Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАНМЫ, ЯЗУЧЫ ХЫЯЛЫНДА ТУГАНМЫ?

Безлә трилогияләр еш язылмый Галим һәм язучы Тәлгат Галиуллиннын укучыга инле яхшы таныш булган «Тәүбә». «Элмәк», «Төнге юллар» исемле романнарын бергә туплап. аларнын үзәк каһарманы исеме белән аталган трилогиясе китап киштәләрендә урын аллы: әйе. «Сәет Сакманов» (Татарстан китап нәшрияты 2005). Хәзер бу әсәрләрне бергә җыйнап укырга, иркенләп. уйланып хөкем йөртергә, фикер алышырга мөмкин Югары ләрәжәләге бизәлеш, пөхтәлек, рәсемнәрнен матурлыгы һәм эчтәлеккә ярашып торуы белән китап бик ЗӘВЫКЛЫ һәм И11 таләпчән укучыны ла канәгатьләндерерлек булып чыккан Моның өчен нәшриятыбыз хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Авторнын бу романнары әле аерым-аерым, бер-бер артлы дөнья күргәндә үк. хәзерге чорыбызны сурәтләүне үзәккә максат итеп куйган булулары белән җәмәгатьчелекне битараф калдырмады Укылды, югары бәяләнде, авторы исә Язучылар берлегенен мәртәбәле Гаяз Исхакыи исемендәге премиясенә лаек табылды Бигрәк тә замана «бизәкләрен* үзендә күп туплаган, катлаулы язмышлы Сәет Сакманов образы әле тулысынча туып бетмәс борын ук тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре, укучылар даирәсендә бәхәсләр уятты Бәяләр торле-төрле. каршылыклы булды. һәм бу - табигый лә Анын социалистик реализм концепциясенә җавап бирердәй уңай герой түгеллеге әйтелде (Л Дәүләтшина). иблис тә. фәрештә дә була алмавы ассызыкланды (А Хәлим), шул ук вакытта, нинди генә мөһер сугылмасын. аның әдәбияттан (бәлки, тормыштан ”) тиз генә китәргә җыенмаган тип икәнлеге дә искәртелле (С. Хафизов) һ б. Ләкин, шунын белән бергә, ике гасыр «күрешкән» чорда туган каһарманның ни сәбәпле кызыксыну уятуын. әйтергә яраса, феноменын ачыклап бетерә атмадык Мин лә сонгы сүзгә дәгъвә итмим Коммунистлар фиркасе алып ташланып СССР таркалгач, озын-озак еллар дәвамында «авызлыкка» өйрәтелгән күпләр югалып катлы Әдәп-әхлак кануннары пыран-заран килде, кинәт кабынган уттан качкан тараканнар кебек, халык төрле яшәеш стихиясенә кереп батты. Берәүләр атлы, икенчеләр сатты, өченчеләре ил малын таларга кереште. Менә шул чорда, «борылыш» дип аталган болганчык елларньт унай һәм тискәре хасиятләрен үхтәренә сеңдергән Сәет Сакманов. Шөреп, Гаяров кебек затлар өскә калыкты. Ягъни тормыш аларны үзе тудырды, тәкъдим итте, укучыга аларны бәялисе, аңлыйсы гына калды Чөнки, шагыйрь әйтмешли, әгәренки йолдыхтарны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер кирәк Әйе. һәр ихтыяҗны ижтимагый-сәясн яки шәхси мәнфәгатьләр тудыра Сәет Сакмановны да. анын хюхитен. фикердәшләрен һәм дошманнарын да икътисалый-иҗтимагый яшәеш шартлары калыплаган бит Бу каһарманга мөнәсәбәтебез унай булып, хуплаган тәкъдирлә дә. Сәетне идеаль герой йөри торган тәртә арасына куып кертеп булмый, ул анда сыймый. андагы таләпләргә җавап бирми «Казан утлары» журналында сонгы ике елда унай герой, олы шәхес турында зурдан кубып бәхәсләшеп, күтәрелеп бәрелсәк тә (ә мондый сөйләшү кирәк иде. өлгергән иде'), проблеманы ахырТалгпт Гнлиуллин Сәет Сакманов. Казан Татарстан китап нәшрияты. 