МИЛЕК ҺӘМ ИРЕК

ӘХМӘТ ГАЛИЕВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

75 ел элек ошбу милләттәшебезнең дөньяга кизүе республика өчен бик тә кирәк булган. Татарстанның яңа чор тарихын гавәм-массалар язмады Берничә дистә мең кешенең ихлас теләктәшлеге. берничә мең кешенең, оран арты оран сазын, урам-мәйданнарда кайнавы, берничә йөз кешенең нинди дә булса тәгаен эш майтаруы — Татария-Татарстанны Татар ыстаны итеп менә шушылар үзгәртте һәм тагын, әлбәттә инде, олы тәвәккәллек, олы фикер яисә олы гамәлләре белән катнашкан, исемнәрен һәркайсыбыз белгән бер-ике дистә кеше Азарның берсе, һичшиксез. Әхмәт Мөхетдин улы Галиев. Яңа Татарстанның көпшәк мускулларына егәр иңдерәчәк олы гамәленә керешкәндә ул Казан компрессор заводына инде 18 ел җитәкчелек иткән, өч орден белән бүләкләнгән, заводын дөньякүләм таныткан көчле һәм тәвәккәл директор була.

—Әхмәт абый, әйдәгез, шул 1991 елның җәенә кайтып килик әле. Татарстан инде бер ел чамасы суверен. Ләкин аның, район промкомбинаты, сөт заводы кебекләрдән гайре, заводфабрикалары юк. Татарстан карамагына беренче булып сезнең завод күчте. Ни уйлап алындыгыз сез бу эшкә? —Икътисадның ни икәнен аңлаганнан килеп чыкты бу. Байлыгың, милкең юк икән, синең бер хокукың да юк Суверенитет турындагы Декларация кабул ителгән елны безнең заводтан СССРга 5 миллион сумга якын акча китә иде. Татарстанга күп булса шуның 10 проценты күләмендә калгандыр —Соң, Әхмәт абый, сезнеке генә китмәгән ләбаса. Андый заводлар күп булган бит инде ул. —Күп иде, бик күп иде Республикадагы предприятиеләрнең 80 проценты — Союзга, 18 проценты — Россиягә һәм нибары 2 проценты гына Татарстанга карый иде —Ул йөзләрчә директорның моңа исе китмәгән ләбаса. Берсе дә кычытмаган башка тимер тарак эзләмәгән. Нигә сезнең генә баш кычытты икән?.. Тагын бераз арткарак чигик әле без. 1990 елның 30 августына. Декларация кабул ителгәнне белгәч, ни хис иттегез? —Ул көнне безнең гаиләдә бәйрәм булды. Гаиләдә тагын. Әхмәт абыйның хатыны, тиздән «Тулгак» дигән романы белән популярлык казаначак педагог Гөлчәчәк Галиева һәм Шамил, Булат атлы инженер уллары. —Бу хакта хәбәре килеп ирешкәч кенә белдегезме, әллә алдан ук ишетеп, көтеп алдыгызмы? Әңгәмәдәшем миңа озак кына көлемсерәп карап тора. —Ул көнне Ирек мәйданында суверенитет даулаган халык эчендә безнең егетләр-кызлар да бар иде Безнекеләр генә дә түгел Сер сыйган егетләр, Сәмигуллин, Бөйрөмов кебекләр аша мин башка заводларга да хәбәр салдым Ул вакытта артык шаулап, үземне күрсәтеп йөрү кулай түгел иде Тәгәрмәчкә таяк тыгарга теләүчеләр бар иде Монысын соңыннан гына белдем партком секретаре да өнә тугыз ел буе өстемнән анонимкалар язып яткан икән Кичкә таба үзем дә мәйданга баргалап йөрдем Машинаны читтөрөк калдырадыр идем дө, әйләнеп килә идем Шул һаваны сулап, шул татлы көтү киеренкелеген тоеп — Йөрәк түзмәгән инде. Ярый, хуш, теге эшкә нигә беренче булып