Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ РЕДАКТОРЫМ

2004 елда “Милли китап" нәшриятында бер библиографик күрсәткеч чыккан иде. Ул тулысы белән диярлек минем исем белән басылган китаплар, эреле-ваклы мәкаләләр, әдәби тәрҗемәләр, интернью-әнгәмәләрнен һәм, ниһаять, минем тарафтан төзелгән яки редакциямдә дөньяга чыккан хезмәтләрнең исемлеген эченә алган. Жәүдәт Миннуллин тарафыннан тупланган атеге белешмәдә 2004 елга кадәр дөнья күргән биш йөзләп хезмәтнен исемлеге теркәлгән Батар арасында махсус монографияләр, җыентыклар, күләмле мәкаләләр белән бергә, әлбәттә, кечерәк язмалар, вак-төяк нәрсәләр дә бар Бәлки соңгылары күбрәктер дә Ләкин нәкъ менә шул вак-төякләр арасындагы бер язманы үзем өчен аерата истәлекле лип әйтер идем Ул—минем Казанда дөнья күргән беренче әйберем—уч төбе кадәрс кечкенә генә язма. Менә шул нәрсәнең ничек язылуына, дөньяга чыгу ына, дөресрәге, анын барлыкка килүенә сәбәп булган бер очрашу, танышу, хәтта, өзек-өзек рәвештә булса ла, нәтиҗәле генә дәвам иткән хезмәттәшлек хакында тәфситләбрәк язу гыйбрәтле булыр иде дип уйлыйм 1958 елнын жәендә Казанга килеп, университетка укырга кергәч, бушрак вакытларымда, монарчы бер кат язганымча ("Аяз әкә сабаклары"нда), "Чаян" журналының “Йомышчы малае" кебегрәк булып йөргән чакта булды әлеге очрашу һәм танышу Бауман урамындагы Матбугат йортының икенче катында фойеда. Аяз Гыйләжсв яныннан чыгып килгәндә, чамалы гына буйлы, чандыр гәүдәле бер ыспай кеше исемемне атап, “Сез шулмы?”—дип дәште Уңай җавап алуга ук, исәнләшер очен кулын сузды: -Мин "Азат хатын” журналының секретаре Рәшат Гайнанов булам.—.пие ул. чак кына елмая төшеп —Вакытыгыз мөмкинчелек бирсә, биш-ун минут сөйләшеп утырыр идек, сорашасы нәрсәләр бар Бер-ике секунд эчендә баштан төрле уйлар оере кичеп узды. Чит илдә туып- үскән, Казанга күптән түгел генә килгән кеше булганга, минем кемлегем, ни өчен бу якларда йөрүем хакында сорашулар болай ла җитәрлек иде. Төрле имеш- мимешләр, кыю фаразлар белән мәгънәсез дип әйтерлек уйдырмалар да шактый таралган иде бугай Бергә укый башлаган группадашларның кайберләре үземә дә ишеттереп торалар иде алар турында. Бигрәк тә шул вакытлардагы гадәт буенча “потенциаль антисоветчик" дип атарлык, хәзергечә әйткәндә, диссидент диярлек рухта булган бер олырак яшьтәге егет. Зыя Ситдыйков (бер ярсыган чакта үз-узенә кул салган дуамал холыклы кеше) гаҗәпләнеп тә. хәтта беркадәре гарьләнеп тә әйтә иде андый имеш-мимешләр. шикләнүләр хакында Күпләр өчен ул вакытта минем СССРга, бигрәк тә Казанга кайтуым беркадәре табышмак та иде бугай Паспорт-мазар эләктерүгә үк авыл яшьләренең ин элек берәр шәһәргә китәргә, хәтта шахталарга, яисә Урта Азия. Казакъстан яки Себер якларына ук ычкынырга тырышулары тәмам туктамаган чор иде бит әле. Өстәвенә, озак еллар дәвамында чит илләргә, чит ил кешеләренә карата ят караш, дошманлык, шикләнүчәнлек хисләре тәрбияләнгән, андый тәрбия әле бетмәгән шартларда. Ә син нәкъ шундый чорда Казанга кил. имеш Житмәсә. чит илдә туып-үскән кеше, янәсе “ак эмигрант калдыгы" "Сорашучылар күп булыр".—дигән иде бер көнне, икәү генә калгач, әлеге Зыя сабакташ һәм кисәтеп тә куйган иде: —Сак бул. бездә бит шымчы өстенә шпион да утыра. Монын шулай икәнлеген мин үзем дә сизә башлаган идем инде. Бер көнне, сентябрь ахырларында, ниндидер сәбәп белән мине Тарих, тел һәм әдәбият институтына чакырганнар иде Башта телче галимнәрдән ике-өч кеше, жөмләдән, профессор Латыйф Жаләй дә. минем нинди мәктәптә укуым, татар теленә кайда өйрәнүем. Кытайдагы татарларнын ниндирәк телдә сөйләшүләре хакында сорашкан булдылар, аннары әкгәмә өчен икенче бүлмәгә алып керделәр. Андагы “телче" исә сүз арасында ата-бабаларымның кем булулары, нинди эш белән шөгыльләнүләре, кайсысының кайчан, кайда үлүе хакында сорашып бетергәч. Бобинский (!) дигән берәү турында төпченә башлаган иде. Минем әлләни белмәвемне күргәч (ул чакта чынлап та күп нәрсәләр хакында жүнләп белми идем әле), үзе ук аңлатып бирде: “Ул—Русиянен. русларның кан дошманы булган атаклы панисламист, пантюркист, националистларның берсе. Моннан качып китеп, сез яшәгән Кульджада мәктәп ачып маташкан милләтче!" Шунда гына сүзнең Габдулла Буби хакында барганлыгын аңладым. (Соңрак ачыкланганча, жандармерия документларында мәгърифәтченең “фамилиясе" шулай Бобинский дигән вариантта да кулланылган икән.) Бу "телчене", нигәдер, башка очратырга туры килмәде мина... “Казанга кайту" дигәннән, тагын бер “вакыйга" истә ныграк сакланып калган. Матбугат йортынын ишеге алдында бәләкәй генә буйлы, зур күзлекле бер журналист ханым, ике-өч жөмлә белән ничек укый башлавым хакында белешкәч, турыдан ярып сорау