2005 ел гача чишә, фикерләшүгә барыбызны да канәгатьләндерерлек ноктаны куя. жир шарын әйләндереп куярдай Архимед таяныч ноктасын таба алмыйбыз, һәм ул. гомумән, мөмкин эш тә түгелдер. Һәр чор әдәбияты һәм сәнгате үз геройлары белән килә, шулар белән тарихка уза. ягъни ил-көннен яшәеш вәзгыятенә бәйле рәвештә образлар системасы тудыра һәм алар үзгәреп-янарып тора. Мәктәп, урта һәм югары уку йортлары программаларына кертелгән, өйрәнелгән XIX гасырнын классик саналган образларын, аталары калдырган мал исәбенә типтереп яшәүче Евгений Онегин. Ленский. Печорин. ата жулик Чичиков. ялганчы, буш куык Хлестаков, хыялый, ялкау Обломов. мәхәббәттән башка хис-тойгыны. кайгы-хәсрәтне белмәгән И С. Тургенев кызларын искә төшерик. Шул чор әдәбияты тәкъдим иткән геройларның берәрсе сука артыннан йөреп, мал абзарын тазартамы, юкә каезлап, чабата үрәме? Лев Толстой каләме тудырган чибәр ханым Анна Каренина колхозның хезмәт «таягы»на тигән барлы-юклы икмәген кире хөкүмәткә илтеп бирер идеме икән? XX гасырның әдәби-эстетик казанышлары саналган: М Горькийның «Клим Самгин тормышы». Б. Пастернакның «Доктор Живаго» кебек эпик әсәрләрен алыйк Икесенең дә романнарга исем биргән үзәк геройлары — тормышта үз кыйблаларын таба, системага җайлаша алмый бәргәләнгән шактый ук урга кул. шул ук вакытта фаҗигале шәхесләр. Совет әдәбияты чыраена җиңүче кыяфәте чыгарган 20 нче еллар. 30 нчы елларда да Илья Ильф белән Евгений Петров каһарманлык бизмәненә шахтер Стахановны. Ардуан батырны, атасын сатып үрнәк пионер даны алган Павлик Морозовны салмыйлар, ә яна типны - авантюрист, әшәке, алдакчы Остап Сөләйман - Берта - Мария Бендер Задунайскийны утыртып куялар. Холкы, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре. караклыгы белән ничек кенә ачуыбызны китереп, саруыбызны кайнатмасын. Остап Бендер әдәбият тарихына тип булып кереп калды. «Күчеш чоры» тибы дибез, чөнки ул үз вазифаларын «намус» белән үти: көлдерә, нәфрәтләндерә, уйландыра, көендерә... В Катаевның «Вакыт, алга!». Л. Леонов ның «Соть». «Дәрьяга юл». Ф Панферовның «Бруски» дигән 30 нчы еллар роман-повестьларының үзәгендә вакытны узарга ниятләгән алдынгы эшчеләр, хыялый галимнәр, колхоз тормышы «ләззәтен» татый башлаган крестьяннар торса да, хәтта авторлары талантлырак булса да. берсе дә «Унике урындык». «Алтын бозау» исемле әсәрләр шөһрәтенә күтәрелә алмады, үз чорының сурәтле елъязмалары гына булып калды. Сәбәбе ачык: Сөләйман малае Остаптан рекордлар таләп итмиләр, «фирка уставын бозасың, коммунист исеменә тап төшерәсең», дип дәгъва белдермиләр. Хезмәт процессы никадәр генә матур да. ямьле дә күренмәсен, аны ту- рыдан-туры сурәтләү үзе генә поэтик образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмый Аны кеше характеры, эчке