Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫ Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулуга багышланган "Үлмәс -юар' исемле тантаналы кичә булды Юбилей кичәсенә Татарстан Хөкүмәте әгъзалары һәм Дәүләт Советы депутатлары, ижат берлекләре һәм җәмәгать оеш малары җитәкчеләре, күренекле әдәбиит-сәнгатъ һәм фән эшлеклеләре, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кунаклар җыелган иде Бәйрәмлә шулай ук Жәлилнен кызы Чулпан һәм оныклары катнашты Тантаналы кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен чыгышы белән ачылды Аннары Кыргызстаннын халык язучысы, республиканың Бельгиядәге илчесе Чыңгыз Айтматовка сүз бирелде "Йөзелдан ил жаны. ир жаны янара, лиләр. Сезнең халыкка да яңарыш заманы килде дип уйлыйм,—диде ул чыгышында. —Бу яңарыш шагыйрь исеме белән, милли казанышка әверелгән кеше исеме белән дә бәйле Татар халкының үзәге исән, йөрәге дәртле булуны искәртә бу. Дөнья Муса Жалилнеке кебек батырлык гәүдәләнешен бүтән белми Шуна күрә аның язмышын һәм ижлтын гомумдөнья яссылыгында карарга кирәк Мәшһүр әдигг үзенен чыгышы ахырында каһарман шагыйрь Муса Жалил һәм анын көрәштәшләре турында заманча нәфис фильм төшерергә, дөньядагы төрки телле язучылар өчен Муса Җәлил исемендәге әләби ггремия булдырырга тәкъдим итге Кичәдә шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Россия Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Геннадий Иванов. Гессен университеты (Германия) профессоры Марк Кирхк- нср чыгыш ясады Соңгысы Жалил турындагы сүзен немецча түгел, татар телендә әйтте Юбилей кичәсенең икенче өлешендә Татарстан сәнгать осталары концерты булды Анда республикабызның танылган актерлары. җырчылары, шулай ук музыкаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясады Тантаналы кичәдә Татарстан Премьер министры Рөстәм Миннеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәгшин һәм башка рәсми кешеләр катнашты 15 февраль. Муса Жәлилнен тууына нәкъ 100 ел тулган көнне Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары- мәләният министры Зилә Валиева җитәкчелегендәге Татарстан делегашгясе Оренбургта булды Делегашгя составында Татарстан нын халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин. Ренат Харис, язучы-публицист Рафаэль Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ренат Закиров. Россия Җәмәгать палатасы әгъзасы Роза Туфитуллова һ б бар идс Татарстан делегациясе Оренбург өлкәсе гу бернаторы А. Чернышев белән очрашты 3 Вәлиена билгеләп үгкәггчә, бу очрашу икс төбәк арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәш лскне ныгытуда тагын бер мөһим этәргеч булып тора Ин төп чара—Муса Җәлилгә багышланган кичә—Оренбург филармониясенең кон цертлар залында узды Анда Оренбург аткәсс губернаторы һәм Татарстан делегациясе вәкилләре чыгыш ясады Аннан сон Орсн бург һәм Казан сәнтать осталары катнашында зур концерт булды. Тсатратьләштерелгән бу зур концертын режиссеры Рифкать Исра филов иде Татарстан делегациясе шулай ук Оренбург татар театры коллективы белән очраш ты. шәһәр му зее белән танышты Каһарман шагыйрь Муса Жалилгә багышланган кичә Әлмәт районының мәдәни ят йортында узды Ничек әсир булсын илен сөйгән һа й җыр ташып торган ир җаны * Камераг*а яткан көе Муса әсир итте үле дөньяны Әлмөтгә яшәүче шагыйрь Нур Әхмәди- евнен бу юллары алеге тантаналы кичәнең рухына бик тә туры