Логотип Казан Утлары
Публицистика

"БӘРЕЛДЕ ҖАН, СУГЫЛДЫ ҖАН ЯРСЫП...”

(СИБГАТ ХӘКИМ—ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ШӘХЕС)

Үзс исән чакта—авыр соры пәлтәсен жыинак гәүдәсенә салып арабызда йөргәндә һәм китаплары, кайнар табадан төшкән коймаклардай Казанда. Мәскәүлә басылганда һәм ул каләмдәшләренә, бигрәк тә яшь шагыйрьләргә карата җылы сүзен ирештерә торган елларда—С. Хәким иҗаты турында тәнкыйди мәкаләләр, фәнни язмалар чыга, диссертацияләр яклана торды. Аерым алганда X Хәири. Н Юзиев, Р. Мостафин, Н. Хисамов. 3. Рәмисв һ. б шагыйрьнең хис. кичерешкә остенлек бирүен, слүбенен халык җырларына хас булуына җыйнаклыгын, садәлеген искәртеп я шылар. Равил Фәйзуллин бу эзләнүләргә нәтиҗә ясагандай болай ди: “Сибгат Хәким—телдә күп тибрәнгән, язуга күп төшкән исем. Сугыштан сонгы утыз-утыз биш ел эчендә анын иҗатын гел уңай яктан бәяләгән дистәләрчә мәкаләләр басылды Бе» бу хәлгә—унай бәяләүгә— күнектек тә шикелле инде.” Үзем дә Сибгат ага дөрләткән шигъри учак янында кулымны җыдыткалаган, мәдхняви чыгышларымны шактый бастырганмын икән Әйе әйтелгән, язылган сүзләр дөрес кебек: С Хәким чыннан ла Тукай шигъри мәктәбенең галантлы дәвамчысы, туган як. изге нигез һәм гаделлек җырчысы, халыкчан рухлы самими тирик. замана сулышын чагылдырган эпик колачлы шагыйрь Әмма шагыйрь вафатыннан сон (1986) С Хәким мирасына карага серле, сәер тынлык урнашты Газета-журналларда мәкаләләр күренми башлады Сәбәбе нәрсәдә? Плюрализм, фикер төрлелеге чорында шагыйрьнен дәһри Ленинны, анын гатар халкы язмышында тоткан урынын күпертеп, хәтта идеаллаштырып сурәтләгән әсәрләре карашны катлауландырдымы, әллә зур иҗатка дөрес бәя бирү өчен ераккарак китеп карау ихгыяжы үзен сиздерәме? XX гасыр шигъриятендә тирән эз калдырган, заманында әдәби пәйгамбәр дәрәҗәсендә йөргән Сибгат Хәким мирасының асылын, юнәлешен, күнел гүрен, ритмик фасылларда сакланган иорәк тибешләрен ачып бирә һәм анлата алдыкмы? Исән чакта бер аллыма, бер артыма төшеп йөргән, изгелек кылган адәми заглар да мине оныттылар дип шагыйрь рухы без1ә рәнҗеп ятмыймы? Әлбәггә, шагыйрьнең залим Ленинга багышланган. Татарстанның горурлык хисе" уяткан әсәрләрен, шул дәвер режимын хуплаган язмаларын күрмәмешкә салышып, биредә анын бормалы елга кебек катлаулы иҗатын "турайтып”, Тукайга. Ватан сугышына багышланган поэмалары, күнел лирикасы, назлы -кырлары турында гына сүз алып бару жннелрәк булыр иле. Әмма олы шагыйрь иҗаты берботсн икәнлекне онытмыйча, анын мирасын янача бәяләү ихтыяҗы көн тәртибенә куелуын да истән чыгарырга ярамый Шагыйрьнең туган аенда (декабрь. 1911 ел) Сибгат аганы ини ыйрь һәм шәхес буларак сагыну хисләребез лә әнә шундый эзләнүләр юлына этәрә. Язучыны үзе яшәгән чордан, мохнгтән. әдәби чаттанышган аерып карау берьяклылыкка алып килә. С. Хәким үз шигъри күгенсн гөмбәзенә күтәрелгән чорда—ягъни үткән гасырның 60-80 нче елларында—ижтимагый-әхлакый тормыш ничаклы ясалма, тынчу, соцреализм басымы көчле булмасын, татар поэзиясе кодрәтле, бәрәкәтле үсеш чорын кичерә. Ерак түгел ул чорны искә төшереп, маякларны барлап үтик. Илленче еллар ахырында С. Хәкимне остазлары итеп таныган, Тукайга да еш кына анын аша килгән Ш Гапиев, Г Афзал, X. Камалов, Ә. Баян, И Юзеевләр буыны поэзия ишеген шакый. Бу төркем аякка басып, беренче-икенче шигырь китапларын укучыга ирештергән мәлдә шигъри мәйданда С. Сөләйманова, Ф. Гыйззәтуллина, Г Зәйнашева, М Шабаев, Роберт Әхмәтжанов кебек исемнәр пәйда була. Күбесе С Хәкимнен моңсу күзләреннән иңгән жылы карашын тоеп, каләменнән төшкән ихлас сүзен ишетеп аякка баса. Әлгәреләренен үкчәләренә басып килгән Рәшит Әхмәтжанов. Ф Сафин, К. Сибгатуллин, 3. Насыйбуллин, Ә. Гаделләр кайнар хисләрен әйтергә омтылулары, шигъри сүзгә сизгерлекләре, милләт киләчәге турында ачынып уйланулары белән С. Хәким рухына якын иделәр. Әлеге буын янына "кызу канлы", шау-шулы, эзләнүчән Р. Фәйзуллин, Р Харис, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р Мингалимнәр килеп өстәлде. Ижат юлларын йолаларны кире кагудан, түр башында урын даулаудан башлаган бу шагыйрьләрне “Бары бер жыр”, “Һәр талант үзенчә килсен" кебек мәкаләләре белән "традицион шагыйрь” С. Хәким хуплап