тотынуыгыз аңлашылды хәзер. Тик... каян килгән ул сезгә мондый аң? Җитәкче кешегә? —Милли хиснең тамыры балачакта инде аның Гармун белән дө кермәде микән әле ул? Безнең нәселдә гармун уйнамаган кеше юк Мин дө шул татар көйләре уйнап, татар җырлары җырлап үстем Аннан, иң шәп милли тәрбияне миңа урыс малайлары бирде 5 нче класста Иске Чүрилегө йөреп укый башлагач Хәтта дус булып йөргән малайларда да татарларга карата кимсетүле мөнәсәбәт үзен сиздерми калмый иде Мине бик тә Алексейга өйләндерәселәре килде Шулай дип дәшәләр, мин җавап бирмим —Алексей! — дип арттан килеп тоталар — Я же тебя' —Какой я тебе Алексей? — дим инде Шөкер, моңа бирешмәдем Бер көнне кайтышлый ике малай миңа ияреп китте Сөенөм, үз итеп, озата баралар бит, дим Ә алар мине кыйнамакчы икән Ләкин үзләренә күбрәк эләкте —Бу җәһәттән Разил Вәлиев белән тәңгәллек бар икән бит. Аңа да беренче милли сабакларны рус малайлары биргән. Түбән Камада укый башлагач... —Очраклы бер хәл генә түгел бу. димәк Заводта мин, баш инженер чакта да, директор булгач та, татар кешесе белән бервакытта да урысча сөйләшмәдем Бары татарча гына сөйләшә торган идем Янында торганнарның моны өнәмәвен сизгән хәлдә дө —Еш кына моның киресен күзәтәсең шул. Редакцияләрдә татарча белгән, ләкин русча сөйләшә торган бер-ике татар кызые яки малае була. Милләт, милләт дип лаф орган егетләребез дә шуларга дәшкәндә русчага күчәләр инде! Мескенлек куәтле, шаукымга бик тиз биреләбез. —Үткәндәге буйсынып яшәүләр, коллык чаткылары үзен сиздерә шул ул. Марсель Сөлимҗанов белән гәпләшкән истә Мин, завод директоры, татар театрының баш режиссерын Татарстанга суверенитет кирәк дип үгетләп маташам' Юк, без ничек Россиядән башка яши алыйк, ди инде Соңыннан фикере үзгәрде кебек. Юкса театр үзенең спектакльләрен Татарстанда куя инде, читкә гастрольгә генә чыгып керергә мөмкин Ә безнең завод бөтен продукциясен диярлек Союзга эшли, һәм әле материаллар һәм комплектлау әйберләрен дө меңнән артык предприятиедән ала торган иде —Әйе, хәзер менә төп мәсьәләгә күчсәк тә буладыр. Чыннан да, шундый четерекле эшне ничек башкарып чыга алдыгыз сез? Ничек тәвәккәллек җитеп тотындыгыз? Нидән башланды бу, беренче булып сезгә кем тәкъдим итте? —Миңа тәкъдим ясаучы булмады —Ничек инде, суверенитет Татарстан дәүләте тарафыннан игълан ителде бит, дәүләт суверенитеты бит ул. Һәм... шуннан соң бер еллап вакыт үтеп тә... Агайлар безнең дөньяны колхоз икътисадына таянып көтәргә уйлады микәнни? —Дөресен әйтим, минем үземдә дө башта икелөнү-фөлөннөр булмады түгел Чөнки зур заводлар Татарстан эчендә генә яши алмый ул Әмма фикер барыбер күчү ягына авышты Әгәр дө без икътисади яктан бәйсез булсак, эшебезнең нәтиҗәсе тулаем үзебезгә калып бара, ул инде кешенең тормышын рәтләшә, аңа торагын да яхшыртырга, кием-салымын да алырга, укырга да мөмкинлек бире Ул чакта минем күз алдымда гел Финляндия тора иде Россиянең колониясе булган