Гамир Насыйринең тууына 90 ел

шигърият яки прозадан түгел, әле яшүсмер чагыннан ук драма әсәре язудан башлый. Уналты яшендә анын беренче “Ялкау Бикмөхәммәт" исемле дүрт пәрдәлек пьесасы дөнья күрә. Әлеге әсәреннән үк ул үзен үткен телле, вакыйгаларны тормышчан кора белүче драматург итеп күрсәтә. 1916елнын 3 гыйнварында Башкортстаннын Кызыл Кама районы, Иске Янжегет авылында туып, башлангыч белемне авылда алып, җидееллык мәктәпне Казанда. 1934 — 37 елларда Казан театр техникумында укып, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, үзен төрле һөнәрләрдә сынап караган Г. Насрыйнын ун елга якын гомере Совет Армиясендә хезмәт итүгә китә. Ул ак феннарга каршы сугыша, аннары Бөек Ватан сугышында катнаша, орден-медальләргә лаек була. Һәрбер иҗат кешесе кебек үк сугышта да әдәби эшчәнлеген ташламый, фронт газетасында хәрби корреспондент булып эшли. Шулай да, Гамир Насрыйнын иҗаты тулысынча ачылу сугыштан соңгы елларда була. 1947 — 49 елларга кадәр Татарстан радиокомитетында драматик һәм музыкаль тапшырулар редакторы булып эшләгәч, ул профессиональ язучылык хезмәтенә күчә Бу елларда анын “Күңел дәфтәре". “Без капчыкта ятмый”, “Идел буенда" исемле комедияләре туа. Тормышчанлык хас булган әлеге әсәрләр тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителеп, профессиональ һәм үзешчән театрлар репертуарында күренекле урын ала. “Яшел эшләпә” әсәре исә әле дә күпләребезнең күңелендә саклана булыр. Гамир Насрыйның сәхнә әсәрләренә һәм аерым җыр текстларына композиторларыбыз С Сәйдәшев, 3 Хәбибуллин, Ж. Фәйзи, Р Яхин һ. б. тарафыннан музыка һәм җырлар иҗат ителә, "Алтын көз" (“Идел буенда”) музыкаль комедиясе (Ж Фәйзи музыкасы) Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела. “Сайра син. тургай". “Яз шатлыгы”, “Хак булса әгәр" һ. б. җырлары да кин танылу ала. Дүрт дистәгә якын сәхнә әсәре язган Г. Насрый башка жанрларны да чит итми, аның сатирик шигырьләре, поэмалары (“Дилбәр” 1954, "Әшнәкәй" 1954) хикәяләре, очерклары басылган. Г. Насрый 1940 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1959 елнын 27 декабрендә вафат була

Реклама