Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУЛКЫН БИЕКЛЕГЕ


Монда давыл
Дулкын биеклеге белән үлчәнә
Разил Ввлисв
Разил Вәлисв тыштан салмак, сабыр күренә. Салкын кырыслык чалымнары да бар сыман йөзендә Түрәлек иткән кешегә—ә ул күп еллардан бирле халык депутаты, хәзер Татарстан Дәүләг Советынын мәдәният, фән. мәгариф һәм милли мәсьәлатәр комитеты рәисе,—шундый кыяфәт килешәдер дә бәлки Хәер, ул читтән караганда гына шундый. Якыннан белүчеләргә билгеле—Разил Вәлиев уенчак күнслле. үткен телле, җор кеше. Анын теленнән төшкән канатлы сүзләрне, мәзәкләрне каләм әһелләреннән кем генә белми икән'' Мондый чәчәнлек, импровизатор сәләте тагын мәрхүм Илдар абый Юзидә генә булса булгандыр
Без, университетка кереп тулай торакка урнашу белән, китап кибетеннән яшь шагыйрьләрнең берсеннән-берсе юка шигырь җыентыкларын җыеп кайттык Кайберләре авылдан ук ияреп килгән иде Разил Вәлиевнен «Зәңгәр кабырчыклар» китабы да шулар арасында. Кич буе алмаш-тилмәш кычкырып шигырьләр укыйбыз Чагыштырабыз, бәялибез. Кайсыбер китаплар кыздырылган бәрәңгеле габа астына куела.
Шундый уен да бар иде: берәү кычкырып шигырь укый, калганнар анын авторын әйтергә тиеш. Янәсе, үзенчәлеклеме, шагыйрьнең үз стиле бармы?
•Зәңгәр кабырчыклар»да төрле шигырьләр бар. бүгенге күзлектән караганда, әлбәттә, кайберләре өйрәнчектер лә... Әмма авторның холкы, үзгәлеге аларда да ачык сиземләнә иде
Бүген лшнем нәрсәләрем юктыр- белмим.
Өметем бар ләкин, түм-түгәрәк өметем— күгем.
Түм-түгәрәк күк—Тәңре! һәр шагыйрь шуңа якынаерга омтылмыймыни”
Шекспир әйткәнчә, һәр кеше актер булса, сәясәтче исә икеләтә актер Ул һәрдаим битлек киеп йөрергә, вәзгыятькә карап алармы алмаштыра да белергә тиеш Белмим, бәлки Разил Вәлиевнен дә түрә-кара алдыңда үз битлекләре бардыр, миңа алар кызык түгел. Кемнең кемлеген («Ху ис ху* хәзер модада, зте дә. бете дә «ху ис ху»') белергә теләсәң, анын шигырьләрен укы. шагыйрь шигырендә алдаша алмый Жаны чистаның сәтырларыннан нурлар чәчри, ә инде күңелендә кер булса әйе. әйе
Дөньяны, йә үзен үзгәртү турында Разил Вәлиевнен каләмдәшләренә мәгълүм бер шшырс бар Әдәбият сөючеләр белән очрашуларда ул аны сөйләми калмый Җәлил дигәндә «Жырларым» искә төшкән кебек. Разил Вәлиен дигәндә дә шул шигырь хәтердә инара Бу табигый да—һәр шагыйрьнсн шундый мәсләки шигыре була булырга тиеш
Чәчәкләргә уз исеме.» бирәм.
Мең тереләм көнгә, мең улам.
Үчем белән якалашканда да Акны кара диеп сөйләмәм.
Менә ул—шагыйрьнең холык-фигыле. Һәм ул гомере, эш-гамәлләре белән үзенен шигыренә тугьры калды, киләчәктә дә шуна хыянәт итәргә язмасын. Чөнки, әдәбият тарихыннан белүебезчә, шигырь хыянәтне кичерми
Яшьлегендә сайлаган мәсләген—ә бу. азбәтгә, Разил Вәлиев очен милләт яшәеше, ил гаме, халык мәнфәгате,—жуймаса да, гомер юлларында шагыйрь үзгәрми калмый, әлбәттә Ә менә дөньяны да-татар дөньясын!-бераз яхшы якка үзгәртү бәхете һәркемгә дә тәтеми.
Артка борылсаң—игелекле эшләр...