Финляндия революциядән соң аннан аерылып чыга Шуннан бирле үсеш параллель бара Россия өнә һаман мантый алмый, бөп- бөлөкөи Финляндия исә халкын мул, тыныч тормышта яшәтә торган бай һәм имин бер илгә өйләнде —Әйе шул, бик гыйбрәтле мисал. Берсеннән-берсе кыйммәтлерәк файдалы казылмалар өстендә утырган Россия һәм урманнан гайре бер байлыгы да булмаган Финляндия! —Мәсьәләне үзем өчен хәл итеп бетергәч, Кабминга, премьер-министр Сабиров янына бардым. «Мөхәммәт Галләмович. менә шундый хәл бит, безнең бөтен байлык СССРга һәм Россиягә күчеп бара, безнең үзебезгә берни дә калмый, мин шушындый нәрсә оештырмакчы булам, сез моңа каршы түгелме?» — дидем. Ул исә: «Бик әйбәт булыр». — диде —Моны бит алар әллә кайчан үзләре уйларга тиешләр иде! —Уйлавын уйлаганнардыр инде Юкса Декларацияне кабул итмәсләр иде —Соң бит инде бер еллап вакыт үткән! Әгәр шунда компрессор заводы директоры Галиев түгел, бүтән фамилияле кеше булса? Мондый тәкъдим белән беркем дә килмәсә? Рафаэль Хәким тикмәгә генә, икътисад өчен җавап биргән җитәкчеләрне шелтәләп: «Без икътисадта үз сәясәтебезне кора алмадык, уртак икътисади кыр дип мавыктык», — димәгән инде. «Тоталар да Мәскәүгә чабалар, ни табалардыр анда?» — дип тә әйткән иде ул. —Мәскәү юлын мин дә күп таптадым. Эшли башлаган көннән алып. Акча сорап. Үзебезнең министрлык кабинетларында да. Госпланда да, КПСС Үзәк Комитетында да күп тапкырлар булдым. Шул кабинетларга йөргәндәге хурланганнарымны әйтеп-сөйләп бетерә торган түгел Үзебез хуҗа булырга тиеш дигән уй әнә шул интегүләр нәтиҗәсендә дә туган инде ул. Авиация институтына кадәр мин Авиация техникумында укыдым. Кыюрак, хөррәк фикер йөртү шунда туа башлагандыр ул. Анда безгә Мәскәү ВУЗларыннан Казанга сөргенгә җибәрелгән укытучылар да дөрес бирде. Алар кыю- кыю фикерләр әйткәлиләр иде —Ничек курыкмаган соң алар? Тоташ күзәтү, шымчылык заманында? —Алар бит тора салып кына сөйләми. 5-6 егетне аерып алып, кайвакытны берүзең белән дә шөгыльләнәләр, төрле-төрле сораулар биреп, алдан сине сыныйлар Мәскәү университетыннан килгән Смолин тарих укытты безгә Керәшен татары булып чыкты ул. Менә шул Смолин, икөүдөн-икәү генә чакта, Сталинның кем икәнлеген әйтергә җөрьәт итте Рус теленнән Кәрим Тинчу- ринның хатыны Заһидө Гөрәевна укытты безне Ул сәясәткә кагылышлы әйберләр сөйләмәде Ләкин, берничә очрашудан соң, үземне генә алып калып, болай диде: «Бу нәрсәләр белән ваклашып йөрмә син, урыс теле буенча белгәнең болай да бик җиткән, математика, сопромат кебек нәрсәләрне ныгытып укы» Шул заманда, урыс телен укып торма, дип әйтә алырга кирәк бит! Бу инде миңа карата бик зур ышаныч та. Заһидө апаны соңыннан да онытмадым мин, кулдан килгәнчә ярдәм иткөлөп тордым — Шәп. Сөбханалла!.. Ярый, Сабиров сезнең тәкъдимне хуплады. Завод үзе бар бит әле,—сезне күралмаган партком секретаре белән. —Партком секретаре теш-тырнагы белән каршы иде СТК — хезмәт коллективы