да бирде “Казанга ни өчен кайттыгыз сон?!” Сорау ачуымны китерде шикелле. Шуна күрә, әлеге “кыю фаразлар" белән имеш-мимешләрне "расларга" теләгән төсле, кырыс кына әйтеп куйдым: “Мин бит милләтче, шунын өчен кайтканмындыр!" Ханым күзләрен зуррак ачып карап алды да. артык бер сүз дә әйтмичә, читкә тайпылды. (Бары 90нчы еллар уртасында гына. Австралиядән кайткач, яныма килеп, интервью бирүемне сорады. ..) Дөрес, әлеге сорауның икенче вариантын да ишетергә туры килгән иде мина. Әле генә исеме аталган, үз язмышыннан һәм илдәге тормыш шартларыннан гел канәгать булмаган сабакташым Зыя Ситдыйков мәсьәләне бөтенләй башкача яңгыраткан иде “Ни пычагыма кайттыгыз бу жүнсез илгә?! Китәргә иде башка берәр жир төбенә! Адәм шикелле яшәр идегез, ичмасам " Әмма шуны да әйтергә кирәк, “төп ватанга", хәзергечә әйтсәк, "тарихи ватанга" кайтуны дөрес санаучылар, хуплаучылар да бар иде. Аз түгел иде андыйлар Кыскасы. Рәшат Гайнановнын биш-ун минут сорашып утыру турындагы тәкъдимен ишетүгә, бер-ике секунд эчендә үк. әйткәнемчә, баштан шундый төрле уйлар, шик- шөбһәләр кичеп өлгергән иде Шулай да. “монысы нәрсәләр турында төпченер икән әле дигән кызыксыну белән сөйләшергә ризалыгымны биреп тә өлгергән идем. Әлеге кечкенә фойедан сул якка борылып, тар коридор буенча дүрт-биш адым атлауга, беренче ишеккә—редакция бүлмәсенә кердек. Эш көненең ахыры булганга, бүлмәдә башка кеше юк иде. Сөйләшүгә шик-шөбһәләр белән ризалык бирсәм дә, ул тиздән нормаль рәвештә аккан дустанә әнгәмә кыяфәтен алган иде Мона. ихтимал, иң элек Рәшат Гайнановнын үзе белән тәфсилләбрәк таныштыруы, үзен нәрсәләр кызыксындыруы хакында ачыграк әйтүе сәбәп булгандыр Анын XX гасыр башы татар культурасы, әдәбияты тарихы белән кызыксынуы. Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнүе дә (минем искә, кылт итеп “Шыксыз үрдәк бәбкәсе" төште'), күрәсен. әңгәмәне жайлы юлга кертеп җибәргәндер Шулай ук боларга. бәлкем, аның башкалар кебек Кытайга барып чыгуның социаль-ижгимагый, сәяси сәбәпләренә кереп тормавы, “байлык- ярлылык хакында да кызыксынмавы, ниһаять, чит илдәге татарларга карата, кыеклап булса да, өстән карарга омтылмавы да өстәлгәндер Ихтимал Рәшат агайны Голжалагы татарларнын мәктәп-мәгариф мәсьәләләре күбрәк кызыксындыра иде. Мәсәлән, нинди язу кулланылу, укытучыларнын кемнәр булуы, кайда белем алуы, нинди дәреслекләрдән файдалануы һ б Татар мәктәбе укытучылары, үземә дәрес биргәннәре арасында да Габдулла Бубыйдан укыган кешеләр булуын ишеткәч, ул елмаеп кына мине бүлдерде: —Димәк, анын тырышлыгы бушка китмәгән икән! Тик бу хакта башкаларга сөйләмәгез; бездә хәзергә Бубыйга карата тискәре мөнәсәбәт хөкем сөрә Ә дәреслекләр нинди иде сон9 Дәреслекләрнең нигездә совет чорында Казанда басылган булуын, өлешчә иске китаплар да укылуын әйткәч, ул, ни өчендер, "Монысы әйбәт икән" дип хуплап куйды. Аннары совет чоры татар язучыларыннан кемнәр күбрәк укылу хакында да сорады. Гомумән алганда, анын сораулары эшлекле дә, зыялыларга хас рәвештә әдәпле, төпле һәм конкрет та иде Шулай ук революциягә кадәр чыккан гәзит- журналларда да Голжа татарлары хакында шактый материаллар булуын әйтеп, минем үземә дә кайбер мәгълүматларны бирде Һәрхәлдә, анын күп мәсьәлапәрдән хәбәрдар булуы, аларны тирәнрәк анлавы сизелеп тора иде Шул рәвешчә сәгать ярым чамасы сөйләшеп утырудан сон, Рәшат Гайнанов конкрет тәкъдим дә ясады: —Әйдәгез, Голжа татарлары хакында берәр материал әзерләгез әле Тарихларын, соңгы чордагы хәлләрен дә яктыртып дигәндәй. Тик артык озын булмасын иде Озын әйбер озаграк чыга Минем уйланыбрак торуымны күргәч, ул: —Икеләнмәгез,—диде,— Сез язмасагыз, кем язарга тиеш аны? Безнең халыкның зур өлеше Татарстаннан читтә яши. Тик монда алар хакында аз беләбез Ә белергә кирәк! Ике дә уйлап тормагыз—языгыз. Озакка гына сузмагыз Икенче көнне үк, уку залының читтәге бер өстәлендә, алдыма КПСС съездлары резолюцияләреннән торган калын томнарның берсен куеп, конспект дәфтәрен дә ачкан килеш, Голжа татарлары хакында уйлана-уйлана "кәгазь тырный" башладым Сөйләве жинел булса да, язуы ул кадәр үк ансат түгел икән Яздым, сыздым, күчердем һәм тагын сыздым дигәндәй, һәрхәлдә, бер атнадан соң текстны күгәреп, "Азат хатын” редакциясенә килдем Текст димәсәң, хәтере калыр машинкадан соң хәреф хаталары төзәтелүдән тәмам чуарланып беткән икс-өч битле әйбер инде шунда. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең ул чактагы машинисткасы Асия апа—кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле шадра әби—шулай өч-дүрт юлда биш-алты хата белән баса икән Кем әйтмешли, “таудан тычкан туган” иде. Ләкин Рәшат Гайнанов, якты чырай белән каршылап, олы бүләк кебек кулына алды әлеге текст кисәген "Булган икән, булган икән, рәхмәт сезгә”,—дип кабатлый- кабатлый урынына барып утырды Башта бер мәртәбә текстка гомум күз йөртеп чыкты. Аннары, кулына каләм алып, аны төзәтә дә башлады. “Әгәр каршы булмасагыз, болай үзгәртик әле", яки "Бу исемне әлегә атарга ярамастыр", "Монысы турында киләчәктә язырсыз әле" дип, кайбер сүзләрне алыштырып, икенчеләрен сызып ташлап, мин язганнарны ботарлый да башлады. Әлбәттә, кайсы исемне ни өчен телгә алырга нрамаганлыгын аңлатып та бара иде. Тел чатаклылыклары да миндә шактый икән Мәсәлән, Казакъстан һәм Урта Азия якларыңда “мин өчен, без өчен" кебегрәк сөйләсәк, әдәби телдә “минем өчен, безнең өчен" кирәк икән Шул рәвешчә, мин нәрсәләр, нинди исемнәр тыелган булуы хакында да беренче мәртәбә белә башладым шикелле Шу лай ух гадәги сүхтәрнен дә ниндиләрс ничегрәк кулланылуы, үз телемдәге аерым кытыршылыклар хакында да уйланырлык "азык" туплана башлады ул көнне һәрхәлдә, аз гына вакыт эчендә дә. язу-сызу эшләренең кайбер “серләре" хакында сабак ала башладым дип әйтерлек булды Дөрес, текстларны чын-чынлап редакцияләү кәсебенә мин күбрәк Фәрваз Миннуллиннан өйрәндем дип әйтер идем. Әмма Рәшат Гайнанов төзәтүләренең ин беренче адымнардан икәнлеген дә онытмыйм. Анын бер исемне төзәтүе истән чыкмый Мин безнен тарихтагы билгеле бер мәгърифәтче исемен, аннан бер жәй дәресләр тынлаган әниебезнең сүзләре буенча. "Закирел Кадыйрын" дип язган идем Рәшат агай исә аны “Закир әл-Кадыйрый” дип төзәтте һәм хатаның "серләрен" дә анлатгы. Шул рәвешчә, үзем үк шактый чуарлап китергән текст кисәге тәмам "бизәкләнеп" беткән иде. Тырыша-тырыша язганнарымның бу кадәр сызгалануыннан кәефем ярыйсы гына кырылган иде бугай, моны сизгән редакторым мине юата да башлады —Борчылмагыз болай төзәтүгә, башкаларның әйберләрен дә шулай төзәткәлибеэ инде.—диде ул һәм өстәлдәге кулъязмалардан шулай ук чуарланып беткән бер кәгазьне алып күрсәтте,—Без шуның өчен утырабыз инде монда, редакторларның бурычы шуннан гыйбарәт. Ә бу сезнең матбугат өчен беренче әйберегез, ялгышмасам. Әле шома язарга да өйрәнерсез. Һәрхәлдә, сезгә зур рәхмәт, вәгъдәдә торганыгыз өчен Бастырырбыз монысын! Шулай итеп, уку залыңда мин сызгалаган. бозган. Рәшат Гайнанов редакцияләгән-төзәткән беренче язмам, ягъни матбугатка текст әзерләүдә узган беренче тәжрибәм һәм зурдан кубып “Голжа татарлары" дип аталган әйберем ике-өч айдан сон дөньяга чыкты. “Азат хатын" журналының 1959 елгы икенче санында. Ул язманы кем ничек укыгандыр, укып ни уйлагандыр, гомумән, укучы булгандырмы—анысын ул чакта белмәдем Дөресрәге, берәр сүз әйтүчене хәтерләмим Шулай да. бер нәрсә сизелгәндәй булды: тора-бара төрле примитив сораулар бирү кими төшкәндәй итте Ләкин мондый үзгәрүнең икенче сәбәпләре дә булуы ихтимал Мәсәлән. “Кытай татары кайту" хәбәренең искерә баруы, күзләрнең дә “ят чырайга" күнегә төшүе Язмам шулай үз алдымда ук тиз генә редакиияләнеп. китәргә дә ярар дип хушлаша башлагач, редакторым тагын нәрсәләр язарга җыенуым, язылган әйберләрем дә булу- булмау турында сорашты. Шигырьләр язгалавым хакында әйткәч, аларны да китерергә кушты. (Минем Казанга 1958 елда ук килеп чыгуыма, бер әйткәнемчә, шулай шигырьләр язу белән дә мавыгуым сәбәп булган иде бит.) Китердем. Берничә тәрҗемә үрнәкләрен дә Үз әиберләремнән ике-өчен сайлап алып, аларны да бастырырга ниятләвең белдерде Рәшат агай. Шунда ук аларнын ике-өч сүзен төзәтеп тә куйды. Ләкин ни өчендер алар басылмыйча калды Бары үзбәк шагыйрәсе Зөлфиянең шигырьләреннән эшләнгән әйберләрем шул ук 1959 елда басылып та чыккан иде Бу вакытта миндә кайбер эчке үзгәрешләр барлыкка килеп, гамәлдәге матур әдәбиятка, жөмләдән. шигърияткә карата да күнелдә әллә нинди аңлаешсыз мөнәсәбәт урнаша башлаган иде. Суыну хисе дип әйтимме шунда. Әллә мәнфәгатьләрнең икенчерәк юнәлешкә керүе сәбәп булуы микән Бәлки, шагыйрьлек “җененең оеткысы шуның кадәр генә булгандыр миндә, (һәрхәлдә, бу вакытта мин тел белеме белән күбрәк кызыксына башлаган идем ) Шуңа күрә махсус сорашып тормадым әлеге ике-өч әйберем хакында. Рәшат абый да алар турыңда, авызына су капкан кебек, башка сүз кузгатмады. Ягъни икебез дә бер-беребездән, үз-үзебездән сер саклаган төсле, әлеге билгесезлекне сакладык. Мин үзем исә ул чакта, хәзер дөресен әйткәндә, аларнын чыкмауларын теләп йөргән кебегрәк халәттә идем Мондый "билгесезлекнең серләре" бик сон. кырык елдан сон гына ачылды. 90 нчы елларнын ахырларында бер зур җыенда “Азат хатын" журналының элекке баш мөхәррире Асия ханым Хәсәнова (сугыш вакытында чыгудан туктаган, ягъни үлгән басманы янадан тергезгән . ныклап аякка бастырган мөхтәрәм зат) белән очрашырга туры килгән иде Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач. Асия ханым үз хәтеренең шәп икәнлеген раслаган төсле. -Сезнең ин беренче әйберегез бездә басылган иде бит!