Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАЛТМА, ДӨНЬЯ, ШАГЫЙРӘҢНЕ!

Югалтма. дөнья' Асылташ— Фирүзә минем исем.. Фирүзә Җамалетдинова Фирүзә Жамалетдннованын 2004 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән беренче шигъри җыентыгын кулыма алган чакта, аннан, кыз баланын лирик хисләрен күбрәк укырмын дип уйлаган идем Китапнын “Толымлы ай” дигән исеме дә лирика вәгъдә итә кебек. Ләкин беренче шигыреннән башлап укый-укый дистәләгән бит үттем дә хәйран калдым сөбханалла, милләтебез, анын ирке, җиһандагы урыны, хокуксыз бүгенгесе һәм хыялдагы дәүләтле киләчәге хакында олыларча борчылып, камил шигъри тел белән сөйләп бирә алырлык шагыйрә килгән икән бит татар дөньясына! Байтак ир-ат шагыйрьләр үзләренен хисләр көлендә актарынудан уза алмаган чорда бу! Ә бит көтелмәгән хәл түгел! Милләтнен бүгенге ихтыяҗыннан чыгып фикер йөрткәндә, безгә мондый шагыйрь-шагыйрә, һичшиксез, килергә, һәм ул нәкъ менә Чаллы якларыннан— Фәүзия Бэирәмова. Айдар Хәлим кебек көрәшче әдипләр мохитеннән—үсеп чыгарга тиеш иде Көенечебезгә күрә, Казан бүген иң-ин милли шагыйрьләребез дәвамчыларын да чит милләт әдәбиятына хезмәт итәрлек итеп "тәрбияли", без бу хакта сүз кузгатырга гына кыенсынабыз... Китапнын башындагы ин беренче шигырь үк (“Сигезенче могҗиза”) укучыны шагыйрә күнелендә сыйланган халкыбыз гамьнәренә бөтереп алып керә: Утка тотып караганнар. Талчыбыктай сындырып. Чукындырып караганнар. Илне, йортны яндырып Дәүләтсез, динсез иткәннәр. Тезсез дә без диярлек Безгә тигән кайнар уктан Тарих үзе көярлек Әйе. көйгән шул, көйдергәннәр шул тарихыбызны' Кисәүләрне күрмәскә тырышабыз тырышуын да... Тарих белән бергә— милләт тә, татармын үзе төзегән дәүләте дә хәтсез көйгән-өтелгән. Ут салучылар да гел читләр генә түгел. Менә бүген, гапгадәти көндә, истә-оста югында, милләтне әйбәтрәк анлаучы саналган җитәкчеләребезнен берсе радиодан татарның дәүләтчелекне кайтару өчен көрәш тарихына карата бик ямьсез сүз әйтте. Андыйны читләрдән генә ишетә идек әле. Тик безнен мона әллә ни ис китмәде, матбугатыбыз да “күрмичә” уздырды, чөнки аңнарыбызда—бу көннәрнең бүтән зур вакыйгалары. 25 март көнне Татарстанга "яна” Президент билгеләнеп эшкә кереште, ә беренче апрельдән газ куллану бәясе тагын артты. Шаяралар гына, дип уйласак, каты ялгышкан булырбыз. Әле өч ай гына элек газга да, электрга да бәяләр берьюлы һәм байтакка күтәрелгән иде, югыйсә. Ешайттылар.. “Россиядә бердәнбер” уен иортынын чираттагысын төзү өчен акча җитми микәнни сон’’ Нинди ил бу? Уттан тора Тыныч чагы, корэше. Көне-төне, иртәгэсе. Тарих тулы күз яше,— ди шагыйрә “Нинди ил бу?" исемле шигырендә. Күптән түгел генә мәгълүм Масхадовның мәетен, мәсхәрәләү дәрәҗәсенә төшереп, телеэкраннардан кат-кат күрсәткәч тә, кешеләр бер-берләреннән уңайсызланып, үзалларына шундый сорау биргәннәр иле: “Нинди ил бу”? Бер акыллы затың бармы, дөнья. Уң һәм сулны аерып бирерлек?