Логотип Казан Утлары
Хикәя

Татар хикәяләре хәзинәсеннән

ТӘФТИЛӘҮ С угышның әле һаман кыза, дөрли барган чагы. Ә шулай да хәзер безнен өчен буран аркан. Жил каршы чаклар инде узган, фашистларны куабыз. Бүген менә немецлар ташлап чыккан белорус авылына кердек. Авыл өстен сөрем каплаган. Ут кабынган йортлар, каралтылар тирәсендә солдатлар кайнаша. Түбәләрен куптарып ташлаганнар да, такталарына туфрак сибеп, соңгы ялкыннарын бастырып киләләр... Мин үзем шофер. Әле янарак кына дивизия командиры генерал Ильясовны йөртә башладым. Анын белән без якташлар. Ләкин ул хәзер монда юк «Хатынын хәл эчендә» дигән телеграмма алгач, ике-өч көнгә дип Казанга очкан иде. Шуна күрә аның адъютанты лейтенант Айвазян белән икәү генә йөрибез. Бүген исә никтер ул да утырмады, иртәдән бирле машинада берүзем. Авыл артындагы күпергә машиналар бөялгән. Безнен колонна да туктап калды. Мин янгын сүндереп маташучы солдатларны күзәтеп утырам Шул чагында әллә кайдан гына Айвазян килеп чыкты да: —Кабыз машинаңны, тиз бул!—дип. яныма кереп утырды. Килгән юлыбыздан кире кайтып, авылны чыккач кына: —Генерал кайткан, ул хәзер армия штабында, безне чакыра,—диде. Олы юлны танклар эштән чыгарып бетерсә дә, анын белән янәшә генә җинел машиналар салып өлгергән яна юл ярыйсы ук җайлы, зарланырлык түгел. Шулай байтак киткәч, лейтенант: —Карабрак бар, озакламый юл аерылачак,—дип кисәтте, һәм чыннан да. күп тә үтми, юл тармакланып өчкә аерылды Без, сул яктагысыннан китеп, вак урманга кердек. Әмма ул озакка бармады, агачлар һаман биегәя, урман куера, караңгылана башлады. Анда-санда сулы казылмалар, чокырлар очрый, юл өстенә чыгып торган юан-юан тамырларга юлыгабыз. Алар, көпчәкләр килеп эләккән саен, машинаны әле бер, әле икенче якка янтайтып сикертәләр. Бара торгач итәкләрен кин җәеп утырган чыршылар, биек-биек каеннар, алар тирәсенә сырышып үскән вак куаклар белән уратылган хәтсез иркен аланлыкка килеп чыктык. Алан читләренә, чатлап-чутлап тормыйча, жинел кулдан гына әмәлләгән землянкалар тезелеп киткән. Элек партизаннар лагере булган, ахрысы, землянка түбәләрен, керү хутларын үлән, куак баскан. Шуна күрә, якын ук килмичә, аларны күрерлек тә түгел. Туктау белән, яныбызга яшь кенә бер сержант килеп җитте. Лейтенант машинадан чыгуга, сержант ана честь биреп: —Иптәш лейтенант, зур землянкага узыгыз, анда сезне көтәләр,-диде. Алар китүгә, машинаны читкәрәк илтеп туктаттым да әле монда килешлн генә көйсезләнә башлаган моторны карарга тотындым... Мавыгып китеп, вакыт үткәнен сизми дә калганмын. Күрәм. генерал белән лейтенант, штабтан чыгып, минем янга ук якынлашып киләләр. Болай да чандыр гәүдәле, какча йөзле генерал тагын да юкарып, ябыгып киткән төсле тоелды. Аяк атлаулары да ничектер миңа ят. үзгәрәк сизелә... аитырга чыктык. Генерал минем белән янәшә генә алда утыра, ә адъютанты—анын артында. Шулай бер чама киткәннән сон лейтенант. — Бая рәтләп сорашыр ара да булмады, хәлләрегез ничек сон. иптәш генерал?