Шулай да Разил Вәлиевне һич тә аксакал буларак кабул игә алмыйм Сакалын кырып йөргәнгә генә түгел... Мин бит анын чем кара чәчле, шундый ук сакал- мыеклы чакларын да хәтерлим. Әле кичә генә кебек...
Ә бүген яшел чирәмгә салмак кына кар катыш кызгылт сары яфраклар төшә. Йөзгә тоҗымнар орына.
Шул арада утыз ел да үткән.
Ундүрт яшемдә мин беренче мәртәбә Казандагы гәҗит-журнал редакцияләренең ишеген кактым. Ул заманнарда матбугат йортына юлны бүлеп милиция утырмый иде әле.
Ишекләр ябык, бикле.
Шундый ишекләргә төртелеп йөри торгач. «Ялкын» журналы редакциясе урнашкан тугызынчы катка менеп житгем
Ниһаять, анда бер ачык ишек күренде. Түрдәге өстәлдә калын кысалы күзлек кигән сакал-мыеклы бер абый, дөньясын онытып, язып утыра.
Бусагада озак кына күзәтеп торуымны ул сизмәде.
Күпмедер шулай басып торганнан сон, кыяр-кыймас кына тамак кырып куйдым Оялчан идем әле ул вакытта Максатым бик мөһим булса да—шигырьләремне бер шагыйрьдән укыттырып бәясен ишетү!—кешене эшеннән бүлеп йөрүнен килешмәгәнен аңлаганмын, күрәсең.
Күзлекле абый сискәнеп башын күтәрде.
Тавышымны көр чыгарырга тырыштым:
—Шигырьләр алып килгән идем...
—Бүген ял көне ич,—диде ул гаҗәпләнеп.—Эшкә килүемне кайдан белдең?
—Мин язучыларның ял көне юктыр, дип уйлаган идем.
Ул кычкырып көлде...
Разил Вәлиев белән шулай таныштык.
Әлбәттә, язучыларның ял көне юк. Әмма ул чакта Разил Вәлиев эш бүлмәсенә мәжбүри килеп утыргандыр инде. Онытылып язар өчен өстәлен белән бергә-бер калу кирәк бит.
Кабинет—язучының эш урыны. Шул урынга үлгәнче тиенмәгән язучылар да бар.
Хәер. Разил Вәлиевне хәзер дә кайбер ял көннәрендә эшкә килә, диләр. Юкса, кин фатиры да, шәһәр читендә авыл өе дә, китаплар белән шыплап тутырылган кабинеты да бар. Ул—эш аты шул. Күрәсең, аңа язар өчен күнегелгән даирә, эш иясенен почмактан карап торуы кирәктер. Балачагымда өлгермәгән шигырьләр тотып кергән төсле, вакытлы-вакытсыз «эшем ияләре» генә борчып йөрмәсен
Борчымыйлар сиңа! Аның эштәге кабинетында берничә тапкыр булганым бар. Берөзлексез телефон чылтырый, сәркәтип кыз кемнеңдер килгәнен хәбәр итә, әрсезрәкләр, ишекне ачып, башларын да тыгып карыйлар. Ул баш турында үзләре югары фикердә булгач, бүтәннәрнең дә аны зарыгып күрәсе килә, дип уйлыйлар, билгеле Разил Вәлиевнен һәркемгә вакыты житә, барысына да игътибарлы булырга тырыша. Башка чиновникларның хозурындагы шикелле рухны, жанны изеп торган албасты сизелми биредә.
Разил Вәлиев—унай кеше.
УҢЫШЛЫ ӘДИП.
Унган ир-ат
Шагыйрьләр арасында теләсә нинди эшне умырып башкара торган эшлекле кешеләр сирәк очрый Арабызда кадак та кага белмәүчеләр бар Разил Валиевнен исә һәр эшкә кулы ятып тора, шуна күрәдер дә ул бернинди авырлык атлынла ла югалып калмый. Университетка укырга кергәч, ана тулай торактан урын бирмиләр Шәһәрлә таянычы булмаган үсмер егет фатир эзли башлый Шунда ул Казан елгасы тирәсендәге урамда яшәүче Вәли бабай белән таныша. Бер иптәше белән шунын җимерек сараен «арендага» алып алар аны идән-түшәмле итатәр. мич чыгараэар Идәнгә хәтта әржә такталарын ышкылап «паркет» тезәләр. Җимерек алачык чын сарайга! әверелә Шагыйрьләр, шәкертләр сараена!