— дип тә мөрәҗәгать итә Фирүзә-Асылташ “Юл кичүе” исемле шигырендә. Шигырь җаеннан әйтсәк, “бөек һәм бердәм" Рәсәе- безнен бу “юл кичүе" дә артык озакка сузылды инде, ләкин без чыгасы “бәхет утравы" алда һаман шәйләп ми әле Ил байТолымлы {. . ай Фирүзә Җамалетдинова. Толымлы ай Казан: Татар, кит нәшр., 2001. 17-1 б. лыгын үзенеке иткәннәр генә анлый утрауларга гел барып-кайтып йөри. Өстәвенә, халык өстенә ишелеп төшкән бар авырлыкны “күчеш чоры" белән аңлатырга остарып киттеләр. Әллә тунын өчен юри сузалар инде бу кичүне? Ә бәлки “кая чыгасын белмәгән көймәгә бернинди җил дә юл унае була алмый" дигән гыйбарә төгәлрәк айлатадыр илнсн хәзерге хәлен? Әмма шагыйрә сенлебез Елыйм Очсаң, бу ятыштан Еяый-елый үлеп буш дигән юллары белән лә мен кат хаклы бит (“Изге Биләрдә"). Елаталар лип еламаска һәм үлеп бетмәскә иде бит' Бетүебезне теләүчеләр хәйран калсын иде. Бүген халыкка менә шушыны ничек төшендерергә.' Халкым әле "СПИД-инфоукый. Кырын ятып кына диванга. - дип әрни Фирүзә сенел (“Әрнү") “Акылдан язып гелсссриал карый - дисә дә хаклы булачак шагыйрә. Һай ул дәрьядай җәелгән бозыклык чирләрен шигырьләрдә тасвирлап бетереп булса иде дә халык шуны аңлап укыса иде канә! Халык укыса һәм аңласа, шагыйрәнең үз иненә алган Йөге лә җннелрәк тоелыр иде. Ә хәзергә, әнә Исе китеп карап тора а.м кара тоненнән Югыйсә коч аш ду доны» Аналар күкрәге с итеннән "Улым ачен куркам "дин тәмамлана шигырь Куркытадыр шул! Бу миһербансыз дөньямын сабыйларга өйрәтә торган уеннарына кадәр аналарны сагышлы уйларга батырырлык бит Инде “бөек" дигән дәүләтләр дә сугыш “уен ыннан башка яши белми, әйтерсең, боек . текләре әнә шул сугышта! Бу Жирлә балаларын сугыш өчен дип үстерүче әниләр дә бар микән әллә, нигә кайберләре утларын анлый ~усн~нарлан тыярга да тырышып карамыйлар? Бу сорау, билгеле, шагыйрәне дә бик хафаландыра Җан кыялар кан коялар Мәекәүдә тыш бара —Мин дә атам, син егыл.—ди.— Абыйлар.—ди.—егылды. Нигә өйрәтәсең, дөнья9 Күземә яшь тыгылды Нинди генә сүзләр табыйм, Әйтсәм дә. тыңламый шул. И сабый, сугышның уен Түгелен акламый шул. Сугышнын уен түгелен бу сәер илдә сабыйлар түгел, акыл утырткан ирләр, ил башлары да аңламый шул. Монда ату, шартлату коралы һәртөрле дипломатиядән алда йөри Бик ачык мисалы—Беслан фаҗигасе Балаларны да аямыйлар. Кыргызстан Президенты Әскәр Акаевнын үз властен сугышсыз, кан коюсыз гына бирүен Мәскәү әле дә анлый алмый. Анын урынында үзләре булсамы?! Әниләрнен бәхетенә бу дөньядан әллә ни күп тә кирәкми бит инде Бары тик өметләрен генә кисмәсеннәр дә. уллары- на-кызларына бәхет көтүдән мәхрүм итмәсеннәр. Куанабыз, дөнья буйлап дәвамыбыз килгән өчен. Яшәү өчен ана булып, тыныч күкләр күреп кичен... һәм