—диде. —Хәлләр, хәлләр... —Шулай өметсез үкмени? Үз уйларына бирелеп баруы булгандырмы, генерал кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бераз баргач, адъютант тагын сорап куйды: —Кызыгыз ничек сон. иптәш генерал, кайта алмагандыр инде ’ —Ничек кайтсын... Күрәсен ич... Ул да солдат бит. врачларга эш күп.. Тагын тынып калдылар. Менә урманны чыгарга да күп кашады, юл да бераз рәтләнә төште. Ә машинада әле һаман тынлык һәм менә генерал,— әйтерссн сүзе өзелмәгән, әйтерсен лә безгә ишеттерми күнеленнән кем беләкдер серләшеп барган да. хәзер инде кычкырыбрак сөйләшсән дә ярый дигәндәй.—керешсез-нисез ялгап китте. —Аерылышып торган чаклар да күп булды. Ничектер шунда, берберебезнең хәлен сизеп, ерактан да белеп тора идек шикелле. Борчылып, хафаланып йөргән чакларын булса көт тә тор. я телефонга чакырта, яисә: «Син исән-саумы, җаным бик уйный», дигән телеграммасы килеп төшә иде Үземә дә шулай... Телеграмма аласы көнне күнел шомланып, йөрәк сыкрый башлаган иде. хатынга нидер булган төсле... — Шулай була ди бит ул. иптәш генерал, күрәсен. бик килешкәнсез, бәхетле сез икегез дә. Сезнен белән мин күптән бит инде Күренә ич ул. Сизгер шул, акыллы, дөнья бәясе кеше булса кирәк Галия Идрисовна Лейтенантның бу сүзләреннән сон мин коелып иңдем «Галия Идрисовна» диде түгелме соң?! Кулымнан рульне ычкындыра яздым Күрәсен. төсем качкан булгандыр, икесе дә башларын мина таба борып сагаеп калдылар Әмма машина элеккечә баруында булгач, тынычланып —Син нәрсә, әллә йоклаган идеңме?—дип көлемсерәгәндәй иттеләр. — Юк. йокламадым Сез Галия Идрисовна дидегез бугай, иптәш лейтенант, дөресме? —Әйе. Ник? —Фамилиясе Рахманова түгелдер ич. иптәш генерал? — Шулай. Рахманова — Минем укытучым бит ул! Генерал миңа текәлеп карап торгач, башын чайкап куйды Ләкин бер сүз дә дәшмәде. Бераз барганнан сон гына, баягы сүзен дәвам иткәндәй, лейтенантка таба борыла төшеп: Ике аягы да яраланган иде бит анын.—диде Ничек алай, иптәш генерал, кайчан? — Гражданнар сугышында. Татар бригадасында идек без Төркстанны азат итешеп йөргән чаклар. Мин—рота командиры, ә ул шәфкать туташы иде -Анысын белми идем шул. сөйләгәнегез булмады Генерал белән адъютантның әнә шулай сабыр да. шактый ук моңсу да бу әңгәмәләренә колак салып дәшми-тынмый барам. Ә күз алдымнан хәзер Галия Идрисовна китми. Галия Идрисовна Ул безгә дүрт ел буе рус телен укыткан иде Үзе тагар булса да. шул дүрт ел эчендә без анын авызыннан татарча дүрт кенә сүз дә ишетмәдек. Башта гадәт буенча үзенә «апа» дип дәшә идек Рөхсәт итмәде Рус телендә «апа» дип эндәшмиләр, мина Галия Идрисовна дип дәшегез, диде. Соңыннан инде күнектек, ияләштек, тора-бара хәтта анын татар кешесе булуына да шикләнә башладык Кайсыдыр шунда «Анын фамилиясе генә безнеке, үзе ул маржд. татарча бернәрсә дә белми икән» -дип. безне тәмам ышандыра язгы Шуның шаукымына бирелеп, ахрысы, усат димме, гәрбиясеэ дипме әйтим, анын атлаган саен шыгырдап куя торган протезлы аягына ишарә ясап: «Шауламагыз, шыгырдавыклы аяк керен килә» -дип ша- макайланучылар да булгалады. Бәлки, шуңадыр да. ара-тирә укытучыбыз үзенен татарча белгәнлеген сиздерердәй нәрсәләр дә эшләп куя иде Беркөнне шулай, дәрескә кергәч, җыйнак кына, ыспай гына сары портфелен өстәлгә куеп, гадәттәгечә класска бер күз йөртеп чыкты да. һәрвакыттагыча тыныч кына, ашыкмыйча гына дәрес аңлаткандай русча сөйләп китте: — Бүген мәктәпкә килгәндә, бер күнелсез хәлгә тап булдым. Белмим, безнен мәктәп укучысы иде микән, ерактан танып бетерә атмадым, урам буйлап бөкрәеп барган агай артыннан, аны үчекләп, үзе дә бөкрәйгән булып кыланып килүче бер малайны күрдем... Укытучының шул сүзләреннән сон. партага сугып: —Беләм мин аны. Галия Идрисовна! Ишәм әле мин аны кайтканда!