Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ГАРӘП ИЛЛӘРЕ БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШ 1 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визит кысаларында, Согуд Гарәбстаны Корольлегенен Жиддә шәһәрендә Ислам конференциясе оешмасы генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглы белән очрашты. Фикер атышканда М. Шәймиев 2006 ел— Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан изелүен (аның кысаларында Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу ин мөһим вакыйгаларның берсе булуын) хәбәр итте. Ихсаноглы, үз чиратында, танылган татар шагыйре ижаты белән таныш булуын әйтте. Президент Ислам конференциясе оешмасы башлыгына Казанда XIX гасыр уртасында типографик ысул белән нәшер ителгән Коръәннең беренче басма күчермәсен тапшырды. 3 апрельдә Минтимер Шәймиев рәсми визит белән Кувейтта булды. Ул Кувейтта вакыфлар һәм ислам эшләре министры, юстиция министры Абдулла Мәатүк ӘлМәатүк белән очрашты. Кич белән исә «Сальва Сабах Әл-Әхмәд» үзәге бинасында Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим итү булды Анда сүз «Идея» технопаркы. «Алабуга» үзгә икътисади зонасы, «КамАЗ», «Татнефть» акционерлык жәмгыятьләре эшчәнлеге турында барды. Мәатүк Әл-Мәатүк әфәнде үзенен чыгышында «Татарс тан һәм Кувейтта үзара анлашып күп милләтләр яши, бу яктан безнең илләр арасында охшашлык чагыла»,— дип билгеләп узды. ТУГАН ТЕЛ ХАКЫНА Март ахырында ике көн дәвамында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларынын IV Бөтенроссия корылтае барды Анда Россиянен 35 төбәгеннән 500 гә якын делегат катнашты. Сонгы биш елда сәясәт үзгәрде, татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә методик яңалыклар барлыкка килде. Милли мәгариф мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү, кинәшләшү өчен Бөтендөнья татар конгрес сы башкарма комитеты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы чит төбәкләрдә ана телен укытучыларны, мәгариф һәм милли оешмалар җитәкчеләрен корылтайга жыйды Корылтай эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьерминистры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, депутатлар, югары уку йортлары җитәкчеләре катнашФәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында: «Россия күптеллелеге, күп мәдәниятле, күпмилләтле булуы белән бай. Кызганыч, РФ Мәгариф һәм фән минис трлыгы туган телдә белем бирү буенча бернинди хисап алып бармый»,—дип чит төбәкләрдә татар теле, татар мәгарифе язмышы өчен борчылуын белдерде Утырышта катнашучылар тарафыннан Россиядә татар милли мәгарифенең торышы, Россиядә татар милли мәгарифенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә милли оешмаларның мәгариф органнары белән уртак эшчәнлеге, төбәкләрдә татар әдәбиятын укыту өлкәсендәге проблемалар һәм күп кенә башка мәсьәләләр күтәрелде, илдә татар теленең хәле хакында кискен фикерләр дә ишетелде. Корылтайда Татарстан Президенты Указы нигезендә милли мәгарифне үстерүдәге, татар телен, мәдәният һәм әдәбиятны пропагандалаудагы казанышлары өчен Омск, Пенза, Ульяновск, Мәскәү һәм Уфанын кайбер укытучыларына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде ТАРИХТАН САБАК АЛЫП Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасының 100 еллыгына багышлап, «Россия парламентаризмы: тарихи тәҗрибә һәм хәзерге үсеш тенденцияләре» дигән конференция үткәрелде Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә парламентаризм үсешенен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. конференциядә катнашучыларга (алар Мәскәү. Санкт-Петербург шәһәрләре һәм күрше республикалар парламентлары вәкилләре) Президент Минтимер Шәимисвнен котлавын ирештерде. Топ докладны ясаган академик Индус Таһиров Россиядә парламентаризмның катлаулы үсеш юлын бәян итте. Татарстан парламенты үсешенә Федераль үзәк тарафыннан киртәләр дә куелган очраклар булуын искәртте Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владимир Пехтин: •• Россиядә Дума 1906 елны оештырылган, анын эшчәнлегендә