Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ХАДИМӘСЕ

Башка авторлар, ничектер, анысын белмим: әмма минем өчен иң кыены язмага исем табу Бу мәкалә дә аннан чыгарма түгел. Төрте исемнәр уйлап карадым да, шушы атамага тукталдым. Әлбәттә, ул да күңелне тәмам канәгатьләндереп җиткерми. Шулай да бу исем, минем карашымча, Клара Булатова эшчәнлегенен асылын шактый тулы чагылдыра Мин инде аны ярты гасырга якын бсләм. Шушы вакыт эчендә еллар агышы, җәмгыять белән бергә, бу затнын да теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреше, рухи һәм җисмани эволюциясе табигый Әмма анда тагар шигъриятенә, газиз ана теленә, алар аркылы сөекле халкына тугрылык, хадимәлек, мөкиббәнлек һич тә үзгәрмәде, киресенчә, арта, көчәя генә барды Мин бу мөхтәрәмә затны әдәбияттан, татар яшәешеннән башка күз алдына да китерә алмыйм Әгәр дә ул йә җәннәттәй тормыш, йә газаплы шигърият дилеммасы /сайлау мөмкинчелеге/ алдында калса, (иманым камил!), һичшиксез, соңгысын сайлар иде. Аның һәрбер күзәнәге тумыштан ук шигъри рух белән сугарылган, шигърият—анын иманы, кыйбласы, яшәешенең асылы Ул— могҗизалы сүз сәнгатснен чын мәгънәсендә хезмәтчесе, хаднмәсе, фидакарь көрәшчесе I Дөньяга килгән һәр адәм баласыныкы кебек, Клара Гариф кызы Булатова— Рафигуллинанын ла үз гомер юлы, үзе салган тормыш сукмаклары бар Ул тумышы белән җырларда көйләнгән, бик күп мәшһүр затларны, шул исәптән әдәбият һәм сәнгать әһелләрен биргән атаклы Сарман ягыннан, татар теленең, халык монынын табигый төбәгеннән Әгәр дә шагыйрә ана теленең, сүз сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен белеп, тел дәрьясында судагы балык кебек эш итә икән, монда, әлбәттә, Сарман ягынып да роле зур Туган тобәк. аны сагыну хисләре, җирсү әдибәнсн иҗатында да калку гәүдәләнеш тапкан ...Синдә—яшьлек язларын. Синдә—башлап язганын Уйшрынны гел тартасың. Ахры тартып кайтартасың. Читтә кала агнанын. Сарманын! Сарман якларында сары чәчәк Төшләремә керә сибелеп. Кайта алмый йөргәнгәдер инде. Сагышлардан үзәк өзелеп. Клара Булатова Сарман районының Карамалы авылында (аны кайвакыт Татар Караматысы дип тә йөртәләр) 1936 елнын 18 мартында дөньяга аваз сала. Шагыйрәнен 2004 елда язылган бер истәлегендә мондый юллар бар: “Әни миңа, ачуы килгән чагында, еш кына: “Юньле булсаң, юлда тумас иден, җитлекмичә туган нәрсәкәй!”—дип әйтә торган иде. Ул кадәресенә кем гаепле булгандыр, әмма, сөйләүләре буенча, юлда тууым хак. 18 мартта туганмын мин. Ул елны яз бик иртә килгән. Әни яткан чана юл читендәге карлы-сазлы измәгә ауган. Әни аста калган. Шунда мин дә туа башлаганмын”. Клара Булатова — мөгаллимнәр гаиләсенән: әтисе—Гариф абзый (1906-1984. Шулай ук чыгышы белән Сарман төбәгеннән—Илексаз авылыннан)—математика укыта, бик озак еллар буе мәктәп директоры булып эшли, әнисе Ханисә апа (1906- 1988. Тумышы белән атаклы Теләнче Тамактан)—тел-әдәбият укытучысы. Элек металл имнәрне бер мәктәптән икенчесенә күчерү еш күзәтелә иде. Булачак шагыйрә дә әти-әниләре белән