БАРАСЫ ЮЛЛАР ОЗЫН

Хәзерге татар прозасы турында сүз чыкканда еш кына канәгатьсезлек төсмерләре өстенлек ала: янәсе, беэнсн шигърият югары кимәлдә, драматургия үсештә, ә менә чәчмә әсәрләр... Әйе. соңгы дистә елда прозабыэнын умыртка баганасы булырдай әдәбият аксакаллары бакыйлыкка күчте Алардан сон ниндидер бушлык хасил булгандыр, табигый. Әмма мондый дәгъвалар Еникиләр. Гыиләжевләр исән чакта да, хәтта аларнын үз авызларыннан да ишетелгати иде Сүз дә юк, әдәбиятның егәрен, тирәнлеген проза әсәрләре билгели. Шуна күрә прозаның мөмкин кадәр көчлерәк булуын теләвебез — гадәти хәл. Әдәбиятны (бу очракта ин беренче нәүбәттә мин прозаны күздә тотам) тоташ бер диңгез дип күзалласак, анын су кимәлен кушылдык дәрьялар тота. Ягъни хәзерге татар прозасы дигәндә дә күңелгә аерым исемнәр килә. Ә алар күп була алмый. һич шикләнмичә әйтергә мөмкин — Нәбирә Гыиматдинова исеме шулар арасында. Әлбәттә без, бер казанда кайнаган кешеләр буларак, кайчагында үзара бәя бирешкәндә, аратаны югарырак та күтәргәлибез Шуна күрә бу жәһәгтән укучы фикере генә төп билгеләмә була аладыр. Нәбирә — бәхетле язучы, гатар әдипләре арасында бүген ул иң күп укыла торганы, дисәм дә. мөгаен, ялгышмамдыр Әдәбиятта беренче адымнарыннан ук Нәбирәнең ижатын күзәтеп киләм. Гаҗәп тә түгел — студент елларыннан ук безнең гомер гел янәшә үтә икән. Дөресен әйтим, ин баш га мин аны яшь шагыйрә дип белә идем Монын бер нәни генә сәбәбе лә бар. Сиксәненче елдамы икән, университетның «Әллүки» әдәби берләшмәсе яшь шагыйрьләр арасында ярыш үткәрде. Дәрәжәлс жюри да чакырылган иде: тулай торакка «Казан утлары» егетләре — Р. Гаташ, М Галиев, М. Вәлиев. Р Мохәммәдисв, С. Шәмсиләр килде. Шунда тал чыбыгыдай нечкә мишәр кызы очыма-очына шигырь сөйләде. Шигырьләр, билгеле, ул яшьтәге һәрбер кызныкы шикелле, мәхәббәт сагышына төренгән иде. «Кем бу?» — дип сорадым мин ачкан авызымны да ябарга онытып «Нәбирә!— диде Газинур Мораг — Г>ик талантлы кыз. Тормыш тәҗрибәсе белән килгән - Газинур юкка гына мондый бәяне бирмәгәндер Ул чакларда горле җыелышларда булсын, әдәби мәкаләләрдә булсын, язучының тормыш тәҗрибәсенә нык игътибар ителә иде Ягъни каләм әһеле, халык арасында әвәрә килеп, әдәбият мәйданына аяк басса, анын язганнары ди халыкчан була, дигән фикер үткәрелә иде Бу җәһәттән, әлбәггә, Нәбирәбезнең кебек мәктәп партасыннан университет эскәмиясенә күчкән •ишелүләрдән аерылып тора иле Ул яшьтән үк үз көнен үзе күрергә дип «катэшләр каласы- Иваноиога чыгып киткән, маляр кызнын. Аяз Гын.тэжсв әйтмешли, комбинезонына ябышкан ак буяу тамчылары да җуелып бетмәгән иде. Ләкии кайбер өлкәннәрнең өметләрен акламады бугай \ г Анын соиреализмга час булганча пичеләр темасын яктыртырга тырышуы беренче әсәртәрснлә үк си телми иде Япчшарның 64 иче Хшыьчра шмирессы көннәр? Уңнан беренче - Н I ыичапнЫнона ШотминНш. 1997 ел. Тулай торакта Нәбирәнен ялкынланып шигырь укуы юкка тына бик еш исемә төшми. Менә хәзер—ул заманнан бирле чирек гасыр узгач—Нәбирә прозасының нәкъ менә шигърияттән үсеп чыгуын, теленең шигъри сүз белән өртелүен яхшы аңлыйсын. Жиде еллар элгәре күренекле шигырь белгече, фән докторы Хәлиф Курбатов та моңа игътибар иткән икән: «Нәбирә Гыйматдинова повестьларының идея-эчтәлек ягына килсәң дә, төзелсш-композицион үзенчәлекләренә карасаң да—чын-чыннан поэзия. Бу автор — хәзерге татар әдәбиятында поэтик прозаның зур остасы». Нәбирә ижатынын төп үзенчәлеген бик төгәл тотып алган мәрхүм галимебез. Бүген безнең әдәбиятны схематик каһарманнар дыңгычлап тутырылган, очеркка охшаш язмалар басып китте. Болар арасында Нәбирәнен әсәрләре үзләренең жанлы теле, мавыктыргыч