КЫЙБЛАСЫЗЛАР

ПОВЕСТЬ
Фатыйма юлга бик ныклап әзерләнде. Чәчтарашка барып чәчләрен матурлатты, тырнакларын буятты. Өстенә яна спорт костюмы киде. Бу костюмны ире Илсур күптән түгел генә Чехиядән алып
кайткан иде. Фатыйма аны бик яратты, чөнки аның дус хатыннары арасында мондый костюм киюче юк иде. Фатыйма яраткан костюмын киеп, гаражда һәрвакыт үзен көтеп ачкычын бер боруга кабынып китәргә әзер торган кара «Форд»ы янына килде. «Нихәл, дускай?»—дип машинасына кагылып, чәнчә бармагы белән анын өстен сыпырып алды. Бармак тигән урында эз күргәч, зәнгәрле-яшелле тавыш белән кычкырып җибәрде: «Сабина! Сабина, дим, чык әле монда!»
Ике катлы йортнын коймасы артында посып утырган кечкенә өйдән ашыга- ашыга аксак хатын килеп чыкты. Фатыйма аны күрүгә: «Нигә машинанын тузанын сөртмәдең?»—дип ачулы тавыш белән дәште. Юкса аның бер ачуы да юк, күңеле күтәренке иде. Тик үзенен хужа, ә Сабинанын хезмәтче икәненә басым ясамаса, күтәренке күңелнең төшүе мөмкин. Ә Фатыймага бүген кон буена җитәрлек кәеф кирәк. Ул бик мөһим юлга чыгарга жыена. Ә мондый чакларда хезмәтчеңне кимсетүдән дә рәхәт ни бар?!
Сабина, телсез кеше кебек, тузанны үзенә жыя һәм буяуны тырнамый торган чүпрәк белән «эһ» дигәнче машинаны сөртеп алды. Фатыйма ана рәхмәт әйтеп тормады, машинасын кабызды. «Форд», көтмәгәндә сыртына тимер чуклы каеш камчы төшкән айгырдай, кинәт кузгалып китте. Гараж эчендә әчкелтем төтенгә күмелеп хезмәтче хатын Сабина гына калды. Әллә машина төтененнән, әллә язмышына рәнҗүдән анын күзләре яшьләнде. «Йөриләр шунда әлләкем булып!»—дип сукрана-сукрана гараждан чыгып капкасын бикләп куйды.
Фатыйма шәһәрнен ин бай кибетенә юнатде. Ире Илсурны үзе моннан алты ел элек ташлап киткән малаен алып кайтырга ризалата алуына, улын алып кайткан очракта байлыкка күмеләчәгенә ышану анын күңелен күтәргән иде.
Фәнис ЯРУЛЛИН (1938) — Татарстанның халык шагыйре- Г. Тукай исемендзм Дәцләт премиясе лауреаты. Кутанлы шигырь, проза, драма әсәрләре һәм балалар очен китаплар, шул исәптән биш томлык "Сайлашча әсәрләр" авторы. Казанда
Фатыйма башта ук улын яратмады. Авырга узуын белгәннән бирле ул ана үзенен иреген чикләүче, матурлыгын урлаучы итеп карады. Фатыиманын күргәне бар. күп кенә сылу кызлар, бала табуга, солы капчыгына әверелә, күкрәкләре асылынып төшә, билләре юаная. Ә Фатыиманын үз байлыгын югалтасы килмәде Ярый инде, вакытында «мунча пәрие» очрап куйды Бөтенләй чит кешене «әти» дип йөри башлагач, улына карата тагын да нәфрәте арта гөште. Шуна күрә ул, Илсурга чыккач, малае турында искә төшермәскә тырышты Ә менә бүген улы кинәт кенә бик кирәк булды
—Ай-Һай. хәзер аны әтисе сина бирер микән? Мин булсам—бирмәс идем.— диде Илсур Мансурович.
—Бирмәскә анын хакы юк.
—Балага атанын да. ананын да хокукы тигез. Ярар, кайтып карарсын Дөресен әйткәндә, мин үз улыбыз булуын теләгән илем Булмады бит — Илсур Мансурович үкенүле тавыш белән әйтте бу сүзләрне. Фатыйма аны юатырга теләгәндәй: «Син яратачаксың аны. Илсур».—диде.
—Ярар. ярар, күрербез. Ләкин алдан кисәтеп куям: улын килергә теләмәсә— көчләмә.
— Ничек теләмәсен! Күрү белән кочагыма ташланачак,—диде Фатыйма һәм ирен үбеп алды —Бөтенесе әйбәт булыр
—Тик кара аны: улыннын берәр кыек эшен сизсәм, икегезне дә куып чыгарачакмын
Фатыйма бу сүхтәрне ишетмәде дә кебек Анын уйлары күптән инде үзе укыган, шунда яшьлегенең иң татлы җимешләрен койган Н шәһәрендә иде
Кара «Форд» кибет янына килеп туктады Кибеттә җанын ни тели—шул бар. әмма Фатыйма гомерендә беренче мәртәбә үзенә ни кирәген белми аптырап калды Анын бу халәтен сизгер сатучылар бик тиз күрде.
—Чибәр ханымга ни кирәк икән?—диде берсе һәм —Әйдәгез, кыхтар. сайлашыйк чибәр ханымга кирәк әйберләрен.—дип кыхтар га дәште.
—Үзегезгәме, әллә улыгыз яки кызыгызгамы-’—дип сорады арадан берсе. Кибет хезмәткәрләренен артык кызыксынуы Фатыиманын ачуын чыгарды Хәер, монда ачу килерлек нәрсә юклыгын Фатыйма анлыи. әмма баИ кеше сәбәпсез дә кызып китәргә, теләсә кемне кимсетергә хаклы, дип саный иде ул. Кешедә яшеренеп яткан әрсезлек, әдәпсехтек баплык арткан саен өскәрәк калка һәм кешенең холкын үзгәртә Кайчандыр сукыр тычкан кебек тавышсыз-тынсыз гына йөргән Фатыйма хәзер сүзләрен бөердән чыгарыл әйтә башлады Кешеләрне кимсетү күңеленә рәхәтлек бирде Менә эте дә кибетчеләрнең «Чибәр ханым, нәрсә алырга телисез?»—дип бөтерелеп йөрүләре җанын назлап торды. Башка вакыт булса, бәлки ул кибетчеләрне үз тирәсендә бераз биеткәннән соң. «Бу хәерчеләр кибете икән, монда мина ошардай әйбер юк»,—дип берни алмый чыгып киткән булыр иде Кулында калын кәшилүгенне сикертә-сикертә сатучыларны тәмам ымсындырып бетергәч, аларнын әйберләрен хурлап чыгып китүдән дә рәхәт ни бар сон? Бу гамәлен сине алар алдында әллә ничә баскычка күтәрә Атар бит синен ике катлы, зиннәтле җиһазлар тутырылган өйлә кая барып бәрелергә белмичә, көннәр буе япа-ялгыз саргаеп ятучы гап-гади бер хатын икәненне белмиләр Хәер, гап-гади хатынмы сон ул? Кесәгә акча күбрәк керә барган саен күңелдәге гадилек кими бара түгелме? Хәзер ул үзен ниндидер биеклектә сизә 0 биеккә чыпчыклар түгел, бөркетләр генә оялый. Әнә шулай. Фатыйма биеклек белән түбәнлекне бутый башлады.
