Логотип Казан Утлары
Публицистика

"МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ

Мәңгелек Илаһи затның илчесе итеп җибәрелгән пәйгамбәрләр дә чынбарлыкта аерым заманнарның адәми яшәеше җирлегендә күзаллана. Фани дөнья гамьнәре белән янып яшәүче шагыйрьләргә исә баштанаяк үз чорының улы булып калырга язган Гомумән, заман рухына буйсынмаган иҗатчы асылда бөтенләй туа алмыйдыр Мондый хәл бик табигый, чөнки теге яки бу дәвернен жете мөһере сугылган әсәрләр генә чорлар алышынган вакытта үхтәренен рухи кыйммәтләрен югалтуга дучар ителмәскә мөмкин. Ә яшәү мәгънәсен чагылдырган иҗатының киләчәк язмышы кайсы каләм әһелен генә бимазалап тормый икән?! Үзеннән-үзе аңлашыла торган мондый гадәти зарурият югарылыгыннан караган чакта, шагыйрь Әхмәт Рәшит артыгы белән замана баласы буларак күзаллана. Әйе. артыгы белән замана баласы, чөнки шулай әйтергә җирлек бар Үзебез шаһит, үтеп киткән гасыр гаять каршылыклы иде: иҗтимагый, социаль, идеологик яктан гына түгел, шуларга бәйле рәвештә, кешелек асылын билгели торган рухият җәһәтеннән дә. Әлбәттә, мондый җирлектәге яшәеш кысаларында замандашлар төрлечә халәт кичергәннәр Әле бит тәкъдирнең үзенчәлекләре дә була. Әйтик. Тукайны кыска гомере буена эзәрлекләгән “печать проклятия"ләр. үзебезчә гадиләштереп әйткәндә, “кара сакал”ларнын язмышка әрнеткеч “төзәтмәсләр кертеп торуы Тоташ драматизмнан гына торган егерменче гасыр исәбендә мәхәббәт сакчысы тарафыннан үгисетелгән затлар бихисап исәпләнәдер Кемнәргәдер тиңләштерергә теләмим, әмма тугыз яшеннән (!) бөтенләй ятим калган Әхмәт Рәшитне дә күпмедер дәрәҗәдә "ят яратылган” иҗатчылар җөмләсенә кертмичә булмый Шагыйрь биографиясендәге ошбу хал-халәткә басым ясап үтүем йомшак күңелле укучыларымны хискә бирелдерергә теләүдән түгел Хикмәт шунда, гомер юлынын шулай аянычлы башлануы булачак иҗатчыда тирән эз калдыра Нәкъ менә шушы фаҗигам гаҗизлек анын яшәү рәвешенә үҗәтлек белән катгый искәрмәләр кертә, шәхеснең холык-фигыленә дә үз хасиятләрен өсти, хәгга язу алымын барлыкка китерүдә дә драматик асылын әдедән-але сиздереп торырлык йогынтысын ясый Ун яшьлек малайның шигырьләр яза башлавы да газиз әти-әнисен югалту тетрәнүләренә турыдан-туры бәйле Хәер, истәлек рәвешендә язылган бер мәкаләсендә ул әлеге бәйләнешне үзе дә искәртә ’* Гаҗәп матур иде дөнья ул көнне,—дип искә ала шагыйрь —Язны мактап шигырь язмасан. гөнаһ булыр төсле иде Сугыштан соңгы авыр елларда алдагы көнгә фәкать өмет белән караган. күгәрчен гөрләсә дә. күзләренә мөлдерәмә яшь тулырга торган, йөрәгенә әрнүле моңнар оялаган миндәй ятим бала өчен бигрәк тә шулай”. Шигърият сәнгатьнен иң мәһабәт төре булып саналса да, шигырь кешеләргә ләззәт бирер өчен генә язылмый. Бигрәк тә татарда. Юк. шигърияттә "тормыш елмаюы" гына чагыла алмый, чөнки яшәешебез сөенечле мизгелләрдән генә тормаган Халыкның уй-гамен аһәңле сүз белән аңлатып биргән бердәнбер сәнгать төре буларак, шигърият инде күптән татарның туктаусыз сызланучы жан авазын яңгырату чарасына әверелгән. Кулына каләмне бик яшъли алган Әхмәт Рәшит тә безнең шигърияттәге үтәли мотивны баштук дөрес тойган. Без халыкка хак суз әйтү өчен. Өзелгәнбез аның бәгыреннән (•‘Антидөньялардан атыла тора ”) Малайлыктан чыгар-чыкмас борын Чырайларга кунды кырыслык.. ("Идеаллар искә төшкәндә") Чыннан да. йөрәгенә кече яшьтә үк салынган жөй аны күзгә күренеп өлкәнәергә мәжбүр итә Балачакта язмыш сынавын кичергәннәр өчен, гадәттә, тормыш чынлыгы чагыштырмача кырысрак булучан Шуна күрәдер, Әхмәт Рәшит ирексездән газиз халкына ныграк елыша һәм үзен яшьли халык улы итеп тоя башлый. Ижатынын башлангыч чорында язылган "Минем шәжәрәм", "Автопортретка штрихлар". "Варислар" кебек поэмаларында аеруча анык сиздергәнчә, шагыйрь үзенен яшәве белән әти-әнисен генә түгел, ә туган кавеме элгәрләрен дә дәвам итә. "Ә аталар узган данлы юллар Бүгенгегә килеп тоташкан.