Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘН ҺӘМ ХЫЯЛ КАНАТЫНДА

Чорыбызның актуаль һәм четерекле проблемаларын, философик идея һәм әхлакый үлчәмнәрен, үзенчәлекле психологик, эстетик чагылышын укучы күз алдына тулы китереп бастыра алл ы, аларга кыю анализ ясарга омтылуы белән фәнни фантастика бүгенге әдәбиятта, һичшиксез, үзәк урыннарның берсен алып тора. Әлегәчә күзгә-башка артык чалынмаган, кендәлектә без балалар, яшүсмерләр, "технарь лар" әдәбияты дип кенә санарга гадәтләнгән “җиңел холыклы" бу жанрның соңгы берничә дистә ел эчендә мондый югары абруй казануын очраклы дип булмый Фәнни фантастика укучыларны заман мәсьәләләренә оригиналь һәм кыю чишелеш табуы белән таң калдырган бер жанр гына түгел, ул әдәби процессның бөтен тармакларына бик җиңел үтеп кергән заманча рухлы сәнгатьчә фикерләү чарасы буларак та җитди игътибарга лаек. Күптөрле фантастик элементларның бүген иң мохтәрәм әдипләребез иҗатында актив кулланылуы да бик табигый Табигать фәне терминын файдаланып әйтсәк, әлеге жанрны хәтта бүгенге әдәби процессның үзенчәлекле катализаторы дип тә бәяләргә мөмкин булыр иде. Фәнни фантастика үзенең килеп чыгышы белән кешелек дөньясының ерак үткәненә, аның фольклорына һәм беренче язма классик әдәбияты үрнәкләренә үк барып тоташа. Бигрәк тә аның әкият жанры белән уртак яклары күп булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Әкияттә тасвирланган хәлләр “борын-борын заман" нарга караса, фәнни фантастикада игътибарыбыз киләчәк көннәр ягына юнәлтелә. Беренчесендә җир асты патшалыгы, кара урманнар, җиде диңгез артындагы атаулар тасвирланса, икенчесендә төп вакыйгалар шулай ук күз күрмәгән, колак ишетмәгән чиксез галәм киңлекләренә, ерак йолдызларга күчерелә. Әкияттә без еш кына дию пәриләре, аждаһалар белән эш итсәк, фәнни фантас тикада шул ук хыялый затлар: башка планета вәкилләре, хикмәтле гакыл ияләре, кибернетик автомат, роботлар, компьютерлар белән очрашабыз. Тылсым дөньясы да охшаш: беренчесендә тылсымлы балдак, серле тартма, хикмәтле чыбык, икенчесендә җаның теләгән нәрсәләрне “материализатор", кибернетик аппаратлар барлыкка китерә., тик “әфсен укып" түгел, ә логик гипотезалар, табигать фәннәре законнары нигезендә Әкиятләрдә ерак тарих төпкеленнән чыгып бүгенгегә килеп җиткән хыял, фәнни фантастикада бүгенгедән киләчәккә төбәлгән хыялый өмет. Күрәбез, хы ялый шартлылыкка һәм шулай ук реальлеккә таянуда да аларның принцип-характерлары шактый охшаш. Фольклорда гына түгел, классик язма әдәбиятта да фантастик элементларның бик иркен файдаланылуы күзгә ташлана (“Кыйссаи Йосыф" поэмасында Зөләйха мәхәббәтеннән камчы сабына дөрләп ут кабынуы яисә Зөләйханың яшь кызга әверелүен искә төшерик). Әмма шунысын искәртеп китик һәрбер хыялый әсәр яисә хыял элементы кергән әсәр ул әле фәнни фантас тика жанрына карый дигән сүз түгел. Әлеге жанрның абруйлы белгечләре күрсәтүенчә, фәнни фантастикада гайре табигыйлек материаль көчләр табигать һәм кеше тарафыннан, фәнни-техник казанышлар җирлегендә барлыкка китерелә. Димәк, фәнни фантас тика хыял һәм чынбарлыкның кушылуы гына түгел, ул бер үк вакытта сәнгатьле һәм фәнни фикерләүнең аерылмас синтезы да икән. Дөнья әдәбиятында фәнни фантастиканың беренче классик үрнәкләрен француз язучысы Жюль Верн тудырды. Татар әдәбиятында исә ул жанр буларак XX гасыр башында гына формалаша башлый Биредә без бу уңайдан Ф Әмирханның ‘Фәтхулла хәзрәт” (1909). “Балалар атавы (1919) әсәрләрен атап үтәр идек Ә инде фәнни фантас тиканың чын мәгънәсендә мөстәкыйль жанр булып яши башлавы тагын да соңрак чорга илленче елларның азагына карый Яңа космик чорга аяк басу, фән-техника революциясе фантастикада әдәбият өчен яңа сулыш, яңа мөмкинлекләр ача. Фантаст әдипләр кешене кояш системасының чын хуҗасы итеп күрәләр, йолдызара очышлар турында ныклы фикер йөртәләр Беренче урынга шушы яңа шартларда яшәячәк заманның яңа кешесе: аның үзенчәлекле психологиясе. характеры, әхлакый йөзе, җәмгыятьтәге роле күрсәтелә башлый. 