районның төрле авылларында яши. сугыш һәм аннан сонгы авыр елларнын бөтен авырлыкларын, мәшәкатьләрен күрә. (“Татып үстек сугыш газапларын”,—ди ул бер шигырендә). Әтисе фронтка киткәч, биш балалы гаиләдә әнисенен төп таянычларыннан берсенә әйләнә. Өченче-жиденче сыйныфларны Клара Ләке мәктәбендә укый. Ә инде урта мәктәпне ул 1954 елда Сарманда тәмамлый. Шагыйрә иҗатында керәшен татарларының, гореф-гадәтләре, фольклоры, сөйләм элементлары, "Олы көн”, "Питрау”, “Торыйсун" кебек бәйрәмнәре, архетип кебек, еш телгә алына. Болар әдибә күңеленә балачактан. Ләкедә яшәү елларыннан ук кереп, сенеп кала. Чөнки Ләке—керәшен авылы, шагыйрь Ямаш Игәнәйнең (1938-1997) туган төбәге. |Миңа заманында, дөресрәге 1964-1966" елларда Ләке тирәсендәге Чукмарлыда (Аяз Гыйләҗев, Әзһәр Габидиләрнең туган авылы) мәктәп директоры булып эшләргә туры килгән иде. Шуңа күрә миңа да Ләке керәшеннәренең гадәт-йолалары шактый таныш. Шунысын да әйтим: Клара Булатова минем якташ та диярлек. Заманында минем туган авыл да Сарман районына кереп алган Әнием дә Карамалы тирәсендәге Сарайлы авылыннан. Сарман районында мин Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамладым. Бу төбәктә, университетны бетергәч, өч елдан артык эшләп тә алдым. Бертуган апам, тугантумачаларым да хәзер Сарман районында яшәп ята). Шагыйрәнен Ләкегә мөнәсәбәтле яисә ана багышланган парчалары да бар. Шуларнын берсе мондый юллар белән башлана: Җәйләр керсә гел алгысый к)’ңел, Гел үткәннәр искә төшәләр Ләкеләргә ел да кайтыр идем, Питрауларны бәйрәм итсәләр. Ах. ул Питрау! Билдән күмәр иде Болыннарда чәчкә үләне. Тирә-юньнән кунак килер иде! Кыз-кырыны (кыркычы —X М). егет-җиләне Өлгергәнлек аттестаты алгач. Клара Булатова берара Сарман райны Түбән Ләшәү башлангыч мәктәбендә балалар укыта Аннан шагыйрәнен ярты гасырлык вакытны үз эченә алган Әлмәт чоры башлана. Биредә ул төзүче, көнкүреш комбинатында кассир. Төзүчеләр сараенда оештыручы һ.б вазифаларны башкара Шулай да анын төп шөгыле-укытучылык. әти-әнмсенен профессиясенә тугрылык. Клара Булатова инде менә 40 елга якын мөгаллимәлек йөген тарта: ул Колшәрип. Яна Кәшер. Түбән Мактама мәктәпләренә чирек гасыр буе шәһәрдән йөреп укыта. 10 ел буе Әлмәт татар гимназиясендә эшли. Инде хәзер, үзе килен булып төшкән Нәдер авылыннан йөреп. Әлмәт муниципаль институтында дистә еллап дәресләр алып бара. Бер шигырендә ул болай ди: Укытучы булып гомер иттем, Укытучы идем! Чын ихластан ул исемне йөрттем. Шул эшемне сөйдем Шунысын да әйтик: Клара Булатованын күркәм генә гаиләсе (ире Нәфис— офицер, улы Марс, оныклары) бар Үзе әдәби ижат белән шөгыльләнгән укытучы, кагыйдә буларак, тел һәм әдәбиятның асылын, кыйммәтен, үзенчәлекләрен тирәнрәк тоя. Мөгаллимә Клара Булатова—шунын ачык бер мисалы. Ул укыткан балалар арасыннан күпләгән педагогларның, журналистларның, әдипләрнен чыгуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Аларнын шактые (Камәрия Ямалетдинова. Атлас Гафиятов. Рәйханә Мирсияпова һ б.) безнен