Заглылыкка омтылу яшьтән үк хас булган Разил Вәлиевкә
Күрәссн, бу сыйфат та нәселдән килә торгандыр
Каты холыклы, үжәт. аягында нык басып торучы кеше була анын бабасы ла Колхозлашу елларында картнын бар малын тартып алалар Ярый әле сөрмиләр чөнки авылда тегермәннең рәтен белүче булмый. Ул үз тегермәнендә, ялланып хезмәт хакы алып эшли башлый. Әмма колхозга керми Гомерен ялгызак игенче, тегермәнче тимерче, балта остасы булып үткәрә
Бабасының язмышы әдәбиятта тирән гомум иләштерүләргә этәрә язучыны «Ми-
рас» романындагы Зыятдин картнын прототибы нәкъ менә шул бабасы инде. «Ә бабай бөтенләй башка Нигә алай икән?
Бер карасак, анын уйлары да. максаты ла зурдан түгел сы- ман Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш, ди ул. Җирд- әге һәр кеше бәхет ле булса, ил лә бәхетле була.»
Шушы фәлсәфә Разил Вәлиевкә гомере дәвамында юлдаш.
Максатчанлык, үз сүзен бирмәү Разнлгә бабасыннан күпкәндер Алай дисәк әтисе Исмәгыйль абзый да булдыклылыкка анардан калышмаган Ул икенче ярда —колхоз рәисе! 1956 елда укыш алу буенча Татарстанда беренче урынны алган өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. «Әтисе, киресенчә иң элек ил кпйгысын кайгырта, ботеи илдә берьюлы тәртип урнашгырмакчы була»
Аңлашыладыр, атаның да. бабамын ла максаты, теләге бер. тик шуны гама н ә ашырганда гактик аерымлыклар гына бар. Хикмәт тә нәкъ шунда шул' Нинди 1ср конкрет бер кешегә ярдәм итүгә караганда, абстракт халык өчен тырышуы җиңелрәк Зөлфәт әйтмешли «Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин. керфекләрен
синең яшьле чакта».
Хәер, колхоз рәисе өчен халык абстракт була алмын Әнә берсе ат соран ки ы икенчесенә печән кирәк. Бәйсезлеген югалткан игенче күндәм була. Бетнсн иллә күндәмлек—бәхет билгесе
Әдәбиятка мәхәббәге Разил Валиевне Түбән Кама. Чаллы әдәбият берләшмәм рене китерә. Язу-сызуның үтә лә четерекле эш икәнен бик иргә аклый ул Җиленче
сыйныфта укыганда микән, элек эчеп-тузып. хәзер тәкъва булып йөргән бер абзый турында район гәҗитендә мәкалә бастыра Разил. Икенче көнне үк әлеге абзыйның малайлары «яшь язучыны» тотып дөмбәслиләр.
Беренче каләм хакы—истә калырлык!
Дөньяга чыгу юлларынын шома түгеллегенә ул шулай иртә төшенә. «Алдан ук кисәтеп куйганнары* өчен теге малайларга рәхмәт укыйсылары алда була ате. Һи. ул малайлар якты хатирә генә—ачыктан-ачык кыйнарга чыккан ич алар! Мыштым гына арттан килеп тешләүче әнчекләр куркыныч...
1986 елда ул җиде ай Казан. Мәскәү хастаханәләрендә аунады.
Мәскәүдә вакытта мин дә, Марсель Галиевкә ияреп, аның хәлен белергә кергән идем Сырхау шагыйрь чыра кебек кенә калган... «Тукай егерме җидедә үк үлгән әле»,—дип әллә үзен, әллә безне юатты ул.
Чыра түгел, чыраг!
Чирләрне дә. гайбәтләрне дә егып, Разил Вәлиев яңадан аякка басты. Үзеңнең дөя түгеллегеңне расларга тырышу да кешегә (бигрәк тә совет кешесенә) зур гайрәт бирә бит.