—дип искәртә ул "Минем шәжәрәм” исемле поэмасында — Алар каны хәзер безгә күчкән, Жир нур җыйган кебек кояштан " Гомумән алганда, аның авыр югалтулардан башланган язмышы халык язмышынын бер өлеше буларак күзаллана. Гасырларны иңләп атлап киләм. Үлми. сүнми. армый. ялыкмый. Һабамнарны барлыйм Мин—бер улы Татар дигән батыр халыкның. (“Гасырларны иңләп .”) Сизеләдер, Әхмәт Рәшит иҗатында аллы-гөлле күбәләкләргә мөкиббән китү кебек сентиментальлек бөтенләй диярлек очрамый Анын инануынча, фидаилар башын Себер җибәргән татар шигыре татлы десерт вазифасын үтәүдән ерак тора. Шигърияткә педантлык килешми. Бу жәһәлтән моңлы җилкенчәк кулына ияләшкән пегас төпкә җигелеп тартучы ат хезмәтен дә үти. Башкача әйткәндә, Әхмәт Рәшит әсәрләре нигезендә яткан халык гаме риторик алым нәтиҗәсе рәвешендә түгел, ә жан-рух биографиясе җирлегендә яңгыраш алган йөрәк авазы буларак кабул ителә. Моң сирпеп торган менә шушы якты гамь аңа әдәби иҗатта да. иҗтимагый эшчәнлектә дә талант көчен бер олуг максатка тупларга ярдәм итә. Ә шагыйрьнең тулы ачылган таланты күпкырлы булуы белән аерылып тора. Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов билгеләп үткәнчә, "Әхмәт Рәшит ижаты идея-тематик һәм жанр ягыннан шактый төрле. Ул ижтимагый-социаль. мәхәббәт, фәлсәфи мәсьәләләр хакында уйлана, үзенең уй- хисләрен лирик шигырь, поэма, мәдхия, мәсәл, жыр. робагый жанрларында шәкелләштерә. бататар өчен дә самими, үтемле шигырьләр иҗат итә”. Табигате белән тыныч кешеләр язучы вазифасын күтәрә алмыйдыр. Каләм әһеле тыштан сабыр күренсә дә, ул асылда "эчке янулы" булырга тиеш. Аны намус тыйгысызлыгы һәрдаим уяу тота. Битарафлык ижатчы холкына салынмаган. Дөрес, сабырлык белән тәвәккәллек арасындагы чикне күпләр атлап чыгарга җөрьәт итми. Илдә хөкем сөргән кануннар да баш калкытырга теләүчене тыеп тота. Ә менә Әхмәт Рәшит әле 8 нче сыйныфта укыганда ук бу куркыныч чикне бозар өчен үзендә азмы-күпме батырлык таба. Әлеге вакыйга болайрак була. Элекке Олы Тархан районы үзәгендәге мәктәпкә күчкәч, әти-әнисез калган малайга фатирда торырга туры килә. Фәкыйрьлек үксез җанны кыен хәлдә калдыра. Киеме сәләмә. Кеше почмагында ачлы-туклы яшәүдән анын тәкате тәмам корый. Өмет чаткысын да күрсәтмәгән шундый кара көннәрнен берсендә ул, төбәктәге ятим бадатарга ярдәм сорап, Иосиф Сталиннын үзенә мөрәжәгать итәргә карар кыла. "Письмо на татарском языке " Гап-гади дәфтәр битенен өске өлешенә әүвәл шундый сүзләр язып куела. Гәрчә хатны кемнеңдер ярдәме белән урысча яза атыр булса да, ул үзенен үтенечен “халыклар атасьГна саф ана телендә бәян итә Мөгаен, атеге балаларча үҗәтлек гамәле шагыирьнен милләтпәрвәрлек сыйфатларын көчәйтүгә китергән беренче житди адымы булгандыр Мөрәжәгать эзсез югалмый юлбашчыдан ТАССР Югары Советы аша килеп төшкән җавап хаты яшь буынга кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы эреле-ваклы түрәләрне аякка бастыра. Каләм әһеленең “общественный кеше” булырга тиешлеген әлегә тирәнтен аңлап бетермәсә дә, ул үзеннән-үзе тормышта рөхсәт ителгәннең чикләрен кинәйтү омтылышы белән яши башлый. Өметсезлсккә бирелми, чөнки ышана 'Мөмкин" белән “түгел” арасында Күзгә күренмәстәй күперләр бар ". Казан дәүләт университетының өченче курсында укыган чакта Әхмәт Рәшитнен мәктәп елларындагы тәвәккәллеге янә кабатлана. СССР җитәкчесенә хат юллаунын жаен белгән студент инде Никита Хрушевка мөрәжәгать оештырырга ният кыла Максаты—Татарстан радиосының татарча тапшырулар вакытын арттыру Биш йөзләп имза белән җибәрелгән хатка Мәскәү Кремле хуҗасыннан унаи жавал килә Билгеле, каршылыксыз тормыш булмаган кебек, каршылыкларга кермичә, әдәби әсәрләр дә тудыра алмыйсын Яшәешнең әлеге хасияте шагыйрьләргә аеруча кагыла. Чорның һәртөрле