МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

СӨҢГЕ—Сугыш һәм ау коралы Борынгы төрки телдә суңгу. Сөңге сабын нык .иачтан (гадәттә каеннан), үткен очын борынгылар таштан, сөяктән ясаганнар, аннары металлдан ясауга күчкәннәр. Атаманың этимологиясенә килгәндә сөңге (борынгы уйгурда сщцк) сүзен “сөяк" сүзе белән янәшә куеп карарга мөмкин. Металл очлы сөңгеләр Идсл-Кама төбәгендә яңа эрага кадәр VII гасырда күренә башлаганнар VIII XV гасырларда болгар-татарлар өч кырлы, дүрт кырлы һәм җәенке очлы сөңгеләр кулланганнар. Төркиләргә кыска сөңге-җыба (чыда. чида. җида дротик. ыргытмады ук), җәпле һәм тешле сөңге нэйзэ, ике җәпле аю сөңгесе, зур. озын сөңге ә гарәпләр аны "Люстра" дип атаганнар да Ә Зур Җидегән гадәттә Доббелакблр һәм Катафалк исемен йөрткән Н Исәнбәтнең 'Татар халык мәкальләре"ндә Сөрәйя Өлкәр. СӨРӘН 1»у сүз "язгы бәйрәм" (асылда спорт бәйрәме). “Язын явыз рухларны тораклардан “сөрү" мәгънәләренә ия “Бәйге" сүзен “сөрән" сүзенең синонимы итеп гә карыйлар. Охшаш сүз. төрки телләрдән кала, удмурт, мари телләрендә дә күзәтелә Газиз сорт "мактаулы, бер ел тәүлеге көтеп алынган бәйрәм", сабан туе. Сорт көне сабан гуе алдыннан ой борынча йөреп халыктан бүләкләр җыю көне Сорошл чыгу Борынгы төрки телдә сорт сурзн - сугышка өндәп кычкыру СӨҺӘЙЛ ТАБЫ Каноп(ус) йолдызы (Киль йолдызлыгының альфасы) табы. Мөсе шаннар Сөһәйл йолдызы Йәмәндә калка дип уйлаганнар Бу якты йолдыз нуры төшкән тәндә тап кала, ул тап кешене йә яхшы, йә яман итә дип ышанганнар Гарәбстаида бу йолдызның тире эшкәртүгә тәэсире- бар дигән ышану да таралган. Ьарчага тиклр Сәһлия (табы) нуры, лзкин Бер чирдл булыр ютлы кун. бер ии/кЪ затсыз. Сәйф Саран Ләтамы Су.пек журналыбызның ?004 елның 1нче саныннан басылып ки.тә. СУ "Теркиләр барыннан да элек утны, һаваны һәм суны хөрмәт итәләр (Симоката Феофилакт, “История". М . 1957). Борынгы бабаларыбыз суны дөньядагы бөтен нәрсәнең башлангычы һәм чыганагы итеп күзаллаганнар. Җир үзе дә дөнья океаны төбеннән үрдәк кабып чыккан балчыктан барлыкка килгән имеш. Татар телендә “кояш. ай. йолдызлар бата һәм калка'', ягъни бу сүзләрдән үк без борынгы ата- бабаларыбызнын бөтен дөньяны су әйләндереп алган дип ышанган булуларын күрәбез (кояшка карата “байу /баю сүзе дә кулланыла, монысын Р Әхмәтьянов төрки телләрдәге "әкренәю", тукталу: күчеп килеп утыру " мәгьәсендәге сүздән дип аңлата). Болгарлар суны пакъләнү чарасы дип белгәннәр, изге чишмә сулары белән дәваланганнар Татар зиратлары елга яки элекке елга үзәне буенда, гадәттә авылга карата аръякта урнашкан булган, чөнки шулай итмәгәндә үлгән кешеләрнең җаны авылга кайта дип уйлаганнар. Мәчетләр дә. кагыйдә буларак, суга якынрак җирдә, әйтик, берәр күл буенда төзелгән була. СУМ I - Бу сүзне Р Әхмәтьянов гомум төрки “сум. тоташ кисәк" сүзеннән, беренчел мәгънәсе “тоташ кисәк алтын" дип аңлата. Мәхмүд Кашгарый сүзлегеннән китерелгән мисал: сун алтун-алтын коелмасы (“бармак чаклы алтын "). Бу мисалдагы "сун" кытай телендәге цунь сүзеннән (3 см чамасы озынлык үлчәү берәмлеге) "Элегрәк мөһерле акча урынына гади алтын яки көмеш кисәге йөргән, аны ваклау да конкрет мәгънәдә эшләнгән (Р.