Димәк, өмет әле һаман түм-түгәрәк килеш. Тәңренең ымлавын күрдеме ул анда'1
Илдә үзгәрешләр башланган чор.. Рәсәй дәүләте кризиска тарган чорларда безнең татарга җилкәсен язарга бераз җай чыга гадәттә. Бу юлы да чабата бавына басып абынмаска иде бит Нидер эшли торган вакыт. Андый чакта ничек үләсең?!
Яшьтән үк җәмәгать эшләренә чос Разил Вәлиев сәясәткә кереп чумды Үзгәрешләр башлануга түрә-караның каушап калуы, яна сәяси көчләрнең булмавы иҗтимагый мәйданда бушлык хасил иткән иде.
Өстәгеләрнең «ә» дигәненә «жә» дип. астагыларнын башына тибеп яшәгән чиновниклар, капкачын бәреп пары атылган казан янында берара миңгерәеп, аптырап, каушап калдылар шикелле. Бераздан анга килделәр килүен. Янә идарә дилбегәсен кулга алуга ук үзләренә хас өлгерлек белән үрчи башладылар. Гади кеше янә араталар артына куып кертелде.
Ә үзгәртеп кору елларында нинди өметләр уянган иде бит! Ниһаять, бездә дә демократия булачак, имеш гадел мөнәсәбәтләр урнаштырабыз... фәлән-төгән Мәскәүнең озын кулыннан котылып та булмасмы әле. Азатлык—татлы сүз. Тик аңа ирешер өчен чиксез фидакярлек кирәклеген генә онытканбыз Шулай да, тарихны белмәгәндәй, без дә бер канатланып алдык. Югыйсә, системасына карамастан, дәүләт үзе нинди дә булса диктатура коралы бит' Хәер, кысыр, әмма гүзәл омтылышлар белән яшәп алу үзе үк кешене соры яшәештән өскә күтәреп куя. пакьли төсле. Болганчык суда балыкны мулрак тотып калырга тырышучы кемсәләрнен янәшәдә мәш килүен дә искәрмисен... Хәят диңгезе дулкынланганда, күбек пәйда булуы да табигый.
Ул елларда каләм ияләрснен дә шактые сәясәт белән ярәшеп алды. Милли- азатлык хәрәкәте юлбашчылары арасында язучылар аз түгел иде. Украина «Рух»ы- ның яртысын диярлек әдипләр тәшкил итте.
Мисал очен Баглыйк буе язучыларын да искә төшерергә мөмкин. Гамсахурдиа, Ардзинба. Илчебәй, Тер-Петросян, Ландсбергис кебек гуманитарлар исә хәтта ил башына ук менә алдылар. Тик кайда алар хәзер?
Казаннан пар чыгып беткәч, бу романтикларга сәясәттә урын бетә. Яңа каһарманнар йә прагматикка әверелеп сәясәттә калырга, йә язу өстәле янына кире кайтырга мәҗбүр булдылар.
Татарстанда, әлбәттә, сәясәт белән азмы-күпме шөгыльләнергә тиеш кеше хакимияткә турыдан-туры каршы төшә алмый. Хәтта ул көндәш көч булмаса да, ярым мөстәкыйль фикерләре белән туйдыра башласа, төрле юллар белән аны киртәгә кертү җаен табалар.
Бүген Рәсәй янә торгынлык, авызлык заманында яши Рәсәй парламентының җитәкчесе: «Парламент-бәхәсләшү урыны түгел»,-дигәч, күпләр башын кашыды Кремль кушканны гына кә)азьгә теркәүче орган булса, аның нигә кирәге бар? Кануннар гомер-гомергә төрле фикерләрнең чәкәләшүеннән пәйда булган ләбаса!
Сиксәненче еллар ахырындагы чагыштырмача гадел сайлауларда җиңеп чыккан
депутатлар корпусын искә төшерегез. Милләтебезнен талантлы, сөрсемәгән уллары барлыгына шунда янә ышандык түгелме сон9
Гадел сайлауларда жинүе жинел түгел. Разил Вәлиев Казан шәһәренен Вахитов сайлау округында, альтернатив сайланып, халык депутаты булды. Урыс-улак тулы шәһәрнен үзәгендә авыл малае, татар язучысы жинеп чыкты! (Сонрак та ул Түбән Кама. Зеленодольски кебек шәһәрләрдә партия исемлеге буенча түгел, ә бер мандатлы округларда сайланды.)
