Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӘРДЕМӘНД

Калам! Кальоеңдә ни сер бар— гаян ит. Килеп кичмешязр әхвален бәян ит Длрлсмлнл мКоллм! л хктаб»

Урал таукайлары киртләч-киртләч, Боркет куна кыл ташына Тәкъдиренә ниләр юылганын Беләме соң егет- башына ’ У/ш.1 талкайлары киртләч-киртләч, Боркетләре клчш кынга Бәхет очен артык күп кирәкми Ләкин бәхет, .уя. пыяла. Тотып олгермисең -уала

...Бәхет кемне кайда сагалыйдыр. Белсә белер моны бер Алла. Кемнәргәдер Зәй буйлары якын, с) кемнеңдер бәхет Уралда. Кара диңгез, Шәрскь илләренә Донья буйлап татар таралган. Әллә үзе бик йоремеәк халык, Тәкъдирдәме шулай карал! ан? Рәмиләрнең ерак бабалары Тайеуганда гомер кичергән. Кырларында шен үстергән дә Зәй суында атлар эчергән. Алар белем алган мәдрәсәнең Тарихларда калган агы бар. Рәмиләрнең, кайда яшәсә дә: Тайсутаннан! дияр хакы бар
Мактанырлар... Ничек мактанмасын: Батырша* бнт шунда укыган. Фетнә оештырып, ул уяткан Сәрхуш Руснянс йокыдан. Пугачевка кадәр булган фетнә, Тарих үзе бирсен бәһассн. Бер кеше дә килмн мәңгелеккә. Батырларның рухы яшәсен! Габдуллага, юкса, бәлеш ашап, Д<на кылып ятса, нн була. Түзәме соң яшь му лланың җаны Хаклык очен яуга ыргыла... Хак мөслимин җаннан артык күрә. Таптамыйча саклый иманын. Кыйнасаң да үзен, түзәр әле, Иманына тнмә син аның Чукынырга гына кушма аңа, Дин юлында шәһнт киткәннәрнең Ислам өчен фида җаны да. Билгесездер җирдә саны да... Батыршаның яшел әләменә Татар-башкорт күпме иярде. Ярлыларның ике аягы бар. Хәллерәкл әр— атлы-иярле. Шөлләп калды патша җәнаплары: Чыкмагае уймак уеннан. Тарих белә: хаклык, ирек даулап. Кеше башы күпме кыелган. Крепостьлар, төрмә, каторгалар Корбан санын, бәлки, беләдер. ... Адәм балалары киләчәккә Сөякләргә басып киләдер. Ул сөякләр кайсы халыкныкы һәм никадәр?.. Кемнәр санаган? Гаделсезлек һәрбер адымда да. Кабатлана Тарих яңадан. Калалардан бунтлар сирәк чыга. Шикләнергә кирәк саладан. Фетнә арты фетнә туып тора. Төшкән кебек коймак табадан. Ә Русия—■тоташ сала иле. Шәһәрләре кайчан уяныр? Бер уянса, бүтән мәрткә китмәс. Башаяктан канга буялыр. —Әйдә, малкай, алга карап атла, Зәй буйлары, инде хушыгыз! Сандугачлар, таңда сайраганда, Исемнәрне җырга кушыгыз... Рәхимколдан килгән затлы нәсел Китеп бара синнән, Тайсуган. Сәлим, Исмәгыйльне1 әйткән дә юк. Атларына кадәр ярсыган. Ярсымыйча, алда, ымсындырып. Яңа җирләр көтә аларны. Күрерләрме кабат бу оланнар Зәй буенда үскән талларны? Бу китү соң әллә мәңгелеккә Хушлашумы туган як белән? Алда әле күпме очрашулар. Танышулар җиде ят белән. - Әйда, малкай. барыр юллар ерак. Йөрәк янса, дөнья тар сыман. Кайтмасалар, син оныта күрмә Рәми оныкларын. Тайсуган! Зәй буенда үскән карт тирәкләр Фатихасын бирде ал арга. «Чабаталы морза»лары китә. Ямансудыр хәтта талларга... Бәндәләрне йөртә үз ризыгы. Тәкъдирдә