- Ярый!—диде Фатыйма күңелендәге уйларын куарга теләп. —Унбер яшьлек малай өчен киемнәр сайлагыз.
—Үзен күрмәгән кешегә кием сайлау авыр инде Мөмкин булса, әйтегез әле малаегызның буе ниндиерәк? Ябыкмы, тазамы?
Сатучыларның бу сораулары Фатыйманың саруын кайнатты. Шулай да. ул ярсып китмәде: чынлап та анын Заһиты ниндирәк икән хәзер? Анын бит инде улын күрмәгәненә күпме! Атасына ошаса..
Фатыйманың күз алдына ире Гыймай килеп басты. «Фу!»—дип куып җибәргәндәй селтәнгәләп алды Фатыйма. Анын селтәнүеннән курыккандай Гыймай юкка чыкты һәм анын урынына биш ел бергә укыган классташы Заһит пәйдә булды. Ул астыртын елмаеп Фатыймага карап тора башлады «Малайныи миннән икәнен онытма!»—дип әйтә иде кебек ул.
Заһит - озын буйлы чибәр егет. Фатыйманы кайда гына ялгыз очратса да. кызнын төрле җирләрен чеметкәли, кайвакыт алар әүмәкләшеп тә китәләр. Андый чакта Фатыйма да кимен куймый: Заһитнын кайсы җиреннән эләктерсә—шуннан умырып ала. Көче җитмәгәндә тешләшергә үк тотына. Аларнын шаярганын карап торган кеше: кыргый җәнлекләр сугыша, дип уйлар иде. Бер-берләрен яратудан түгел, ә шушылай котырып үртәшү күпвакыт әдәп чикләреннән чыгып, азгынлык юлына алып кереп китә Яшь кан тиз генә сүрелми. Тыелган сызыкны үтеп чыгу аларнын йөрәгенә җинү хисе булып тоела. Шаулап аккан елганың агымына кызыгып һаман эчкәрәк кергәненне сизми калган кебек ике кайнар йөрәк торган саен тирәнгәрәк керергә омтылды. Хәлен барында дулкыннар сине назлый, ә инде көчен кими барган саен алар усаллана, ярсый, ачулана һәм авырггырып- авыртгырып кыйный. Сунын агымы шаярып кына көтмәгәндә сине бөтереп ала да төпкә суыра. Ан томалана, акыл сизгерлеген югалта.
Фатыйма белән Заһит күп мәртәбә шундый хәлдә калдылар. Калкып чыгуга тагын төпкә чумасылары килде. Төпкәрәк төшкән саен асылташлар күбрәк табылыр төсле тоелды. Әмма көннәрдән бер көнне кыз үзенен «ятьмәсенә» чуртан кереп оялаганын аңлады. Билгеле, бу ана шатлык китермәде. Кыз бу хакта Заһитка әйткәч, чумышлы уйнаганда батыр егеттән җилләр исте.
Фатыймага кыска буйлы, олы башлы Гыймай күптән кызыгып йөри иде. Кайвакыт кызны туктатып нидер әйтергә тели, әмма Фатыйма өчен Гыймай дигән егет әллә бар, әллә юк. Гыймайның үзен күзәтүе аның ачуын гына китерә.
— Мине сагалап йөрмә, карт пәри,—ди аңа кыз һәм «карт ләри»нен башына кулында ни бар шуның белән берне менеп төшә. Гыймайнын моңа ачуы килми Чынлап та ул Фатыймадан берничә яшькә өлкән һәм кыяфәте белән дә мактанырлыгы юк. Бәлки пәри Гыймай төсле буладыр?.. Кыска авыр гәүдә, көрәктәй куллар.
Ятьмәдәге «балык» үзен сиздергәли башлагач, Фатыйманын ачуы чыкты. Ничә ел буе Заһит белән шул елгада коенып мондый хәлгә юлыкканы булмаганлыктан, ул инде Заһит белән коенган күлдә «балык» юктыр дип йөри иде. Менә сиңа мә! Бу «балык» чәбәләнә башлаганчы котылырга кирәк моннан!
Фатыйма врачка китте. Врач картаеп килгән, өрсән жаны чыгарга торган сөйкемсез бер ханым иде. Ул Фатыйманы караганнан сон:
—Сиңа һичшиксез табарга кирәк. Котылу турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
—Мина кирәкми ул. Аны табып сездә калдырып чыгыйммы?
—Үзегез карап үстерерсез.
—Кирәкми! Үгетләмәгез мине.
—Мин үгетләмим. Менә мина карагыз әле.
Фатыйма врачка текәлебрәк карады. Һәм анын тәне буйлап салкын елан шуышып үткәндәй булды. Табибәнең йөзендә нур юк, күзләре хәрәкәтсез диярлек. Табибә үзенен кыяфәте кызга ничек тәэсир иткәнен күрде.
Менә сезнен кебек чагымда мин дә «артык йөгем»нән котылырга килдем.
Мине үгетләп тормадылар, «йөгем»не. ә «йөгем» белән бергә күзләремнең нурын, йөземнен яктылыгын да суырып алдылар Күп котыласын—бер тотыласың.
—Бөтен кызлар сезнен кебек булмый бит,—диде Фатыйма —Бушанучылар дөнья тулы, өр-янадан тугандай йөриләр
—Ямьсезләрнең—матурлыгын, тинтәкләрнең акылын суырып алып булмый. Сез чибәр һәм юләрдә түгелдер дип уйлыйм Сезнен күнел түрегездә яна жан яралып ята. Жан кыюнын зур гөнаһ икәнен әйтеп тормыйм Ул гөнаһ йөзгә бәреп чыгачак. Төшләрегезгә кереп йокыгыздан уятачак.
—Жигге. сөйләмәгез.—диде Фатыйма һәм бу убырлы карчык яныннан тизрәк чыгып качу ягын карады. Табибәнең сүзләренә ышанмаса да эченә шом йөгерде.
Ә ятьмәдәге балык үзенә куркыныч янавын сизгән кебек, күпмедер вакытка тынып калды.
Фатыйма тизрәк тормышка чыгарга кирәк дигән максат куйды Шунда ул Гыймайны исенә төшерде. Юри генә Гыймайнын юлында очраган булды, юри генә: «Нихәл, мунча пәрие?»—дип чытлыкланып алды. «Мунча пәрие» кызнын үзенә мөнәсәбәте үзгәрә баруын сизеп, күнслсннән зур өметләр баглап йөри башлады.
Гыймай гадәттә урынга барып яту белән йоклап китә иде Әйтерсен киселгән агач—кайсы ягы белән ятса—шул ягы белән тора Тау күкрәгеннән һәркөн саен ташлар актарып ала-ала анын хәле капмый Ләкин хөкүмәт таш кисүчеләргә караганда юкны бушка әйләндереп йөрүчеләргә күбрәк түли Дәүләт өчен чиновниклар кадерлерәк. Алар машинада гына йөри Эшкә килүгә «каядыр чыккан» була.
