Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ОЛУГ ӘДИПНЕ ЗУРЛАУ 2005 елнын 21 ноябрь көнне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында танылган язучы һәм жәмәгать эшлеклесе Туфан Миннуллиннын юбилеена багышланган иҗат тантанасы булып узды. Әлеге кичә олуг драматургның 70 еллыгына багышланган чараларның ин югарысы иде Бәйрәм мәрасимнәре язучының нәкъ туган көнендә. 25 августта туган авылы—Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында башланып китте. Татар театр сәнгатенен Туфанын олылаган юбилей кичәләре республикабызның Әлмәт. Түбән Кама шәһәрләрендә һәм башка төбәкләрендә дә гөрләп үтте. Туфан Миннуллиннын тормышын һәм иҗатын яктырткан рәсми тантананын нәкъ менә Камал театры сәхнәсендә үтүе дә очраклы хәл түгел. Драматургны классик дәрәҗәгә күтәргән "Әлдермештән Әлмәндәр". “Диләфрүзгә дүрт кияү". "Без китәбез. сез каласыз". “Монлы бер җыр” спектакльләре халык күнеленә нәкъ менә шушы сәхнә аша юл алды Туфан Мин- нуллин белән Марсель Сәлимҗановнын ижади хезмәттәшлеге күп еллар Камал театрының гына түгел, гомумән, татар теат- рынын йөзен билгеләде Һәм әле хәзер дә драматург шушы театр белән тыгыз ижади элемтәсен дәвам итә Г Камал исемен йөрткән, академик рухын күтәрә барган театрның хәзерге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев күптән түгел генә Туфан Мин- нуллин әсәрләре буенча ике спектакль куйды Шуларның берсе—"Галиябану, сылу- ым-иркәм" Драматургнын сәхнәләштерелгән әсәрләре генә түгел, юбилей бәйрәме дә күтәренке рухта узды. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми җитәкчеләр килгән иде Татарстан Президентынын ихластан әйткән котлау сүзләре, теләкләре кичәгә гаиләдәгедәй җылылык өстәле Драматург ижатына югары бәя биреп. ул Туфан Миңнуллин пьесаларын берләштерүче идея турында уйланулары хакында да әйтеп узды Минтимер Шәйми- ев фикеренчә. Туфан Миннуллин геройлары беркайчан да авырлыклар алдында баш имиләр, киләчәккә өмет-ышаныч белән яшиләр Татарстан Президенты Туфан Миннул- линга “Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелүе хакындагы Указга кул куюы турында да хәбәр итте һәм әлеге исемнен тамгасын юбилярга тапшырды. Бүләкнең тагын берсе—Туфан Миннуллиннын туган көнендә—2005 елнын 25 августында Минтимер Шәймиев язучыны "Татарстан Республикасы алдында хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйган иде Юбилярга шушы бүләк тә тапшырылды Туфан Миннуллинны котлап. Татарстанның күренекле әдипләре Туфан Миннуллинга һәм аның ижатына үзләренең ихтирамлы сүзләрен ирештерделәр Юбилярны, әлбәттә, ижади берлек, театр вәкилләре дә котлады Оренбургтан. Башкортстаннан килгән кунакларның тәбрикләүләре дә кичәгә якты ямь өстәде. ФУНДАМЕНТАЛЬ ХЕЗМӘТКӘЮГАРЫ БӘЯ Президент М Шәймиевнен “Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының 2005 елгы Дәүләт бүләкләрен бирү турында" Указы басылып чыкты Әлеге абруйлы бүләккә “Татар энциклопедик сүзлеге"н әзерләүгә зур хезмәт куйган бер төркем галимнәр дә лаек булды Алар арасында ТР Фәннәр академиясе