мөселман татар депутатлары да актив катнашканнар. X. Атласов. Г Мусин. С Максудов, С. Алкин. Ф Туктаров. Г Еннкесв. К Хәсәнов һәм Дәүләт Думасындагы башка мөселман татар депутатлары абруй казанганнар»,—диде Конференциядә шулай ук Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов. РФ Прсзидентынын Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин. РФ Дәүләт Думасының Жирле үзидарә мәсьәлатәре комитеты рәисе Владимир Мокрый. Мари Иле Республикасы Дәүләт Жыелышы Рәисе Юрий Минаков чыгыш ясады. ХЕЗМӘТТӘШЛЕККӘ ЧИКЛӘР ЮК Татарстан вәкиллекләре эшчәнлегенен мөһим юнәлешләре, төрле төбәк һәм территорияләр белән сәүдә-нкъгисад элемтәләрен булдырудан тыш. урыннарда! ы тагар лиаспоралары белән хезмәттәшлек итүне дә күздә тотып билгеләнә. Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты житәкчесе Юрий Камалтынов үткәргән киңәшмәдә республиканың чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге вәкиллекләре алдында шундый бурыч куелды Май аенда узган киңәшмәдә шулай ук ГР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рим ма Ратникова. халыкара мәсьәләләр буенча ТР Пре шленты каршындагы дәүләт кинәш чесе ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов. ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафи з Салихов катнашты Татарстанмын чит илләрдәге һәм Россия тобәк1әрсндә1е вәкиллекләре эшчәнлегс турыңда сөйләгәндә Юрий Камалтынов азар эшенең мөһим юнәлеше—урыннардагы татар диаспоразары белән үзара аралашу һәм ярдәмләшү икәнлеген ассызыкылы «Узган ел бик эчтәлекле буллы. сез Казанмын 1000 еллыгына багышланган чаразарда актив катнаштыгыз, -диде ГР Президенты Аппа раты житәкчесе —Моннан тыш. Татарстан вәкилләре Бөек Жинүнен 60 еллыгын бәйрәм итүдә дә катнашты Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән агымдагы ел Татарстаннын даими һәм тулы вәкаләтле вәкиллекләре игътибарыннан читтә калмаска тиеш. Сез күрсәтелгән чаралар кысаларында республиканың дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итәргә тиешсез».—диде ул. Узган елда Татарстаннын чит илләрдәге вәкиллекләрендә җитәкчеләр азыштырылды Кинәшмә барышында Ю Каматтынов яна билгеләнгән кешеләрне атады. Алар—Татарстан Республикасының Казакьстанлагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп Татарстаннын элеккеге мәдәният министры Илдус Тарханов. ТРнын Әзәрбайжандагы даими вәкиле—«Татинвсст» холдинг компаниясе вәкиллегенең элеккеге башлыгы Наил Зарипов. ТРнын Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле—Төркиялә ТР вәкиленең элеккеге урынбасары Радик Гыйматдинов. АКШта ТР вәкиле—элек Кипрда ТР вәкиле булып эшләгән Равил Нигьмәтжанов Ул шулай ук Брюссельдә Татарстан вәкиллеге ачылу мөмкинлеге турында да белдерде ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ Татарстан язучыларынын әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми жыелышы булып узды. Анда башказабыз Казанда, республикабызның шәһәр һәм районнарында. аерым алганда. Ә.змәт һәм Чаллы төбәкләрендә, шулай ук чит өлкәләрдә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре катнашты Әдәби хисап җыены быел яначарак оеш тырылды: коннен беренче яртысында шигърият. проза, публицистика, базазар әдәбияты. драматургия, әдәби тәнкыйть, рус әдәбияты остаханәләрсндә аерым жанрлар буенча махсус әзерләшән докладлар тытанды һәм узган елда газета -журналларда. китап нәшриятларында дөнья күргән әсәрләр, театрларда куелган пьесалар, гомумән, милләт, мәдәният, тел. мәктәп язмышына кагылышлы көнүзәк мәсьазатәр зурында фикер азышу булды Әйтик, шагыйрьләр катнашында үткән сөйләшүдә республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезгә игътибарны кочәитү зарурлыгына да игътибар юнатге.