Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИРАТ КҮПЕРЕНДӘГЕ УЙЛАР

Аны мин беренче мәртәбә көтмәгән, уйламаган җирдә курлем. шунла ук лекциясен дә тыңладым Казанга килгәч тыңлаган беренче лекциям Iае ул Университетта имтиханнар башланудан берәр ай элегрәк килгәнгә, вакытым шактый иркен иде Шуна күрә һәрконне диярлек шәһәрнен төрле почмаклары белән танышып йөрдем Татар бистәсен әллә ничә катлар гиздем, зиратка да кат кат бардым, паркта да булгаладым. Шәһәр паркы монда да. күп җирләрдәге кебек. Горький исемендә икән. Ул шактый ошады үземә Шуна күрә анда көндезләрен лә. кичләрен дә булгаладым. Кызыклы очрашуларга да тап булдым Бер көнне төштән сон ашыкмыйча гына үзәк аллея буйлап атлый идем. Каршылан, татарча сөйләшәсөйләшә, олы яшьләрдәге ике кеше якынлашты Бсрсенсн төс-кыяфәте. бетен килеш-килбәте шундук игътибарымны жәлеп итте. Зур гәүдәле, таза, төп-төз буй-сынлы, элеккеләр әйтмешли, сүзнен чын мәгънәсендә солтанатлы кыяфәттәге ир-ат иде ул Йөзчырае да үзгәчә матур Кыска итеп кыркылган ияк очындагы чал сакалы белән мыегы да гажәп килешеп тора үзенә. Өстендә, жәй көне булуга карамастан, шул елларга хас модадагы зәнгәрсу-соргылт төстәге кыйммәтле габардин макентош. елкылдап торг ан ачык галстук, фетр эшләпә, кулында затлы таяк Гомумән, анын бөтен килеш-килбәте элекке чорлардан калган фотосурәтләрдән генә мәгълүм аксөяк зыялыларны, мәшһүр әдип-галимнәрне хәтерләтә иде «Затлы татар интеллигентлары сакланып калган икән бу Казанда*, дигән фикер узды баштан «Бәлки, үземә дәрес бирәчәк олы профессорларның берседер бу ’ Илаһи шулай булсын иде*.— дип тәтеләп куйдым. Сокланудан үзем дә сизмичә, татарчалап ун кулымны түшемә куеп «Әссәламгаләйкүм!»—дип кычкырып сәлам бирдем Элек безлә тулаем хөкем сөргән, хәзер исә бары Урта Азия якларында гына бераз сакланган, минем аныма бала чактан ук сенеп калган гадәт буенча шулай сәламләдем Безнен халыкны сабый чактан ук хөрмәтле олы кенкмәры шулай кычкырып салам бирергә һәм олы кешенен кор тавыш белән «Вәгалөйкүмәссаяам'* дигән хуплаулы җавабын ишетергә өйрәткәннәр иле Ләкин солтанат лы картым сәламемне алмады Иреннәрен кыймылдатып га жавап бирмәде, ичмасам, башын гына булса да изәп куймады. «Бу нинди дивана нәрсә тагын!* дигән төсле, бераз гаҗәпләнгән, хәтта сәерсенгән салкын караш белән токсәйгән килеш күз сирпеп алды да. таяк очын югарыга бер чөеп, юлдашына габа борылды Узып та киттеләр. Нык-нык басып «Киттеләр* дип күплек санында әйтсәм лә. аларның икенчесе кем һәм нинди булуын бер дә хәтерләмим хәзер. Дөресрәге, шунда ук оныттым да шикелле мин аны. Әмма таяклы картның әлеге мәгърур килеш-килбәте бүгенгә кадәр күз алдында... Шунысы кызык, бу мәһабәт кыяфәтле кешене беренче кат күргән мәлдә уйлаган уйларым, кылган фаразларым акланды да, бер үк вакытта акланмады да. Әлеге очрашудан сон унбиш-егерме еллар чамасы узгач, анын белән шәхсән танышырга, хәтта бераз сөйләшеп утырырга да туры килгән иде. Анын теләге буенча булды бу очрашу. Габделхак Кудашев дигән кеше икән. Башкортстан якларында туып үскән, элекке белемен авыл мәдрәсәсендә алган, совет чорында исә төрле уку йортларында математика укыткан. Күптән пенсиядә. Элекке татар мәдрәсәсе, андагы тәртипләр, шәкертләр арасындагы гореф-гадәтләр турында истәлеккә тартымрак бер мәкалә язган икән. Менә шул хезмәтен басмага тәкъдим итәр өчен фикер сорап, Мөхәммәт Мәһдиев белән икебезгә язмасын күндергән иде. Икебез дә аны кызыклы, басарга һичшиксез лаеклы дип таптык (мәкалә соңрак «Казан утлары»нда басылып та чыкты). Текстны кайтарыр, кайбер фикерләремне үзенә генә әйтер өчен кулъязмада күрсәтелгән адрес буенча өенә бардым. «Восстание» урамы тирәләрендәге инкубатор чебиләре сыман үзара охшаш «хрущевка»ларның берсендә яши икән. Карт гадәти өй киемендә генә, инде бераз картая төшкән булса да, кыяфәте буенча ул һаман олпат, солтанатлы, матур да иде. Әнгәмәсе дә, элекке зыялыларыбыз әйткәнчә, хушсөхбәт, ягъни ягымлы вә күнелле. Әлеге парктагы кебек тәкәбберләрчә төксәюнең эзе дә юк. Сүзләренә караганда, ул һәр елны ай саен пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, үз авылындагы мәктәпкә татарча китаплар җибәргәләп тора икән. «Башкортстандагы татар мәктәпләре үги бала хәлендә бит»,—дип көрсенеп куйды ул. (Укытучы пенсиясенең күпме икәнлеге мәгълүм инде. Ярый әле, ул елларда китаплар бик очсыз иде. Ә татар-башкорт мөнәсәбәтләренең беркадәре үзенчәлекле икәнлеге хакында беренче мәртәбә мин аннан элек тә, дөресрәге шул 1958 елда ук ишеткән идем.) Шулай, Казанның Максим Горъкий исемендәге паркында фараз кылганымча, Габделхак Кудашев чыннан да зыялы табигатьле һәм ихлас хәйриячел рухтагы кеше булып чыкты. Тик әлеге фараз-теләгемнен икенче өлеше, ягъни үземне укытачак профессорларның берсе булуы хакындагы өметем бөтенләй акланмады. Белгечлеге буенча да, кәсеп-һөнәр дәрәжәсе ягыннан да. Ләкин шулай да, анын белән беренче кат очрашкан көнне үк, «аягы җиңел булгандыр» күрәсең, чыннан да, остаз дип әйтерлек олы затларның берсен күрү, хәтта анын дәресендә дә утырып кайту бәхете насыйп булган иде миңа. Биргән сәламемне шулай таптап кына китүче кешеләргә гаҗәпләнгән, монын сәбәпләрен әле җүнләп аңламаган, формаль «европалашу», дөресрәге, тулаем урыслашу белән вульгар атеизмның традицион гореф-гадәтләр тамырына ни дәрәҗәдә балта чабуларын рәтләп белмәгән хәлдә алга таба атлавымны дәвам иттем мин. Бара торгач элекке көннәрдә үземә таныш булмаган, ягъни әле күрмәгән урыннарга да килеп чыктым. Казансу буена таба борын-борын булып, «шуып» кына төшә торган сөзәк тау битләре гаҗәеп матур икән. Тау битләрен каплаган ямь-яшел хәтфә болыннарда утрау-утрау агач төркемнәре. Яки ачыклык белән бүлгәләнгән урман эчләрендә утрау-утрау ямь-яшел аланнар Тау битләре буенча кыеклап сузылган сукмакларда берән-сәрән кешеләр күренә. Парлашып баручы яшьләр—егетләр белән кызлар. Берәүләре түбән төшсәләр, икенчеләре үргә таба менәләр. Җәйрәп яткан Казансу көзгесендә баеп бара торган кояшның алтын шәүләсе дөрләп кабынган. Суны да кабызган төсле... Төп аллеядан кайтып барганда, ерак түгел ачык эстрадада бер ханым башкаруында татар җыры яңгыравын ишеттем. Зәңгәр төскә буялган эскәмияләрнең берсенә барып утырдым. Буй-сынына сыланып тора торган озын итәкле кара күлмәк кигән, ярыйсы гына таза, бер үк вакытта күркәм фигуралы җырчы ханым Җәваһирә Сәләхова икән. Аның ике-өч җырыннан соң сәхнәгә - ■ - --■'I' "ОА1И 1С[ЖҮЛО| Монысынын жырлары да баягы «очрашудан» кырылган кәефне юатырга дәваларга тырышкан төсле ягымлы иде. Конферансьенын яка белдерүе сагаерга мәҗбүр итте .