советыннан башладым Председателе бер яһүд малае иде Аның белән байтак кына сөйләшү алып барылды Күндердем мин аны. Төп дәлилем шул булды Мәскәү хезмәт хакын 380 сумнан арттырырга рөхсәт итми Юкса бу безнең көчебездән килә Татарстан юрисдикциясенә күчсәк, аны 480 сумга җиткерергә мөмкин булачак Завком председателе дә бар бит әле, марҗа хатыны Аны да күндердем Башта менә шулай лидерларны әзерлисе булды Аннары цехлардан, бүлекләрдән делегатлар сайлап, конференция җыйдык Шунда чыгыш ясап, бу эшнең безгә нилектән файдалы булуын аңлатып бирдем Без Россиянеке булмагач, безнең компрессорларны кем алыр9 Элекке багланышларны җуячакбыз, безгә комплектлаучы детальләрне бирмәячәкләр бит — сораулар һәм чыгышларда яңгыраган төп фикер шул булды Мондый уйлар үземне дә озак кына бимазалап, җавабын табып куйган идем инде Килешү буенча эшлисең. Аларга үз продукцияләрен башка җиргә җибәрделәр ни дә безгә җибәрделәр ни, — акчасы гына вакытында килсен. Бөтен дөнья шулай яшәп ята ләбаса. Конференциядә дә шуны әйттем инде —Мондый «дәлилядан референдум алдыннан бик оста файдаландылар. Татарстанда теге юк, Татарстанда бу юк, ничек итеп мөстәкыйль яши алсын ул, диделәр. Һәм шуның белән шактый халыкны куркуга салдылар. Гаҗәп, моңа сезнең кебек чатнатып җавап биру дә булмады ул чакта. Юк икән, сатып алырбыз, йә, кайсы илнең бөтен нәрсәсе дә җитеш соң, дип... Монда нәтиҗә ничек булды? —Тавышка куйгач, өчме, дүртме кеше каршы тавыш бирде —Партком секретаре сөйләдеме? —Юк, курыкты Бер конструктор каршы чыгыш ясады бер инженер һәм берничә эшче Аларның кем тарафыннан әзерләнгәнлеге күренеп тора иде —Бу конференцияне өзәргә теләүчеләр булмадымы соң? Мәскәүдән? Министрлык басым ясамадымы? —Ул чакта яңа җитәкче оешма — Россия департаменты барлыкка килгән иде инде Аннан берөзлексез Татарстанның суверенитетына каршы директивалар җибәреп тордылар, мин исә аларны өстәл тартмасына сала бардым —Шуннан соң ничек дәвам итте бу эш? —Июль башында, 3 июльдә булса кирәк. Татарстан Министрлар Кабинеты безнең заводны Татарстан юрисдикциясенә күчерү турында карар кабул итте —Моны үстерергә, җәелдерергә кирәк бит инде. Хөкүмәт ниләр майтарды? —Шуннан соң шәп кенә китте инде ул. Бөгелмәдәге батырма насослар заводы директоры, акыллы бер урыс малае Прошечкин белән мин үзем сөйләштем Күндерә алдым —Ничек шулай тиз ризалашты? —Соң, файдасы күренеп тора ич Аның да эш хакын арттыру мөмкинлеге бар, ө Мөскөү рөхсәт итми Бөгелмәгә барыр алдыннан Сабиров белән киңәштем мин узе Шулай эшләсәм мөмкинме, дип Бик әйбәт булыр, диде Аннан соң Казандагы “Вакууммаш- директоры Капустин белән, чуваш егете, сөйләштем. Элек минем берләшмәгә кергән предприятие бу. шуңа күрә Капустинның да, башка егетләренең дә миңа мөнәсәбәтләре әйбәт иде Тиз күндердем Без өчәү булгач, эш җиңелрәк китте -Татнефть»нең генераль директоры Галиев белән сөйләшүне инде Сабировлар алып барды Аннары, берәм-берәм