Артык арып кайтмаган көннәрдә Гыймай дөньядагы гаделсезлек турында уйланып ята. Менә бүген дә борынын мендәргә төртү белән йоклап китмәде, уйланып ятты Ә уйлары матур иде анын. Фатыймага өйләнеп үз тормышыңны корып җибәрү. Фатыйма ана «мунча пәрие» дигән кушамат таккач, кызны тагын да якынрак күрә башлады. «Яратканга әйтә, яратканга! Яраткан кешеләрне генә шулай үртиләр. Димәк, мин әле кызлар яратырлык егет'*
Гыймай шундый якты, өметле уйлар белән йокыга китте. Әмма йокысы бик тынычсыз булды Имеш ул якты .шан буйлап, андагы чәчәкләргә сокланып бара. Хозурланып йөрү озакка сузылмый. Ниндидер бер болыт күкнен зәңгәр диңгезеннән агып килә дә Гыймайнын баш очында эленеп кала Кояш сүнә Гыймайнын бөтен тәне буйлап салкын агым агып үтә. Карга өерен кугандай Гыймай «Кош' Көш!»—дип болытны куарга тели: куллары белән селтәнә, аланда аунап яткан агач ботакларын ыргыта. Болыт кузгалмый, әйтерсен аны күккә кадаклаганнар Гыймай кояшлы аланга чыкмакчы була, тик аякпары бик авыр кузгала. Хапе бетен кояшлы аланга чыгып җиткәндә генә теге болыт тагын да куера төшеп егетнең түбәсенә эленә. Курку белмәгән Гыймайнын йөрәгенә шом йөгерә. Ул калтырана башлый.
—Кит әле. болыт, кит моннан! Нигә мине эзәрлеклисен болай? Каплама кояшны, миңа яктылык, җылылык кирәк.—дип кычкыра Гыймай болытка Гыймайнын тавыш дулкыннары болытка килеп бәрелә һәм болыт төрле рәвешкә кереп таркала, ә берсе—иң тыгызы, ин авыры егетнең җилкәсенә менеп атлана Күпме генә көчәнмәсен, егет болытны иңнәреннән алып ташлый алмый
Гыймай шабыртма тиргә батып уянып китә Төшен нәрсәгә юрарга да белми, аптырап, миңгерәүләнеп йөри. Бөтенесе әйбәт бара бит югыйсә. Гомерга янына якын җибәрмәгән Фатыйма ана егет кеше итеп карый башлады Тынычланырга гына да бит. Эштә вакытларда бераз онытылып торса да. өйгә кайтып ял итәргә яттымы уйлар болытына урала Ниһаять уйлар
тоткынлыгыннан арынгандай була егет. Ләкин тынычлыгы озакка бармый, берничә көннән сон икенче бер төш кереп аны аптырашка сала. Бу юлы ул үзенен таудан таш чыгарганын күрә. Ташлар шундый ап-аклар.
—Бу ташлардан өй салып куйсаң, бөтен урамны балкытып торыр иде,— дип уйлый Гыймай һәм беркемгә әйтмичә, бу ташларны аерым җыя. Кеше күрмәсен, дип өстен үләннәр белән каплый. Берничә көн җыйган ташларны үзләренә машина белән алып кайтыйм дисә, ни күрә—таш өеме өстендә пычрак итекле кемдер йөри. Ул кешенең итеге тигән ташлар пычранып кына калмый, уала. Тагын шунысы бик гаҗәп: уалгач, алар үзләренең аклыгын югалталар. Димәк, эче кара булган.
Уянгач та, Гыймай: «Бусы нәрсә икән инде тагын?—дип уйлана һәм шундый нәтиҗәгә килә:—Тизрәк өйләнергә кирәк! Тәндәге көч саташтыра мине Таш кисү ничек авыр булмасын, тәндәге икенче көч үзенекен итә: котырына, куркыта, шомландыра. Шушы котырган көчне чыгармыйча торып, тынычлана алмастыр ул, мөгаен».
Фатыйма кибеттә малаена кием сайлаганда озынча буйлы, ябык гәүдәле Заһитны күз алдында тотты. Нинди киемнәр алырга икән дип торганда, кибеткә туптай атылып бер малай килеп керде Ул нидер алырга кергән идеме икән, ләкин малай авызын ачканчы сатучыларның берсе: «Үскәнем, сина ничә яшь әле?»—диде.
—Унбер яшь. Исемем Тимур.
—Әйбәт, әйбәт!—диде сатучы кызлар һәм Фатыймага карадылар. Фатыйма. «Минем Заһитым нәкъ шушы Тимур кадәр булырга тиеш»,—дип уйлады.
—Менә шушы малайга ярарлык киемнәр сайлагыз,—диде ул сатучы кызларга.
— Кышкы киемнәрме, җәйгелектә кияргәме?
— Кышкы да, җәйге дә, яз һәм көзге дә,—диде Фатыйма.
Сатучылар төрлесе төрле якка таралышты. Берсе спорт костюмы, икенчесе
ботинкалар, өченчесе пальто белән бүрек алып Фатыймага төреп тоттырды. Шунда сатучы кызларның берсе Тимурдан сорап куйды: «Тимур, синең кебек малайларга ин кирәкле әйбер ни була?»
—Туп!—диде малай.
—Туп? Нинди туп?
—Футбол тубы инде,—диде Тимур шуны да белмисез, дигән сыман. Фатыйма кызларга ымлады: ике туп!
Сатучылар Фатыймага ике туп китереп тоттырдылар. Фатыйма бер тубын Тимурга бирде. «Мә, рәхәтләнеп уйнагыз!»
Малай рәхмәт әйтергә дә онытып чыгып китте. Алган әйберләрен Фатыйманын машинасына төяп җибәрделәр. Фатыйма олы юлга чыгып китте.
Фатыйма үзенә сөйкемлерәк карый башлауга, Гыймай кыюланып китте. Бер көнне ул Фатыймага: «Чибәркәй, чык мина кияүгә, кулларымда гына күтәреп йөрттермен»,—диде. Фатыйма уйга калды. Анын бу бер катлы «мунча пәрие*н алдыйсы килми иде. Егетнен күзенә карап торганнан соң:
—Кулларыңда күтәреп йөртергә көчен җитәрме сон?—диде.—Без бит..
—Житәр!—диде Гыймай кызның сүзен әйттереп бетермичә.—Мин ташчы егет.
—Таштан да авыррак нәрсәләр була.
—Таштан авыррагын да күтәрербез.
—Алайса бел: мин үзем генә түгел...
Гыймай берни аңламады —Минем йөгем бар.
—Нинди йөк?—Гыймай һаман берни төшенмәде —Хатын-кызда нинди йөк булырга мөмкин сон9 Шуннан сон гына егетнен башына барып җитте. Ул. маңгаена күсәк белән тондыргандай, аңгыраеп калды. Фатыйма инде китеп барырга уйлаган иде. Гыймай анына килеп өлгерде.
—Туктале. Фатыйма.—диде ул—Китмә! Мин сине «йөген» белән күтәрәм — һәм Гыймай кызны кулларына күтәреп өенә таба атлады.