Әхмәтьянов ) Чыннан да Х1-ХШ гасырларда Болгар базарларында сәүдә эшендә шундый көмеш коелмалар кулланылган. Рус кенәзлекләрендә дә әйләнештә йөргән андый көмеш кисәкләрен, гривна сүзе белән беррәттән. соум дип тә атаганнар. Рус кенәзләре Алтын Урдага ясакны да соумнар белән түләгәннәр һәм бу көмеш анда акча сугу өчен мөһим чыганак булган. Тагын кара: СОМ. СУФИ, СУФЫЙ г Суфи атамасы гадәттә мистик, мистицизм тарафдары мәгънәсендә йөри Бу сүз Коръәндә юк. Кайбер чыганакларда “суфи” сүзенен этимологиясен грек сүзләре “софиа" (“гакыл", "хикмәт") һәм хәтта "софистика" (“акыл сату") белән бәйләргә тырышу очрый, ләкин мондый караш нигезләнеп җитми. Гарәпләр грекча "философия" сүзен фәлсәфә дип алганнар, ә "софизм" сүзе аларда тискәре мәгънәле "сафсата" сүзе белән бирелә башлаган “Суфи" сүзенен килеп чыгышын гарәпчә йон" мәгънәсендәге “суф" сүзе белән бәйли торган фараз да бар (суфилар тупас йон тукымадан тегелгән кием киеп йөргәннәр) "Иранда да суфи шагыйрьләр еш кына үзләрен, гарәпләр өлгесе буенча, пэшминэ ("йөнтәс") дип йөртә торган булганнар. Йөнтәсләнү өстеңә баштарак дөя тиресе бөркәнеп йөрү, соңрак иске-москы кием киеп яшәү суфилар өчен хас һәм типик күренеш." (Әхнәф Харисов.) Кайчагында суфилар үзләрен “балда" (“әл-балда"). ягъни дивана, идиот дип атаганнар. Бу сүз Александр Пушкинның Балдасын искә төшермичә калмый Суфиларны Исламга гына нисбәтле дип булмый, мәс . христиан суфийы дигән төшенчә дә бар Ләкин суфиларның тарихи эшчәнлеге башлыча Ислам белән бәйле Исламияттә суфи термины барлыкка килгәнче дәрвишләрне “заһид" дип йөрткәннәр Суфилар иерархиясендә баш изгене котыб дип. шигыйларда кайчагында котыблар котыбы яки кояш котыбы дип атаганнар. Суфилар арасында бөек теологлар, шагыйрьләр, галимнәр булган. Алар атом теориясен яклаганнар. Чарлз Дарвинга кадәр алты гасыр элек эволюцион тәгълиматны бәян иткәннәр. Суфилар (кимендә 12 ел белем алучылары), мәхәббәт кушуы буенча, кешеләрне, бигрәк тә рухи авыруларны дәвалау белән шөгыльләнгәннәр Шунысын әйтик, суфи табиблар дәвалаган өчен бер уч арпадан артык түләү алмаска тиеш булганнар Авыру кешене тирән гипноз халәтенә кертеп, алар аны үзенең авыруын ачыкларга һәм аңа каршы дәва табарга мәҗбүр иткәннәр. Суфиларның бүгенге тормышка йогынтысына гадәттә бәя биреп җиткерелми. Әйтик, күбәүләрнен яраткан эчемлеге кофе (каһвә) беренче тапкыр суфилар тарафыннан зиһенне ачу өчен кулланылган. Хәзерге чалбар да нигездә суфилар киемен кабатлый. Көнбатыш кешесе яратып укый торган күп кенә авторлар (Данте. Д.Дефо- үзенең “Робинзон КрузосьГ белән. Чосер һ.