президенты. Татар энциклопедиясе институты директоры М Хәсәнов. директор урынбасары Гомәр Сабиржанов. институт нын өлкән гыйльми хезмәткәрләре Рәис Даутов. Венера Абзалова. Алевтина Гарза- вина. бүлек модирләре Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рафаил Шәйдуллин бар Татар энциклопедиясе—фундаменталь фәнни хезмәт Анда Татарстан Республикасында яшәүче халыкның тарихи һәм хәзерге матди, рухи һәм ижгимагый-сәяси тормышы кин чагылыш тапкан. Анда тине булмаган фәнни мәгълүматлар жыелган. Россия Федерациясе һәм Татарстан Рес публикасының төрле архив чыганакларыннан шактый күләмдәге тарихи материаллар урын алган Аларнын күбесе исә әле беренче мәртәбә генә дөньяга чыгарыла Китап универсаль характерла Ул борын гы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр булган белемнәрнен барлык өлкәләрен колачлый Анда табигать, икътисад, фән. мәдәният, сәнгать, шулай ук Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның һәм татар халкынын танылган вәкилләре эшчәнлеге яктыртыла. Шунысы да куанычлы яна лауреатларның өчесе—М Хәсәнов. Р Даутов һәм А. Гарэавина—Язучылар берлеге әгъзалары. Котлыйбыз' 100 ЕЛЛЫККА ӘЗЕРЛЕК Киләсе февраль аенда тагар халкынын бөек улы. герой-шагыйрь Муса Жәлилнен тууына 100 ел тула Әлеге олы юбилейга багышланган чараларнын тәүгесе шагыйрьмен гуган ягы Оренбурда үтте “Муса Жәлил батырлыгы һәм рухи мирасы" дип аталган әлеге төбәкарл конференциягә Мәскәүдән. Татарстан. Башкортстан. Удмуртия республикаларыннан һәм илнен башка төбәкләреннән галимнәр, язучылар чакырулы иле Анмн эшендә Татарстан нан язучы Рафаэль Мостафнн. Казан дәүләт университеты галимәсе Нурфия Гафиятуллина, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан Рөстәм Гайнетдинов катнашты Күп еллардан бирле герой-шагыйрьнен тормышын һәм ижлтын өйрәнү юнәлешендә тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып барган Рафаэль Моста фин конференциядә катнашучыларны яна мәгълүматлар-шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең монарчы билгеле бут маган шигырьләре белән таныштырды БЕЗНЕҢ ДУСЛЫК. БЕЗНЕҢ КАРДӘШЛЕК Алма-Атада Татарс тан мәдәнияте көннәре булып узды. ТР Премьер-министры урынбасары—мәдәният минис тры Зилә Вәлиена җитәкчелегендәге бер төркем рәсми кешеләр һәм артистлар катнашын да узган ул очрашулар казакъ халкы белән татарлар арасындагы дуслык, якынлык мөнәсәбәтләрен тагын бер кат раслау гына түгел, янарту да булды Зилә Вәлиевл Богснлөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Та тарстаннмн Казакъстандагы вәкаләтле вәкиле Илдус Тарханов, күп кенә очрашулар уздырып, алдагы елларда ике республика арасындагы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү турында сөйләшүләр алып барды Мәсәлән, Клэакъстан Президенты аппаратында эшләүче милләттәшебез Тәүфыйк Кәримон һәм Казакъстан минис трлары белән булган очрашуда сүз икс республн ка арасында нинди төр хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерү, аны ничегрәк оештыру һ 6 турында барды Татар монына. Татарстаннан килгән артистлар чыгышына халык шулкадәр сусаган. концерт тәмамлангач та. атар кунакларны озак җибәрмәде әле Концертны Казакъстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм спорт минис тры Эсетжан Косубаев. Президент аппараты вәкилләре. Алма-Ата шәһәре мэры тамаша кылды МӨСЛИМӘЛӘР. БЕРЛӘШЕГЕЗ! К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Татарстан мөслнматәренен 1 корылтае узды Бу олуг чарага район, авыл мөхтәсибәтлә- реннән 400 гә якын делегат. 