чыга. Алардан сон шигърият үсешендә тукталыш туар дип фаразлаган С. Хәким, ялгышуына сөенеп, очына-очына, ижатка килгән яшь каләмдәшләрен хуплап чыга. "Юк, поэзиядә пауза күренми. Чылбыр буыннарының өзелмәве әйбәт. Бу үзенчалекле зур төркемгә хәзер Зөлфәт Маликов, Мөдәррис Әгъләмов кебек тагын да яшьрәк иптәшләр килеп кушылды.” Бу юллар—Сибгат аганын 1972 елда язылган “Мон барында шигырь бетми” исемле мәкаләсеннән Алдагы елларда шигърияткә X. Әюпов, Э Шәрифуллина, Р. Вәлиев. Р. Миннуллин. Ә. Мәхмүдов, Б Рәхимова. Л. Шагыйрьжан кебек шагыйрьләр аһәне-моны килеп кушыла. Биредә аталган һәм әле исемнәре телгә алынмаган бик күпләр остазларының хуплавын ишетеп калалар. Чөнки С Хәким үзен, X. Туфан шикелле үк, татар шигърияте үсеше өчен халык, жәмгыять һәм вакыт алдында җаваплы саный, һәр яна әсәрне, язма-басма сүзне жиз иләк—тәнкыйть күзлеге аша—уздырып барырга тырыша Үз чиратларында татар шагыйрьләре С. Хәкимне мөгаллимнәре санап, анын ижатына, шәхесенә тирән ихтирам белән карыйлар, ул “ерак” дөньяга күчкәч, аның наменә сагыну, үкенү хисләре тулы шигырь юлларын багышлыйлар һәр чатта шигырь сүгәләр. Мин ачарга ни әйтим... Шигырь, димәк үксез калган Хәкимсез казган ятим, - дип яза Г Морат "Ни әйтим” парчасында. С. Хәким поэзиясе турында фикер йөртү XX гасыр татар шигъриятенең ярты гасыр (1938-1986) дәвамындагы үсеш юлы, анын ил, халык тормышы, милләт язмышы белән яшәве, рухи дөньяга, шәхес табигатенә якынаю юллары һәм югалтулар белән янәшә булса да, эстетик камиллеккә ирешүе хакында сөйләшү дигән сүз. Йөзләрчә шигырь-жыр, дистәләгән поэма-баллада авторы С. Хәким ижатының чишмә башы шул чор әсәрләре арасында кыя кебек күтәрелеп торган, Тукайга багышланган "Пар ат" поэмасына, яшь шагыйрь каләменнән төшкән лирик аһәңле шигырьләргә барып тоташа. С Хәким соңгы көннәренәчә “Тукай дәфтәреннән" исемле шигырьләр Гөләндәмен тулыландыру, камилләштерү рухы белән яши Әлбәттә, озын-озак ижат дәверендә шагыйрь үсә, анын поэзиясенең "холкы", эчке аһәңе үзгәрә, төрләнә, теле, сурәтле фикерләү алымнары чарлана, әмма “Юксыну”. Яратам мин”, “Зөбәржәт-алтыннарын” кебек тәүге шигырьләрендә үк бөреләнгән индивидуальлеге, “сибгатлеге” саклана. XX гасыр башынын бөек рус шагыйре А. Блок болай дип яза: "Шагыйрь дөньясы анын кабул итү үзенчәлегендә чагыла” Димәк ки, һәр олы шагыйрьнен индивидуальлеге анын тирәлекне, кеше рухын аңлау һәм сурәтләү сыйфатына бәйле, шуннан үсеп чыга. Сүз һәр олы шагыйрь ижатына хас бихисап төрле кайтавазлар, уртак мәгънәви төсмерләр турында бара. Татар шигърияте дип аталган олы дәрьяда С.Хәкимнен үз шигъри дөньясы бар Поэзиясснен үзәгендә шагыирьнен дөньяны анлавы. тормыш юлы. шәхес буларак җитлегүе, үзе инанган дөреслек, хакыйкать эхләве ята. Анын киеренке әхлакый, рухи уйланулары укучыны 30 нчы еллар атмосферасына, дәһшәтле сугыш елларына алып килә Аннары илне аякка бастыру, ялган шигарьләргә ышану, идолларга табыну һәм торгынлык елларында милләт, тел язмышы, мәнгелек проблемалар турында уйланулар Илленче еллар урталарында С Хәким абруйлы һәм талантлы шагыйрь, "тәртәгә типми торган тыйнак, тынлаучан шәхес буларак фирка җитәкчеләренең игътибар үзәгенә эләгә Язучыларның халыкка тәэсирен үз мәнфәгатьләрендә файдалануга маһир КПСС өлкә комитеты җитәкчеләре X. Туфан. М Әмир. Г Бәшнроя Г Әпсәләмов. К Нәҗми кебек олы сүз осталарына ясалма игътибар күрсәтә белделәр С. Хәким белән уйнау да шунын ачык мисалы Аны әүвал шәһәр советы, аннан Югары Совет депутаты, партиянен өлкә комитеты пленумы әгъзасы “ясаулар" (1955-1967) шунын бер дәлиле. С. Хәким үзе дә Ленин һәм Татарстан темасын нәкъ шул чорда ижатынын төп юнәлеше буларак үстерә (Ильич образына ул 1938 елда ук “Кышкы салкын иде " шигырендә килә), бу хакта зур бер бәйләм ижат итә “Күңелем Ленин белән сөйләшә" (1957). "Ленин фәрманы белән" (1958), “Кокушкино крестьяннарынын Ленинга хаты" (1961). “Баһавинын моны" (1963) Языгыз җир уллары" (1963) Димәк, анын бу төр әсәрләре йомшак һәм ихлас күнелле Сибгат абыйдан “салон шагыйре", обком “иркәсе" ясау чорында язылалар. Шул елларда ул дәртләнеп, илһамланып, нефть чыгару романтикасын җырлаган “Үрләр аша поэмасын яза Татарстан җиреннән ургылып чыккан кара алтыннын “Дуслык" торбасы буйлап чит илгә агуын хуплый, сугышта үлгән янар Ярулласын авыр хезмәт вахтасына алыштырган Халидәне хуплый “Дәверләр капкасы" поэмасында КамАЗ төзүне боек җиңү итеп сурәтли (исеме генә дә ни тора') Шул рәвешле, С Хәким шигъриятендә бер-берсеннән шактый аерылып торган, фәнни тәфсилләүне сораган икс юнәлеш, икс катлам (ижтимагыи-сәясн таләпләр тегермәненә су койган һәм күнел лирикасы. Тукай рухын үзәккә алган әсәрләр) янәшә яши. Ижатга "автор аны бердәмлеге булу шарт" дигән таләп бар әдәбият белемендә С. Хәким шигъриятендә бу үтәләме икән'’ Эш шулай тора шагыйрь идеология Йогынтысына бирелеп. Ленин. Мулланур кебек объективлашкан образлар тудырганда, читтән иңгән караш колы кебегрәк күзаллана. образ автор арасында якынлык кими Бу төр әсәрләрендә автор үз шәхси хисләрен тукымага иңдерергә тырышса да. ул сурәтләү объекты түгел, тсләк-ометне. ният-ышанычны реаль чынбарлык игеп күрергә тырышкан утопик зат буларак алга килеп баса Үзе яхшы белгән, күнел нурын салган Тукай. Жалил. Ибраһим Йосфи. авылдашы Сәләхи ("Сары капкалы йорт"). Ибәт ("Ибәт"). Хәйрулла ("Хәйрулла") кебек образларны ижат иткәндә исә. автор аны бердәмлеге саклану нәтиҗәсендә, тәэсирле, самими алымнар, рух гармониясе лирик герой белән автор арасындагы чикне “эретә" Шулай да С Хәким мирасын бербөтен итеп күз аллы на китерергә мөмкинлек биргән берничә үзенчәлекне исәпкә алырга кирәктер Әйткәнебезчә. “ егерменче гасырнын ин явыз бәндәсе Лснин"ны (А. Гыйдәжсв) иэгеләштерсп иҗат иткән әсәрләрендә дә С Хәким үзәккә татар халкының асыл сыйфатларын үзенә туплаган, монга, нахлы хискә ихтыяҗ сизгән Хисами. Баһави. Рәхимә, туры Сафа кебек шәхесләрне күтәрә, татар кешесе мәнфәгатьләре турында онытмый Ижатынын халыкчанлыгы. шигъри сүзгә, ритм һәм рифмага таләпчәнлеге С Хәкимне конъюктур әсәрләр авторы дәрәҗәсенә төшерми Икенчедән, милләтенең, туган теленеп ачы язмышын тирәнтсн аңлаган нечкә хисле, нәзберек тоемлы С Хәкимдә "Батмаска туган Баггал" (Р Фәйзуллин) кыюлыгы, тәвәккәллеге булмас.з да. ул Советлар илендәге бәхетле тормыш турында В Лсбелев-Кумач. О. Ерикәй. Г. Латыйп. М. Хөсәен кебек ялтыравык шигырь-жырлар сырлау юлына басмый. "Халыклар атасы” (укы: палачы) Джугашвилига. башка түрәләргә багышлап та шигырь язмады кебек. Шунысы да игътибарга лаек: Ленин белән бәйле темага өстән төшерелгән кинәш буенча мөрәжәгать итмәгәнлеген исбатларга теләгәндәй, шагыйрь хакимият белән татулыгы кимегәч тә. кызыгырлык үжәтлек белән, каты агачны тишәргә алынган тукран кебек, иҗатының соңгы чорында да. 1917 ел инкыйлабы узаманын исенә төшерә. Вафатына берничә ел калгач. 80 нче еллар башында "Туган як җилләренең мин...". “Мин читтә шагыйрь булалмам" кебек нечкә лирик хисле, ихласлылык үрнәге булырдай шигырьләре янәшәсендә. “Кокушкинодагы фонарьлар" әсәрен бастыра Биредә шундый сорауның куелуы табигый: гади татар авылында туып- үскән. утны-суны кичкән, югары белемле, милләте өчен жан атып йөргән шагыйрь С Хәким Лениннын буйсынган милләтләргә нисбәтән урыс патшалары алып барган империячел сәясәтен, республика төзегәндә татар халкы күпләп яшәгән төбәкләрне башка өлкәләрдә калдыруын аңламадымы, большевиклар юлбашчысының татарларга күрсәткән "ярдәменә" ихластан ышандымы яисә ул чор таләбенә яраклаштымы? "Республикам минем. Татарстан. Син тугансың—безгә сан булган", дип язганда. Сибгат ага фирка байларын, хәллерәк каләм ияләрен генә күздә тотмагандыр дип уйлыйсы килә. Туктаусыз сәяхәт кылып, укучылары, (күбрәк авыл кешеләре, яшьләр) белән очрашып, аралашып яшәгән шагыйрь "өлкән" милләт кешеләре генә түгел, үзебезнең манкорт түрәләр дә "Татария” дип мыскыллап йөргән өлкәнен ни дәрәҗәдә ирекле, нефть сатудан килгән акчаларның күпмесе гади тагар кешесенен кесәсен "ертып" керүен, игенченең матди хәлен сизми, күрми калмагандыр Әлбәттә, шагыйрь үз халкына изгелек, мул. азат тормыш тели. Ленин идеяләренең шуны тормышка ашырасына сабыйлар ихласлылыгы белән ышана. "Халык белән Ленин остазым” формуласына “Мин Ленинча татар булып яшим —Бар язмышым белән татармын", дигән ачыкламыш кертә ул "Республикам турындагы декрет ” шигырендә. Димәк. С. Хәким ниятнең гамәлгә ашуын күрергә теләп, романтик пафоска, медитатив