БЕР КАМЕРАДА

Шагыйрьләрнең халыкара фестивале 1952 елның сентябрендә. "Журнал де поэт исемле Бельгия журналының инициативасы буенча үткәрелде Ике елдан соң Бельгиядә үк икенче фестиваль булып узды, һәм менә быел сентябрь башында Брюссельдән 118 км. ераклыкта. Төньяк диңгез буендагы Кноккеле Зутт исемле матур ку рорт шәһәрчегендә, шагыйрьләр өченче тапкыр очраштылар. Зур залда 33 илнең өч йөз вәкиле җыйналды СССРдан делегат булып П Антокольский, С. Михалков. К Симоновлар катнашты Конференцияне кыешча кереш сүз белән Бельгиянең мәгариф министры Лео Коллор. шагыйрьләрнең халыкара очрашуларының президенты Жан Кассу ачып җибәрде Фашистлар тарафыннан атып үтерелгән Испан революционеры—шагыйрь Гарсиа Лорканы Англия шагыйре Мирон Гриндинең тәкъдиме буенча ботен зал аягүрә басып искә алды Фашизмга каршы геройларча көрәштә һәлак булган татар совет шагыйре Муса Җәлилнең дә якты истәлеген халыкара фестивальдә катнашучылар аягүрә басып, кайгылы тыилыкта билгеләп үттеләр Аннан соң совет шагыйре К Симонов конференция президиумына М Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым Җэлилованың шагыйрьнең Моабит циклы шигырьләрен саклап калган һәм аны Совет иленә тапшырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманга һәм Бельгия шагыйрьләренә атап язган рәхмәт хатын тапшырды Хатның французча тәрҗемәсен Бельгия шагыйре, шагыйрьләр конгрессын оештыручьшарның берсе— Артюр Оло укыды. Артюр Оло да М Җәлил булган Дахау концлагеренда өч ел утырган Шагыйрьләр хатны зур игътибар белән тыңладылар. Бельгиядә үткәрелгән менә шушы шагыйрьләр конгрессы М Җәлил турында яңа мәгълүматлар ачуга, герой шагыйрьнең төрмәдәге язмышын ачыкларга. Андре Тиммерманның үзен эзләп табарга ярдәм итте. Түбәндә без совет делегаты Константин Симоновның Тиммерман’ белән очрашуы турындагы язмаларын бирәбез. Редакция. Сентябрь башларында, Бельгиянен Кнокке исемле курортлар шәһәрчегендә халыкара поэзия фестивалендә, мина, совет язучылары делегациясе члены сыйфатында, фестиваль трибунасыннан. Муса Жәлил хатынының хатын укырга туры килде. Бу хатында ул Муса Жәлил белән Берлин төрмәсендә бергә булган, бу гүзәл татар шагыйренең төрмәдә язган шигырьләрен әдәбият өчен саклап калган Бельгия патриоты Андре Тиммерманның мактаулы эше турында яза һәм Тиммерманнын ватандашлары—Бельгия шагыйрьләренә Жәлилнсн шигырьләр китапларын бүләк итүен әйтә. Фестиваль тәмамланып ике көн үткәч, мин Бельгиянең танылган шагыйре. Бельгия фәннәр академиясе члены Роже Бодар белән очраштым һәм аңардан Андре Тиммерманны табуда мина ярдәм итүен үтендем. Андре Тиммерман турында мәгълүматларыбыз аз: бары тик анын 1944 елда Берлинда немец төрмәсендә утырган булуы, сугыштан сон Жәлилнен шигырьләр дәфтәрен совет кешеләренә тапшыруы һәм фамилиясенең, бездәге Петров яисә Кузнецов фамилияләре кебек үк, Бельгиядә бик таралган булуы гына билгеле иде Дөресе Тиммерманс. Биредә ~ЛГ"дагы вариант сакланган. Ныгытып танышасылар алда әле... Хәз. __ Роже Болар, эзләүнең унышлы чыгачагына бераз шикләнеп кенә һәм бу хатгә басым ясап. Андре Тиммерманны табу өчен кулыннан килгәннен барын ла эшләячәген белдерде —Бәлки сез, чама белән генә булса да. анын ничә яшьтә булуын беләсездер? Бу хәл эзләүне бик нык җиңеләйтер иде,—диде Бодар. Ләкин мин Тиммерманнын яшен белми идем. Жәлилнен "Моабит дәфтәре "ндә Тиммерманга багышланган шигырьләр булса да. аларда анын яше турында бер сүз дә әйтелми —Ярый ла ул чакта Тиммерман яшь булган булса,—диде Бодар —Ни әитсән дә, 1944 елдан бирле унике ел үтте, ә кешеләр, кызганычка каршы, үлүчән булалар. Бу очрашудан сон ике көн үткәч, мин Бельгиядә безнен илчелек аша Бельгия тышкы эшләр министрлыгының сотруднигы М Р Харреманстан бик җылы хат алдым. Бу хатында ул Роже Бодар үтенече буенча мәгълүматлар туплавын һәм мин эзләгән Тиммерманнын 1917 елнын 5 декабрендә Франциядә туган, бельгияле, 1942 елда гестапо тарафыннан кулга алынып. Берлин төрмәләренең берсенә ябылган Андре Тиммерман булып чыгуы бик ихтимал