ни язган риза бул. «Чабаталы» атын йөртсәң дә бит. Морза икәнсең син. морза бул! Халык әйтә: «Тәвәккәл таш яра». Тәвәккәлгә диңгез тубыктан. Исмәгыйль һәм Сәлим Рәмиевләр Ырынбурга нигә юл тоткан? Бу якларны үзләштерү кирәк, Патша шундый указ чыгара. Иксез-чиксез дала-сулар көтә, Хәзинәләр көтә Уралда. Ырынбур—ул төбәк башкаласы,— Ел үсәсен үсә бер айда. Мәчетләрдә татар дога кыла. Рәхмәтләрен әйтеп Ходайга. Ә базарда Шәрекъ белән Гареп Сәүдә итә, анда бар да бар. Кемдер алдый, кемдер алданадыр. Шуның өчен дә бит ул базар! Ә Садыйк бай үткер күз карашын. Иҗтиһадын төби Уралга. Борынгы тау хәзинәсен ача. Башланмаган яңа чор алда. Сәлим, Исмәгыйль Рәхимколның уллары Исмәгыйль Закир Рәмисвнсң әтисе Мохәмматсадыйкиың бабасы Бәхет бит ул кемгә битен куя. Ә кемгәдер куя сыртын да. Алтын шавы... Юлык 12 качмас. Затлы өенә дә, Ходай кушыл, булмас чуртым да! Сабын заводында сабын кайнар. Эшкәртелер тирс-күне дә... Күсәй2 эргәсендә алтын балы Ничек тынгы бирсен күңелгә? Ничек тынгы бирсен алтын бит ул. Төшләренә кемнең кермәгән! Зинданнарга илтеп керткән да ул. Йолкын алган үле төрмәдән. Садыйк байга йоккан алтын чирт* Гомер буе аннан китмәде. Фәрештәләр юлын күрсәткәндер. Хәләл булсын җый1аи икмәге. Ике улы: Шакир белән Закир Икесе дә тырыш, у шаннар. Иң мөһиме, берсе өчен берсе Җан бирергә әзер туганнар. Кайдан килгән Рәми нәселенә Үҗәтлек һәм шундый сабырлык? Сабырлыктан татар кешесенә, һич шикләнми һәйкәл салырлык Ул салынса, таштан каты булыр, Чыдамлырак булыр тимердән. Тырышканнар гашка кадак каккан. Э ялкаулар терсәк кимергән. Язмыш сиңа бер елмайсын өчен. Коч куярга кирәк мен тапкыр. Мал-маяны туплау җиңел түгел. Туәдыруы I ына ансаттыр. Фәкыйрьләр дә кичә, байлары да. Бу дөньяда кем сон мәңгелек? Шуңа күрә исән чакларыңда Яшәү кирәк мәгънә, мән белеп. Атасыннан калган бер тиенне Ике итә Садыйк уллары. Тыныч ятсын ата: улларының Зиһене саф. ныклы куллары. Бисмнлласын укып. Садыйк Рәми (Фәрештәләр әллә булышкан). Тәвәккәлләп, алтын базы ала Бөлгенлеккә төшкән урыстан. Атгын чире кемне шаштырмаган Чокыр-чакыр Урал битләре. Үзеннеке авыз ачып торса. Бик тиз хуҗа була читләре. Тимашевлар алтын базы тоткан. Дашковлар да кнмен куймаган. Урал алтыннары кыйнаган да. Бәхет елмайганда сыйлаган. Җегәр китсә, малын улларына Бүлен бирер һәм дә үкенмәс һәркемдә дә тик бер генә гомер. Э бер гомер ике үтелмәс. Шул гомерең үкенмәслек булсын. Телмәсен һич әрнү камчысы. Куанычлар чәчәк атып торсын. Читләп узсын тормыш ачысы. Эш дигәндә ялны оныталар. Шакир. Закир бер дә тик тормый. Ялкау ларны бәхет үги итә. Койрыгын да хәтта тоттырмый. Бәхет биг ул кылдан нечкә нәрсә. Солы саламыдай шома да. Күнләр аны белми, сизми кала. Кадрен белми кала шу на да. Җыерчыклы Урал тау битендә Алтын эзләүчеләр бихисап. Тауны сырып алган кәсепченең һәрберсендә бардыр бер исәп... Ләкин алтын йоэен сирәк ача. һәркемгә дә бәхет елмаймый. Рәмневләр белә: язмыш кырыс. Үзе егы.