— дигән тавыш ишетелде. Арткы партада утыручы олы гына гәүдәле, җәенке битле, зур гына авызлы— шунын өчен үзен «бәлеш» дип йөртәләр—Гаптери иде бу —Ярамый, дуслар, ярамый, сугышуда начар гадәт... Кешенең гариплегеннән көлгән, аны кимсеткән адәмнәр һичкемгә карата сизгер дә. миһербанлы да була алмыйлар. Моны онытмаска тырышыгыз... Уйлар, уйлар... Әле без җилдерткән юлнын үзе кебек бормалана-бормалана, бер вакыйгадан икенче вакыйгага сикерә-сикерә агалар да агалар, балачакның көенечле дә. сөенечле дә бер хатирәсе булып күнелгә сенеп калган әллә ниләр искә төшә... Авторучка дигән нәрсәне без беренче тапкыр классташыбыз Хәкимҗан кулында күрдек. Бүгенгедәй хәтердә, дәрес бетәргә звонок булу белән: «Малайлар, бернәрсә күрсәтәм. килегез»,—дип. Хәкимҗан, кара такта янына атылып чыкты. Без. дәррәү кубып, анын янына йөгерештек. Хәкимҗан, сул кулы белән чиста дәфтәр битен тактага куеп, ун кулындагы ниндидер әкәмәт бер ручка белән сызгалый башлады. Үзе нәрсәдер сырлый, үзе сөйләнә: —Абый Мәскәүдән алып кайтты. Бер тапкыр кара тутырасын да ай буе язасын,—ди. Белмим, бер тутырган карасы ай буе язарга җиткәндерме, ә менә минем шул каһәр суккан ручка аркасында башыма төшкән аянычлы бер хәлне бүгенгәчә оныта алганым юк. Эш болай булды. Арткы партада утырган Гаптери. атеге хикмәтне карарга дип. ин соңыннан килеп житге һәм. такта янына ук узарга теләп, аны-моны карамыйча, дуамалланып, малайларны араларга тотынды. Башта беребезне, аннан сон. иптәшләр җилкәсенә үрелеп, аяк очларыма гына басып торган җиремнән мине этеп җибәрде. Иптәшем бер якка атылды, ә мин безнен бу кылануларга һич тә игътибар итмичә өстәл яныңда журналга нидер язып маташкан Галия Идрисовнага килеп бәрелдем. Бәрелүем булды, укытучыбыз, кулына каләмен тоткан килеш, гөрс итеп идәнгә ауды. Бу хәлдән барыбыз да югалып калдык. Тик беркавымнан сон гына исебезгә килеп, тавыш-тынсыз але һаман да идәндә яткан Галия Идрисовнаны торгызырга омтылдык. Ләкин ул беребезгә дә кагылырга рөхсәт итмәде, бары тик яткан җиреннән: —Их. малайлар, әйттем ич мин сезгә... Барыгыз, укытучылардан кемне булса да чакырыгыз,—дип. авыр сулап куйды... Шул көннән сон Гатия Идрисовна байтак вакыт мәктәпкә килмәде. Класста ниндидер шомлы бер тынлык урнашты. Тәнәфескә чыккач та шаярулар, үрле-кырлы чабышулар бетте, басынкыланып калдык. Әйтә иде бит югыйсә: «Чүгез. чү. малайлар, миңа бәрелә күрмәгез*.—дип. һаман кисәтә иде. Ә без менә тынлап бетерә алмаганбыз. Башкалар ничек кичергәннәрдер, укытучыбызны рәнҗетүдән туган әлеге хисләр мина бер генә минут та тынгылык бирмәде. Әйтерсен лә йөрәкне кемдер йомарлап тоткан да аны туктаусыз кисә, җәзалый, вөҗданыма тукынып, җанымны айкый иде төсле... Әмма узасы көннәр узды. Галия Идрисовна да. терелеп, янадан мәктәпкә килде. Өстән авыр йөк төшкән кебек жинеләеп. күнелләр язылып киткәндәй булды Укытучыбыз да. гүя берни булмаган, портфелен өстәлгә куеп, таягын элеккечә үк урындык артына элеп, тыныч кына сөйләп китте —Шактый күрешми