Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

 ТӘГЪТЫЙЛЬ, ТӘГЪТИЛ г - Каникул (мәдрәсәләрдә), эштән бушап ял итеп тору вакыты, отпуск; туктатып кую; ябып, бикләп кую (гатыйл буш торучы, эшсез, эшлексез) Каникул дип тәгыпыйль вакытына әйтәләр. Фатих Кәрими. Яз көннәрендә мәдрәсәләр тәгыпыйль булгач, меңләп Идел буе шәкертләре казакъ кыргыз сәхрасында йөрцче вакытлы мвгаллим, мулла булып, вак сәцдәгәр сыйфатында куп вакытлар кыргыз куйунларын көтцче булган булып, бу кара халыкны агартырга хезмәт итәләр Г.Исхакый. Гәжур идарәсенә цтенеч: шагыйрь Такташны шул эш вакытында тәгътыйлъгә җибәрсәгез иде. Г Ибраһнмов ТӘДАФИГЫЙ МИЛЛӘТЧЕЛЕК гт. - Үзен, үз вөҗүден саклау өчен көрәшә торган милләтчелек. /Хәтта бу гына да тцгел: төрек милләтчелегенең бу көндә тәдафигый булып та. киләчәктә тәҗәвезигә әйләну ихтималы да инде соңгы гасырларда вөҗудкә килгән бәйнәлмиләл вазгыять белән катгый сурәттә бетерелгән иде. Ф.Әмирхан. ТӘҖАВЕЗИ (ТӘҖӘВЕЗИ) МИЛЛӘТЧЕЛЕК гт.-Басып алу башкаларны буйсындыру милләтчелеге, һөҗүмчән, агрессив милләтчелек. //Без тәдафигый милләтчелекнең дә җае чыкканда тәҗәвезигә әйләнеп китә алуын инкяр кыйлучылардан тцгел. без төрек милләтчеләрен генә гомуми кагыйдәләрдән аерып калдырып, аларга гына махсус бер гуманизм иснад итцчеләрдән дә тцгел. Шуның белән бергә, без катгый сурәттә әмин була алабыз ки. төрек милләтчелеге инде тәҗәвезигә әйләнә алмый, төрек халкының бәйнәлмиләл вазгыяте бу ихтималны катгый сурәттә истисна итә. Ф Әмирхан (1920 ел) ТЭҖАҺЕЛ ГАРИФ г - Белмәмешкә салышучы белекле кеше Хәсән әфәнде мәшһцр вә могтәбәр адәмнәрнең тәрҗемәи хәлләре хакында бик кцп нәрсәләр беләдер, ләтыйфа соиләцне сөядер, белгән нәрсәләрен хикәят итәргә ашыкмыйдыр, кешеләрне сынау каеды берлә тцгел. бәлки истифадэ каеды берлә тәҗаһел гариф юлын илтизам кыладыр иде. Р Фәхреддин. ТӘКИ Й(Й)Ә ф. "Туктыйсы урын" мәгънәсендәге сүздән. 1 Шигый ларда мөридләрнең дини мистерия йолалары үткәрә торган һәм тупланып яши торган урыннары. Атнаның аерым көннәрендә тәкийәнең ишекләре теләсә кемгә ачык булып, зур гыйбадәт мәҗлесендә һәркем катнаша алган ("Суфичылык серләре"). Монда яшәүче суфиларга тирә-юнь халкы садака китергән, ләкин бу садакаларны бирүче кеше үзен белгертмәгән. Электә тәкийәләр үзенә бер төрле психиатрия мәркәзләре булганнар, ягъни биредә рухи авыруларны дәвалау һәм психоанализ сеанслары үткәрелгән. 2.Урта гасырларда кабер өстенә төзелгән дүртпочмаклы төрбә, мавзолей. Рязань өлкәсендә Шаһгали хан тэкийәсе (1556) һәм Әфган Мөхәммәд Солтан тәкийәсе (1649) сакланган. Бу мәгънәсендә тәкнйә термины русча усыпальница сүзенә туры килә кебек. Мәккәгә хаҗга килүчеләр өчен төзелгән кунакханәләрне дә тәкийә дип атыйлар Язылышта тәкия һәм тәккә вариантлары да очрый Синонимнары; хәнәка (ф ). рибат һәм завия (г ) ТӘМӘКЕ Фарсы телендәге тамаку сүзеннән. Татарга Урта Азия аркылы кергән сүз дип уйланыла. Ләкин тәмәке үсемлеген һәм тәмәке тарту гадәтен Европага испан сәяхәтчеләре Американы ачкач алып кайтканнар Алар Гаити атавы кешеләреннән беренче тапкыр тобако сүзен ишеткәннәр (тәмәке тутырылган челем, төребкә) Шулай булгач, тәмәке сүзе фарсыларга да европалылар аркылы кергән булып чыга Төрек телендә исә тәмәке тцтцн дип атала Үзбәк телендә тәмәке тамаки. ягъни калын әйтелеш сакланып калган Аларда бу сүздән ясалган башка төшенчәләр дә байтак: пшмакшиунос тәмәкешөнас. тәмәке белгече, тамакифурош тәмәке сатучы. нихчакизор - тәмәке плантациясе һ.