Сәхнәгә күренекле алабият белгече профессор Мөхәммәт абый Гайнулинны чакырабыз! Ул сезнен сорауларга да жавап бирер* Мине ин элек профессор дигән дәрәжа сагайтты, албатта Күз алдына университетның ак баганалары килде Сәхнәгә ыспай гына кәчтүм-чалбар кигән, әмма галстуксыз, күлмәк якалары ачык, уртача гына буйлы «гап-гади» бер агай килеп чыкты Профессор дигәч, мин башкачарак көткән идем. (Дөрес, ул чакта М Гайнуллин але профессор дәрәжәсен алмаган, конферансье ханым исә «аванс белән» шулай олылаган икән ) Әлеге олпат карт янында бу Житмәсә сакал-мыеклары гына түгел, чәчләре дә бөтенләй кырылган Шоп-шома башлы кеше иде ул Хәтта кашлары да. кырып ташлаган төсле, ачык кына күренми. Башыма килгән ин беренче уй: «Фантомас1* булды. Әгәр баш-күзен, бит-чыраен чак кына яшькелт төскә буяп та куй сан' Профессор дигәнебез авыз ачып бер-ике жөмлә әйтүгә игътибар белән тыңларга тотындым. Сүзне ул ерактан башлады. Уналтынчы, унҗиденче, хәтта унсигезенче гасырларда да. колониаль изүгә дучар ителү нәтиҗәсендә, татар халкы бик авыр шартларда яшәгән, культурасын, әдәбиятын үстерүгә бернинди мөмкинлекләре, кирәкле шартлары булмаган икән Бары унтугызынчы гасырнын ахырларында гына, капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша башлагач, анын иҗтимагый тормышында җанлану барлыкка килә. «Татар тормышынын чын-чынлап янаруынла боек мәгърифәтче, энциклопедист галим Каюм Насыиринын роле бик зур» дигән сүзләрне ишеткәч. Ал маты китапханәләренең берсендә бу кешенсн кайбер мәкаләләрен укыган булуымны искә тошердем. Ул мәкаләләр мина бик тә ошаган иде Шуна күрә бая башыма килгән шаян, хәтта беркадәре әдәпсезрәк уйларым өчен уңайсызланып та куйдым 1905 елдан сон гатар әдәбиятының гөрләп үсүен, бу процесста бөек шагыйрь Габдулла Тукай тоткан урынны лектор шактый тәфсилләп тасвирлады Анын Пушкин. Лермонтов иҗатларын гажәп олылавын билгеләде Аннары Сәгыигь Рамиев. Дәрдемәнд иҗатларын да искә алды Әмма тагар әдәбиятының чын -чынлап чәчәк агуы 1917 елдан сон совет чорына туры килә икән Һади Такташ, Шәриф Камал. Гадел Кугуй. Кави Нәҗми. Габдрахман Әпсәләмов. ниһаять. Сталин ягъни Дәүләт премиясенә лаеклы «Намус* романын язган Гомәр Бәширов һәм башка бик күпләр Лекция шулай гомум сүзләр белән тәмамлануга, бер-ике сорау да бирелде Бер ханым кайберәүләрнең русча сүззәрне күп куллануларын, бутап сөйләүләрен әйтеп, моңа карата «хөрмәтле профессорның» мөнәсәбәтен белергә теләде Икенчесе, егет кеше иде бугай, татарларның рус кызтарына оиләнуе хакында сорады Беренче сорауга ниндирәк жавап бирелгәнен хәтерләмим хәзер, мәгәр икенчесенә жавап ачык булды әгәр бер-берсен чыннан да яратып, хөрмәтләшеп яшәсәләр «пажалысты. үз ихтыярлары: тик еш кына, бигрәк тә олыгая төшкәч, андый гаиләләрнең тынычлыклары бстүчән була, мондый очракта аклап булмый андый никахларны» Бер планда махсус максат белән оештырылган лекциядән сон бөтенләй башка рухтагы сорауларның бирелүе мине уйландырды Димәк, тыңлаучыларны әдәбият хакындагы тарихи, теоретик мәсьәләләр кызыксындырмый, аларны гадәти тормышның кайбер күренешләре күбрәк борчый икән Мине исә укылган лекциянең нигездә гомум сүзләрдән генә торуы, анди әллә ни яңалык булмавы сәерсеидерде. Дөресрәге, ошамады ул лекция. Гәрчә лекция үзе төзек булып, бик шома яңгыраса да. Андагы фактларның һәммәсе диярлек дәреслекләр буенча ла билгеле иде. Кыскасы, булачак укытучыларымның шундынрлк лекторлардан тору ихтиматы мине әллә ни сөендермәде Ләкин мондый ашыгыч һәм кырыс хокемемнсн үзе дә саирак фикерләулән. хәтта проблемаларны җүнләп белмәүдән килеп чыкканлыгын бераз соңрак кына аңладым мин Шулай ук хакимият ияләре кушуы буенча кин катлам халык .атында сөйләнәчәк сүзләрнең дә формаль яктан шулай рәсми, эчтәлек жәһәтеннән чамалы гына булырга тиешлеген дә белми идем әле. Андый лекцияләрнең «популяр» дип аталуларының сәбәпләре дә миңа соңрак кына мәгълүм булды. Мондый популяр чыгышларның шулай махсус рәвештә сай булуы тыңлый торган аудиториянең дәрәҗәсенә дә бәйле икән. Ниһаять, парктагы ачык эстрадада бушлай җыр тыңларга җыелган чуар җәмәгатьчелек арасында университетка керер өчен махсус әзерләнеп килгән, зурдан дәгъва итүче кеше дә берәү генә булгандыр ул көнне Кыскасы, әлеге лекция ясаган тәэсирләр чамалы булган шикелле, аның хакта ашыгыч рәвештә чыгарылган хөкем дә бик сай. «тубыктан гына» икән. Әдәбият белгече Мөхәммәт Гайнуллиннын чын-чынлап кем булуын, татар филологиясе белемендә анын тоткан урынын азмы-күпме дәрәҗәдә төгәлрәк аңлау мөмкинлеге университетка кергәннән сонгы ике-өч ел дәвамында гына барлыкка килде. Әлбәттә, башка лекторларны да тыңлау, филология буенча төрле әдәбият, җөмләдән галимнең үз хезмәтләре белән дә якыннан танышу нәтиҗәсендә. Мөхәммәт ага Гайнуллиннын үзе белән танышып аралаша башлаганчы, аның шәхесе, кайбер гадәтләре хакында өстәмә мәгълүматларга да ия булу мөмкинлеге туган иде. Университет китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә мин, беренче курста укыган чакта ук, «Ан», «Шура» кебек революциягә кадәр чыккан журналларны укыштыргалый башлаган идем Бер көнне анда олы гына яшьтәге, мәгәр гаҗәеп сөйкемле, хәтта үз яшенә нисбәттән матур, чибәр дип әйтергә лаек бер ханым да күренде. Ул да элекке гәзитжурналларны караштыргалый икән. Анын кем икәнлеге хакында бүлек мөдире Мостафа абый Ногмановтан сорадым Филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллиннын хәләл җефете, доцент Жамал ханым Вәзиева, диде. Бу исемфамилияне элек тә очратканым бар иде: М. Гайнуллин һәм Ж. Вәзиева авторлыгында чыккан әдәбият буенча дәреслекләрне әллә ничә мәртәбәләр актарганым бар. Жамал апанын үзе белән шәхсән танышу да кызыграк килеп чыкты. Бер көнне, кечкенә генә уку бүлмәсендә бүлек мөдире һәм без ике укучы гына утырган чакта, ул: —Сез Уфадан килдегезме әллә?