—диде һәм сәер генә елмаеп өстәп куйды.-Ул мәкаләгез чыккач, беләсезме, мине Өлкә комитетына чакыртып алып, өстәл төя-төя: “Тапмадыгызмы бастырырга берәр башка нәрсә?!"— дип орышканнар иде Бу сүзләрне ишетүгә, кылт итеп дигәндәй, искә әлеге ике-өч шигырь кисәгенең серле язмышы килеп төште Рәшат абыйнын авызына су капкан кебек йөрүен дә аңладым шунда. Әмма Асия ханымнан аны кемнәрнең шулай өстәл төеп орышуы, ягъни түбәнсетүе хакында сорашырга базмадым Кайчандыр "серне йотуы” белән минем күнел тынычлыгын саклаган кешенең күнел ярасын яңартып тоз салырга теләмәдем бугай. Ә Рәшат абый исән булган булса, ихтимал, анардан сораштырып карар идем Әлеге “Голжа татарлары” дигән язмадан сон ике ел узгач кына, минем Чынгыз Айтматовның "Жәмилә” повестын тәржемә итеп йөрүемне ишеткән Р Гайнанов, махсус чакыртып алып, аннан берәр өзек бирүемне сорады. Шул рәвешчә. 1961 елда “Азат хатын”да “Жәмилә” повестеннан "Җыр' дигән өзек басылып чыкты. Дөрес, ул чакта әле кин танылып өлгермәгән Ч Айтматов әсәреннән атынган өзеккә (ихтимал, тәрҗемәгә) карата редакциядә беркадәре шөбһә, бәхәс тә туган иде бугай Рәшат абый мыгырданган кебек кенә, борчулы кыяфәт белән шуны сиздерде. Шул форсатны гына көтеп торган кебек мин портфелемнән атаклы француз әдибе, халыкара абруйлы коммунист Луи Арагоннын "Жәмилә”гә багышланып, “Мәхәббәт хакында дөньядагы ин гүзәл бәян” (“Самая прекрасная на свете повесть о любви”) дип аталган мәкаләсен чыгарып бирдем Ана бер күз йөргсп чыгу белән Рәшат абыйнын йөзләре яктырып китте "Шәп булды бу!''— дип көлеп тә җибәрде. Хәзер уйлап карасам, әлеге бәхәскә кайчандыр “өстәл төя-төя” орышу да сәбәп булганга охшый Моннан сон күп елларга кадәр “Азат хатын” белән элемтәләр өзелеп торды диярлек. Бер кадәре вакыттан соң Рәшат Гайнанов та аннан киткән, минем әдәбигыйльми мәнфәгатьләрем дә шактый үзгәргән иде Шулай да. Рәшат абыйнын үзе белән шәхсән самими мөнәсәбәтләр өзелмәде. Очрашкан чакта ихлас сөенеп кул кысыштык, әңгәмәләшеп тә алгалый идек. Шулай бер-беребезгә карата изге теләктә кала килдек. Шул ук вакытта безнең арада билгеле бер дистанция дә сакланды— яшь ягыннан аерма булунын нәтиҗәседер, күрәсең Без артык якынлашмадык дип әйтүем. Мине ин кызыксындырган, хәтга сокландырган нәрсә ул Рәшат Гайнановнын XX гасыр башы—татарлармын алтын чоры тарихы буенча гаҗәеп киң колачлы, искитәрлек тирән белеме иде. Р.Гайнанов тырышлыгы белән кайбер "онытылган”, дөресрәге, махсус рәвештә онытгырылган исемнәрнең кайтарылуы. Газиз Гобәйдуллин. Нәжии Думави ише күренекле әдипләрнең җыентыклары чыгарылу яна чор әдәби фикеребезгә сизелерлек өлеш булды Фатих Әмирхан ижаты да анын тарафыннан эзлекле рәвештә өйрәнелә иде. Габдулла Тукай, Галимжан Ибраһимонларнын гыйльми югарылыкта эшләнгән томнары чыгуда да аның өлеше зур икәнлеге һәммәбезгә мәгълүм иле Хәтга моны танырга теләмәгән хөсет кешеләр өчен дә Мине бигрәк тә әлеге томнарга Рәшат Гайнанов тарафыннан шул чор өчен мөмкин булган күләмдә, киплектә, тирәнлектә язылган искәрмәләр. аңлатмалар сокландыра иде Алар белән җентекләп танышу XX йөз башы татар әдәбияты, татар мәдәнияте хакында шактый мул һәм конкрет белем тупларга мөмкинлек бирә иде Шул чорда хөкем сөргән төссез, шәхессезләндерелгән рәсми тарих- печелгән, кысрыкландырылган. ягъни нигездән саектырылган. бозылган совет чоры тарих “фәне” фонында бигрәк тә. Шунысы да мәгълүм булсын, күпләр теге яки бу мәсьәлә буенча анлаешсыхлык килеп чыкса, Рәшат Гайнановка мөрәҗәгать итеп, анардан мөмкин кадәр тулы, төгәл җавап алалар иде. Үземнең дә берничә кат шул рәвешчә анын белеменнән файдалан!аным бар Шундыйлардан бер гыйбрәтле мисалга махсус тукталуны кирәк табам. Кәгазьдәге “су билгеләренә" караганда, бу кулъязма 1822 елдан сон Казан артында күчерелгән икән 1845 елда аны Көтек авылында “бер сум угыз тиен" хакына Бәләбәй өязе кешесе сатып ала. Аннары ул 1901 елда Орск якларында тагын “дүрт сум акча" исәбенә "Гыйрфан мулла Әхмәди угылы Ибраһимов” дигән кеше милкене күчә Моннан сон әлеге Казан арты кулъязмасы Кытай җирендәге Голҗа шәһәренә барып чыга. 50нче елларнын икенче яртысында гатар язмышы аны Алма-Атага китереп ташлый, шуннан соң ул, ниһаять, 70нче елларда Казанга әйләнеп кайта. Менә шул сәяхәтче” китапның тарихын өйрәнгән чакта, элек бер язганымча ("Каурый каләм” китабында), мин бер фараз белән мавыгып киттем. Ирексезләп мәгълүм әдибебез Галимҗан Ибраһимовның әтисе Гыйрфан мулла искә төште. Ул да бит Оренбург, Троицк якларында йөргән. Гаҗәп, Гыйрфан мулланың атасы ни исемле булды икән? Әгәр шулай Әхмәди булган булса, ул чакта китапның соңгы бер битендәге бала кулы белән "һәза китап сахибе (иясе, хуҗасы - М.