халәткә керә, өстән иңдерелгән концепциягә ышануы да үзен сиздерә. "Индустриаль” мәүзугка багышланган, эшче темасына "салам кыстырган" поэмаларында (“Үрләр аша. ”. "Дәверләр капкасы"), система сәясәтен хуплаган берише шигырьләрендә ул "кара алтын” табучыларны. КамАЗ төзүчеләрне шөһрәткә күмеп, "элеккеге колонияләргә" ярдәм кулын сузган "бай" Татарстанны мактый да. "аңына килеп", лирикасында бу гамәлләрнең тискәре якларын, яшәешебезгә, табигатькә китергән зыяннарын күңел күзе белән күрә башлый. Безне бәхет юлына алып чыгарга тиешле яңалыкларны ул бер иңләүдә кечкенә күренгән, әмма эффектлы детальдә “чеметеп" ала: “Нефтьле җирдә кыен шул авылнын катларына” Юк. ул нефть чыгару начар, кирәкми дими. Мондый көфер нәтиҗәдән Аллам сакласын! Тик менә Татарстанның мал-туар, кош-корт, кешеләре яшәгән ямьле урыннары, көмеш сулы чишмә-инешләре пычрана икән шул... Бигрәк тә татар кешесе мәҗүсилек чорында ук табынган, чисталык, пакьлек символы, балачак истәлеге булып жанга кереп калган казга да җайсыз икән шул Казларга кыенлык килү—табигатьне рәнҗетү, болын-әрәмәлекләрне. чәчүлек кырларын пычрату халыкның табигый яшәешенә, тамырына балта чабу дигән суз бит инде ул! "Дәверләр капкасы"нда КамАЗ төзелешен татар тарихы белән бәйләп, яна катлам эшче сыйныфы тууны, мәһабәт биналарны ул мөкиббән киткәндәй сурәтли дә. яңалыкның гасырлар дәвамында калыплашкан тормышны җимерүен, әхлакый кануннарны бетерүен аңлап, күңел лирикасында укучыны сискәндерә, уйландыра. "Сүтеләчәк йорт ”, "Күчәргә тиешле өйнен шигырьләрендә лирик герой олы төзелешнең әйләнә-тирәгә, бу төбәктә элек-электән яшәгән кешеләргә китергән җимерү, туздыру көчен күрсәтеп, ватылырга тиешле өи. йорт, киселәчәк йөз еллык тирәк образ-символлары аша күңелләргә шом. вәсвәсә сала. "Дәверләр капкасьГндагы елмаюны, шатлыкны сагыш, мәнгслек нигезләргә селтәнү тудырган хәсрәт, югалту хисе алыштыра. Сүтеләчәк йорт остенОә Тын ай тора. Айга тотынып. — Зарын сөйләп Тургай тора Өйне ватарга, юкка чыгарырга килгән кранны шагыйрь чебеш дошманы—явыз тилгәнгә тинли. Мин—сабый, жә.гчәп чебешне Кранга тамак кырам Йоз яшьлек тирәк урынына "киеме-өсте юка” яшь юкәне күчереп утырталар. Лирик герой анын язмышы, киләчәге өчен борчыла. Урыныннан кузгалган, күчкән үсемлек (кеше дә) тамыры ныгый алмыйча интегәчәк ич. Китәрме? Бетим, ни әйтер Туган җирнең туфрагы. “Яна шәһәрдә яшь юкә " шигырендә Туган туфрак образы яна мәгънә төсмеренә байый Алтмышынчы еллар ахырында С Хәким ижатына эчке канәгатьсезлек, сагышлы аһәң, монсу борчылу, экзистснииаль үкенеч үтеп керә: бу—хыялларның тормышка ашмавын, гатар теленен таралыш даирәсе елдан-ел тарая баруны аллаудан туган драматик кичерешләр иде. Күнсл газапларын эченә алган әлеге борылыш “Васыятьләр" (1969). "Кырыгынчы бүлмә" (1971) поэмаларында һәм бигрәк тә шул чор лирикасында ачык гәүдәләнеш таба Жил. ай. биләү, рәшә, әкият кебек ачкыч сүзләрнен психологик код дәрәҗәсенә күтәрелүе—шагыйрьнен дөнья барышы, халык, милләт язмышы турында уйланулары сөземтәсе. Дөньянын бездән калачагын, гомсрнен кыскалыгын анлагач. уйлану фәлсәфәсе туа. төшенкелек рухын көчәя. Серен анлау сират күперен чыгуга тин булган “зәнгәр тартма" образынын килеп керүе дә гыйбрәтле фал: Ачкычы юк зәңгәр тартма. Астында чылтырый тиеннәр Бу юлларны милләт киләчәге турында уйлану, үз байлыгына үзен хужа була алмау дип шәрехләргә лә мөмкин. Ясалма, тыштан ялтыравык, эчтән кылтыравык тормыш та шагыйрьне туйдыра бугай Бер шигырен “Күңелем, минем, ачык сөйләш син ", дип агавы тикмәгә түгелдер. Тар. кысан читлектән чыгып, бәйсезлсккә ирешкән, эш-гамәлләрен туган телләрендә алып барган халыкларга кин күңелле, бәйнәлмиләл С. Хәким ихтирам белән, хәтта көнләшеп тә карый Фикер сөрешеннән, юл астында тосмерзәнгән мәгънәдән азатлыкка омтылыш табигый ихтыяж икәнлекне сиздерә лирик зат Азат халык . Тауларына карыйм Күрә атам таер җәйсез дип. Кешеләрнең... хәтта тазларның Йөзләренә чыккан бәисечек (“Тоям арпа Татар шагыйре дә чегән арбасыннан төшеп калган. Жир-Ватвнсых яклаучысыз кеше түгел Дөнья халыклары алдында җебеп төшеп, абруен югалтасы килми анын Таяныч ноктасы, горурлык чыганагы буларак мәгърур Идел елгасы алыну табигый “Тоям артта бөек Идел барын. Тоям артта Ватан, чик барын ди шагыйрь. "козырь тузын" чыгарып салып. Артында мул сулы олы елга торса да. Ходай бәндәсенә жан тынычлыгы, туганнарның анлавы. дусларның җылы карашы... яшәү дигән төшенчәнең эчтәлеген тәшкил иткән башка биниһая күп нәрсә кирәк икән Ә шулар арасында ин мөһиме ни соң? Шигыренең ахырында автор иң газиз төшенчәне калкытып куя. Саулык кирәк, сәламәтлек кирәк. Барыннан да бигрәк азатлык' Жаны азатлыкка омтылып, туган халкына бәйсезлек даулап, шул ук вакытта билгеле бер кысада калу мәжбүрияте лирик затның бәгырен телгәли. Мул сулардан, куе урманлы тигезлекләрдән шифа, илһам алып үскән татар шигъриятендә олы тауларга ихтирам зур. алар еш кына азатлык, бәйсезлек символы мәгънәсен алалар “Таулар биеклеген югалтмыйлар, алар күккә кадалганнар!" - дип яза Р. Фәйзуллин "Кайсын пигы" шигырендә. Ә Күк ул—Раббыбыз галәмнәр белән идарә итә торган бөек һәм серле, илаһи һәм мөкаддәс көч. “Тау һәм кеше биегәя бара бер-берләрен әгәр аңласа”.—дип өстәп, шагыйрь күк олылыгын таулар аша кешегә иңдерү турында хыяллана. С. Хәкимнең “Рәсүлнең артында таулар " шигырендә дә "тау" азатлык, мөстәкыйльлек алып килүче көч дәрәҗәсенә күтәрелә. Авар шагыйре Дагстанның биек тауларын, бормалы-сырмалы юлларын, халкына хас хикмәтләрне җырлап шөһрәт казанды, олы шигъри мәйданга чыкты. Рәсүлнең артында таулар. Биек-биек таулар ич... Таяныч кирәк язганда. Кайда минем таяныч? Татар халкы яшәгән төбәкләрдә Чатыр тауы, Урал итәге булса да, алар Кавказ белән ярыша алмыйлар, бигрәк тә милләтебезнең холкын-фигылен. яшәү рәвешен билгеләүдә таулар хәлиткеч көч булырга дәгъва итә алмыйлар. Соң безнең шагыйрь язарына азыкны каян таба? Мактанырлык, илһамын уятып җибәрерлек нәрсәсе бар соң аның? Туган җиренә гашыйк шагыйрь (башкача ул шагыйрь була да алмый) шунда нужа себеркесен сөйрәп яшәгән кешеләр игътибар итмәгән гап-гади күренештә матурлык чыганагы һәм "яклаучысын" күреп ала: Ул мине белми, мин - аны. Тыны да юк. өне дә. Ышаныч биреп шул әрем Күз алдыма эленә. Көтелмәгән һәм гыйбрәтле янәшәлек. Биредә сүз остасы, рәсем киндерендәге төсле, түбәләре күккә ашкан таулар кырыена кечтеки генә әремне китереп куя. Бер карауда сәеррәк күренгән бу күршелектә иҗатчының тормышны, гүзәллекне аңлау, сурәтле фикерләү үзенчәлеге, туган җиренә чиксез мәхәббәте, милли үзаны чагыла. С. Хәкимнең тауларга кызыгуын, көнләшүен Г. Афзал үзебезне кимсетү түгелме дип анлап. безнең файдага "сөйләүче" үз дәлилләрен китерә. Гамзатов артында таулар... Синең артыңда да тау бар. Тау битеннән кул болгыйлар Кол Гали һәм Мөхәммәдьяр. (“Таулар". Сибгат Хәкимгә). Алдагы юлларда Г. Афзал "Тургайлар сайраган күктә Утыз Имәни елмая". Габделҗәббар сәламли. “Берүзе биек тау булып. Тукай тора кулын сузып", дип татар шигьриятснен югары ки мәлле, таудай биек булуын растаучы мисалларын шигырь тәсбихенә тезеп китә. Әлбәттә, остазы белән алып барган бу бәхәстә поэзиябезнең чал тарихлы, шөһрәтле булуын анын алтын баганалары аша күрсәтүендә Г. Афзал хаклы. Ул—максималист, “кытыгын китергән" фикерен өздереп, биткә бәреп әйтә. С. Хәкимне лә татар поэзиясе үрләрен танымауда, әйләнеп үтүдә гаепләве кыен Гомере буенча, инде шагыйрь буларак танылып, дәреслек битләрендә урын алгач та, ул үзен боек Тукаинын гап-гади укучысы дип санады, остазынын образын шигърияттә калдыру рухы белән яшәде. Шагыирьнсн сонгы еллар лирикасында Тукай татар халкы хыялланган бәйсез, ирекле тормыш символына тәнгалләштерелә Килде Тукай, килде шагыйрь җырлап Хор тойгыны, азат тойгыны Тукай. Тукай—татар халкының ул Бугазында газап тоере (“Килде Тукай ~). С. Хәким халкына игелек теләп яшәсә дә. анарда Г Афзал үҗәтлеге, усатлыгы юк. коммунистлар фиркасе әгъзасы булу ("Партиядә стажым оч дистә 1972) аны һәрдаим "тәртипкә" чакырып, чабуыннан тартып тора. Әмма шул ук чорда жан әрнүен, бәгырь сыкравын, күнел ыңгырашуын чагылдырган "Бәрелде жан " кебек—тун йөрәкләрне дә уятырлык шигырьләрен ижат итә Бәрелде җан. сугылды җан ярсып. Читлеге тар. кысан, сыймады Нәрсә җитми, кая омтыла ул. Кешеләргә аңлат син аны . —дип язганда шагыйрь илдә хөкем сөргән тынчу торгынлыкка да киная ясагандай тоела. Тар читлекне өнәмәве, үз-үзеннән