б.) асылда суфи булганнар Көнбатыш психология фәнендә Юиг һәм Фрейд ачышлары суфилар өчен яналык булмаган инде Суфи шәехе әл-Газали моннан 900 ел элек женси мөнәсәбәтләр (секс) турында Фрейд ясаган НЭТИЖӘЛӘрнен мөселман теологларына мәгълүм булуын раслый (Идрис Шаһ) XVI гасырда Руми тарафдарлары булган суфилар дога укыган вакытны билгеләү очен сәгать уйлап тапканнар "Кабуснамә"дә (ХШ гасыр) суфиларга хас булган сыйфатлар санап чыгыла. Шәехләр фикеренә караганда, суфилык өч нәрсәдә мал-мөлкәт булмауда, үзенне Аллаһыга тапшыруда һәм ныклы Иманда. Дәрвиш тәкъва, тәмле телле булырга, кеше рәнҗетмәскә, күндәм булырга, пакь кием кияргә, анарда сәфәр өчен һәм тукталышларда кирәкле та>>к. хәер очен касә, юыну өчен комган, намаз уку өчен намазлык, җилпәзә, тарак, энәләр, тырнак кисү өчен пәке кебек кирәк-яраклары булырга тиеш Ул сәфәрдә йөрүне яратырга, ләкин ялгызы гына сәфәр чыкмаска таеш һ.б. Иске тарикатьтәге күпчелек суфилар никахта торганнар. "Сүрия чәчәге" дигән ләкаб алган суфи Ибн әл-Хәвәринең (вафаты 383 995 елда), мәсәлән, дүрт хатыны булганлыгы билгеле. Ләкин инде XI гасырда капма-каршы юнәлеш никахсызлык, үзеңне Аллаһка гына багышлау, пакь күңелле булырга омтылыш өстенлек ала. Суфилар арасында хәләл җефетенә алтмыш биш ел кагылмыйча гомер итүче дә булган дип сөйлиләр, ә Ширазлагы мәшһүр ибн Хәфиф суфи 400 тапкыр никахланган, ләкин шундук, хатынына кагылмастан, талак кылып аерып җибәргән Дөреслек хакына шуны да әйтергә кирәк, христиан монахларын сагалап торган “гөнаһ"тан — гомосексуализмнан мөселман суфилары да азат булмаганнар Шәрыктә мәгълүм суфилар Магъруф Кәрхи (вафаты 815 816). Шибли (861-945). Баяшд Бастамы (вафаты 875). Мансур Хәллаҗ (857-922), Җөнәйд һ.б. Мөтәсәүвнф (мутасслвыф, мөтоссәүф) сүзе дә “суфи" мәгънәсендә Ялган суфиларны безнең халык суган суфи, ак суфи дип атаган //Суфи бернарсш дә малик булмас, вә беркемгә дә мэмлук булмас, диде Каюм Насыйрн Тагын кара: СУФИЧЫЛЫК. СЫЗГЫРА ТОРГАН УК тар. -Тимер яки сөяк очлыгы (семәге сөмәге. укбашагы) белән сабагы арасына эче куыш һәм тишекле мөгез шарчык беркетелгән ук. Археологлар тишекле сөяк очлыклар да табалар Башка төрле укларда укбашагы агачтан очкырлы итеп ясалган булган (“Древнетюркский словарь“да бу деталь соки.ч дип атала) Очкан вакытта мондый уклар сызгырган тавыш (сызгырык) чыгара Аларны Үзәк Азия һәм Коньяк Себер күчмә халыклары яна эрага кадәр I меңенче еллар ахырында, һуннар заманында, сугыш максатларында куллана башлаганнар Мондый уклар соңгы заманнарга кадәр кытайларда һәм Себер халыкларында сакланган була әле. Сызгырып оча торган укны сунарда, мәсәлән, ботаклар арасына яшеренгән тиенне куркыту һәм ачык җиргә китәргә мәҗбүр итү өчен кулланганнар Бурятлар һәм монголларда яубашлары үз гаскәрләре өстеннән сыбызгылы уклар атып сугышчыларга коч-гайрәт биреп торганнар, шул ук вакытта ук аткан юнәлештә һөҗүм итү турында боерыкларын җиткергәннәр Гильом Рубрук язмаларында монголларда көмештән ясалган тишекле-тишекле очлык куелган укларның "флейта кебек" сызгырып очканлыгы телгә алына “Алтын тобчн" дигән борынгы монгол китабында “гөрелтеле" укбашының бозау мөгезеннән ябыгатырп ясалганлыгы әйтелә Татар язучысы Нурихан Фәттахның бер тарихи романы “Сызгыра торган уклар" дип атала. СЫЗГЫРА ТОРГАН ЯДРӘ тар Иске Казанны казыганда табылган эче КуыШ балчык ядрә Мондый ядрәләр, сызгырып очып, куркыту, паника тудыру очен кулланылган СЫЙНЫФ г Тор. сорт, категория, класс Хәзерге вакытта мәктәптәге классларны да якадан сыйныф дип атауга күчеп баралар. Ләкин класс сүзенең татар телендә дә күпсанлы тармаклары булганга, җитди текстта класс тамырлы сүзләр үз урыннарын саклап калыр дип уйларга кирәк (классик, классификация, имезүчеләр классы, беренче класслы шофер һ.