дөньясы, кичерешләре ярдәмендә генә шигърият итәргә мөмкин. Көнбатыш әдәбиятының Бальзак. Флобер. Стендаль. Мопас- сан. америкалы Драизер кебек бөек реалистлары яшәгән чорда да авыр физик хезмәт булган: шахтер күмер чапкан, игенче җир сөргән, иген үстергән. Мәгәр сүз осталарын күбрәк кешенең рухи дөньясы, мәхәббәте, өйләнүе, балалар үстерүе, башка кешеләр белән аралашуы. күршеләре белән мөнәсәбәте, батырлыклар кылуы, дингә карашы, фани дөнья белән хушлашуы.. кызыксындырган Акны кара дип әйтергә мәҗбүр ителгән совет әдәбият белеме бу төр әсәрләрне иске җәмгыят- нен тончыктыргыч шартларын, кара, тискәре якларын ачы тәнкыйтьләп, иске дөньяны фашлауга багышланганнар дип бәяләде. Хәзерге җәмгыять яшәешендәге тискәре күренешләрне, авыр үсеш юлларын күзалларга мөмкинлек биргән Сәет Сакманов та шул типтагы образлар рәтенә сыймыймы?! Язучы хыялында канатланган, яисә тормыш лабиринтларыннан сайлап алынган образны кабул итү укучының зәвыгына, сәнгати шартлылыкны аңлау сәләтенә дә бәйле. Чын шәхес образы катлаулы һәм каршылыклы булса, укучыда ихтирам уята. Андый образны аңларга тырышу, аңлату - әдәби тәнкыйтьченең, сүз сәнгате галименең бурычы һәм намус эше. Шул рәвешле. А. Гыйләжев үзенең «Балта кем кулында?*. Р Мөхәммәдиев «Кенәри - читлек кошы» әсәрендә баш- таган традицияне дәвам итеп, жәмгыять белән идән астыннан идарә итүче кара көчләрнен пәрәвездәй чәбәләнгән катлаулы хәл-әхвәлләрен; алдау, кирәкмәгән кешене юлдан алып ташлау кебек явыз алымнар белән эш итүчеләрне «Сәет Сакманов» трилогиясе үзенчә чыбыркылый. Автор баш героен төрле яклап сурәтли. унай сыйфатларын да күрә, кояш яктысына тартып чыгарып, кимчелекләрен лә күрсәтә. Сәет үзен тайгак, пычрак юлга баскан, төзәлергә, чын-чынлап тәүбә итәргә тиешле кеше санамый Анын үз язмышы очен көрәшә белүе сокландыра. Сакманов «хәлле яшәешне ксшенен акыл сәләтен күрсәтүче билге» дип саный һәм татармын милли байлары булырга тиеш дигән ышаныч белән яши «Без - тычканнар баскан өйне тазартучы санитар мәчеләр», дип кабатларга ярата ул үзенен яраннарына. Бай белән ярлыга бүленеш табигый, адәм балаларын Ходай тәгалә тигез яратмаган. дип исәпли. Берсенә матурлыкны, тан калырлык чибәрлекне мулдан биргән, икенчесенә дөньяны калтыратып тоту, өченчесенә лидерлык сәләтен тоттырган. Кемнедер горур, эре, тәкәббер итеп яраткан, кайсынадыр байлык туплау, саранлык чирен иңдергән Мәхәббәт маҗаралары белән бәйле мавыктыргыч борылышлар, укучыны кулда тоту максаты белән уйлап табылган, көтелмәгән хәлләрне сурәтләүгә маһирлык, сюжет канвасының ирекле чигелүе ягыннан Т. Галиуллин әсәрләре Көнбатышта «Дскамсрон»нан башланып, ничә гасыр дәвамында яшәгән «азгынлык. алдакчылык» романнарын («плутовский роман») искә тошерәләр Әмма тышкы якынлык эчке яңгырашка, фәлсәфи юнәлешкә кагылмый «Сәет Сакманов» трилогиясе үзәк персонажда чагылган сәяси-ижтимагый тәрәккы- ягькә мөнәсәбәте һәм бәясе; милләт яшәеше, татар телснен язмышы