Шул сайлаулар алдыннан. 1988 елнын октябрь урталарында, бер газета өчен анын белән әңгәмә корган идем Жәмгыятьнен өске катламнарына ыргылган 41 яшьлек ир-атның, язучының ул вакытта сөйләгән сүхтәре хәзер дә гыйбрәтле. Ул чакта Разил Вәлиев—бераздан анын тырышлыгы белән «Милли» исемен алачак’— Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсендә директор булып эшли иле
•Тормышта һәрнәрсә дә бер-берсе белән бәйле Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек—җәмгыятьтәге рухи ярлылыкның, әхлаксызлыкнын нәтиҗәсе ул. Элек китапны һәр өйдә кадерләп саклыйлар иде. басма сүзгә ышаныч зур иде Бүген миллионлаган томнар подвалларда череп ята. янгыннарда юкка чыга (Разил Вәлиев. депутат булгач, китапханәгә яна биналар алырга иреште Р 3) Ә без тыныч кына мәрмәр рестораннар төзибез, •җирнсн тыйнак кешссс-н данлап зур саранлар торгызабыз (боларга хәзер казинолар, фитнсс-үзәкләр. офислар. сәүдә нокталары, ипподромнар, бозлы сарайлар. . дип тә өстисе килә—Р 3.) -Барысы да—балаларга » дибез, ә алар ин ярлы, ин бетәшкән курчак театрына йөриләр (Ул урнашкан иске чиркәүне поплар үзләренә сорап интектергәнгәме, күптән түгел курчак театрына дигән яна би нанын проектын расладылар бугай. Балаларга озак көтәсе калмады Тик алар үсә-үсә бала булудан туктыйлар шул—Р. 3) Без халыклар дуслыгын сакларга ант эчәбез, ә күпме халыкларның үз телендә укырга мөмкинлеге юк. .пар милли традицияләрен җуялар.
Экология турында сөйләсәк тә. минемчә, мәдәни экологиягә игътибар җитенкерәми Аны санга сукмау кешеләрне әхлакый яктан утерә Шуна күрә мин Казандагы һәм республикадагы барлык мәчетләрне, чиркәүләрне һәм башка гыйбадәтханәләрне, архитектура һәйкәлләрен я надан торгызырга кирәк, дип саныйм Печән ба:зары мәчетен реставрацияләү турындагы проект бүген өстәлемдә ята (Әлеге мәчетнең манарасы Р Вәлиев тырышлыгы аркасында да каткып чыкты Р 3) Шулай ук болгар-татар язма әдәбиятының чишмә башында торучы Кат Гзлннен һәйкәлен салуда көн тәртибендә тора (Казанның мен еллыгын үткәргән көннәрдә һәйкәлне күрү бәхетенә ирештек—Р 3.). Үз шәһәремнең патриоты буларак, мине Сөембикә манарасының язмышы да борчый. Казанның символы булган бу манара безнен гамьссзлегсбсзнен. манкортлыгыбызнын символына әверелә бара бугай (Хәзер реставрацияләнгән манара өстендә ай балкый—Р 3 ).»
Әлеге әнгәмәнс искә төшерүем юкка түгел. Әлбәттә, әлеге гамәлләр Разил Вәлисвнсн эшчөнлегенә күрә генә башкарылган, дип әйтүдән ерак торам Әмма ул милләтпәрвәрләрне борчыган мәсьәләләрне ил күләмендә күтәрә белгән, шул юнәлештә көчен дә. вакытын да кызганмыйча казганган Моны беркем дә инкяр итә алмас.
Депутат булып сайлануга ук биргән вәгъдәләрен оныткан кешеләр югыйсә бихисап бездә.
Милли мәнфәгатьләр Разил Вәлиев тормышының төп мәгънәсен тәшкил итә
Кешедә милли рух ничек уяна9
«Түбән Камада мәктәптә укыганда шәһәрдәге урыс телле тагар малайларының, безне—авылдан күчкән малайларны, «татарва» дип мыскыллап, кыйнарга килүләрен күргәч, үз милләтем очен ачыну хисе уянды».—ди шагыйрь. Күрәсең, милли язмыш турында гамьләнә башлау өчен ниндидер этәргеч кирәктер Югыйсә, совет халыклары арасында сез бертигез, татар—бөек халык, дип калакка тәкърарлап торганга безнен иммун системасы бөтенләй сафтан чыга язгандыр да
Тик барыбызныкы да түгел
1968 елда, язучыларның чираттагы корылтаенда. Разил. иптәшләре белән. Г Камал исемендәге Академия театрынын балконыннан яшьләр очен журнал
чыгаруны таләп иткән листовкалар ташлый. Ул вакытларда бу «крамоланың» Казанда нинди шау-шу кузгатуын күз алдына китерүе кыен түгел.