Фатыйманың күзләре юлда, уе—Үткәннәрдә Ә үткәннәр әле Заһитка. әле Гыймайга килеп тоташа. Заһит ФатыИманын Гыймайга кияүгә чыкканын ишетү белән качкан җиреннән кире кайтты Ул Фатыйманы очратырга теләп, бәбкә сагалаган тилгәндәй. Гыймайлар өе тирәсендә әйләнде Беркөнне Гыймайның эшкә киткәнен күреп ялт кына ишегалдына сикерде Фатыйма болдырга ниндидер савыт күтәреп чыга иде. Чит кешенен ишегалдына керүен күреп чылбырга бәйләнгән Сарбай өрергә тотынды.
—Сарбай, нишләп тавыш куптарасын? Менә бит үзенә ашарга алып чыктым.—диде Фатыйма, ләкин эт бер генә секундка туктап торды да тагын өрергә тотынды. Фатыйма тыкрык ягына күз салды Аннан әрекмәннәр арасыннан аксый-аксый Заһит килеп чыкты —Заһит?—Фатыйманын күзләре шар булды —Аягымны сындырдым ахры.—диде Заһит мескен тавыш белән. —Нишләп йөрисен сон син монда9
—Менә үтеп бара идем, кинәт бер чокырга бастым Шунда шартлап аяк сынды.
—Сынган аяк белән ничек безнен ишегалдына керә алдын сон син?
—Әй, күп сорашма әле—Заһит җиргә утырды Эт тә өрүдән туктады Фатыйма алып чыккан ашын анын алдына куйды
—Әйдә, өйгә кер. Аягынны бәйләргә кирәктер бит,—диде Фатыйма.
Бу сүзләр Заһитнын йөрәгенә ефәк булып уралды Ул аксаклый-аксаклый болдыр баскычыннан менеп өйгә керде, һәм Фатыйма аны-моны уйлап өлгергәнче хатынны күтәреп тә алды —Ә аяк?—диде Фатыйма.
-Аякка берни булмаган ана Сине сагынып кайттым мин. Фатыймам Фатыйма Заһитка үпкәле иде Күнеленнән аны мәнге кичермәскә антлар итте. Ләкин Заһитнын куллары үзенен биленә уралуга антлар онытылды, үпкә рәшә булып таралды Заһит аны караватка күгәреп салды да шашынып үбәргә тотынды. Куллар-аяклар үрелеште Өй эче мышнаган, чинаган һәм тагын ниндидер ят өннәр белән тулды Караваттан мендәрләр тәгәрәде Юрганнар бозау чәйнәгән чүпрәк хәленә керде Бераз сөйләшерлек хәлгә килгәч Фатыйма:
—Нигә теге вакыт качтын син9—диде —Качмадым. Срочно военкоматка чакырдылар —Сине армиягә алдылармыни9 —Юк. Әтиләр акча түләп ансын җайлады —Алайса син хәзер ирекле?
—Ничек ирекле?
-Сон. армиягә китәсен юк -Фатыйма бераз сүзсез торды -Мин бит Гыймайга бала ятим тумасын дип кенә чыктым
—Дура!—диде Заһит -Анардан котылу-бер тапкыр бәдрәфкә барып килү кебек кенә бит Котылырга кирәк иде
—Син бит мине яратасын. Заһит. Әйдә, хәзер үк үзегезгә алып кит мине
—Ярату ул—язучылар уйлап чыгарган әкият. Шул әкияткә кешеләр үзләрен ышандырырга тели.
—Алайса ни пычагыма минем яныма килеп йөрисен?
—Синен женен тарта мине. Шул «жен»гә ияләштем.
—Син әйткән «жен» бәлки минем мәхәббәтемдер.
—Бәлки Минем мондый сорауларга жавап эзләп утырасым килми.
—Яратасын, яратасын. Миннән башка тора алмаганга киләсең син.—дип Фатыймаа сүзне шаяруга күчерергә тырышты. Заһитнын да бу мәсьәләдә тирәнгә керәсе килми иде. Ул Фатыйманы күтәреп алды.
—Фатыимакай. мин сине беркайчан да ташламаячакмын. Тормышым бераз көйләнү белән үземә алып китәрмен. Ә хәзергә...—Заһит китәргә җыена башлады. Фатыйма ана ябышып:
—Тормышны бергә җайларбыз. Алып кит мине моннан Минем мунча пәрие белән яшисем килми.
—Ни бит —Заһит ни әйтергә белми торды —Ни бит. Фатыймакай. Мин сине бу йортта бер көн тотмас идем. Армиядән мин бит качып йөрим.
—Әниләр акча түләп алып калдылар, дигән идең түгелме?
— Бу алып калулар вакытлыча гына булды. Теләсә кайсы көнне муеныма камыт кидерергә мөмкиннәр минем. Бер-беребезне төрле сораулар белән интектермик але. Фатыймакай-гөлкәй.—Заһит Фатыйманы өр-яңадан үзенен назларына күмеп ташлады. Заһит кочагында Фатыйма тәмам эреде.
— Һәрвакыт ирекле булып калыйк. Ир белән тору—иркенне авызлыклау түгел. Сусаган саен су эчерергә Гыймаен кирәк сиңа. Артык сусатып интектермиме сон мунча пәриен.’
Фатыйма Заһитнын колагына нидер әйтте. Алар икесе дә көләргә тотындылар. Көлүдән туктагач Заһит:
—Алайса, ул яктан уңгансың икән,—диде.
-Әйе Мунчага барсам бөтен кеше миңа карый, дип ул шәһәр мунчасына да йөрми. Әтиләренең мунчасына йөрибез.
Заһит әкрен-әкрен Фатыйманың күңел серләрен суырды. Китәр алдыннан ул бик кыенсынган рәвешкә кереп:
—Фатыймакай-гөлкәй. әгәр синнән бер әйбер сорасам, арабызга күләгә төшмәс микән9
—Нәрсә сорамакчы буласын?
—Аны әйтергә дә кыен инде.—Заһит оятлы эш эшләгәндәй түбән карап, аягынын баш бармагы белән идәнне «чокып» торды, аннары Фатыйманын күзләренә карап —Бик кыен хәлдә калдым бит әле мин. Фатыймакай,—диде.
—Нинди кыен хәл?
—Акча кирәгие.
—Бик күп кирәкмени?
—Кемгә күп. кемгә әз.
—Шулай да?..
—Ун мен!
—Әстәгыфирулла! Нишлисен ул кадәр акча белән?
—Әтиләр мине армиядән коткарыр өчен бик күп әҗәт җыйганнар. Хәзер акча биреп торучылар туларны тыкырдаталар. Җитмәсә процент белән. Тиз арада табып бирмәсән. берәр караңгы почмакта тончыктырабыз, диләр. Әле бу түлисе акчаның уннан бере генә.
Фатыйма уйга калды. Ире аның эштән сон кешеләргә рамнар ясап шактый акча таба Ләкин аны аңардан ничек сорарга?! Хәер. Фатыймага бит ул: «Үз кирәгенә тотарсың».-дип ай саен шактый акча биреп бара. Туктале Фатыйма урындыкка басып шкаф өстенә куелган бер тартма алып төште Анда биш
меңләп акча бар икән. Ике уйлап тормастан шуларны Заһитка тоттырды Заһит бик тиз генә акчаларны йомарлап кесәсенә тыкты, ә үзенен күзләре тартмадагы алтын муенсага төште.