икәнлеген яза. Бу Андре Тиммерман моннан биш ел элек Бельгиядә Тирлсмон шәһәрендә. Виктор Бодуэн урамындагы 51 номерлы йортла яшәгән икән. Хатының азагында Харреманс әфәнде эзләвемнең унышлы чыгачагына ышаныч белдерә. Мина ярдәм итәргә ашыккан бу кешегә һәм Роже Бодарга рәхмәт хисе белән мин икенче көнне иргән үк Брюссельдән кырык километр чамасындагы Тирлемон шәһәренә киттем Бу кечкенә борынгы шәһәрнен тар тыкрыклары буйлап бераз йөргәннән сон без Виктор Бодуэн урамындагы 51 нче номерлы иоргны эзләп таптык Әйе. безгә шуны белергә кирәк: моннан биш ел элек монда яшәгән Тиммерман әле дә шунда яшиме һәм. әгәр яшәсә, ул мин эзләгән кешеме? Икенче бер сорауга— бу шаһит авызыннан без Муса Жалил турында берәр нәрсә белә алырбызмы яисә шагыйрьнең соңгы еллары турында сөйләүче бердәнбер нәрсә булып, элеккечә, анын "Моабит дәфтәре- ' генә калырмы'—дигән сорауга җавап та менә шуларга бәйле иде Ике катлы кечерәк кенә йорт. Тәрәзәләренә шешәләр тезеп куелган, тар агач прилавкачы кибеткә бердәнбер ишек атып керә. Бу—эчемлек кибете Керү белән без прилавка артында торучы мөлаем йөзле хатынны күрдек Безнен сорауга ул: Андре Тиммерман монда яши. ул минем ирем, әле кыз туганынын кызы белән йөрергә чыгып китте, хәзер кайтып җитәргә тиеш.—диде. Берничә минут та үтмәде. Тиммерман чыннан да каигып җитте Без ана ни өчен килүебезне әйттек һәм анын беренче сүзләреннән үк нәкъ шул Андре Тиммерман булуын аңладык: ул Муса Жәлил белән бергә төрмәдә утырган, аны белә һәм анын турында үзе хәтерләгәннең барысын да сөйләргә хәзер тора Без. Тиммерман белән бергәләп, кибет артындагы бер бүлмәгә үттек Мин блокнотымны чыгардым да минем сорауларга җавап йөзеннән Тиммерман исенә төшереп сөйләгәннәрнең барысын да. бер сүзен лә төшереп калдырмаска тырышып, иске журналистлык гадәте буенча стенографистларча тизлек белән диярлек яза башладым Ләкин башта—сөйләүче турында. Андре Тиммерман. озын буйлы, ябык йөзле, кара чәчле, аз гына иелебрәк Йөрүчән. тыйнак, хәтта, мөгаен, бераз оялчанрак та кеше. Муса Жәлилгә бәйле булган һәр нәрсәне эчке киеренкелек белән бик тырышып исенә тошерә-тошерә сөйли, ә шул ук вакытта үзе турында теләр-теләмәс кенә һәм бик аз суз белән әйтә: әйе, ул каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашкан, әйе. фашизмга каршы булган һәм хәзер дә шулай, ләкин бернинди дә партиядә тормаган һәм тормый 1942 елда, аны берәр кешенең әйтүе буенча булса кирәк, немецлар кулга алганнар. Хәзер ул клерк булып эшли, ә хатыны һәм анын туганнары менә әле генә без үткән кечкенә кибетне тоталар Анын үзе турында сөйләгәннарснен Муса Жәлил белән бәйле булмаган өлеше менә шул гына бугай. Калганнарын без сүз уңаенда, ул Жәлил турындагы истәлекләрен сөйләгәндә беләбез. Муса Жәлилнен тормышы—безнен әдәбиятыбыз тарихына кергән тормыш Анын героик тормышынын сонгы айлары турындагы сүзләрне тыңлаганда никадәр дулкынлану кичерүемне һәркем аңлар Ләкин минем уемча, бу дулкынлануларымнан һәм кичерешләремнән бигрәк укучыны фактлар үзләре күбрәк кызыксындырадыр, чөнки алар үзләре бер тарих. Шуна күрә Муса Жәлил турындагы сорауларыма Андре Тиммерманнын җавапларын әдәби бизәкләүләрсез турыдан-туры укучыга җиткерү, минемчә дөресрәк булыр. Мин аларны әңгәмәбез барышында үзем язып алганча бирәм. Алай гына да түгел, язып алынган тәртиптә үк бирәм. Шулай иткәндә бу әңгәмә укучы күз алдына җанлырак һәм тулырак килеп басар. Менә ул сөйләшү: Мин: Муса Жәлил белән сез кайчан таныштыгыз? Тиммерман: Мин Жәлил белән 1943 елның азагында, яки. мөгаен. 