ТЕЛ САГЫНДА ТОРА СОЛДАТ

лмаска да мөмкин. Кеше үзе сөйләшкән телне әйбәт беләм дип исәпли Өстәвенә тел гыйлеме шактый катлаулы һәм четерекле фән. һәр телнен үз фонетик закончалыклары, морфологик үзенчәлекләре, җөмлә төзелеше ысуллары, стиль күренешләре .. Шуна күрәдер яшьрәк чакта бу фән ялыктыргыч булып тоела. Анын никадәр кызык һәм әһәмиятле икәнен еллар үткәч төшенәсең икән! Төптәнрәк уйлап карасан, тел—һәр халыкта өйрәтелә торган төп фәннәрнен берсе бит. Тел аша халыкның тарихын, фикерләү рәвешен, психологиясен, әхлагын, эстетик тоемын, икенче төрле әйткәндә, анын җанлы рухи портретын белергә була. Тикмәгә генә тел— милләтне билгеләүче төп компонентларның берсе, дип исәпләнми шул. Шундый четерекле фәннең лаек рәвештә үсүе өчен, әлбәтгә, бу эшкә фидакарьләрчә бирелгән кешеләр—галимнәр булу кирәк. Бу язмамда төп сүз шундый шәхесләрнең берсе—профессор Вахит Хөжжәт улы Хаков турында. Ул хәзер тюркологиядә исеме киң танылган галимнәребезнен берсе. Мәгълүм хакыйкать: һәрнәрсәнен. шул исәптән һәр игелекле зур эшнен яралгысы өчен төп нигез-сәбәп кирәк Аннан соң әле шул яхшы яралгының үрләп китүе өчен этәргеч көч кирәк. Кечкенә Вахитнын зур профессор булып җитешүенә башлангыч шартлар әйбәт булган: Зөя буйларының кабатланмас матурлыгы, хезмәт сөючән тату гаиләдә тәрбияләнү һәм укытучы әтисенең төпле киңәшләре, күнелнең сафлыгы, максат ачыклыгы... Китапка-белемгә омтылыш Вахитта бик яшьли башлана. Мона өйдәге бай китапханә дә зур этәргеч ясый Анда XIX гасырда һәм XX гасыр башында гарәп әлифбасында чыккан К Насыйри, Ш Мәржани, Г.Тукай. Р Фәхретдин, Ф.Әмирхан һ.б. әдип һәм галимнәрнен әсәрләре белән беррәттән. «Казан мөхбире», «Әл-ислах». «Кояш», «Карчыга*. «Шура», «Яшен», «Уклар» кебек газета-журналлар да була. Борынгы классик татар әдәбияты үрнәкләрен—«Кыйссаи Йосыф», «Таһир вә Зөһрә», «Ләйлә вә Мәжнүн»нәрне кышкы кичләрдә гаиләдә җыелып уку да зур тәрбияви роль уйнаган. Вахиг Хаков 1926 елда Татарстан республикасы Буа районы Күзби авылында туа. Үз авылында башлангыч белемне алгач. Килдураз урта мәктәбендә укый Мәктәп елларында укыганда, язу-сызу, иҗат эше белән кызыксына, җырлар, бәетләр, мәзәкләр җыя, газега-журналларга хәбәрләр, әдәби парчалар яза «Пионер каләме», «Яшь ленинчы»—анын ин яраткан газета-журналларына әверелә. Балалар язучысы Абдулла Алиштан файдалы кинәшләр ала. кадерле хатирә буларак, анын хатлары бүген дә саклана. Язучы Абдулла Әхмәт тарафыннан төзелеп. 1942 елла басылып чыккан «Хужа Насретдин мәзәкләре» дигән китапта анын да халыктан җыйган мәзәкләре кергән Ул 8 сыйныфны гына бетереп кала, бөтен хыял һәм изге теләкләрне чәлпәрәмә китереп, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Ихтимал, Вахит ага биографиясенең ин ялкынлы сәхифәсе—ул анын яшьли Ватан сугышында чыныгуыдыр 17 яшь тулар- тулмас вакытта, ул шактый озакка сузылган гаскәри хезмәткә китә. Ике ел Монголиядә, аннары Кытайда була, ана японнарга каршы сугышларда катнашырга туры килә. Ул хезмәт иткән дивизия кыска