университетта да белем алды. Клара Булатова шәкертләре тел-әдәбиятны, милләтне яратулары белән аерылып торалар иде Димәк, шагыйрә үзендәге сыйфатларны укучыларына сеңдерә алган, милли дәвамчанлыкны тәэмин итүгә үзеннән сизелерлек олеш тә керткән Тикмәгә генә ана 1978 елда ук рәсми рәвештә “Укытучы-методист" исеме бирелмәгән Клара Булатова эшчәнлегенен янә бер мөһим тармагы бар: ул да булса Әлмәт телевидениесендә эшләү Шагыйрә бу шөгылен мөгаллимәлектән аерылмыйча башкара Ун ел эчендә ул “Җомга" программасында гына да халкыбызның рухы гореф-гадәтләре, әдәбияты, сәнгате турында күпме тапшырулар оештырмады һәм тамашачылырны күпме күренекле, кызыклы затлар, мәдәният, мәгариф, фән әһелләре белән очраштырмады! (Алар арасында без фәкыйрегез дә бар иде) Аның халык теленә "Жомга апа" исеме белән кереп калуы да тирән, символик мәгънәгә ия. Әгәр дә шагыйрә: һәр очраган үтә сәлам биреп. Бар да таныш монда. Очынып йөрим яшь чактагы кебек Әлмәт урамында. —дип яза икән, бу сүзләрдә һичнинди лә арттыру юк,—бар да хак. раст Узган гасырның урталары һәм икенче яртысы— Әлмәтнен шаулап үскән, нефть башкаласына, мөһим мәдәният үзәкләренең берсенә әйләнгән еллары Монда тагар кызы, шагыйрә, мөгаллимә, журналист Клара Булатованын да өлеше зур Әгәр дә Әлмәт нефтьчеләренең "Хәзинә" гәҗитендә: “Данлы Әлмәт каласының һәрбер таш пулатына Исемеңне язып була Клара Булатова дигән юлларны басканнар икән, бу да юкка гына түгел, ә шагыйрә эшчәнлеген хакыйкый бәяләү Казан университетында уку да шагыйрәнең гомер юлында мөһим урынны били Әле дә хәтеремдә 1959 елның август ае Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә имтиханнар биреп йөрибез 130 дан артык кеше Бер урынга алты гариза Әмма беребездә дә көнчелек хисе юк. Сөйләшәбез, аралашабыз, бер-беребез белән кызыксынабыз. Кечерәк кенә гәүдәле, куе бөдрә чәчле, бик хәрәкәтчән бер кыз аеруча игътибар үзәгендә. Оста сөйләшә, авызына каратып тота, арага шигъри юллар да катнаштырып җибәрә Бу моңа кадәр матбугатта исеме еш ишетелгән Клара Булатова булып чыкты Мин аны тәүге мәртәбә шунда күрдем Аннан без ике еллап бер группада укыдык. Клара бик зиһенле, тырыш студент булып чыкты Дәресләргә дә йөри Күп кенә шагыйрьләрнең әсәрләрен яттан да сөйләп җибәрә Ул аеруча үзенен чичәнлеге белән игътибарны жалеп итә иде (Бу сыйфаты, ягъни экспромт белән шигырь әйтүе анык хәзергәчә сакланган) КПСС тарихыннан беренче курста безгә өлкән яшьтәге Шакир ага Еналиев керә иде. Тәүге дәрестә үк Клара ана атап шигырь чыгарды. Тәнәфестә укытучыны култыклап алды да. шигырен укыды. Шул чак Шакир аганын нишләргә белмичә аптырап калуы хәзер дә күз алдында тора. Бу елларда университетта иҗади вазгыять шактый көчле иде. "Әллүки" әдәби берләшмәсе гөрләп эшләде Төрле кичәләр, күренекле әдипләр (Хәсән Туфан. Сибгат Хәким. Нәкый Исәнбәт һ.