ианнар еламый. Атгын кыйммәт, ул бит юлда ятмый. Табар өчен шушы алтынны. Кирәк әүвәл нык иҗтнһад итү , Юлдаш итеп зирәк акылны. Юлык Мохиммвтсадыйк 1Н6-* «чл.< килеп урнашкан аны.т > Кусай хваерге Башкортостанны»» Баймак районындагы авыл Ниятләрен Ходай уң кылырмы. Юл догасы инде укылды. Шакир белән Закир ниятләрдә Бер-берсенең булды уң кулы. Фәрештәләр: «Амин!»—дигәннәрдер Алар юлга чыккан чагында: Алтыннарын Урал ачып салды Шушы борадәрләр алдында. Бай булуы рәхәт, миллионнар Кереп тора икән кесәңә. Тик кемлегең алтын белән түгел. Кылган эшең белән үлчәнә. Шакир белән Закир борадәрнең Камаштыра күзне алтыны. Үзең бай бул—бусы ярты бәхет. Бәхетле итү лязем халкыңны! Ырынбурда зыялылар байтак. Тәрәккыят өчен ни кирәк? Гәҗит кирәк! Саллы журнал кирәк! — Шушы тавыш чыга көчлерәк. Язмыш һаман кыйнап торгангамы. Кыйтгаларга татар сибелгән. Кая барса, шунда мәчет салган, һәм чыкмаган Коръән сүзеннән. Татар көчле, татар укымышлы. Хәреф танымаган сирәктер. Бишегеннән сикереп төшсә бала. Татар аңа гыйлем өйрәтер. —Чыгарыгыз гәҗит. Журнал кирәк Якты булсын барыр юлыбыз. Акча бездән, диләр Рәмиевләр,— Милләт өчен кабул кылыгыз! Риза казый, Фатих Кәримиләр Сөендерсен әле халыкны!.. Ырынбурда менә шушы чорда «Вакыт» белән «Шура» калыкты. Аталары, рәхмәт, улларына Мал-мөлкәтне шактый калдырды. Улларына язмыш гел елмайды. Яуды күктән бәхет яңгыры. Иш янына кушы килә торды. Татар өчен нинди горурлык!— Рәмиләрнең алтыннары хәтта Падишаһка көндәш булырлык. Өстәвенә Закир Рәми—шагыйрь, Тәхәллүсе—Дәрдемәнд, ил белә. Шигырьләрен бары уку кирәк. Шагыйрь җаны җырда, шигырьдә. Ил корабын җилләр сөргәндә дә,* Шагыйрь җаны тоташ сынауда. Язмышыңа шөкер итү кирәк, Ни фәтва сыктау, елауда?! Бөтен халык алгарышны тели. Артта калмас татар заманнан. Татар—хәтәр! Укыганы исә Икеләтә хәтәр наданнан! Шуңа күрә гәҗит, журнал өчен Бер тиен дә таммый казнадан. Гыйлем диеп бик нык адарынма. Снкеренмә, татар, кал надан! Татар—үҗәт. Нинди кыенда да Югалмаган, тапкан бер чара. Падишаһтан ярдәм булмый икән, Татарның үз бае коткара. һәм яндылар якты йолдыз булып, Кадерледән алар кадерле. Әй. син татар, үз бәхетең өчен Үзең көрәшергә әзерме? Тартылдылар яңа матбагага. Ничек читтә калсын талантлар?! Шәриф Камал килде. Осталыкта Галимҗан*ны кемнәр кабатлар? * Дардсманднен шигыренә ишарә • Галимжан Галимҗан Ибраһимов Рэмиевләр кебек юмарт затлар Татар дөньясында бар бит ул. Хөсәенсв'ләргә мең .