—дип сорады. Үземнең университет студенты булуымны, беренче курста укуымны әйткәч, ул гаҗәпләнүен белдерде: — Иске язуны шулай җиңел укуыгызга, яшегезгә дә карап, мин сезне читтән килгән берәр аспирант яки яшь галимдер дип уйлаган идем! Кайда өйрәндегез сон бу язуга? Сүзгә, рәхмәт төшкере. Мостафа абый кушылды, һәм ул минем кем булуымны, кайчан, кайлардан килүемне кыскача әйтеп бирде. Шул рәвешчә, ул мине сонгы вакытларда үзем тарафыннан еш тәкрарланып тәмам туйдырып бетергән сүзләрне тагын бер кат кабатлаудан коткарды. Жамал апа исә тиз аралашучан. сөйләшергә дә яратучан кеше булып чыкты. Сүз җае туры килгән саен, «Мөхәммәт агагыз болай дип әйтә, тегеләй уйлый», дип кыстыргалаудан тыш, кайсы мәсьәләне анын ничегрәк хәл кылуы, яктыртуы, кемнәр М. Гайнуллин шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдә белән «Азат хатын» редакциясендә. 1978 ел белән ничек бәхәсләшүе, хәзер нәрсәләр эшләве турында да әйткәли иде Өзек- өзек рәвештә бирелгән шундый хәбәр кисәкләреннән дә җигелеп эшләүче -фән корбаны»нын кешелек кыяфәтен дә. гыйльми кыюлыгын да. мжтимагыи йөзен дә күз алдына китерүе артык кыен түгел иде Боларга беренче ике-өч ел дәвамындагы һәм аннан сонгы чорлардагы күзәтүләрне дә кушып фикер йөртергә мөмкин Шулай иткәндә, әдәбият белгече Мөхәммәт Гайнуллиннын XX гасырнын 40-70нче еллары дәвамында татар филологиясе белемендә тоткан урыны үз чоры һәм даирәсе өчен никадәре зур әһәмияткә ия булуы ачыграк күренә. Шуна күрә мин бу урында, гадәти истәлек кысаларыннан чыгып, икенчерәк алым-стильгә күчәргә телим Профессор Гайнуллиннын гыйльми эшчәнлегендә төп ике юнәлеш аерата нәтнжәле иде Аларнын беренчесен мин иң элек татар филологиясе белеме буенча калрлар әзерләүгә, аларны «аякка бастыруга® керткән өлеше дип билгеләр илем Шул ук вакытта анын мин укыган елларда университетта дәресләр алып бармавын да әйтергә гиешмен (нлгышмасам. ул педагогия институтында беркадәре укыткан бугай). Сонгы елларда ул нигездә гыйльми җитәкче сыйфатында аспирантлар белән җитәкчелек итүдә һәм башкалар җитәкчелегендә әзерләнгән диссертацияләргә рәсми бәя бирүдә, ягъни оппонент булуда зур активлык күрсәткән галим иде һәрхәлдә. 1960—1970 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында өзлек сез рәвештә эшләп килгән һәм бөтен Татарстан өчен бердәнбер булган гыильми сонетында татар филологиясе буенча якланган һәр икенчс-оченче диярлек диссертациянең «беренче оппоненты филология фәннәре докторы Мөхәммәт Хәйру I лович Гайнуллин® була иде. Галимнен болай еш оппонентлык итүеннән чыгып, аны «кизү®, ягъни дежур оппонент дип бәяләүчеләр дә. бәлкем, табылгандыр Чынлыкта, минемчә, баз ай килеп чыгуның ике объектив сәбәбе бар иде Аларнын беренчесе ул елларда Казанда тагар филологиясе белеме буенча фән докторларынын гомумән аз булуыннан килә иде. Мәсәлән, ботен Татарстанда филология буенча ике фән докторы гына бар иде. Берсе олы яшьтәге, сәламәтлеге дә бик чамалы булган телче галим профессор Латыйф Жәләй. икенчесе әдәбият белгече Мөхәммәт ГаЙнуллмн иде Сәбәпләрнең икенчесе исә сонгысынын ул елларда сәламәтрәк тә. хәрәкәтчәнрәк тә булуы остенә яшьләргә карата ихлас теләктәшлеге белән дә бәйле иде. минемчә Аспирант җитәкчеләре дә. житәкләнүчеләрнен үзләре дә беренче оппонент сыйфатында күбрәк М Гайнуллинны чакырырга тырышалар иде Шуна күрә күпкә кадәр әдәбият тарихына, хәзерге әдәби процесс мәсьәләләренә, тел белеменә, хәтта фольклорга багышланган диссертацияләр хакында да төп рәсми хөкемне Мөхәммәт ага Гайнуллин чыгарып килде Ә ул һәрвакыт диярлек яклана торган диссертацияне чамалы гына тәнкыйтьләп, эшлекле тәкъдимнәр дә ясап һәм. нн мөһиме, әйбәт кенә мактап, «бу хезмәтнен авторы дәгъва ителә торган гыйльми дәрәҗәгә һичшнксе з лаек», дип йомгаклап куя иде. Диссертация яклаулар, билгеле, рус телендә генә бара, ә Мөхәммәт лапым русчасы—сүзләрнең, жомләләрнен мәгънәләре дөрес булса да—яңгыраш ягыннан бик чамалы, татарча кочле акцент белән әйтелә иле Мәсәлән, «прихолит к правильному заключению® кебегрәк гыйбарәсе «прихудит к пырауилному заклучени® булын ишетелә иле Шуна күрә Мөхәммәт ага сөйли башлау белән кайберәүләр авыз ерып елмаерга, пырх-пырх көләргә дә тотыналар Башта үземә лә көлкеле булып тоела иле Сонрак игътибар иткәнем бар анын акцентыннан кол үлеләр арасында, аны яхшылап белмәгән тәкәббер холыклы руслардан тыш. үзләре лә русча әллә кая китмәгән тагарлар күбрәк була пас. Мондый чакларда Тургеневның бер чәчмә «шигырендәге* фикере: үзеңнең кимчелегемне яшерергә теләсәм, андый сыйфатны башкалардан да табарга гырыш. шуны бүтәннәргә дә әйт. лмгәнрәк хикмәтле сүзләре искә тошә иде Гомумән, ул елларда русча әйбәт белү, чатнатып нәкъ русларча сөйли белү хакында сүз куертулар модада иде. Мона, ихтимал, республика лидерларыннан Фикрәт Табиевнын шул хакта кат-кат әйтүе, барлык унышларнын нигезен иң элек русчаны яхшы белү дип раслаулары да тәэсир иткәндер. Ә инде татар зыялыларыннан ул елларда күп сөйләүче һәм русчаны шулай татарча матур акцент белән яңгыратучының берсе ул телгә зурайгач кына өйрәнгән Мөхәммәт ага