Татарстан Совет язучыларының гомуми шәһәр җыелышы резолюциясе'

Гомуми шәһәр җыелышы булды. Җыелышта. «ВКП(б) Үзәк комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карары һәм идеологик эшнен бурычлары» турында ВКП(б) Өлкә Комитеты секретаре иптәш Гафаров доклады тыңланды. Доклад буенча киң һәм җанлы рәвештә фикер алышканнан соң, җыелыш түбәндәге карарны кабул итте:

Совет язучыларының гомуми шәһәр җыелышы ВКП (б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы тарихи карарларын тулысынча яхшы дип таба һәм аларны язучыларның барлык ижат эшчәнлеге өчен сугышчан программа итеп бертавыштан кабул итә. Татарстан АССР ның Совет язучылары бу гаять мөһим документларда бөек Сталинның һәм туган большевистик партиябезнең социалистик җәмгыять культурасының үсеше турында, безнең әдәбиятыбызның идея-художество ягыннан өзлексез үсүе турында кайгыртучанлыкларының ачык чагылышын күрәләр. Идея ягыннан ят булган, политикадан читләшкән, түбән сыйфатлы әсәрләрнең совет әдәбиятына һәм сәнгатенә үтеп керүләре турында ВКП (б) Үзәк Комитеты ачкан фактлар Татарстандагы күп кенә язучыларның иҗатларында да булды. “Совет әдәбияты” журналының һәм Татарстан Совет язучылары Союзының эшендә булган мондый ялгышларны һәм җитешсезлекләрне ВКП (б) Өлкә Комитеты бюросы бик дөрес ачып салды. Соңгы елда "Совет әдәбияты” журналы битләрендә, идея ягыннан тотнаклы һәм унышлы әсәрләр белән беррәггән. Ф Хөснинең “Апрель". “Әти кайтты". "Янып бетмәгән йөрәк" исемле хикәяләре кебек политик ялгыш һәм идеологик зарарлы әсәрләр басылып чыкты. Соңгы вакытларда журналда Г. Кашшафнын "Мендәр”, Г. Закировнын “Яшәү чишмәсе" исемле хикәяләре, Ә. Исхакнын "Ертык белән тишек” исемле мәсәле, И Нуруллиннын "Рәхмәтулла абзый". Г. Насриның “Кайту" исемле хикәяләре кебек түбән сыйфатлы, идея ягыннан ярлы һәм художество ягыннан зәгыйфь булган, безнең чынбарлыкны бозып күрсәтә торган әсәрләр. Ш Маннурның "Ышану" исемле пессимистик шигыре, С. Батталнын. С. Урайскийнын идея һәм художество ягыннан түбән булган шигырьләре һәм шулай ук Ә. Ерикәйнең идея-художество җитешсезлекләре булган кайбер шигырьләре басылып чыкты. Партия тарафыннан хөкем ителгән зарарлы, политик ялгышлар Татарстан театрлары репертуарына да үтеп кергәннәр. Н. Исәнбәтнең үткән заманга багышлап һәм татар фольклоры буенча язган, ханнарның һәм вельможаларның тормышларын идеаллаштыруга корылган пьесалары тарихи вакыйгаларны идеологик ялгыш дип бозып күрсәтәләр. Драматург Әнәс Камал, соңгы елларда, безнен чынбарлыкны һәм совет кешеләрен бозып, яла ягып күрсәтелгән пьесалары ("Буран". "Табыштылар") белән театрларның репертуарын чүпләде. Кыскартып басыла. Хаз. Бу һәм шуларга ошашлы әсәрләр бары тик аларнын авторларының совет х&'1кы алдындагы жаваплылыкны онытулары нәтижәсендә генә, совет строенын тормыш нигезе булган совет дәүләте политикасын пропагандалаудан читләшүләре нәтижәсендә генә, большевистик принципиальлекнең, политик үткен әдәби тәнкыйтьнең булмавы нәтижәсендә генә килеп чыга алганнар. Татарстан Совет Язучылары Союзы Праатениесе һәм "Совет әдәбияты" журналы редакциясе ВКП (б) Үзәк Комитетының. "Татарстан Партия оешмасында масса- политик һәм идеологик эшнен торышы һәм аны яхшырту чаралары турында"гы (1944 ел. 9 август) карарын үтәү өчен системалы көрәш алып бармаганнар. Татарстанның социалистик нигезгә корылып үсүе турында, республиканың атаклы кешеләре—геройлары турында, русларның һәм татарларнын күп гасырлар буе килгән дуслыгы турында, аларнын патшалыкка, капиталистик изүгә һәм чит ил баскыннарына каршы бергәләп көрәшүләре турында язучыларның художестволы әсәрләр тудыруы буенча ижат эшчәнлекләренә бөтенләй канәгатьләнмәслек җитәкчелек иткәннәр Татарстан Совет Язучылары Союзы үз эшен ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросынын күрсәтмәләре нигезендә янабаштан кормаган. Күп кенә язучылар үзләренен идея-теоретик белемнәрен күтәрү һәм әдәби квалификацияләрен камилләштерү өстендә эшләмиләр, хәзерге заманның төп мәсьәләләреннән читтә торалар, совет кешеләренен Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән һәм хәзер, тыныч шартларда, бөек сталинчыл бишьеллык планны тормышка ашыруда күрсәтә торган батырлыкларын, аларнын иң яхшы якларын һәм сыйфатларын үз әсәрләрендә бик йомшак һәм өстән-остән генә күрсәтәләр. Жыелыш Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесенен һәм анын председателе иптәш Ерикеевнын эшен канәгатьләнмәслек дип таба һәм. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларын һәм иптәш Ждановнын Ленинград журналлары турындагы докладын эштә кулланма итеп алып, булган ялгышларны төзәтергә тәкъдим итә. 1946. № 10

Реклама