килде Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибра һимон. күренекле шагыйрә Клара Булатона. Әлмәт язучылар оешмасы жнгәкчссс Зөфәр Дәүлөтов катнашты һәм чыгыш ясагы Ш\ лай ук бу кичәлә чыгыш ясаган шәһәр баш лыгы урынбасары Василий Самойлов балан диде: "Татар халкының батыр халык икәнлеген тарих битләренә язган Муса Жәлил һәр сәнгать, әдәбият әһеленә рухи кыйбла, анын тормышы һәм ижаты яшьләрне тәрбияләүдә гүзәл үрнәк булып тора" Юбилей тантаналары шагыйрь исемен йөрткән поселокта, ягъни Жәлил бистәсендә дә гөрләп узды Шагыйрьне зурлау тантанасында Казаннан килгән зур делегация катнашты. Татарстан Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева жәлилчеләргә шагыйрьнең биш томлык әсәрләрен тәкъдир итте, аларнын бу бистәдә быел туган һәр нәнинең әти-әнисенә тапшырылачагы турында әйтте. Алмаз Хәмзин төзегән сценарий буенча барган бу җыен киң колачлы, тирән эчтәлекле иде Анда язучылардан—Берлек рәисе Илфак Ибраһимов. Рафаэль Мостафин. Мәдинә Маликова. Клара Булатова. Нур Әхмәдиев. Дамир Га- рифуллин. Данил Салиховлар: артистлардан—Ренат Тажетдинов. Зилә Сөнгатулли- на. Рафаэль Сәхабиев, Зөһрә Сәхабиева. Хәлим Жәләлов. Руслан Дәминовләр чыгыш ясады. Кичәдә, шулай ук, бу тантананың төп хуҗалары—Сарман районы муниципаль берәмлеге һәм “Жәлилнефть" идарәсе җитәкчеләре дә катнаштылар, халыкка үзләренең фикерләрен ирештерделәр. “ЛИТЕРАТУРНАЯ ГАЗЕТА”—ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА "Литературная газета"нын февраль аенда чыккан санындагы "Литературный Татарстан" кушымтасы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен герой-шагыйрь Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулуга багышланган “Батырлык шагыйре" дигән мәкаләсе белән ачыла. "Жәлил татар әдәбияты тарихына батырлык шагыйре буларак кереп калды Анын исеме уртаклык исеменә әверелеп, чыдамлык. каһарманлык һәм Туган илгә тугрылык билгесе булды",—дип яза Республика башлыгы. "Литературная газета "да дүрт битле мондый кушымта әле беренче тапкыр чыга. Биредә каһарман шагыйрьнең “Моабит дәфтәре" циклындагы кайбер шигырьләр урнаштырылган; совет әдәбиятының күренекле вәкилләре—Константин Симонов. Сөләйман Рөстәм. Сергей Смирнов. Борис Полевой. Олесь Гончар һәм башкаларның Муса Жәлил турында фикерләре урын алган Шулай ук бу кушымтада Рафаэль Мостафин. Тәлгат Галиуллин. Лирон Хәмидул- лин. Әмир Мәхмүдов мәкаләләре; Сибгат Хәким. Илдар Юзеев. Равил Фәйзуллин, Роберт Миннуллин. Ренат Харис. Гәрәй Рәхим. Мөхәммәт Мирза, Лилия Газизова шигырьләре; Туфан Миннуллин. Әхәт Гаф- фар. Факил Сафиннарнын әсәрләреннән өзекләр белән дә танышырга мөмкин. Жәмәгатьчелектә абруйлы саналган бу газетада киләчәктә дә бүгенге татар әдәбиятына багышланган мондый кушымталарны даими чыгару күздә тотыла. КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ ҖЫЕН ҖЫЙДЫ 10 февральдә Татарстан журналистлары өчен зур вакыйга булды. "Казан' милли мәдәният үзәгеңдә Журналистлар берлегенең XVII съезды булып узды. Анда катнашкан 102 делегат оешма алдында торган әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүдә катнашты . Съезд эшендә Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин катнашты. Ул каләм осталарына Президент М Шәймиевнен котлавын җиткерде "Журналистлар берлеге һәрвакыт чын мәгънәсендә гражданлык һәм иҗат мәктәбе үрнәге булды. Хәзер, сүз иреге шартларында, безнен республиканың үсешен гаммәви мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый" .