мәрхабә. Аланаев2 кем соң? Татар бит ул! Рэмиевләр байлар. Татарларда Андый байлар әллә бик күпме? Ә Закиры? Күрмәү мөмкин түгел Шигырь күгендәге бөркетне. Байларны да чирләр саклап тора. Хәтәр сырхау Шакир Рәмидә. Нервлары ничек кинәт тузган. Ул зарланмый иде әлегә. Тикшертергә Мәскәү табибыннан. Профессор әйдә карасын. Ырынбурдан менә шул Мәскәүтә Ничек итеп тизрәк барасын? Мәскәү ерак. Ана Ырынбурдан Илтеп җнткерәлми парахут. Әле бит март, утыр да кит. Шакир. Поездларга, Мәскәү каратып. Ил корабын жилләр сөрәдерме. Сикәлтәле әллә сәясәт? Тыныч кына яшәп яткан жнрдән Россиядә купты гарасат. Юк-юк, илгә жилләр кагылмыйдыр. Җилнең кемдә нинди эше бар. Тыныч кына яши беләме соң. Тыныч яши белми кешеләр. Бәйнәлмиләл ирек таләп итә. Кан коймаган кайсы инкыйлап? Ата улны, ана кызны белми. Тәм табалар халык, ил кыйнап. Әле аклар, әле кызыллары Авыл саен ничә ураган. Икесе дә юкны таптыра да. Кырыгг-себереп ала бурадан. Ижатка юл күктән иңгән бәхет. Күктән ингән татлы жәзадыр. Дэрдемәнд бит язмый тора алмын. Шигырьләрне шуна язадыр. Басыламы, әллә басылмыймы Бай шагыйрьнең анда эше юк. Шигырь язса. Закир чиксез мәмнүн. Бәхетлерәк аннан кеше юк. Күңелләре, тизрәк сихәт алып. Өйгә кайтырга дип ашкына. Аһ үкенеч!.. Барып жнтэлмичә. Керде Шакир поезд астына... Сәгать ике. Мартның унбише бу Шакир байның сулыш өзелә. Гомер тора табу, югалту'дан. Кайгы авыр, ләкин түзелә. Уникенче елның марг аенда Шакир вафат, калды энесе. Химаяче Закир абруйлы зат. Шагыйрь Дэрдемәнд милләт көзгесе. Хәл үзгәрде: власть алмашынды. Ярлыларга күчте хакимлек Җиң сызганып, илгә ачлык килде. Ачлык белән килде ятимлек. Кичәге бай бүген урта хәлле. Урта хәлле байый, йә бөлә. Байның хәлен ярлы беләмени. Ярлы хәлен әллә бай белә? Кеше хәлен кеше кайдан белсен. Үз хәлен дә юньләп аңламый. Бушбугазлар ожмах вәгъдә итә. Әнә ничек шома алдалый. Ораторлар оста бер-берсеннән, 1анам 1ына түзсен. Илгә солых кирәк: ВКП (б). Совет яшәсен! Хос<Н-И<1П ЛнаилгР тар татармын чгчгмл т бел* дан кадактан Гкинарм Кайберәүләр китте горбәтлеккә, Моһаҗирлек әллә кызыкмы? Илне ташлау—җан бирүдән авыр. Бу бит кичү соңгы сызыкны. Бу бит инде—бәхилләшеп китү. Кире кайтыр юллар ябылган... Битем куям, җилкәй, ешрак ис Туып үскән илләр ягыннан! Алып килче Идел. Чулманнарның. Җаек, Сакмар шавын безгә дә... Кыш артыннан чәчәкле яз килә. Яздан ерак калмый көзгә дә. Максудиләр, Рәшит Ибраһимов. Гаяз* җәнаплары ни күрә? Мөһаҗирнең җанын сагыш ашый. Сирәк хатлар ниләр китерә... Бер-бер артлы алышына еллар. Гомер уза. уза сагынып. Сагынып һәм калган гомереңдә Читләр кыйммәтенә табынып... Ә Дәрдемәнд илне ташламады. Сөт китсә дә, калды Ватаны.2 Тутай илем, син бит Атам-Анам, Ничек ташлыйм Анам-Атамны!? Яңа заман. Коръән Кәрим үги, Ленин—Алла, бүтән Алла юк. Ленинизм—якты киләчәк ул, .