1944 елның башында таныштым. Бу хәл Берлинда. Лертерштрассе урамында булды Мин: Жәлил камерага сездән злегрәкме, соңракмы килде? Тиммерман: Немецлар мине камерага алып килгәндә. Жәлил анда иде инде Ул анда Польшада. Силезиядә туып үскән немец солдаты белән утыра иде. Ниндидер башка бер төрмәдә кухняда эшләгәнгә, бу солдат камерадан көн буена китеп тора—аны иртән алып китәләр һәм кичләрен алып киләләр иде. Шунлыктан без көн буена Жәлил белән икәү генә кала идек. Мин: Жәлил белән ничек аңлаша идегез соң? Тиммерман: Мин французча һәм бераз гына немецча, ә Муса Жәлил рус һәм татар телләрен генә белгәнгә, аңлашу безгә бик кыен иде, ләкин безнен берберебез белән сөйләшәсе бик килә, һәм без моны эшләргә тырыша идек Төрмәгә “Фелькишер беобахтер’’ газетасы килә, аны тоткыннарга тараталар иде. Бу газетаның кырлары бик киң иде Без аларны кисеп алып беркетә һәм алардан тар гына дәфтәрләр ясый идек. (Тиммерман бу дәфтәрләрнең нинди киңлектә булуын бармаклары белән күрсәтә.) Жәлил һәм мин бу дәфтәрләргә төрле әйберләрнең рәсемен ясыйбыз да һәр очракта бу әйберләрнең исемен әйтәбез: Жәлил—русча, ә мин французча, һәм һәр икебез бу сүзләрне ятлыйбыз. Хәер, башта дәфтәрләр ясамадык, бәлки әйбер рәсемнәрен һәм сүзләрне аерым кәгазь кисәкләренә яза. аннары гына аларны тәрҗемәсе белән дәфтәрләргә күчерә идек Минем бу дәфтәрләрем сонрак, немецлар мине башка төрмәгә күчергәндә, югалдылар. Мина укырга җиңелрәк булсын өчен Жәлил сүзләрнең русча тәрҗемәсен латин хәрефләре белән яза иде Абстракт төшенчәләр белән эш кыенрак иде, ләкин монда безгә кичләрен эшеннән кайткач, поляк ярдәм итә иле Поляк Жәлил белән полякча сөйләшә, алар бер-берсен бераз аңлыйлар, аннары поляк боларны мина немецча аңлатырга тырыша иде Мин. инде сезгә әйткәнчә, немецча бераз аңлыйм Шулай итеп, без поляк һәм немец телләре ярдәмендә, абстракт төшенчәләрне русчадан французчага һәм французчадан русчага тәрҗемә итә идек Мин: Сез Жәлил белән бер камерада күпме вакыт булдыгыз9 Тиммерман: Өзеп кенә әйтә алмыйм, берничә ай бугай. Төрмә көннәре бер- берсенә бик охшаганнар, һәм аларнын күпме булуын әйтүе кыен Мин: Бу төрмәдә Жәлңлдән башка тагын совет кешеләре бар идеме9 Тиммерман: Төрмә зур булганга, мин тоткыннарның барын да белә алмадым, ләкин безнен белән күрше ике камерада—унда һәм сулда—тагын ике татар утыра иде Берсенен исеме Габдулла Булатов1 , ә икенчесенеке—Алишев. Бу Алишев, әгәр хәтерем ялгышмаса, элек, сугышка кадәр, балалар өчен әкиятләр язган бугай Мина Тиммерман Булатовнын исемен Алишев (Абдулла) нгеме белән бутый булса кирәк М Жәлилнен Моабнт дәфтәрендә Булатов Фоат (Казан) дип язылган Рсд ' бу турыда Муса Жәлил сөйләде. Бу татарлар белән бергә һәр камерада берәр бельгияле бар иде Бу бельгиялеләр минем танышларым, аларнын икесе дә минем белән бер ук көнне, минем белән бер үк эш өчен кулга алындылар Минем алар белән, ә Жалилнен үэ иптәшләре—татарлар белән ничек тә булса элемтә урнаштырасыбыз килде. Без стенада язулы кәгазьләр үткәреп булырлык кечкенә тишек тишәргә теләдек, ләкин монын өчен бернинди дә инструментыбыз юк иде Безнең төрмәдә тоткыннарга, әгәр алар үхләре сорасалар, кайчак эш һәм эш өчен кирәкле инструментлар бирәләр иде Стенаны тишәрдәй берәр инструмент алырга ниятләнеп. Җәлил белән бездә үзебезгә эш сорадык. Безнен өмет акланды, безгә гүгәрәк агач капкачларга ырмаулар ясарга куштылар. (Бу детальләрнең нәрсә өчен һәм кая киткәнен белмим.) Эш өчен безгә берничә инструмент, шул исәптән, кечерәк кенә яссы өтерге бирделәр Менә шул өтерге белән без стенаны тишәргә тотындык. Башта Булатов утырган камерадан безне аерып торучы стенаны тишә башладык. Бу стена буенда өч агач аяклы төрмә лаканы тора иде Шунын бер аягы стенага якын ук килгән һәм анын бер өлешен каплап тора. Без стенаны нәкъ менә шул лакан аягы каплаган урыннан, тишек күренмәслек итеп чокырга тотындык. Эшебез уңышлы барды—башта ук ике кирпеч арасындагы ярыкка туры килдек. Стена ярты метр чамасы калынлыкта иде. без аны күпме тишкәнбездер, анысын хәтерләмим. Прогулкага чыккан саен без стена тишү вакытында чыккан таш валчыкларын учыбызга тутырып алып чыга һәм төрмә ишек алдында кеше сизмәслек итеп әз-әзләп кенә чәчеп калдыра идек. Ниһаять, без тар гына тишек тиштек, шул көннән башлап мин бельгияле иптәшем белән, ә Жәлил—Булатов белән сөйләшә башладык. Без камерага тишек тишүдән сон бераз ял иттек тә. берничә көннән сон икенчесенә тишек ясый башладык. Бу стенада җылыту