б ) белән очрашулар еш була иде. Язучылар оешмасы да төрле кызыклы чаралар оештырып торды. Клара боларнын һәммәсенең үзәгендә кайнады. Көндәлек матбугат битләрендә шигырьләре еш басылды. Әмма аерым сәбәпләр аркасында ул. ике еллап укыгач, университеттан китеп торды һәм кабат кайтып 1965-1969 елларда янә студент булды һәм унышлы гына бу уку йортын төгәлләде Анын шигырь белән язылып, шигъри шәкелдә якланган шигърият турындагы диплом эше (аны русчалатып "Трактат о поэзии” дип әйтергә мөмкин) хәзергәчә кабатланмас (уникаль) күренеш буларак искә алынып килә. "Шигърият" дип исемләнгән шул күләмле хезмәттән аерым үрнәкләр: Шигърият уя— Тереклекнең чиста елмаюы. Уя—гөнаһсыз сабый көлүе. Ул сабыйның якты күз карашы. Аның көнгә якты сибүе Чибәр кызның бите агчану ул. Балкуы уя. тирән диңгез кебек. Күкзәр кебек зәңгәр күзләрнең. Яки кара күзләр очкыны ул. Яки бөдрә чәчләр дулкыны уя. Мәрмәр сыны яки гүзәлнең Тибрәнүе иркә күкрәкләрнең. Көмеш чыңы сихри тавышның Якты эзе олы шатлыкның ул. Күләгәсе олы сагышның —. Шигърият ул безгә Тукайларның Биреп киткән җанлы мирасы Туган халкыбызның мәңге яшәр. Мәңге сүнмәс олы иҗаты п Клара Булатова. кайда гына укыса да. эшләсә дә. нинди генә вазифалар башкарса да. ул ин беренче чиратта, шагыйрә. Бу ана Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, талант Ул анын бөтен тотышында, холкында, сөйләмендә, эш-гамәлендә сизелеп тора Үзенен "Тәрҗемәи хәлем"енлә К. Булатова болай дип яза: "Тормыш һәм иҗат юлым икесе бергә башлагандыр дип беләм: шигырьләрне үзем белә башлаганнан бирле чыгарам, нәкъ шулай “чыгарам", ә язам түгел. 1943 елның ачлыктан шешенеп-интегеп утырган кышында инде хәреф танысам да. кулыма каләм алып язмый идем әле. Әмма әллә күпме такмак туглаган телем инде... Мәрхәбәне урыныннан Алып кына ташласы. Паек та кайтмый, ичмасам.— Кич әллә ни ашасы. дигән, юлларны чыгаруга, әни мина шагыйрьлек Сарман урта мәктәбендә укыганда минем байтак язмышын юрап куйган иде. кына шигырьләрем район газетасында гына түгел, республика матбугатында да басылып чыкты. Казанда ин беренче күренүем 1953 елда “Чаян" журналында булды' Әлмәткә күчеп килгәч, К.Булатованын ижади активлыгы тагын да арта. Биредә ул әдәби түгәрәккә йөри, әдипләр белән очрашып тора, кинәш-консультацияләр ала Республиканың гәжит-журналларында. күмәк җыентыкларда анын шигырьләре бер-бер артлы басылып тора. Шагыйрәнен тәүге китабы — "Язлар алда" исемле шигъри җыентыгы 1967 елда нәшер ителә. Янадан ике елдан "һәрвакыт яныша" китабы басыла. Гомумән, К Булатованын ике дистәгә якын китабы дөнья күргән Арада чәчмә әсәрләр дә, балаларга атап чыгарылганнары да бар. Күрәсез: шагыйрәнен дөнья күргән ижат мирасы шактый күләмле. Ә бит ате анын басылмый калган язмалары да бар һәр ижат әһеле сәнгати яктан камил әсәрләр генә тудырырга омтыла. Әмма мона һәрчак ирешеп булмый. Клара Булатова әсәрләре арасында да, аеруча башлангыч чорда, әдәби яктан йомшаграк парчалар, тезмәгә салынган гадәти юллар, конкрет факт-вакыйга белән мавыгулар. шигъри кабатланулар очрап куя. Әмма бу төр күренешләр анын иҗатында азчылык урынны алып тора. Мин К. Булатованын язганнары белән азмы-күпме