1913 НЧЕ ЕЛДА ТАТАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Әдип, юрист, педагог һәм тәрҗемәче, нахакка репрессия- ләнгән татар зыялысы Мөхәммәтнәҗип Латыйп улы Хәлфиннең (1886—1937) тууына быел 120 ел тулды. XX гасыр башы татар вакытлы матбугатында аның әдәби тәнкыйть һәм тарихи мәкаләләре басылган, тәрҗемә иткән әсәрләре дә бар. Н. Хәлфиннең 1913 елда «Аң» журналында дөнья күргән бер мәкаләсен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Н ә җ и п Х э л ф и н

1913 НЧЕ ЕЛДА ТАТАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Быел эчендә безнен шагыйрьләр1 1 арасында күп кенә үзгәрешләр булды, һәм. игътибар итеп карасан, шагыйрьләремезнен, һәркаюсынын диерлек, берәм-берәм нәфис әдәбияттан гади әдәбиятка, шигырь вә сәнгать почмагыннан донья вә гарыз (идея)-’ чатына таба күчкәнен күрәсен. Ихтыярлымы, ихтыярсызмы, шагыйрьләремез шигырьгә вә нәфасәткә хезмәтне ташлап, бер мәсләккә, бер фикергә хезмәт итүне аргык итә башладылар. Гүя милли тормышны шигъри сурәттә мәнгеләштерүгә караганда, милләтнең көндәлек кирәкләрен вә елдан-ел үзгәреп тора торган дөньяви ихтыяҗларын үтәү шагыйрьләремез өчен әһәмиятлерәк, гүя андый көндәлек эшләргә шагыйрьләрдән башка кеше юк вә гүя шагыйрьләргә шундый кара хезмәттән башка Кайбер шагыйрьләремезнен болай дөнья эшләренә бәйләнүләре элек тә бар иде. Г. Камал күптән «Иолдыз»да хезмәт итә, Сәгыйть Рәмиев күптән инде «Идел»гә кереп югалган иде. Ләкин быелгы кадәр көлли (гомуми) афәт һичбер вакыт булганы юк иде. 1912 нче елның азагында Фатих Әмирханның «Кояш»ка керүе белән башланган бу бәла бөтен 1913 нче ел буенча дәвам итте һәм ет азагында гына Галимҗан Ибраһимовнын «Ан»га секретарь булуы белән тәмам булды. Тукайны без бөтенләй югалттык. Гаяз әфәнде «Ил» белән багланды. Шулай итеп, «Болгар кызы Айсылу» иясеннән (авторыннан)’ башка шагыйрьләремез, һәркаюсы диерлек, акрынлап шигырь, ибдаг (ижат итү), хыял вә күк галәменнән матбугат, фикер, мәсләк, үгет галәменә күчеп беттеләр. Дөрес, вакытлы матбугатка якын тору башка милләт шагыйрьләрендә дә булган вә булып тора. Ләкин анлардагы якынлык бөтенләй икенче рәвештә. Анларнын бер гәзитә вә журналга катнашулары яна әсәрләрен әүвәл мәртәбә шул гәзитә вә журналларда басып чыгару мәгънәсе белән генә Бездәге кебек гәзитә вә журналларның кара эшләрен эшләү вә анларнын фикер вә мәсләкләрен таратырга тырышу мәгънәсе белән түгел. Менә безнен шагыйрьчәрне һәлак иткән нәрсә шул дөнья гарызына (мәшәкатенә) хезмәт итү булды инде. Бердән, шагыйрь көндәлек эшләргә бирелеп китеп, нәфасәт галәмене онытып жибәрә. Әгәр эш шулай булмаса, «Хәят»нын икенче бүлеге вә «Урталыкта» белән «Мулла бабай»нын дәвамы китап базарында күренерләр иде... Икенчедән, гәзитә эшләрендә шагыйрьләр фикер вә мәсләккә бирелеп китәләр, кайчан исә бер матбугат эшеннән бушангач, яки анын белән бер вакытта ук кире шигырьгә кайткан тәкъдирдә дә, анлар үзләренең гәзитә вә журнал идарәләрендә гадәтләнеп 1 Автор бу мәкаләсендә шагыйрь сүзен әдип һәм иҗат әһеле, ә шигырь сүзен әдәби асар мәгънәсендә кулланган. 1 Тексттагы җәяләр эчендәге сүзләргә аңлатмалар безнен тарафтан бирелде. — Р.