трубатары куелган иде. һәм эшләве бик кыен булса да, без бу трубалар артыннан күренмәслек итеп тишек тишәргә тырыштык. Җәлил белән безгә икенче стена беренчесенә караганда катырак төсле тоелды, ә бәлки, без арыган гына булганбыздыр Бу стснанын теге ягында утыручы Алишев белән сөйләшәсем бик килә, ли илс Жәлил Ләкин без эшне азагына кадәр җиткерә алмадык. Бервакыт конвойчылар кереп. Җәлилне Дрезденга—судка алып киттеләр Мин: Бу көнне Жәлилне сонгы күрүегез булдымы'* Ул төрмәгә кире кайтмадымы'* Тнммерман: Әйе, ул яналан кайтмады, ләкин мин аны сонрак Шпандаудагы төрмәдә тагын күрдем. Без утырган гөрмә гомумән гражданский кешеләр өчен булса да. бер канаты—без утырганы—тикшерү астында булган кешеләрне тоту өчен хәрби төрмә ителгән иде. Күрше камерада утырган тагарлар да Дрезденга судка җибәрелделәр. Жәлил мина аларнын да үзе белән бер үк эш буенча утыруларын әйтте. Мин: Сез Шпандау төрмәсендә Жәлил белән ничек һәм кайчан очраштыгыз* Тнммерман: Хәзер ачык хәтерли алмыйм инде, ләкин 1944 елнын августында булса кирәк. Гитлерга һөҗүм ителү унае белән, барлык политик тоткыннар, без утырган Берлин төрмәсеннән алынып. Шпандауга күчерелделәр Шпандауга эләгүемнән сон берничә көн үткәч, иртән, гөрмә ишек алдында йөргәндә, мин кемнеңдер тавышын ишеттем. Кемдер пышылдап кына "Пст пст ." дип минем игътибарны үзенә тартырга тырыша иде. Мин шактый озак вакыт як-ягыма каранып йөрдем, ләкин беркемне дә күрә алмадым Бер көн үткәч, прогулка вакытында мин бу тавышны янадан ишеттем Төрмәнең аскы кат тәрәзәләре чагыштырмача түбән урнашканнар һәм тар гына ярык калдырып, эчкә таба ачылалар иде Мин кинәт әнә шундый ярыкта Жалилнен башын күрен калдым, дөресрәге, бөтен башын түгел, ә битенең бер өлешен генә—чөнки ярык бик тар иде Мин әйләнә буйлап йөрүемдә дәвам иттем—туктап торырга ярамый Бер тапкыр әйләнеп үткәч, мин тагын теге тәрәзә белән тигезләндем һәм. ботинкамның шнурын бәйләгән булып, иелдем Мин иелгән хәлдә тордым һәм бу минутта Жалилнең үзен күрмәсәм лә. анын тавышын ишеттем. Ул немецча, пышыллап кына суднын булуын һәм үзенен башын кисәчәкләрен әйтте. Мин: Жәлил белән сезнең бу сонгы очрашуыгыз булдымы? Тиммерман: Юк. минем анын белән күрешәсем, сөйләшәсем бик килде, һәм мин иптәшләрем аркылы Жәлил торган баштагы тоткыннарның нинди көндә душка йөрүләрен белергә тырыштым. Бу вакыт. Гитлерга һөжүм итүдән соң, төрмәдә кеше бик күп иде. һәм анда тәртипсезлек хөкем сөрде. Башка очта утырсам да. мин төрмә душына икенче очтагы тоткыннар юынган көндә һәм сәгатьтә эләгә алдым. Анда мин Жәлилне күрдем һәм. без бер-беребезгә бик якын торып юынган арада, анын белән ун минут буе сөйләштем. Жәлил мина үзенен һәм татар иптәшләренең үлем жәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. Мин: Сез Жәлил белән тагын ниләр турында сөйләштегез сон? Тиммерман Башка берни турында да сөйләшмәдек. Аның белән ун минут буе бергә басып торсак та сөйләшергә мөмкин түгел диярлек иде, әйләнә-тирәбездә кешеләр бар, алар безгә комачаулыйлар иде. Мин: Жәлил сезгә үзе һәм татар иптәшләре турында әйткән; аларны үлем жәзасына хөкем иткән процесс буенча, мөгаен, татарлар гына утырганнардыр? Тиммерман: Әйе. минем уемча, бу процесс буенча хөкем ителгәннәр бары да татарлар булган, чөнки мин Жәлилдән башка беркем турында да ишетмәдем. Мин: Төрмә мунчасында бу күрешүегездән соң сез Жәлилне башка күрмәдегезме? Тиммерман: Юк Берничә көннән соң мин Луккау шәһәренә лагерьга күчерелдем. Мин: Сез саклап калган дәфтәрне Жәлил сезгә кайчан тапшырды? Тиммерман: Бу хәл аны Дрезденга судка җибәрүдән ярты ай чамасы элегрәк булды. Ул миңа төрмә кибетендә сатыла торган почта кәгазеннән эшләнгән кечкенә дәфтәрен бирде. Мин: Нигә ул аны сезгә нәкъ шул вакытта бирде? Ул шул вакытта ук, үзен җәзалаячакларын көтә идемени? Тиммерман: Әйе. Суд булудан шактый күп элек үк ул үзен жәэалаячакларына ышана иде. Мона аз гына да шикләнмәве гурында ул берничә тапкыр мина бик тыныч кына әйтте. Мина дәфтәрен тапшырган көнне