хәбәрдар кеше Бу мәкаләне әзерләгән вакытта да янә бер мәртәбә шагыйрәнен китаплары белән танышып чыктым һәм шундый бер нәтиҗәгә килдем: Клара Булатова чын мәгънәсендә олы, талантлы әдибә. Ул күләм ягыннан гына түгел, ә мәгънәви, эстетик җәһәттән лә бай мирас, рухи хәзинә тудырган. Анын иҗатыннан башка сонгы яргы гасыр татар шигъриятен күз алдына да китереп булмый Шагыйрәнен татар сүз сәнгатендә үзенә лаеклы мөхтәрәм урыны бар. (Юкка гына анын шәхесе һәм ижаты 50-60 елларда ук Хәсән ага Туфан кебек бөек шагыйрьне дә илһамлаңдырмаган икән шул') К Булатова ижаты хакында Н Исәнбәт. С Хәким. Ш Маннур. Г Афзал. Р Гаташ Т Галиуллин. Р Рахмани. Мансур Вәлиев. Л.Кәшфиева кебек әдипләрнең тәнкыйтьчеләрнең дә унай. кызыклы фикерләре бар “Анын шигырьләре.—ди мәсәлән, Н Исәнбәт,—чынлап та шигырь Анарда бай хиссиятләр теле, тоткарсыз тойгы, табигый агым бар”. Г.Афзал фикеренчә. “Клара Булатова шагыйрь булып туган кеше, шигырь җанлы, шигырь җенле, фанатик шагыйрә, талантлы, бик популяр шагыйрә ул”. Кабатланмас шәхесләр генә иҗатка сәләтле К Булатова да әнә шундый затларның берсе Аны беркем белән дә бутап булмый анын үз йөзе, үз холкы, үз карашы, үз гомер юлы бар Нәкъ әнә шул үзенчәлекләр шагыйрә иждтынын асылын, топ эчтәлеген билгели, бөтенлеген тәэмин итә Анын чичәнлеге хакында инде аддарак сүз булган иде. Бу сыйфат әдибәнен күп кенә әсәрләрендә нык сиздерә V л сш кына, ничектер, язучыдан бигрәк, сөйләүчене хәтерләтә. Әйтереен. автор үзенең шигъри юлларын, укучыдан бигрәк, тынлаучыга. аудиториягә сөйләп тора ана дәшә, мөрәҗәгать итә. икс арада диалог-әнгәмә кора Анын теленнән, табадан төшкән коймак кебек, хикмәтле, йомры сүзләр чыгын кына тора К.Булатова һәм язма әдәби мирасны, һәм мифология, фольклорны камил белә, дөресрәге, болар анын күңеленә сснгән. зиһени хәзинәсенә әйләнгән Шу на күрә ул татарның обризлы фикерләү үзенчәлекләрен, сурәтле код-дстальләрен. КДУның I курс студент.юры-.упппадашлар Сулдан уңга Латыйп Миңне.улов. Кыра Булатова. Лена Таҗиена (Яручина) һ 6 1960 ел. 10. .к V . архетипларны яхшы тоемлый, тыңлаучы белән автор мөнәсәбәтләрен уртак бер дулкынга көйли белә. Анын иҗатындагы мәкаль-әйтемнәр, алынма поэтик юллар, традицион сурәтләр, мифологик элементлар тырпаеп. күзгә ташланып тормый, ә әсәрнен гомуми аһәне. төп текст тукымасы белән табигый керешеп китә. Мәсәлән, бер шигырендә автор фольклордагы бер җырнын юлларын ала да. аларны үз фикер- тойгыларына туры килешле тезмәләр белән яраклаштыра. Җырлаучыга көй кирәк. Җанга җылы сүз кирәк Җырласаң да. еласаң да. Уйласаң да түз. йөрәк ' Җырлаганда, ят та ярый. Елаганда, уз кирәк Хәзерге әдәбият фәнендә "интертекстуаль алым" дип йөртелгән бу күренеш шагыйрә ижатында еш һәм уңышлы гына кулланыла. К.Булатованын күпчелек шигырьләре традицион, классик форма-шәкелләрдә. җыр. такмак, мөнәҗәт үлчәмнәрендә язылган. Хәтта ул бер шигырен мишәр татарларының табын җыры формасында, ягъни өч юллык строфа рәвешендә дә иҗат иткән: Хәсрәтләрем карадыр... Хәсрәтләрем каралыктан Чәчләрем агарадыр. Шуның белән бергә К.