гына вакыт эчендә җәяүләп мен чакрымлык авыр хәрби юлны үтә, Гоби чүлен, Хинган тавын кичә. Монголиянең Баян-Төмән (соныннан—Чойболсан) шәһәреннән башланган хәрби поход Кытайнын Сары буенда гына төгәлләнә. Көнчыгыш экзотикасы, борынгы төрки бабаларыбызнын яшәгән җирләре анарда зур кызыксыну уята. Төрки рун язмаларын да ул беренче мәртәбә шунда күрә, алар белән шунда таныша. Табигый ки. анын дөньяга карашы, профессиясе формалашуда болар берсе дә эзсез калмый. Сугыш беткәннән сон да ул озак кына армия сафларында хезмәт итә. «Без авырнын өстеннән, җинелнен астыннан чыгарга исәп тотмадык,—ди ул фронтовикларнын ул чактагы бердәм халәтен белдереп —Тыныч хезмәткә сусап кайттык» Шуңа күрә, анысы-монысы җитешмәүгә игътибар итмичә, солдат Хаковнын фәнгә килүе шактый урау юллар аша була. Ул ана мәктәптән—практик лабораториядән килә Башлангыч мәктәптә укыта, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире була. В Хаковнын кайбер хәбәрязмалары матбугатта сугышка кадәр үк күренгәләсә дә. тел һәм әдәбиятка караган җитдирәк мәкаләләре 50 нче еллар башына туры килә. Ул инде мәктәптә укытканда ук күнеленен фәнгә тартылуын ачык төшенә, һәм, мөмкинлек чыгуга, язмышын татар филологиясе белән бәйли 1949 елда армиядән кайту белән, сугыштан сонгы авыр еллар булуга карамастан, ул укуын дәвам итәргә керешә Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлап чыга Шул елны ук СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм гарих институты каршындагы аспирантурага имтиханнар тота һәм конкурстан үтә. Профессор Л.Жәләй җитәкчелегендә аспирантураны уңышлы тәмамлагач, аны 1960 елда Казан университетының үзе укыган татар филологиясе бүлегенә укытучы-ассистент итеп күчерәләр Вахит Хаковнын моннан соңгы эшчәнлеге тулысы белән диярлек университет белән бәйләнгән. Ана 1965 елда—доиснт. 1974 елда профессор дәрәҗәсе бирелә Ул XIX йөздә һәм XX йөз башында татар әдәби теле мәсьәләләренә багышланган кандидатлык диссертациясен 1961 елда, ә татар әдәби телснен барлыкка килүе һәм үсешенә багышланган, филология фәннәре докторы исемен алу өчен язьгиан докторлык диссертациясен. 10 ел үткәч. 1971 елда яклый Кайчан гына ул, кандидатлык диссертациясе яклап, мәш килеп йөргән иде. инде баксак, докторлыгын яклаганга да күп вакыт узган Университетта студентларга лекцияләр уку. диплом, курс эшләре җитәкчесе булу, аспирантурада программалар, методик кулланмалар төзү, монографияләр язу Республикада, үзәк һәм тугандаш халыклар матбугатында чыккан фәнни хезмәтләре генә дә берничә йөзгә якын Шуларнын 15 кә якыны аерым басма булып, китап итеп чыгарылган Безгә анын күптән түгел зур күләмле «Татар әдәби теле тарихы» дигән хезмәтенең төгәлләнүе билгеле (Бу хезмәт 1993 елда Казан университеты нәшриятында басылып чыкты Күләме—326 бит.) Чыкканнарынын берничәссн генә искә төшереп үгик: «Тел һәм стиль мәсьәләләре». «Тагар теле стилистикасына кереш». «Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар». «Мәктәптә стилистиканы өйрәнү». «Татар