100 ләп кунак чакырулы иле Корылтайның максаты—Татарс тан мөселман хатын-кызларын республиканың иҗтимагый, социаль-мәдәни тормышында актив катнаштыру, ислам нигез ләрен тирәнтен үзләштереп, дәүләтебездә ныклы әхлакый кануннарны урнаштыру Республика Мөслимәләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары—мәдәни ят министры Зилә Вәлиева котлады Ул Президентыбыз Минтимер Шәймиевнен корылтайга котлавын ирештерде Аннары корылтайда яңгыраган теләк-фикерләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерде "Фикер алышу ларда дәүләти караш сизелә. Заманалар үзгәрү белән гаилә проблемалары тагын да әһәмиятлерәк төс аллы Республикабызда ятимнәр, картлар йорт лары ишәйде Балалар һәм картлар йортла рын берләштерү хакындагы фикерләрегезгә карага шундый тәкълимем бар Әби-бабайларыбыздан килгән күркәм гадәтләребезгә күз салсак, шуны күрәбез: элек авылларда ятим калган базаны берәр гаилә үз тәрбия сенәалган, чит-ятларга тапшырмаган Ятим бала, үз гаиләсен югалтса да. үксезлек сизмәгән Әти-әни җылысын ул игелекле авылдашлары гаиләсендә тапкан Бүгенге көндә без бу мәсьәләне дәүләт югарылы тында карыйбыз Көннән-кон артып торган ятимнәр санын, шушы юнатештә эшли барып, киметә алсак, мәсьәләнең чишелешенең бер юлы шул булыр" Корылтайда Татарстан мослимәләре җәмгыятенең яна җитәкчелеге һәм Оста бикәләр шурасы сайланды, җәмгыятьнең берлек советы расланды, резолюция кабуэ ителде. Оешманың рәисе итеп Татарс тан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлегендә эшләүче, югары һәм махсус дини белемле Наилә абыстай Җиһан- шина сайланды ЭРМИТАЖ КӨННӘРЕ Санкт-Петербургта Эрмитаж көннәре төгәлләнде Әлеге чараларда ТР Премьер мннистры урынбасары мәдәният ммни стры Зилә Вәлиена катнашты Санкт-Петербург белән Казанның Татарстан Республикасында Эрмитаж үзәген ачу буенча уртак проекты аеруча зур игътибарга лаек Дәүләт эрмитажы татарстанлылар белән бергә бу максатка 10 ел дәвамында килде Моннан берничә ел элегрәк ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее залларында Кубрат хан хәзинәләре күргәзмәсе оештырылды Татар, рус һәм инглиз телләрендә каталог басылып чыкты Моннан тыш. Санкт-Петербургнын 300 еллыгына һәм Казаннын мен еллыгына багышланган күргәзмәләр булып узды. ЯШЬЛӘР КОРЫЛТАЕ Истанбулда төрки яшьләрнен XII корылтае үткәрелде Әлеге чарада, корылтай делегатларын сәламләп. Төркиянен тышкы эшләр министры Абдулла Гюлъ чытыш ясады Төрки яшьләр Исмәгыйль Гаспралынын "Бердәмлек телдә, фикердә һәм эштә" дигән сүзләрен истә тотарга һәм тормышка ашырырга тиеш" диде ул. А. Гюль яшьләрне алга таба