Татар әдәбияты турында Луи Арагон

Парижда Франциянең прогрессив язучысы, бөтен дөньяга билгеле атаклы шагыйрь, тынычлык өчен актив көрәшче Луи Арагонның "Совет әдәбияты " ( "ЫИега!и1ех хоу/еИдие.ч') исемле яңа китабы басылып чыкты Автор бу әсәрдә Советлар Союзының куп милләтче әдәбияты турында бик кызыклы фикерләр әйтә, татар әдәбиятына да (башлыча. Муса Җәлил турында) бер бүлек багышлый. Түбәндә без Луи Арагон китабыннан әнә шул бүлекне китерәбез. Луи Арагон хезмәтендә татар әдәбияты турында кайбер фикерләр булуына аспирант Нил Юзиев игътибар итә һәм Москваның В И Ленин исемендәге китапханәсеннән китапның ул битләрен фотокәгазьгә төшереп алып кайта. Текстны францу зчадан редакция өчен X Курбатов тәрҗемә итте Редакция МЕНӘ НӘРСӘ БУЛДЫ БЕРЛИН ШӘҺӘРЕНДӘ 1944 елнын 10 январенда Берлиндагы Моабит төрмәсендә палач балтасы бер шагыйрьнең башын чабып өзде Шунысы гажәп, безгә, атып үтерелгән Гарсия Лорканын исемен ишетеп жаны тетрәгән, атылган Жак Декурнын сонгы сүзләрен яки нацистлар тарафыннан асылган Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмый укып чыккан французларга, ул совет шагыйренең хәтта исеме дә билгеле булмады. Бу — безнен өчен оят иде. Бу кеше үзенен һәрбер туганы — Казандагы һәм Новосибирскидагы. Одессадагы һәм Самаркандтагы. Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары очен үлде Ул шулай ук безнен өчен — францухлар яки чехлар өчен дә үлде. Ул д.Этиен д’Орве яки Пери кебек үк үлде, ләкин без анын хәтта исемен дә. анын шагыйрь булуын да, анын башы Моабит төрмәсе ишек алдына җәелгән ташларга тәгәрәгәнен дә, аның каны палач бүкәнендә кипкәнен дә белми калдык. Ә палач шул вакыт үзенен балтасына карады, аны җентекләп сөртте, аннары үзенен балалары белән уйнарга китте. Яки ул үзенен кесәсеннән аларнын фотосын сөйрәп чыгарды. - хәтерләгез.. 1953 елда. Казанда, беләсезме. Казан: Россиянен Европа өлешендәге шәһәре яки барыннан да бигрәк РСФСРдагы Татарстан Автономияле республикасының башкаласы, Казанка елгасы буена урнашкан. Казанканын Иделгә кушылган урыныннан ун километр, Мәскәүдән көнчыгышта тугыз йөз километр, Ленинградтан көньяк көнчыгышта бер мен алты йөз илле атты километр ераклыкта булган, 55*47’ төньяк киңлеккә һәм 46*45' көнчыгыш озынлыкка урнашкан шәһәр.. Унөченче гасырда Кыпчак империясенең, Алтын Урданын. башкаласы булган шәһәр Ундүртенче гасыр азакларында Мәскәүнен бөек князе Василий Дмитриевич Самарадан Вяткага кадәр сузылган Казан ханлыгына һөжүм итә, барын да җимерә. Ләкин татарлар үз шәһәрләрен аякка бастыралар. Шуннан сон руслар ана каршы йөз ел буена гаскәр җибәреп торалар һәм. унбишенче гасырның ахырыннан башлап. Казаннан налог җыялар Аннары руслар патша Иван Грозный белән тагын киләләр һәм уналтынчы йөзнен уртасында шәһәрне камап алалар. Хәтерегездәме. "Борис Годунов"та Варлаам. кулына шешә тотып, ничек җырлый: Казан дигән ай шәһәрдә У саз патша ашап-эчте. типтерде Рәсәй буйлап йөрмәсеннәр өчен. Татарларны, һай. шәфкатьсез Кырып савды, йорт-җирләрен көйдерде Ташланды да патша зур яу булып Казанга, Казып керде астын Казанканың — елганың Ә шәһәрдә кайнашашр та тар зар. Күзәтәләр Иван патшаны — Күзәтәләр ачуланган татарлар Кайгы басты усал патшаны Салындырды башын уң якка Тупчызарын ул тотынды чакырырга. Ут сазучы тупчыларын барысын Әй тотензи балавыз шәм Мичкәгә ут сала яшь тупчы Дары тулы мичкә тә-әри. Әй. тәгәри чокыр буйлап һәм шартлый. Кычкырдылар ачу белән татарлар Каргадылар усач патшаны Иксез-чиксез татар каны түгелде, Кырык оч мең татар егылды Казан дигән ай шәһәрсЗә. менә ни булды (Г(>игорийга ) Ник син җырламыйсың. Нигә кушылмыйсың бу җырга ' Һәм Ялган Дмитрий Варлаамга ничек җавап бирә: “Мин теләмим" Бу җырны, бу усал җырны без дә җырламаячакбыз. Чөнки заманалар хәзер гаҗәеп үзгәрде, инде мин сезгә Казанда. 