канәгать булмавы да сизелеп тора. С. Хәким яшәгән, ижат иткән сәвит чорында милләт, милләт язмышы, телнен киләчәге, таралыш даирәсе кебек сүз-төшенчәләр кулланылмый плна түгел, милләтче гыйбарәсе хакимият дошманының синонимы булып йөрде. Бу атама - мәгьнәләрне шигырьдә куллану баш түбәндә Дамокл кылычын тотып торган кылны озеп тошерү белән бер иде. С. Хәким фиркагә тугрылыгын искә төшереп, раслап торса да. ул үзенен тарих тарафыннан җәберләнгән, кимсетелгән, хәзер дә хокуклары киселгән халык баласы икәнен бер мизгелгә дә онытмый, чикләвекнең кабыгын тоше белән бутамый. Бер тирәдә гел әйләнде гомер Бер тирәдә- ш\ ңа бар моңым Тар-тар ди ул. үртәп искә тошерә Сукмагымның минем тарлыгын (“Тартар"). Татар сүзен имгәтеп, “тар-тар. Таргария" дип. мәгънә бозып, халкынын үткәненә, тарихына, бүгенге яшәешенә яла ягучыларны каһәрләп, рәнҗеп, “дөньяда гар булса да. кабатланмас сукмагын буйлап атлау насыйп булсын иде дигән фикер уздыра шагыйрь. С Хәким каләме тудырган лирик каһарманның ү з-үзен тотышында татар халкына хас тарихи сыифат-бнлгеләр. менәз (характер) үзенчәлекләрен тану кыен түгел Бер урында ул иркәләнеп, “мескенләнеп . ү зен кечерәйтеп атса, шунда ук заманында империя тоткан, мөстәкыйль дәүләте булган казык оныгы икәнлеге исенә төшүгә—горурлык, эрелек хисе башын калкыта "Борынгы, иске Веймарда шигырендә үзен "Мин кечкенә танышлы" татар батасы лнн атаса. Тау кетендә тора "да исә. “Җимерелгән империяләр, чорлар Җилкәсендә басып яд иттем дип, масаеп куя Бу чор лирикасында вакыт агышын сиземләү кискенләшкән саен, гомуми инсани. күнелгә якын яшәеш рухын калкытып куйган әхлакый-фәлсәфи әсәрләре күбәя. Адәм баласы фани дөньяда нинди генә бай һәм күкрәге орденнар-медальдәр белән тулы атаклы шәхес булып, дәртле тормыш алып бармасын—гомеренең соңгы баскычында ул барыбер рухи ялгызлыкка дучар, "өстен көчләрнең” ярдәменә мохтаж. Дөнья сүз сәнгатенә хас төшенкелек, сагыш, өметсезлек - чарасыз көчсезлек нәтиҗәсе. Җирдәге яшәешнең вакытлы икәнлеген анлау тудырган "югалып калу” фәлсәфәсе С. Хәкимнен "Минем таныш өянкеләр". “Алмагач". "Тыкырык башында иске йорт” шигырьләрендә үзен сиздереп үтсә. "Арышнын саргылт серкәсендә пессимистик хис үзәк мотив буларак калка: "Мин бу жирнен вакытлы кунагы күк”. Рухи һәм физик халәтенең мактанырлык түгеллеген искәртү аша. лирик каһарман мәхәббәте ташып торган, саф хисле яшьлек еллары хатирәсенә кайта ("Кайда ул бергә ашкынган, бергә шаулаган көннәр?"). Шигъри юлларга талгын моңсулык йөгерә. Йөрәктән сагыш белән моң Ярсып кан тама төсле. Урманы калдырып киткән Ялгыз карама төсле ("Карама"). Үлем һәм үлемсезлек кебек мәнгелек хакыйкатьләр турында уйлану С Хәкимне җиһанны бар иткән, хәрәкәткә китергән ин бөек затка—Ходайга—ялвару, үзеннс ахыр чиктә аның хозурына тапшыру котылгысызлыгы фикеренә алып килә. Мәнгелек һәм гомернең соңгы аккордлары турында уйланганда күкрәк кесәсен кымтырыклап торган партбилет, фирка алдында җавап тоту бурычы да онытыла. Раббыбызга мөрәҗәгать итүнең кемдер бәйләнмәслек сәбәбе дә табыла. Янәсе анын Арчада сабан туенда буласы килә һәм ул Алладан ялварып сорый. "Ходайдан мин үтенәм кичектер". "Ходайдан мин сорыйм: алданрак яки соңрак, димен. ал җаным". 'Ходайдан мин ". Лиризм, кешелекле моң. ихласлылык, сәнгатьчә камил аһән бу шигырьне С Хәким каләменнән төшкән бүтән шедеврлар белән бер рәткә куя. "Ходайдан мин ” шигыренең эчтәлегеннән күренгәнчә, С. Хәким катып калган атеист, марксизмга табынган агач коммунист булмаган, тормыш юлынын ахыры кай тарафларда хәл ителәсен анлап. догаларын укып яшәгән икән. Табигатьне, тереклекнен тажы—кешене—бар иткән Раббыбызга мөрәҗәгать, аерым шәхес гомеренең тарих өчен бер мизгел генә булуын анлау әсәрләргә мәжүси-мелитатив һәм фажигаи төсмер бөрки. Гомер азагы турында уйлану, язмышыннын Ходай карамагында икәнен анлау XX гасыр хәятенең астын өскә китергән явызларны оныттыра, шигырь юлларына табигый самимилек. эчкерсез нәзәкатьлелек үтеп керә. Күнеленә иман рухы ингән лирик зат халык мәнфәгатьләре турында уйламый, кайгыртмый булдыра алмый. Кешегә әйләнә кеше. Әйтерсең алышынган. Яңадан туа күк кеше Миллионнар язмышыннан (“Ветеран"). Күнелен биләгән