Гайнуллин булса, икенчесе, һичшиксез. Гариф Ахунов иде. Мөхәммәт аганын русчасы хакында йөремсәк мәзәкләр дә бар иде. Мәсәлән, әгәр риваять дөрес булса, директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшләгән чагында ул. бер җыештыручы әбине теге дөньяга озаткан вакытта, матәм нотыгы сөйли. Мәрхүмә бик тырыш, эш сөючән әйбәт кеше иде дип озак кына мактагач, болайрак нәтиҗә ясый, имеш: *Вут ана умирла. Всим нам нады с ния пример взят». Җыелган халык көчкә генә көлүдән тыелып кала. Урынбасар исә өстәп тә куя: -На этым панихида кончился. Тепер йава прадулжим в магиле»... Әмма ләкин, ничек кенә булмасын, рус сүзләрен рус колагы өчен ничек кенә сәер итеп яңгыратмасын. Мөхәммәт ага Гайнуллин фатихасы белән элек кандидат, аннары фәннәр докторы булган кешеләр аз түгел иде әлеге 60-70 нче елларда. Үз нәүбәтендә алар да фәнебезгә яңа көчләр килүгә үзләреннән өлеш керттеләр. Әгәр бүген күп тармаклы татар филологиясе белеменә йөзгә якын фән кандидаты, дистәдән артык доктор вәкаләтлек итә икән, мондый көчләрнең барлыкка килүенә Мөхәммәт ага Гайнуллин керткән өлеш тә зур булды дип әйтергә тиешбез. Галим эшчәнлегенең икенче төп юнәлеше һәм зур нәтиҗәлесе сыйфатында мин аның тарафыннан югары уку йортлары өчен төзелгән дәреслек һәм хрестоматияләрне күрсәтер идем. Төгәлрәк әйткәндә, монда мин татар әдәбияты тарихы буенча әзерләнгән, күп еллар уку әсбабы буларак хезмәт иткән китапларны күз унында тотам. Университет һәм башка институтларның татар бүлекләрендә тыңлаган лекцияләрдәге материалларның никадәр тулы булу-булмауларын. аерым иҗатларга бирелгән бәяләмәләрнең ни дәрәҗәдә гадел яки нахак икәнлеген беркадәре сынап карау өчен дә зарур иде алардагы материаллар. Һәрхәлдә, минем үзем өчен шулайрак булды. Әлеге дәреслек кулланмаларында XIX йөз һәм XX гасыр башы авторларыннан Һибәтулла Салихов. Габделҗәббар Кандалый. Мифтахетдин Акмулла. Каюм Насыйри. Закир Һади. Заһир Бигиев. Муса Акъегет. Шакир Мөхәммәдев. Фатыйх Кәрими. Риза Фәхреддин иҗатлары да текстлар белән мул тәэмин ителүе яңа заман әдәбиятыбыз тарихын чагыштырмача киңрәк яктыртуга хезмәт итә иде Чоры биргән мөмкинлекләргә муафикъ рәвештә, әлбәттә. Иҗатлары киңрәк яктыртылу «өстәгеләр» тарафыннан әллә ни хупланмаган, киресенчә, «кызыл авызлар» тарафыннан гел тәнкыйть ителүе, кире кагылуы кагыйдәгә әверелгән кайбер әдипләрнең мираслары буенча да әлеге кулланмалардан шактый бай мәгълүмат алып була иде. Чоры, даирәсе өчен аларда характерлы, котылгысыз дип әйтерлек чикләнгәнлекләр, кимчелек-ялгышлар да очрауга карамастан бу шулай. Кырык-илле ел дәвамында иҗатының әһәмияте эзлекле рәвештә кимсетелгән, хәтта бөтенләй диярлек кире кагылган, наширлек. хәйриячелек эшләре дә инкяр ителгән шагыйребез Закир Рәмиев—Дәрдемәнд булды. Аның мирасы бөтенләй онытылмауга, дөресрәге, әкренләп әдәби фикер хәрәкәтенә кайтарыла баруына да әлеге кулланмалар керткән өлеш аз булмады дип әйтер идем. һәм. гомумән, бу олы шагыйрьнең мирасы тулысынча кайтарылуга да галим тарафыннан 1959 елда, шагыйрьнең 100 еллыгы уңае белән ясаган махсус доклады һәм аның редакциясендә чыгарылган шигырьләр җыентыгы алга таба зур бер адым хезмәтен үтәгән иде. Моңарчы бер мәкаләмдә тәфсилләбрәк язганымча (-Бертуган Рәмиевләр» китабында), әлеге йөзъеллыкнын уздырылуы, тарихи дөреслеккә таба борыла башлау буларак, җәмәгатьчелектә милли бәйрәм хисен дә тудырган иде. Шулай итеп. XIX йөз—XX гасыр башы иҗтимагый, мәдәни тормышыбызда, бигрәктә әдәби фикеребез тәрәкъкыятендә билгеле урын биләгән, моңарчы мираслары тигез дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әдипләребезнен мирасларын барлау, азар белән кинрәк жәмәгатьчелекне таныштыру газим хезмәтләренең төп өзешен тәшкил итә. Хатын-кыз әдипләребсздән Газизә Сәмитова. Маһруй Мозаффария. Гыйффәт туташ. Мәхүбжәмаз Акчурина иҗатларын, эшчәнлекләрен өйрәнүен дә мин махсус билгеләп үтүне кирәк табам Шунысы да билгеле булсын бездәге хатын-кыгзарнын ижтимагый активлыгы бер татар дөньясында гына түгел, бәлки Русиядәге. Көнбатыш Кытайдагы башка мөселман торкиләр өчен дә гыйбрәтле, шунысы белән тарихи зур әһәмияткә ия хәрәкәт, хәтта төгәл бер күренеш иде Кыскасы, жыеп әйткәндә, сугыштан сонгы авыр елларда, шәхес ку.зьтынын сөреме әле бетеп җитмәгән, большевизмның догматик, тынчу атмосферасы да тулаем хөкем сөреп торган, төрле чикләүләр, эзәрлекләүләр, «башка сугулар» һаман гамәлдә булган шартларда яшьләрнен җитлегүенә даими рәвештә юмарт теләктәшлек күрсәткән олы рухлы, шунысы белән үзенчә гүзәл кеше иде Мөхәммәт ага Гайнуллин Мәдәният вә әдәбият тарихы буенча ул башкарган эзләнүләр, ул чыгарган китаплар да. чорына хас. димәк, тарихилыгы белән аңлаешлы кайбер үзенчәлекләренә, житешссзлекләренә карамастан, һәрьяклап ихтирамга, хөрмәт итүгә лаек байлыгыбызлыр Минемчә, профессор Мөхәммәт Гайнуллин безнен филология белемендә узылуы котылгысыз рәвештә зарур булган, шунысы белән үз миссиясен үтәргә тиеш һәм үтәгән билгеле тарихи чорнын (бәлки анын мөһим бер этабынын) күренекле, кии күнеллслеге белән затлы вәкиледер Галимнең хезмәтләре арасында эчтәлегенең максатчанлыгы һәм байлыгы җәһәтеннән, минемчә, иң әһәмиятлесе «Татарскан литсратура и публицистика начала XX века» дип исемләнеп рус телендә чыккан күләмле монографияседер (Казан. 1966). Ул тарихыбыздагы ин якты сәхифәләрнең берсен тәшкил иткән мәсьәләгә—вакытлы татар матбугаты туу. үсүгә, анын гомум эшчәнлсгс тарихына багышланган олы хезмәт Анда әдәби фикер һәм язма культурабыз янару күренеше татар телендәге торлс гәзит-журналларнын барлыкка килү, нинди юнәтештә эшләү процессы белән берлектә күзәтелә, билгеләнә Шунын белән бергә әлеге гәзнт- журналларны барлыкка китергән, яшәткән, үстергән әдипләрнең, журналистларның хезмәтләренә дә торле яклап анализ ясала, бәя бирелә Китап, укучыга шактый мул белем бирүдән тыш, аны төрле мәсьалалар буенча уйланырга, фикер йортергә, эзләнергә этәрүе белән лә бәхәссез әһәмияткә ия иде Аны укып уйлану, узган тарихыбызның шул бай. катлаулы күренешен әтрафлырак, тагын да төгәлрәк, тирәнрәк аңларга омтылу теләге безне. Мөхәммәт Мәһдиен белән икебезне, әлеге китапка таянып дигәндәй, «XX йөз башы татар әдәбияты һәм матбугат тарихының кайбер мәсьәләләре* дип исемләнгән мәкале белән чыгыш ясауга китергән иде (Казан утлары. 