МУСА ҖӘЛИЛГӘ

әзәрбәйжан шагыйре МУСА ҖӘЛИЛГӘ Котырды палачлар шашкан эт кебек— Хаксызга түгелде мөкатдәс каның, Яртысында килеш калды өзелеп Шигырь юлларың, тормыш юлларың. Кешеләрдә сүнмәс сиңа мәхәббәт. Чөнки син чын күңелдән сөйдең кешеләрне. Җырладың сазыңда безнең кайнар дәрт. Безнең омтылыш һәм безнең эшләрне Туган, син чын күңелдән сөйдең кешеләрне. Тудың, яшәдең син шанлы көннәрдә. Сүзеңне йолдыздай сиптең ил күгенә. Илем бакчасында шиңмәс гөлләрдә Чәчәктәй синең сүзләрең күренә. Синең хатирәң гөлләрдәй үрелә Синең теләкләрнең үсентеләрен Иркәләп үстерә Ватан кырлары. Яңгырата сине сагыну көйләрен Идел буйларының татар кызлары Минем шагыйрь дустым, шагыйрь кардәшем. Даның синең Кавказ тавыдай бөек. Шул дан белән бергә минем дә эшем Күтәрелде өскә, бер байрак кебек Илләрне гизә шигырь, чикләрне аша. Яңгырый ул ничә мең йөрәктә, җанда. Сиңа улым дип. балам дип дәшә Минем туган йортым Әзәрбәйҗан да

Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе 1954. №4

 

С е м е н Д а н и л о в

якут шагыйре

СОЛДАТ-ШАГЫЙРЬНЕҢ ГОРУР КАРАШЫ

Үлем угы тиеп җиргә аугач. Кул-аягын каерып, богаулап. Караңгы һәм тынчу, тар зинданга Ыргыттылар аны җыйнаулап Кан төкергән хәлдә " Канга— кан" дип Кычкырды ул бөтен көченә Күрде гүя шул чак алсу байрак Элүләрен рейхстаг өстенә Баш идермәк булып кыйнауларның Чыгарлыкмы икән санына?! Сүзләрендә тоеп аның көчен. Теләделәр сатып алырга Сатылмады' Көрәш җырыннан тыш Җирдә яшәү мөмкин түгелгә Горур карап барды солдат-шагыйрь Авыр, ләкин матур үлемгә Үлеме белән җиңде үлемне ул. Үлемсезлек шушы түгелме! Җирдә мәңге исән калыр өчен Халкы йөрәгендә терелде Тормышта да. инде соңгы тапкыр Күргәндә дә кояш нурларын. Без җырларбыз1 Соңгы сулышта да Без җырларбыз көрәш җырларын' Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе

1976. №2

М и х а и л Д у д и н

рус шагыйре

МӘҢГЕЛЕК ҖЫР

Изсәләр дә таптап шагыйрь җырын Атсалар да төбәп йөрәккә. Ул җыр. илче булып, ирек нурын Тузан аша илтә еракка Җыр югалмый, ул мәңгегә туган Юк азагы аның, юк башы Пушкинга да эстафета булган Билгесез бөр җр/рчы юлдашы Җаным өшеп китә үткәннәргә Хәтер төер булып буа бик Юксына күк аһ-зар Тукайларны. Җәлилләрне шомлы Моабит Әнә палач баскан баш очына Зәһәрлесөн ата ул укның Карга аккан каннан төтен чыга Ыңгыраша ташы Машукның Палач чаба Фучик-батыр ирне. Җанын ала шагыйрь-Мусаның Шулай да җ ы р алга өнди җирне Канатыннан кагып тузанын Тәрҗемә дә кирәк түгел аңа Яшәү юлы ачык, нык аның Ул халык һәм синең язмышыңда. Язмышында азат дөньяның' Чвхаммат Садри тәрҗемәсе

1966. .Ъ2

Реклама