МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

ОРЕНБУРГ- Иске татар китапларында Орынбур, Рынбурух И Рәми Оренбургны Үрән дип тә атый, чыганакларда шәһәрне Үр Кала дип атау да очрый Кайбер бүгенге китапларда Ырынбур һәм хәтта Ырымбур язылышы күзәтелә Болары "татарчалык"ны гади сөйләм белән бутаудан, ягъни талымсызлыктан башка нәрсә түгел, әлбәттә Тирәнгәрәк китсаң, атаманың татарчасында төрки “ур" яки "ор" сүзе катнашырга тиеш иде “Салават бәете"ндә “Җаек дигән җап йир-су, сай йнрендә сөңге буйдайдыр, Урунбуркайның ягасында алтынлы тулар уйнайдыр." Икенче бер бәеттә бу шәһәр “Ранбур” дип телгә алына "Яна икән саласы. Ранбурдыр каласы, Мәһди байның тәкъдирендә язган икән янасы.” Оренбург шәһәренә башта 1735 елда Орь елгасы буенда крепость буларак нигез салынган (хәзер анда Орск шәһәре) һәм ул немец үрнәге буенча исем ("Орь елгасы буендагы шәһәр") алган “Орь” сүзе исә төрки чыгышлы, ур ор казылма чокыр яки өем өелмә мәгънәсендә 1739 елда шәһәрне Сакмар тамагына, 1743 елда исә баштагы урыныннан 280 км көнбатышка таба күчергәннәр Ә шәһәрнең исеме аңа ияреп барган 1744 елда Оренбургтан ерак түгел татар авылы Каргалы, ягъни Сәгынть бистәсе төзелә 1938 елдан алып 1958 елга кадәр Оренбург шәһәре Чкалов дип аталып йөрде. Нигез салынып 30 еллап үтүгә инде Оренбургта руслар саны 5 меңнән дә артып китүе турында мәгълүматлар бар Руслардан кала, шәһәрдә күпсанлы татарлар, казакълар, фарсылар, әрмәннәр, үзбәкләр, Малороссиядән килүчеләр, грузиннар, валахлар, гарәпләр яшәгән Халкының чуарлыгы ягыннан ул Әстерханнан гына калышса калышкандыр Шул ук вакытта “башкортларны” тынычландыруда да ул хәлиткеч роль уйнаган Тиз арада казакъ җүэләре дә патша администрациясе даирәсенә кертелгәннәр һәм XIX гасыр башына инде җүзләрне формаль рәвештә бетерергә, аларның территорияләрен округларга бүлеп, яңа идарә урнаштырырга мөмкинлек туган. 1740 елда И И Неплюев сенатка хәбәр иткәнчә, Бохарадан һәм һнвадан Оренбургка берничә кәрван килгән һәм бу кәрваннарның төп йөген Персия көмеше тәшкил иткән (418 пот 23 кадак) Рәсми мәгълүматларга караганда, 1748 елдан алып 1755 елга кадәр генә дә Оренбургка Шәрыктән 50 пот алтын һәм 4000 пот көмеш һәм бик күп асылташлар китерелгән Аларны Россия товарлары белән тәэмин итү өчен Мәскәүгә һәм эчке шәһәрләргә вәкилләр җибәреп, андагы сәүдәгәрләрне Оренбург базары белән кызыксындырырга туры килгән. Шушы вакытларда Казаннан күпләп татар сәүдәгәрләре дә килә башлаган. Персиядән килгән алтын-көмешнең күпчелек өлеше Әстерхан сәүдәгәрләре кулына килеп кергән Шуңа күрә, затлы металларның кире Персиягә китүен булдырмас өчен, сенат Әстерхан губернаторына ашыгыч төстә боерык җибәреп, моны күз уңында тотарга куша. Оренбург сәүдәсе казнага 40-50 мең сумлык таможня җыемы биреп килә. Шәһәрдәге сәүдәгәрләр курасы (“гостиный двор") Россиядә иң зурлардан булып, анда 300 кибет исәпләнгән һәм алардан казнага ел саен 5000 сумлык керем алынган. Бу двордан тыш, шәһәрдән ике чакрымда гына Азиат һәм Бохара алмаш ярминкәләре дә эшләгән Аларында сәүдә берничә йөз казактан торган кораллы каравыл күзәтчелегендә алып барылган, "меновой дворлар”ны туплар белән коралланган отрядлар саклаган. Шәһәрнең үзендә бернинди сәнагә булмаган диярлек. Шуңа күрә бирегә куллары һөнәр белгән җинаятьчеләрне сөрә башлаганнар, ә острогта яхшы җиһазланган остаханәләр булдырылган Монда столярлар, слесарьлар, каретачылар, пыялачылар, Дәвамы. Сүзлек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә. итекчеләр эшләгән Острог карамагында чүлмәк һәм кирпеч җитештерү фабрикалары булган