1967. №7). Мәкаләдә без М. Гайнуллин китабының гомум әһәмиятен, кыйммәтен махсус билгеләп үттек, әлбәпә Шулай ук анда әлс хәл ителеп бетмәгән, бәхәслерәк яктыртылган мәсьәләләргә лә тукталган, кайбер фактларны, күренешләрне ничегрәк ойрәнү. яктырту мөмкинлекләренә дә тукталган идек Сүз бигрәк тә Риза эллин Фәхрелдин. Фатыйх Кәрими ише зур. катлаулы әдипләребез эшчәнлеген яктыртудагы моңарчы хөкем сөреп килгән берьяклылык хакында да барды Матбугат органнарына бәя бирүдә редакторларны наширлардан конкрет авторларны исә редакторлардан аерып карау фикерен дә алга сөреп карарга тырышкан идек Янәсе, элекке гәэит-журналларга тулаем гына бәя бирергә, барысын бер таяк белән сорсп. гаепләүче тамгалар сугунын хаксы чыгын ла расларга омтылып караган идек. - Әмма монарчы бер әйткәнемчә, безнен нәкъ сонгы мәсьәләләр буенча әигергә теләгән фикерләребез шул чорда хокем сөргән рәсми караш тарафдарларыннан Хәсән Хәйри. Камил Фәсне» ише «авыр туплармын- ягъни паргия гч-шматары тарафыннан танылган авторитетларның көчле генә тәнкыйпчәреиә очраган иде Минем аңлавымча, әлеге мәкаләбездә Г. Тукайның «Китмибез!* шигыренә карата ул елларда гел хөкем сөреп торган советча бозык (янәсе, Тукай татар милләтчеләренә шулай «җавап биргән» ише) аңлатманы дәлилле рәвештә кире кагуыбыз, ягъни нәфрәтнен рус шовинистларына адресланган булуын раславыбыз тәнкыйтчеләргә ошамаган иде; бигрәк тә үзен гел идеолог итеп сизүче К. Фәсиевнең ачуын кабарткан булса кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, безне «бербөтен буржуаз агым» идеясенә теләктәшлектә, ягъни, тагын да ачыграк әйтсәк, буржуаз милләтчелектә гаепләгәннәр иде (бу хакта аерым сүз дә булыр, бәлкем). Ләкин безнең өчен күңелсез, хәтта хәвефле булган әлеге кампаниядән соң Мөхәммәт ага Гайнуллин белән минем арада үзара якынаюга таба хәрәкәт барлыкка килеп, дустанә дип әйтерлек мөнәсәбәт тә урнаша башлаган иде. Дөрес, әлеге мәкаләбез хакында сүз, хәтта аны искә алу омтылышы да булмады. Очрашкан саен кул биреп күрештек, хәл-әхвәл сораштык. Ул минем нәрсәләр эшләвем белән һаман кызыксынып торды. Башта мин бераз сагаеп, шүрләп тә йөргән идем: берәр җаен китереп, саллырак жавап белән «тондыруы да» ихтимал дип. Тик бер нәрсә дә булмады. Бары татар әдипләренә багышланган җыентыгына караган гадәти рецензиям чыккач кына, рәхмәтләр әйтеп кулымны кысты. Димәк, әлеге тешләгрәк рухлы мәкаләбездәге хаклы тәнкыйтьне, авыррак булса да, ирегетләрчә «йотып җибәргән», ягъни объективлыкка омтылуның кирәклеген, зарурлыгын таныган икән. Бу сыйфат галимдә гаделлеккә омтылу хисенең көчлерәк булуын күрсәтсә кирәк. Шул рәвешчә әкрен генә якынлашкач, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышырга, кайбер очракларда җинелчә бәхәсләшеп тә алырга туры килгәли иде Гомумән, анын белән сөйләшүе, фикер алышуы җинел дә, күңелле дә иде. Ул бер дә үзен өстен тотмас, елмаеп-көлеп кенә сөйләшер Шул ук вакытта үзенең дәрәҗәсен дә саклар иде. Бу анын сина карата кулланган ягымлы эндәш сүзләреннән сизелеп тора. Минемчә, ул, яшьрәк кешеләр белән сөйләшкәндә, «акыллым» дигән эндәш сүзен еш куллана иде. Аннары анын бер гадәте—авыз эчендә тел очын ары-бире йөрткәләп, битләрен бөлтәйткәләп куя торган кызыклы гадәте дә бар иде. һәрхәлдә, анын белән рәсмилеккә бирелмичә генә сөйләшергә мөмкин иде. Бер көнне җаен китереп. Каюм Насыйрига багышланган китабында Шиһабеддин Мәржани эшчәнлеге кирәгенчә яктыртылмавын, хәтта анын әһәмиятен бөтенләй инкяр итүгә юл калдырылуын әйткән илем Анын җавабы мин көткәннән башкачарак килеп чыкты; —Гомумән дөрес әйтәсең.—диде ул елмаеп һәм битләрен бөлтәйткәләп алды.— Тик бер нәрсәне генә онытма. Ул китапны язган чакта шартлар бөтенләй башка иде 1944 елгы махсус карарның әле суынып җитмәгән чагы. Берәр элекке чор галиме хакында сүз кузгатсаң, «Алтын Урда хакында ул нәрсә язган? Казан ханлыгын ничек яктырткан, этногенез мәсьәләсендә нинди позициядә торган?»—дип төпченә башлыйлар иде. Әгәр мәсьәләне шомартыбрак яктыртырга теләсәң, донос язарга да әзер торучылар җитәрлек иде. Каюм Насыйрида, үзен белгәнчә, әлеге сораулар хакында әллә нәрсәләр юк. Безгә, гомумән, шунлыйрак алым белән эшләргә туры килде: кайсы ат белән кызурак, тизрәк чабасын, максатка җитә аласың, шуны иярләргә, шуңа атланырга тырыша идек. Сүзләреннән, образлырак итеп әйтүеннән Мөхәммәт ага үзе дә канәгать иде, күрәсең, ялтырап торган башын бер чөеп алды да, хәйләкәр генә елмаеп өстәп куйды: — Каюм Насыйринең гадирәк, димәк, демократрак булуын да истә тоттык, урыслар турында да начар фикерләре юк аның. Мәржани белән аның араларында каршылык булуы да бәхәссез бит. Менә, заманалар бераз үзгәрүгә, Мәржани турында үзеңнең мәкаләңдә чыкты. Фәннең, гыйлемнең үсүе шулайрак бара шул, акыллым Килер вакыт, сезнең буыннан да кимчелекләр, хаталар таба башлаячаклар.. Сонгы фаразга миндә жавап юк иде, әлбәттә. Киләчәк буыннар гына түгел. үтебез дә бүген үк үзебезнен кичә эшләнгән эшләребездән кимчелекләр табабыз. Ә киләчәк буын вәкилләренә килгәндә, Аллага, Алла биргән инсафка, иманга тапшырырга кала. Совет чоры авторларынын элекке чор галимнәрен ничек тапалаулары, хурлаулары күз атдында Ләкин мин, авызымнын шулай тиз генә томатануы белән килешергә теләмичә, һөжүмне икенче планга күчерергә тырыштым Каюм Насыйрине «энциклопедист» дип атаулары белән килешмәвемне әйттем. Чөнки