зде. бу уңайдан Айдар Хазим. Шәүкәт Гаделша. Мөдәррис Әгълам. Нәҗибә Сафина үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты Жлнрир буенча әзерләнгән докладларны Рканл Зәйдулла, Камил Кәрнмов. Рафис Корбан. Дания Гыймранова. Мансур Вазн- ев. Лилия Газнэова сөйләде Утырышларны остпхлнә җитәкчеләре азып барды •Казан» милли мәдәният үзәгендә үткәрелгән пленар утырышны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов ачып җибәрде Иң әүвәл ул ике жыен арасында вафат булган әдипләребезне бер минут тынлык белән искә алырга чакырды Идарә рәисенен исәп-хисабында узган елгы әдәби тормышыбызда байтак эшләр башкарылуы бәян ителде. Эш-гамәлләр, чыннан да, аз түгел. Әлбәттә, бу хисап киләчәктә язучылар алдында торган зур эшләрне дә күзаллау булды. Фикер алышуда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин, рус әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Лилия Гаэизова, «Мәдәни җомга» газетының баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров, Татарстан китап нәшрияты директоры Ламир Шакиров. Балтач районы үзәгендәге урта мәктәпнең XI сыйныф укучысы Гөлфия Закирова һ.блар катнашты. Чыгыш ясаучыларның гамендә, әлеге дә баягы, ил-көн, мәдәният, тел. мәктәп мәсьәләләре иде Аерым алганда, хәзерге шартларда әдәбиятка булган мөнәсәбәт, мәктәпләрдә татарча укытуның кысыла баруы, милли матбугат басмаларын алдыручыларның елдан-ел кимүе уңаеннан каләм әһелләре үзләренен борчылуларын белдерде. Чыгышларда китап сәүдәсенең ныклы нигезгә куелмавы, шул рәвешле, анын киләчәккә төбәлгән зур тәрбияви максатлар үтәлешен куркыныч астына куюы уртак фикер буларак яңгырады. Татарстан Премьер-министры урынбасары—мәдәният минис тры Зилә Вәлиева үз чыгышында Язучылар берлеге эшчәнлегенең хисап елында җанланып китүен билгеләп үтте, рухи тормышыбызга кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә чакырды. «Язучыларның хәле, гонорарлар, проблемалар, юбилейлар хакында онытмыйбыз,— диде ул —Республикабызда үз зыялыларын, үз язучыларын әйбәт хәлдә яшәгү өчен мөмкинлекләр бар Сез дә, үз нәүбәтегездә, редколлегияләр эшен яхшырту аша. сыйфатлы ижади җимешләр бирергә тырышыгыз» Аннары Зилә Вәлиева шагыйрә Фирая Зыятдиновага бирелгән "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнен таныклыгы һәм билгесен тапшырды (аны ире язучы Фарсель Зыятдинов кабул итеп алды), каләм әһелләренең шактый четерекле сорауларын җаваплады Татарстан Язучылар берлеге рәисе исә җыелышта катнашучылар атдында каләмдәшләре Адлер Тимсргалин. Зәки Зәйнуллин. Илдус Гыйләжев. Ләбиб Лерон. Дания За- һидуллинага берлекнең Г Исхакый. һ Такташ. Ф Хөсни. Ж Вәлиди исемендәге бүләкләрен тапшырды Әлеге исемле премияләрнең билгеләре бу бүләккә элегрәк лаек булган язучыларга да бирелде. Әдәби хисап җыенында Татарстан Дәүләт Советынын фән. мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев катнашты. Ижади елга йомгак ясалды, әмма әдәби тормыш дәвам итә. Каләм ияләрен алда зур иҗат һәм оештыру эшләре көтә. ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ—2005 Март аенда «Яна татар пьесасы—2005» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Хәбәр иткәнебезчә, бәйгегә пьесалар псевдоним астында бирелгән иде. авторларның чын исемнәре җиңүчеләрне бүләкләгәндә, ягъни Театр көнендә генә ачыкланды. Шулай итеп. 62 пьеса арасыннан «Ин яхшы комедия» номинациясендә беренче һәм өченче урыннарны «Алты кызга бер кияү» һәм «Син мине күрәсеңме?» пьесалары белән Туфан Миннуллин алды. Икенче урынга «Бакча карачкылары» пьесасы белән Зөләйха Минһажева лаек булды. «Ин яхшы драма әсәре» номинациясендә беренчелекне «Легионер» пьесасы белән Зөлфәт Хәким алды. Икенче урында—«Олуг ханнын фәрманы» пьесасы белән Эсфир Яһудин. өченчедә—«Сөю газабы яки, ташлама мине» дип аталган әсәре белән Флера Тарханова Жюри шулай ук кызыксындыру премияләре лә булдырган иде. Ул премияләргә Илгиз Зәйниев («Күкләр елмаеп караса»), Хәбир Ибраһим («Нәфига ханым»), Эльмира Шәрифуллина («Гомер бер») һәм Җайсыз кеше («Алма бакчасында алтын бар») лаек булды. Жинүчеләр 100, 75 һәм 50 мен сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнде Җиңүче әсәрләр махсус альманахта басылып чыгачак. Шул ук көнне «Яңа татар пьесасы—2006» бәйгесенә дә старт бирелде Анысында жанрлар буенча чикләүләр булмаячак. МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТ БУЛДЫ Татарстан Фәннәр академиясе президиумынын чираттагы утырышында күренекле тарихчы галим, язучы, академик Миркасыйм Госманов академиянең вице-президенты игеп билгеләнде. Ул үзенен эшчәнлегендә гуманитар фәннәр юнәлешен игътибар үзәгендә тотачак. Шушы ук утырышта Татарстан Президентының дәүләт киңәшчесе, акалемиянен мөхбир-әгьзасы Ренат Мөслимов геология һәм нефть ятмалары эшкәртелеше буенча фәнни советның рәисе итеп тәгаенләнде Президиум әгьзатары Фәннәр академиясенең А.