Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОФЫКЛАРДА- БЕЗ БЕЛМӘГӘН ХАКЛЫК

Шагыйрь Гади иде. Ли җитмәслек иде. һәм., бер катлы иде сурәте: Шагыйрьләрне чын фәрештә итеп Дәреслекләр безгә ойрәтте... Дәреслектән аерды да тормыш Фәрештәне җиргә төшерде: Мин таныдым анда Язмыш суккан, Җаны бәр1әләнгән Кешене. Үз язмышы белән Ил язмышы Икесе тиң җанын талкыган... Фәрештәләр сурәтенә кереп Китен бара кояш артыннан. Өзелү Очты дөнья чипис.тннөн та/кынып К)ңеяем кошы Г Тукай Очты, очты ак күбәләк. Аһ, кыска гомере җәйнең. Җәй дә китә, Күбәләк тә. Кайсы җәл. Кемне жәллим? Илсояр ИКСДИОВД шагыйрә: «Ышанасы ки. и*. * Кышкы канаферлгр». «Син язган язмышымк исемле китаплар шторы Казанда яши Җәл түгелме канатлары Көйгән ул күбәләкләр? ...Тыл та тыл алма коела, Алсулар, түгәрәкләр. Алма булып өзелә җәй. Җәй түгел. Өзелә өмет. Түм-түгәрәк, Кояш төсле, Гомернең үзе кебек. Тыл та тьт тама бүген дә Алма кебек өметләр. Өзелә җыр. Өзелә җан. Аһ, өзелә, егетләр. Әйләнә дә кайта тарих. Җилкетеп, алдап ала. Ашкынган күңел—алдауны Соң гына аңлап ала. Аһ,Тукай, Сөйгән бу халкың Туярмы бер хаклыкка? ...Кайтмаска очар төсле кош, Түзалмас бу ваклыкка. Кайтмаска очар төсле кош. Ник тар бу дөнья безгә? Син—татар,—дип. Шуңа тар. дип. Карый да күзебезгә. Пышылдый тарих, кабатлый. Ишетү кирәк, аңлау. Очты, янды ак күбәләк: Канатны өтте алдау... Ана Мин кызымны сөям кысып-кысыл. Йөрәккәен куеп күкрәгемә. Әй аптырый сабый. Өзгәләнеп, Елын-елый шулай үпкәнемә. Кызым, кызым. Ана назы тоймый Сулган җаннар барын беләм шул мин. Синең белән бергә... Кысып-кысып. Нәни Апушны да сөям шул мин. Парадокс (М Җәлил улы—Альбертны уйлап) Без бик сәер. Сәер кавем: Буталышкан Хак вә Нахак. Казына да эзли һаман Актай кара, карадан ак. ...Сөйләштеләр чышын-пышын: ♦Бу Җәлилнең улы икән.» Гаҗәпләнеп карап йөрдек Без студент халкы читтән. ♦ Аморально була, имеш. Таный калсак рәсми итеп.» Бу соң нинди парадокс? Уйлап йөрдем исем китеп. Кәгазьләрне кадерләдек. Күрсәк бер юл Җәлил кулын... Тик бик озак танымадык Тач үзенә охшаш улын. Саубуллашып кнткән бу кошларның Кышларгадыр юлы. Кышларга. Кышлар озын, суык. 4 Йә кайтмабыз...» Каңпдлдашып үткән «хуш» ларда. Бәхилләшеп бездән киткәннәрнең Офыккадыр юлы, офыкка. Офык ерак. Офык ЫМСЫНЛЫр1Ъ1Ч. Ашкынмыйдыр кеше бер юкка. Саубуллашып киткән кошлар моңын Кемнәр аңлар. Кемнәр аңламас. Офыкларда без белмәгән хаклык Җаның тыңла: Җаның алдамас. Дөнья фани. Бар да үтә. үтә... Кала хәтер, кала хатирә. Хатирәңне үтереп китә күрмә! ...Ялгыз кнтэсеңне хәтерлә! Агачларга кагыла бөре булып. яфрак булып, чәчәк булып, җимеш булып Кагыла агачларга Тормыш. Яңгыр булып, ак кар булып, сыкы булып, Агачларга кагыла Тормыш. Мин Күзәтеп торам читтән. Гүя Миңа кагылмыча үтә...— Әллә Җырлы халәтемне көтә Сизгер Тормыш?! Кырык кыл Кырык КЫЛЛЫ күңел, Кырык кыллы дөнья. Тап дөньяңның җаен— Үз көеңне уйна! Чиртә күрмә ялгыш. Кырык кыллы язмыш. Бер кылында—шатлык, Бер кылында—сагыш. Кырык кыллы күнел. Кырык кыллы гомер. Кырык кыл арасы: Утлы учак—күмер... Күпме алда юлым? Артта кырык елым. Моңлы гомеремнең Тарттым кырык кылын.