М 1 Мәжит Гафури күздә тотыла. киткән фикерләреннән аерыла алмый башлыйлар. Анларнын шигырьләре гарыздан гали (идеядән өстенрәк) тора алмый; шуның белән бергә шигырыек кыйммәтләре лә. табигый, кими. Шагыйрьләр вак эшләр белән чуалып үхтәре вакланып китатәр Мәсатән. тайчылык—бер мәсләк иде Вакытында Гаяз әфәнде шунын һәм гәзитәсенен башында торды Анын шул вакытта һәм аннан бераз соңрак язган нәрсәләреннән һаман танчылык исе килеп барды Ул үзенен әсәрләрендә гел шул «жир вә ирек* өчен «тартышырга» кирәк дигән фикердән чыгып яза иде Табигый, анларда танчылык нихәтле куәтле булса, анларнын шигырыеге дә шул нисбәттә зәгыйфь була иде Бара торгач милли шагыйремез танчылык мәсләген ташлады Андый вак гарыхзардан югары тора, тормыш кирәкләренә битараф карый башлады, һәм шул вакытта гына анын әсәрләре чын шигырьгә әверелде. Менә шушы ин куәтле шагыйрыәремезнен гәзитә вә журнал идарәләренә таралып бетүләренә вә шул идарәдәге вак тәэсирләргә бирелүләренә сәбәп нәрсә сон? Шагыйрыәр үзләреме монар сәбәп, әллә анларнын шигырьдә вә халкычыз арасында тоткан урыннарымы9 Әгәр шагыйрмәремез һәммә әйтәсе сүхтәрен әйтеп бетергән булсалар, әгәр анлар милли тормышта бер дә яна ләүхәләр (темалар) тапмасалар. әгәр айларга илһам киселгән бу лса, без айларны «вакытын белеп шигырь белән бәхилләштеләр» лиер идек Ләкин болай әйтергә һичбер жай юк Чөнки Фатих вә Гаяз әфәнлеләрнен башлап куйган вә тәмам итмәгән хикәя вә романнары бар Димәк, анларнын күнелендә тормышнын әлегә хәтле мәңгеләштерелмәгән ләүхәләре тасвир ителгән, башында идеяләре туган инде, бары кәгазьгә генә беркетәсе калган Тагы зурысынын яше кырыкка житмәгән шагыйрыәремезне «картайдылар, арыдылар» дип әйтергә дә мөмкин түгел Инде әдәбияте нәфисәнен (матур әдәбиятнын) вә шагыйрыәремезнен милләт эчендә тоткан урынына килсәк, без монда да шигырьдән вакытлы матбугатны артык итәргә һичбер вәжеһ (сәбәп) таба алмыимыз Әллә инде безлә нәфис әдәбият гражданлык правасы алмады' Әллә инде Гаяз. Фатих вә Галимҗан әфәнделәр халкымыз тарафыннан сөелеп укылмыйлар? Дөрес, моннан ун ел хтек басылган «Ике йөз елдан сон инкыйраз« әле һаман сатылып бетмәгән Шулай да без. һич булмаса бу оч шагыйремезнен үзләренсн әсәрләре белән тәэмин ителүләренә ышанамыз Вакытлы матбугат әдәбиятка караганда яхшырак тәэмин итәр дип тә күнслемез китми. Вакытында Фатих Кәрими. «Сәлимә» иясе4 һәм Садрый Максули да әдәбиятка якын тордылар Хәзер инде анларнын шигырьдән никадәр ераклашканнарын күрәмеэ. Шәйлә (шулай ук) инде Сәгыйть Рәмнев. Фатих Әмирхан. Гаяз вә Галимҗан әфәнделәр дә тегеләр эзеннән китәрләр микәнни? Юк. юк. мона һич ышанасы килми. Монда бер габигатьнен кызулыгымы дим. юрмышнын вакытлы тәэсиреме әллә ни бер нәрсә генә бар Шаять, 1914 иче ел чын шагыйрыәремезне үз эшләренә вә табигыи вазифаларына кайтарыр 1913 нче елда сандугачлар, «омидле каләмнәр» бетенмәде. Искеләре икенче эш белән шөгыльләнделәр. Хәлбуки милли тормыш бик кызу алымнар белән атта бара, яна типлар чыгалар, искеләре югалалар; ашар әдәбиятка хәзер кермәс әд әр. ун-егерме елдан анларны кайтарып алуы мөмкин булмас. Торхшштагы үзгәреш эзе югалыр Шу на күрә, шагыйрьләрнең үз эшләре белән шогылыәнүләрс хәзерге кәшә бигрәк тә әһәмиятле Тормышнын бик күп ягына әле әдәбиятнын кулы тигәне юк Нәфис әдәбиятымызнын башка милләт әдәбияты белән ярышырлык вә укучыларны ят әдәбият тәэсиреннән вә әсирлегеннән саклый алырлык яхшырганы вә баеганы таты юк "Эш шулай була торып, дөнья белән бик булышкан шагыйрыәрехтезгә ошбу сүхтәрнс әйтәсе килә сезгә галант гәзитәләрдә кызу мәкдт«зтәр язар өчен түгел, бәлки урынына сарыф итәр өчен бирелгән Шималь төреге (татар) әдәбиятына нигез солдыныз ла. инде үземе з шуны ярты юлла тишлап китәсез Үэене знсн табигый бурыч ы кызны үтәве нез ссэисн шушы төсле буламы? «Ая* журналы —1914 —М I -11-12 битләр

Реклама