Жәлилне төрмә начальнигына чакырдылар. Ни өчен икәнен атап кына әйтә алмыйм, ләкин ниндидер кәгазьгә кул куюын таләп иткәннәр бугай. Төрмә конторасыннан кайткач, ул минем янга килде һәм мина дәфтәрен биреп, исән калып өемә кайта алсам, аны саклавымны, сугыштан сон мин яшәячәк илдәге Совет консуллыгына тапшыруымны үтенде. Мин: Сез дәфтәрне ничек саклый һәм тапшыра алдыгыз соң? Тиммерман: Мине Шпандауга күчергәндә мин аны үзем белән алдым—киемнәрем эченә яшердем, ә мина биш ел каторгага җибәрү турында яңа хөкем карары игълан ителгәч, мин бу карар чыгуның икенче көнендә, башкалар кебек үк, төрмә конторасына барып, артык әйберләремне тапшырырга тиеш идем. Безнен эш тикшерелеп беткән булганга, безгә артык әйберләр тоту тыела иде. Мәсәлән, ике пар оекбашым бар икән, мин шунын берсен генә, ике күлмәгем булса—берсен генә калдырырга тиеш идем. Моннан тыш, гомумән безнен барлык вак-төяк әйберләрне алалар иде. Мин тапшырырга тиеш булган әйберләремне җыйдым да Жәлилнен дәфтәрен, башта ук күзгә ташланып тормаслык, ләкин шул ук вакытта, бу аны махсус рәвештә яшергән икән, дигән фикер тумаслык итеп, шулар арасына тыктым. Анын белән бергә мина Берлин төрмәсендә немец свяшеннигы биргән догалык китабын да тыктым. Бу догалыкның беренче ике битендә Жәлилнен мина бүләк итеп язган шигырьләре бар иде. Немецлар әйберләрнең инвентарь исемлеген төзи башладылар. Алар башка әйберләр арасында догалыкны һәм дәфтәрне күреп, аларны да яздылар. Миннән дәфтәр турында: "Нәрсә бар анда?" дип сорадылар. Мин. бу минем көндәлегем, дидем, ә алар, юләрләр, минем бәхеткә каршы, дәфтәрдәге язуларнын немецча ла. французча да булмыйча, башка бер телдә булуына игътибар итмәделәр Хәер, ул көнне бик күп кеше җибәрелгәнгә, алар ашыгалар иде Шунда ук дәфтәр һәм догалык белән бергә, кырыну әйберләре һәм башка вак- төяк нәрсәләр лә бар иде. Шуларнын барысын да. инвентарь язуы белән бергә, немецлар, урнашкан тәртип буенча, минем өйгә, әниемә җибәрделәр Ул инвентарь язуы миндә кайдадыр саклана әле. бәлки мин аны табармын да. (Тиммерман саргаеп беткән төрле кәгазьләр салынган папка алып килә һәм анда озак кына актарына, ләкин шулай да ул инвентарь кәгазен таба алмый) Минем әйберләр, догалык һәм Жәлил дәфтәре салынган посылка әниемә килеп житә. һәм ул аларнын барысын да сугыш бетеп мин өйгә кайтканчы саклый. Мине төрмәдән концлагерьга җибәргәндә, мина әниемә хат язарга рөхсәт иттеләр. Мин ана турыдан-туры яза алмасам да. бу дәфтәрне һәм догалыкны ничек тә булса сакларга кирәклеген аңлатырга тырыштым Ничек болай килеп чыккандыр, белмим, ләкин мин кайтканда догалык югалган иде, ә дәфтәр сакланган, һәм мин аны Совет илчелегенә тапшырттым Мин аны үзем тапшыра алмадым, чөнки концлагерьдан сон озак вакыт авырдым, ләкин мин Брюссельдә булгалый торган бер иптәшемнән дәфтәрне Совет илчелегенә илтеп бирүен үтендем Ул дәфтәрне алды һәм кайткач, йомышымны үтәгәнлеген өйле. Мин: Сез Жәлилнен төрмәдә ни өчен утырганлыгын, фашистларнын аны нәрсәдә гаепләүләрен белмисезме? Тиммерман: Камерада үзе белән бергә немецлар тарафыннан махсус рәвештә җибәрелгән кешеләр булудан куркып, төрмәдә беркем дә. кагыйдә буларак, үз эшләре турында башкаларга сөйләми иде. Ләкин без Жәлил белән бер-беребезгә ышана һәм үз эшләребез турында СӨЙЛӘШӘ идек Шулай да. бер-беребезнен телен бик аз белгәнлектән, сүзләрне ымлаулар белән тулыландырып сөйләшкәндә һәрвакыт һәм һәр нәрсәне аңлап бетереп булмый. Шуна күрә, бәлки мин Жәлил сөйләгәннәрне төгәл үк анлап та җиткермәгәнмендер Сезгә үзем аңлый алган каләресен генә сөйлим Жәлилнен минем белән һәм Булатов белән (анын белән ул. минемчә, русча сөйләшә иде. чөнки аларнын сөйләшүләреннән мин кайбер нәрсәләрне аңлый идем) сөйләтүләреннән аңлавымча. Жәлил төрмәгә эләккәнче, немец концлагеренда утырган Лагерьга алар янына баш мөфти (мин кабат сорыйм, һәм Тиммерман кабатлый: баш мөфти) килгән Анда, лагерьда Жәлилнен язучы булуы билгеле булган, һәм мөфти анардан Мусанын һәм башка берничә