1953 елда, татар телендә, шагыйрьнең үз телендә басылып чыккан шигырьләр — Муса Жәлил тарафыннан Моабит төрмәсендә, аның гомерен палач балтасы озгәнгә кадәр язылган шигырьләр турында сөйлим Бер татар кешесе, өстснә палач балтасы төшкәнгә кадәр. Россиядә яшәүчеләрнең барысы өчен лә. безнең өчен дә әнә шул шигырьләрне язып калдырган, һәм мин сезгә әйтеп үткән съездның башында ук. докладчы Алексей Александрович Сурков үзенен чыгышының өченче өлешендә ул шигырьләрдән менә бу дүрт юлны китерде Мин тез чүкмәм, капча, синең азда. Каз итсәң дә. тоткын итсәң дә. Кирәк икән, үлә и аягүрә. Ьазта белән башым киссәң дә Дүрт юл шигырь.. Һәм шунда ук ул “туплар сөйләгәндә музалар тын тора" диюче “сәнгать — сәнгать өчен" тарафдарлары турында ирония белән сөйләп китте Тагар Муса Жәлил шигыреннән дүрт юл Поэзия турында доклад ясаучы азәрбайҗан шагыйре Сәмәд Вургун трибунага менгәч. Муса Жәлил тавышы анын тавышы белән тагын яңгырады Муса Жәлил тавышы безгә таба Моабит төрмәсеннән күтәрелде. Сәмәд Вургун Ватан сугышы көннәре турында сөйли башлый. Менә Нәкъ менә шул чакта без шагыйрь сүзенең “кеше көче полководецы" булуын аеруча нык анладык: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр. "Ул егылган арып — дисәләр. Син ышан.ма. бәгърем' Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр Байрагыма каным белән язган Антым чакра алга барырга. Хакым бармы минем абынырга. Хакым бармы арып казырга1 Илдән киттем из һәм синең өчен. Автоматы.м асып аркама Илемне һәм сине алмаштыргач. Җирдә миңа тагын ни каза? Сиңа миннән хәбәр китерсәләр. "Муса инде үлгән '.—дисәләр. Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы жыр ту зы күңелне. Үзем" диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне? Муса Жәлил... Сез. Франция диварларында эленеп торган зур кызыл афишаларны оныткан кешеләр, кабатлагыз бу исемне, хәтерләгез сезнең палачлар килә торган рельсларны шартлаткан Манушиянны — әрмәнне Манушиян да төрмәдә шигырьләр язган. Искә төшерегез Муса Жәлилнең исемен: сөеклесеннән ул үзенең үлүенә ышанмауны үтенгән, чөнки җырның гомере — кешенекеннән озын, һәм анлагыз. ничек, ни өчен Григорий Отрепьев. Чудов монастыреннан качкан монах, соңра меңләгән тәшвиш һәм законсызлыклар белән изге туганнарның рухына тынычсызлык салган Григорий... Варлаамның. “Казан дигән ай шәһәрлә "не җырлауга ник кушылмыйсын, диюенә каршы, ничек жавап бирә... Аңлагыз, ни өчен мин Григорий Отрепьев кебек әйтәм: "Мин теләмим" Муса Жәлилнең ялкынлы җыры түгел, бәлки салкын тәне туфрак белән күмелде. Иван Грозный солдатлары өчен түгел. Казанны яндыручылар, Казанны әллә ничә мәртәбә яндыручылар өчен түгел, үч алырга чакыручы байрак астында ант иткән руслар — бердәм туганнар өчен күмелде. Ул ант «шарны алга илгге, башка бер шәһәргә — Моабит төрмәсе булган. Моабит төрмәсе урнашкан Берлинга алып китте, бөтерелеп әйләнгән җыр ялкыны анда барып җитәр алдыннан алып китте. Бу кешеләр, үзләре казыган окоплардан чыгып, поход адымы белән Рейхстагка барып җиттеләр Аларнын берсе Рейхстаг түбәсенә—бик югарыга ут-ял кын байрагын — кан төсендәге ант байрагын менгезеп кадады, һәм шундук салкын җирдә мәетләр калмады. — Муса Жәлил. анда бары тик жинүчеләр генә иде инде! Икенче съездда Татарстан вәкиле Кави Нәжминен — моннан егерме ел элек Горькийнын дикъкатьле күз карашы астында шул ук трибунадай сөйләгән язучынын чыгышы Ул көнне Кави Нәҗми Горькийлан оземтә китерде — анда болай диелә: “Мин татар поэзиясенең һәм прозасынын күкрәп чәчәк атуын телим, ләкин бу — әдәбият мәсьәләсенә җитди караганда гына булырга мөмкин" . Андый әдәбиятның үткәндәге бай мираска нигезләнмәгән булуы мөмкин түгел: моннан егерме ел элек мин Кави Нәжминен шушы гасыр башы классик шагыйре — царизм золымы астында ижат иткән Габдулла Тукай турында сөйләгәнен тыңладым. Ул шагыйрь үзенен бер шигырендә әйтә: Кизде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары. Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем Ул—түгел күңзем эшеннән, тик ялан кулның эше. Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылып чүпләрем Әнә шундый кырыс башлангыч. Тукай һәм Мәҗит Гафури поэзиясе. Галимҗан Ибраһимовнын типографиядә конфисковать ителгән1 романнары Татарстан Сүз Г Ибраһимовнын 1914 елда патша цензурасы тарафыннан конфисковать ителгән “Безнең көннәр романы турында бара (Ред ) республикасы совет язучыларына юл хәзерләде Күренә ки. Горький аларга ташламалар ясамаган, һәм бу очракта өлкән туган киңәшләре — күпне күргән һәм ижат өчен авыр шартларны—Тукай һәм Ибраһимов кичергән шартларны үзе татыган һәм үзе ул шартларга каршы корәшкән рус язучысының киңәшләре милли әдәбият үсешенә никадәр зур этәргеч була. Егерме елдан соң Кави Нәҗми. каләмдәшләре каршысына үзенен туган ил әдәбияты исеменнән килеп, эшчәнлеге ике съезд арасында дәвам иткән Шәриф Камалны ихтирам белән искә атып үтә. аннары Муса Жәлил турында. Фатих Кәрим турында сөйли: Совет ватанына сонгы шигъри юлларынача тугры хезмәт иткән шагыйрь һәм солдат. Анын Казан музеенда изге реликвия буларак саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының сонгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән". Кави Нәҗми гомере хәрби госпитальдә өзелгән Гадел Кутуй турында сөйли. Ул — Маяковский поэмасынын бормалы-сырмалы юлларында кайчандыр бервакыт мин очраткан иске таныш булып чыкты Килеп керә татар "Мин татарча "Сул марш "ны укыйм сезгә", — ди. Кави Нәҗми бу сүзләрнең әле генә искә алып үтелгән шагыйрь турында булуын безгә әйтте Татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән жанрның тууы турында сөйләде: Фәйзинең Тукай турындагы романыннан башлап тарихи роман. Газинын “Онытылмас еллар"ы. шулай ук Гыйззәтнең. Мөхәммәт Галинен. Уразиковнын, Исәнбәтнең тарихи драмалары Ул үз иле әдәбиятындагы Сталин премиясе белән— Гомәр Бәшировнын “Намус” романына бирелгән премия белән горурланды Аннары шагыйрьләрнең исемнәрен атады: Хәким. Маннур. Баггал. Садри. Арсланов. Давыдов... Бу исемнәрдән, безне Моабит җырларына илтеп җиткергән әдәбияттан, боларнын барысыннан чыгып без нинди нәтиҗәгә килә алабыз’ Язучыларын без белеп бетермәгән уннарча халыкларның берсе шушы түгелмени- ’ Ничек атар белән ныграк танышырга? СССРда ленинчыл милли политика әдәбияттагы милли мәсьәлатәрне тулысыңча яктырта ала икән Ләкин шунын белән бергә төрле якка чәчелгән көчләрне бергә туплау, хаксызлыкны төзәтү, искелек ютлыкларын җимерү бик жинел булгандыр дип уйламагыз. 1917 елның Октябреннан сон утыз сигез еллап вакьп үткәч җыелган Икенче съезд нәкъ менә шул политиканын җинүе нәтиҗәсендә зур әһәмияткә ия булды да инде. Бу җиңү, әлбәттә. Советлар Союзынын төрле телләрендә зур һәм әһәмиятле әсәрләрнең тууына. Горький тәкъдим иткәнчә, фольклорны һәм шул телләрдәге борынгы классик әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә, шулай ук өлкән рус язучыларының, гомумән башка милләт язучыларынын шул республикада чыккан әсәрләрне тәрҗемә итеп популярлаштыруга актив катнашуларына бәйле Шунын белән бергә бу җиңү Советлар Союзындагы зур милләтләрнең язучылары әсәрләрендә — романнарында һәм поэмаларында башка милләт темаларының, үткән тормышка, милли мираска, табигать күренешләренә һәм үзенчәлекле гореф- гадәтләргә кагылышлы темаларның, шулай ук милли кадрларның туктаусыз үсеш- үзгәреше белән бергә барган социалистик төзелеш темасының барлыкка килүенә дә бәйле Мин Татарстан әдәбиятына бер очракка бәйләнешле рәвештә генә тукталдым Аны тирәннән һәм төрле яклап тикшерергә кирәк. 1956. Л» 10

Реклама