—диелә анда. Парламент җитәкчесе Ф. Мөхәммәтшин үз чыгышында илдәге сәяси курсның үзгәрүе шартларында журналистларга эшләве шактый кыен булуын искәртте. Әмма безнен каләм осталары бу авыр хәлдән лаеклы рәвештә чыга алды, диде ул. Спикер Жиңүнең 60 еллыгына әзерлек барган көннәрдә сугыш ветераннарының каһарманлыгына югары бәя бирүләре, дошманга каршы көрәшнең һәр этабын белеп яктыртулары өчен журналистларга рәхмәт әйтте. Казанның 1000 еллыгына әзерлекне югары дәрәҗәдә башкарып чыгуда да журналистларның өлеше зур булуын билгеләп үтте. Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин республикабызның кайбер журналистларына "Казанның 1000еллыгы истәлегенә" медален һәм "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемнең дипломнарын тапшырды. Съездда Журналистлар берлеге эшчән- леге турында Журналистлар берлеге идарәсе рәисе. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сөйләде Өч ел ярым вакыт эчендә оешмада әгъза булып торучылар саны 890га җиткән, ягъни 270 кешегә арткан һәм ижат берлеге яшь ягыннан да шактый "яшәргән" икән. Идарә җитәкчесе, ижат оешмасы хезмәткәрләре буларак, журналистлар өчен социаль ташламалар булырга тиешлеген дә әйтте. 2006 елнын Татарстан Президенты Указы нигезендә Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүен ассызыклап. Р Ратникова журналистларны әлеге уңайдан оештырыла торган барлык чараларда актив катнашырга чакырды Журналистлар съездында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ә Кармеев. РФ Жәмәгать палатасы әгъзасы Р Туфитуллова. "Бөгелмә гәзите" мөхәррире В Изергин, Россия Журналистлар берлеге идарәсе сәркәтибе Н Лжгихина. “Татмедиа" агентлыгы генераль директоры М. Моратов чыгыш ясады Делегатлар Татарстан Журналистлар берлегенең яна Уставын кабул итте Идарә рәисе итеп кабат Римма Ратникова сайланды ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ ЯҢА ПРЕЗИДЕНТЛЫ БУЛДЫ Татарстан Фәннәр академиясенсн еллык гомуми җыелышы һәрчак зур вакыйга булып санала, чөнки анда республикабыз үсешенең мөһим мәсьәләләре карала Ә быелгысы—чираттан тыш узганы-тагын бер ягы белән яналык алып килде анда президент алмашынды Фәннәр академиясенә оешкан вакытыннан бирле җитәкчелек иткән күренекле галим. академик Мансур Хәсәнов. сәламәтлеге какшау сәбәпле, Вазыйфасыннан азаг итү не сорап гариза язган. Чираттан тыш гомуми җыелыш анын үтенечен канәгатьләндерде. Фәннәр академиясе җыелышында катнашкан Президент Минтимер Шаймиев, Мансур Хәсәновнын республикабызда фәнне үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтеп, ана зур чәчәк бәйләме тапшырды Фәннәр академиясенсн яна президенты итеп бертавыштан академик Әхмәт Мәзһа- ров сайланды Ул—белгечлеге буенча химик. Балтач районынын Сосна авылында туып- үскән. 1985 елдан бирле Идел буе углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының директоры булып эшли Академик Ә. Мәзһаров технологиясе нигезендә Россиядә газ. бензин һәм ташландык суларны чистарту буенча 35 махсус комплекс төзелде. Шундыйларның берсе Болгариядә дә эшли. Анын технологияләрен АКШ һәм Иран нсфгь компанияләре дә сатып алды Академик Әхмәт Мәзһаров үз чыгышында республикабыз үсешенә ярдәм итәрдәй фәнни эзләнүләргә булышлык күрсәтәчәген әйтте Фәннәр академиясенсн гомуми җыел ы - тында Президент аппараты җитәкчесе Юрии Камалтынов. Премьер