Булатованын шигъри техника, форма өлкәсендә эзләнүтәжрибәсе дә кызыклы гына. Ул урыны белән аерым сүзләрне, юлларны кабатларга, үлчәм-вәзеннен. рифма-кафиянсн. строфаның төрле шәкелләрен, вариантларын кулланырга да ярата. Бу җырларда бернинди дә яңалык юк. Көйләр шул ук, сүзләр шул ук кала әле. Ә шулай да. Ә шулай да Син аларга колак салып кара әле Бүтән килмә минем яныма син. Куркыныч ут минем йөрәктә Сүнеп барган утка кагылма син. Син яңадан аны көйрәтмә. Син яңадан аны дөрләтмә К Булатованын аерым шигырьләре моноспектакльне хәтерләтә. Аларда автор үз-үзе белән сөйләшә, бәхәс кора. Булмаганны! "Сөйми башлады .—дип, Ник сөйлисең юкны? Кит әле! Сөйми башлар өчен, башта сине Яратырга кирәк бит әле... Кояш көлеп торган җәйге көндә Көтмәгәндә аяз ил күген Кара болыт килеп каплаганны Күрдеңме син? - Ә мин. мин күрдем. Гомумән, автор шигъри яңгырашка, аһәнлелеккә нык игътибар итә. Мөгаен, шуналыр да анын күп кенә парчаларына композиторлар тарафыннан көйләр дә язылган (“Су буенда кыяк үлән". "Шушы яктан, шушы туфрактан без", “Кыңгырау чәчәкләре”, “Асылмалы күпер”, “Якын дустын барын онытма" Һ.6.) Шагыйрә ижатында кызыклы шигъри табышлар, отышлы сурәт-детальләр еш очрап тора. Өндәү билгеседәй туры Калырга күпме тырыш - Сорау билгесе шикелле Бөгә дә куя тормыш Миңа һәрвакыт бары егерме. Тик ике ярым егерме генә. Каеннардан сары яфрак тоште. Өзгәләнә күңел... Җан яраткан, күңел тарткан кешем Үземнеке түгел. Үземнеке түгел. Ах. минеке түгел. Үземнеке түгел Каеннар саргайган, чигәләр агарган Күңелләр, әйтерсең, япь-яшьлэр һаман да сояләр. һаман да котәләр Ярлары кайтмаган кәләшләр Антитезалы, контрастлы фикерләү татар шигъриятендә элек-электән күзәтелә. К.Булатова да бу алымга еш мөрәжәгать итә. Әмма ул капма-каршылыкларнын диалектик берлеген, гармониясен дә тудырырга омтыла. Яшь аралаш калеп гомер ШЛАМ. Елап яшим колке аралаш Ерак ярларны чорный һәр тонне Томан да сыман, тотем дә сыман Кайтыр конеңне сагынып котүе Рәхәт тә сыман, читен дә сыман К.Булатова—лирик, лиро-эпик, эпик әсәрләр авторы Алар жыр. багышлау, робагый, поэма, хикәя, повесть, кыйсса, истәлек һәм башка жанрларда. Анын шигъриятендә лирик башлангыч өстенлек итә. Уй-кичерешләр, хистойгылар, тәэссорат-эмоцияләр әдибә әсәрләренең төп эчтәлеген билгели Лирик каһарман һәм ивтор образы анын ижатында шактый якын һәм еш кына үзара керешеп тә китә Алар өчен ихласлылык, тормышчанлык хас Романтик күтәрелеш, тойгылар да тәмам чынбарлыктан аерылып китми Бу хакта кайвакыт автор үэе дә искәртә: Еракларда зәңгәр һава төсе... Хыягюрда йөзеп чыгарлык. "Берни дә юк анда —дигән төсче— Итәгемнән тота чынбарлык. Лирик герой, авторнын үзе кебек үк. актив табигатьле, хәрәкәтчән. Бер шигырен ул юкка гына “Терекөмеш булу кирәк мина. Болай яшәү өчен (ягъни барлык җиргә, бөтен эшләргә" өлгерү өчен). — дип төгәлләми. Еш кына “Сүз сәнгате бер. аны ир-ат. хатын-кыз әдәбиятына бүләргә ярамый .