ярсу, үкенечле, сагышлы хисләр өермәсен тәртипкә салуда, укучыга җиткерүдә анын таянычы—туган табигать, яшәгән мохите. газиз якташлары, кыскасы, җанга якын төшенчәләр Туып-үскән өйнен җылысы, йорт янында үскән юкәләр, балачакнын сафлыгы, әнисенен назлы иркәләве—барысы бергә "яшәү мәгънәсе" дигән төшенчәнең эчтәлеген хасил итә. Кеше белән табигать арасындагы якынлык сон чиккә җиткерелә, шул ук вакытта табигатьтәге гармония каршылыклар бердәмлеген дә тудыра. Иске тегермән тапиры Таныр кук. абайлар кук. Тегермән чираты китеп Утырган агайлар кук. ("Иске тегермән таллары "). Шагыйрьнен кеше язмышы белән табигать тормышы арасындагы якынлык турында уйлануларын эченә алган бу шигырьгә лирик аһән. ашыкмыйча, салмак кына сөйләшү артында сиземләнгән эчке яну. җыйнаклык, төгаглек. һәр сүзне ана гына тиеш булган урынына "утырта" белү хас Сезгә эндәшми мин кемгә Эндәшим, өянкеләр? Җитте минем дә сезнең кук Картайдым дияр коннәр ("Минем таныш өянкеләр"). Өянкеләрдән җавап көтмәсә дә (риторик эндәштән бу таләп ителми), шагыйрь табигать күрке өянкеләргә якын сердәш дип. дустанә мөрәҗәгать итә. рухи халәтен табигатькә ышанып тапшыра. С. Хәкиммен шигъри палитрасында элгәрсләрнсн. остазларының сурәтләре, чордаш каләмдәшләренең образлар галереясы үзе бер юнәлеш тәшкил итә Юк. анын бу тор әсәрләре сонгы елларда йогышлы һәм зарарлы күренешкә әверелгән туган кон. юбилей форсатыннан чыгып, заказ белән язылган гадәтн багышлаулар такмак-такмазалар түгел Аларда шагыйрьнен зәвыгы, лоньяга карашы, рухияте. поэзиямен җәмгыятьтә тоткан урынын анлау. бәяләү дәрәҗәсе чагыла Жанына, сурәтле фикерләү үзенчәлегенә ин якын остазы Тукайнын үзәктә торуы табигый С Хәким олы шигърияткә Тукай турындагы әсәрләре белән килеп кереп ("Пар ат". "Шагыйрьнен балачагы"), шул исемне кабатлап шигъри һәм тормыш юлын тәмамлады ("Кырыгынчы бүлмә". Тукай дәфтәреннән") Тукайдан кала анын өчен буй һәм колач җитмәслек биеклек—Туфан “Туфанны мон баскан, пәрдә аша Кар өстенә төшкән моңнары" дип. өлкән каләмдәшенең рухи халәтен әйтеп бирә дә. хис экспрессиясен романтик биеклеккә күгәреп, гомуми нәтиҗәсен ясый Сөенәм әле Пушкиннардан тыш. Тукайлы бу донья. Туфанлы (‘Төнге ике. Өстол. кәгазь, кара”) С Хәким кадерле каләмләшенен иҗатына багышлап дистәгә якын мәкалә яза. “Туфан дәфтәреннән" шигъри юлламасын кайта-кайта, еллар дәвамында ижлт итә Шигъри тәрәккыяткә гомерләрен багышлаган олы затлар С Хәким өчен үлемсез, алар безнен арабызда, киңәшләре, илаһи рухлары белән барыр юлыбызны яктыртып торалар Шарллылык алымы исә еллар бизмәнен алып ташлый Чыкты да әйтте карт Гете Бераз гына кат. энем' ("Борышы, нскс Веймарда ”) Берлинда алы мәҗиеснщ Җәлил үты/нл түрендә ("Берлинда. Дуслык йортында") Тәҗрибәсе үскән, тормыш барышын анлау дәрәҗәсе тирәнәйгән саен С Хәкимнен шигъри кчмирлары сафы ишәя бара Пушкин. Лермонтов. Некрасов. Гете янына XX гасыр башы символизм поэзиясенен боек нәмпс А Блок осталә Дөньяга карашы һәм поэтикасы катлаулы, каршылыклы булган идеалист шәхес иҗатының асылын татар шагыйре берничә юлга сыйдырган. “Тонык та. серле дә булып яшәде миндә Блок" Чыннан да. тормышында, иҗатында сәер, тылсымлы, "теге донья" могҗизасына тартылып, үзе хыялый, икенчел чынбарлык тудырган Блок большевикларның дәһшәтле, куркыныч гамәлләрендә шомлы, тынгысыз күнеленә якынлык таба. "Унике" поэмасында. 1917 ел инкыйлабына дини мәгънә салып. 12 апостолны Христос җитәкчелегендә, кызыл байрак күтәртеп һәм ач этне азарга тагып ("позади голодный пес"). урамга “чыгара”. С. Хәким күзаллавында: Блок апостоллары Ватан сугышы чорында гаделлекне яклап, "фронтта еракта калыктылар". Ә инде сугыш тәмамланып, жир шарында тынычлык урнашкач “ ботен җиһанны Берүзе тота Блок". Бу шартлы образ Блок поэзиясенең бөеклегенә ишарә генә түгел, ул бүгенге катлаулы, буталчык яшәешебезне дә күз алдында тота сыман. Үз каләмдәшләренә бәясендә исә С. Хәким кырыс, усал, чөнки мәҗлесләрдә дуслар күп булса да. "Киңәшергә дисән—Кутуйлар юк. Таянырга Фатих. Мусалар". - ди шагыйрь "Мәҗлесләрдә шагыйрьләр..." әсәрендә. Төрле чор шагыйрьләре эзләнүләренә, бигрәк тә татар поэзиясенең тотрыклы ачышларына таянып. С. Хәким шигырьнен композициясен, сурәтләү чаразарын