чакырып, Түбән Кама заводлары җитәкчеләрен ризалаттылар Горбунов заводы директоры Копылов янына мин бардым Аның элек бездә булганы бар иде Мин аның заводына, нарядсыз-нисез генә, соңгы модель, бик әйбәт эшли торган өч компрессор җибәргән идем Баргач, бергәләп кайбер цехларны карап йөрдек Аннары мин шул ук мәсьәләне кузгаттым Әмма Виталий Егорович ризалашмады Авиация заводы Россиясез яши алмый, безнең бу компрессор заводы түгел, диде —Ахыр чиктә Россия аларга төкерде бит, Татарстан ярдәм иткәләде әле. —Монысын күрмәде инде ул. Үзен-үзе атты —Ничек инде — атты? —Атылды, әйе, ау мылтыгыннан Заводларны җимерү-корыту башлангач, ул моны кичерә алмады Татарстан юрисдикциясенә күчү 2-3 ел буе әйбәт кенә барып азакта Татарстанга караган предприятиеләр өлеше 92 процентка җитте Сабиров белән киңәшкәннән соң. «Радиоприбор» заводының директоры Ямалетдиновны шушы Татарстанга караган предприятиеләр ассоциациясенең президенты иттек Ямалетдинов вафат булгач, мине куйдылар —Татарстанга күчкәннән соң акча арта дигән вәгъдәгезне үти алдыгызмы соң? —Икенче айда ук эшләдек — Кыен яклары булдымы? Көтелмәгән хәлләр? —Булды' Безгә түләнә торган акчаны шуннан соң Үзәк банк аша күчерә башладылар 100 миллион сум чамасы булса, 3 өр. 4 өр, 5 өр ай йөри торган иде —Аңарчы ничек иде? —Дүрт көн эчендә килеп җитә иде Бу хөл бик зур кыенлыклар тудырды Акчаң юк икән, эшчеләргә дә түли алмыйсың, материаллар өчен дө, электр өчен дә.. —Галиев безне ялгыш юлдан кертеп җибәргән, дип әйтүчеләр булмадымы соң? —Әйтергә теләүчеләр, бәлки, булгандыр да инде Безгә ул чакта Нөфиев бик ярдәм итте. Казан прокуроры, соңыннан Республика прокуроры. Ярдәм итегез, менә шундый хәл. дип, мин турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итә торган идем. Ул, запрослар җибәртеп, гаеплене таба, һәм акча терәлгән җиреннән кузгалып китә торган иде —Мәрхүм Сәйфихан әфәнде безнең референдумны Мәскәү прокурорларыннан саклап калган берничә кешенең берсе дә бит әле... Күрәбез ки, яңа Татарстан тарихындагы олы эшләрнең нәтиҗәсе гел аерым шәхесләргә бәйле. Кәнәфидә тәвәккәл кеше утырамы, куркакмы, булдыклымы, җебегәнме... —Ул гына да түгел әле. Татарстан карамагына күчеп ярты ел да үтмәде, бездән бөтен хәрби заказларны да алдылар Аннулировать иттеләр. Алар исә бөтен эшләп чыгару күләменең 38 процентын тәшкил итә иде Ракета техникасына. Хәрби-Диңгез флотына һәм авиациягә караган заказлар бу. 1570 кеше эшсез торып калды Халык шаулый! Мәскәү шул рәвешле безне аяктан егарга уйлагандыр инде Без нишләдек? Яңа төр техниканы бик тиз эшләү ысулларын таптык. 