Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР БИШЕГЕ

6 июль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан рәсми дслсгаииясе Алтай халкы - нын Россия составына керүенә 250 ел тулуны бәйрәм и гү чараларында катнашып кайт ты. Тантаналар Алтай Республикасына керү юлында Татарстан Республикасы исеменнән урнаштырылган «Алтай - Евразия йөрәге» истәлек билгесен ачулан башланып китте Истәлек билгесенең гугыз метрлы Стелласында рус, алтай һәм борынгы төрки телләрендә -Киләчәк буыннарга юллама» язылган: «Бсэбу истәлек билгесен Таулы Алтайда - борынгы кабиләләр дәүләт эшләрен хәл итәргә җыелган, аргамакларга атланып батырлар яуга киткән истәлекле вакыйгалар уңаеннан халык бәйрәм үткәргән урынга куйдык. Бирелә төрки цивилизациясе башлангыч ата Киләчәк буыннар, үз тамырларыгызны истә тотыгыз, бабаларыгыз кылган гамәлләр белән горурланыгыз һәм үзегез йөрткән исемгә лаеклы булыгы г • Истәлек билгесе Тагарстан Президенты Минтимср Шәймиев инициативасы буен ча, «Татэнерго» ААЖ. «Зенит» банкы һәм шәхси затларнын финанс ярдәмендә урнаштырылган. Билге Сәяр АЯдаровнын иҗат осгаханәсе архитекторлары проекты буенча «Пифагор» фәнни җитештерү берләшмәсендә ясалган Тантанада Аттай Республикасы җитәкчесе Александр Бсрднмков. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Алтай Республикасы Дәүләт Жыены - Әл Корылтай Рәисе Иван Бслеков. Апайдан РФФедерация Советы әгыасы Ралиф Сафин, Татарстан делегациясе әгъзалары ТР Дәүләт Советы нын мәдәният, фән. мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комигегы рәисе Разнл Вәлие». ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рафаэль Хәкимов. ТР Дәүләт Советы депутаты. Бөтендөнья тагар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рмнаг Ькиро» катнашты Ча рада шулай ук истәлек билгесснен авторча- ры. Атгаи крае татар милли-мәдәни мохта- рияте әгъзалары да бар иле Бәйрәмлә катнашучыларга Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәчмәшшн мөрәҗәгать белән чыкты Аннары ул Татарстан Президенты Мин тимер Шәимиевнен Аттай Республикасы х&зкын сәламләү хатын укыды: «һәр халыкнын тарихында кискен үзгәреш вакыйгалары була, сезнен өчен ул— Аттай халкынын Россия составына үз ирегс белән керү һәм безнен күп милләтле ил субъекты буларак. Аттай Республикасы оешу,—дип билгеләп үтелә Татарстан Президенты сәламләвендә —Таулы Аттай җир асты казылмалары белән генә түгел, ә искиткеч табигате, яхшы кешеләре һәм тирән тарихы белән дә бай. Апайда, таш һәм корыган агач төпләре генә ү з тамырлары турында белергә теләми лигән әйтем бар Бу безнен халыкка кагыл мый Татарлар үхчәренен туганнан-туган Ватаннары - Аттай йорты турында белә Татарларны һәм атгайлыларны бер язмыш, тарих, тел. мәдәният, рухи туганлык якынайта.