1979 елда ул үз авылының мәчетенә манара куйдыра. Бу мәчетне салуда анык алда телгә алынган бабасы башлап йоргән була. Ә бәреп төшерелгән айны әнисе үземе, әллә энеләренә әйтепме, абзарларына алып кайтып, иске-москы астына күмеп куялар Шунда ул ярты гасырга якын саклана. «Яшен тамыры» китабының каләм хакын алгач. Разил. Казаннан ике реставратор ияртеп, авылына кайтып төшә Энесе Рәмзил лапас корырга дигән такталарын бирә Шунысы кызыклы авыл-район түрәләре әлеге гамәлне күрсәләр дә күрмәмешкә салышалар. Бу бит дәһрилек гөрләп чәчәк аткан еллар!
Әлбәттә. Казанга «жалу» язучылар була. Янәсе «мәчет төзүче коммунистның КПСС сафларында торырга хакы бармы?»
Ләкин Аллаһ юлындагы кешегә андый дошманнар куркыныч түгел.
Дошманыма карап юлга салам.
Үзгәртәм мин тормыш агышын.
Ул буямаса, кайдан белер идем:
Кайсы дөрес, кайсы ятышым.
Иблис җанлы кешеләр таш атканда, яхшы кешене фәрештә канаты белән каплый, диләр. Ул биртелгән фәрештәнең исеме Шигырь түгел микән? Бураннарда адашканда Шигырьгә. Гаделлеккә булган ышаныч безне саклап калмыймыни, шул— Тимер Казык йолдызы булып күктә пәйда булмыймыни...
Шагыйрь гомере—шигырь юлларында. Яшьлегендә Разил Вәлисв кысаларны ла җимереп ташлый, вәзен-кафияләрне санламыйча алга ыргыла. Ирекле! Тик өлкәнәя төшкәч кенә шигырь кысалары эчендәге ирекнең тәмен-ләззәтен тулысынча тоеп буладыр, мөгаен. Хикмәт чәчелми, йөрәк кадәр генә булып күкрәк куышлыгына укмаша.
Разил Вәлиевнен шигырьләрендә көчле холыклы кешенең кулы сизелә. Жылы шигырьләр. Көчле холыклы кешеләр генә шәфкатьле була ала. Үз-үзсн яклый алмаган бәндәдән бүтәннәргә нинди шәфкать көтәсен.. Ләкин шигырьләрдәге өмет- ышаныч. теләкләр сагыш төсенә өртелгән. Шагыйрь заманга да, хәтта табигатькә дә ярашып яши алмый. Шигырьләр шул үзгәлектән туа да инде...
Кабул булмый нигә бар теләгем?—
Бу дөньяда мин дә кеше бит.
Янып яшим дөнья суык чакта.
Дөнья җылы чакта—күшегеп.
Кабул булмаган теләкләрнең, тормышка ашмаган өметләрнең көленнән ярала шигърият...
Разил Вәлиев беренче әсәрләре белән үк әдәбият сөючеләрнең игътибарын жатеп итә. Мәйданда кин колачлы, тирән акыллы, йөрәгендә хисләр давылы уйнаган язучының пәйда булуына беркем дә шикләнми. «Акыллы хис» шигырьгә генә сыя алмын. Мәскәүдә укыганда ук ул «Эт кояшы» дигән бәян яза Шунысын да әйтергә кирәк, үз заманы өчен шактый кызыклы алымнар белән язылган әлеге әсәр мөхәррирләр арасында шактый бәхәсләр уята һәм нәшер ителгәндә кыскартыла. Беренче карашка анда бер мәхәббәт тарихы гына тасвирлана кебек, әмма тел астында бөтенләй бүтән сүз. бүтән мәүзуг. Системаның самими, үзенчәлекле кешене читкә тибәрүе.. Барыбыз да «айт-два»га бер колоннада коммунизм тарафына барырга тиеш заманда Ә яшь автор һәркемнсн үз дөньясы барлыгын, үз йөрәге кушканча яшәргә хакы булуын искәртә.