б. кебек сүзләр). Дөрес, элегрәк мәктәп дәреслекләрендә имезүчеләр сыйныфы термины да йөргән, ләкин, иҗтимагый сыйныфларның дәрәҗәсен “төшермәгәе" дип шикләнүдән ахры, аны "имезүчеләр классы" дигән термин белән алмаштырганнар. Күплек саны шәкелләре — әснаф, сонуф. //Әснафе мөмтазә — өстен сыйныфлар СЫЙФР г — Буш, нуль Цифр сүзе шуңардан килеп чыккан. /Бу гаризаларның рус телендә булу ы... вә мөселманнарны көчләп чукындыру ... чукынучылар санын сыйфр дәрәҗәсенә төшерде (нульгә кадәр киметте) (“Милләтебездә Ислам дине" китабыннан). Ләкин җыен ярлыдан бер бай чыкмаганга, сыйфрларның мәҗмугәсеннән сыйфрлар гына чыкканга, Хәлимгә бу “чәйдәшлек" тән файда чыкмады. Г.Исхакый (Гаяз Исхакый әсәрләренең 3 нче томында бу урында “цифр” дип язылу аркасында “нуль" мәгънәсе югалып калган). “Нуль” һәм “сыйфр" сүзләренең тәңгәл мәгънә белдерүе Шакир Мөхәммәдевнең “Әлгасрелжәдит” журналында басылган бер нотыгында (1902) ачык күренә “...Бездә ни бар? Мәктәп бармы? Җәмгыяте хәйрия, хастаханә, ятимханә бармы? Үз телебездә бер газетабыз бармы? Дәхи болар кеби ничә сөальләрнең каршына җавап уларак төрекчә— сыйфр, русча —нуль куелачак ки, мәгънәсе дә — һич, яхут-юк, димәктер.” Тагын кара: Цифр. СЫКТАУ — Мәет озатканда такмаклап елау йоласы. Сыктау йоласы тәңречелек заманнарына барып тоташа. Сыктау вакытында әйтелгән сүзләрдә вафат булган кешенең сыйфатлары һәм эш-гамәлләре мактала Җеназа артыннан кычкырып елап баруны тыя торган Ислам кануннары йогынтысында сыктау хушлашу догаларына һәм мөнәҗәтләргә әверелгән Хәдистә. "Җеназа артыннан кычкырын елау-җаһилият галәмәте" дип әйтелсә дә, тормышта җеназа артыннан елап баручы профессиональ сыктаучылар да булган Гарәпләр ал арны наихә дип атаганнар. Борынгы төрки телдә шушы ук мәгънәдә сыгытчы — сыктаучы сүзе булган. СЫН БИТЛӘҮ Сынын, төсен алыштыру (мәс., соран-хамелеон кебек), кыяфәт төрләндерү Бу сүз русча "перевоплощение" (реинкарнация) мәгънәсен бирә ала шикелле. СЫРА - Аз алкогольле эчемлек. Көнбатышта сыраны Фламандиянен әкияти короле Гамбринус уйлап тапкан дигән ривайәг яши. Ләкин асылда ул төрле илләрдә уйлап чыгарылган. Сыра әчетү өчен колмак кулланыла. Билгеле булганча, татар телендә “өй сырасы" гомумән куасны белдерә. Сыра кайнату, руслардан тыш, чуашларда да мәгълүм (чуашлар аны бездәге кебек “сыра” дип атыйлар). Удмурт телендә дә “сыр" (сыра) сүзе бар. Галимнәр “сыра" сүзен фарси сәраб (куе эремә, спирт эремәсе, куе хәмер, шәраб; сироп?), фарси-таҗик ширэ (сироп, йөзем суы, Кырым татарларында- шыра) сүзләренә бәйләп аңлаталар. Кыскасы, “сыра” дигән эчемлек безгә әүвәле Шәрыктән килгән булырга тиеш Шулай да “Татарча-урысча сүзлек”кә (1931) “пиво” мәгънәсендәге “пирәш" сүзе теркәлгән булуын да әйтеп китик. Ислам диненең таралуы сыра кайнатуны һәм сыра куллануны чикләп, аңа безнең җирлектә тамыр җәяргә ирек бирмәгән булса кирәк Бия сөтеннән коела торган кымызга килгәндә, ул хәрәм эчемлек дип саналмаган һәм безнең ата-бабаларыбыз күбрәк кымызны белгәннәр. Мәҗүсилектә калган чуашларда сыраны тыю һәм аны эчүдән тыелу булмаган. Хәзерге вакытта җан башына сыра куллану буенча беренче урында Германия тора (елына 160 литр). СЫРТ АВЫЛ тар- Күзәтү каланчасы, каравыл каланчасы; мачта. Гаскәрнең артка калдырылган күзәтчесен дә сыргавыл дип атаганнар ТАБӘКА г. — 1. Катлау; кат; буын. 2.Дәрәҗә. / /Табәкаи галия югары катлау. Шушы нәрсәләрнең һич берен заигь кылмый фиһристләргә кайд кылу вә Хәсән әфәнденең милләткә булган йәдкәре итеп саклау чараларына кереш у беренче .мәртәбәдә Акчурин фамилиясе вә икенче мәртәбәдә милләтебезнең зыялы яшь табәкасы өстенә төшә торган бурычтыр Р Фәхреддин Билгеле бер вакыт арасында (бер заманда) яшәгән кордаш кешеләрнең биографияләрен табәка диләр. Гарәп историографиясенда табәка биография жанрының аерым тармагын тәшкил итә Баштарак табакалар хәдис һәм хокук белгечләренә багышланган була, соңга таба исә төрле һөнәр иясе һәм төрле дәрәҗәле кешеләрнең биографияләрен эченә ала. Күплек саны шәкеле табәкат. ТАБдКАИ ГАЛИЯ / Югары катлау; югары даирә. Ф Әмирханда “өешне тәбакә" ТӘҢКӘ Сум; вак акча (монета), балык тәңкәсе, капитал Кайбер тел галимнәре "тәңкә" борынгы “тәңгерек" - "түгәрәк" сүзеннән килеп чыккан диләр Акча мәгънәсендә ул рус теленә үтеп кереп, “деньга" сүзенә әйләнгән (мәо . сәяхәтче сәүдәгәр Афанасий Никитинның XV гасырга караган сәяхәтнамәсендә “тен(ь)ка" формасында очрый) Асылда бу сүзнең чыгышы фарсы теленнән Электә йөргән көмеш тәңкә болгар-татарда фарсы сүзе белән дәник. дәникә дип аталган, ул дирһәммен чирегенә, динарның сигездән бер өлешенә тигез булган Монгол телендә тэнкэ. теңкә. Идел буе Болгар иленең икътисади даирәсенә караган халыклардан башкортта тәңкә, чуашта тенке, мари телендә тапка, танкы. удмуртларда да танка. тэнкы. Охшаш сүзләр, әлбәттә, башка төрки телләрдә (казакъга, кыргызда, үзбәктә, каракалпакта, уйгурда) да бар. ләкин төрек телендә акча пара парә (гомумән "акча" мәгънәсеннән тыш. бу сүз "вак акча” һәм "кисәк “өлеш" мәгънәсенә дә ия татар телендә дә актив йөри торган фарсыча "парә сүзен искә төшерик). “Пара" сүзе болгар теленә дә кергән Элек татарлар “один целковыйны (рубль)” тәңкә, бөтен тәңкә дип атаганнар (В М Беркутов) Тагын кара: АКЧА; ТИЕН; ТИ ГЕН. ТАБУТ г Хәзерге мәгънәсе гроб (русча). Электә мәетне салып зиратка илтә торган агачны (җеназа агачын) да табут дип атаганнар. Темников (Төмән) сөйләшендә “Тәбүт 1 Колаша, мәет юа торган җайланма; гадәттә ул такталардан ясала, баш турысында су агызу өчен тишеге дә була. 2 Мәетне зиратка күтәреп илтә торган, бер ягы ачылмалы, сай ящнксыман җайланма " (“Татар теленеп диалектологик сүзлеге". 1969 ) ТАБЫНДЫК шар Табыну нәрсәсе, пот. санәм. Табындык сүзе Һади Ат лаенда очрый.

Реклама