милли әдәби теленеп барлыкка килүе һәм үсеше». «Мәктәптә язучылар телен өйрәнү-. «Стилистика һәм сүз сәнгате*. «Татар әдәби теленен совет чорында үсеше (20-30 нчы еллар)» һәм башкалар Тел мәсьәләсе җәмгыятьтә һәрвакыт зур иҗтимагый проблемаларның берсе булып санала. Өлкәнрәкләрнең хәтерендәдер, сугыштан сонгы елларда тел турында аларнын килеп чыгуы һәм үсеш юллары турында кискен кискен бәхәсләр булган иле Ул вакытта дәүләт башлыкларынын һәм телчеләрнең хезмәт тәрен һәрбер н> ш өйрәнәләр иде Тел мәсьәләсе хәзер дә актуаль булып кала бирә Мәгълүм бу нанча тагар халкы сан ягыннан Русиядә икенче урында тора Шунысын да әйтеп үгик беэнен телебез чагыштырмача әйбәт өйрәнелгән Бу җәһәттән анын күркәм тарихы бар элекке дәвердән—Сәгыйть һәм Ибраһим Хәлфиннар. К Насыйри. ә бч гасырнын беренче яртысында—ГИбраһимов. Ж Вәли ди. Г Шәрәф. Г.Алпаров М.Корбангллисв. Ш.Рамазанов. Л Жалөй. В. Хангилдин хезмәтләре Бүгенге көндә исән-сау һәм нәтиҗәле эшләп килүче галимнәребездән М Зәкиев. Д Тумлшева Х.Курбагов, Р Юсупов. Г.Саттаров. Ф Сафиуллина һәм башка галимнәребезнен тырышлыгы фкасында гел белеме фәнен ейрөн) һаман күтәрелә бара Гел гыйлемендә, тырышлык һәм сәләт белән бергә, гражданлык һәм патриотизм хисләренең югары булуы да. фидакарьлек тә сорала. Тел бакчасы зур. андагы хәзинә бәһа җитмәс кыйммәтле булгач, билгеле, бакчачылар, анын сагында торучылар үзләре дә гадел, көчле, зирәк булырга тиештер Әгәр Ватан сугышы утларын кичеп коче жегәре гашып торган мәһабәт гәүдәле ир кезые татар теле фәнеззә алынган Вахит Хаков университет студентлары белән. 1972 икән, моны бик табигый сайланыш дип уйларга кирәк. Профессор Вахит Хаковны тел гыйлеменең төрле яклары, әйтик, лексикология, терминология, фразеология, орфография, этимология проблемалары, сөйләм культурасы, мәктәпләрдә тел укыту методикасы да кызыксындыра, ләкин шулай да анын топ хезмәте—татар әдәби теленең тарихы, төрки-татар язма ядкярләрен тикшерү һәм бүгенге телдәге стилистика мәсьәләләре. Мәгълүм булганча, төрки һәм татар әдәби телләренең ерак гасырларга сузылган үсеш юллары бар. В.Хаковка моңа кадәр билгеле булган элекке төрки язма һәм басма әсәрләрнен барысы белән дә танышып чыгарга туры килә. Телнсн хәзерге үсешен шул нигездә генә ачык күз алдына китерергә мөмкин. Анын 1971 елда Алма-Атада яклаган докторлык диссертациясенең исеме дә «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше» дип атала. Минем аңлавымча, бу—әдәби телнен эволюциясен чагылдырган хезмәт. Билгеле, бодай колачлау өчен тикшеренүчеләрдән телне һәр яктан: лексик, фонетик, грамматик һәм стилистик яктан тирән белү сорала. Бу хезмәттә темага комплекслы килү сакланса да. барыбер аның үзәк өлеше әдәби тел тарихына һәм анын стильләренең дифференциация мәсьәләләренә багышланган. Автор, һичшиксез, бу өлкәнен зур белгече Профессор В Хаков инициативасы белән, анын хезмәтләре нигезендә югары уку йортларының тагар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә «Татар әдәби теле тарихы» һәм «Стилистика» буенча махсус курслар барлыкка килде. Алар, хәзер фән буларак, Казан һәм Уфа университетларында һәм педагогия институтларында студентлар тарафыннан махсус өйрәнелә. Кемдер әйткән канатлы тәгъбир бар: стиль—кешенең үзе бит ул! Бераз кискенрәк һәм көтелмәгәнчә әйтелсә дә, гаҗәеп мәгънә бар бу сүзләрдә. Чыннан да, стиль ул бик киң төшенчә. Стиль—рухи эшчәнлекне белдерүче бер билге ул. Ә инде кешенең уйлау рәвеше һәм анын чагылышы булган сөйләмендә һәм язуында стиль бигрәк тә ачык күренә Профессияләре язу эшенә бәйле кешеләр өчен стиль төрләрен белү, шул стильләрне тәшкил игүче чараларны ачыклау аеруча зарур. Лингвистиканың кайбер өлкәләре фәннең эчке үсеше өчен күбрәк кирәк булса, минемчә, стилистика— тел фәненен практик гамәлгә якынрак торган өлеше. Әдәбият белән тел гыйлеме бергә йөргән кебек, матур әдәбият тудыручы язучыларның әсәрләре тел галимнәренең җитди хезмәтләре белән аерылгысыз итеп каралырга тиеш Безнен шартлар өчен бу нәрсә аеруча мөһим. Әгәр әдәбиятчылар үзбаш, тел галимнәре үзбаш тормыш белән яшәсәләр, тел үзе дә, әдәбият та әллә ни аша китмәс, халыкнын милли рухы да үсмәс иде Шушы позициядән караганда, матур әдәбият телен фәнни нигезгә салып өйрәнүдә дә В Хаковның хезмәте зур. Язучыларыбызнын әсәрләрен телчеләребез укып, өйрәнеп барган кебек, язучыларыбыз тел гыйлемендәге яңалыклар белән тиеш дәрәҗәлә танышалар микән? Әйтик, каләмдәшләр тел галимнәреннән X Курбатов яки Ф.Сафиуллиналарнын язучыларга кагылышлы яна хезмәтләрен дикъкать белән укып бәһаләлсләрме9 Мина, мәсәлән, В.Хаковнын үткән ел Казан университеты нәшриятында чыккан «Татар әдәби теленен совет чорында үсеше» дигән китабы аеруча ошады Анда татар теленен революциядән сон гомуми үсеш тенденцияләре яктыртыла, конкрет мисалларда тел үзгәрешләренә анализ ясала Әдәби телнен •эшләнеше, 20-30 нчы елларда татар телен гамәлгә кую мәсьәлатәренә багышланган бүлекләр аеруча гыйбрәтле Һәр фәннен бүгенге тормышта заман куйган проблемаларны хат итә-итә үсүе хәерле Без ана телебезнен үсешенә, реаль тормыштагы функциясенә, киләчәктәге язмышына битараф була алмыйбыз. Галим В Хаков та үз хезмәте белән халкыбызның рухи пропагандисты Ул әле укытучылар, әле журналистлар алдында тел һәм сөйләм культурасы турында лекцияләр, докладлар белән чыгыш ясый Телне «халыкнын күмәк хезмәтен, күмәк акылын чагылдырган могҗиза» дип атыйлар Профессор Вахит Хаков кырык елдан артык инде шул могҗиза сагында тора. Анын йөзләгән шәксртләренен берсе буларак, күнелдә шигырь юллары калка Яшәсен. зш сөйгәннең—хезмәтеннән зур шатлык ала алганы Егетләрнең бик трыннән күтәрелеп дан азганы' 1986 Бу я та моннан егерме ел элек язылган Ниндирәк елшр иде соң ул еллар? дип сорасалар, торгынлык дәверенең апогей еллары иде ул еллар диярбез Шул заман рухы бу язмада да беркадәр сизелә шикелле фактик материалны констатацияләү проблемалар куеп изаланмау юбилярга мәдхия белдерү (В Хаковка уя чак 60 яшь булган), сагиак кына хикәяләү (хәер, галим үзе дә салмак, ияле