тордык, дуслар, ул арада күп нәрсә үткәнсез, хәзер диктант язып карыйк... Диктантны ничек язганмындыр, хәтерләмим Анын каравы шуннан сон булган бер вакыйга әле менә бүген дә күз алдымда Сонгы дәрес иде бу Диктант язылып бетте Дәфтәрләрне укытучы өстәленӘ илтеп өйдек тә. классташлар таралыша башладылар. Ә мин үз урыныма барып, букчамны алырга дип иелгән җиремнән күтәрелә алмыйча, үзем дә сизмәстән, парта өстенә капланып елап җибәрдем. Укытучыбыз килмәгән шул атна-ун көн эчендә сызланып, мөлдерәмә тулып йөргән күнел. ахрысы инде түзмәде, кайнар яшькә әверелеп, тыйлыга алмыйча ташырга тотынды Галия Идрисовнанын. —Ни булды. Хәлим, ник елыйсын!—дип чәчемнән сыйпавына башымны күтәрсәм, класста инде берәү дә юк иде —Белмим... Сез килдегез менә... Мин еккан идем ич — Юк. Хәлим, юк. син гаепле түгел, мин үпкәләмим, борчылма. Сөрт күзләреңне, әйдә, мина дәфтәрләрне күтәрешеп кайтырсын Күл урамы буйлап хәтсез генә баргач, кызыл кирпечтән салынган йортнын икенче катына күтәрелдек. Өендә кеше юк иде. ахрысы, портфеленнән ачкыч чыгарып. Галия Идрисовна ишекне үзе ачты Иркен генә алгы бүлмәгә кердек. Укытучы портфелен стенадагы чөйгә элде дә. чишенеп тә тормастан. түрдәге ишеккә юнәлде. Ә мин кочагымдагы дәфтәрләрне ишек төбендә торган әрҗә сыман бер нәрсә өстенә (аяк киемнәре өчен булса кирәк) куеп китәргә җыендым. Шул чагында Галия Идрисовна ишек ачасы җиреннән — Китмә әле. Хәлим, сина йомышым бар. чишенә тор. чәй генә куим.- дип мине туктатып калды Китсәм дә вай, калсам да вай кебегрәк бер хәлдә унайсыхзанып таптана торгач, ниһаять, чишендем Ул арада кухня ягыннан Галия Идрисовна да чыгып, ян бүлмәгә уздык. Бүлмә бик чиста, иркен иде Керү унаенда ук стенага терәп пианино куелган. Анын остендә утыртмалы бәләкәй генә рамнан калын чәч толымын күкрәгенә салып төшкән яшүсмер кыз рәсеме көлеп тора Каршы як стенада—челтәрле пәрдәләр эленгән зур-зур ике тәрәзә. Ун як стенада—тоташтан китап киштәләре Киштәләрне аерып, тотып торган бүлемтә кырыена скрипка эленгән. Авылдан әле янарак кына килеп, көн яктысы да юньләп төшми торган юеш подвалда яшәп ятучы мин. сала малае, бу чисталык, бу пөхтәлек уртасында тәмам югалып, каушап калдым Минем хәлне сизепме, әллә инде чыннан да шулай кирәк булдымы. Галия Идрисовна — Йомышым шул иде. Хәлим, үземә бик авыр, әнә теге югарыгы киштәдән көрән тышлы китапны алып бирче,—дип. миңа киштәләр янында торган җыйнак кына бер баскычны күрсәтте дә үзе кухняга чыгып китте Мин киштәгә үрмәләп китап белән булашкан арада, эмальле ак чәйнек күтәреп. Галия Идрисовна да кереп җитте Чәйнеген өстәлгә куеп —Син карый тор. кара башкаларын да.—дип. үзе кабат бүлмәдән чыкты Ул шулай кухня белән бүлмә арасында байтак чуалды. Мин исә. бүтән китапларга орынырга кыймыйча. Галия Идрисовна сораган китапны актаргалап. баскыч өстендә генә утырдым Йомышымны үтәү белән үк капылт кына чыгып китүе дә хәзер, ничектер, уңайсыз иле Менә Галия Идрисовна мине искә тошереп. рәхмәтме-нәрсә әйтер дә. шуннан сон җае чыгар кузгалырмын дип һаман көттем. Ә ул мин бөтенләй уйламаган нәрсә әйгеп ташлады —Әйдә, төш куначаңнан, чәй эчәбез,—диде. Эчсәм дә эчтем мин бу чәйне, эчмәсәм дә эчтем Ризыкка үрелү турында инде уйлаган да юк. башны күтәрергә дә