— Бик кыен инде мина синен алда. Фатыймам минем. Әмма ләкин бу биш мен генәбсзнен әтине үлемнән коткармас шул...—Заһит Фатыиманын алтын чылбырын кулына алды
—Нинди матур. Бик кыйбаттыр инде бу?
—Кыйбат! Аны туи бүләге итеп мина Гыймай алып бирде. Менә балдак белән —Фатыйма Заһитка кулындагы алтын балдагын күрсәтте
— Кием карыйм әле шул балдагынны. мөмкин булса,—диде Заһит.—Юкса минем андый кыйбатлы әйберләрне тотып караган юк
Фатыйма балдагын Заһитнын учына салды. Заһит әле алтын чылбырга, әле балдакка карап сокланып торды Хәер, бу соклану түгел, корбанына караган ерткыч карашы иде.
—Боларын да мина биреп тормассынмы. дисәм оятсьтыкка китәр инде
—Синен өчен берни жәл түгел. Заһиткаем. Тик Гыймай теге алтын әйберләреңне нигә кимисен, дип сораса?
-Юк. алмыйм!—диде Заһит.—акчаларыңны да кире кайтарам —Ул хатын- кызнын психологиясен шактый нык белә иде Шуңа күрә кесәсендәге акчаларын Фатыймага кайтарып бирле Заһит бу гамәле белән Фатыиманын «мин-мин*легенә тиячәген анлый иде Һәм ул Фатыймага тагын да ныграк басым ясарга теләп, чыгып китәргә ашыккан кеше кебек, нәрсәдер эхзәдс. кабаланды. Аннары кырт кына:
— Йә, хуш!—диде
—Туктале,—диде Фатыйма.—Әтиләрен жәл түгелмени?
—Жәл конечно. Ну син, Фатыимакаи. минем өчен бөтен кешедән дә кадерле. Минем аркада Гыймаен белән арагыз бозылып китсә
— Гыймай бичара бер бозау ул. Мә. ал акчаларны, алтын әйберләрне
— Юк. юк.—дип каршы төшкән булды Заһит. Ә үзенен йөрәге дон-дон гибә, күзләре яна иде. Әмма Фатыиманын күңелен тагын бер айкап азуны кирәк гапты.
—Жанымнан артык күргән кешедән ничек шул кадәр байлык алыйм? Ничек оялмыйча синнән сорый алдым икән дип шаккатып утырам әле. Ахмак мин. Синен исеннән исереп башын җуйган ахмак.
Әле генә мәхәббәт юк ул дип бәхәсләшеп утырганын онытып. Заһит бөтенләй башкача сайрый башлады Бер мизгел эчендә ул үзенен үткән тормышын. Фатыйма белән танышуларын хәтер сукмагы аша уздырып алды. Әтисе авариягә эләгеп үлгәннән сон, кырыгын уздыруга ук әнисе килмешәк бер үзбәккә кияүгә чыкты. Малай тәртипсезләнде. Үги әтисенен ботинкаларына яки куртка кесәләренә бака салып куя иде Үзбәк Заһитнын ыштанын төшереп каеш белән каезлый. Әнисе үзбәктән әллә курка, әллә улын яратып бетерми иренә каршы төшми Ә бер елдан үз балалары тугач. Заһитка өйдә урын калмады Аны балалар йортына тапшырдылар. Балалар йортында Заһит бөтенләй азды: урлашу дисеңме, үзеннән кечеләрне кыйнау дисенме—берсе дә калмады. Тәрбиячеләр улынмы моннан ал, дип әнисенә әйтеп-әйтеп карадылар. Ләкнн ана үзбәк сүзеннән чыга алмады. Өч елдан сон Заһиткы әтисенен энесе Сәгыйть үзләренә алдырып, интернат-мәктәпкә урнаштырды Бу интернатта укучыларның күпчелеге авыл балалары булганлыктан басынкылар, йомшаклар иде Заһит беренче мәртәбә Фатыйманы шунда очратты Кыз. башкалар кебек авылдан килсә дә үзен шактый ирекле тота иде
—Һәй. сары чыпчык, исемең ничек синен?
—Синеке кебек Заһит-маһит түгел инде,—диде кы з һәм классына йөгереп кереп китте
-Кара син аны. минем исемне белә!—дип горурланды Заһит.
Фатыиманын да йөрәге аша үткәннәрнең кайнар агымы узды ахры. Ул һич икеләнмичә әйберләрен Заһитка сузды.
—Мә. ат. йә кире уйлый башлармын.
Фатыйма акчатарын һәм алтын әйберләрен бер кулъяулыкка төреп Заһитнын кесәсенә сатды.
-Мин атарны бик тиз кайтарачакмын сиңа. Себердә безнен әтинен энесе нефть эшендә эшли. Анардан берәр атна эчендә йөз мен сум акча килеп төшәргә тиеш. Шул килеп җитү белән...
Заһит чыгып китәргә торганда гына эт өрергә тотынды. Икесе дә сагаеп каюы Фатыйма азлә Гыймай кайттымы, дип пошаманга төште, чөнки Сарбай Гыймайны шулай шатланып каршы ала иде. Фатыйма сак кына ишекне ачып тышка чыкты. Гыймайның әтисе үгеп бара, эт шуна өргән икән. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, һәр икесе жинел сулап куйды. Аласын алган Заһит тиз арада чыгып китү ягын карады.
Шул китүдән Заһит айдан артык күренмәде. Менә ул бер көнне тагын Фатыймалар өе тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Өйдә Гыймай юкмы— шуны тикшерүе иде анын Койма ярыгына авызын куеп әкрен генә Сарбайга дәште -Сарбай жанаш. өйдә кемнәр барын әйтмәссеңме?»
Заһитнын тавышына эт өрергә тотынды. Өйдән Фатыйма чыкты.
—Фатыймакай. мин, синен Заһитын. Өйдә үзен генәме?
—Әйе
Шул сүзне ишетүгә Заһит койма аша ишегалдына сикерде. Ул колачын жәеп Фатыймага таба килә башлаган иде. Фатыйма артка чигенде. Заһитнын өс-башы пычрак, күз төпләре күгәргән, битендә ниндидер яра эзе.
— Курыктыммы, кадерлем? Әйе. минем кыяфәттән куркырлык шул.
— Нәрсә булды. Заһит?
—Әй. сорама. Фатыймакай.
—Шулай да?..
—Сиңа теге акчаларны китергәндә ниндидер шайка юлыма каршы төште дә тартырга сорады. Тартмыйм, дигәч икесе килеп кулларымны тотты, берсе битемә пычак очы терәп торды, калганнары кесәләремне актарырга тотынды. Кесәмдә синен алтын әйберләрен белән бергә теге Себердә эшләүче абзый җибәргән йөз мен акчанын илле мене бар иде.
— Нишләп кесәңә шулкадәр акча салып йөрисен? Безнен шәһәр шпаналар шәһәре икәнен белмисенмени?
—Беләм. җаным, беләм. Син мина шулкадәр яхшылык эшләгәч, минем дә бурычлы булып каласым килмәде. Мин яхшылыкны бише белән кайтара торган кеше.
