Фалиядән куркырга димисеңдер ич?
—Сина аннан куркунын кирәге юк. Шулай да Фалия кызыйны харап итәргә мөмкин.
—Бармак белән чиртеп кенә карасын!—диде кинәт Карман сака. үз алдына ярсып, кызарынып.
—Ул аңа, бәлки, бармак белән дә чиртмәс, шулай да син аны үз янында утыртма.
—Кемне?
—Талияне,—диде жизни.
Карман сака кычкырып көлеп җибәрде.
—Әллә нинди куркакка әйләнеп беткәнсез сез монда... биек коймалар, алтын сарайлар эчендә ятып,—диде ул җинелчә шелтә белән. Шуннан сон ул кәсәсен кулына алды да, жизнәсен кыстап —Әйдәле. эчик булмаса. жизни,— диде.
Ачык тәрәзә яныннан кызларның дәртле, жинел көйгә җырлаулары
ишетелә башлады. Барысынын да тавышын күмеп Фатиянен көчле, хисле һәм моңлы тавышы ишетелеп торды. Шәп җырлый иде Фалия! Мондый тавышлы хатын-кыз атдында баш имәү, ана табынмау мөмкин түгел. Әлерәк кенә аны кыерсытуына, аны читкә тибәрүенә һәм анын турында яратмыйча сөйләвенә Карман сакага чак-чак кына унайсыз булып китте. Ул үзенен ялгышуын аңлагандай булды. Фалиянеке кебек тавыш өчен, мон һәм хис өчен ир булган ир кеше дөньяда эшләп булмастайны да эшли алырга тиеш.
Тәрәзәдән кергән җиләс, талгын һава кебек. Фалиянен тигез агышлы тавышы өй эчен тутырып талгын гына тирбәнде дә. кинәт тынып калды Карман сака белән жизни генә түгел, өстәл янындагы барлык яшь алыплар Фалиянен җырлавына сихерләнеп, тынып калганнар һәм барысы да җырчылар ягына борылганнар иде. Жыр туктау белән өй эчендә шактый вакыт тыңтык сакланды. Кинәт барысы ла берьюлы диярлек хәрәкәткә килде, барысы да шатланып эчке хисләрен белдереп шауларга, мактау сүхтәре кычкырырга һәм кул чабарга тотындылар
—Фалия! Яшә, Фалия!—дип кычкырдылар сихерләнгән яшь ирләр-алыплар —Менә, күрдеңме?!—диде җизни, җиңүче төс белән елмаеп —Күрмәдем—ишеттем.—диде Карман сака. караңгы чырай белән Моннан өч йөз мең утыз биш ел элек тә хәзергечә, көндәгечә кояш чыкты. Тан атып, караңгы таралгач та таулар, урманнар, үзәннәр асрымачык булып күренә башлагач та, көнчыгыш якта—күк кырыенда ин элек үзеннән- үзе яктылык барлыкка килде Таулар, урманнар, ялгыз агачлар һәм таш йортлар әле булса йокыдан арына алмагандай, тын гына оеп утырганда, үзәннәр өстендәге аксыл томан әле булса тарала алмый торганда һәм иксез- чиксез диңгез осте кара кучкылланып, хәрәкәтсез җәелеп ятканда бары тик ерактагы тере нурнын гына зурайганнан-зурая баруы үзе бер могҗиза иде Көмештәй якты нурга озакламый саргылт, кызгылт буяулар кушылды Бер үк төсле соргылт, караңгы төсләр белән генә бизәлгән иртәнге манзара күз алдында үзгәрә башлады. Менә, ниһаять, диңгез сызыгы өстендә, ерактагы болыт шәүләләре арасыннан эрегән алтынсыман булып, балкып, сихри нурлар бөркелеп чыкгы. Алтын нурлар искиткеч бер җитезлек һәм кодрәт белән киң диңгез аша сузылды да. Изгеләр утравындагы Изге калкулыкка ин элек мака сарнын таудай биек итеп салынган сарай түбәсенә—андагы алтын гөмбәзгә килеп бәрелде. Алтынга алтын тиеп, тирә якка тере, якты нур тамчылары чәчрәде. Күп тә үтмәде, Изге калкулыкның изгеләр яшәгән але бер төшендә, әле икенче гошендә түбәләрдә, тәрәзәләрдә, биек коймаларда шатланып кояш нуры биеде.
Шулай итеп, Изгеләр атавында яна көн туды. Яна кон тууын белдереп, биек коймаларның әле бер төшендә, әле икенче төшендә җиз быргылар уйнады, бер-берсен узышып әтәчләр кычкырды, әрәмәдә тон кунган изге Бука үкерде һәм агач башларында, ой кыекларында күк күгәрченнәр гөрләште Яңа көн туу белән, Саркелдә һәм изгеләр каласынын барлык бистәләрендә кешеләр йокылы күзләрен ачтылар, аякларына бастылар һәм ин беренче эшләре итеп, бөек Ламы күрергә ашыктылар Көнчыгыш якта, диңгез астыннан калкып килүче тереклек иясенә күзләре төшү белән, изге абаны котлап, кулларын күтәрделәр, кычкырып, пышылдап йә булмаса ялынып-ялварып аңа үтләренсн теләкләрен юлладылар.