киеренкелеген йөрәге аша үткәргән ижатчы ничек инде шәхси кичерешләрендә генә казынып ятсын?! Иҗтимагый күренешләрнең күзенә туры карый белергә өйрәнгән һәм үзе дә драматик "массовка"ларда катнашкан шагыйрь буларак. Әхмәт Рәшитнен япаннарында заманның кискен каршылыклары кешенен җан-рух сызланулары шактый тулы чагыла. Бу табигый, чөнки авторнын һәрбер әсәре нигезендә уйлап чыгарылмаган кырыс чынбарлык ята. һәм әлеге дә баягы эмоциональ мәгълүмат аның халәте рухиясепдә һәрвакыт мөлдерәп тора. Иҗатташым үзе үк искәртеп үткәнчә. "Жан тетрәткеч ачы хакыйкатьләр Кереп поскан безнен күзләргә Өстәвенә, яшьли кителгән күңел үзенә күпне сендерүчән. Шул ук вакытта шагыирьнен башы өстендә әти-әнисе генә түгел, ерак гасырларда яшәп киткән аксакаллар да тукын тора кебек. Ә сезгә әле яшисе— Җир сареп, ашлык чәчеп һәм үзсүзле допья белән Кой саен бәхәсләшеп (“Васыять") Татар булып яшәүләре Ьу дөньяда. ай-һай. авыр' ("Зар") һәм Әхмәт Рәшит яшь варисларын барлап торучы элгәрләргә гомеренең аерым бер биеклегеннән үзенчә жавал та бирә Урадым тузанлы юлларны— Еракта калдылар пләрем. Дөньяның 6\ШЖ хаптнән (һы бер хакыйкать иләдем (“Урадым") Безнең әле ки гер заманнарда Әллә нинди лиләр кыласы бар. Уз иманын, уз йоласын тотып. Татарның чын татар буласы бар (“ Әлбәттә, хакыйкать биеклегенә күтәрелү жинел генә бирелми Мондый Без—бар!") максатка йөз төбәп барган чакта, гадәттә, урау юллар аша үтәргә туры килә. Читкә тайпылулар да булгалап тора. Һәм алданулар да Бу уңайдан әдәбият белеме классикларының “Барыннан да элек—идея!” дигән уртак кагыйдәне алга сөрүләре искә төшә Анысы шулайдыр, әмма канына сеңдерелгән идея аерым төзәтмәләргә мохтаж булса?! Ерактагы балачакта Сталин белән хат алышкан Әхмәт Рәшиткә тора-бара нинди генә идеологияләр мәктәбен үтәргә туры килмәгән. Диссидент каләм әһелләре берссн-берсе кабатлап әйткәнчә, язучы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнү түгел, ә кешелексез идеологиянең әгъвалавы күпкә куркынычрак Совет чорындагы тоталитар сәяси системаның котылгысыз көчле басымы Хәсән Туфан кебек классик дәрәжәдәге әдипләрнең дә башын бутады Аңларга тырышып карагыз: уналты ел дәвамында сөрген михнәтләрен кичергән тәжрибәле шагыйрь илнең халкын эзәрлекләүче юлбашчыларга мәдхия укуын барыбер туктатмады (?!) Төгәлрәк әйткәндә, татар шигъриятенең алтын хәзинәсенә керәчәк кабатланмас ижат мирасында аның күпмедер дәрәжәдә “кызыллык” йөгертелгән әсәрләре, ягъни үзенен җинаятьчел асылын әледән-әлс күрсәткәләп торган режимга карата лояль мөнәсәбәтен белдергән шигырьләре дә байтак. Яудан сон батырлар күбәя, дигәндәй, хәзер мондый четерекле мәсьәлә уңаеннан акыл сату әхлакый яктан бик үк урынлы да түгелдер. Әле туксанынчы елларга кадәр күп кенә шигъри китаплар Ленин бабабызга багышланган әсәрләр белән ачылып китә иде. Монысы инде әлеге дә баягы вөҗүдкә үтеп кергән коммунистик тәрбиядән, намуслы шәхеснең иман рәвешендә сеңдерелгән сәяси тәгълиматка үзенчә бирелгәнлегеннән киләдер Боларнын бөтенесе дә инануга бәйләнгән Андыйларны гаепләүдән Аллам сакласын!.. Совет идеологиясе сынавын һәркем үзенчә кичте, һәм шагыйрь Әхмәт Рәшит тә. Әйе, ил күләмендәге бу шаукым ана да кагылып үтте. Гәрчә үзе балачакта иҗтимагый көнкүреш шартларына карата тискәре мөнәсәбәтен белдергән “гыйсьянчылык” гамәлен кылса да. шагыйрь булып өлгергәч, ул шушы җәмгыятьнең башбаштак хакимнәренә өлешчә дан җырлауга корылган “Иптәш коммунист” исемле поэмасын язды. Үзе әлеге фиркадә торган булса, аның хәлен аңларга да мөмкин. Юк, бу ялкынлы тарафдарның патриотик бурычын үтәве булмады, сәяси вәзгыять йогынтысына ихтыярсыз бирелүнең бер нәтиҗәсе иде. Дөресен генә әйткәндә, мәҗбүри вазифалар өстенлек алган совет хакимияте чорында кысу алымнары иҗатчыларга карата да киң кулланылды. Әйтик, Язучылар берлегендә