—И җүләрем минем! Нигә миңа шулкадәр акча? Әтиләреннен әжәтен түләргә иден.
Фатыйма Заһитнын әтисе күптән вафат булганлыгын, әнисенен ниндидер билгесез эш белән шөгыльләнүче үзбәккә чыгуын. Заһитнын күпмедер вакыт балалар йортында тәрбияләнүен белми иде. Заһит үзенен эчке дөньясын ин якын дусларына да ачмады. Сәгыйть абзыйсы интернат-мәктәпкә урнаштыргач та. әти-әниләре турында сораштыручы булса: «Алар Америкага акча эшләргә киттеләр».—ди иде. Күпләр мона ышана, чөнки ял көннәрендә бик шәп импортный джип Заһитны абыйларына алып кайта иде. Егетнен: «Армиядән коткарып калырга әти-әниләр йөз мен акча түләделәр»,—диюе Фатыйманың күнелен йомшартып акча алу һәм шунын белән уен автоматларында оттырган бурычын түләү иле. Теге вакыт Фатыйма акчалары аны афәттән коткарып калган иде. ләкин яналан зур сумма оттырып түләми йөри башлагач, беренче юлга кисәтү йөзеннән, бик каты тәпәләп ташладылар.
то
Заһитнын канлы күлмәкләре белән Фатыймаларга килүе үзенен «дуслары»ннан качуы иде.
Фатыйма Заһитны өенә чакырды.
—Урман—колак, кыр—күз, ишегалдынын да күзе булырга мөмкин,—диде ул.
Фатыйма Заһитка булган хисләрен аңлатып та бирә алмый Заһит югында ул аны онытып тора: әйтерсен Заһит конфет, ә Фатыйма кечкенә база. База бит конфет булмаганда аны уйлап га карамый, ә инде матур кәгазьгә төрелгән конфет күрсә, тәкатьсезләнеп әти-әнисеннән шул «мәми»не сорый
Фатыйма өчен Заһит—матур кәгазьгә төрелгән конфет Ләкин ул ялтыравыклы кәгазь эчендә нәрсә икәнлеген һич белә азмый, чөнки Заһит һәр килүендә башка «кәгазьгә төрелгән* була. Егет артык оялчанмы. куркакмы—һич анларлык түгел. Өйгә керергә чакыргач та ул шактый ялындырды
—Мондый пычрак өс-башым белән ничек синен кершәндәй ак идәненә басыйм?
—Әйдә, әйдә, идән пычранса, тагын юармын.
—Юк инде. Фатыйма, мин китим генә.
—Шушы килеш урамга чыгасынмы?
—Миннән шакшыларда йөри әле.
— Минем сине чип-чиста йөртәсем килә. Син бит минем туачак улымнын атасы —Фатыйма шактый тулыланып килгән корсагын ышкып куйды
— Йә, ярар алайса, керәм
Заһитнын бала турында ишетәсе килми иле. ул сүзне икенчегә борырга ашыкты.
—Өегез бигрәк нурлы сезнең, Фатыйма. Синен йөзен төсле.
Егетнсн мактавы Фатыйма күнеленә сары май булып ятты.
Өйгә кергәч, ул Заһитны анадан тума чишендерде
— Мин хәзер синен бу шакшы киемнәреңне тиз генә машинага салып алам.
_0-о!— диде Заһит ризасызлык күрсәтеп —Синен ул машинан минем әйберләрне ике-оч сәгать болгатачак. Мин сездә ике-оч сәгать ыштансыз утырырмынмы?
—Ә нигә? Утырырсың, утырасын килмәсә ятып торырсың.
— Ирен кайтып керсә?
—Әй куркак га инде үзен.
—Мин синен өчен куркам, жүләр. Минем аркада арагыз бозылмасын дим.
—Бозылмас!—диде Фатыйма катгый итеп һәм Заһитнын киемнәрен кер юу машинасына чумдырды.
—Бер сәгатьтән киемнәрен юылган һәм кипкән булыр. Ә син остенә менә бу халатны киеп тор. күрше-күлән керүе мөмкин
Заһит Фатыйма биргән халатны киеп куйды Ул хатын-кыз халаты булып чыкты. Өстәвенә берничә төймәсе дә юк икән Заһит көзге каршына килеп басты да үзеннән-үзе көләргә тотынды
—Нәрсә бар?—диде Фатыйма.
—Кил әле. кил Ни барын үзен күрерсен
Фатыйма Заһит янына килде һәм ул да көләргә тотынды Анда көзгедә, халатнын төймәсез урыныннан мәче башлы ябалак карап тора иде
Каян кергән ул анда, әллә урманда йөрденме?-дигән булды Фатыйма
-Урман аша үткән идем шул.-диде Заһит шаяруга каршы шаяру белән
— Гадәттә ябалаклар төнлә генә оча торган иде Яктыда бит алар күрмиләр
-О без хәзер тон ясыйбыз.-Заһит калын пәрдәләрне төшерде. Өй
караңгыланып китте —Менә караңгы төште, ябалак очар вакыт җитте
—Кара син нинди тылсымчы икәнсең. Бу һөнәреңне белми идем әле.
Шулай шаярыша-шаярыша караватка аудылар.
Тагын мендәрләр ишелеп төште, тагын бөтен нәрсә йомарланып бетте Фатыйма башта саграк кыланырга маташкан иде. ләкин, кызып киткәч, кабара башлаган корсак онытылды.
Вакыт бик аз үткән кебек тоелган иде. тик кер юу машинасы үзенең эше беткәнен белгертеп сызгырып куйды. Фатыйма сикереп торып машинадан керләрне алды. Алар юылган, кипкән иде. Фатыйма аларны үтүкли башлады. Заһнтнын карыны бик ачкан иде. кухняга кереп суыткычта актарына башлады. Суыткыч бай булып чыкты. Заһит гомергә ризык күрмәгән кешедәй, бер кулына казылык, икенче кулына кыйммәтле сыр эләктерде Ризыкларнын әле берсен, ате икенчесен авызына дөмбәсләп маташканда аның күзе бер шешәгә төште. Шешәне ачып башта иснәде (уксус-мазар түгелме). Юк. түгел икән—спирт исе килә. Заһит голт-голт итеп эчемлекне йотты. Шешәдә аракы түгел, чын спирт булып чыкты. Заһит исерә башлаганын сизде, ә аңа исерергә ярамый, юкса кармакка кабуы бар.
Ул. бераз капкалагач. Фатыйманың халатын салып ташлап әрле-бирле йөренә башлады Киемнәрен үтүкләп маташкан Фатыйма янына чыкты.
—Мә. чалбарыңны кия тор.
Чалбар артыннан башкалары әзер булды.
—Бигрәк уңган хатын син Әгәр мөмкинлегем булса, сине беркемгә бирмәс идем. Наз белән күмеп тотар идем үзеңне Кочагымнан чыгармас идем.
—Тел бар инде үзендә.
—Тел генә түгел бит. Фатыймам.—Заһит Фатыйманың корсагын сыйпап:— Менә моны бит тел белән кабартып булмый.
—Житге инде, мактанма. Ул ишәктә дә бар.