турында уйланулары, тарих тарафыннан рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан И1елгән кимсетелгән халык баласы бәгыреннән өзелеп төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Монда халкының киләчәге өчен борчылмаган, җинаятьчеләрне каптыру максаты белән генә мәшгуль алдынгы тикшерүчене яки милиция хезмәткәрен сурәтләгән маҗара лы (детектив) романнар белән уртаклык та бар кебек. Ләкин автор тормышка, яшәешебезгә аек карый Менә, мәсәлән, соңгы елларда шау-шу куптарган, үлем белән беткән бер генә жинаятьнен ачылмаганын да яшерми ул. Сәет - гади-гадәти образ гына түгел, ул—тип Кыргый капитализм шартларының типик гәүдаләнеше булган герой, әйтергә яраса, хәтта серле герой Анын иҗади көчен, жегәрен җәмгыять тиешенчә куллана, файдалы эшкә җигә атмаган Аерата бер яссылыкта ул үзенә унай мөнәсәбәт уята. Ул - саф татар баласы. Татар ин болгавыр заманда да югалып калмый, үзен диңгездәге йомычка хәленә төшерми, дигән фикергә атып килә язучы. Т Галиуллин бу персонажы белән XX гасыр ахыры-ХХ1 йөз башы әдәбиятында яна тип ачты дисәк тә, зур хата түгел. Әйе. Сакмановтарны жәмгыять яшәешеннән сызып ташлап булмый Әле, бәлкем, шулардай узган гасыр башындагы кебек меценатлар чыгар, алар милләтебезгә зур хезмәтләр күрсәтер. Чөнки Сәетнең атаклы саран Плюшкин кебек үз байлыгына мөкиббән китеп, акча санап ятмыйча олы сәясәткә чыгарга. депутат булырга, әдәбиятны аңларга омтылышы кебек мактауга лаек сыйфатлары да бар Аны. алда әйтелгәнчә, илдәге вәзгыять ситуация тудырган Сәет Сакманов белән якыннан аралашкан кешеләр арасында анын даирәсенә очраклы килеп эләккән, чын мәгънәсендә инсафлы кешеләр дә аз түгел Андыйлар героебызга мөнәсәбәтле хатын-кыз арасында бигрәк тә күп Фәнгә тартылган Мисхәт-Миша - шундыйлардан Яки. әнә, Сталин лагерьларын узган, лаеш шулпасын мулдан чөмергән, нечкә күңелле, юморга бай. мөлаем Әхмәдиша карт һәм анын карчыгы Бу образлар милли үзенчәлекләрне күзгә бәрелеп тормаган дсталь-күренешләр аша тасвирлауга, халыкнын ерак тарихи тамырларын эзләүгә, тоталитар режим тегермәненә эләккән аерым шәхес, гаилә язмышы аша тулы бер буынны сурәтләүгә мисал була алалар Әхмәдиша картның гадәти хәл-әхвәлләрен Сәет һәм анын яраннары белән бәйләп язучы тагар халкына хас фикерләү үзенчәлекләрен дә ача Анар чылтырап аккан зәмзәм чишмәседәй игелеклек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хас Кеше үтерүне гадәти бер гамәл санаган бәгырьсезләр дә аның янында, саф әхлакый тәртипләр божрасына эләккәндәй, гөнаһсыз сарык бәрәннәре кебек булып, юашланып кала. Билгеле инде, әдәби әсәр уңай яки тискәре геройны сурәтләүгә генә кайтып калмый. Ул - идән, түшәм, тәрәзә, ишек, ишек тоткасы, баскыч, җылыткыч, яктырту җиһазлары... бердәмлегеннән торган ой шикелле композиция, сюжет, конфликт, характерлар, лирик чигенешләр, тел-стиль, сүз-сурәтләр гонсырыннан төзелгән катлаулы бина. Бу яссылыктан «Сәет Сакманов» трилогиясе җитди һәм