«Яшисе килә». «Иске сәгать дөрес йөри». «Мирас» бәяннары Бер-бер артлы шигырь китаплары чыга Анын сүзләренә дистәләрчә көй языла. Бездә шулкадәр жыр текстлары язган шагыйрьләр берничә генә. Пьесалары сәхнәгә менә Тәржемаләр «Ялкын» журналында саннан-санга Разил абыйлары тәрҗемә иткән
төрле халык әкиятләрен укып балалар һәмишә сөенә. Әсәрләрнең барысы да бер кимәллә түгел, билгеле, әмма: «Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр Разилнен шигырьләрен тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда, мин шул турыда уйладым Анын һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман».— дип яза шагыйрьнен дусты Илһам Шакирои
Республика китапханәсенә директор булырга ризалашуын ул балай аңлатты —Язучылар мохитеннән арынып, укучылар даирәсенә якынаерга уйладым Гасырлар дәвамында басылган миллионнан артык китапнын идәннән түшәмгә кадәр эскертләп өелгән килеш ятуын, республикабызда бердәнбер нөсхәдә генә булган ин кадерле гупланмаларнын кадерсезлеген күргәч исә Китапханә директоры асылда хужалык эшләрен башкаручы кеше икән ич’ Анда бәрелә, монда сугыла яна хужа. Тик турәләрнен берсендә дә китап кайгысы юк икән
Депутат булырга омтыл унын төбендә ин беренче нәүбәттә, китапханатәрнен дәрәжәсен күтәрү сәбәбе дә яткандыр, мөгаен
Күп еллар депутат, өстәвенә комитет рәисе дә булу дәверендә хөкүмәт киматендә китапханәгә мөнәсәбәтне үзгәртте бугай ул. Анын бихисап чыгышларыннан сон аю да. тынлап торса, укырга өйрәнергә тиеш иде. Әмма... әнә сонгы вакытта авыл китапханәләрен ябу турында сүз кузгалды.
—Сонгы елларда мәдәният өчен нинди лә булса эш башкару тагын кыенлашты,— ди ул. Күреп торасындыр, депутатлар да туксанынчы елларга караганда бөтенләй бүтән бит хәзер. Югыйсә яртысы диярлек шул ук кешеләр Ул чакта милләт өчен янып йөрүчеләр дә хәзер битарафка әйләнде
Пар чыгып беттеме? Әллә Мәскәүнсн күз карашындагы дәһшәтле чаткылар үзгәрттеме безне'' Тукай әйтмешли, күпләребез «яфрак астында*
Разил Вәлиев түрәләр өчен жайлы кеше түгел Аларга үз мәнфәгате өчен генә яшәүче депутатлар унайрак. Ә Разил Вәлиев исә мәдәниятебез ихтыяжы хакына теләсә кемнен ишеген кага, үзе инанган мәсьәләне югары җыеннарда ярсып яклый Кайберәүләргә ул жил тегермәне белән көрәшүче Дон Кихотны да хәтерләтәдер Хәер. Туфан Микнуллин белән икесен күргәч, кайсы Дон Кихот. кайсы Санчо Манса икәнен гиз генә аныклап та булмый
Ләкин өстә анын дәрәҗәсе бар Кайберәүләр, әйтергә җөрьәт итмичә күнелләрендэ йөрткән фикерләрнен Р Вәлиев авызыннан мөнбәрләрдә янгыравын ишетеп, эчтән куаналар ла бугай
Язучыларның ла түрәлектәге каләмдәшләренә карага мөнәсәбәтен гел унай. дип булмый
Мәрхүм Нурихан Фәттах бер әңгәмә вакытында гадәттәгечә кискен итеп бодай дигән иде «Язучы өчен ин зур бәхет, иң зур мәртәбә—язучы булу Әгәр дә мәгәр язучы дигән кеше, үзенен язучылыгыннан гына канәгать булмыйча, ниндидер җитәкчелеккә омтыла икән, димәк, ул безнен арага ялгыш кына килен кергән Җитәкче буласын килә икән, бул син. әйдә Татар түрәләре арасында да татарча укып я га белүчеләр булырга тиештер ләбаса!»