Карман сака сон ятса да. Саркелдәге. каладагы башкалар кебек вакытында торды. Башкалар кебек иң элек көнчыгыш яктагы тәрәтәгә юнәлде Тәрәзә аша якты кояш нурын күреп, көндәгечә кулларын күтәрде һәм теле чыгу белән өйрәнелгән дога сүзләрен пышылдады Бүтән вакытта, бигрәк тә ү тенә кыен, күнслсез булганда яисә берәр куркыныч янаганда ул әлеге сүзләрне, асыл мәгънәсенә төшәргә ом гылып. ничек тә ихлас күңеллән әйтергә тырыша
Бүген ул уйламыйча, борчылмыйча гына әйтте. Әйтергә кирәк булган өчен генә, әйтмичә калырга ярамаган өчен генә әйтте. Башка көннәрдәге кебек ул бүген кояшнын югарыга күтәрелә баруына да, күктәге, диңгездәге төсләрнен үзгәрә баруына да исе китеп, сокланып карап тормады. Күз карашын ул шундук тирә-якка. кала өстенә юнәлтте. Алтын түбәләр, алтын коймалар, изге сыннар, биек таш йортлар һәм шул таш йортлар арасындагы купшы куаклар, биек агачлар, серле күләгәләр, бер-берсе белән кисешкән тар урамнар, сукмаклар—барысы да ана күптән таныш, ләкин шул ук вакытта бераз гына ят һәм тансык иде. Бала вакыты аның шушы өйдә, шушы түбәләр, куаклар, сукмаклар белән бергә үтте. Кайчандыр моннан күп еллар элек тә ул менә шулай, тәрәзә төбенә таянып, еракларга карап торды, иртәнге саф. салкынча һаваны сулады, әтәчләр, тавыклар тавышына, бука үкерүенә һәм сыерлар мөнгерәвенә колак салды. Кайчандыр, моннан күп еллар элек тә. менә шулай тулысынча йокыдан уянып җитмәгән килеш карап, тынлап, сулап торганда берәрсенен куаклар арасында кыштыр-кыштыр китереп сукмак себергәне, йә булмаса берәрсенен иңбашына авыр чүлмәк күтәреп, каядыр китеп барганы күренде, еракта манара башларында сузып-сузып җиз быргы кычкыртканы ишетелеп торды. Аста куаклар, агачлар арасында кычкырып кемнәрдер сөйләште, югарыда, түбәдә, тәрәзә кашагаларында күгәрченнәр гөрләште.
Барысы да таныш, барысы да якын. Әйтерсен. дөнья да үзгәрмәгән, ел артыннан еллар үтеп, вакытта үзгәрмәгән. Хәер, өстән караганда гына шулай бугай ул. үзгәрешне, яналыкны күрергә-белергә теләмәгән өчен генә шулай бугай. Кояш чыгуы да. иртәнге тынлык, салкынлык та. алтын түбәләр юллар- сукмаклар да. билгеле, һаман да әүвәлгечә. Ләкин инде анын—Карман саканын хисләре-тойгылары һәм теләк-омтылышлары инде күптән әүвәлгечә түгел. Элек ул. малай чагында, менә шулай тәрәзәдән карап торганда да. бөек Лидан бигрәк янадан кире җылы урынга барып яту турында, рәхәтләнеп янадан бер йоклап алу турында хыяллана иде. Кайчагында ана бу һич тә тормышка ашмастай хыял булып тоела торган иде. Аннан сон ул әнисе турында, әнисенен җылы куенына кереп, бөгәрләнеп янә дә йоклап алу турында уйлый иде.Үсә төшкәч, кәмәгә утырып, диңгез аша чыгып һичшиксез кояшнын дингез астыннан чыгып килгән чагын якыннанрак карау турында хыяллана иде. Ничек чыга ул? Каян чыга9 Бит ул шундый җылы, кайнар—дингез суы нишләп кайнамый икән дә, нишләп бу булып күккә күтәрелми икән? Бу турыда анын әнисеннән дә, башка өлкәннәрдән дә сорап караганы булды, ләкин беркем ана тиешенчә аңлата алмады. Әллә аңлатырга теләмәделәр микән? Өлкәннәр бит алар күп нәрсәне балаларга әйтмәскә тырышалар Ләкин анын беләсе килде, барысын да үз күзләре белән күрәсе килде.
Ул инде күрде, бик күп нәрсәне үз күзләре белән күрде. Дөньянын читенә, кояш чыккан төшкә үк барып җитә алмаса да шулай да җирнең, суның әллә нинди төбәкләренә барып чыкты. Менә ул янадан монда, туган каласында, дөньяда ин якын, ин изге җирдә. Ул җинеп кайтты, бик күп байлык, мал. кара альт кайтты. Агасы сөенәчәк, сөенми мөмкин түгел. Бүген дә. моннан сон да бөтен Атлантита илендә ул—ин зур җиңүче. Бүген анын ин бәхетле көне.
Дәвамы киләсе саннарда