2-3 ай эчендә бөтен кеше бүтән төр продукциягә күчеп эшли башлады Акча да ала башладылар Теге эшсез торган айлары өчен дө уртача эш хакы түләп бардык әле —Димәк, чыннан да, вәгъдәгә хилафлык килмәгән. Мәскәү моның өчен нык тырышкан хәлдә дә. —Әйе Аяк чалырга маташулар тагын да булды ул. Без Татарстанга күчкәч, хәрби вәкилләр без эшләгән хәрби продукцияне кабул итми интектерделәр Гаеп юк җирдән гаеп тапкан булып Хәрби булмаган продукция белән дә кыенлыклар чыга ала иде. чөнки Госприемка Россиягә буйсына Ләкин безнең эшне кабул итеп алучы мишәр егете белән уртак тел таптык без. —Мәскәү белән багланышлар бөтенләй өзелдеме? —Юк, өзелмәде Безнең завод -Аконхол» дигән. 80 предприятиене берләштергән яңа концерн составында да калды. «Аконхол» безне төрле детальләр, насослар белән тәэмин итеп тора иде Шуның өчен табышның бер өлешен аңа күчереп бардык. Завод. Татарстан Министрлар Кабинеты һәм концерн арасында өчьяклы килешү төзелде —Яңадан Мәскәү кулына керү түгелме соң бу? —Һич юк Элек табышның 35 процентын Союз бюджетына күчерә идек Аның безгә тиене дө әйләнеп кайтмый иде Татарстан юрисдикциясенә күчкәч, бу 35 процентның 25е Татарстан бюджетына керә башлады 5 миллион сум чамасы бу. 10 проценты заводның үзендә калды... Теге концернга килгәндә, мин аның җитәкчесенең урынбасары идем Заводыбызны Татарстан карамагына күчергәч, концерн идарәсен җыйдык 58 директор алдында чыгыш ясап, моның сәбәпләрен аңлаттым Сез дә үз республикагызда, Украинамы, Әрмөнстанмы бу. шуны эшли аласыз, дидем Күпләр соңыннан, безнең тәҗрибәне файдаланып, үз республикалары юрисдикциясенә күчтеләр. —Димәк, сез Союз күләмендә дә беренче булып чыккансыз. —Әйе. —Аннары ничек барды сезнең эшләр? -1991-95 еллар минем иң яратып эшләгән чор булды Бернинди аяк чалулар. чикләүләр, чабудан тартулар тоймыйча Авыр вакыт иде үзе, Россиядә акча түләүләр начарланды Без экспортка эшләүгә күчтек. Экспортка элек тә чыгаргалый идек. Тик хәзер инде — турыдан-туры үзебез Лицензия алдык, заводта экспорт бүлеге булдырдык. Экспорт өлеше 38 процентка җитте, һәм шуннан кергән акча бөтен чыгымнарны да каплап барды —Икътисадта эшләр кирегә сүтелү ничек башланды? —Гайдар премьер-министр вазифасын үз өстене алгач башланды ул сүтелүләр Гайдар хөкүмәте чын-чынлап икътисадны җимерү хөкүмәте иде Без Сабиров белән аның үзендә дә булдык. 1993 елда бу Минем баруның максаты заводта янә хәрби продукция җитештерә башлау мәсьәләсен хәл итү иде Ләкин миңа авыз ачып сүз әйтәсе дә булмады Чем скорее разру- шится, тем лучше- — хәрби промышленность турында Гайдар өнә шулай диде Ачыктан-ачык Аларга тулаем совет промышленность системасын да җимерү кирәк иде — базар икътисадын корыр өчен Базар икътисады исә табыш алуга гына юнәлдерелә Ләкин шул ягы да бар Америка Англия. Франция кебек илләрдә эшләп чыгарылган продукция бөһасенең 60-70 проценты хезмәт хакы түләүгә китә Ә бездә аның 30 проценттан артканы юк әле Кеше үзенең эшләгән җирендә торак сатып алырлык, гаиләсен әйбәт шартларда яшәтерлек хезмәт хакы алмый бездә Беркадәр социаль якны да кайгырткан элекке системадан да аерылдык, базар икътисадының да һаман кереп җитә алганы юк әле Иле әллә нинди ил аның! —Һаман шул, шактый гына мөстәкыйльлеккә ия булып та, сукырларча Мәскәүгә ияреп бару нәтиҗәсе инде. Безгә үзгәрәк юлдан китәргә кирәк булгандыр. —Нинди юл белән, мәсәлән7 —Профессор Өгъдәс Борһанов — эавод-фабрикалар, төзелеш оешмалары һ. б.