Г.) Гыйрфан Әхмәди Ибраһимов" дигән язу Галимҗанның үзе, яки аның берәр туганы калдырган автограф булып чыга түгелме соң?!. Бу фаразымның дөреслеген ачыклауны, дөресрәге, аның раслануын теләп дигәндәй, мин мавыгып эзләнә башладым. Тик Г.Ибраһимовка багышланган хезмәтләрнең берсендә дә Гыйрфан мулланың атасы кем икәнлеге күрсәтелмәгән икән. Сорауларыма төгәл җавап тапмаган саен Г. Ибраһимовның бабасы шулай Әхмәди дип аталгандыр дигән ышаныч, дөресрәге, өмет көчәя генә барды. Күрәсең, ышанычлы мәгълүматлар житеп бетмәү менә шундый ашыгыч нәтиҗәләргә этәрәдер дә инде. Шулай бер нәтиҗәгә килә язган төсле, кызыклы ачыш буласы дип, үз-үземә ышанып бетә язган көннәрнең берсендә. Матбугат йорты тирәсендә, сугышта яраланган бер аягын урый төшеп атлаучы Рәшат Гайнановны очраттым. Саулыксәламәтлек хакында сорашып, бер-беребезгә уңышлар теләшеп, китә башлагач, исемә әлеге Әхмәди мәсьәләсе килеп төште. —Карале —дидем,—Галимҗан Ибраһимовның бабасы ни исемле булды икән? Рәшат абый бу юлы да миңа электән үк танышрак рәвештә җавап бирде: —Хәзер хәтерләмим инде. Кичкә, картотекага карагач, үзенә шалтыратып әйтермен әле. Өйгә кайтып, икенче бер эш белән мавыгып, бу кичкә Әхмәдине дә, әлеге илгизәр китапны да онытып утырган чакта, телефон чылтырады: — Рәшат абыен бу “Йолдыз” гәзитенең 1913 ел, 16 апрелендә чыккан 970нче санында Гыйрфан Ибраһимовның вафаты турында хәбәр ителгән, ягъни кечкенә генә некролог басылган Бәлки әдипнең бабасы шунда телгә алынадыр? Миндә некролог тәфсилләп язылмаган икән. Гәзитнең шул саны университет китапханәсендә бар. Хәзергә менә шулар гына. Иртәгесен иртүк университет китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегеңдә илем Менә "Йолдыз”нын 1913 елгы төпләме. Менә 970 нче сан Менә әлеге тәгьзиянамә—некролог Гыйрфан мулланың кайчан вафат булуы, кайчан дәфен ителүе һәм үзенең сәер холкы вә уңай гадәтләре. Ул Троицкида Зәйнулла ишанның хәлфәләреннән берсе булып торган икән “Тик атасы Нурмөхәммәд ахунд вафат булганнан соң, халыкның теләве белән Солтанморадка кайтмыштыр.” Шулай итеп, элек бер язганымча, очты-юпте Әхмәдиең! Шуның белән бергә әлеге “ачыш” хакындагы татлы хыяллар да... Иолдыз"нын төпләмен япкан чакта мин шулай кәнфит урынына кәгазен генә алып алланган малай шикелле хис итә идем үземне. Тик урамга чыгып, бер челем кабызып, аны тәмам суырып бетергәч, үз-үземнән көлеп, әллә-ничек сөенеп тә куйдым ничек кенә булмасын, хакыйкать ачыкланды бит! Монысы да үзенә күрә бер табыш Икенчедән, бу вакыйга очраткан мәгълүматларны Рәшат Гайнанов шикелле тәртипле рәвештә, иренмичә теркәп баруның да хикмәтен, әһәмиятен күрсәтте Гәзитнен кайсы саны кайда саклануын да теркәп куйган бит бу Гайнанов!.. Моннан сон Рәшат Гайнановны бер очратканда, әлеге хикмәтле картотекасы хакында тәфсилләбрәк сораштым Студентлык һәм аспирантурада укыган елларында ук ул элекке гәзит-журналларда мәдәният һәм әдәбият тарихына караган һәр материалны, кыскача гына эчтәлеген ачып, шулай аерым карточкага теркәп барган икән Үзе эшли торган конкрет темага караганнарын да. карамаганнарын да. Ягъни сайлап кына түгел. Карточкалар тематик һәм алфавит тәртибендә сакланалар икән Шул рәвешчә юш колачлы белешмәлек барлыкка килгән Бер үк вакытта ул үзе укыган, үз күзләре белән күргән, «ки башка кешеләрнен хезмәтләреннән укып белгән татарча гәзит-журналларның исемнәрен лә аерым картотекага махсус теркәп, исемлек төзи башлаган икән —Гомерем җитсә.—диде ул уйчан гына,—революциягә кадәр татар телендә чыккан барлык гәзит-журналларнын тулы исемлеген төзергә дигән ниятем бар Бер Казан- Оренбургларда түгел, ә бөтен Русия империясендә чыкканнарын Һәм. беләсеңме коры исемлек кенә түгел, бәлки кайсы гәзит-журналнын кайда күпме һәм нинди саннары сакланганлыгын күрсәтә торган төгәл белешмә дә кирәк безгә! Соңгы фикер мина аерата мөһим булып тоелды, андый белешмә эгтәнүче галимнәрнең эшләрен бермә-бер жинеләйтәчәк бит Тизрәк ирешәсе иде шундый төгәл мәгълүматлы күрсәткечкә Шактый еллар узып, ректораттагы тавык чүпләп бетермәс эшләргә күмелеп утырган көннәрнең берсендә “Рәшат Гайнановны эшеннән чыгарганнар икән, хәзер эшсез йөри диләр" дигән хәбәр китеп життс. Имештер, вакыт-вакыт эшкә рәтләп йөрмәве сәбәп булган. Бу хәбәр мине бик гаҗәпләндерде XX гасыр башы татар әдәбияты, татар культурасы тарихы буенча энциклопедик белемгә ия дип әйтерлек, һаман ижали эшкә сәләтен саклаган шундый кешенен эшеннән чыгарылуы акылга сыймаслык хат иде. Һәрхәлдә, минем