да Төркиянен яшьләр программаларын тормышка ашыруына ярдәм итәргә чакырды Корылтай эшендә катнашу өчен Татарстан, Кырым, Башкортстан. Чуашстан. Әзәрбәйжан. Саха-Якутия. Алтай. Тыва. Бал кан һәм Үзәк Азия республикаларыннан барлыгы 300 делегат килгән иде Биш көн эчендә яшьләр тарих, мәдәният, икътисад. әдәбият һәм төрки халыклар тор- мышынын башка өлкәләренә кагылышлы комиссияләр эшендә катнашты Кичләрен делегатлар Торкия яшьләре өчен кичәләр оештырдылар, концертлар, спектакльләр күрсәттеләр һәм үз халыкларының мәдәнияте. сәнгате белән таныштырдылар “МӘГАРИФ” ДУСЛАРЫН ҖЫЙДЫ Моннан 15 ел элек. 1991 елда дөреслекләр һәм уку ярдәмлекләре бастыру максатыннан оешкан бу нәшрият шушы вакыт эчендә үз йөзен, үз юнәлешен тапты, менләгән һәм меңләгән укучылар күңелен яулады. Танылган әдип һәм жәмәгать эшлеклесе Мөдәррис Вәлиев җитәкчелек иткән "Мәгариф" нәшрияты, дәреслекләр чыгару белән генә чикләнеп калмыйча, нәниләр өчен, мәктәп балалары, укытучылар һәм киң даирә укучылар өчен әдәби китаплар бастыру үзәге дә булып әверелде Барлыкка килгән көннәреннән алып, бирелә 1400 исемдә китап дөнья күргән Аларнын гомуми тиражы 18 миллион данәгә житкән. "Милли әдәбият китапханәсе". "Хәзинә". “Энже чәчтем—энже жыям". "Балалар күңеле". "Нәниләр китапханәсе". "Дөнья классикасын татарча укыйбыз". "Без тарихта әзлебез", "Малайларга-кызларга". "Мәгарә". "Тургай чәчәге" кебек серияләрдә басылып чыккан китаплар бик күпләрнең күңел түрендә урын алды Казаннын Г Тукай музеенда "Мәгариф" нәшрияты дусларын жыя" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды "Мәгариф" нәшриятының якын дуслары, авторлары, язучылар, рәссамнәр. артистлар җыелган иде. Шәүкәт Галиев. Равил Фәйзуллнн. Мөсәгыит Хәбибуллнн. Роберт Мнннул- лнн. Хатыйп Миннегулов, Нурмөхәммәт Хисамов. Фатыйх Урманчеев. Фәридә Хәсьянова. Эльмира Шәрифуллина. Рка- ил Зәйдулла. Рифә Рахман. Луиза Янсуар, Казан дәүләт музыка училищесының скрипкачылары—алар һәммәсе бу нәшриятка ихлас рәхмәт хисләрен белдерделәр эшлекле фикерләр әйттеләр, уңышлар теләделәр. Кичәне Г. Тукай музее директоры, шагыйрь Рәмие Аймәт алып барды. “РУХИЯТ"БҮЛӘГЕ "Казан" милли мәдәният үзәгендә “Татнефть" акционерлар жәмгыятенен “Рухият" фонды тарафыннан 2005 елда нәшер ителгән китапларны тәкъдирләү кичәсе узды. Быел дөнья күргән китаплар арасында Сара Садыйкованын “Рәхмәт жыры". Разил Вәлиевнсн "Ядкарь". Рәдиф Гаташнын “Мәңгелек сусау". Фоат Садриевнмн "Безнен гомер язлары". Рауль Мирхәйдәровнын "Кара аксөякләр" китаплары бар. "Рухият" фонды ярдәмендә чыккан китапларны тәкъдир итү тәүге тапкыр Әлмәт шәһәре мәдәният сараеңда 1997 елда үткәрелгән иде. 10 елга якын вакыт эчендә 100дән артык китап нәшер ителгән. Әлеге кичәдә 236 мен сумлык 1102 китап Милли китапханәгә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессына. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры китапханәсенә һәм Казан дәүләт университетына бүләк ителде. И ТУГАН ТЕЛ Татарстан Фәннәр академиясенең Ш Мәржани исемендәге тарих институтында "Мөселманнарның дини уку йортларында татар теле, әдәбияты һәм әхлак укыту" дигән темага “Түгәрәк өстәл" булып узды. Бу чараны "Үзебез” яшьләр хәрәкәте Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Тарих институты белән берлектә уздырды. "Түгәрәк өстәл" янында тикшерелгән проблемалар арасында дини уку йортларында татар телен укыту сыйфатына, шәкертләр өчен ана телен укыту ысулларын камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирелде Әлеге чарада катнашучыларны кайбер башка мәсьәләләрнең дә борчыганы ачыкланды. Болар, аерым алганда, татар теленең яшәеш өлкәсен киңәйтү һәм гомуми белем, һөнәри уку йортларына әхлак дәресләре кертү ШИГЪРИ САБАНТУЙ Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты. Татарстан Язучылар берлеге күркәм мәдәни чараны гамәлгә керпе—узган елдан башлап югары уку йортларында эшләп килүче әдәби- ижат берләшмәләре катнашында "Шигъри Сабантуй "лар үткәрелә башлады Әлеге бәйге-конкурсларны оештыруда КДУнын “Әллүки" берләшмәсе башлап йөри ‘ Шигъри Сабантуй“нын быелгысы •УНИКСнын кече залында уздырылды Бәйге башланыр алдыннан "Әллүки” әдәби берләшмәсенең язучылар ягыннан җитәкчесе Галимжан Гыйльманов һәм татар филологиясе һәм тарихы факультетының әдәбият кафедрасы мөдире, профессор Тәлгат Галиуллин яшь каләм ияләренә укышлар теләде Жюри хөкеменә тәкъдим ителгән шигырьләр студентлар тарафын нан башкарылган жыр һәм биюләр, шулай ук сәхнә әсәреннән өзекләр белән ара лашып барды Ярышта Арча. Алабуга һәм Минзәләдән килгән яшь ижагчмлар да көч сынашты. Шигырьләргә Тәлгат Галиуллин. Мөдәррис Әгьләмов. Зиннур Мансуров. Рафис Корбан. Фәйрүзә Мөслимова, Илсөяр Иксанова кебек тәҗрибәле каләм әһелләреннән торган жюри бәя бирле Гомуми бәяләмә буенча I нче урын Ленар Шәехкә бирелде. 2 нче һәм 3 нче урыннарга Йолдыз Миннуллина белән Лилия Гыйбадуллина лаек булды. Кызыксынды ру бүләкләре исә Диләрә Һадиева. Рамилә Майорова һәм Резеда Баһависвага бирелде. Жинүчеләргә диплом һәм бүләкләрне жюри рәисе Зиннур Мансуров һәм шигъри бәйгене оештыручыларнын берсе Галимҗан Гыйльманов тапшырды ӘДӘБИ ОСТАЛЫККА НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ? Татарстан Язучылар берлеге каршында эшләп килүче Шигърият остаханәсенен чираттагы утырышы танылган шагыйрь ләрне Каган дәүләт университетының "Әллүки" иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очраштырды. Төрле буын каләм иял- әренсн бергәләп сөйләшәсе сүзләре чынлап та күп җыелган икән Мәҗлестә көн гаршбенә сорау арты сорау куелды “Әдәби осталыкка ничек ирешергә?", “Югары поэтика күзлегеннән караганда, бүгенге гатар шигъриятендә кайбер сәнгати сыйфатлар тоныклану кичермиме''' Яшьләр иҗатына ниләр җитешми'.’". "Бүгенге заманда әдәби остазлык тиешле югарылыкта торамы’". "Туган телебезнен киләчәге нинди?" һ. б. һ б Менә шундый көнүзәк сораулар уңаеннан уй-фикерләр белән уртаклашу рәвешендә оештырылган сөйләшүдә ша гыйрьләр—Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. Рәдиф Гаташ. Әхмәт Рәшит. Мидхәт Миншин. Флера Гыйззәтуллина. Бикә Рәхимова. Нәҗибә