Заһит ашыга иде. сүз куертып маташмады. Ашыгуына карамастан, ул һаман ишек төбендә таптанды. Нәрсәдер сорыйсы килгәнлеге әллә каян күренеп тора иде.
—Фатыймакай-җанкай,— диде хатынга сырпаланып —Бу дөньяда синнән шәп кеше юктыр, валлаһи. Матурлыгыңны әйтмим, ансы болай да күренеп тора. Хәзерге хатын-кызларда сирәк очрый торган йомшаклык, шәфкатьлелек, юмартлык бар синдә. Художник булсам, мин синең портретыңны ясар һәм аны -Гүзәллек- дип атар идем.
Фатыйма Заһитны бераз аңлый башлаган иде инде: бу мактау артында «эрсә яшеренгәнен көтте. Заһит озак көттермәде, Фатыйманы кочаклап алып мышный башлады. Хатын аның чәчләреннән сыйпап:
—Нәрсә булды?—диде.
—Сон әйттем бит: сиңа акча китергәндә бандитлар таладылар, дип. Менә хәзер бер тиенсез калдым. Автобуска түләргә дә акчам юк. Ә күпме әжәг түлисебез бар.
Әҗәтле үлми,—диде Фатыйма,—Озаграк яшәрсен.
—1Фатыймакай-җанкай. беләсен килсә, минем дөньяда яшисем килми Әгәр син булмасан. әллә кайчан үземне-үзем буып үтерә идем инде.—Заһит рольгә кергәннән-керә барып, ике кулы белән бугазын буа башлады Егетнен күпәре акайды Фатыйма куркып Заһитнын кулларына килеп ябышты
—Җүләрләнмә, Заһитым. Менә бит синен яраткан Фатыймаң янында. Әжәт дип инде. Табарбыз. Түләрбез.
Акча бит ул—мунчала.
Юынабыз, сөртенәбез
Акча белән мунчада,—дип җырлый идс безнен авылда бер карт Ш\л мунчада сортенә торган мунчала өчен үлеп торалармы?! Күпме кирәк'1
—Күп түгел, бер-ике мең генә.
Кичә генә Гыймайга кемнеңдер бакчасында парник ясаган өчен шактый акча кигергәннәр иде. Гыймай ул акчаларны Фатыймага биргәндә:
—Тиздән малай туар вакыт житә. Бишекле арбалар караштырып йөри башладым инде, ә син вак-төякләр алгалый башла,—дигән иде Фатыйма ике уйлап тормастан шул акчаларны Заһитка китереп тоттырды: «Мә. саграк йөр'» —Рәхмәт, кадерлем Мин синен атдында гомерем белән бурычлы.—Ул пафоска бирелеп Фатыйма атдында тезләнде дә. хатыннын аякларын үбәргә тотынды. Фатыйма кыенсынып: «Кирәкми. Заһит. алай түбәнсенмә».—дип аякларын кыймшата башлаган иде. Заһит аларны тагын да катырак кысып, тубыктан—тезгә, тездән татын да өскәрәк менә башлады: «Син фәрештә бит. Фатыймакаи. Фәрештәнең кай жирен үпсән дә савап кына *
Бөтен тәне һәрвакыт наз сорап торган хатынга житә калды. Ул бөтенләй эреп төште. Хәтта өстендәге күлмәген кайчан салып ташлаганын да хәтерләмәде Үзе дә ниндидер хайвани комсызлык белән Заһитны үбә башлады. Заһит Фатыймадан бу кадәрлесен үк көтмәгән иде: гажәпләнү катыш рәхәтлек тоеп басып торды.
—Син минем мәңгелек мәхәббәтем, Фатыимакай,— диде чыгып киткәндә Заһит —Озаграк килә алмый торсам, онытты дип уйлама. Син онытыла торган кеше түгел.
— Мине дә ал үзен белән Ни күрсәк тә бергә күрербез. Заһит,—диде Фатыйма.
—Юк, кадерлем. Сине төрле куркыныч астына куйсам—мин кем булам. Хәзер бит безнең малаебыз туарга тора. Ә минем сине апкайтырлык шалашым да юк. Йә, хуш, жаныем. Дөньям рәтләнгәч, барыбер эзләп табачакмын, ансына шикләнмә!
Заһит шулай дип чыгып китте һәм шул китүдән юк булды Фатыйма гел Заһитны көтте. Заһит турында төрле хәбәрләр йөрде. Имеш, ул фатирлар басып йөргәндә тотылган һәм хәзер төрмәдә утыра. Икенче берәүләр аны урамда хатын-кызларның кыйммәтле алка, йөзек, муенса ншс бәяле әйберләрен талаганда күргән. Фатыйма боларнын берсенә дә ышанмады Заһит хатын-кызга илаһилаштырып караучы зат. Әгәр анын турында берәр хатын-кызны артык иркәләп интектергән дисатәр ышаныр иде. Теге көнне Фатыйманың аяк бармакларыннан алып, борын очына кадәр үбеп чыкты бит.
Гыймай хатыны үзенә хыянәт итәдер, дип башына да китермәде Авырлы килеш алгач Фатыйма рәхмәт укыйдыр, дип йөрде. Үзе һичбервакыт бу турыда сүз кузгатмады Хәтта карашы белән дә хатынын рәнжетмәде Бүген кайтып кергәндә хатынының эчтән генә җырлап йөрүен ишетеп
—Минем хатынкайның күнеле күтәренке Әллә берәр шатлыклы хәбәр бармы?
—Бар,—диде Фатыйма
—Бәлки мина да әйтерсең, икәүләп шатланырбыз
—Әйтәм, нигә әйтмәскә!—Фатыйма корсагын уып алды —Улым тыпырчына башлады
—Улыбыз диген.
—Улыбыз алайса.
—Кая әле. кая, мин дә тынлап карыйм —Гыймай хатынының эченә башын куйды Тик бернинди тыпырчыну тоймады.—Халатын кыштырдый, кая. чишик әле төймәләрен
— Көпә-конде!1 Мин оялам.
— Нигә оялырга? Без бит ир белән хатын
—Юк, юк. салмыйм Төнлә тыңларсың.-Фатыйма Заһит котырып үпкән
да эз калгандыр дип курыкканлыктан халатына чат ябышты. Әмма үжәт булып чыкты. Ул ярым көчләп, ярым үгетләп Фаты иманың ' ' .......... ...... ..... тапч^ирп копсагына колагым
карашы хатынынын бөтен тәне буйлап йөгереп үтте.
—Бу ни?—диде Фатыйманын чуарланып беткән тәненә карап.
—Үзем дә белмим,—диде хатыны,—аллергия ахрысы.
—Нәрсә ашаган идең сон?
—Хәтерләмим дә инде. Бакчада кишерләр бик матур үсеп килә икән. Шуларны ашаган идем. Көндез лимонлы чәй эчтем. Көне буе нәрсә
ашаганыңны хәтерләп бетереп буламыни?
—Бөтен тәнеңне баскан бит бу,—диде беркатлы Гыймай.
— Бетәр әле. кайгырма!—Фатыйма халат төймәләрен каптырмакчы иде. ләкин бик борчылган ир хатынынын бөтен җирен тикшереп чыкмыйча туктамады.