сюжеты, символларга бай булуы белән бөтенләй бүтән яссылыкта игътибарны җәлеп итә. Ул гына да түгел, әлеге серле иҗат без моңарчы күнеккән, инде классик мирасыбыз дип саналган әсәрләрдән дә нык аерыла. Шунысы кызык: әлеге аерымлык, әлеге үзгәлек аның беренче тәҗрибәләреннән үк сиземләнгән икән. Моннан утыз ике ел элек «Идел* альманахы өчен язылган эчке рецензиясендә (ул берничә ел элек «Мәдәни җомга» гәҗитендә дөнья күрде) Аяз Гыиләҗев бодай ди: «Нәбирә повестьлары күнелгә килгәннәр дә, ашыгып-ашыгып дәфтәргә түгелгәннәр. Ә прозаны акыл, гамь белән дәфтәргә тезеп куярга кирәк. Нәбирәгә хисләр комачаулый, ул ашкынып-ашкынып китә дә. гади тормыш законнарын бөтенләй санламый башлый. Тормышның үз логикасы бар. эчке закончалыгы бар, алар берникадәрле авторның тезгенен тотып торалар, һәр әсәрнең үз агымы, үз логикасы булу өстенә, ул тормыш логикасын да бозарга тиеш түгел». Мин биредә Аяз ага хаксыз булып чыкты, дип әйтергә җыенмыйм Хикмәт шунда—чын иҗат алдан сызылган бернинди схемаларга, гиеш-тиеш түгеллекләргә буйсынмый- А Гыиләҗев чын реалист язучы иде, һәм шул күзлектән үзенен таләпләрен дә куйган. Ә Нәбирәнен иҗат алымы бөтенләй бүтән: ул, чыннан да. гадәти тормыш логикасын бозып, үз әдәби-эстетик мантыйгын кора. Әлеге мантыйк күп очракта безне ныграк ышандыра да. Юкка гына бер акыл иясе поэзияне гадәти мантыйкны җимереп яңа мантыйк кору, дип билгеләмәгәндер. Нәбирәнен иҗаты турында сөйләшеп утырганда Зөлфәт аның иҗатын Габриэль Маркесныкына охшаткан иде. Ул. мөгаен. Маркеснын мифологиягә таянуын, анын да әсәрләрендә Вакыт төшенчәсенең бик шартлы булуын күздә тоткандыр Ничек кенә булмасын, күренекле шагыйребезнең әлеге чагыштыруы Нәбирә иҗатына бөтенләй бүтән ноктадан карарга, өйрәнергә җирлек бирә. Чөнки Нәбирәнен бәяннары турында сүз чыкса, еш кына өстән-өстән генә әйтелгән бәяләмәләргә тап буласың. Янәсе, ул сихерчеләр, җен-пәриләр белән мавыга, җәмгыятьтә хатын-кызның урынын купайтырга тырыша. Хәлбуки, әлеге иҗат шактый катлаулы, анын, әсәрләрендә беренче күзгә ташланган катламнан сон тирәидәрәк бүтән катламнар, бүтән агымнар бар. Шул катламнарга кагылырга җөрьәт иткәнче, иң әүвәл тирә-юнебезгә, татар тормышына күз сатыйк әле. Уйлап баксан. үткән гасырда татар хәяте коточкыч үзгәрешләргә дучар булып, хәтта безнен буын күз алдында ышанмастай әверелешләр кичерде. Мен еллар дәвамында халкыбызның рухын саклаган терәүләр сынды, без бөтенләй үз йөзебезне җуйдык түгелме сон? Без хәтта Намус дигән сүзне кулланырга кыенсына башладык. Әдәп-инсаф, низам, итагать кебек төшенчәләр тормышта ирешәсе уңышларга киртә сыман күзаллана хәзер. Иблис телевизор әрҗәсенә кереп, түребезгә менеп урнашты. Хыянәт, зина, ришвәтчелек, эчкечелек, күтләклек гөнаһ булып саналмый инде. Котылу юлы кайда? Тамырлардамы? Язучы шул тамырларны барларга мәҗбүр. Бөтенләй кипмәгәнме алар, әбелхәят суы сугарамы әле аларны? Менә ни өчен Нәбирәнен әсәрләрендә Вакыт төшенчәсе бик шартлы, менә ни өчен ул борынгы мифларга, символларга мөрәҗәгать итә. Зур язучы буларак, ул һәрдаим, һәр әсәрендә безгә Афәт ябырылуын искәртә, ачыргаланып котылу юлын эзли. Ләкин Афәтнең дә тамырлары соңгы берничә дистә елны гына колачламыйча, шактый тирәнгә барып тоташа икән ләбаса. Урман карты Шәнкәле кайчандыр Шәнгәрәй мулла булган да, болганчык елларда аны дошманнары тереләй җиргә күмгәннәр, ә хатыны белән баласын суга агызганнар («Китәм. димә»). Мулланы Бүре кабердән йолып ала. Бик борынгы төрки риваятьне хәтерләтмиме сон бу° Бөтен нәселен кырып бетергәч, аяк-куллары чабылган малайны дошманнары, үләр әле. дип ташлап калдыралар. Аны Ашина-бурс килеп