—дип басым ясады Минтимер Шәимнс-в — Киләчәктә Аттай Республикасы белән Татарстан арасында күпьяклы хезмәттәшлек ныгыячагына шикләнмим Безне Россиянен демократик, федератив, көчле һәм чәчәк агу чы дәүчәт буларак күрү теләге берләштерә * Алтай хал кынын Россия составына керүенә 250 ел тулуны бәйрәм итү Аттай Рес публикасының я надан реставрацияләнгән Милли театр бинасында тантаналы утырыш белән дәвам нггс Бәйрәмгә дәрәҗәле ку каклар РФ Федерация Советы Рәисе Сер 1сй Миронов. РФ Президентының Себер федераль округындагы ту чы вәкаләт 1с вәкиле Анатолий Квашнин. Россия плрчачентынын югары һәм түбән палатасы вәкилләре. Ка закъстан. Кьгргыэстан. Монголия Респубшкллары. Новосибирск һәм Кемеро- во өлкәләре. Аттай крае. Татарстан һәм РФнын башка субъектларыннан рәсми делегацияләр килгәннде Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников тантаналы җыелышта катнашучылар алдында чыгыш ясаганда. Алтай. Татарстан һәм Россиянен башка субъектлары белән беррәггән, халыкара ЮНЁСКО оешмасы игътибарын җәлеп иткән Россия төбәкләренең дүртенчесе булуын искәртте РФ Президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Анатолий Квашнин Россия Президенты Владимир Путинның Алтай халкын котлау текстын укыды. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Мәдәният, матбугат, телерадиотапшыру- лар өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе нәтиҗәле эшләгәне өчен «Казан утларыжурн&тынын баш мөхәррире Фәйзул- лин Равил Габдрахман улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Дуслык ордены белән бүләкләнде. «Казан утлары■> журналы редакциясе коллективы Татарстанның халык шагыйре, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесен югары бүләк алуы белән ихлас котлый, ана яна ижадиунышлар тели «СӘЛӘТ. ФЕСТИВАЛЕНЕҢ УНЫНЧЫСЫ Июль аенда Татарстанның Алексеевск районындагы Биләр шәһәре янында «Сәләт»нен X Республика яшьләр фестивале үткәрелде. Әлеге чара Татарстан шәһәрләре һәм авылларыннан гына түгел. Мәскәү. Саратов. Киров. Ленинград өлкәләреннән һәм Рос сиянен башка төбәкләреннән 800 гә якын мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантларның ин сәләтлеләрен бергә жыйды. «Сәләт» лагерен күреп китәргә дип Татарстанның күренекле дәүләт һәм жәмәгать эшлеклеләре. фән. мәдәният, сәнгать өлкәсендә исемнәре танылган шәхесләр, шулай ук Кытайдан да милләттәшләребез килгән иде. Фестивальдә катнашучылар белән ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановта очрашты. «Без әлеге фестивальнең шартлары белән таныштык. Киләчәктә лагерь тормышын тагын да яхшырак һәм уңайлырак итү максатыннан. компьютерлардан куллану мөмкинлеге булсын өчен ярдәм итәргә исәбебез бар. Бу егет һәм кызларнын киләчәктә халык хуҗалыгының ышанычлы терәге буласына шик юк. Чөнки сәләтле яшьләр - республиканың иртәгәсе көнгә ышанычы, унышы ул-. - диде ТР Хөкүмәте җитәкчесе Р. Миннеханов Биләрнең искиткеч гүзәл почмагында фестивальнең инде менә ун ел дәвамында үткәрелеп килүен искәртте Биредә тәҗрибә уртаклашу, үзара аралашу өчен генә түгел, балаларны социаль актив шәхес итеп формалаштыру өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Быелгы фестивальдә катнашучыларның киләчәге бик өметле, чөнки алар- нын һәркайсы фәннен теге яки бу өлкәсендә ышанычлы адымнарын ясый, дип билгеләп үтте ул. Очрашу ахырында «Сәләт» фонды генераль директоры. КДУ профессоры Жәүдәт Сөләйманов балалар исеменнән Премьер- министрга «Сәләт»нен кызыл төстәге лидер футболкасын бүләк итте. Жавап йөзеннән. Хөкүмәт җитәкчесе булдыклы