оялам -Ярамый болан, ашы. аша, ач. дин. Гали» Илрисо...................... анаащмны һич кабарып пешкән ,ре->рс күзәнәкле ап-лк күмәч телемнәре иснән тишкәне алдыма ук этәреп куйды. Чәемне тәлинкәгә агызып, кечкенә генә бер телем алдым һәм шунын белән вакытны авыштырырга чамаладым. Ләкин укытучым минем бу беркатлы хәйләмне бик тиз сизде. Дәшми-тынмый гына торып кухнядан түгәрәк күмәчнен калган чиреген алып керде дә: — Кечкенә чагымда мин үзем шулай ашарга ярата идем, син дә шулайдыр әле,—дип. каерып бер сынык кисте һәм, аңа калын итеп май ягып, өстенә шикәр комы сибеп алдыма куйды... Китәр алдыннан гына Галия Идрисовна сорап куйды: —Әниен ни хәлдә сон? —Әни авырый... —Ишеткән идем шул. шуна соравым. —Үләр инде ул... Укытуны ничектер сискәнеп киткәндәй булды һәм. мина карап, озак кына дәшми торды. Шуннан сон яныма килеп җилкәмнән кысты да:' —Син аны каян беләсен?—диде. — Күрше апалар сөйләшкәндә ишеттем. Доктор шулай дигән. —Ялгыш ишеткәнсеңдер син. Хәлим, доктор алай димәс. — Каты авырый ич... һаман йөткерә. . — Борчылма, менә күрерсен, терелер әле... Үзеннән башка тагын кемнәрең бар сон? —Абыйлар, апалар бар. Җидәү без. —Алай... Ишле икәнсез шул. Әмма син борчылма, терелер әниегез, терелер.. Галия Идрисовна мине озата чыкты Киез итегемнең берсен кигән арада икенчесен күтәреп карады да башын чайкап куйды. Кайсы абыйдан, ничәнче ападан калган итек булгандыр, кыска балтырыннан кар кереп йөдәткәч, әти аны икенче бер иске киез итек кунычын кисеп үстереп биргән иде. Хәзер ул төрле-төрле булып күзгә бәрелеп тора. Җитмәсә, олтаны да бераз сүтелеп, авызын ача башлаган. Укытучы аны кире идәнгә куйды да ишек төбендә торган баягы әржә астыннан бер пар ак киез итек чыгарды. — Минем кызым үсте инде, бу аныкы. Олтаны бераз юкарган юкаруын, әтиен астына салып бирер,—дип миңа сузды.—Ал, ал, оялма, анын берние дә юк. барыбер тик ята... Укытучы биргән җинелчә ак киез итекне култык астыма кыстырдым да. үземнен иске, тупас, баладан балага күчеп килгән, шуна карамастан. «тузу»ны һич белмәгән бу фабричный авыр итектән котылачагыма куана-куана өйгә кайтып киттем. . Менә урманны да чыктык. Инде тизлекне арттырсаң да ярый. Ләкин генерал, кулы белән генә ишарәләп, мина юлдан читкәрәк керергә кушты Ул кушканча борылып кердем дә машинаны туктаттым. Генерал, машинадан төшеп, кулъяулыгы белән мангай тирен сөртә-сөртә, киселгән агач төбенә арып утырды Кайдандыр ерактан ара-тирә туплар гөрселдәве ишетелә. Ә монда тып-тын. Сәер тынлык, авыр тынлык иде бу. Аннан ничек тә котыласы, качасы килә, һәм менә лейтенант арткы утыргыч астындагы яшиктан футляры белән скрипка чыгарды да машинадан төшеп генерал янына атлады -Иптәш генерал, уйнасагыз икән теге безнең көйне! баШЬШ КуГӘреП апть,Р аган беР кыяфәт белән адъютантына карап кундьг Әмма каршы килмәде. Скрипканы инсәсенә куеп, кыллар тоткычын бора-бора. смычогы белән сызгалый-сызгалый беравык маташкач, салмак кына уйный башлады. епм^пЛ .!!