АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Күккүз

Матур яңгырашлы һәм шактый күп санлы тарихи атамаларның берсе Күккүз. Зур Күккүз район үзәге Апастаи 18 чакрымда. Кече Күккүз—20 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу атама тарихи чыганакларда еш кабатлана. Д. А. Корсаков мәгълүматларына күрә (XVIII йөз). Зур Күккүз авылында ясак түләүче татарлар - 63. керәшен татарлары 16 кеше исәпләнгән Коры Үләмә суы ярына утырган Зур Күккүз һәм Кече Күккүз авылларын А Артемьев (1866 ел) болан сурәтли «Кече Күккүздәге 73 хуҗалыкта 127 ир-ат һәм 134 хатын-кыз. ә Зур Күккүздә 110 йорт булып, анда 288 ир-ат һәм 312 хатын кыз яшәгән, авылда 1 мәчет эшләгән. К. П. Берстель хезмәтендә (1908) күрсәтелгәнчә. Зур Күккүз авылында - 1180, ә Кече Күккүздә 586 татар кешесе яшәгән. Наҗия Борһанона мәгълүматлары күрсәтүенчә. Зоя суының уң кушылдыгы Коры Үләмәнең түбән агымында урнашкан авыллар, шул исәптән Зур Күккүз һәм Кече Күккүз авыллары халкы да. Калатау уен җыены үткәргәннәр. Күккүз атамасы нинди мәгънә аңлата соң? Бу турыда төрле фикерләр әйтелгән. Гомәр Сатгаров бу атаманы кеше исеме белән бәйләп карый Безнең уебызча. Күккүз атамасы, нугай кавем-кабиләләре оешканда, бу җирлеккә кергән һәм соңыннанрак бу этноним авыл атамасы булып ныгып калган. Күккүз дигән ыру атамасы каракалпак этнонимиары исемлегендә до очрый. Төрки күккүзләрнең бер өлеше каракалпак халкын оештыруда, икенчеләре исә тагар халкын барлыкка китерүдә катнашкан. Татарстанның Арча районындагы Иске Ожем һәм Яңа Өжем авылы халкы күрше Ташчишмәлеларне тазлар дип. ә ташчншмәлеләр оҗемлеләрне күккүзләр дип атыйлар. Ташчишмәлеләр телендә югарыда искә алынган күккүз этнонимы кулланыла. Бу этноним белән ясалган атамалар кайчандыр төрки халыклар яшәгән һәм хәзер дә яши торган төбәкләрдә дә очрый. Төрекмәннәр Касиий диңгезен Күккүз дип йөртәләр. Күккүз суы Кырымда бар. ул — Бакчасарай районындагы Балбәк суының сул кушылдыгы. Мондый атама югарыда сүз алып барылган этнонимга мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән дип уйларга кирәк. Зур һәм Кече Күккүз авыллары янында елга-күлләр. басу-ышналар. кизләү-чишмәләр. сазлыклар, урманнар, тау-калкулыклар һәм башка географик берәмлекләр шактый Зур Күккүз авылының бер ягында биек таулар. Бу озын тау икс исем белән йөртелә Ислам тавы һәм Кала тавы. Тау өстендә урман Элеккерәк заманнарда бу урман зур һәм калын булган. Тау итәгендә хәзер умарталык. Кала тавының бер ягында тиран ермаклар бар. Җитмешенче елларда ул ермаклар ишелгән. Авыл халкы сөйләвенә караганда. Кала тавы өстендә бик борынгы заманнарда зур кала булган Ислам тавы дип тауның иң биек җире атала. Бу тауның бер өлешендә Юкәле куак урманы бар Урманда каен, нарат, зелпе, чикләвек куаклары һ б. агачлар үсә. Тауда Тирән һәм Сай үзәк дигән урыннар бар (ике тау аралары). Тауда чишмәләр күп. кое да бар. Зур Күккүз авылы янында Яхшылар (Изгеләр) зираты бар. болында Изге кизләү челтерәп ага Изге зират Кече Күккүз авылында да бар Зур Күккүз өлкәннәре зкспедиция-сәфәр дәфтәремә авыллары турында шактый мәгълүмат яздырганнар Авылларны агалы-энеле ике туган нигезләгән, олысы Зур Күккүзгә, кечесе Кече Күккүзгә башлангыч биргән дип сөйлиләр. Алар урман төпләп чәчү җирләре ачканнар Зур