— дип әйтергә яраталар Гомумән, бу фикер дөрес. Әмма хосусый планда ул бәхәсле. Чөнки хатын-кыз физиологик җәһәттән генә түгел, ә психологик, тоемлау, фикер- кичерү ягыннан да ир-атлардан билгеле бер дәрәжәдә аерылып тора. Бу сүз сәнгатендә дә ачык чагыла. Күп кенә жыр-бәетләрнен. мөнәҗәтләрнең, гәрчә авторлары күрсәтелмәсә дә. хатын-кызлар тарафыннан иҗат ителүе бәхәс тудырмый. Газизә Сәмитова. Заһидә һәм Сания Гыйффәтләр. Сажидә Сөләйманова язган шигырьләрдә дә хатын-кызларга хас лиризм, эмоциональлек сизелеп тора. Клара Булатованын “Бала тудыру йортында" шигыре мондый юллар белән башлана: Ир-хатынга дөнья уртак, диләр. Монда түгел ләкин уртагы.. Бу дөньяның ирләр белми торган. Белә алмый торган почмагы. Шагыйрәнең лирик каһарманы—бай табигатьле, сизгер, тәэсирләнүчән хатынкыз. Ул мәңгелек мәхәббәт утында да яна. баласы, гаиләсе өчен шатлана һәм борчыла да. замана болгавырлыгы аның жанын да кимерә Ин мөһиме: бу героиня битараф, ваемсыз, гамьсез түгел Ул бөтен күңеле белән кешеләрне гафләт йокысыннан уятырга, рухи яктан пакьләргә, җәмгыятьтә инсани мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтыла, шушы изге юлда яна. көя. Шунысы кызыклы: шагыйрәнең лирик каһарманы (һәм автор үзе дә) үз-үзенә тәнкыйди караш та ташлый: ”... Без акылдан чынлап яздык бугай,—Акыл керер чакта". “Иске-москы киеп, мин бичара. Экраннарга чыгып утырам. “Туган телем". “Иман, денем" диеп. Нишләп йөргән булам, котырган Шигырьләрен, җырын кемгә кирәк? Кемгә кирәк үзен, ниһаять?...” Туган жир. туган туфрак һәркемгә якын. уз. Нәкъ шуңа күрә дә бу хакта күпләгән әсәрләр ижат ителгән. Болар арасында К Булатованын да матур-матур парчалары бар. Анын “Шушы яктан, шушы туфрактан без" шигыре үзе генә дә ни тора! Шушы яктан, шушы туфрактан без, Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер. Чишмә чыңлап, өянкеләр елап. Таллар җырлап төшкә керәдер Шагыйрә еш кына туган табигать белән керешеп китә: әйтерсен. елга-сулар, тал-өянкеләр. былбыл-сандугачлар анын ишләре, сердәшләре. Әмма туган жир өчен ул үзен җаваплы да саный: Елгаларга төшеп сулар алам, Йолдызларга карап уйланам. Туган җирем, мин бит бар гамеңне Йөрәгенә җыйган бер балаң... Шагыйрә өчен туган жир. табигать, әби-бабай. ата-ана аерылгысыз төшенчәләр. — Әткәм печән чапкан аланнарны. Әнкәм җиләк җыйган аланны Шул чактагы бөтенлеге белән Хәтер генә саклый аларны К.Булатовада вакыт, гомер агышын тою көчле. Ул аны яз, жәй. көз. кыш фасыллары, аккан сулар, искән җилләр, яна ел тематикасы аркылы сурәтләргә ярата. Шагыйрә аларны рухи халәт белән янәшә дә, капма-каршы ла куя. ике арада гармоник мөнәсәбәтләр дә урнаштырырга тырыша. Безнең дә бит яшьлек бар иде: Дүрт фасылы елның яз иде Кырык яз. Кырык җәй, Кырык квз. Кырык кыш Ах, кайчан үткән бу?! Кырык яшь—картлыкның яшьлеге. Яшьлекнең картлыгы икән бу. К.