аГЬ ' НДа генеР алнын ““да булган вакытларым, пианино өстеннән бәйләп , ЯШЬ КеНӨ рәсеме' китап киштәләре, кьпыл тасма белән машинзм ла Й„„ Т',1Жае Күз алдь|ш киле" басгь' кҮа карасыдай саклап КУШ ' КШ1СЗ дә' шатль,к “лсә да хужасынын инсәсенә ™ Н К ° Ш ТеГе ,аКТа Гал,,я Идрисовна янына баргач мин күргән шул скрипка булыр дип кем уйлаган! Дивизия командирынын скрипка уйнавын минем әле беренче күрүем Айвазян «безнен көйне* дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем Ә ул чын безненчә татар көен сыздырырга тотынды Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да. авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнен тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. Әйтерсен лә ул. урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде Лейтенант белән без. үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз Мин мин инде, менә бу әрмән егетенең дә шулай йотылып, дөньясын онытып тынлавы мина сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. Әмма анын бер ноктага төбәлгән дымлы күхтәре дә. авызына капкан үлән сабагын тешли-тешли ара-тирә көрсенеп куюы да кичерешләренең ихлас күнелдән. хак икәнлеген күрсәтә иле Генерал көйнен сонгы буынын бераз дулкынландыра төшеп сузып торды да кинәт кенә өзде. Аннары: -Житте. егетләр, хәзер вакыты да. урыны да бу түгел,—дип. скрипканы лейтенантка сузды. Айвазян. скрипканы алып, машинага таба китте Ләкин берничә адым атлау белән борылып —Ә шулай да. иптәш генерал, нинди моң. ә!' Бу кадәрле дә сагыш! Әмма якты мон. Тирән сагыш, ләкин төпсез түгел Яратам да сон шушы көйне Безнен «Карлыгач» кое бит бу. әрмәнчә «Цииернак».—дип куйды —Нишләп сезнен көй булсын, иптәш лейтенант, безнен көй ич бу. татар кос... «Тәфтиләү» бит.—дим Үзем, генерал да шуны раслар, дип ана карыйм Ә ул: —Барыбер түгелмени, менә өчебезгә дә житте бит әле,—дип көлә... Без тагын кузгалдык. Генерал белән Айвазян ара-тирә генә сүз катышып кайталар. Мин исә алар сүзенә инде рәтләп колак та салмыйм. «Тәфтиләү* канатларына утырып, күңелем белән туган-үскән якларга очтым Бер кузгалган күңел, бер яңарган хәтер һаман да шул мәктәп елларына кайта. Галия Идрисовнага барып тоташа. Мен тугыз йөз дә кырыгынчы ел иде Без унынчы классны тәмамладык Шул унайдан мәктәптә чыгарылыш кичәсе булды. Үзебезне укыткан барлык укытучылар, ата-аналар җыелды, баларак чагыбызда шаярып теикәләренә тигән, инде үсә төшкәч, элек кылган эшләребез өчен үзләре алдында оялып, әмма күңелдән хөрмәт итеп йөргән хезмәткәрләрне чакырдык Имтиханнар арасында тыгызга килсә дә. ничектер вакытын табып, ныклап әзерләнгән идек без бу кичәгә. Кемдер нәрсәдер уйнарга, кемдер нидер сөйләргә яисә җырларга тиеш иде. Кыскасы, угызга якын кешедән берәү дә өлешсез калмады Атлаган саен берәр хикмәт чыгарырга торган, ләкин әлегедәй кониерт-фәлән ише нәрсәләргә бик авыр кубучан Гаптери булып Гаптери дә читтә кала алмады. «Миннән чуртым да чыкмый, җәмәгать, хет суегыз», дип тузгыгач, без аңа кониерт алып баруны йөкләгән идек. Үзенен урынлы-урынсыз әйтеп ташлаган ярым-йорты сүзләре белән репетиция вакытында ук эчебезне катырып бетергән Гаптери. тамашачылар алдына чыга башлагач, тәмам каушап, бичарадан ни чара дигәндәй, коеп куйган шамакайга әйләнде дә куйды. Концерт инде тәмамланып килә иде Шул чагында беренче рәттә утырган өлкән яшьтәге биология укытучысы Хәсән абый, чираттагы номерын игълан итәргә чыккан Гаптерине сәхнә кырыена чакырып, калагына нидер әйтте Гаптери кинәт кенә тураеп артка чигенде дә Хәсән абыйга карап катып калды Тегесе «Шулай диярсең, шулай», дип күл изәгәч. егетебез сәхнә артында менә-менә чыгам дип чиратын көтеп торучыны игълан итәргә онытып: -Ни. җәмәгать' Түгел лә. иптәшләр! Хәсән абый сызгырам, ди. нишлибез инде, ә!