акылга шулайрак тоела иде. Әгәр берәр кеше өчен урын кирәк булган булса, институтта көн саен эшкә тәртипле йөреп тә. сонгы ун-унбиш ел дәвамында файдалы бер эш тә башкармаган бәндәләр дә буа буарлык биг ләбаса! Һәм. уйлана торгач, миндә бер фикер дә борный башлады. Эш урыныма чакырттым үзен. Артык көттермичә килде Рәшат абый Бераз картая төшкән, йончылып та калган сыман тоелды үзе. Һәрхәлдә, элеккечә күнелле. ачык чырайлы түгел иде ул Шул ук вакытта зарланып та утырмады Пенсионерлык язмышының котылгысыз икәнлеге аңына сенсп өлгергән иде бугай. Тик бездәге пенсия акчасына яшәп булмавы да көн кебек ачык бит Шуна күрә мин сүзне кыска тоттым анар безгә, ягъни күптән гүгел университетга оештырылган археографик лабораториягә, эшкә керергә тәкъдим иттем. —Анда нишләрмен сон?—диде ул бераз гажәпсснгән төсле —Мин бит кулъязмалар белгече түгел Факультетта берәр эш кисәге булмасмы дип уйлаган идем, лаборант кына булса да Археографик лабораториянең эшчәнлегенә элекке иске язуыбыздагы гәзит журналларга библиографик күрсәткечләр төзү эше дә керәчәген әйттем Гыйльми хезмәткәр Вазыйфасындагы аның үзенә исә. әгәр риза булса, революциягә кадәрге татар матбугаты хакындагы әлеге үзе гөзи башлаган белешмәне тәмамлау бурычы йөкләнү мөмкинлеген белдердем Соңгы фикерне ишеткәч. Рәшат абый жянлана төште —Монысы әйбәт булыр иде.—диде ул көррәк тавыш белән, ләкин шунда ук. төртелеп калган төсле, бераз уйланып торды һәм тагын сүлпәнләнә гөшкән тавыш белән тезеп кигге — Анда эшлисе эшләр шактый әле. кайсы матбугат органынын кайда күпме саклануы хакындагы мәгълүматларны янабаштан тикшерергә тулыландырырга кирәк Аннары Ленинградка. Уфага. Алма-Ата белән Ташкентларга да барасы булыр Миндә нәкъ шул өлешләре житеп бетми Командировка өчен акча да кысылып бетте бит хәзер Дөресен әйткәндә, ерак юлга чыгу да куркыта аяк та. йөрәк тә дигәндәй Бурычны үти алмыйча оятка калмасмынмы сон'' Мәсьәләнең бу яклары да беркадәре уйланылган иде миндә Командировкаларга йөрү, җыелган материалларны эшкәртү ише "кара эшләрне" башкару өчен, әгәр үзе риза булса, ярдәмгә бер-ике егет тә билгеләнү мөмкинлеген әйттем Ул чак кына сагайган кыяфәт белән сорап куйды: — Кемнәр, мәсәлән, иске язуны укый алырлармы сон ул егетләр.’ Раиф Мәрдлнов белән Фәрит Шәкүровларнын исемнәрен ишеткәч, ул канәгать чырай белән башын изөде Аларны беркадәре беләм Аларга да эш җитәрлек. Теләсәләр, соавтор да булырлар —Автордашлык мәсьәләсен эш нәтиҗәсе күрсәтер,—дидем,—ә бүген принципта хал итик. Ризамы сон? Ул тагын соран куйды: ю. .1 —Күпме вакытка эшкә алырсыз икән? -Монысы шарт түгел, бары әлеге тулы күрсәткечне тәмамлау төп шарт булырга тиеш. Аннан сон да, исән булсак, эш табылыр. Шулай итеп, ул, ниһаять, эшкә керергә ризалыгын бирде, рәхмәтләрен әйтте. Анын мәсьәләгә шулай жаваплы каравы мине тагын бер кат сокландырды. Шуна күрә янә бер кат анын күнелен җылытырга теләдем: —Лаборатория кулъязмалар бүлеге янында гына. Тик ул кичке бишкә кадәр генә ачык була. Көн саен фәлән сәгатькә эшкә йөрү лә катгый шарт түгел бездә. Үз җаена карап йөрерсен шунда. Шул рәвешчә. 1988 елның август аеннан башлап Рәшат Гайнанов Казан университетының татар халкы тарихы кафедрасы каршындагы фәнни-тикшеренү археографик лабораториясендә гыйльми хезмәткәр сыйфатында эшли башлады. Ярдәмгә тәкъдим ителгән егетләр белән дә бик тиз уртак тел тапты. Эш турында махсус сөйләшү берәр атнадан соң булды Рәшат абый ике бит кәгазьгә эшләнергә тиешле эшләрнең планын һәм, ин мөһиме, булачак күрсәткечнен концепциясен төзеп китерде. Анын төп идеяләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. 1 Библиографик күрсәткеч татарча беренче басма сүз чыккан вакыттан, ягъни 1905 елдан алып 1918 елда совет хөкүмәте карары белән “буржуаз һәм контрреволюцион” гәзит-журналлар тыелганга кадәр төрле җирләрдә татарча нәшер ителгән барлык матбугат органнарын эченә алырга тиеш. 2 Гәзит-журналларга сәяси һәм идеологик күзлектән бернинди бәя бирелмәс, ягъни берьяклы тамга сугылмас, алар хакындагы мәгълүматлар бары хронологик тәртиптә урнаштырылган булыр 3 Гәзит-журналларнын исемнәре, тоткан юллары хакындагы белешмәнгъланнары оригиналдагыча гарәп язулары белән, чыккан җирләре, нашир һәм редактор исемнәре татарча латин язуындагы транскрипциядә вә боларның барысы ла русчага тәрҗемәдә бирелер Ягъни күрсәткечкә икетеллек тәэмин ителер. 4 Мөмкин булган очракта һәр гәзит-журналнын кайда күпме нөсхәләре һәм конкрет нинди саннары сакланылуы да күрсәтелер. Шул рәвешчә аларны эзләү һәм табу эше жинеләйтелер. 5. Төзүче үзе күрмәгән, шәхсән танышмаган, ләкин башка авторларның хезмәтләреннән укып белгәннәре хакында мәгълүматны шул чыганаклар нигезендә биреп, белешмәнең кайдан алынуын төгәл күрсәтер һ.