Оренбург шәһәрендә мөселманнар, башлыча татарлар, күп булганга, берничә мәхәллә исәпләнгән Оренбург шәһәренең иске мәчетләре (Шиһабетдин Мәрҗани буенчаУ Беренче мәчет Шәһәр эчендәге мәчетне кенәз Волховский гасырында Бохаранын кәрван башы Иш төзеткән, аңа казна да күпмедер ярдәм иткән Ишнең үзенә тарханлык дәрәҗәсе бирелгән Бохарадан Оренбургка беренче тапкыр кәрван башы булып килүче кеше шушы кеше диләр Углы-хаҗи Назарбай-Оренбургта Габдессәлам мөфтинең кызына өйләнеп, аның кияве булган Алмаш (Менонон) ярминкәсе (Җаек суының аргы ягында-Азия хазыклары белән сәүдә итү урыны) мәчете Мелла Сөләйман сүзләренә караганда, бу мәчет Оренбург төзелгәндә, мәликә Катерина (Чынлыкта Оренбург шәһәре 1743елда Елизавета Петровна патшалык иткән вакытта төзелә башлый-Тоз ) вакытында казна ярдәме белән корыла, ана икс нмам һәм ике мөәззин. бер хезмәтче билгеләнеп, барысына бер елга 105 сум акча бирелә. Корван-сарай мәчете Оренбургтагы өченче мәчет Кәрван сарай мәчете дип йөртелә 1229 (1843) елда башкортлардан акча җыеп төзелә. 1262 (1845) елда ачыла Бинасы гүзәл, төгәл. Янында Бохара. Сәмәрканд мәдрәсәләре үрнәгендә ике катлы бүлмәләрдән торган "Кәрвансарай" исемле бер бинасы бар. Мәчет эченен әйләнәсендә алтын белән “Җомга" сүрәсе язылган Мич һәм морҗасы юк иде. соңрак төзелде Патша хакимия те чорында Оренбург губернасында 595 мәчет. 152 мәдрәсә, 222 мәктәп эшләгән. Бүген исә өлкәдә 78 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшлән килә икән (Ф Бәйрәмова материаллары буенча) “Оренбург өлкәсендә рәсми рәвештә ике мөфтиәт теркәлгән "Беренчесе Оренбургның үзендә, аңа Габделбарый хәзрәт Хәйруллин җитәкчелек итә Икенчесе Богырыслан мөфтиоте. аның рәисе - Исмәгыйль хәзрәт Шәнгәрәев Өлкәдәге мәчет мәдрәсәләр дә урталай бүленгән. Оренбург тирәләрендәгеләре Габделбарый хәзрәт мофтиәтенә карый. Богырыслан. Әсәкәй тирәсен дөгеләр-Исмәгыйль хәзрәт мөфтиөтснә буйсына." (Ф Бәйрәмова ) Кәрвансарай мәчетендә дини вәгазьләр башкорт телендә алып барыла икән, мәчетнең маңгаена да “Каруан-һарай" дип язып куелган Ләкин Кәрвансарайның “Гостиный двор" дип йөртелгән башка биналарын башкортка да. татарга да кайтарып бирмәгәннәр ӨЧЛЕ. ИЗГЕ ӨЧЛЕ(К) Христиан динендә святая троица (керәшеннәр "тройсын' диләр), триада Бу төшенчә христианнарда Бог (Алла). Изге Рух (яки Тын) һәм Иисус Христосны (Алла улы Гайса Мсаны) бер зат итеп берләштерә (Керошенчә-русча дини сүзлектә ~Бер кое өчле" дигән гыйбарә бар.) Будди динендә дә Будданың өч тәне* дигән төшенчә бар. болар Брахма. Вишну. Шнва (борынгы төркиләр аны "үч етүз" дип атаганнар) Ул шулай языклы булса да. Синнән бизмәде. Син Өчле дип данлана юрган Аллага. Атага. Святый Тынга шикләнми ышанды, дәрес җыен өйрәткәнчә. Алданы Өчле.1нн. Өчлене Бер Алла дип. клыык тыны чыкканчы әйтте, шу нар күрә анар изгелек ит. (Керәшеннәрдә мәет өстендә укыла торган ' И ман "нан ) “Изге Очле(к)" 325 елда Никея соборында (керәшенчәдәге "дөрес җыен- ?) һәм 381 елда Константинопольдә канунлаштырыла Мондый “Өчлек"не. мәсәлән. Лев Толстой күз алдына китерә алмый 256-336 елларда Александриядә яшәгән рухани Арий да Алла Улын (Христосны) Ата Аллага тиң түгел, ул аңа ошаган гына дип санаган (арканлык) Гомумән. “Изге Өчлек" төшенчәсе христиан динендә аңлатылмас сер исәпләнә һәм христианнар бу идеяне Платоннан алган диләр (Поль Гольбах). Христиан фикер ияләре арасында “Изге Өчлек"не инкяр итә торган антитринитарннллр сектасы да булган, ягъни “Өчлек" төшенчәсе христиан аңында да җиңел генә урнашмаган Дөрес, моны бүгенге көндә дә “фәнни" нигезләргә тырышулар