энциклопедизм дигән күренеижен бары Урта гасырлар өчен генә хас тәрәкъкыят икәнлеген искәрттем Аннары белем дәрәҗәсе ягыннан гади мәктәп-мәдрәсә укучылары өчен грамматика, арифметика буенча популяр дәреслекләр язучыны чын энциклопедист Леонардо да Винчи белән янәшә куеп булмый бит! Хәтта колагыннан тарта-тарта энциклопедист дип олыланган Ломоносов белән дә —Моның шулай икәнлеген мин дә беләм,—диде Мөхәммәт ага һәм авыз эчендә тел очларын бер-ике мәртәбә уйнаклатып алгач, елмаеп куйды,—Ломоносовны үзен дә дөрес искә төшерден, энциклопедист сүзе исә безгә Мәскәүдән килгән иде Ломоносовны күккә чөю урыс милләтенен анын тәрбияләү өчен кирәк будган. Без дә бит Каюм бабаны олылау юлы белән татарнын абруен күтәрергә тырыштык Революциягә кадәр язуы да. хәтта үз әдәби теле дә булмаган дип тасвирлана торган «кыргый илбасар» татарнын «энциклопедисты» хакында шул е.гтарда сүз кузгатуның әһәмиятен онытма, акыллым! Ул хәзер генә сезгә кирәкми энциклопедистлар! «Димәк, бу илдә фән дигән нәрсә бетем генә түгел, сәясәт тә икән,—дип уйлап утырдым мин —Сәясәттә исә. анын бер тармагы булган дипломатиядә дә. әхлак нормалары чамалырак була шул » Моннан сон да мина гуманитар фәннәрдән тарих белеменең табигате, анын бурычлары хакында күп уйланырга, ул фәнме, фән булмаса, нәрсә сон ул тарих ’—дип күп мәртәбәләр баш ватарга туры килде Сәясәт дигәч, шуны да истә тотарга кирәк ул гуманитар фәннәр аткәсендә эшләүчеләр өстендә һәрвакыт нечкә жепкә эленеп торган үткен кылычны, яки хәтәр балтаны хәтерләтә. Аның бик куркыныч, хәтта мәгънәсез дип әйтерлек очраклары да була Мөхәммәт ага Гайнуллин язмышында да андый хәлләр күп булганга охшый Репрессиягә эләккән элекке галимнәребез, әдипләребезнен фикерләре, хезмәтләре онытылу, юкка чыгу хакында сүз чыккач, мондыйрак ждвлп ишеттем. —Алай ук бөтенләй юкка чыкмадылар шул атар,—диде Мөхәммәт ага уйчан гына, —Без бит шулардан укыган кешеләр Аларнын язганнарын хәзер дә укыйбы з Дөрес, яшереп кенә укып файдаланабыз Тик исемнәрен атарга куркабыз Үзебезнен язганнарны да чыгармаслар, гаепләрләр дип курыктык Шуна күрә дә сер булып кала инде алар «Сер* дигәннән, сонрак Альберт Яхиннан шуны да ишетергә туры миле — Бер көнне, М Гайнуллин белән очрашкач, сүздән сүз чыгып, ул болайрак әйткән иде «Мин үз китапларымны утызынчы елларда репрессияләнгән галимнәребезнен хезмәтләреннән файдаланып, хәтта алардан күчереп яздым Тагын сәяси гарасатлар чыгып, аларнын калган әйберләрен дә җыеп яндырсалар, бөтенләй югалу ихтималыннан куркып, ичмасам, фикерләре минем китапларда сакланыр дип уйладым. Тик билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрен генә атый азмадым Әйтче, зинһар, болай эшләп мин дөрес иттемме, әллә җинаять кылдыммы ’» Мин ул мәлдә Мөхәммәт агага өздереп кенә җавап бир,* алмадым, әлбәттә.-дидс Альберт сүзен йомгаклап. Әйе, Русия һәм СССР шартларында М Гайнуллин кебек эшләре әйбәт кенә, хәтта «ал ла гол генә» рәвештә барган кешеләрнең дә язмышлары мәҗбүри каршылыклар белән тулы булган. Тагын бер очрашуда Мохәммәт ага — Йә, язы сорауларын юкмы сон тагындип сорады һәм кеткелдәп көлем куйды —Бар!—дидем мин кыюлана төшеп -Кичә генә сезнен Акмулла хакынла!ы кайбер язгаинарыгызмы карап утырган идем, бер нәрсәгә игътибар ипем әле Шагыйрьнең «бәндәне ризык дигән кыймылдатыр» дигән сүзләренә карата сез шикләнү белдерәсез шикелле. Реалистларча уйлаучы кеше буларак, Акмулла, минемчә, мәсьәләнең тамырына карап фикер йөрткән. Кешеләр генә түгел, барлык жан ияләре дә ризык эзләп кыймылдыйлар, хәрәкәтләнәләр бит! Бу юлы да Мөхәммәт ага җавап эзләп кесәсендә күп актарынмады: — Шулай икәнлеген мин дә беләм, элек тә белә идем,—диде җәһәт кенә —Ләкин яшьләргә, студентларга адресланган китапта: «Сез дә шулай ипи артыннан гына чабыгыз!»—дип яза алмыйм бит инде! Ни өчен идеалны кеше гел туенудан гына эзләргә тиеш?! Шулай дип, мәсьәләне чак кына икенче якка таба борып җибәрде дә, гадәтенчә тел очлары белән битләрен бөлтәйткәләп алгач, такыр башын сыйпап куйды. —Сина, казакъ теле белән якыннан таныш кешегә, Акмулла иҗатын яхшылабрак өйрәнергә кирәк булыр, күрәсен. Мин анын, дөресен әйткәндә, кайбер сүзләрен, гыйбарәләрен кыенлык белән аклыйм. Тоям ни турында сүз барганын, ләкин нечкәлекләренә кадәр төгәл аңлап бетермим. Акмулла ижатын безнең чын-чынлап өйрәнгәнебез, бәяләгәнебез, үзләштергәнебез юк әле. Ә ул бик зур шагыйрь, чын шагыйрьләрнең берсе! М. Гайнуллиннын һәр ситуациядән бәхәстән җиңел генә диярлек чыга алуына карап, мин элегрәк аны гомумән җинелчә генә фикер йөртүче, үзенә тәнкыйть күзлеге аша карамый торган, үз эшләреннән гел канәгать кешедер дип тә уйлап куйгалый идем. Мондый уйларым белән ялгышкан булуымны соңрак кына аңладым. 1981 елнын яз айларында мине Татарстан китап нәшриятының директоры Гарәф ага Шәрәфетдинов чакыртып алды Шушы елда Мифтахеддин Акмулланың 150 еллыгына багышлап, анын әсәрләрен чыгарырга кирәк икән Бу эшне мина тапшыруын һәм эшне тиз башкарырга кирәклеген белдерде ул. Минем искә кылт итеп Мөхәммәт аганын сүзләре төште. Һәм алындым әлеге эшкә. Көне-төне дигәндәй эшләп (мин, гадәттә, төннәрен озак-озак утырырга күнеккән), җыентыкны ерып чыктым диярлек. Өлгерә алмый аптыраган чакларымда М. Гайнуллинны «каргар» кебек булсам да. китап чыгып җиткәч, аңа үз рәхмәтләремне кычкырып әйтергә дә әзер идем. Тик шуны гына белмәдем: нәшрият директоры бу эшкә мине чакыру фикеренә үзе килгәнме, әллә берәр кеше тәкъдим иткәнме? Хәер, ачыклап йөрүнең кирәген дә тапмадым ул вакытта. Мөхәммәт аганың башкаларга, бигрәктә яшьләргә карата теләктәш, ярдәмчел кеше икәнлеген миңа башка юнәлештә дә сынап, татып карарга туры килгән иде. Шуларның берсе хакында. 