татарның, татар хәрби пленныйларын генерал Власов армиясенә керергә өндәп, мөрәҗәгать язуларын таләп иткән Жәлилнен сүзләреннән аңлавымча, алар күз буяу өчен моны эшләргә риза булганнар, ләкин шул ук вакытта лагерьда үзләре чыгарган яшерен листовкаларында нәкъ шунын киресен язганнар һәм татарларны генерал Власов армиясенә кермәскә өндәгәннәр Жәлилнен мина сөйләвенчә, аларнын листовка чыгара торган яшерен оешмаларында татарлардан барлыгы унике кеше булган1 . Соңыннан алар тагын берәүне—унөченче кешене тартканнар, һәм б\ унөченче кеше аларны тоттырган Хәтерләвемчә, алар бу турыда Булатов белән стена аша еш сөйләшәләр иде. Әгәр мин Жалил белән бергә тагын ике-оч ай утырган булсам, мин телне күп яхшырак белгән булыр идем һәм Ждтилне нәрсә өчен җәзалаулары һәм анын татар иптәшләре белән ни булуы түрында күбрәк сөйли алган булыр идем. Ә хәзер үзем аңлаганнарны гына сөйли алам, болары да тулысынчп төгәлдер, дип әйтә алмыйм ни генә әйтсәң дә. мин дә. ул да—икебез лә бер-беребезне бик начар аңлый идек Мин: Әйтсгезче. сезгә тапшырган шигырьләрен Жалнл ничек яза иде ’ 1 Муса Жяли.чноң Моабпт дәфтәрендә политик гаепләнеп, фашистлар төрмәсенә утыртылып кешеләрнең исемлеге язылган Анда бел түбәндәгеләрне укыйбыз “Сәяси гаепләнеп утыручы татар егетләре Гариф Шабаен Үзбәктан. бухгалтер: Муса Жәлил шагыйрь. К.м.ш Охмәт Симай Мәскәү. журналист. Гайдулла Боттай Казан. Курмаш X К.1з.ш \ Алиш язучы. Казан. Булатов Фоат Казан Сәйфелмеликои Уабәксган Х|н.1М1'1Л1Нзоя Үзбәктан. Мичурин юрист. Үзбәкстаи. Әмззроя К.иан жырчзи Шәрнпов Ка зан |Ц\'зпм 12 кешенең исеменнән тыш хыяиәгчеззен исеме аерым язылган А» Тиммерман: Безнен буш вакытыбыз күп иде, мин аны тизрәк үткәрү өчен көн саен иртән озак-озак, берәр сәгать, хәтта күбрәк тә кырына идем Хәтерем ялгышмаса. Жәлилнең сакалы акрынрак үсә иде, һәм ул сирәк кырына иде. Көн саен иртән мин кырынган арада, Муса гадәттә "Фелькишер беобахтер' газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм янадан яза иде Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек. Ярты көнгә кадәр вакыт шулай үтә иде. Көн уртасында без төшке аш дип атый торган нәрсә була иде. Төшке аштан сон без янадан тел өйрәнә башлый идек, ә сәгать дүртләрдә Жәлил янадан язарга тотына иде. Мин: Сез Муса Жәлилнен шагыйрь икәнен белә идегезме сон? Тиммерман: Әйе, башта ук булмаса да мин моны белдем. Мин беренче тапкыр камерага килеп Жәлилдән фамилиясен сорагач, ул, фамилиям Гумеров диде, һәм мин, фамилиясе “ов”ка тәмамлангач, бу рустыр инде, дип уйлап алдым Аннары без рәсемнәр ярдәмендә анлаша башладык. Бервакыт, без инде берберебезне бераз анлый башлагач, Жәлил Гитлер турында сүз кузгатты һәм, рус телендә “һ” хәрефе әйтелми, диде, һәр хәлдә мин аны шулай аңладым һәм аны Гумеров дип түгел, ә Умеров дип йөртә башладым. Аннары Умеров сүзенен шагыйрь Гомер исеменә охшавын күрдем. Һәм менә шул вакытта Жәлил үзенен дә шагыйрь икәнен әйтте. Мин: Төрмә надзирательләре Жәлилгә язарга комачауламыйлар идеме? Тиммерман: Юк. Төрмәдәге сакчылар профессиональ төрмәчеләр түгел иде. Хәрби хезмәттәге бу картлар үз бурычларына салкын караучы ярыйсы гына кешеләр иде Без камерада үз иркебезгә куелган идек, һәм шуна күрә Муса яза ала иде, һәм безнен аның белән бергә стена тишәргә дә мөмкинлегебез булды. Мин: Әйтегезче, Муса сезгә үзенен татар иптәшләре турында ни сөйләде? Тиммерман: Без сонгы тапкыр төрмә душында очрашкан вакытта Муса мина үзләрен тоттырган хыянәтчене дә кертеп, унөч кешенен барысының да үлем жәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. Ләкин мин аларнын барысынын ла жәзалап үтерелгән яки үтерелмәгән булуын белмим,—бу инде сонрак булды. Мине Луккауга күчергәндә Муса һәм үлемгә хөкем ителгән башка татарлар әле Шпандауда калдылар. Мин: Үзен жәзалаячаклары турында Жәлил сезгә беренче тапкыр кайчан әйтте? Аны алып китеп, анардан ниндидер документка кул кую таләп ителгән көннеме'’ Тиммерман: Әйе, шул көнне, мина дәфтәрен тапшырганда, ул. мине