эшләп килгән шигърият секциясенең 1961 елда үткәрелгән бер утырышында шагыйрь Әхмәт Рәшитне “иҗтимагый әһәмияткә ия булган темаларны күтәрмәүдә" гаепләп чыгалар. Бу очракта нинди темаларга өстенлек бирелергә тиешлеге беркетмәдәге фикер сөрешеннән һәркемгә яхшы аңлашылса кирәк. Мәҗбүрилек төсмерендәге тәкъдим үзенең эшен башкара: Нурсолтан, Гәүһәршат, Сөембикә кебек “иҗтимагый" кызларыбыз “табу” тузанында күмелеп ятканда, ерактагы Америка коммунисты Анджела Дэвислар тагар шигырендә үрнәк итеп куела Шунысы бик тә сөендерә, Әхмәт Рәшит “Шигырьләремнән танырсыз...” исемле мәкаләсендә “урра-патриотлык” ягына авышып алуын үзе дә таныды, “гөнаһлы" саналган әсәрләрен сайланма җыентыкларына кертмәде һәм замана чиренә бирешүне шигырендә дә гаепләде: Күндәмлеккә шундый күнегелгән— “Ур-радидек хәтта ялгышка Үз-үзенә үлем карарын да Каршылады кемдер алкышлап. (“Заманалар...") Форсат чыкканда әйтеп үтим, үз ижатына тәнкыйди карый алган затларны шәхсән үзем ихлас хөрмәт итәм. Хәйләкәрлек катыш зирәклеге белән беренче очрашуымда ук үзенә жәлеп иткән олпат шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең, сөйләшеп утырган чакта, башлангыч ижат чорынын берничә елын бөтенләй сызып атарга теләге барлыгын көрсенеп әйткәне әле дә хәтеремдә. Өлкәнәя барганда көтелмәстән классик югарылыкта яза башлаган Нури Арслановнын да элеккерәк шигырьләренә беркадәр оялыбрак каравы шагыйрьнең дусларына яхшы мәгълүмдер Нибары сигез елда биниһая зур ижат мирасы калдыруга ирешкән бөек Тукаебызга да. "Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем", дип, киләчәк буыннардан үзенә карата бераз мәрхәмәтлерәк булуларын сорарга иксез-чиксез горурлыгы комачау итмәгән. Үзенә үзен ревизор булу, һичшиксез, һәркем өчен зирәклек билгесе. Кызганыч, бездә хәзер “конвейерга салып” язылган бихисап әсәрләренең һәркайсын да яхшыга санаучылар артык күбәйде, андыйларны исә үзләре исән-сау чагында иҗатларын жиз иләк аша үткәрү мәсьәләсе бөтенләй борчымый. Кайбер ялгыш адымнарны кичекмичә тану зарурлыгы турында фикер йөрткәндә, каләмдәшем Әхмәт Рәшит белән Украинага сәфәр кылуым искә төшә Донеик шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез өчен махсус оештырылган әдәби очрашулар барышында безне татар җырларына кергән атаклы Донбасс шахталарының берсенә алып төштеләр Нәкъ шахтерларча киенеп алдык Тау эшләре коткаручылары төркеме җитәкчесе кунакларны үзе озатып йөрергә булды Тирәнлек ярты чакрым чамасы Күмер төялгән вагончыклар янәшәсеннән забойчылар “мич”енә таба үтәбез. Аяк асты юеш. кысанлык, дымлы бөркү һава Күмер чыгаручылар юлы шулкадәр тарайды ки. без инде шуышып барырга мәжбүр булдык Җитмәсә, яктылык та чамалы Мүкәләү озакка сузылды Шулчак “гид”ка әйтеп куйдым “Барысына да түзәрбез, чөнки изге Казаныбызга якынаеп барабыз бит!" Коткаручылар башлыгы көлеп җибәрде Серле көлүнен сәбәбен шахта идарәсе бинасында эленеп торган карталарга баккач кына аяладык сәфәрдәшем Әхмәт абый Рәшит белән бөтенләй капма-каршы якка таба шуышып барганбыз икән! Мондый ук үкенечле халәтне күптән кичергәнем юк иде Җир өстендәге юлларның катлаулырак булуы мәгълүм Иҗтимагый тормыштагы юнәлешләр дә һәрдаим үзгәреп горучан. Кешеләр арасында аумакайлык көчәйде Сәясәттә “пычраклык микьцары"нын артуы ла дәүләти зирәклекнең тоныклануына китерде. Ике төрле хакыйкать хокукый яшәеш алды Хәтта руханилар да сәясәткә ныклап кергән заманда, әлбәттә, халык язмышыннан аерылгысыз шагыйрь читтә кала алмый. Әмма мондый һәртөрле ыгы-зыгыдан ул күпмедер өстенрәк булырга бурычлы. Һәрхәлдә, шушы максатка омтылырга тиештер Үзенең нждтында кискен сыйфат үзгәреше ясарга ният кылган Әхмәт Рәшит сиксәненче еллар башында тарихи әсәрләр язуга ныграк игътибар итә башлый Күңеленә яшъли кереп урнашкан милләт гаме аны бай тематик катламнарга китереп