кеше) Нишлисең, без дә замана балас ы Әмма һич үкенү юк. язылган кадәресе. күңел» хыянәт итмичә, ихлас язылган Әйе. соңгы бу егерме ел эчендә, социаль-иҗтимагый мәгънәдә, <ктьяның асты өскә килде Алга дип күз төбәп барган маяклар ауды, яңалары пәшкз булмады... Җәмгыятьнең яшь. көяле, әрсез һәм оятсыз өлеше бөтенхалык коче белән барлыкка килгән байлык-мө лкәтне йолку-бүлү, көрәш-төртеш чорында, рух дөньясы, шартлыча аны Муза дип атыйк кырыйда, на/киый ятимдәй өлешсез, нәүмиз булып калды Фән-гыйлем өлкәсенә дә ка ыла бу өлешсезлек Туган телебез язмышына да Соңгы дистә елларда тел турында, моңа кадәр булмаганча кайгыртып сөйләсәк тә. канун-законнар игълан итсәк тә, гомуитатар күзлегеннән караганда, бу өлкәдә алгарыш юк. Моннан кырык-игле ел элек тел үсешенә рәсми игътибар булмаса да тамырлар әле нык булган, хәзер—киресенчә, тамырлар кипшергән, өстән күпме генә су сипсәң дә. нәтиҗә аз. Читкэрәк кителде шикелле Сүзебез бит галим Вахит ага Хаков турында Тел галиме турында булгач, туган тел язмышы тлрыида уйланмый мөмкин түгел шул Соңгы дистә еллар эчендә фикерләү рәвешенә бәйле /кәвештә язу өслүбем беркадәр үзгәрсә дә. бу өстәмә, язмамны элгәрге язган рухта, шул стильдә дәвам итеп тәмамламакчы булам Әйе. сонгы ДИСТӘ еллар эчендә катаклизмга якын үзгәрешләр булса да. әйтергә кирәк, тел тарихын халык тарихы белән бәйләп объектив тикшерү өчен кинрәк мөмкинлекләр ачылды. Вахит Хожжәт улы Хаков. тагар тел гыйлемендә «Әдәби тел тарихы» фәненә нигез салучы. «Стилистикамны фәнни әйләнешкә кертүче итлим буларак, бүген дә шул тармак.тарнын катлаулы проблемаларын кин кү тәмдә фәнни яктан тикшерүне дәнам иттерә шушы өлкәләргә караган юнәлешнең фәнни җитәкчесе В Хаков яшь фәнни кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә Аның фәнни җитәкчелегендә 20 гә якын кандидат тык һәм берничә докторлык диссертацияләре якланды В Хаков Халыкара Тюркологик форумнарда, конференцияләрдә докладлар белән чыга, үзенен фәнни ачышлары белән уртаклаша Казанда үткәрелгән Халыкара Тюркологик конференциядә (1992), Әнкарада (Төркия) оештырылган III Халыкара Төрки Телләр Корылтаенда (1996), Америка татарлары жәмгыяте җыелышында (АКШ, 2000), Уфада җыелган Халыкара тюркологик конгресста (1997), Казанда Г Ибраһимовка (1997), Г Исхакыйга (1998) багышланган Халыкара конференцияләрдә һ. б. 1993 елда анын университет нәшриятында «Татар әдәби теле тарихы». Татарстан китап нәшриятында «Татар әдәби теле («Стилистика нигезләре)* (1999), «Тел-тарих көзгесе» (2003) дигән зур күләмле монографияләре басылып чыкты. В Хаков—500 дән артык фәнни-теоретик һәм методик-практик мәкаләләрнең, 30 дан артык китап, монографияләр, дәреслекләр, уку-укыту кулланмалары авторы Ул үзенен фәнни һәм педагогик эшчәнлеген соңгы елларда җөмһүриятебездә барлыкка килгән үзгәрешләр, татар телен гамәлгә кую, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә алып бара 1989 елның февралендә Татар Иҗтимагый Үзәген оештыру Корылтаенда, Тел коммиссиясе рәисе сыйфатында, ул «Татар телен яклау һәм аңа дәүләт статусы бирү турында» дигән докладында, беренчеләрдән булып, татар телен рәсми рәвештә дәүләт теле итеп игълан итү мәсьәләсен күтәреп чыкты, моны фәнни һәм тарихи яктан дәлилләде. Ул Татарстан Республикасы Югары Советы Президенты карары белән «Телләр турында Закон» проектын әзерләү комиссиясенең әгъзасы буларак та зур эш башкарды В. Хаков хәзер дә Тел комиссияләренең эшендә актив катнаша, татар теленең кулланылышын киңәйтү юнәлешендә, туган телгә карата яңача фикер тәрбияләүдә күп эшли. Соңгы дәвердә, беләсез, төрки халыкларда латин язуына күчү буенча зур хәрәкәт башланып китте В Хаков татар язуын латинга күчерү юнәлешендә киң эш алып бара, анын кирәклеген раслап мәкаләләр, уку-укыту кулланмаларын бастырып чыгарды 30 елдан артык Татарстан радиосыннан тапшырыла торган «Тел күрке—сүз»не оештыру һәм хәзерләү аның иҗади катнашлыгында бара. Бу хакта филология фәннәре докторы Әбрар Кәримуллин матбугатта «Тел күрке—сүз» фәнни яктан әтрафлы, формасы ягыннан мавыктыргыч итеп алып барыла Монда тапшыруларның фәнни консультанты В. Хаковның өлеше зур»,—дип язып чыккан иде. Әйткәнемчә, профессор Вахит Хөҗҗәт улы Хаков— тюркология даирәсендә, гомумән, тел белеме дөньясында исеме киң мәгълүм галимнәрсбезнен берсе. Ул—Мәскәү, Алматы, Ташкент, Баку, Ашхабад, Бишкек, Уфа, Махачкала һ. б. шәһәрләрнең галимнәре белән тыгыз элемтәдә яшәп, иҗат итә. Бөтенсоюз, вузара, региональ фәнни-теоретик конференцияләрдә дә анын чыгышлары еш яңгырый В. Хаков зур һәм тырыш хезмәтләре өчен «Боек Ваган сугышы ордены», күп медальләр, СССР Югары һәм урта махсус белем министрлыгы тарафыннан «Эштә иң яхшы уңышлары өчен» билгесе һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде, күп рәхмәтләр алды. Аңа 1987 елда Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Татар теленен тарихи үсешенә багышланган хезмәтләре өчен ул Университет премиясенә һәм лауреат исеменә лаек булды. Галимне тану һәм олылау буенча мәгълүмат күрсәткечләрне тагын да санарга мөмкин Эш анда гына түгел. Төп хикмәт—халык ихтирам итүдә. Әле күптән түгел генә Вахит Хаковның Телләр тарихына багышланган «Татар әдәби теле диахроник һәм синхроник аспектта (тагар теленең барлыкка килүе һәм үсеше)» дигән исем белән бер цикл рәвешендә биш монографиядән торган фәнни хезмәтләре (барысы—82 басма табак күләмендә) В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тарафыннан Татарстан Республикасының 2006 елда Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде Күп еллар дәвамында эшләгән галимнең әдәби тел тарихына караган хезмәтләре белән таныш булганга күрә, без бу тикшеренүләргә зур бәя бирәбез, моның татар тел белеме өлкәсендә генә түгел, татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихына керткән зур өлеш булганлыгын билгеләп үтәбез һәм аның авторы—Вахиг Хаковны. һичшиксез. Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек дип саныйбыз. Үз нәүбәтебездә, Вахит Хөҗҗәт улы Хаковны олуг юбилее белән котлыйбыз,

Реклама