' —Ими башларына кадәр кызарган бит. бәлки экземадыр бу.
Фатыйманын ачуы килде. Ул Гыймайны читкәрәк этте.
—Җитте, тикшеренмә, йөкле хатында нинди үзгәрешләр булмас.
—Менә шуның өчен әйтәм бит: врачка барырга кирәк.
—Ярар, барырмын.
—Иртәгә үк бар.
Сүз бу хакта яңадан кузгатылмады. Гыймай үзенең мастерскоена чыгып китте Бетерәсе эшләре бар иде. Ләкин ничек кенә тырышмасын, бүген анын эше бармады Кулыннан әле бер. әле икенче коралы төшеп китте. Күз алдыннан һаман Фатыйманын чуарланган тәне китмәде. Өйләнгәнче анын хатын-кыз тәне күргәне булмады. Хәер, бер мәртәбә үзләре белән бергә эшли торган дусты аны үзенен туган көненә чакырган иде. Аракы өстәл тулы Хатын-кызларда рюмкаларын каплап кына куялар. Шунда берсе: «Уф мин кыздым. Чишенәм әле»,—дип түшендәге төймәләрен ычкындыра башлады. Ана икенче бүлмәгә кереп чишенергә куштылар. Ул кереп китте, ләкин бераздан анын кычкырганы ишетелде: «Берәрегез керегез әле, юбкамнын молниясе ватылган Ни өстән салып булмый, ни астан».
Мәҗлестә бөтенесе парлашып беткәннәр иде, Гыймайны кертеп җибәрделәр Гыймай кергәндә хатын ярым чишенгән, бары тик шул каһәр төшкән юбкасын гына сала алмый иде. Гыймай кызның ачык күкрәгенә күз салмаска тырышты. Итәкнең замогы чынлап та ватылган. Ни өскә, ни аска төшми. Мондый эшләрдә Гыймайнын маһирлыгы юк иде. Ул тегеләй маташты, болай азапланды—булдыра алмады. Исерүе җиткән кыз Гыймайны этеп, итәк молниясен аерып җибәрде. Һәм үзе әллә башы әйләнеп, әллә исереп идәнгә егылды. Гыймай аны караватка күтәреп салмакчы булган иле. кыз анын муеныннан эләктереп алды. Хатын-кыз тәне кагылгач, Гыймайда егетлек хисләре калкып куйды, тик ул үзенен нәфесен тыя алды.
—Пешмәгән нәрсә!—дип калды анын артыннан кыз. Шуннан башка Гыймайга хатын-кыз тәне күрергә туры килмәде. Тик бер генә күрүгә карамастан, күп мәртәбә егетнен күз алдына килеп йөдәтте ул.
Ул мәҗлестә тәне экземалы бер егет бар иде. Өй бөркүләнгәч, ул да күлмәген салып атты. Анын экземасы ничектер болай кызармаган, ә Фатыйманыкы бит Тфү, тфү, әстәгыфирулла. әллә нинди гөнаһлы уйлар килә башка Әйе. Фатыйманын тәне суырып үпкәнгә охшый. Алай дисән, нигә ул кызыл эзләр ботларда бар? Ботны үпмиләр бит инде. Юк. юк Фатыйма әйбәт хатын. Тегендә-монда чыгып йөрми, гел өйдә. Житмәсә
болдырда эт ята. Сарбай бик усал. Фатыйма турында начар уйлап гөнаһлы булырсын. валлаһи!
Вакыт үзенекен итте. Гөнаһ эзләре, сабынлап юган пычрактай, юкка чыкты Озакламый ул малай гапты Ана Заһитдип исем куштылар. Малайны Гыймай да, анын әти-әниләре дә бик яратты Заһит бик тере малай булып үсте. Урамга чыгып йөри башлауга берәрсе белән сугышып кайтты.
—Кемгә охшаган бу малай?—дип аптырашты әби-бабасы.
—Үземә охшаган,—диде Гыймай сүзне озакка сузмас өчен.
Улынын сүзен әтисе эләктереп алды.
—Әле беркөнне телевизордан күрсәттеләр,—диде ул,—сап-сары урыс белән марҗадан кап-кара негр малае туган.
—Ахырзаман галәмәте,—дип кушылды картына Әдибә карчык
Заһит турында сүзләр шактый куерырга мөмкин иде. ләкин Гыймай бу әнгәмәгә нокта куйды
—Малайга күз тидерәсез, җитте!—диде ул кискен итеп.—Яңадан бу турыда сүз кузгатмагыз.
Малайнын үзенеке булмавы вакыт-вакыт Гыймайнын йөрәген чеметеп ала иде. Ләкин җанындагы рәнҗүне һичбервакыт тышка чыгармады. Фатыймасын артык ярата иде шул
Хәтергә Фатыймага кызыгып, сокланып йөргән чаклар төшә Фатыйма кибеттә эшли. Гыймай эштән кайтышлый һәркоине шул кибеткә кереп, ипидер, сөттер ише ризыклар ала. Дөрес, бу кибет анын кайта торган юл өстендә түгел, ләкин анда Фагыима эшли Гыймай читтән генә Фатыйманың җитез хәрәкәтләрен карап торырга ярата. Әйберне ул һәрвакыт Фатыймадан ала. Кайвакыт Гыймайга ипи яки сөт сузганда сатучы кызнын ап-ак куллары ана тиеп китә. Ул көнне Гыймай бәхетле. Күнеленә генә сыймаган бәхет, сөенеч һәм җыр булып тышка бәреп чыга.
Ал ла булырбыз әле.
Гол лә булырбыз әле:
Алла бәхеткәйләр булса Бергә булырбыз әле.
Гыймайны барлык сатучылар танып бетерде Товарны гел Фатыймадан алганга, кибеттә Гыймайнын пәке белән кырылган олы башы күренүгә •Фатыйма, синең кавалерын килгән, йөгереп чыгып хезмәт күрсәт үзенә»,— дип кызны үртиләр Фатыйма иптәшләренә
—Нинди кавалер? Мунча пәрие бит ул. Андый кавалерын булудан Аллам сакласын,—ди. Ләкин кибеткә кергән кешене елмаеп каршы алмый чатен юк.
Тора-бара кушаматы «мунча пәрие» икәнен Гыймай үзе дә белеп алды Ләкин мондый кушамат тагуларына һич үлкатәмәде «Ә нигә?—дип уйлады ул —Мунча пәрие булу начармыни? Мунча—чистарыну урыны Кешеләр юынганнан сон мунча пәриләре үзләре хужа булып кала. Юыналардыр, чистарыналардыр. V) инде кыяфәткә килгәндә, берни эшләп булмый. Ходай шулай яраткан. Матурлык төшенчәсен һәркем үзенчә анлый бит Гыймай гарип-гораба түгел. Тазалыгы Аллага шөкер Бервакыт авылдан кайтканда дустының машинасы баткан иде. Буксовать иттерә-иттерә тәгәрмәч асларыннан төтеннәр чыга башлады. Шунда Гыймай сүзсез-нисез генә төште дә, машинаның арт ягыннан күгәрде Баткан җиреннән ч(ашина ныҗлап чыгып китте
11ыры киьке санда

Реклама