егет һәм кызларга өр-яңа микроавтобус ачкычларын тапшырды. КАРДӘШЛӘР ЯКЫНЛЫГЫ Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәүдә һәм тышкы икыисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов. Әзәрбәйжан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадый. фәнни- техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара уртак комиссиянең беренче утырышы нәтиҗәле булды. дип билгеләп үтте Министр хәбәр иткәнчә, хөкүмәтара комиссиянең Әзәрбәйжан Премьер-министры Артур Раси-Заде һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миннеханов рәислегендә узган беренче утырышында яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективалары. фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә багланышлар үсеше хакында фикер алышты. Хөкүмәтара комиссия әгъзалары шулай ук 2007 елда Татарстанда Әзәрбәйжан Республикасы елын. Әзәрбәйҗанда Татарстан Мәдәнияте көннәрен үткәрү турында килешкән. Уку йортлары арасында турыдан-туры элемтә булдыру, якшәмбе мәктәпләре ачу. диаспо- ралар өчен (бүгенге көндә Әзәрбәйҗанда 50 менгә якын татар яши) балалар бакчалары ачуга ярдәм күрсәтү турында да сүз булган. ДЕРЖАВИН БӘЙРӘМЕ Башкалабыз Казанда һәм бөек рус шагыйре. дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның туган төбәге Лаешта «Державин укулары» дигән фәнни-гамәли конференция, шулай ук рус шигьрияте бәйрәме узды Лаеш сәнгать мәктәбендә узган фәнни- гамәли конференциядә ТР Милли музее генераль директоры Г Муханов һәм Казан югары уку йортлары галимнәре катнашты Шунда ук быелгы Г Державин исемендәге бүләкнең ияләре игълан ителде. Алар - Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Салават Юзеев («Сквозняк тишины» дигән китабы өчен) һәм Владимир Лавришко («Слеза на лице» дигән китабы өчен) Лауреатларга бүләкне Лаеш муниципаль районы башлыгы А. Тимофеев һәм Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Ә Закирҗанов тапшырды. Шагыйрьнен туган көненә багышланган бәйрәмнең дәвамы Казандагы Лядское бак- часында. Г Державин һәйкате янында дәвам итте. Анда яна лауреатларны мәдәният министрының беренче урынбасары А. Гайнет- динов тәбрикләде — Минем мондый абруйлы бүләккә беренче тапкыр гына лаек булуым Лаешлы- ларга зур рәхмәт Аларнын үз якташларын шулай хөрмәтләүләре мине чын-чынлап бик сокландырды.—диде С Юзеев Шигырь бәйрәмен шагыйрә Лилия ГаЗИЭОВа һәм Казан Яшь тамашачы театры артисты Михаил Меркушин алып барды Анда Г Державин исемендәге бүләккә элеккерәк елларда лаек булган Әхәт Мушинс- кий. Сергей Малышев; шулай ук Ольга Ле- валная. Борис Ваинер. Наилә Ахунова, Михаил Тузов һ б чыгыш ясады Шигырь бәйрәме «Яна музыка» инструменталь ансамбле чыгышы белән тәмам ланды. ТАЛАНТЛЫ ЯШЬЛӘР ҮСӘ «Алтын каләм» - «Золотое перо» XI республика фестивале төгәлләнде 120 ләп яшь ижатчы «Борис Полевои» геплоходытзла Чу г ман-Идел елгалары буйлап сәяхәт кылды. Дүрт кон дәвамында атар Болгар. Түбән Кама, Чаллы. Чистай шәһәрләрендә булдылар, тарихи урыннар, мәдәни жәүһәрләр белән таныштылар. Быел Гран-прига — Кукмаратан Алсу Мәжитова, Казаннан Александр Шагулин лаек булды 17-19 яшьлекләр төркемендә I ләрәжә Диплом