б. Принциплар белән килешмичә мөмкин түгел иде Киләчәктә тагын кайбер аныклаулар, төгәлләүләр булыр әле дигән фикер белән бер карарга киленде. Минем үземә икенче пункттагы фикер аерата ошаган иде. 1967 елда Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә язган бер мәкаләбездә бик зур саклык белән генә шундыйрак фикер уздырырга тырышуыбызның шактый көчле тәнкыйтькә очравы искә төште. Безне ' берботен буржуаз агым” идеясенә иярүдә гаепләделәр. Өлкә комитетының органы булган ‘ Социалистик Татарстан” гәзитендә зур күләмле редакцион (дөрес булса, удыра сул тәнкыйтьче Хәсән Хәйри тарафыннан әзерләнгән) шактый “тешле” мәкалә басылып чыккан иде. Монысы аз дигәндәй, бер гыильми конференциядә мәгълүм большевистик идеолог Камил Фәсиевнен зур күсәккә охшаган "саллы” доклады да янгыратылган иле. Аннан бирле егерме елга якын вакыт узган, заманалар үзгәргән—“үзгәртеп кору”нын айныткыч җилләре исә иде инде. Шулай да, нәрсә әйтер икән, дигән уй белән, Рәшат абыйдан сорап куйдым: —Теге вакыттагы кебек таяк эләкмәсме соң? —Безнең бурыч алдан ук бәя бирү түгел бит! Исмәгыйль Рәми белешмәсенең бер кимчелеге менә шуннан гыйбарәт Без башкалар махсус өйрәнер өчен ярдәмлек әзерләүчеләр генә бит. Библиографиянең чын максаты менә шуннан гыйбарәт, минемчә! Археографик лабораториядә Рәшат Гайнановнын эшчәнлеге менә шулайрак башланып киткән иде Беркадәр вакыт узгач ул, “киңәшәсе бар” дип. яңадан минем янга керде. -Беләсеңме, планны бер кадәре үзгәртергә дигән фикергә килеп торам әле,- диде ул уйчан гына —Белешмәмен хронологик кысаларын киңәйтергә кирәк булыр дигән фикердәмен Әйтик. 1918 ел белән генә чикләнмичә. 1925 елга кадәр, ягъни 1905-1924 елларны бергә алсак, дөресрәк булыр дигән нәтижәгә килдем Чөнки 1918 елгы хөкүмәт карары белән генә мәсьәлә хәл ителеп бетми бит Юашрак рәвештә булса да. матбугат һәм сүз иреге өчен көрәш 1923-1924 елларда да дәвам итә әле Бары шуннан сон гына татар телендәге матбугат тәмам советлашу юлына баса. Аннары 1925 елдан алып латинга күчү процессы да башлана бит Дөресен әйткәндә, бу тәкъдим минем өчен күктән көткәнне җирдән табу кебек тоелды Минем үземдә дә кайбер күренешләрне бик тиз "советлаштыруга" карата шикләнү хисе барлыкка килгән иде. Мәсәлән. 1917 елдан сон күп кенә рус һәм татар тарихчыларын “совет тарихчысы" дип характерлау белән килешеп җитмәү кебек. Гүяки элекке патша Русиясендә тәрбияләнгән, белем алган, дөньяга карашлары утырып җиткән кешеләр бер-ике ел эчендә генә шулай нигездән үзгәрә дә куя! Өстәвенә. Мирсәет Со.ттангалиевне эзәрлекләү белән татарлар арасындагы милли-азатлык хәрәкәтенә, милли бердәмлек идеясенә чик. киртә куела башлау да минем өчен артык зур сер түгел иде. Әйе. тарихыбызда үзенә күрә ин кискен борылышнын берсе, дөресрәге, ян- яктан кысылу, кысрыклану. асылда “советча" гарипләнү чоры шулай егерменче елларның урталарыннан башланган иде Димәк. Рәшат Гайнанов та икенче төр чыганаклар (милли матбугат язмышы) мисалында шундый ук фикергә килгән икән Кабул иттем, әлбәттә, әлеге тәкъдимне. Шулай да: —Күрсәткечнең тәмамлануына тәэсир итмәсме бу?—дип сорадым. —Бераз тоткарланыр, күрәсең,—диде ул һәм өстәп куйды.—анын каруы күрсәткеч тулырак та. тарихи җәһәттән дөресрәк тә булыр иде Ул вакытта мин. хронологик кысаларнын кинәюе күрсәткеч тәмамлануны бер- ике елга кичектерер дип уйлаган идем. Ләкин чынбарлык тагын да катлаулырак булып чыкты. "Үзгәртеп кору "дан сон барлыкка килгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә университетның, бигрәк тә гыйльми лабораторияләрнең финанс мөмкинлекләре кискен рәвештә начарлана башлады Хезмәт хакына тиешле фонднын университетта гел киселә баруы сәбәпле, хезмәткәрләр штатын да кыскарта барырга туры килде Берара ун-унбер кешедән торган штат дүрт-биш кешегә калды Командировкалар өчен дә акча тәмам саегып бетте Ерак шәһәрләргә сәфәрләр оештыру хакында уйларлык та түгел. Өстәвенә. Рәшат агай да ешрак авыргалый башлады бугай, һәрхатдә. сирәгрәк күренә иде Ябыга төшкән хәлдә, йончыган кыяфәттә йөрде ул. Дөрес, бер дә зарланмый иде үзе Вәзгыять авыраюның объектив сәбәпләрен үзе дә яхшы андый иде. күрәсен. Болай да тыйнак табигатьле кеше тагын да ныграк тыйнакланды шикелле Шул рәвешчә. 1990 елнын 9 октябрендә "тыныч кына" китеп тә барды ул. Үзенә 65 яшь туларга да нибары 20 кон генә калган килеш Шулай итеп. Рәшат Гайнановнын идеясе вә тырышлыгы белән башланган зур күләмле һәм бик кирәкле күрсәткеч-белешмә төрле объектив сәбәпләр аркасында тәмамланып җитмәгән килеш калган иде Ләкин дәвам итәрлек, тулыландырып җибәрерлек бай мая—булачак белешмәнең төп һәм. һичшиксез, зур нигезе калган иде мәрхүм Рәшат Гайнановтан сон. 90нчы елларда университеттагы барлык лабораторияләрнең хәлләре тагын да мөшкелләнә төште. Археографик лабораториянең үзен, дөресрәк, .