Күккүз авылында урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, медпункт ман заводы Һәм балалар бакчасы бар. Дин тотучылар өчен мәчет ачылган. Авыл халкы ата-баба ята торган зиратны карап һәм тәрбияләп тора. Авыл халкы электән килгән әйбәт традицияләрне саклап яши Ябынчы Ябынчы авылы Этнэ районында, район үзәге Әтнәдән 16 чакрым ераклыкта утырган. Бу авылда татар халкының мәшһүр галиме Шиһабетдин Мәржани туган Ябынчы атамасы тарихи чыганакларда еш очрый Казан ханлыгы чоры авыл атамалары исемлеге бирелгән тарихи хезмәттә (Е.И Чернышев) Алат юлы өстендәге, хәзерге Әтнә районына кергән Ябынчы теркәлеп калган Бу авыл исеме Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә телгә алына Анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәгән. 1673 елның 8 февраль көне белән авыл исеме П.И. Ермолаев хезмәтендә телгә алына. Д.А Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) элекке Арча өязендә Ябынчы исеме йөрткән ике авыл күрсәтелә Аларныи берсендә 19. икенчесендә 62 йомышлы татар яшәгән А Артемьсв җыентыгындагы мәгълүматларга караганда (1866 ел). Ябынчы авылындагы 53 хуҗалыкта 180 ир-ат һәм 166 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет эшләгән. Ябынчы авылы галим Н.Н. Вечеслав төзегән чыганакта (1878 ел) искә атына Андагы 61 йортта 199 ир-ат һәм 193 хатын-кыз яшәгән, бер агач мәчет эшләгән. Шәмәк суы ярына утырган Ябынчы авылын И А Нзиосков болан тасвирлый: «Авылда 78 хуҗалык булып, анда 232 ир-ат һәм 209 хатын-кыз исәпләнгән». К.П. Бсрстель белешмәсендәге мәгълүматларга караганда авылда барлыгы 530 татар кешесе яшәгән. Авыл аксакаллары, аерым алганда Газыйм Гарнфҗанов сөйләвенә караганда. Ябынчы авылы бик борынгы. Элек аның урынында калын урман үскән Ябынчы авылының табигате бик матур. Авыл янындагы елганы халык су буе дип атый Хәер, аны тагын Нарат асты дип тә йөртәләр. Су буена авыл басуыннан тагын Җәиом. Олы Кала. Чиркәе, Сикертмә. Бәрәсәңгер. Кабак суы. Жәнән елга-инешләре кушыла. Басуда Туктамыш күле бар Каенлык басуында элек урман булуы аңлашыла Рафманкол. Ташбилге. Тәүкәлилс яга һ. б басулар исеме халык телендә әлегә кадәр сакланып калган Ләкин хәзер Ябынчы авылы бетте, юкка чыкты Икенче бер Ябынчы авылы Каманың уң ярында булган һәм хәзерге- Ллсш районына кергән (кызганыч, ул урыннар инде Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган) Бу авылмын исеме Казан ханлыгы чоры документларында теркәлеп калган Авыл зиратында Һарун Йосыпов 1519 елда куе лган кабер ташы тапкан Авыл Д.А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) теркәлгән. Анда 101 ясаклы татар яшәгән. А. Артемьев мәгълүматларына караганда (1866 ел), авылдагы 117 хуҗалыкта 297 ир-ат һәм 326 хатын кыз көн иткән Авылда почта станциясе һәм Кама аша кичү булган. И Л Износков хезмәтендә (1895 ел) Ябынчының икенче исеме Миша тамагы дип бирелә. Авылдагы 92 хуҗалыкта ислам дине тота торган 380 ир-ат. 344 хатын-кыз яшәгән. XIX йашә авылда меңгә якын кеше яшәгәнлеге һәм мәдрәсә булуы билгеле Ябынчы сүзе нәрсә аңлата? Фәнни дөньяда бу авылларның исеме Казан ханлыгы чорының данлыклы гаскәр бшялыклнрыннан берсе булган Япанчы белән бәйле дигән фикер бар Кызганыч, тарихлары борынгылыкка киткән авыллар Татарстан картасыннан юкка чыга баралар

Реклама