га хезмәт коллективларын хуҗа итү тарафдары. Заманында ул моңа Татарстанның олы түрәләрен дә димләп караган иде, колак кына салмаганнар. —Җитәкчеләре продукциянең бөтен нечкәлекләрен технологияне, икътисадны шәп белгән, бирелеп эшләгән хәлдә предприятиене коллективка бирергә була Бу очракта инде дәвамчанлык та саклана, яшь кадрлар да үсеп чыга Һәм — халык милеккә ия була Хәерче булмый Фәкыйрь халык белән берни дә эшли алмыйсың —Эшче белән завод директорының эш хакы арасында аерма зур идеме элек? —Зур иде Мин, беренче категорияле завод булгач, 330 сум ала идем Эшчеләр 200 сум тирәсе ала иде. —Шул аерма зурмы? Ә хәзер директорлар күпме ала? —Монысын мин әйтә алмыйм инде Хәзер хезмәт хакын директорлар үзләре билгелиләр һәм сер итеп саклыйлар Күп алалар дисәк, ялгышмабыз. —Әхмәт абый, кү-ү-ү-ү-ү-ү-үп алалар дисәк, бигрәк тә ялгышмабыз. —Шулайдыр, эшчеләрдән йөзләрчә тапкыр күбрәк алучылары да бардыр дип уйлыйм —Татарстан җитәкчеләренең иң зур хатасы ни булды? —Мөстәкыйльлекне якламау Чигендек Нык чигендек Төп гаеп — хөкүмәттә, югарыда утырганнарда. Яуланган бөтен нәрсәне дә диярлек җуйдык. Йә, шунда бер генә депутат булса да мандатын биреп чыгып киттеме? Ник без болай эшлибез дип әйтүчеләр булдымы? —Әйтүчеләр булды, Әхмәт абый. Бөтен залдан 2-3 бөртек депутат. —Нәрсә булды, кемнәр булды? Бу кешеләрдән эш көтеп утырудан бернинди файда юк Иң өүвөл. Дәүләт Советындагы депутатлар кем икәнлекләрен аңлап бетермәделәр дип уйлыйм. Хөкүмәт башында утырганнар да, үзләре баеп, күбрәк шул байлыкларын һәм привилегияләрен саклап калу турында уйладылар дип беләм мин Дудаевның ни өчен ракета белән башына җиттеләр? Чөнки республиканың мөстәкыйльлеген бирмәс өчен күп тырышты. Аның ялгышы, минемчә, фәкать шул булды: чит илдән килгәннәрне үзенә кертте, шулардан үзенең мөстәкыйльлеген җуйды. Әгәр дә үз халкына таянып кына көрәшкән булса, Россия дә бүтәнчәрәк караган булыр иде әле —Сез башлаган теге олы эштән ни калды, Әхмәт абый? —Берни дә калмады Янә бар да Россия кулында хәзер —Алайса, «Казан утлары»нда тарих өчен бер язма булса да калсын әле менә. Бәлки балалар яки оныкларга кирәге дә чыгып куяр. —Шулай була күрсен! Техник фәннәр докторы Әхмәт Галиев 1996 елны, авырып, эштән китә Аңардан заводта ни кала? Иң әүвәл, абруйлы исеме, әйбәт хатирәләр кала. Ул җитәкчелек иткән чорда заводның эшләп чыгару куәте 3,5 мәртәбә, хезмәт җитештерүчәнлеге 2.2 мәртәбә арта, биредә эшләнгән суыткыч машиналар алты халыкара премия ала 3 меңнән артык гаилә квартир белән тәэмин ителә Аның исеме дөньякүләм елъязмага да теркәлде АКШның Библиография институты карары белән ул «1995 елның Дөнья Кешесе» дип танылды һәм Алтын Медаль белән бүләкләнде

Реклама