Сафина. Фирдәвес Әһлия, язучы Зиннур Хөснияр һ б лар катнашты Утырышка яшь шагыйрь Ленар Шәех җитәкчелегендә килгән "Әллүки челәр. фикер алышуда катнашу белән беррәттән. үзләренен яна шигырьләрен дә укып күрсәттеләр. Шигърият остаханәсе мәҗтесен шагыйрь Зиннур Мансуров алып барды ҺӘР АНА ИҖАТЧЫ УЛ Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге Аналар көне унаеннан. ижат белән шөгыльләнүче әниләрне "Казан” милли мәдәният үзәгенә чәй өстале янына җыйды Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов язучы әниләрне котлау сүзендә әйткәнчә, бу бәйрәм чын-чынлап бер гаилә табыны булып әверелде Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин. популяр җырчылар Лилия Муллагалиева. Айдар Габетдинов башкаруындагы җырлар А Алиш исемендәге балалар ижат үзәгендә шөгыльләнүчеләрнең жырлы-биюле композицияләре. хөрмәтле әниләр-ижатчылар чыгышлары белән үрелеп барды Шагыйрь Роберт Миннуллиннын әнисе Гөлҗәүһәр аланын, Фәнис Яруллиннын җәмәгате Нур- сия ханымның чыгышлары, язучы Нонна Орешина. Гөлшаһидә Максудова. язучы Факил Сафин. шагыйрь Гәрәй Рәхим, шагыйрәләр Салисә Гәрәева. Шәмсия Жиһан- гированын котлавы әниләргә карата ин җылы хисләр белән сугарылган иде IIЕН-ҮЗӘК ХӘРӘКӘТТӘ Фин ПЕН-үзәге чакыруы буенча Тагар ПЕН-үзәгенен башкаручы директоры, язучы Әхәт Мушинский Хельсинкидә булып кайтты Фин ПЕН-үзәге белән татар язучыларын эшлекле җылы мөнәсәбәт бәйли 1999 елла Мексикада фин әдипләре Татар ПЕН- үзәген Халыкара ПЕН-клубка кабул итү тәкъдиме белән дә чыккан иде Дустанә мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара. Татар ПЕН-үзәге вәкиле Хельсинкигә килгәч, анда матбугат-конференциясе оештырылды Ә Мушинский татар халкы, аның тарихы. әдәбияты турында сөйләде. Фин журналистларын исә гатар язуынын латин графикасына күчү-күчмәү мәсьәләсе кызыксындырды Ә Мушинский шулай ук Хельсинки Матбугат-үзәгендә үткәрелгән журналист лар кичәсе—карнавалда да катнашты "Ү Ша Кт" әдипләр йортында үткәрелгән халыкара шигъри кичәдә ул Татарстанда мәгариф. әдәбнятнын торышы турыңда сөйләде. татар һәм рус телләрендә үзенсн әсәрләреннән өзекләр укыды СӘЙДӘШ: КИЧӘ. БҮГЕН, ИРТӘГӘ... 6 декабрь көнне Казаннын Салих Сәйдәшев музей-фатирында бөек композиторның тууына 105 ел тулуга багышланган "Сәйдәш кичә, бүген, иртәгә” исемле укулар узды С Сәйдәшевнен тормыш һәм ижатын өйрәнү һәм пропагандалау, бүгенге көн татар музыка сәнгате үсешендә композитор ижади мирасынын йогынтысын булдыру, анын музее фондларын яңа материаллар белән тулыландыру максатыннан оештырылган әлеге фәнни-гамәли конференциядә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Казбек Гыйззәтов. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты Гөлнур Гобәйдуллина, профессор Эльза Литвинова. Казан дәүләт консерваториясе доценты Елена Парфильева. Казан музыка училищесы мөгаллимәсе Гүзәл Юнысова, композиторны н туганнары—оныгы Эдуард, Валерий. Әлфия. Гөлия. Камил Сәйдәшевләр һәм "Салих Сәйдәшев" китабы авторы Дилбәр Саинова-Әхмәрова, С Сәйдәшев музее фәнни хезмәткәрләре һәм музыка училищесы студентлары катнашты Концерт программасында Татарстанның халык. Россиянен атказанган артисты Эмиль Жәләлетдинов С. Сәйдәшев һәм башка композиторларның вокал һәм инструменталь әсәрләрен башкарды. Уен коралларында Татарстанның халык артисты Лариса Маслова уйнады. МӘДИНӘ МАЛИКОВАНЫҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ Г Камал исемендәге театр бинасында күренекле язучы Мәдинә Маликованын юбилей кичәсе булып узды. Ул—күп санлы романнар, повестьлар һәм сәхнә әсәрләре авторы Анын актуаль темаларга язылган публицистик мәкаләләре, юлъязмалары һәм очерклары ла укучыларга яхшы таныш Мәдинә Маликова—инде байтак еллар "Кызыл Ярымаи" хәйрия җәмгыятенең президенты ла. ТР Премьер-министр урынбасарымәдәният министры Зилә Вәлиева юбилярга тантанада Президентыбызның "Рәхмәт хатьГн җиткерде. Ул әдибәне иҗат уңышлары белән тәбрикләп. Илбашы исеменнән ана "Казанның мен еллыгы" дигән истәлек медале тапшырды. Язучыны каләмдәшләре, якташлары һәм әдәбият сөючеләр котлады Сәхнә осталары тамашачыларны анын әсәрләре белән таныштырдылар, ул язган пьеса буенча куелган "Ач сереңне. Америка!" спектакленнән өзекләр күрсәттеләр, ул яраткан җырларны башкардылар.ШАГЫЙ РБҖАНЫҢ ЙӨРӘК БӘЙРӘМЕ Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле шагыйрә һәм публицис т, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклссе Лена Ша- гыйрьжанга 60 яшь тулу унаеннан "Ышанам йөрәгемә" дип исемләнгән шигьри- музыкаль кичә үткәрелде. ТР Премьер-министр урынбасары— мәдәният минис тры Зилә Вәлиева юбилярга Президентыбыз Минтимер Шаймиевнең котлавын ирештерде һәм шәхсән үз исеменнән шагыйрәнең зур иҗатына ихтирамын белдерде. Тәбрикләү сүаләрепдә Л. Шагыйрьжаннын күпкырлы әдәбиижтимагый эшчәнлеге. халыкны борчыган уй-фикерләрнен тезмә һәм чәчмә әсәрләрендә сәнгатьчә югарылыкта чагылыш табуы ассызыклап әйтелде. Күпсанлы каләм әһелләре һәм әдәбият сөючеләр исеменнән юбилярны Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов котлады. Кичәдә бәйрәм хуҗабикәсен шулай ук якташлары—Актаныш һәм Әтнә районыннан килгән делегацияләр, аерым оешма һәм учреждениеләр вәкилләре һ. б. лар тәбрикләде. Юбилей кичәсендә яңгыраган шигырьләр җыр-му- зыка, биюләр белән аралашып барды Әсәрләрне автор үзе—шагыйрә Лена Ша- гыйрьжан һәм республикабызның сәнгать осталары башкарды ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ ЮГАРЫ БӘЯЛӘНДЕ "Татарстан” телевидениесенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы—Татарстанның халык, Россиянен атказанган артисты Лия Заһидуллинаның эш бүлмәсен 3 халыкара диплом һәм яна югары халыкара бүләк бизи. Агалтыннан ясалган “Бриллиант Содружества" призы һәм лауреат дипломы "Ханым" шәлкеменнән "Казан ханлыгының күренекле хатын-кызлары" программасын төзүчеләргә (программанын җитәкчесе Лия Заһидуллнна, сценарий авторы Леонид Дсвятых, режиссеры Роберт Хисамов) Алма-Атада узган “Лучшие программы содружества" I халыкара телевизион бәйгесендә "Милли гореф- гадәтләргә сакчыл мөнәсәбәт өчен” тапшырылды.

Реклама