Ало, Г Камап, X Мөштәри исемендәге бүләкләрен дәгъвалаучылар конкурсын үткәрү турында карар да кабул итте. •Казан утлары» редакциясе журналыбызнын редколлегия әгъзасы Госманов Миркасыйм Габделхәй улын яна вазифасы белән котлый, җаваплы эшендә яна уңышлар, саулык-сәламәтлек тели. КИЛЕШҮ Татарстан Жәмәгатьчелек палатасы һәм «Татмедиа* агентлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде Ана Жәмәгатьчелек палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин һәм агентлыкның генераль директоры Марат Моратов кул куйды —Сез. журналистлар, социаль-иҗтимагый, икътисалый мәсьәләләрне кин яктыртасыз. Жәмәгатьчелек палатасы да шундый ук максат белән оештырылды. Ул халык белән дәүләт арасында арадашчы ролен үтәргә, жәмәгатьчелек теләген хакимияткә ирештерергә тиеш Безнен алда торган зур бурычларны үтәүне мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китерә алмыйм,— диде Илгиз Хәйруллин үз чыгышында. Килешүгә кул кую тантанасында Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Тсренгьев. мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм Жәмәгатьчелек палатасы әгъзалары катнашты ӘМИРХАННАР КИЧӘСЕ 13 март көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Тагар дәүләт драма һәм комедия театрында татар әдәбияты классигы, прозаик, драматург, публицис т һәм җәмәгать эшлеклесе Фагих Әмирханнын тууына 120 ел тулуга багышлап «Чәчәкләр кигерегез мина...» дип исемләнгән әләби-музыкаль кичә булды. Бу бик үзенчәлекле кичә башыннан ахырына кадәр спектакль рәвешендә барды Тинчурин театры артис тлары тамашачыны Омирхан яшәгән чор атмосферасына алып керергә тырыштылар Яшь Фатихның әтисе Зариф хәзрәт белән мөнәсәбәте. Тукай белән сөйләшүләре һәм Хәят образының прототибы булган Шәмсениса исемле туташны очратуы сәхнәләштерелде. Тукайнын «Туган авыл». «Китмибез» шигырьләре. «Әллүки» җыры яңгырады «Тигезсезләр*. «Фәтхулла хәзрәт», «Хәят» телевизион спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. филология ({тәннәре докторы Фоат Галкмуллин Фатих Әмирханнын тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Тамашага килүчеләр арасында Әмирханнар нәселеннән булганнарда күп иде Кичәдә шулай ук галим Равил Әмирхан тарафыннан язылган «Әмирханнар» дигән китап та тамашада катнашучыларга тәкъдим ителгән иде РАХЛИН ИСТӘЛЕГЕНӘ Казаннын Салих Сәйләшев исемендәге Зур кониерт залында күренекле дирижер, педагог. Татарстан дәүләт симфоник оркестрына нигез салган Натан Рахлиннын тууына 100 ел тулуга багышланган музыка фестивале булып узды. Фестивальдә танылган музыка белгечләре Георгий Кантар. Жанна Дозорцева. дирижерлар—У краинанын халык артисты Федор Глущенко, Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе Ватим Венедиктов. Татарстан. Казакьстан һәм Россиянен хатык артис ты Фу ат Мансуров. пианиночылар—СССРнын халык артис ты Николай Петров. Россиянен халык артисты Алексей Населкин катнашты Фестиваль кысаларында Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашында түгәрәк өегал лә үтте Анда Наган Рахлин исемендәге фестивальне даими үткәреп барырга, киләчәктә аны дирижерлар конкурсы белән баетырга карар кылыйлы Маэстронын ижатына багышланган китаалар чыгару кирәклеге ис- кәртелле Симфоник оркестрыбызга репетицияләр үткәрер өчен аерым бер зат булдыру тәкъдиме әйтелде Түгәрәк өстәлдә Наган Рахлинга Казанда һәйкәл кую турында да сүз булды Дирижсрнын оныгы скульптор Григорий Лысенко һәм анын хәл ал җефете Элла булачак һәйкәлнен проектын инде эшләгәннәр Һәм ул Казанда куела калса, алар авторлар буларак, тиешле түләүгә дәгъва кылмаячак.