күзәтелә (мәе., космик аппаратларны галәмдә ориентлаштыру. ягъни тиешенчә юнәлтү буенча белгеч академик Б В Раушенбах) Коръәндә, гомумән, христианнарның Христосны һәм Мәрьям ананы аллалаштырулары гаепләнә һәм. Коръән Кәрим күзлегеннән караганда, христиан өчлеге Аллаһыдан. Гайса пәйгамбәрдән һәм Мәрьям анадан тора икән диген нәтиҗә ясарга мөмкин. Ислам бер Аллаһыны гына белә анын шәриге юк дип саный, шуңа күрә Гайсә пәйгамбәрнең Алла улы булуы да кире кагыла. “Изге Өчлек” урын, вакыт һәм фәзаның өч үлчәмле булуын символлаштыра. Бөтенесен колачлый торган дөньяның христиан тәгълиматы яктылыгындагы иң тулы тасвиры шушы. Бу өч аспект бер-берсенә бәйсез рәвештә яши, һәм шулай да алар бердәм Алланы тәшкил итәләр, өч килеш бердәмлек символы күрсәткәнчә, ул шушы өч аспектта: Алла Ата, Алла Угыл һәм Алла Изге Тын буларак чагылыш таба. Ата-угыл түгел, угыл-Изге Тын түгел һәм Изге Тын-ата түгел" (Яхшы ук буталчык бу аңлатма "Энциклопедия символов" китабы буенча, тәрҗемә минеке-А. Т ) Христианнарда шушы өч затның һәркайсының үзенчәлекләрен характерлый торган тошенчә "ипостась” дип атала (“асыл”, “нигез” мәгънәсендәге грек сүзеннән). Православие теологиясендә ипостась, сиррият буларак, логик анализга бирелми торган төшенчә, ләкин ул кешегә “Изге Өчле”не күзалларга ярдәм итә дип карала. Кайбер тикшеренүчеләр триада/троица/өчле төшенчәсе күп аллалыктан (политеизмнан) бер аллалыкка (монотеизмга) күчештә аларны тоташтыручы буын буларак барлыкка килгән дип исәплиләр. Чөнки ул бик борынгы чорда, мәсәлән Борынгы Мисырда (Осирис, Исида, Гор). Борынгы һиндстанда (Брахма, Вишну, Шива), Бабилда (Ану, Эа, Бэл) Һ.6. урыннарда да оешкан. Аның барлыкка килүе моногамияле никах таралуның чагылышы булган дигән фикер бар. Мәсьәләгә болай караган очракта "Изге Өчлек” дини карашлар үсешендә бер арадаш баскыч кына булып кача, ә аны рациональ нигездә аңлатуның кирәге калмый. Шулай да христианлык иртәсендә, яңа эра башларында, христиан чиркәве әһелләренең баштагы ачты соборы ("җыены”) шушы мәсьәләне ачыклауга багышланган. Библиянең үзендә бу хакта ачык күрсәтмәләр булмаганга, чиркәү аталары мөшкел хәлдә калганнар дияргә мөмкин. Христиан диненә күчкән грек еврейләре V гасыр дәвамында эллинистнк күзаллаулар белән тыгыз бәйләнгән Өчлек концепциясен эшләп биргәннәр. Керәшеннәрдә тройсын—троица бәйрәме (кайбер керәшен авылларында җапрак бәйрәме дип йөртәләр). Әбү Гали ибн Синанын эманация (фәйзъ) турындагы тәгълиматында да өчлек/ триада төшенчәсе бар. Аныңча, "Әл-мәбдәэ әл-әүвәл”дән (Беренчел принциптан) фәйзъ- Беренчел гакыл бүленеп чыккан Ул триада (таслис, өчлек), соңгы (тугызынчы) күк сферасының гакылын, җанын һәм җисемен тудырган (бүген боларны информация, энергия һәм материя белән тәңгәлләштереп була шикелле). Бекташи әдәбиятында суфиларның “сөйгән яры” — Аллаһ белән Мөхәммәд һәм Гали галәйһиссәлам сурәтләре бергә кушылып, үзенчәлекле "өчлек” яки “өчләмә" (АллаһМөхәммәд Пәйгамбәр-хәзрәте Гали) темасы барлыкка китерәләр (Әлфинә Сибгатуллина). ПАКЬ ҺӘМ НАИАКЬ БАЛАЛАР—Шәригать буенча, әгәр атасы, анасы, бабасы һәм әбисе кяфирләр булса, бала нанакь дип исәпләнә. Әгәр дә әлеге якыннарыннан берәрсе мөселман була икән, баланы пакь бала дип карыйлар. Ләкин пакь булу әле мөселман булу дигән сүз түгел. Әгәр дә кеше үзенең мөселманмы, әллә юкмы икәнлеген белмәсә, шәригать буенча ул пакь дип санала. Дөрес, аңа мөслимәгә өйләнү тыела, аны мөселман зиратында җирләргә дә ярамый. Ул шәригать нигезендә Исламны кабул иткәннән соң гына хак мөселман булып исәпләнә. Дәвамы киләсе саннарда

Реклама