1969 елның җәендә, тормышыбызның матди яктан бераз катлауланыбрак торган, кем әйтмешли, «яшь совет гатименен» хәерчелеге сизелебрәк торган көннәрендә, Алматыдан телеграмма килеп төште. Әтиебезнең вафатын хәбәр итеп. Тиз генә очып барырга, кирәкле чыгымнарның бер өлешен булса да күтәрергә тиеш идем мин. Хезмәт хакын бирүгә дүрт-биш көн калган, ә тиешле бер гонорар кисәген тагын озаграк көтәргә туры киләчәк. Ә мәсьәләне тиз генә, бүген үк хәл кылырга кирәк. Уйлана торгач, бурычны Мөхәммәт агадан сорап карауны кулайрак таптым Телефоннан шылтыратып, бер ашыгыч эш килеп чыгуын әйтеп, Щапов урамындагы өйләренә юнәлдем (анда элек тә бер кат булганым бар иде). Ишекне һәрвакыттагыча матур елмайган сөйкемле Жамал апа ачты. Алгы бүлмәгә өйдәгечә гади киенгән Мөхәммәт ага да чыкты, үзенен кабинетына чакырды Килүемнең сәбәбен ишетүгә үк ул пижам чалбарын сала башлады. Аннары каушаганрак кыяфәт белән: —Хәерле булсын инде, иманлы булсын дип телик,—диде һәм тиз-тиз киенергә тотынды —Өйдә әллә ни акча юк иде, хәзер кассадан алып бирәм. Төшке ашка ябылганчы барып өлгерик Акчаны мин сораганнан артыграк итеп бирде ул: —Сонгы бурычын бит, иркенләп тот. Тартынма Кайтарыр өчен дә ашыкмассың. Өлешләп бирсән дә ярый,—ниһаять, шунда гына сорап куйды —Ничә яшь иде сон әтиеңә? Шуны да әйтергә кирәк, Мөхәммәт ага, минемчә, бик матур картайган кеше иде бугай Күпкә кадәр төс-кыяфәте бер килеш торды анын, алләни үзгәрмәле Һаман шул ук ялтырап тора торган такыр баш, чип-чиста көләч йөз. бөлтәеп- бөлтәеп ала торган көр янаклар 1983 елда сиксән яшен тутырганда да ул элеккечә диярлек үк хәрәкәтчән булды Юбилей бәйрәменә багышланган зыяфәт мәҗлесенә мине дә чакырды «Кара аны. килми калма, юкса үпкәләрмен!*—дип өстәп куйган иде Бауман урамындагы элекке (Юныс Әхмәтжанов чорындагы) татар ашлары йортынын зур залында оештырылган кичке мәжлес юбилярнын үз авторитетына лаек рәвештә халык белән шыгрым тулы, мул һәм ихласлыгы белән аерылып торган иде. Кичәдә катнашкан артистлардан Вафирә Гыйззәтуллинанын аерата илһамланып, бии-бин җырлавы да истә калган. Бигрәк тә юбилярнын ана яратып, сокланып каравы күз агаыннан китми Сонгы мәртәбә анын белән иркенләп сөйләшүебез хастаханә шартларына туры килде. Кинәт кенә әллә нидән эч авыртып, касык тирәләре лә катып жафалана башлагач, кинәш сорап, профессор Марс Михайловка шалтыраткан идем Ул исә, ай-ваема карамыйча, мине Вишневский исемендәге урология хастаханәсенә илтеп салды Тик бер кон узуга сәбәбен габиплар да билгели азмаган әлеге чирем, пычак белән кырып алган шикелле, ничек башланган булса, шулай ук кинәт юкка да чыкты Берәр нәрсәдән агуланган булуын ихтимал, диделәр Шундый нәтиҗә гурында хәбәр иткән табип күрше корпуста профессор Гайнуллин ятуын, операцияне унышлы кичерүен, хәзер инде «йөгереп йөрүен дә» әйтте Шул ук көнне кичен хәзен дә белим, жае килсә, чак кына әңгәмәләшеп тә утырыйм дигән ният белән эзләп киттем үзен. Бер зур палатада үзе генә ята икән Шатланып каршылады «һай. шәп булды бу! Эчем пошып яга идем, ялгыз ягунын начар ягы да бар икән.« диде кугзарын уып Бераз ябыга төшкән булса да. кәефе, күренеп тора, әйбәт кенә иде Көлә-көлә операциямен ничек ясалуын, наркоз шул урынла гына булгач, хирургларның кайда ничек кисүләрен, үзара ничек сөйләшүләрен ишетеп яткан икән Минем ничек «яп-яшь килеш* монда эләгүемне сорашкач, чиремнен үз-үзеннән бетүен ишеткәч «Була андый очраклар, нирвыдан да булуы ихтимал*,— диде дә сүзне икенче якка борды Тарих фәне өлкәсендә, бигрәк тә Мәскәү тарихчыларының соңгы хезмәтләрендәге яңалыклар белән кызыксынды —Сонгы вакытларда, сәламәтлегем артык борчыгач, яна әдәбият белән жүнләп таныша алмадым шул Ярар, чурт эсним. Хәзер начар түгел Карале, Алтын Урда буенча яна мәгълүматлар тапмадыңмы тагын9 Онытканчы шуны да әйтим әле, Алтын Урда белән артык мавыгып. Болгарны да онытмагыз инде' Беркадәре вакыт шул тирәләрдә юангач, сүз үзеннән-үзе дигәндәй татар-башкорт мөнәсәбәтләренә, татар әдәби мирасын йолкып тарткалау тирәсенә күчте -Бу көннәрдә шунын хакта күп уйланып яттым әзе.-диде ул һәм беркадәре вакыт тел очын боргалап утырды —Сез яшьләрмен безнен буынны гаепләве хакында да Дорес. мирас очен талаш асылда Мәжит Гзфурины ике халыкмын ла уртак шагыйре ясаудан башланды Монда безнен өлеш бар барын Башта без иҗатын тагар милләтчесе буларак башлаган Мәҗит Гафуримы башкорт шагыйре гә дип әйтүдән әлләни югалтмабыз дип уйлаган идек Башкортлар белән бер инештән су эчеп, бер табактан аш ашаган халык бит без Мин үзем аллрга карага ихлас дус га. рәхимле кардәш тә булудан бернинди хилафлык күрмәдем Күрмим дә Им якыннан аралашып, хәтта туганлашып беткән халыклар бит без' Никадәрле чын татарларның җир алу очен башкорт булып язылуларын да онытмыйк Шуна күрә кайбер әдипләрнең чыннан ла уртак булулары табигый бит' Тик сонгы елларда азар чама хисен ботенләй югалттылар шул Тазар теле булмаган, төрки гел генә булган дип әйтүләре дөреслеккә һич тә туры килми, бигрәк тә әдәпкә сыеп бетми. Бу бит төгәл бер халыкны тарихтан бөтенләй сызып ташларга омтылу дигән сүз бит! Теге ни, урыслар әйтмешли, «свинья за стул—нуги на стул» дигән шикелле килеп чыкты шул. Үзенен кискен хөкеменнән үзе дә сискәнгән кебек кинәт туктап калды ул, бераз сүзсез утырды Аннары өстәп куйды: —Әгәр фәлән вакытка кадәр башкортлар татар теленнән, татар әдәбиятыннан файдазанган. үз өлешләрен шул процесска керткән дип әйтсәләр, мона кем каршы чыккан булыр иде? Мондый юлдан баш тартып, авторларны, әсәрләрне тупас рәвештә башкортлаштыру, үзләштерү юлын сайладылар шул рәвешчә бетмәстөкәнмәс конфликт барлыкка килде — Башкортстанда яшәүче кайбер татарларнын үзләре дә мона шактый өлеш керттеләр шикелле,—дидем мин, сүзгә кушылырга теләп.