жәзалаячаклар. диде. Ләкин ул бу турыда инде беренче генә тапкыр әйтми иде. Ул мина бу турыда элек тә берничә тапкыр әйткән иде. Анын мона ышануы сөйләшүендә дә, хәрәкәтендә дә сизелә иде. Ул мона бик нык ышана һәм бик тыныч иде. Мин: Муса Жәлил белән тагын нәрсә турында сөйләшүегезне хәтерли алмыйсызмы? Тиммерман: Төрмәдә кешеләр нәрсә турында сөйләшсеннәр сон: безне ачлык газаплый, шуна күрә без кайчак ашау турында сөйләшә идек, мин үзебезнен Бельгиядә, Жәлил үзләрендә, Татарстанда нәрсә ашавыбыз турында бер-беребезгә сөйли идек. Семьяларыбыз, туганнарыбыз турында күп сөйләштек. Барысын да яхшы ук анлаган булуыма ышанмыйм, ләкин Жәлил әтисенең крестьян булуы, кыз туганнарыннан берсенен инженер-химик булуы турында сөйләде бугай. Ә икенче кыз туганының кем булуы турында аңгатырга никадәр генә тырышса да мин анлый азмадым. Ул хатыны турында күп сөйли иде, һәм әгәр мин бутама- сам, ул мина биргән дәфтәренең дә хатынына тапшырылырга тиешлеген әйтте Ни турында гына сөйләмәсен, ул һәрвакыт бик тыныч һәм шул ягы белән ул мине сокландыра иде. Мин: Әйтегезче, сез Жәлилне сонгы тапкыр төрмә душында күргән вакытта ул сезнен белән үзенен дәфтәре турында, сездән аны саклауны үтенүе турында янадан сөйләшмәдеме? Тиммерман: Юк, ул бу турыда башка минем исемә төшермәде. Ул мина бер тапкыр әйтте һәм, мөгаен, вәгъдә биргәч, ул эшләр инде, дип ышангандыр. Мин кабатлап әйтәм—ул бик тыныч һәм батыр кеше иде Мин анын үтенечен үтәми кала алмый идем. Үзегезне минем урынга куеп карагыз: мина белмәгән телдә язылган дәфтәр тапшыралар, мин аны укый алмыйм, мин анда нәрсә язылганын белмим. Мин үз дәфтәрен мина биргән кешенсн шагыйрь икәнлеген беләм. Мин анын нинди шагыйрь, яхшымы, яисә начармы икәнлеген белмим, ләкин мин анын яхшы кеше булуын беләм. тыныч булуы һәм батырлыгы өчен мин аны бик ихтирам итәм. һәм шундый кеше—бер камерада утырган иптәш миннән ни дә булса эшләвемне үтенә икән, мин аны эшләргә кирәк икәнлеген беләм. Минем фикеремчә, ул бу турыда минем онытмавымны белгәнгә күрә, сонгы күрешүебез вакытында мина үзенен үтенече турында кабат әйтмәде Тиммерман тагын бер папка таба, аны озак кына актара һәм. ниһаять, элегрәк хәтеренә төшергән исемлекне, кайчандыр, 1944 елда немецлар анын ага-анасына җибәргән әйберләр исемлеген таба. Ул—машинкада немец телендә басылган жиде яисә сигез пункттан торган реестр бритва, оекбаш, күлмәк, дүртенче яисә бишенче пункт булып "брифташе"—почта сумкасы дигән сүз тора —Догалык һәм Жәлилнсн дәфтәре төрелгән пакет, мөгаен, шушы пунктта язылган булгандыр,—ди Тиммерман Жәлил турында сөйләү тәмам Тиммерман инде үзе сөйләгән нәрсәләргә берничә кат кире әйләнеп кайта һәм киеренке уйланып, берәр нәрсә онытмадым микән, дип хәтеренә төшерергә тырыша. Ләкин юк. ул башка бернәрсәне дә исенә төшерә алмый. Ул шушы сөилә!әннәрсннән артыкны белми. Тиммерманнын үзенен тормышы турында бераз тулырак ишетәсем килә. Башта ул үзе турында кыска һәм теләр-теләмәс кенә сөйләде һәм шунда ук Жәлил турында сөйләүгә күчте. Ләкин хәзер мин үз сорауларымны янадан кабатлыйм, һәм Тиммерман үзе турында тыйнаклык белән, аз сүхтс итеп, ләкин шулай да баштагыга караганда бераз тулырак сөйли. Сугыш башында ул суд башкаручысы конторасында клерк булып эшләгән Аны биредә, шушы ук Тирлемон шәһәрчегендә, кулга алганнар Каршылык хәрәкәте әле берничек дип тә аталмаган вакытта ул бу хәрәкәтнен беренче членнарыннан булган Аннары бу хәрәкәтне "Бәйсезлек фронты" дип атаганнар Тирлемондагы каршылык хәрәкәте членнарынын һәркайсынын үзенен кечкенә генә эше булган. Тиммерманга исә коллаборационистлар исемлеген төзү тапшырылган Ул аларнын һәркайсына аерым картотека булдырган һәм шуларга аларнын фашистлар белән хезмәттәшлеге турында үзе тапкан бөтен мәгълүматны яза барган Моннан тыш. ул аларнын фоторәсемнәрен табарга тырышкан Акрынлап бу картотекага янадан-яна мәгълүматлар кертелә барган. Ул бу картотеканы үзендә тотмаган, бәлки әнисснсн дусты булган карт кына ялгыз бер чатын өендә яшереп