лары, иҗат эшләрен шәһәребезгә бүләк итәчәкләре турында әйтте ФОТОКҮРГӘЗМӘДӘН ЬЯ ГА ТӘРӘЗӘ Казандагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә • Казан фотографиясе Портрет ка штрихлар» дигән күргәзмә ачылды Ул шәһәр фотографлары жәмгыягенсн 110 еллыгына багышлана Күргәзмә Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан оештырылды •Әлеге эшләрнен күбесе Казан һәм казанлыларга. Татарстан башкаласының 1000 еллыгына багышланган Аларны Париж. Мәскәү. Истанбу.л. Анкара. Малайзия һәм Сүрия тамашачысы да карады һәм югары бәяләде Якын көннәрдә безнен фотографлар күргәзмәсе һиндеганга юл алачак,—диле күргәзмәне ачканда Премьер- министр урын басары-мәдәнняг министры Зилә Вәлиена —Фогокүргәзмә—Татарстанның зур мөмкинлекләрен чит илләрдә тәкъдир игумен бик отышлы ысулы Мин осталлрыбыэным күргәзмәсен Анкарада ачтым, һәм аны Төркиянсн бик күп мәдәният әһелләре гамаша кыллы Алар безнен республика турын да сөйләүче күргәзмәне зур кызыксыну белән карады» «Чор портреты» дигән төбәк IV фотоконкурсынын нәтиҗәләре дә билгеле. Анда 53 авторнын 940 эше күрсәтелде Ин популяр номинацияләр - Шәһәр тормышы» һәм «Дөнья хатын-кыз күзлегеннән» икәне ачыкланды. Конкурста Фәрит Гобәев. Рифкать Якупов. Рөстәм Мөхәммәтҗанов. Михаил Козлове кий, Эдвард Хәкимов һ.б. ижаты югары бәя алды. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышында монарчы Казан дәүләт университеты доценты вазыифатарын башкарган әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп расланды. ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫН ТУПЛАГАН СӘ-ДИСК Күптән түгел -Ак калфак ансамбле җырлары» дип исемләнгән СР-диск дөнья күрде Әлеге җыентыкта музыка белгече-фольклорчы Геннадий Макаров тарафыннан 10- 15 ел дәвамында тупланган йола жырлары. этник көйләр һәм бәетләр һәм үзе иҗат иткән көйләр, ансамбльнең 2002 һәм 2005 елларда башкарган әсәрләре урын алган. А.Алиш исемендәге балалар ижаты йорты каршында эшләп килүче «Ак калфак» фольклор ансамбле Алсу Еникеева тарафыннан 1995 елда оешкан Ул «Сөембикә варислары» дип исемләнгән Халыкара төркитатар балалар ижат фестивальләрендә катнашып. беренче дәрәҗә дипломнарга һәм махсус призларга да лаек булды. Ансамбль Төркиянең Измир. Измит. Анкара һәм Истанбул шәһәрләрендә дә чыгыш ясап, үзен танытып кайткан инде. «ЗЫЯЛЫЛАР. КЛУБЫ КИЧӘСЕ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының конференцияләр залында Мәскәүнен «Зыялылар» клубы әгъзаларынын чираттагы очрашуы узды. Кичәне танылган журналист, язучы. клубны оештыручы һәм анын җитәкчесе Нәзифә Кэримова үзенчәлекле итеп әзерләгән иде. Кичә бер төркем җәмәгать эшлеклеләренә (шул исәптән атаклы кардиохирург Ренат Акчуринга) «Казаннын 1000 еллыгы истәлегенә» медальләрен тапшырудан башланды. Аны Татарстанның Россиядәге Вәкиллекнең вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин тапшырды Аннары кунаклар алдында Татар- станнын халык артис ты Клара Хәйретдино- ва. Россиянен атказанган артисты Наилә Фатехова чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артис ты Роза Хәбибуллина татар җырын оста итеп башкаручылар арасында конкурс үткәрде. РӘХМӘТ ХАТЫ Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, татар әдәбиятын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен язучы Камалов Хисам Нуретдин улы Татарс тан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. КОТЛЫЙБЫЗ! Мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык унышлы хезмәте өчен язучы. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тагар әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Фоат Галимулла улы Галимуллинга -Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары очен Мамадыш районының Кече Кирмән урта гомуми белем мәктәбе директоры Ра- фаил Шәкүр улы Газизовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шагыйрә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зыятдинова Фирая Гали кызы 22 май көнне вафат булды.

Реклама