Татьяна Корноучонага (Түбән Кама) һәм Айнур Вәлиснка (Чатлы). II ләрәжә Диплом Адилә Гадисш (Түбән Кама) һәм Алисә Шәкүровага (Арча) тапшырылды III ләрәжә Дипломга Эльмира Га ринова (Балтач) һәм Анна Макарова (Казан) ия булды Габдулла Тукзннын тууына 120 сл гулуга багышланган номинациядә Бал тач районыннан Резеда Гобәена жинү яулады Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән номинациядә Әгерҗе районыннан Алии Сипова беренче булды Фестивальмен ин оста фоторепортеры булып Азнакайдан Руз ил Вәлиен танылды СЫНЛЫ СӘНГАТЬТӘ КАЗАН ТАРИХЫ Санкт-Петербургта «Сыкты сәнгать ярдәмендә борынгы Казанга сәяхәт» исемле альбом-китап басылып чыкты Анда XVII- XIX гасырларда ижат иткән рус һәм чит ил рәссамнарынын картиналары тасвирлана. У т табигать күренешләрен сурәт итүче рәссам нар ясаган график әсәрләр, борынгы Казан һәм анын кешеләре образы сакланган картиналарга нигезләнеп төзелгән. Альбом Татарстан Пре зидентынын мәдәниятне үстерү фонды, ТГ Дәүләт сынлы сәнгать музее. Казан дәүләт университетының Н Тоблченсмпт исемен дәге фәнни китапханәсендәге кулъязмалар һәм сирәк кзттаплар бүлеге. Милли му зейда сакланган экспонат лар нигезендә эшләнгән МИЛЛИ МУЗЕЙДА ЯҢА ҖИТӘКЧЕ Күп с.ътар буе Милли музеймын генераль директоры вазыззфасын башкарган Геннадий Муханов. республикабыздан күченеп китүе сәбәпле. Татарсгдннын топ музеена яна җитәкче тгтеп бирелә фәнни эшләр буенча генераль директор урынбасары булып эшләгән Гөлчәчәк Нәжипова билгеләнде Ул - Казан һәм Идел-Урал төбәгенен мәдәни тормышы. Милли музейнын тарихы һәм анын хәзерге эшчәнлегенә багышланган 50дән артык фәнни мәкатә. берничә китап авторы, тарих фәннәре кандидаты ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧКА ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ Башкортсганнын Мишкә районында татар һәм башкорт хатыкларынын уртак классик шагыйре Шәехзадә Бабичнын тууына 110 ел тулу унаеннан Кынгазытамак авылында күренекле шагыйрьгә яна һәйкәл ачылды Тантаналарда катнашучылар Мөхәммәт закир Бабичевнын туган нигезенә чәчәктәр салдылар Аннан сон Кынгазытамак авылы мәктәбе янында Шәехзадә Бабичнын тормыш татына һәм иждгына багышланган митинг үтте Кунакларсоныннан мәктәптә Шәехзадә Бабичка багышлап оештырылган музейда ла бу.тды һәм андагы экспонатлар белән танышты. САРА САДЫЙКОВА ЖЫРЛАРЫ Санкт-Петербургта танылган композитор Сара Садыикованын тууына 100 ел тулу унаеннан «Дөнья матур, дөнья кнн« дигән МРЗ дискчыкты Сара Садыикованын шәхесе һәм иҗатына ихтирам йөзеннән, әлеге җырлар җыентыгы Санкт-Петербургтан милләттәшебез Фәизрахман Качалов, шулай ук компози- гернын кызы Әлфия Айдаре кая гырыцпыты белән донья күрде «Диск ч)лфия Айдаре наянын шәхси архивында озвк еллар саклан ган Татарстан радиосы фонотекасы материалларына нигезләнеп эшләнде».-ди Фән зрахман Качалов Дискка барлыгы 110 жыр кергән Азар арасында халыкчан жыр.