төрләндерү, баету юнәлешендә туктаусыз эзләнә, үзен пластик ритмика остасы итеп таныта. Ул шәргый фигыльләрне, шәкли мөмкинлекләрне, онытыла барган сүзләрне әйләнешкә кертеп, шигырь калыбынын янадан-яна мөмкинлекләрен ача Әйтик, башлангыч чор иҗатында дүрт юлдан торган 10-9 иҗекле строфага, нигездә тартык авазга тәмамланган кафиягә (рифма) өстенлек бирсә, иҗади алгарыш барышында ритмик рәсемне баету, төрләндерү хәстәрен күрә. Сугыш чоры лирикасында диалог, мөрәҗәгать, риторик эндәш алымнарыннан мул файдалана ("Тор, иптәш, тор. дим йокыннан". "Һава сугышы"). “Туган җир" әсәрендә нигез- йортка самими мәхәббәтен чагылдыруны 8-5 ле йөгерек ритмик сурәткә ышанып тапшыруны кулай күрсә, популяр җыр булып киткән, хатын-кыз исеме атамага чыгарылган (кеше исемен әйтеп шигырь язу—анын яраткан алымы) "Һажирә"дә төп фикерен исемне кабатлау, сорау-эндәш аша кичерешне эзлекле ачуга ирешә. Мондый йөгерек өслүб шигырьне җанландыра, монсу хисне җиңеп, шатлыкны гомуми интонация дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирә. Син бәхетле иттең безне. Һаҗирә! Һаҗирә! Үт ә үз гомерең синең Кай җирдә. Кай җирдә? "Өзелгәнсең сиреньнән" дә ритмик рәсем тагын да катлаулана. Чәчәк образын төрле сузтезмәләрдә кояш нурларыдай уйнату аша ул кичереш үсешен эзлекле, дәвамлы күренеш итеп сурәтләүгә ирешә. Яши миндә синең тавыш, синең сагыш, синең суз. Момкин түгел: ничек таныш, ничек кавыш сиреньсез. "Мин шагыйрьне алып кайтам " исемле әсәре Ә. Фәйзинең гәүдәсен Мәскәүдән Казанга алып кайту уңае белән язылган. Үкенеч, сагыш, югалтуның олылыгы һәм Ә. Фәйзинен эзләнүчән, экспериментатор шагыйрь булуы табигыи рәвештә 10-6 иҗекле шигырь юлларын сорый. Мин шагыйрьне ачып кайтам безнең Мэскэү поездында Ьик кыска кебек юяым минем Гуя бик озын да Сонгы чор иҗатында С. Хәким шигырь техникасын катлауландыру турында баш ватмыйча, афористик төгәллеккә ирешү, фикерне мөмкин чаклы ачыграк, жетерәк итеп кыска мәйданга сыйдыру юлларын эзли Шул рәвешле, С. Хәким лирикасында халыкка, милли нигезләргә якынлык әһәмиятсез күренгән детальләрдә, ритмик төрлелектә, тел берәмлекләренә игьтибарлылыкта күренә. Аны башка бер шагыйрь белән дә алыштырып яисә бутап булмый Ул күнеле белән үзгәрешләр булырга тиешлекне сиземләп яшәсә дә. “үзгәртеп кору" дигән чорны күрә алмады Әмма ул кешене Алласыз, динсез иткән җәмгыять шартларында да—СССР дип аталган, үсешендә катып калган, аз санлы милләтләрне акула кебек йота барган илдә дә—халык, тел язмышына нисбәтән үз карашларын киная, табигать символлары аша булса да сиздереп, “болай булырга тиеш түгел" дигән иманда яшәде һәм ижат итте С. Хәким XX гасыр татар шигърияте үсешендә тирән эз калдырган талантлы, кеше кичерешләрен ачунын тирән серләренә үтеп кергән, тел тылсымын сиземләп ижат иткән олы суз осталарыбызнын берсе иде Катлаулы, каршылыклы чоңгыллар очраса да. С. Хәким флюгер кебек җил уңаена борылмады, кыйбласын үзгәртмәде, туган халкына, газиз милләтенә ихластан хезмәт итте. Сибгат ага белән азмы-күпме аралашкан, холкын, дөнья барышына мөнәсәбәтен күзаллаган кеше буларак, шуны раслый алам: ул ярарга тырышып, ясалма елмаюны (татар хәйләкәрлеге исәпкә керми) белмәде, ихласлылык, теләсә нинди шартларда үзе булып калу—анын ихтирам уятучы сыйфатларыннан иде. Сибгат ага үзе исән чакта ук анын турында агай-эне арасында шактый мәзәк йөрде. Алар шагыйрьнең үз-үзен тотышына, сөйләү манерасына, сәләтсез бәгьзеләрнен Язучылар берлегенә үрмәләвенә нисбәтән тормыштан алынган йөремсәкләр иде Әмма С. Хәкимне рәнҗеткәннәрен, анын тормышына, яшәү рәвешенә тап төшергәннәрен ишеткәнем булмады. Жанлы мәзәкләр туунын бер серен М Галиев бик төгәл ачып бирә “Сибгат аганын кәгазьгә карамыйча 1ына ясаган үтемле чыгышлары безне әсир итә. кайбер хикмәтле сүзләрен отып атып, соңыннан сөйләп йөрер өчен җирлек була иде " (“Рух". 2005) Анын хәзерге чор биеклегеннән караганда сәяси ярашу буларак күренгән әсәрләре дә халык мәнфәгатьләре белән яшәү дигән олы һәм изге максатка ирешүне үзенчә аклавыннан туган хасиятләр иде Шуна күрә С. Хәким поэзиясе аклауга да. төзәтүгә дә мохтаҗ түгел. Р Фәйэуллин искәрткәнчә. Сибгат Хәким-мәшһүр Казан артының илгә игелек күрсәткән данлы бер улы иде