ЯКТЫ ТАЛАНТ

XX гасырла гомер кичеп, үзен татар санап, әдәбият-сәнгать дөньясы белән кызыксынган һәр кешегә Кутуй дигән исем таныштыр. Кутуйдар тармаклы һәм затлы нәсел булып, бу токымнан байтак атаклы кешеләр чыкса да. алар арасыннан ин әүвәл бер шәхесне—Гадел Кутуйны беләләр иле. Белмәскә сон—атаклы «Тапшырылмаган хатлар» авторы бит ул' Үз вакытында миллионнарнын күнеленә береккән, байтак телләргә тәржемә ителгән, радиотапшыруларда еш янгыраган. күп укылган популяр әсәр. Ни кызганыч, фронт юлларын исән-аман кичеп, сугыш беткән көннәрдә. 1445 елнын маенда һәлак була әдип Яраткан язучысыныи шундый вакытсыз үлеме лә бик күпләрнең күнелендә Кутуша карата инде булган мәхәббәт остенә әрнү, яна сагыну, габыну хисләре уятты шикелле Өстәвенә, замандашлары анын турында әледән-әле якты истәлекләр сөйләп, чибәр кеше, зыялы, кин карашлы кеше иде. чын интеллигент иде. дип әйтә киләләр Болар һәммәсе халык күнелендә изучынын матур, мәһабәт обралян тудырды Кы клсы. үткән гасыр урталарындагы әдәби мохигто яхшы мәгънәдә Кутуй культы булып алды. 60 нчы елларда данлы Кугуй исеменә яна бер баскыч шоһрәт өстәлде: әдәби я а Рөстәм Куту й исеме пәйда булды. Яшь, чибәр, талантлы Казан интеллигенциясе, бигрәк тә яшмәр арасында аерым бер абруй белән әйтелә иде анын исеме Бәхетле йолдыз астында туган дияргә генә кала! Арттан—әтнеенен якты исеме унай жил булып барса, алда— талант иясе алдында ачылырга тиешле биек үрләр Үсәсе дә үсәсе1 Хәер. Рөстәм Кутуй. әтисенең исеме һәм мирасыннан башка ла. әдәбиятка юл ерып, үз биеклеген яулаган булыр иле. Чөнки, галанты югары ки мәллә Бу җәһәттән табигать аңа бик күпне биргән Р Кугуй зур әдәбиятка үткән гасырнын 60 нчы еллар башында килгән әдип Заманында күп шау-шу тудырган Е Евтушенко. Б Әхмәлу тлнна. А Вознесенскийлар чордашы Минемчә. Ходай биргән татанты буенча Ростәм Кутуй әле саналган шагыйрьләрдән һич тә кнм түгел Дөньяны обра злы күрә белү ягыннан өстенрәктер дә әле. Төрле республика-төбәкләрдә булган чакларда, төрле холык әдипләре авызыннан Р Кутуй ижагына. анын язучылык галантына, ижатына карата ихтирам һәм соклану сүзләрен шәхсән ү земә дә байтак ишетергә туры килде Ростәм Кутуй рус телендә нжат иггс 60 нчы елларда, милләтләр үзара ореп», рус телле ургак совет халкы булып йорү шаукымында, бу телдә язу перспективалырак һәм нәтижагерәк санала идс Шул заманда кыргыз Ч Айтматов, белорус В Быков, казакъ О Соләйманов кебекләр чыннан да дөньякүләм дан алдылар да Асылда Р Кутуй да шулар токымыннан. Әмма ул алар төркеменә кермәде Монда тагын •кер.» алмадымы?», «кертмәделәрме ’» кебек сорау зы фигыльләр дә тезәргә мөмкин Уйланырлык нәрсәләр бар: хикмәт нндә? Шахеснен үз холык-примиибыннанмы. әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны и нжтимагый әһәмияте ләрәжәсеме. татар менгллитетымы. автономия1е республика вәкиле статусымы, сәясәткә уралмыйча чиста сәнгать тарафдары булумы Ни генә булмасын, ни генә димәсеннәр, шунсы хак: Рөстәм Кутуй иҗатта үз инануларына тугры, вөҗданлы язучы булып кала алды. Хакимият әллә бар. әллә юк иде кебек анын өчен. Табигать бар, кешеләр бар, талант бар. мәңгелек сәнгать бар Ул чын шагыйрь дә. шул ук вакытта зур прозаик та. Кайбер китапларының исемнәрен