—диде Зал егылып көләргә тотынды. Ә Хәсән абый белән Гаптери сәхнә кырыена килә-китә сөйләшүләр алып баралар. Ул да түгел, аларга Галия Идрисовна да килеп кушылды... Халык бераз тыйлыга төшеп, зал тынычлана башлагач, тирләп-пешкән Гаптери. бу юлы инде русчалатып: —Ә Галия Идрисовна шигырьләр укыячак,—дип белдерде. Зал тагын гөжли башлады һәм арадан кемдер: —Ничек, икесе берьюлымы?—дип кычкырды —Түгелдер инде. Белмим тагын, сорыйм әле,—дип Гаптери кабат укытучылар янына барып килде. Аннары: —Берьюлы икән шул.—диде. Шуннан соң Хәсән абый белән Галия Идрисовна сәхнәгә күтәрелделәр. Икесе дә ап-ак чәчле, икесе дә кәкре башлы таякларын тотканнар. Янәшә бастылар да. үзләренең бу ниятләре мәзәк сыман бер нәрсәгә әйләнүдән уңайсызлана төшеп, ахрысы, әле һаман да тынычланып бетә алмаган залга карап елмаешалар. Ниһаять, зал тынды һәм сәхнәдән моңлы гына итеп «Карурман* көен сызгырган тавыш ишетелә башлады. Озак та үтми, аңа: —Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл—Кырлай, диләр.—дип Галия Идрисовна кушылып китте... Элек Хәсән абыйның шулай сәнгатьчә, нәфис итеп сызгыра белүенә шаккатсак, хәзер инде менә ничә еллар буена авызыннан татарча бер сүз ишетмәгән Галия Идрисовнанын һич уйламаганда *Шүрәле*не сөйләп китүенә хәйран калдык. «Карурман» шулай көйләнә, «Шүрәле» сөйләнә торды, һәм менә Галия Идрисовна «Бервакыт чут-чут итеп сайрый ходайнын кошлары», дигән урыннарга житәрәк, Хәсән абый көйне сизелер-сизелмәс кенә бүлде дә нәкъ сандугачка охшатып сайрарга кереште, аннары кәккүк тавышы чыгарды, кабат сандугачка әверелеп тынып-тынып сайрады да тагын сызгыруга күчте, сабан туйларын хәтерләтеп, авыл көен көйли башлады... Шул рәвешчә -Шүрәле* сөйләнеп бетте. Ә без. ишеткәннәр тәэсиреннән айный алмыйча, кул чабуны да онытып утырабыз. Ходай үзенә болай да сыйлап биргән авызын бөтен колачына ерып сәхнә артыннан Гаптери атылып чыккач кына исебезгә килеп, кул чабарга тотындык... Уйларымнан бүленеп генералга карап алдым. Менә шулай янәшә генә утырып йөрсәк тә. үзенең буй җитмәслек дәрәҗәсе белән моңарчы миннән барыбер ерак, арабызда күзгә күренми торган бер киртә бар шикелле тоела иде. Хәзер исә әйтерсең лә шул киртәне икебез өчен дә бик кадерле булган башка берәү әкренләп сүтә бара кебек. Шул чагында мин тирән уйга баткан бу кешегә карата күңелемдә ниндидер олы. тирән хисләр баш калкытып килүен тойдым, һәм. үзем дә сизмәстән, беренче тапкыр татарча: —Иптәш генерал, сугыш бетеп, Галия апа янына икәүләп кайтып керсәк, ә?!—дип куйдым. Генерал да мина карап, шулай ук татарча: —Кайтуын кайтырбыз да. Галия апаң юк шул инде, туган!—диде... Аннан бирле бик күп еллар узды. Бу ике кешенең мөлаем образлары, туган ягыбызның тыйнак та. күркәм дә табигатен хәтерләтеп, ботак-толымнары белән төнбоеклы күл өстенә иелгән пар тирәкләр кебек җаныма рәхәтлек биреп, яшьлегемнең моңсу да, якты да бер хатирәсе булып, күңелем түрендә һаман саклана. Әле һаман да. 1971 Искәрмә Ватан сугышы, шартлы рәвештә дип әйтик, шул чор кешеләрен икегә аерып куйды шикелле Моның шаукымы әдәбиятта да үзенчә бер чагылыш тапты Әйтик. «1941 елгылар» дигән гыйбарә әйләнешкә кереп китте — ягъни сугыш башланасы е\ны туган балалар. Шулар арасыннан татар әдәбиятында инде күптән үз урынын тапкан шагыйрьләрдән Рәшит Әхмәтҗан, Ренат Харис. Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим исемнәрен атап китү дә җитә. Ә сугышка кадәр үк туган үсмерләр, абый-әтиләре фронтка китеп баргач та тылдагы бөтен авырлыкны үз җилкәсенә алган, ут эченә ашкынып торган буынны кая куясың? Олы йөрәкле, тыйнак солдат дустыбыз, язучы Габдулла Шәрәфи — әнә шундыйлар җөмләсеннән иде Ул барыннан да элек прозаик, повесть һәм хикәяләр остасы буларак танылды Без аның 1971 елда язылган «Тәфтиләү» исемле хикәясе белән танышып киттек Игътибар иткәнсездер: сюжеты кызыклы, мавыктыргыч итеп, чын әдәби осталык белән үрелгән Вакыйгалар арасында күренеп-күренеп китә торган геройлар югалмый, нәкъ кирәкле урында кабат калкып чыга, бер-берсенең сыйфатларын ачу-баетуга хезмәт итәләр. Артык озын булмаган бу хикәядә әллә ничаклы вакыйгалар (сугыш, мәктәп тормышы, скрипка кыйссасы) һәм байтак кына геройлар (фронтовик генерал, аның адъютанты, хатыны, шофер солдат) ничектер гаять табигый булып ныклы бер үзәккә төйнәлә, реаль шәхесләр рәвешендә күз алдына килеп баса. Әсәрнең тәрбияви эстетик әһәмияте шунда ки. ул дуслык һәм гуманизм идеясе белән сугарылган Әрмән егетенең йотылып, дөньясын онытып татар көе «Тәфтиләү»не тыңлавын кара син!.. Яисә мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә биология укытучысы Хәсәннең «Карурман» көен сызгырып көйләвең рус теле укытучысы Галия Идрнсовнаның Тукай «Шүрәле»сен саф татарча сөйләп бирүе дисеңме Ирексездән «Вәт ичмасам күңелләрне эретерлек милли хикәя бу!» — дип авыз тутырып әйтәсе килә башлый Габдулла Шәрәфи 1926 елның 29 июлендә Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында туган. Казанга күченеп килгәч, җиденче сыйныфка кадәр укый, әдәби түгәрәккә йөри. Тукайга ияреп язган «Батыр егет» исемле өйрәнчек әкият-поэмасы 1941 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга Әдәбиятка ныклап торып аяк басканчы аңа дөньяның әчесен-төчесен шактый татырга, күпне кичергә туры килә Ватан сугышы башлану сәбәпле, укуын өзеп, төрле авыр эшләрдә хезмәт биографиясен башлап җибәрә Аннары инде — җиде елга сузылган солдат хезмәте Ул совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, атаклы Гоби чүлен. Хинган тауларын кичә. («Сусыз дәрья» исемле повестенда нәкъ менә совет гаскәрләренең япон самурайларына каршы сугышчан походы гыйбрәтле реаль вакыйгалар аша бәян ителә). Солдат шинелен салгач, озак еллар электромонтажчы булып эшли, читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый, аннары «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли 1967 елдан башлап «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында җаваплы сәркатип, соңрак редактор урынбасары вазифаларын башкара Габдулла Шәрәфи — дистәгә якын китап авторы Ул 1997 елны Казанда вафат булды. Быел аның тууына 80 ел. Әлеге «Тәфтиләү» хикәясе һәм шуның уңаеннан бирелгән искәрмә язучының истәлеген, иҗатын яд итү булсын дигән теләктә калабыз

Рашат НИЗАМИ