Гариф Ахунов безән Әхмәт Рәшит Әхмәт Исхакка (уртада) 80 яшь тулган кон Май. 1985 ет. чыгара. Зур максатка муафыйк адым эчке сиземләү нәтижәсе дә, чөнки туган халкына чынлап хезмәт итәргә алынган шагыйрь күпмедер дәрәҗәдә тарихчы чалымнарына да ия булырга тиеш. Югыйсә мәдәнн хәтергә нигезләнмәгән әсәрләр эшләнеш ягыннан көпшәк килеп чыгучан. Өстәвенә, совет чоры мәктәбендә үтелгән тарих курсы татар балалары өчен үтә кыска булып чыкты, хәлта иң фаҗигале 1552 елыбыз да күпчелек укучыларның күңелендә тирән уелып кала алмады. Бу җәһәттән шагыйрь Әхмәт Рәшит хөр фикерләүгә юл ачкан яна хәбәрдарлык шартларында нәкъ менә шушы һәлакәтле еглар тирәнлегенә беренчеләрдән булып төште һәм Сөембикә ханбикәбез образы аша татар халкы кичергән гаять авыр сынау чорынын социаль-драматик асылын мөмкин кадәр тулы чагылдырган поэма иҗат итүгә иреште. Дөнья әдәбияты мирасыннан күренгәнчә, элекке заманнарда тарихи поэмалар ничектер риваять кылу рәвешендәрәк язылган. Мифлар шигъриятенең булуы да безгә яхшы мәгълүм. Әлбәттә, мондый тенденцияләр татар әдәбиятында да тамыр җибәрерлек жирлек тапкан. Ә халык иҗатында чагыштырмача күбрәк тә. Безнен заманның нәкъ менә сиксәненче еллары башында, искәртеп үткәнемчә, шигърияттә тарихилыкка ирешү өчен яна мөмкинлекләр ачылды. Чын тарихи вакыйгаларга нигезләнгән шигъри әсәрләргә татар халкында ихтыяҗ аеруча зур иде. Аңлашыла ки, кырыс чынбарлыкта тәрбияләнгән Әхмәт Рәшит әлеге мөмкинлектән бик вакытлы файдаланды. Югарыда телгә алынган “Сөембикә” поэмасын кабул итәргә киң җәмәгатьчелек, аеруча гаммәви мәгълүмат чаралары хәтта әзерләнеп тә җитмәгән булып чыкты Тыю мөһере сугылган тарихи чынбарлык сәхифәләренең кинәт ачылып китүе күпләрне инде күнегелгән иске гадәт буенча өркетеп җибәрде бугай: шагыйрь үзенең каләмен кыю рәвештә иркен җибәреп язылган тарихи әсәрен башта аерым өзекләр хәлендә генә шигырь сөючеләр игътибарына тәкъдим итә алды. Тарихка авышкан Әхмәт Рәшит теманы үзләштерүдә эзлеклелек күрсәтте. “Сөембикә” поэмасыннан соң “Колшәриф” язылды. Аннары “ Мөхәммәдьяр”.. Тарихи затларыбызга багышланган әлеге әсәрләр әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Чыннан да, шигъри трилогияне хәтерләткән бу поэмалар бер-берсен тулыландырып кына калмыйча, халкыбызның күптән көтелгән тарихи сурәтенә җете шәрехләр дә өстәде. Шагыйрьнең сонрак дөнья күргән “Казан” поэмасы исә үзенчәлекле хатимә, шушы мөкатдәс теманы беркадәр гомумиләштергән эпилог буларак кабул ителә. Гүяки халкыбызның мәдәни-тарихи хәтере белән ашланган иҗатчы хәтере гасырлар өстеннән очып бара, бер-берсеннән аз-маз үзгәрәк язмышлы буыннарны вакытнын бәлзәмле җебе белән үзара бәйләргә омтыла, бүгенге ирекне кысуга китергән кичәге иҗтимагый тәртипсезлекләрнен киләчәккә сабак булырлык сәбәпләрен эзли. Гомумән, Әхмәт Рәшитнең дәрсе гыйбрәт алырлык тарихи әсәрләре безгә үткәннән киләчәккә барырга үзенчә ярдәм итә. Мантыйкчылар искәрткәнчә, акылнын берьяклы эшчәнлеге иҗатта бертөрлелеккә китерә. Бу унайдан Әхмәт Рәшиткә хафага төшәрлек сәбәп юк—ул шигъриятнең һәммә юнәлешендә дә үзен бердәй иркен тоя. Күргәнебезчә, зур ижат потенциалына ия булуны таләп иткән поэма жанрында да шагыйрь кыйсса-дастаннары белән данлыклы әдәбиятыбыз хәзинәсенә саллы өлешен кертә. Хәзер инде анын әлеге шигъри төргә караган унбишләп әсәре бар Алар эчтәлекләре ягыннан да, шәкелләре җәһәтеннән дә төрле. Шулар арасыннан “Йолдыз вакыты белән” исемле поэмада, минем карашымча, авторнын эзләнүчән холкы аеруча калку чагылыш тапкан Мин камиллек эзлим тереклеккә, Камил акыл эзлим заманнарга. Мин яхшыны теши дәвамнарга. Мин яманны телим тәмамларга Бу юлы шагыйрь гасырлар өстеннән генә очып калмый, җанын һәрдаим ымсындырып торган очсыз-кырыйсыз галәм киңлекләренә чыга. Табигый ки, киңрәк орбитага чыга барган саен шигъри