генә булса да искә төшереп узыйк: «Мин җирдән барам- («Я илу по земле»), «Жир яфрагы» («Лист земли*). «Тамырлар («Корни»), «Жәяүле буран» («Поземка») Болары шигырь китаплары. Проза китапларыннан—«Янгыр килә» («Дождь будет»), «Шундый-шундый тормыш* (-Такая жизнь»), «Усаклыкта яктылык» («Свет в осиннике»), -Көләм. буылам, елыйм» («Смеюсь, задыхаюсь и плачу») һәм башкалар. Алар төрле елларда, абруйлы нәшриятларда басылып чыктылар. Татар укучысына да кайберләре генә булса да таныштыр. Рөстәм Кутуй—экспрессив пульста иҗат итүче әдип. Образлар системасы да. фикерләү рәвеше дә беркемнекенә дә охшамаган. Ул тудырган Дөнья фәкать аныкы. Рөстәм Кугуйныкы Тагын, әлбәттә, аны яраткан укучыларныкы. Миңа калса, аның кайбер әсәрләрендәге сүзләр мозаикасы В. Врубель яки татар рәссамы Ф Әминов (Тукай «Шүрәле»сенә ясаган иллюстрацияләрен исегезгә төшерегез) иҗат иткән сурәтләрне искә төшерә. Әкияти һәм реаль күренешләрнең серле үрелешенең тәэсире зур. Рөстәм Кутуй. русча язса да. әтисе—классик татар язучысы Гадел Кутуйнын традицияләрен күпмедер дәрәҗәдә дәвам итте дип уйлыйм мин Анын әсәрләре, нигездә, безнең җирлек нигезендә язылганнар, герой-персонажларнын байтагы— татар кешеләре. Хәтердә, әле кырым татарлары турында яхшы яктан сүз әйтергә дә ярамаган елларда, ул «Идти за облоками» исемле повестенда «халык хыянәтче була алмый!» дип сөрән салып чыкты. Шуның өчен дә язучы кырымлылар өчен намуслы, фидакарь жан булып саналды. Дөресен әйтергә кирәк, үзебезнен кайбер өлкән язучыларыбыз аны кайчак өнәп үк бетермәгән чаклар да булды янәсе туган халкыннан читләшкән Ә ул исә әкертен генә даими рәвештә татар язучыларын, шагыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итеп торды Кемнәрне генә тәрҗемә итмәде ул! Әтисе Г. Кутуй. Ә. Еники. С. Хәким. Ә. Давыдов, Р Фәйзуллин. М. Әгъләмов. Ә. Рәшит, Зөлфәт. Акъегет. Аның тәрҗемәсендә чыккан китаплар дистәләргә җыйнала. Рөстәм Кутуйга бу айда 70 яшь тула. Әтисе гомеренең икесе кадәрле үк яшәмәсә дә. шактый озын юл үтелгән. Энциклопедик-белешмә китапларда элек Гадел Кутуйга күбрәк урын бирелсә, хәзер Рөстәм Кутуй «графа»сы зуррак. Табигый хәл: андый басмаларда һәр мыскал урын эшләнгән хезмәтнең зурлыгына карап бирелә. Шунысы моңсу: хәзер әдәбиятка, язучы хезмәтенә караш Рөстәм Кутуй әдәбиятка килгән 60 нчы елларга караганда шактый үзгә. Жәмгыятьнен әдәбиятка мәхәббәт белән тулышкан чорлары безнең олыгаю көннәренә калган булса икән! Рөстәм Кутуй—сирәк очрый торган талант. Шәһәрдә туып-үссә дә. авылдан чыккан күпләребезгә караганда Табигатькә якынрак кеше ул. Әсәрләрен җентекләбрәк укысан. язучының Табигать-Ананын чын улы булуын тоясын. Жир сулышы, ел фасылларының кабатланмас халәте. Күкнең серле балкышлары, гомумән, яшәешнең, кеше психологиясенең күпләр күрә алмаган нечкәлекләре бик тә үзенчәлекле итеп тасвирлана аның әсәрләрендә. Үлән үскәнен ишетә, таш эчендәге төсне күрә ала торган язучы. Миңа калса. Рөстәм Кутуй иҗаты тиешенчә өйрәнелмәгән, бәһаләнмәгән әле. Сәяси-иҗтимагый яктан да. әдәби-эстетик яктан да. Әгәр, киләчәктә әдәбиятны үткән гасырдагы кебек җентекләп өйрәнү булса, Рөстәм Кутуй иҗаты тикшеренүчеләр өчен стиль һәм образлылык җәһәтеннән күтәрелмәгән чирәм булачак.

Реклама