Әмма Разил Вәлиев без күзаллаган рәвештәге түрәме сон’’ Уйлап баксан. ул әдәбият-сөнгать ихтыяҗларын түрәләргә җиткерергә алынган илчебез түгелме ’ һәм ниндидер нәтиҗәгә ирешер өчен анардан чырышлык. дипломат таланты таләп ителә Хәер, кайбер туң йөрәкле түрәләргә әлеге сыйфатларның да тәэсире булмавын сш кына күреп торабыз
Бу җәһәттән биредә яраткан язучым Виктор Астафьсв сү-зләрен дә искә аласым килә: «Язучыны мин җәмгыятьтәге вазифасы өчен түгел, ә бары тик галантына карап кына бәяләдем һәм бәялим, дип язган иде ул.—Әмма еллар үтү бе лән шундый фикеры килдем: әгәр лә кешедә җитәкче һәм язучы таланты аерылгысыз, ул һәркайсында берботен икән, бу әдәбият өчен зыянга түгел, ә файлага гына»
Хәер, гүрә язучы ларга тискәре карашта торган Нурихан Фәттахның да тәгаен Разил Вәшснкә карага мөнәсәбәте үзгә иде: «Минемчә. Разил Вәлиев тлгарнын бүгенге ин күренекле, иң данлы һәм атаклы шәхссләренсн берсе Һәркем белә. Разил Ват ис в язучы гына түгел, сәяси эшлекле дә. ул армый-талмый гаглрнын
бәйсепеге өчен көрәш алып бара. Монын өчен без ана һәрвакыт рәхмәт әйтергә тиешбез».
Бер көнбатыш кешесе. Иранда министрларның ил язмышын хәл иткәндә үзара шигырь сөйләп гәпләшүләрен күргәч, чиксез гажәпләнә. Шәрекъ үзгә, хисләре гарипләнгән Гареп түгел.
Ил тоткан иләмән шагыйрьләр Шәрекътә бихисап. Олуг вәзир вазифасын башкарган бөек түрк шагыйре Галишир Нәваине генә искә төшерү дә җитә. Ул үз дәүләтендә мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра, мохтаҗлар өчен хәйрия вакыфлары оештыра. Үз вакытында аны Шаһ-и гарибан дип атаганнар, ягъни гарипләр, монлылар шаһы...
Хәер. Рәсәйдә дә. Көнбатышта да андыйлар булмаган түгел Рәсәйнең беренче юстииия министры булган, шактый вакыт губернатор вазифаларын башкарган Державинның шагыйрьлеген кем генә шик астына алыр икән? Веймар кенәзлегенен чәчәк аткан дәвере дә баш министр Гете исеме белән бәйле. Бүген аларнын иҗтимагый вазифаларын кем хәтерли? Кешелек тарихына алар олуг шагыйрьләр булып теркәлгән.
Шагыйрьлекне бер бизмән белән үлчәп булмый.
Тик һәрберсенең йөрәгендә иярләнгән ат ята.
Яшьлегендә Разил Вәлиен Франсуа Вийон, Гарсия Лорка, Александр Чак, Уолт Уитмен иҗатлары белән мавыккан кеше. Ул күбебез кебек көнбатыш шигъриятенең тәэсирендә үскән.
Дәүләт советындагы бер җыенда татар халкынын дәүләтчелеге турындагы чыгышын ул шигырь белән сөйләде.
Әлбәттә, хакимияттә анын ят каннан яратылганын беләләр.
Шагыйрь күңелендәге иярләнгән атнын. борын канатларын дерелдәтеп, каядыр билгесезлеккә ыргыласы киләдер.
Жанын кая куярга белмәгәндә ул юлга чыгып китә. Авылына кайта, урмандагы йортына юнатә. Ялгызын калдырыгыз! Канла Вийоннын зимагурлыгы, Лорканын чегән аһәннәре уянган вакыт
Күпме илләр күрелгән, тик туган җирдә генә өмет кебек һаман түм-түгәрәк калган күк йөзеннән сирпелүче карлар керфекләргә үз итеп куна... эреп язга күчәсе монга әверелә.
Ил-көн турындагы уйлар, сәяхәтләр хатирәсе ак кәгазьгә күчә. Шул шатлыкны, шул сагышны, гамьне тиздән без дә шагыйрь кебек үк кичерербез.