гомумиләштерүләр дә зурая бара. Бу гөнаһлы җирдә үзе ачкан хакыйкатькә ул шул рәвешле еракка китеп карарга җөрьәт итә Хәер, ниндидер илаһият белән өртелгән шигырь үзе дә безгә шушы тарафлардан инәдер кебек тоела. Нәкъ менә шундый биеклектән автор үзен дә эченә алган инсаниятнең асыл йөзен, дөнья халыклары язмышында газиз кавеменең насыйп кылынган вазифаи урынын ачыграк күрергә тели Ә илаһи биеклектән барысы да уч төбендәге кебек күренә икән бит Кешелек кырмыска оясын хәтерләтә (Хәер. Коръәнгә кертелгән әлеге сөйкемле жан ияләрен гайре камиллектә һич тә гаепләргә теләмим) Зурдан кубып кылынган кайбер гамәлләр шулкадәр дә беркатлы булып тоела. Кайчак көләсе дә килеп китә Аерым мәхлукларның үзләре турында ныграк кайгыртулары аркасында халык кадәр халык әледән-әле фажигага дучар ителә Мондый чакта йөрәк өзгәләнә. Адәм пәйгамбәрнең шундый балалары өчен, валлаһи, еш кына оятка көч килә Кояш сукмагыннан шагыйрь бара. Анын үзенчә инануы бар: “Бу дөньяны үлчәп булмый өч яссылык белән ". Хәтта ел фасылларынын да бишенчесе булырга тиеш Исбат ителмичә нигез итеп алынган кадими постулатлар нилектән әле икейөзле янусларнын фикерләвен аклап килә? Сорау арты сорау туа. Атомнар әллә ничә кисәкчеккә бүлгәләнеп беткән заманда шагыйрь кайбер шиклерәк аксиомаларны да ватарга омтыла. Шул ук вакытта әсәр герое үзенен “анти-мин~е белән каршылыкка керә. Гадиләштереп әйткәндә, берсе югарыга омтылган саен тегесе анын чабуыннан тарта. (Хәтта күкнен үзендә дә татарлык кабатлана икән). Анти-минем иске фәлсәфәсен Адым саен тошереп тора искә. Юк. барыбер туктап кала алмыйм— Мин камиллек эзлим яшәешкә Бер уйлаганда, үткәннәрне инде кайтара алмыйсын, киләчәкнең ничек булачагы билгесез. Димәк, алар—юк (?!). Менә шуларны бүгенгедә ничек үзара бәйләргә9 Әлбәттә, әлмисактан килгән тамырлар үткәннәрне киләчәккә тоташтыра Без маргиналлар түгел. Әгәр дә бүгенге дөнья йөзендә жядс миллионлап татар яши икән, милләт шәҗәрәсен тәшкил иткән кардәшләрне исәпләргә саннар җитмәс иде Теләсә нинди халыкны шундый тамырлар яшәтә. “Үткәнемнән барам иртәгемә—Барам шулай мәңгелеккә табан", дип белдергән шагыйрь, һичшиксез. Аллаһ тарафыннан яралтылган газиз кавеменең озын гомерле булуына тирәнтсн ышана. Алай гына түгел, язмыш юлын йолдыз вакыты белән үлчәп, ана ерак киләчәктән лаеклы урын барлый. Күренә ки. Әхмәт Рәшитнсн фикерләргә сәләтле кешене иксез-чиксез уйлануларга чакырган әлеге поэмасында, аеруча "Пәйгамбәрләр канлы байрак тотып ” кебек юлларында. Һади Такташ ижатынын беренче "гыйсъянчылык чоры" әһәннәрс дә яңгырап куя. Ә инде әсәрдәге "Мин —Кеше!" рефрены Литва шагыйре Эдуардас Мсжелайтисны искә төшерә Юк. әлеге охшашлык чалымнары кемнедер кабатлау юлына күчүдән түгел, зур гомумиләштерүләрдә башка олуглар белән фикердәш булудан килә. Ышанып әйтергә мөмкин. Әхмәт Рәшитнең “Йолдыз вакыты белән" исемле лирик-фәлсәфи поэмасы татар шигьриятенен югарылыгын күрсәтүче әсәрләр рәтенә керергә хаклы Кызганыч, менә шундый үзенчәлекле иҗат уңышына үз вакытында төпле бәя бирүче табылмады Нишләмәк кирәк, куанычлы хәбәр ирештерүче кәрваннар да безләрдә элек-электән соңарып килгән Инде җиргә төшеп, шуны искәртәсе килә: Әхмәт Рәшитнен күпкырлы иҗаты белән тулаем танышкан чакта анын рухиятен ачып бирүче хасиятләр жетерәк булып күренә—замана мәдәнияте белән баетылган фәһемлелек, дөньяга караш кимлеге, чынбарлыкны анлау тирәнлеге, фикерләү ачыклыгы, онытыла башлаган төп идеалларга күзләрне зуррак итеп ачтыру Гадәттә, теге яки бу әсәрдә әлеге сыйфатлармын чикләнгәнлеге сизелсә, сүзнен очы үзеннән-үзе каләм әһеленең тәрҗемәи хәленә барып тоташа Иҗатка шушы яктан караганда. Әхмәт Рәшитнсн күпчелек әсәрләре нәкъ менә тормыш белеменә, шәхси тәҗрибәгә таянган булулары белән аерылып тора Балачакта ук гамьле ир-егет кыяфәтенә кергән