министрның берен че урынбасары Равил Моратов. Федерация Советының халыкара мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Василий Лихачев, экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина. мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхслисламов. Дәүләт Совстынын мәдәният, фән. мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ. б. катнашты КОЛЛЕГИЯ УГЫРЫШЫ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Каган дәүләт яшь тамаша чылар театры бинасында булып узган киңәйтелгән коллегия утырышында 2005 елга йомгак ясауга һәм 2006 елга бурычларны билгеләүгә багышланган төп доклад белән Премьер-министр урынбасары мәдәният министры Зилә Вәлиена чыгыш ясады "Үткән елда республикабыздагы иҗат әһелләренен. ижат оешмаларының бөтен көчләре Казаннын 1000 еллыгын бәйрәм итүгә юнәлдерелгән иде Бу бәйрәм республикабыз жктәкчелегенсн милли һәм мәдәни мәсьәләләрдә дөрес сәясәт алып баруын күрсәтте һәм дөнья күләмендә зур вакыйгага әйләнде.—диде ул —Бүгенге вәзгыять безнен атта яна бурычлар куйды Президентыбызның “2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итү турында"гы Указын тормышка ашыру, олуг шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Жәлил. дирижер Натан Рахлин. композитор Александр Ключарев. жырчы һәм композитор Сара Садыйконанын зур юбилейларын, композитор Рөстәм Яхнн- нын 85 еллыгын, татар театрынын 100 еллыгын лаеклы рәвештә билгеләп үтү өчен безгә бөтен хыял байлыгыбызны һәм тырыш лыгыбызны эшкә җигеп хезмәт итәргә кирәк "—диде ул. Фикер алышуларда Казан хореография училишесы директоры Т. Шахнина. М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Р Мөхәммәтжанов. Татарстан Кинематографчылар берлеге рәисе Ю Гвоздь һәм баш - катар чыгыш ясады Коллегия утырышында йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеха- нов чыкты Ул үзенен чыгышында әдәбият сәнгать вәкилләре алдында торган актуаль мәсьәләләргә тукталды Соңыннан Рөстәм Миннеханов җырчы Вил Усмановка “Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелү ту рындагы дипломны, С Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залы ачылуга 10 ел тулу унаеннан анын директоры Мансур Шиһаповка "Газель" һәм “УАЗ" автомобильләре ачкычлары. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрынын баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм “Ьа Рттачегл камера оркеегрынын сәнгать җи- тәкчесс Рөстәм Абязовка өр-яна фатир ачкычлары тапшырды Ьср төркем сәнгать әһелләре “Казаннын 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре һәм ведомство грамоталары белән бүләкләнде 2005 ел нәтижатәре буенча авыл жирендә мәдәният хеэмәтен ин яхшы җәелдерүче, әйдәүче район буларак. Почет билгесе һәм күчмә атәм Әлмәт му нииипаль районы башкарма комитетының мәдәннят бүлегенә тапшырылды ИСКЕ ЯҢА МӨФТИ Фсвральнсн 20 ссндә Татарстан мөселманнары Линия нәэарәтенсн III корылтае бу лып узды Ул бнк әһәмиятле мәсьәләне алдагы елларда республикабызда кеммен мөфти булып катачагын ачыклады Линия нәзарәте рәисе урынына дәгъвалык кылучыларның берсе “Печән базары" мәчете ичам-чатыйбы Габдулла хәзрәт Галиулла иде Әмма тавыш бирү вакытында аны бары тик 19 делегат кына яклады 511 делегат Госман хәзрәт Исхакыйны яклап тавыш бирде Бүгенге болгавыр заманда халкыбыз Диния нәзарәтенә, гомумән, дингә зур өмет белән карый. Бигрәк тә яшьләребезне азгынлык һәм һәртөрле