куйган. Ул кайчакларда, бу хатыннан картотеканы ана яна мәгълүматлар кертү өчен алын, аны янадан шунда илтеп куя торган булган. Соңрак Тиммерманнын әнисе Жәлилнен дәфтәрен дә шушы хатында саклаган Кырык дүртенче елнын азагында ул үзе немец төрмәсендә инде өченче елын утырганда, ә Тирлемон шәһәре фашистлардан азат ителгәч. Бельгия патриотлары кырык икенче елда ул алып барган бу картотеканы әлеге карчыктан алалар һәм анын буенча күп кенә коллаборационистларны табалар Шулай итеп, анын эше әрәмгә китми. Бу эштән тыш. ул тагын әле яшерен газета тарату белән дә шөгыльләнгән Аны. тагын алтмыш дүрт кеше белән, шул исәптән кыз туганының ире белән бер үк көнне, төндә, урын өстендә вакытта кулга алганнар Аларны, дошманга ярдәм итүдә гаепләп. Брюссель төрмәсенә җибәргәннәр Кыз туганының ирен үлем җәзасына хокем иткәннәр, ә ана һәм анын иптәшләренә өч елдан биш елга кадәр биргәннәр Моннан сон аны Вестфалиягә җибәргәннәр Аннан янадан Брюссельгә, ә аннан инде Берлинга җибәргәннәр, һәм шунда ул Муса Жәлил белән очрашкан Аннары аларны икенче кат хөкем иткәннәр һәм. дошманга ярдәм итүләре, фашизмга каршы әдәбият таратулары һәм Өченче райхка лойяль булган кешеләрнең исемлеген төзүләре өчен барысына да үлем җәзасы бирүне таләп иткәннәр. Нәтиҗәдә, баштагы өч ел төрмә урынына, ул биш ел каторга алган. Алар сонгы вакытта утырган лагерь Эльба елгасы янында булган. Бу лагерьга бер үк вакытта ике яктан руслар һәм америкалылар якынлаша башлаганнар. Немец сакчылары качканнар Руслар лагерьга якын ук килгәннәр, һәм Тиммерман берничә көн буена аларда булган, хәтта медицина тикшерүе дә үткән. (Тиммерман папкасыннан "М. П.”—медпункт печате сугылган һәм безнең ниндидер-хәрби врачыбызның танымаслык имзасы куелган кечкенә генә саргайган кәгазь кисәген чыгара). Берничә көн үткәч, руслар аны һәм башка бельгиялеләрне, туган җирләренә җибәрү өчен, америкалыларга тапшырганнар. Сугыш беткәннән сон ул һәрвакыт Тирлемонда яши, өйләнгән, страховой конторада клерк булып эшли. Менә шул гына. Тиммерманка ул болай да инде үзе турында кирәгеннән артык күп сөйләде кебек тоела. Мин аңа аның татар әдәбияты һәм гомумән бөтен совет әдәбияты каршында бик зур хезмәте барлыгы турында әйтәм. Сез бу әдәбият өчен Муса Жәлилнен сонгы әсәрләрен коткарып калдыгыз, дим һәм Муса Жәлилгә үлгәннән сон Советлар Союзы Герое исеме бирелүен сөйләп бирәм. —Ул бик тыныч һәм бик батыр кеше иде, мин аны һәрвакыт ихтирам итә идем,—бу сүзләрне ул инде ничәнче тапкыр зур эчке кичереш белән кабатлый Саубуллашу өчен урынымнан кузгалгач, мин Тиммерманга безнең аңа бик зур рәхмәт әйтүебезне тагы бер тапкыр белдерәм. Көтмәгәндә генә ул кашларын җыера һәм бу сүзгә каршы килү ишарәсе ясый. —Мин анын нинди дәфтәр икәнен белмәдем дә ич,—ди ул бик җитди итеп — Мин анын ниндидер искитәрлек нәрсә булуын белмәдем, мин иптәшемнең үтенечен генә җиренә җиткердем. Мин сезнең үзем турында, мин искитәрлек нәрсә эшләдем, дип саный бу, дип уйлавыгызны теләмәс идем. Ул дәфтәр бик мөһим дәфтәр булып чыккан икән—бик әйбәт, ләкин моны минем хезмәтем дип санарга ярамый, мин аны белмәдем, мин аңарга андый зур әһәмият бирмәдем.. Боларнын барысы да бик гади эш иде, һәм хәзер дә минем өчен ул шундый ук гади нәрсә булып кала. Мин кешене ихтирам итә идем һәм анын өчен кулымнан килгәнне эшләдем. Муса Жәлилнен хатынын күргәндә,—дип өсти ул,—аңа әйтегез, мин аның ирен бик нык, бик нык ихтирам итә идем. Сез анарга моны һичшиксез әйтегез... Без саубуллашабыз. Мин урамга чыгам һәм машинага утырам Машина кузгалып китә. Кечкенә генә эчемлек кибетенең ачык ишеге янында, ишек яңагына сөялгән хәлдә, кулын кесәләренә тыккан, озын буйлы, аз гына иелеп йөрүчән. елмаймый торган, тыйнак ир кеше, үзенең әнисе һәм тагын бер тыйнак бельгияле карчык белән бергә әдәбият өчен Муса Жәлилнен “Моабит дәфтәре”н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше, Андре Тиммерман басып тора. Т ирлемон—Москва. ("Литературная газета 13 октябрь. 1956 ел) 1956. № 11

Реклама