коткара, аннары ана балалар да табып бирә — төрки халык яңадан күтәрелеп китә Димәк, үләбез, бетәбез, дигәндә дә Бүре кыяфәтендә Өмет кала икән Шуна да Бүре образы Нәбирәнең шактый әсәрендә пәйда була да бугай Тарих чоңгылларыннан исән-имин үтеп, милләт буларак үз йөзенне җуймау һәр көн гуктаусыз көрәш, көчәнеш таләп итә. Шул көчнен чыганагы нидә? Хатын- кызда! Нәбирәнең һәр әсәрендә хатын-кызнын алгы планга чыгуы, минемчә, шунын белән бәйле. Монысы да безнен борынгы риваятьләрдән, әкиятләрдән килә Хатын- кыз йорттагы учакны саклап, ана утын өстәүче генә түгел, яугирләре йә кырылып, йә хатыншага әйләнеп беткәндә, көрәш кылычын үз кулына алып юлбашчыга әверелүче дә... Безне элек бөтендөньяда урнашачак коммунизм рәхәтлеге белән алдасалар, бүген глобапизм җимешләре белән кызыктыралар. Ләкин без без булып калыр өчен гореф-гадәтләребезне югалтмаска, нл-җирлән аерылмаска кирәк икәнлеген сәнгатьчә итеп Нәбирә кебек язучылар гына әйтә ала. Инде кабилән манкорткл. зомбига әверелгәндә дә. Афәт белән күзгә-күз калганда да. Котылу юлы бар — ул синең Табигатең. Мәчет манарасын кисәргә килгән кызыл Гыиниятне үз кулы белән атып үтергән Хәбир мулла урманга, андагы Тоба дигән чокырга китеп котыла («Икебезгә дә авыр») Тоба авылдан ерак та түгел, авылдашлары ла мулланын кайда икәнен белә. Тик анда беркемнең дә кулы җитми Сонгы чиктә татар сыена торган урыннар Нәбирәнең бүтән әсәрләрендә дә бар Урман («Утарда*. «Китәм. димә») Сазлык («Күкчәчәк»). Соңгысы Күкчәчәкне авыр чакта сыйдырса да, үзен дөнья готкасы санап йөргән ире Лотфулла анда гаип була.. Мондый символлар белән эш итүе, әлбәттә, авторның туган җиргә. Табигатькә булган ышануы белән бәйле. Ул гына да түгел, атеге кырыс, дәһшәтле җир йөзендә үзен булып, тамырларыннан аерылмаган килеш калыр өчен күңелендә син генә сыена алырлык үз лөньян сакланырга тиешлегенә ишарә дә. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренен теле турында да берничә сүз әйтәсе килә Ул тасвир чараларын шактый саран куллана, психологизм гонсырлары белән лә артык мавыкмый Каһарманнарының холыкларын, характерларын ул диалоглар аша ача Укучыны һәрдаим киеренкелектә тотар өчен бу. күрәсен. ин отышлы юлдыр Шуңа күрә инсценировкалар язганда анын әсәрләренә еш мөрәҗәгать итазәр Мәсәлән. «Сихерче» бәянына нигезләнеп эшләнгән спектакль К Тинчурнн исемендәге театрда уныш белән барды Хәзер ул Уфанын «Нур» театры сәхнәсеннән төшми. Әле күптән түгел генә К. Тинчурин исемендәге театрда Нәбирәнен янә бер әсәре буенча «Бер тамчы ярату* спектакле куелды Ә 2003 елла Г. Камал исемендәге академия театрында үткәрелгән «Яна гатар пьесасы» ярышында анын «Ут күбәләге» әсәре буенча язылган инсценировка җннүче дип табылды Бу табигый да. чөнки тел белгече профессор Флера апа Сафиуллина әйткәнчә: «андагы геройларның сөйләм үзенчәлекләре, уртак сөйләмдәге гыйбарәләр, диалекталь лексиканың чама белән генә кертелүе, әсәрдә һәм җөмләдә урынлы кулланылган фразеологик берәмлекләр һәм канатлы сүзләр Нәбирәнең телен лабораториядә өйрәнерлек тә» Бик сирәк язучыларны гына кабат-кабат укырга мөмкин Әлбәттә, момын өчен җан-рух тәңгәллеге дә. фикердәшлек тә кирәктер Нәбирә Гыйматдинова минем очен шундый язучылар арасында Күнел төшенке чакларда анын китабын кулыма алам, таныш каһарманнар хыял дөньямда инә яши башлый, кайберләре мина нәкъ гуган ягымдагы шивәдә эндәшә. /Узар - җанлы, алар тере Язучы очен шуннан ла зуррак бәхет юк. Ә ин мөһиме Нәбирәнен әсәрләре җанла көйрәгән Өмсгне сүндерми Безнең бергә барасы юллар озын булыр әзе. иншалла Гомер кыска, юллар озын.. Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Реклама