Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналыбыз турында

—Мин татарча чыккан бөтен журналларга диярлек язылып, аларны укыпкараштырып барырга тырышам. Кайберләрен җыеп та барам. “Казан утлары”н аеруча төгәллек белән жыидым. Минем китап шүрлегендә ачын үз кадерле урыны бар. Ара-тнрә мин журнашын моннан утыз-кырык еллар элек чыккан санын алып карыйм-актарам, хөрмәт иткән исән һәм мәрхүм каләмдәшләремнең шул чакта язган әсәрләренә күз сатам, аннан, журнал битенең бөкләнгән читләрен төзәткәләп, урынына куям. 1963 нче елдан башлап җыелган байлык. 502 сан. Мен санлык хәзииәнен яртысы. кайчак шулар тезелеп куелган шүрлек каршына басам да уйланам. Болар бит татар әдәбияты узган катлаулы һәм мактаулы юлның бер өлеше. Әлбәттә, анда кыйммәтләре төрле-төрле булган әсәрләр: эиже бөртекләренә тиңнәре янында заман сынавын үтә алмаганнары да юк түгел. Бу—табигый. Әдәби процесс гел классик әсәрләр басудан гына тормый. Бигрәк тә вакытлы матбугатта. Журналда басылганнарның барысы да мина кадерле. Чөнки алар безнеке-үзебезнеке. Аларга бәя биргәндә бик сак булырга кирәк. Үзеннен үткәненә төкерү—җинаятькә гин гөнаһ. Китаплар күп. шүрлектә урын җитми дип журналларны берәр китапханәгә бүләк итмәкче идем, кулым бармады, күнелем тартмады. Хәзинәмнән аерылсам, бушап калырмын сыман тоелды. Гомеремнен ахырына хәтле язылып, бик кир;жле дип санаган язма.тарны укып (бөтенесен дә укып барып булмас—күзләремнең көче кимегәннән кими), һәр яна санны “абыйлары" янына куеп барырга насыйп булсын. Бу дөньядан киткәндә аларны оныкларыма мирас итеп калдырырга җыенам. Алар да мирасыбызга хөрмәт белән карарлар һәм журналны өйләренә алдырырлар дип өметләнәм. Мин бер генә журналыбызга да кимсетеп карарга җыенмыйм, әмма "казан уллары "-безнең милләтнең төп әдәби журналы, татарга аның авыр язмышында таяныч булган журнал һәм, Алла боерса, шулай булып калыр да.