шым идеясен саклау өчен штатны һәм башка чыгымнарны да гел кыскарта бару мөмкинлеге генә калды. Хезмәткәрләр саны нке-өчкә “җитте" Раиф Мәрданов Милли китапханәгә эшкә күчте Фәрит Шәкүров Чаллы ягына ук китеп барды Шулай да. егетләр күрсәткеч өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр Элек тупланган мәгълүматларны яңабаштан тикшереп чыгу, өстәмә белешмәләр кертү, җыелган материалларны редакцияләү, дөресрәге, унификацияләү һәм башка эшләр Милли китапханә ярдәме белән ерак шәһәрләргә ике-өч сәфәр оештыру мөмкинлеге дә туды Ул яклардан элек исәпкә алынмаган өр-яна материаллар кайтты Шул рәвешчә. XX гасырның 50нче елларында ук аспирант Рәшат Гайнанов туплый башлаган, 80нче еллар ахырында "лаеклы ялдагы кеше тарафыннан шактый тулыландырылган, 90нчы елларда исә анын яшь каләмдәшләре тырышлыгы белән төгәлләнеп, эшкәртелеп беткән күрсәткеч, ниһаять, 1999 һәм 2000 елларда, ягъни илле елдан сон(!) аерым китап булып басылып та чыкты. (Сынап карау өчен чыгарылган беренче басмасы 200 генә нөсхәдә булса, 2000 елдагы тулырак варианты 500 данәдә нәшер ителде.) Милли китапханә каршындагы "Милли китап” нәшриятында “Хезмәттәшлек” дигән сериядә. Университеттан "Татар халкы тарихы кафедрасы”ның, китапханәдән исә анда яна ачылган “Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге”нең уртак хезмәте сыйфатында чыкты әлеге белешмә. Ул китап татарча “XX йөз башы татар вакытлы матбугаты. Библиографик күрсәткеч” һәм русча “Татарская периодическая печать начала XX века. Библиографический указатель” дип атала Чөнки анардан ике телдә дә файдаланып була. Икенче вариантта тагын төп мәгълүматлар латин транскрипциясендә дә бирелгән, һәр ике очракта да хезмәт өч кешенең—Р.Р Гайнанов, Р М .Мәрданов, Ф Н Шәкүровларнын авторлыгында басылган. 316 битле күрсәткечтә 1905-1924 елларда Россия империясенең һәм СССРның төрле шәһәрләреңдә, төбәкләрендә татар телендә чыгып калган 310 исемдәге гәзит һәм 89 журнал хакындагы ин кирәкле белешмәләр тупланган. Китап шулай ук файдалану өчен кирәкле өстәмә белешмәләр—махсус таблицалар белән дә тәэмин ителгән. Әлбәттә, киләчәктә бу хезмәткә керми калган берән-сәрән башка гәзитжурналларнын да табылуы, яки кайбер белешмәләргә өстәмәләр, төзәтүләр бирелүе бик ихтимал Чөнки XX гасырнын беренче чирегендә—татар халкы тарихының гажәеп актив чорында барлыкка килгән күренешләрнең, яңалыкларның һәммәсен дә төгәл беләбез, исәпкә алып бетергәнбез дип әйтү артык кыюлык булыр иде Тулылыгы жәһәтеннән элегрәк чыккан башка күрсәткечләрдән шактый аерылып тора торган (шулай да аларнын казанышларыннан актив файдаланган) бу хезмәтнең бер ин мөһим өстенлеге бар Ул өстенлек анда теркәлгән күпчелек гәзитжурналларнын кайда күпме нөсхәләре, конкрет саннары саклануы төгәл күрсәтелүдән гыйбарәт Димәк, теге яки бу матбугат органын карарга, өйрәнергә теләгән кеше, элеккечә “капшанып” кына йөрмичә, кайда нәрсә барлыгын алдан белеп эш итәчәк. Рәшат Гайнанов тарафыннан фәнни культурабызга кертелгән ин әһәмиятле өлешләрнең берсе дип мин күрсәткечнең менә шушы сыйфатын атар идем. Күрсәткечнен озак еллар дәвамында барлыкка килүе очраклы хәл түгел, бәлки үзенә күрә табигый, шунысы белән гыйбрәтле күренеш Күпчелек өчен хезмәт итәргә тиешле фундаменталь фәнни хезмәтләр—махсус белешмәләр шулай озак эшләү, күмәк хезмәт нәтижәсендә барлыкка килүчән була. Мәсьәләнең тагын бер гыйбрәтле ягы да бар: кайчандыр минем беренче басма әйберемә редактор булып аны дөньяга чыгарган кешенең соңгы зур хезмәтенә гыйльми редактор булу, махсус кереш мәкалә язу шәрәфе минем үземә насыйп булган икән Шулай ук мин үзем азмы-күпме дәрәжәдә анын шәкерте булган булсам, үз нәүбәтендә минем шәкертләрем дә күрсәткечнең чыгуына лаеклы өлеш керттеләр Рәшат абый Гайнанов үзе исән булса, тулысынча канәгать калыр идеме икән бу күрсәткечтән—өздереп әйтүе мөмкин түгел, әлбәттә. Әмма бер нәрсәне тәгаен беләм: татар тарихы, анын мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән киләчәктәге кызыксынучыларның һәммәсе дә диярлек, ин элек, китапны кулларына алуга ук, "Р. Р Гайнанов” дигән фамилияне укыячаклар Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә. Ниһаять, форсаттан файдаланып, бу истәлекне барлыкка китерүгә, дөньяга чыгаруга өлеш керткән шәкертләремә рәхмәтләр әйтеп, әле генә телгә алынган гыйбрәтләргә—буыннар арасындагы хикмәтле, зарурый багланышларга тагын бер кат ишарәләп, сүзләремне тәмамлар идем. Июль. 2005. Наратлы.