—Шундый татарлар мәсьәләне күбрәк болгаттылар бугай Аннары Казан галимнәре белән язучылары да кунак-кунак уйнарга, Уфага барып сыйланып кайтырга да яраттылар шикелле —Анысы да булмады түгел, булды! Тик татарның болай артык уступчивый булуында башка сәбәпләрнең, зуррак сәбәпләрнең барлыгын да онытмыйк —Акланыр өчен һәрвакытта —дип башлаган идем. Мөхәммәт ага кулы белән ишарәләп туктатты: — Гафу ит. акыллым. әйтеп бетерим инде сүземне бер башлагач Синең, егетем, утызынчы елларнын гарасатларын үз жялкәнлә татып караганын бармы? Шул- шул!.. Үзбаш фикер йөртергә сәләтле зур әдипләребез, чын белемле галимнәребез төркем-төркеме белән төрмәләргә утыртылгач, юк ителгәч, милләт мәнфәгатен якларга кемнәр катды сон? Бер төркем котлары атынган, кечкенә «җилдән дә» яфрак кебек катгырап тора торган куркаклар һәм бармак белән ясалган ярты надан «галим» кисәкләре! Аларнын барлык горурлыгы, хокукка •■праватары» ата- бабатарынын ярлылыгы, хәерчелеге белән мактану иде. Ярлы кеше баласы булсан— әйбәт, бай кеше, мулла кеше нәселе булсан—начар, имеш. Андыйлар халык, милләт мәнфәгатен анларга сәләтле иделәрме соң?!. Бер сүз белән әйткәндә, утызынчы еллар гарасатыннан сон без башсыз диярлек каттан идек. Әйе, башсыз калып, бик вакланып калган идек. Вак кешеләрнең интереслары да вак була шул.. Мине Мөхәммәт аганын үзенә, үз буыны вәкилләренә карата бу дәрәҗәдә кырыс, хәтта рәхимсез рәвештә хөкем чыгаруы гаҗәпләндерде, әлбәттә. Шуңа күрә, сүзгә кушылырга жай таба алмыйча, тын гына утырдым Бераз сөйләүдән тукталып торган Мөхәммәт ага тынычрак тон белән тагын сүзләрен дәвам итте: — Кырым татарларын, кайбер Кавказ халыкларын үз илләреннән сөрүләр 1944 елгы мохим карар да, тез артына гына түгел, муен тамырына да суккан иде безнен. Татарны татар булудан биздерә башлады ул карар. Башкортстандагы кардәшләребездән бер өлешенең башкорт булып язылуларының сәбәбе менә шуннан килә, минемчә. Бер сәбәбе генә, билгеле. Шул карардан сон халыклар арасындагы дуслык турында сүзләр куерганнан куерды. Тик бер үк вакытта бер халыкны икенчесенә өстерү дә барлыкка килгән иде. Мәктәп дәреслекләрендә татар исеме сүгенү сүзенә әверелә язды. Димәк, сәбәпләрнең елга башын башка яклардан, башка мәнфәгатьләрдән дә эзләргә кирәк Болай дип әйтү белән мин үземне, үз буыным вәкилләрен акларга җыенмыйм. Юк! Бездә дә гаепләр бар, хәтта күп. Әйткәнемчә, бик вакланган идек без. Күп очракта көндәлек ризык, кечкенә торак өчен генә бил бөгеп эшләргә риза булдык. Ни кушсалар, шуны эшләдек. Берберебезне сатуга кадәр барып җиггек. Бер телем ипи, бер калҗа ит, бер җылы сүз өчен Бу көннәрдә, бульнис шартларында менә шулар хакында күп уйланып яттым әле мин Уйдан вакыт-вакыт башым шартлардай булды!. Бераз утыргач өстәп куйды: —Апирацияне җиңел узды дисәләр дә, яшь тә килеп терәлгән бит. Алда кайчан ни буласын бер кем дә белми. Кыскасы, сират күперен узып барыш хәзер. Аны барыбер бер узасы Әнгәмәнен бәхәскә әверелүен, кискенләшүен, мәсьәләнең болай артык тирәнгә кереп китүен, хәтта драматик төс тә алуын көтмәгән идем, әлбәттә. Хәзер уйлап карасам, хәтәр чиргә дучар булган, ясалачак операииянен әллә нинди нәтиҗә бирү ихтималын да аңлаган картыбыз шулай төрле яклап уйланырга, үзенә карата да кырыс хөкем чыгарырга мәжбүр ителгән икән. Анын сүзләрендә акланырга теләүдән бигрәк үз-үзен анларга омтылу көчлерәк иде шикелле Минемчә, бу мәсьәләләр хакында Мөхәммәт ага элек тә уйлаган булганга охшый Аерым-аерым, өзек-өзек рәвештә дигәндәй. Әмма хастаханә шартларында, бигрәк тә хәтәр операиия көтелгән вәзгыятьтә барлык борчытулары бергә кушылып, бүселеп чыкканга охшый Бүген ул шулай еллар буена эчендә жыелыл килгән борчылуларын берьюлы бушаткандыр мөгаен Китерелгән дәлилләре бер селтәнүдә кире кагарлык түгел Хәер, аларнын буыны гына түгел, без дә күп очракта, төптәнрәк уйлап карасан. өстән-өстән генә фикер йөртеп, берьяклырак хөкем чыгарырга ашыгабыз түгелме сон?.. Фикер алышунын кискенлеген бераз йомшартыр өчен әнгәмәгә шаянрак юнәлеш бирергә тырыштым — Ничек уйлыйсыз әле. Мөхәммәт ага: татар әдәби мирасын шулай мул итеп үзләштерү нәтижәсендә башкорт культурасының чын милли сыйфатлары юылып, ахыр чиктә саф башкортларның үхтәре дә татарлашып бетмәсләр микән ’ — Кызык фикер, булуы ихтимал,—диде ул уйлана төшеп —Ләкин тарихта монын киресе, дин һәм язу культурасының үзгәрүе аркасында бер милләтнен икегә аерылу. үзара дошманлашу фактлары күбрәк бит Мәсәлән. Линан гарәпләре. Ольстердагы хәлләр. Серблар белән хорватларны да шулайрак дңтәр Керәшеннәр лә уйландыра —Ләкин безнен арада бүген дин ягыннан да. динсспек жәһәтеннән дә артык аерма юк бит Мөхәммәт ага тагын уйланып калды: —Алай гына жинел уйлама син. Диннән тыш идеология белән сәясәт тә бар әле Ярар, чург эсним! Ничек әлс. иртәгесе кон өчен ишәк кайгырсын, диләрме ' Тамак кипте, бер чәй эчеп жибәрик әле.—дип термоска таба үрелде, үзенә— чынаякка, мина стаканга чәй салды. Кайнар чәйдән бер-ике йоткач — Чурт эсним,—дип кабатлады—Минемчә, тарихи дөреслек барыбер өстен чыгачак әле! Дөреслек бит ул капчыктагы без шикелле, барыбер тишеп чыга Сак кыланмаелн. үзенә дә кадата Әйдә, оптимист булыйк, яхшыдан өмет итик Бу сүзләрдән соң ул гадәти. шат табигатьле, көләч йөзле Мөхәммәт агага әйләнгән идс. Ләкин бу кыяфәте вакытлы күренеш, тышкы кабык кына булып тоелды мина. Эчке серне, авыр чирне яшергән кабык булып Паркта беренче мәртәбә күргән «әдәбият белгече профессор Мөхәммәт абый Гайнулдин» искә төште. Ул кон белән бүгенге кон арасында нинди зур аерма Әйе. кешеләр хакында күп очракта бик ашыгыч рәвештә берьяклы фикер йөртәбез икән шул.. „ Ишектә шәфкать туташы күренде Кулында шприц иде Кул сәгатенә карап китәргә вакыт дигән сыман, мина ишарәләп куйды -Иртәгә дә кер. сөйләшәсе сүзләр күп әле безнен!-диде Мөхәммәт ага. үзе уколга әзерләнә башлады. .......... .... Тик иртәгесен кереп булмады анын янына-иртәгесен мине хастаханәдән чыгарып жибәрделәр. Шулай итеп, бу безнен сонгы мәртәбә иркенләп сөйләшүебез, гыйбрәтле аңлашуыбыз булган икән 15-22 09 2005 Нараты