б. (барысы да шәркый сүзләр) Татар телендә тәмәке мәгънәсендә параллель рәвештә духан /дохан сүзе дә яшәп килгән (мәс . доханкәш - тәмәкече) 1698 елда Петр патша Англиядә төзегән килешү буенча Россиядә тәмәке сатыла башлый һәм аны куллану рөхсәт ителә. Ә Петрга кадәр русларда да тәмәке тарту хурлык саналып, тәмәкечеләргә жәза бирелә торган булган. Татар авылларында тәмәке тарту гадәте XIX гасыр ахырларында гына (әүвәле керәшеннәрдә) тарала Нәкый Исәнбәт ни кадими Кышкар мәдрәсәсе шәкертләре чыгарган бер такмазаны силлогизмга мисал итен китерә: "Әт-тәмәке рәва. Фә иннәһү трава. Вә көлли трава рәва, Фәттәмәке рәва " ("Тәмәке ярый, чөнки ул ү лән, һәрбер үлән ярын шулай бу лгач, тәмәке дә ярый" ) Шәкертләр жаргонында тәмәке тартуны дохан чигу дигәннәр (ягыш төтен чигү). “Шәригать хөкемнәре 'ндә "Әфьюн вә тәмәке кебек исертә торган үләннәрне йотып йә авызга салып, яки суын, яки төтенен сулап исермәгез" дигән ныклы күрсәтмә бар Рузә вакытында тәмәке төтенен сулау да ярамый Мәүла Колый "Тәмәкене тартмыш кеше, бел, нә паки," дип яза Тәмәке иснәү һәм тәмәкене тел астына салу да дөньяга Америкадан таралган ТӘҢРЕ Бу сүз төрки һәм монгол телләре өчен уртак. Бурятлар, мәсәлән, пжгзри монголлар “тэигэр" диләр Кыпчаклар исә "тәңре" .тигәннәр Р Әхмәтьянов "тәре" сүзенең этимологиясен “мәҗүси алла, тәңре" сүзе белән янәшә куя һәм чыңгыГ сүзен дә “күк алласы" мәгънәсендәге “такыр" сүзенә илтеп тоташтыра Морад Аджн да түрә" сүзен “тәңре" сүзе белән бәйли Борынгы шумер телендә диңир күк. алла; тәңре Ә борынгы төрки телдә “тәңре" төсне белдерүче зәң/әр һәм кук сүзләре белән синонимлаш булган В Хаков фикеремчә "Тәңре сүзендә зәңгәр сүзендәге кебек үк тек- мәгънәсе чагылган, соңыннан ул табигатьтән өстен көч, күктәге алла төшенчәсен белдерә башлаган “ Ләкин шуны да әйтеп китик, 1240 елгы монгол елъязмасы “Аттан тобчн“дә “мәңгелек зәңгәр күк" күп талкырлар телгә алына. XIII XIV гасырга караган эпиграфик ядкярлордө дә “Мөп^кс күке Теп^п" гыйбарәсе очрый “Тәңре”неи хәзерге мәгънәсе алла, күк алласы, күкләрдә яшәүче Төрки халыкларда күкне һәм ирдарлыкны символлаштыручы, язмышны хәл итүче югары коч. VI- V'11 гасырларга караган Орхон-Енисей чөй язмаларында сөйләнгәнчә, Тәңре ихтыяры белән башта зәңгәр күк. аннары соры ЖИр яратылган, соңыннан алар арасында кешегә урын бирелгән. Борынгы төркиләр Тәңрегә биек агачлар багышлаганнар һәм корбан итеп күк яисә җирән атлар китергәннәр Нәкый Исәнбәттә (“Татар теленең фразеологик сүзлеге") “тан|х.*" сүзен "тан ире рәвешендә таркатып, электә кояшны шу лай атаганнар дин аңлатуга тап булабыз. Ләкин борынгы төркиләрдә “көн тәңресе", “кояш тәңресе" дигән аерым төшенчәләр булуы мондый фаразны кире кагарга мәҗбүр итә Шаманилар күзаллавынча, һәр кешенен үз тәңресе - саклаучы фәрештәсе бар У Х гасырларда тәңре культы Кече. Үзәк һәм Урта Азиядә, хәзерге Казагъктан җирләрендә. Көньяк Себердә. Жаек белән Идел һәм Урал буйлары арасында кнн таралган булган ("Татары . 2001) Рухы белән Исламга якын торганлыктан. Ислам дине тәңречелек (рус телендә “теигрианство") таралган төбәкләрдә җиңел генә тамыр җибәрә һәм бу диннәр бер-берсен тулыландырган кебек булалар Хәзерге татар телендә “тәңре" сүзе гомумән алла" мәгънәсенә ня Мә» тәң/н йорты дигәндә гыйбадәтханәләр мәчет чиркәүләр күлдә тотыла Тәңре хакы. Тәңре Тәгалә Тәщмләр Хан Тәңре ( Тянь Шань тауларымда биек тау түбәсе, рус чыганакларында Хан Тен/ри) Борынгы телдә тәңре мәгънәсендә уган сүзе дә булган. Тагын кара БОРЫНГЫ ТӨРКИ ТӘҢРЕЛӘР. Дәаамы кичәсе саннарда