бозыклыктан коткарып калуда, аларда дөрес әхлак тәрбияләүдә таяныч итеп саный. Бу яктан һәр татар авылында диярлек төзелгән мәчетләр чын мәгънәсендә рухи таянычка әверелсен иде. диләр бүгенге хәлгә борчылган кешеләр Диния нәзарәте моны киләчәктә исәпкә алыр, дип ышанабыз, диләр алар. Корылтайда мөфти хәзрәтнең беренче урынбасары итеп Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб. Диния нәзарәтенең баш казые итеп Балтач районы имам-мөхтәсибе Жәлил хәзрәт Фаз- лыев сайланды. Корылтай эшендә ТР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашып, мөселманнарыбызга Татарстан Президенты Мингимер Шәймиевнен котлавын җиткерде. КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕНДӘ Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә Исламият музаханәсен ачу тантанасы булды. Тантана мәчет фойесендә җәмәгатьчелеккә "Алмаз-холдинг" җәмгыяте бүләк иткән Кол Шәриф мәчете макетын күрсәтүдән башланды. Ул көмештән һәм зөбәрҗәттән эшләнгән икән. Мәчетнең беренче катындагы Исламият музаханәсе Мөхәммәд пәйгамбәрнең. “Ал- лаһ күркәм һәм күркәмлекне ярата", дигән хәдисе белән ачыла. Монда башкалабызда 1816 елда нәшер ителгән Коръән нөсхәләре, " Бакырган" кебек кулъязма китаплар. XIX— XX гасырларда яшәп иҗат иткән дин әһелләребезгә кагылышлы фотосурәтләр, кулъязмалар, дәреслекләр урын алган Музей киләчәктә тагын да үсәр, киңәер. баер. Аны баетуга күпләребез үзләреннән өлеш кертер".—диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин. Дөнья диннәре, пәйгамбәрләр тарихы, дини бәйрәмнәребез, бүгенге дини мәгарифнең. көндәлек матбугатның торышы турында да музаханәдә шактый мәгълүмат алырга мөмкин. РӘССАМНЫҢ ЮБИЛЕЙ КҮРГӘЗМӘСЕ Казан Кремлендәге "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә күптән түгел үзенең 60 еллыгын билгеләп үткән Татарстанның халык рәссамы Виктор Аршиновның юбилей күргәзмәсе ачылды Рәссамның бөтен иҗади биографиясе Казан белән бәйле. Унике ел рәттән ул Татарстан Рәссамнар берлегенең җаваплы сәркәтибе булып эшләгән. Китап графикасы. плакат, сынлы сәнгать, скульптура, театр-декорация сәнгате белән шөгыльләнгән. Соңгы вакытта рәссам монументаль графика серияләре өстендә эшли. Күргәзмәдә 100 биттән торган " Марина Цветаева истәлегенә" һәм Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулуга багышланган 110 битле "Сонгы жыр" серияләре куелган. Шунысын да әйтергә кирәк, үз вакытында Виктор Аршиновның М Жәлил шигырьләре буенча язылган “Мо- абит дәфтәрләре" графика сериясе зур танылу алган иде инде. Күргәзмәдә юбилярны Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева ихлас күңелдән котлады. ЯЗУЧЫ ХАЖИ БУЛДЫ Быел Татарстаннан 700дән артык мөселман хаҗда булды. Алар арасында күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим дә бар иде. Әдип хаҗга автобус белән Россия. Әзәрбайжан. Иран. Төркия. Сүрия. Иордания. Согуд Гарәбстаны аша барды. Ул Мәккә һәм Мәдинә калаларының Әл-Ха- рам мәчетләрендә. Мина. Гарәфәт. Мөэдәлифә тауларында булып, хаж гамәлләре кылды. МАКТАУЛЫ ИСЕМ Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Балык Бистәсе районындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзакир кызына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, хәзерге заман әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән өчен язучы Паушкин Геннадий Александрович Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Реклама