Аннан башка бәхет алда юк. Паровозлар сөйри вагоннарны. Төтеннәре күккә тарала. И Ходаем, йөрер юлыбызда Бәхетсезлекләрдән арала! Дәрдемәнднең хәзер вакыты күп. Эшкә барыр иде—юк эше. Әле менә, кызы хәлен белеп, Орскидан кайтып килеше. Совет вагоннары җил иркендә. Суык җиле үтә бәгырьгә. Шулай булгач ничек инде салкын Тими калсын бөек шагыйрьгә?! Советларда көч-дәрт ташып тора: Көн ту дисә—яңа бер фәрман. Вәзгыятькә җайлашуы авыр. Ә Дәрдемәнднең кими көч-дәрман. Аңа хәзер егерме яшь түгел, һәм утыз да түгел яшь бара. Кесәсендә җилләр сөрән сала. Чигәсендә чәчләр чалара. Өстәвенә илгә ачлык килде. Хәерчеләр белән ил тулган. Хәлсезләнеп, кичтән яткан кеше У яналмый иртән йокыдан. Тифы дулый уңны-сулны белми. Кабер арты кабер зиратта. Шобаганы Әҗәл сала тора. Йә кемнәр соң, кемнәр чиратта?! ...Үкенгәнме шагыйрь алтыннарын Кырып-себереп барсын биргәнгә? Кемнәргәдер аның бише дә күп. Аз тоела мең дә бирәнгә. Ач у тырмый алтыннары барлар. .Акчаң булса ризык бетмәгән. Бик күпләрнең үз хәле дә хәл бит. Ярдәм көтеп бу лмый читләрдән. Салкын кышны исән узу кирәк, Үлән чыгар, җитсен яз гына. Дәрдемәнд тә шигырь язар әле, Икмәк булса иде аз гына! Чир-сырхауга нәрсә дан-дәрәҗә, Ул карамый байга, ярлыга. Үзәкләргә үтеп җил сызгыра. Ядрә булып ява кар гына. Тәкъдиреме. Язмыш каршысында Бер бәндә дә түгел тимердән. Закир Рәми поезд вагонында Терелмәслек салкын тигергән. Тыныч кына өйдә ятар иде. Сагынса да түзмәс идеме?— Ырынбурда тифтан дөнья куйды Газиз кызы Өммегөлсеме. Һади һәм Садрый Максудн. Рәшит Ибраһимов. Гаяз Мгхакын - горбәтлеккә киткән татар зыялылары. р Дәрдемәнд шигыреннән. Кылын җирлән кайтып килә иде. Инк бармасын ата хакы бит. Ә тормышның кануннары катгый. Язылганнан шактый каты бит. УЛ да хәзер меңнәр кебек фәкыйрь. Янчыгында җилләр туй итә. Ачлык һәм тиф игезәкләр икән. Бергәләшеп жирне селкетә. Аямады күкләр үз бәндәсен. Бакыйлыкка Закир юл алды... Шагыйрь вафат, язылмаган шигырь. Җырланма! ан күпме жыр калды Орскида зират кылынды ул Гали затның гали жәсәде. Ә кешелек I омер бакыена Хатирәләр белән яшәде. Хәтер белән кем дә шаярмасын. Хәтер саклый яки оныта. Хәтер саклый бары узаманны Халкы өчен кемнәр ут йота. Ул оныта ханнар, патшаларны. Гасырлар!а күчә Кол Гали. Чын бәһанс бары Тарнх бирә: Кемнәр гади булган, кем гали! Вакыт или. Вакыт гел җилгәрә, Туктый алмый Вакыт, ашыга. Ашыкмас та иде, колач жәеп. Яңа заман кнлә каршыга... Егерменче гасыр тәмам. Янасының Камкалары киереп ачыла. Җиз иләктән үтмәгәннәр керми. Төшеп кала күзгә күренеп. Ә Дәрдемәнд атлый бүгенгегә. Шигырь ефәгенә төренеп. Дөнья тора тоташ үзгәрештән: Айкалыр да. дөнья чайкалыр. Тик хакыйкать өстен барысыннан: «Ватан китәр», китәр, «сөт калыр*. Хакыйкатьне күзгә бәрү кирәк. Мөмкин түгел аннан качарга: Замандашым бу лып аяк басты Шагыйрь Дәрдемәнд яңа гасырга. Гасырларны кичеп бара кораб. Төшеп калмас өчен корабтан. Хак Тәгалә адәм балаларын Нжтнһадлы итеп яраткан... Закнр алтыннары җилгә очты. Кичте вакыт, узды гомерләр. Вакыт узган саен кыйммәтләнә Закнр Рәми язган шигырьләр. Дәрдемәнд язган даһи шигырьләр... 2001—2006