Булатованын озын-озак ижат юлында эчке бер эволюция дә күзәтелә: нечкә лиризм арта, уй-кичерешләрдә табигыйлек, фәлсәфи яңгыраш көчәя Шагыйрәне гомер узу, рухи кыйммәтләрнең югала баруы борчый Анын иҗатында сызлану, сыкрау кебек экзистенциаль мотивлар арта бара. Юкка гына ул соңгы китапларының берсен (Казан. 2003.-148 б.) “Әрнү" дип исемләмәгәндер Клара Булатова шагыйрә генә түгел, чәчмә әсәрләр авторы да. “Яшел каләм" китабына (Казан: Рухият, 2003. 160 б.) анын хикәя-повестьлары, истәлекләре тупланган. Дөрес, әле аларнын кайберләреңә әдәби гомумиләштерү, психологик дәлилләү җитеп бетми Шулай да гыйбрәтле хәлләрне, аянычлы язмышларны гәүдәләндерүләре белән бу язмалар игътибарга лаек. "Кара кыйсса” хикәясе-спектакль өчен менә дигән материал “Яшел яфрак—яшәү төсе" повесте да драматик табигатьле Анда Анна исемле ке рәшен кызы белән Миңлегали арасындагы мәхәббәт күңелләрне тетрәндерерлек итеп тасвирлана. Повестьның шигъри юллар белән тәмамланган ахыры да мәгънәле ямансу: Яшел яфрак яшел Тарыйсын "Ни хәлләр? " дип никләр сорыйсың ? Яшел яфрак—яшәү тоседер. Торыйсыннар яшмек вчендер “Яшел каләм" китабына өлешчә автобиографизм да хас Андагы вакыйга-хатләр “Ләрия" һәм "мин"нәр аркылы без авторның ла тормыш юлын, рухи халәтен шактый дәрәҗәдә күзаллыйбыз Шунысы кызыклы К Булатова үзенен чәчмә әсәрләрендә дә, ничектер, шагыйрә булып кала Аларда субъектив башлангыч эмоциональ мөнәсәбәт көчле, шигъри юллар да очрап куя. Рәдиф Гаташ. Кчара Булатова Аам Разил Вәлиен 1982 ел Автобнографизм. шигъриятлек аеруча эпистоляр төзелешле “Искәндәр кыйссасьГна хас. Ул. Урта гасыр әдәби традицияләрен дәвам иттереп, чәчмә һәм тезмә юлларны катнаштырып язылган. Бу әсәр Хәсән Туфан һәм Клара Булатова шәхесләрен, ижатларын аңлау, танып-белү ягыннан бигрәк тә мөһим Әмма биредәге Тәнәкә һәм Искәндәр реаль шәхесләр генә түгел, ә билгеле бер әдәби гомумиләштерүләргә, романтик яңгырашка ия булган сәнгати образлар да. Клара Булатова инде менә 50 елдан артык шигъри бәйгедә, туган теле өчен изге көрәштә Бу чорда ана юлларның тигезен һәм чокырлысын үтәргә дә. көннәрнен аязын һәм болытлысын күрергә дә. хисләрнең татлысын һәм ачысын кичерергә дә туры килгәндер. Әмма кечерәк кенә гәүдәле, шашкын күңелле бу зат һич тә туктап калмый, һаман алга бара, яшәү мәгънәсен, гомер фасылларының асылын айларга омтыла. Аның хис-кичерешләргә бай. халыкчан рухлы, афористик яңгырашлы шигырьләре уйландыра, дулкынландыра һәм — иң мөһиме—яшәүнең кадерен белергә, хәтер дәвамчанлыгын тоярга ярдәм итә Шагыйрәнең бер парчасында бөтен кайгы-газапларны, тетрәнүләрне, йөрәген тузсә. үткәрергә, кичерергә була диелә Кайнар яшьләреңне йотып була. Вакытсыз, дип. агып бетмәсен. Хисләреңне тыеп тотып була. — Ә йөрәк соң. йөрәк нишләсен? Бу сорауга, мөгаен, "янсын" дип кенә җавап бирергә кирәктер. Чөнки шагыйрьгә йөрәк яну-көю өчен бирелгән. Моңа кадәр. Клара ханым, янып-көеп яшәдегез, калган гомерегез дә шигърият, туган тел. милләт, табигать, инсаният өчен янып- көеп үтсен! Гәмернең, шушы гомернең Минеке калганнары— Үтмәгән, китмәгәне дә. Бетмәгән, җитмәгәне дә Бар әле. алда әле. Амин, шулай булсын! январь. 2006