тар күңелле, шаян җырлар, романслар, танго һәм вальс, патриотик җырлар, инструменталь музыка бар КИРӘКЛЕ КИТАП Тарихыбыз өчен кирәк мпаплар чынап тора 2006 елда Казанда нәшер ителгән •Урга Идел һәм Урат буе халыкларының тарихын Казан дәүләт университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә өйрәнү (1878-1929)» җыентыгы да шундый фәнни хезмәтләрнең берсе Габделхәй Габдрахман улы Хәбибуллин язган монографиядә Казан университеты каршында 1878 елла оешкан археология, тарих һәм этнография җәмгыятенен тарихына, эшчәнлегенә анализ бирелгән. Аның Россиядәге бик күп, бигрәк тә Идел-Урал төбәгендә яшәгән халыкларның тарихын өйрәнүдәге вазифасы күрсәтелгән. Китап җәмгыятьнең эшчәппеген беренче мәртәбә тулаем өйрәнүгә багышланган. Анда низамнамә (устав), алга куелган бурычлар, әгъзалар эшчәнлеге турында сүз бара. Китапның төрки һәм фин-угор халыклары тарихын өйрәнүне эченә алган бүлекчәләре дә бар. Укытучылар, югары уку йортлары студентлары, кин даирә укучылар өчен тәкъдим ителә торган әлеге басма күпләргә файдалы булыр. МАТБУГАТЫБЫЗ ТАРИХЫННАН Казан дәүләт университетынын филология буенча диссертацияләр яклау советының чираттагы утырышы булды Анда Түбән Новгород өлкәсендә журналист булып эшләүче Камил Фәтхуллин «Этник төбәк журналистикасын үстерү проблемалары (Түбән Новгород өлкәсе татар матбугаты мисалында)» дигән темага (фәнни җитәкчесе - филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин) филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклады. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында, журналистика һәм социология факультетында быел яклаган диплом эшләре арасында татар теле, аны куллану, бүтән телләр белән чагыштырып өйрәнү темаларына язылганнары өч дистәгә җитте Бу теманын быел татар журналистикасы бүлегендә дә артуын билгеләп үтәргә мөмкин. ТӘҢРЕЧЕЛЕКНЕҢ ТАМЫРЫ ТИРӘН Инде бишенче ел рәттән Иске Казан янында татар, башка төрки һәм фин-угор халыкларын берләштерә торган «Таңбатыр» лагере эшләп килә. Монда җыелучылар тарихи лекцияләр тынлыйлар, төрле экскурсияләр оештыралар. Тәңре динен тотучы яшьләр экологиягә дә зур игътибар бирә: берничә ел дәвамында Иске Казанның изге чишмәләре янында алар меңнән артык каен агачы утырткан. Быел исә тагын бер күренекле вакыйга булды: мәҗүси келәүләр белән Чыңгыз ханның бөек төрки-татар дәүләте төзүенең 800 еллыгы уңаеннан һәйкәл-таш ачылды Биш метр биеклектәге ташбилгегә рун һәм кириллица алфавитлары белән язылган язма уелган. Ташбилге Орхон-Ени- сей ягындагы борынгы туганнары үрнәгендә эшләнгән. «Төркилек, татарлык кадерле булган һәркем монда килгәндә үзе белән кечкенә таш алып килеп ташбилге төбенә салса иде»,—диләр тәңречеләр. ЯҢА ФОНТАН Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее янындагы бакчада башкалабыздагы 41 нче фонтан ачылды. Музей директоры Әлфия Тутаева әйтүенчә, бу үзенчәлекле бронза фонтанны «ВКНИИ-ВОЛТ» тәжрибә- житештерү заводы (директоры — С. Мару- денко) һәм «Гранташ» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт (директоры - И Галиев) эшчеләре 2 ай эчендә өлгерткән. Ә бирегә җыелган халык бу фонтанны, анда сурәтләнгән гүзәл кызны карап хозурланды. Аннары биредә татар, рус телләрендә концерт күрсәтелде. КОТЛЫЙБЫЗ! Бүгенге татар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен язучы Рәниф Шәриф улы Шәриповка "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Реклама