һәрьяклап сөйләшүгә, фикер алышуга зәмин бирә. Автор төрле яшьтәге, дөньяга һәркайсы үзенчә карашлы йөзләгән персонажлар белән зур оркестр дирижеры кебек оста идарә итә; вакыйгалар җебен чуалтмый. Инде онытыла башлаган каһрманнын янадан «кирәге» чыга, ул янадан сүзгә, хәрәкәткә катнашып китә. Күп кыллы, күп тавышлы полифоник әсәрдә кеше жанынын бәргәнәлүләрен, «зиһен ташкынын» сурәтләгән урыннар да җитәрлек Катлаулы композициянең «сүтелгән, убылып төшкән урыннары» авторга озак еллар дәвамында татар, рус әдәбиятлары тарихын студентларга өйрәтү, сүз сәнгате әсәрләрен анализлау буенча махсус курслар алып бару да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Әгәр бу әсәрнсн ижат методын якынча «кырыс реализм» дип билгеләсәк, трилогиянең теләгән фикерне, хәтта эстетик идеалны ачуда үз бурычы бар. Трилогиянең беренче кисәгендә («Тәүбә» романы) Көнчыгыш әдәбиятлары романтизмына барып тоташкан шигъри мәхәббәт фонында автор безнен көннәрдәге җинаятьчелекнең килеп чыгуының иҗтимагый һәм икъдисадый сәбәпләрен ача. Икенчесендә («Элмәк») хакимият һәм хөкем оешмаларынын кайбер вәкилләре «фатихасы» белән җинаятьчелекнең көчкуәт алып бәйдән ычкынуынын нәрсәләргә алып килүе шактый ук тирән психологик анализ ярдәмендә тикшерелә. Өченче роман («Төнге юллар») «ахыр чиктә бер түлисе була, берсе генә дә - мәхәббәт ләззәтләре дә, байлык хозурлыклары да - мәңгелек түгел» дигән мәгънәне, кичерешне укучыга җиткерү бурычын үти. Гаилә бәхетенә, байлыкка ирешкән Сәет бу рәхәт тормышнын озакка бара алмасын «татлы бер сиземләү» белән сиземли. Мәхәббәт — аның өчен үтеп чыгарлык, ләкин җитди сынау. Өч романнын стиленә дә тормышка җанлы мөнәсәбәтнең ачык чагылышы, сурәтләү чараларынын күптөрлелеге, тапкыр һәм көтелмәгән чагыштырулар, юмор хисе, фаҗигале хәл-әхвәлләр уңае белән дә «күз яше аша көлү» хас. Автор традицион сынландыру алымнарын һәм чараларын урынлы куллану белән беррәттән төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә кую, төсләр, исләр берлеге һәм каршылыгы, синестезия күренешләренә мөрәҗәгать итү ярдәмендә сурәтне төрләндерә, җанландыра. «Мәҗүси җил», «битараф ай», «шадра йолызлар» кебек табигать сурәтләре янында «төссез, иссез, тәмсез, ләмле, үчле тавыш» кебек эпитетлар психологик халәт тудыруга ярдәм итә. Онытыла барган, яки җирле сөйләшләргә хас сүзләрне кулланудан да автор тартынып тормый һ. б. Кыскасы, татар әдәбияты бүгенге заманыбызны каршылыклары, табигый матурлыклары белән сурәтләгән романтрилогиягә баеды. Сәнгатьчәлек ягыннан югары дәрәҗәдәге трилогия герое - Сәет Сакманов. бер тәнкыйтьче әйтмешли, китәр өчен килгән, узгынчы каһарман түгел. Шунысы хак. Бу язманың исеменә чыгарылган сорауга да шикләнми җавап бирергә мөмкин: ул - тормыштан алынган, әмма язучынын сәнгати хыялы ярдәмендә агымдагы тормыш каршылыкларын, бүгенге адәми зат рухының гаҗәеп бай һәм катлаулы булуын тагын да ачыграк һәм тулырак чагылдыра торган итеп сурәтләнгән.