уйлыйбыз гомер буе базамны дип бәхет көтә. Көтә белү—олы бәхет Үзебезгә шул да җитә “Үзебезгә шул да житә!" Укы әле аналар гына әйтә ала торган бу шигъри юлны, мәдәниятле саналучы дөнья! Туклыктан котыручы хакимнәрен дә укысын Бер татар шагыйрәсе, ул үстерүче ана. үзе кебек меннәр исеменнән сезгә дәшә! Ишетә һәм төшенә аласызмы сез аны? Юктыр шул.. “Мон югалткан гавәм” дип исемләде сезне Халык шагыйре Илдар Юзеев. Бу “гавәм"дә шагыйрьне һәм шигырьне аңлаучылар отыры сирәкләнә. Яз көне узган Татарстан Дәүләт Советының ун еллыгы бәйрәмендә элекке депутат. Халык шагыйре Равил Фәйзуллиннын ин арттагы рәткә генә утыртылуын “Звезда Поволжья" гәзи- те гажәпсенеп язды. Ләкин ник гажәплә- нергә. Татарстанга мөстәкыйльлек яулашкан элекке Югары Совет депутатлары һәм милли фидакарьләр бүгенге көн батырлары. әдәбият каһарманнары түгел ич инде. Киресенчә. Татарстанның кәгазьдә генә булган иркен дә чикләп, империя киртәсенә кабат куып керткән прокурор татар матбугатының беренче каһарманына әверелде. хатын-кызлар журналына кадәр шунын күркәм сыйфатларын мактап яза Шагыйрә сенлебез исә “бар дөньянын күзе" әниләрдә чагы турында хыяллана: Җиде җете нурын сузды кояш кинәт. Бар дөньяның күзе бездә мәллә инде? Җиһанымның аз нурларга чумган мәле: Улым миңа тәүге тапкыр "Әннә “ диде Бу ананы да аңламыйсыңмы, “шигырьдән киткән" дөнья?! Ул бит синең мәрхәмәтенә шундый ышана. Уйлары ак. күнеле нечкә булганга, әнә. ятим балаларыңның тел белән әйтелмәгән теләген дә бөтен жаны белән тоя: Кар да җылы. Быелгы кыш Ятимнәр кышымы соң? Табигатьнең ана булып Наззавы шупиымы соң? Ятимнәр йорты янында Таулар айга тияр күк. Юмарт кышка берәр сабый Кинәт “Әни!"—дияр күк. Фирүзә Жамалетдинова яшәешебезнең эреле-ваклы һәр күренешен шагыйрә һәм ана, үзе әйткәнчә, хатын-кыз булып бәяли, гади генә вакыйгадан да дөньякүләм гомумиләштерүләр ясый, хәтердә калырлык шигъри сурәт ижат итә: Түтәл тулы суган тузгып ята. Без ташыйбыз аны алмашлап. -Бэйләм-бәйпәм тезеп үрәлмэгәч. Кияүгә дә сезне алмаслар —Кияүгә без бармыйбыз да әле' Күрше әби көлә —Барырсыз.— И базалар, әле бу гомердә Суган үрә-үрә арырсыз.. “Суган үрә-үрә” генә аруларга безнең сеңелләр түзәр анысы, мона кадәр әниләре дә. әбиләре дә түзеп килгән Авырракларына да чыдаганнар, татар әниләре бик чыдам алар Тарихтан бирле милләт белән кичергән фаҗигаләр шулай чыныктырган аларны. “Улларыбыз-кызларыбыз гына бәхетле булса иде", дип теләгәннәр. Бу бөек теләк—шагыйрәләребез ижатынын иң-иң үзәгендә. Син, дөнья, аларнын шул өметләрен кисмә, аларны яшәүдән ардырма, ул-кызлар табып багудан биздермә, шагыйрьлектән мәхрүм итмә, бишек җырларын оныттырма Югалтуларыбыз болай да чиктән ашты Үзеннең үк алдагы көннәрен, шәфкатьлелеген өчен кирәк болар, дөнья! Шигырь аңламас жаннар упкынга тарта сине, дөнья!