шагыйрь, яклаучысыз калуы аркасында, чынбарлыкның сынауга тин сабакларын артыгы белән алган Гомер юлының һәрбер борылышы ана үзенчә тәҗрибә өстәгәндер Казан дәүләт университетында белем алуын вакытлыча өзәргә мәжбүр булып, ерак Төркестан тимер юлында тауар поездларын озатучы вазифасын башкару да, югары уку йортын тәмам иткәннән соң төрле җаваплы урыннарда эшләү дә. элекке СССР буйлап иҗат сәфәрләренә йөрүдә, шулай ук Һиндстан, Япония. Төркия, Кипр, Греция, Сингапур, Малайзия кебек илләргә чыгып гыйбрәт алулар да Менә шуңа күрә, анарда тормыш матурлыгын яисә ямьсеалеген уйлап чыгару ихтыяҗы юк. Тонык анда йокымсыраган мәгънәсез хикмәтләр шагыйрьнең табигате өчен бөтенләй ят. Рухи маяга ия булган шагыйрь, билгеле, иҗатта үзен чагыштырмача ирекле тота. Чынбарлык күренешләрен бөтен ки илегендә колачлый алган Әхмәт Рәшит әсәрләрендә дә аерым тормыш деталенең шигъри образга иркен күчешен тоемларга мөмкиндер. Аның сәнгати күзаллавы, гадәттә, мантыйк кысаларыннан чыкмый Һәм шигъри сурәтләү алымнары ягыннан ул аңлы төстә реалист булып кала. Язу өслүбе тотнаклы—сабырлык сизелеп тора. Шул рәвешле ачык итеп фикерләргә омтылу шагыйрьне үзеннән-үзе сурәтләү ачыклыгына алып килә. Гомумән, татар классик шигыренең гасырлардан күчкән реальлеге Әхмәт Рәшитнен күңеленә шактый иртә кергән. Шагыйрьнең тотрыклы тезмә шәкелгә өстенлек бирүе дә аның әлеге традицион мәктәпкә тугрылыгын күрсәтә. Алда китерелгән шигъри өзекләр дә моның шулай булуын раслый. Барысы да табигый Пыяла өргәндәге кебек: эчтән чыккан тынын нинди уй-гамьнәр белән корылган булса, үзен күрергә теләгән бәллүр дә шундый рәвешне ала. Сере бик гади. Шул ук классиклар искәрткәнчә, чынбарлык формасы ягыннан түгел, үзенең асылы белән матур. Галиҗәнап каләм шуңа төшендерә: камил дәрәҗәдәге язу рәвешенә ирешү барыбер телне өйрәнүгә кайтып кала. Сүз белән эш итә белү, әйе, иҗатта мөһим роль уйный Менә бу яктан Әхмәт Рәшит үзен бәхетле итеп саный ала—тел-өслүб осталыгының беренчел нигезе ана шагыйрьлек таланты белән бергә бирелгән: җөмләләре төзек, сүзләре үз урынында, теле сыгылмалы. Тел җәһәтеннән ул тезмәдә дә. чәчмәдә дә һөнәрмәндләрчә эш итә. Язганын мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерүдә, кемнәрдер шикелле, читләрнең ярдәменә мохтаҗ түгел. Киресенчә, телнең нечкәлекләрен яхшы белгән мөхәррир буларак, мондый хезмәтне башкаларга үзе күрсәтергә мөмкин. Сүз байлыгы зур. Дөрес, дөньяга киң итеп ачылган күзләр белән караучы шагыйрь кайвакыт алынма сүзләр куллануда үтә интернациональлек күрсәтә шикелле. Нәзбереклеге белән аерылып торган татар шигыре тукымасына ул нинди генә кәлимә яисә сүзтезмә кертеп җибәрми! Менә аларның кайберләре: ноосфера, апокалипсис. инфузория. Е=шс: . гипоталамус, квадратура, дилемма, генетик код, хеви металл, һошо $ар1еп$ . Дөрес, боларнын уй-хис агышына күпмедер ятыш булганнарын авырлык белән "йотып" та җибәрергә мөмкин, вәләкин сүзләр сайлаудагы мондый чамасызлык шагыйрь ижатынын миллилек нисбәтен саклауга хезмәт итмидер Тезмә әсәрләрдә искәрмә рәвешендә бирелгән астөшермәләрнен артык күбәеп китүе дә шигъри дулкынга корылган күңелне ничектер ждйсызлык халәтенә өстерәп кертә. Тарихка мөрәҗәгать иткәндә, әлбәттә, аларның булуы зарурдыр. Әмма лирик ки мәлдә язылган әсәрләрдәге сәнгати чынлык күпчелек очракта үзе турында үзе сөйләргә тиеш. Телебез мөмкинлекләре чиксез. Бары тик иҗтиһат итәргә генә кирәк. Хәер, иң кирәкле алыштыргысыз сүзне сайлап алунын кыенлыгын, ижатнын жаваплылыгын шагыйребез үзе дә искәртеп үтә: Туксан тугыз мәгънәсез сүзгә каршы Бердәнбер мәгънәле сүз табып кара '. ("Баш Шәрифләренә акыл кирәк тә...") Шигырьләр опау-олау да. Илаһи сүз сирәк. Дөньяга юл күрсәтердәй Пәйгамбәрләр кирәк. (“Шигърият”) Әдәби әсәрләрне ачы балан кабып укучы кайбер нәзберек затлар өчен Әхмәт Рәшитнен реаль җирлектәге шигъри дөньясы ап-ачык булып тоелырга мөмкин Алар да хаклы Зәвыгы булган кеше шуны сизмичә калмас: бу шагыйрьнен язганнарында жинел генә аңлатып бирә алмаслык ниндидер эстетик мөлаемлык бар. Әлеге мөлаемлык нигезендә, минемчә, күнелнен ихласлыгы ятадыр Чыннан да. ихласлык сәнгать әһеленен ин кирәкле сыйфатларыннан берсе булып санала, гомумән, һәртөрле иҗатны үтәли сафландырып торучы бәрәкәтле чыганак рәвешендә күзаллана. Табигый ки. әгәр авторның күңеле мондый башлангычтан мәхрүм икән, анын әсәрендә әлеге нигъмәт чагылыш таба алмый. Димәк, язучы булу галанты гына житми. кеше булу таланты да кирәк. Безнең Әхмәт Рәшитебез дә “Бу юлы мин тудым Кеше булып. Бу тууым—шигырь язар өчен", дип тикмәгә генә әйтмәгән. Шагыйрь өчен аеруча мөһим зирәклеккә дә ихласлык аша гына ирешеп буладыр. Шундый югарылыкка күтәрелгән акыл ияләре әлеге зарурият турында кат-кат искәрткән. Хәтта сокланырга мөмкин, ихласлык Әхмәт Рәшит күнеленә мөлдерәп торырлык итеп салынган Юмартлык белән мулдан бирелгән самимилек. күрәсен. үксез жанла уңдырышлы җирлек тапкан Кайчак анын тормыштагы аерым гамахтәренә карап. “И. сабый күнелле шагыйрь!" дип тә әйтәсе килә Риячылар белән тулы безнен чуардан-чуар дөньяда, әйе. артык эчкерсез затларга жинел дә түгелдер Әмма ана сөте аша иңгән шушы бәһаләп бетергесез сыйфат каләм иясенә укучы белән ихлас әнгәмә корырга ярдәм итә. Бу яктан шагыйрь Әхмәт Рәшитнең күпчелек әсәрләре минем карашымча, үзара ышанычка корылган булулары белән аерылып тора. Җырларын гына алыйк. (Ә мондый нәзакәтле жанрга садатек аеруча мөһим шарт) Менә аларнын кайберләре: “Беренче мәхәббәт". “Зәңгәр күлмәк". “Язгы гөлем". “Тәрәзәләр язга елмая" Күпләребез раслар, бу җырлар белән инде берничә буын үсте. Аларны белмәгән татар юктыр. Шагыйрь өчен бу бәхет түгелмени?! Әлеге җырларның инде дистәләрчә еллар дәвамында онытылмыйча яшәве, барыннан да элек, авторның ихласлык белән баетылган лириклык талантына килеп тоташадыр Юк, җырда алдап булмый. Кеше җанының тирәнлекләрен яктыртып күрсәтү өчен үз җаныңның эчтән балкып горуы зарур. Әмма дөнья бу. каләм ияләренең дә төрлеләре бар: күңелендә сумала кайнатып, үзләрен фәрештәгә санаучылар да тормышта монафикъларча уйнап, ихлас булып кыланучылар да Тик әдәптән аерылгысыз әдәбият ясалмалыкны кабул итә алмый: холыктагы мондый сыйфатларның һәммәсе дә ак кәгазьгә барыбер саркып чыга. Каләмдәшем Әхмәт Рәшитнең иҗатын тулаем күздән кичерү мине анын үзе хакында гына түгел, гомумән, бүгенге шигърият һәм заман турында бер-берсенә тыгыз бәйләнгән менә шундый табигый уйлануларга этәрде Монын өчен җирлек бар, чөнки шагыйрьнен авыр сынаулардан торган гомер юлында чорнын каршылыклы агышы шактый тулы чагылыш тапкан Ничек кенә булмасын, үзенә тиешле “чирәм җир"не ул сабыр рәвештә сөрә бирә Исеме тирәсендә ниндидер шау-шу куптарып эшләүне бөтенләй яратмый, шунадыр без ана кайчак игътибар ла итмибез бугай. Хәер, бериш мәгълүм исемнәрне эченә алган "обойма“ларга сыймаучы Әхмәт Рәшит үзе дә әдәбият мәйданында Роберт Әхмәтжан. Рәшит Әхмәтҗан сыман беркадәр аерымрак тора кебек Дан-дәрәжә белән бозылмаган Тәүге шигъри юллары белән танылу азып килгән әсәрләре арасында байтак еллар ятса да, ул үзенә күктән бирелгән әлеге дә баягы эстетик мөлаемлыкка һәрвакыт тугры булып кала Сүз дә юк. аның шагыйрьлек холкы күпмедер үзгәрмичә калмагандыр, әмма иҗатының саф-чиста үзәге метаморфозалар кичермәгән һәм әлеге асыл сыйфатлар авторның бер-бсрсен тулыландыручы барлык әсәрләрен тоташ картинага берләштергән чакта, ягъни төрле елларда язганнарын күңелдән тулаем үткәргән мәлдә бөтен төсләре белән ачытып китә Үзеннән-үзе шундый нәтиҗәгә киленә: туган халкына тугры хезмәт итүче Әхмәт Рәшитнең иҗаты, чыннан да. татар шигъриятенең мөһим бер буыны булып күзаллана икән.