1957 елда И Ефремовның совет фантастикасында зур яңарыш тудырган “Андромеда томанлыгы" әсәре басылып чыга. Әлеге җанлануны без татар әдәбиятында да сизми калмыйбыз 1958 елда А. Расихның "Хәвефле сынау" повесте дөнья күрә Шушы ук елда “Идел" альманахында Адлер Тимергалинның “Роберт, уян. сөеклем!” исемле беренче фәнни фантас тик хикәясе басыла. Шуннан соң үткән 50 елга якын вакыт эчендә әдип әлеге жанрга тугрылыклы булып калды. Иҗат диапазонын нәкъ әнә шушы жанрда елдан-елга киңәйтә барып, үз укучыларына дистәгә якын китабын бүләк итте. Бу жанрда ул үзен талантлы язучы итеп танытты, югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләре белән фәнни фантастика жанрын татар әдәбиятында чын мәгънәсендә мөстәкыйль очыш орбитасына чыгарды Аның “Адашкан йолдыз". “Хәерле юл". "Кайтыр юллар". “Күрешү". “Кабул булсын теләгең". “Фермада". “Кибернетикларның хыялы" кебек әсәрләре’, һичшиксез, әдәбиятыбызның зур казанышы саналырга лаеклы. Шунысын да әйтеп үтик. Адлер Тимергалин инде ничә дистә еллар дәвамында әдәбиятыбызда бердәнбер дип әйтерлек фантаст язучы булып кала килә Бу факт күңелдә Ирексездән кайбер борчулы фикерләр дә тудыра. Татар әдәбиятында фәнни фантастиканың киң җәелеп үсеп китә алмавы, чыннан да. шактый хәвефле бер симптом ул. Әллә соң пар канатыбызның икенчесе галимнәребез, фәнебез юкмы безнең? Алай дисәң, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм мәшһүр академикларыбыз член - корреспондент, чарыбыз, профессорларыбыз да аз түгел ләбаса Хәгга фәнни фантастиканың “үз" сферасы космик тикшеренүләр, астрономия, физика, кибернетика. механика, химия, биология кебек фән өлкәләрендә дә Бәлки бу ике сыңар канатның бергә кушылуы җитмидер? Бит дөньяның иң күренекле фантастларына әнә шул сыйфат хас Бәлки ул кушылуның нигезендә яткан халык рухын тоеп яшәмәү тон сәбәпчедер? Хәтергә халкыбызны чын чынлап мәгърифәтле итәргә омтылган, гуманитар өлкәдә генә түгел, табигать фәннәре үсешенә дә иҗади килеп кушыла алган һәм аларны популярлаштыруга да зур көч куйган К. Насыйри бабабыз искә төшә. Үзенең механикадагы ачышлары белән бөтен дөньяга билгеле, хезмәтләре әле дә булса әһәмиятен җуймаган беренче татар математигы X Мөштәри искә төшә Г Ибраһимов белән бергәләп “Мәгариф" журналы чыгаручы, математикадан. физикадан мәктәп дәреслекләре, брошюралар язучы, терминологик сүзлекләр тозүче Мөштәри! Фән белән халык мәнфәгатьләрен берботен итеп күрә белгән өченче бер танылган галимебез Г Камай искә төшә Кызганыч, әлеге традицияләр алга таба өзелеп калган. Галкмнәребезнең бүген халык рухы, халык культурасы, бигрәк тә туган телебез белән багланышы юк дәрәҗәсендә, алар халыкара телләрдә эш итүне өстен саныйлар Кыскасы, фән кадрлары да, фәнни терминология дә рус һәм чит илләр традициясе нигезендә генә үстерелә. Халыкның фән әһелләре генә түгел, зыялылар катламы да (димәк, фантастиканың төп укучысы да) акрынлап милли культурадан аерыла, ераклаша. Халкыбызның потенциаль энергиясен алып үскән яшьләребез, шулай итеп, дөнья фәне һәм культурасы офыгында “эри” бара. Язучыларның үзләренә килсәк, хәлнең нәкъ киресе белән очрашырбыз. Алар тулысы белән диярлек гуманитар белем-тәрбня алган һәм авылдан чыккан кешеләр Димәк, фәнни фантастиканың ни өчен алар иҗатын әйдәп баручы үзәк бер жанрга әверелеп китмәве дә аңлашыла булса кирәк. Аннан килем, фән кешеләре һәм табигать фәннәре белән тыгыз бәйләнештә тормау да язучылар өчен файдага түгел. Иҗаг темаларының чикләнгәнлеге, чынбарлыкның сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачык күзалламау, күп кенә проблемаларга эмоция-интуиция белән генә җавап эзләү, еш кына тар милли кысалардан чыга алмау, ахыр чиктә, шәхеснең тиешле заман югарылыгына күтәрелмәве- болар барысы да, миңа калса, теге яки бу дәрәҗәдә “гыйлем җитмәүгә” барып тоташа. Бүгенге татар әдәбиятының төп кимчелеге дә, минемчә, нәкъ шунда. А Тимергалин иҗаты исә, фәнни фантас тикада гына түгел, фән белән әдәбият арасында әлеге уртаклыкны-бөтенлекне табу ягыннан да күп кенә язучыларыбыз өчен үрнәк булырлык. Аның эрудициясе, белем тирәнлеге, фикер йөртүенең масш- таблыльп ы - әдәбиятыбызның дефицит сыйфатлары түгелмени?! Ә күпме эзләнүләр, тырышлык һәм хезмәт аша килгән ул аларга! А Тимсргалинның “га лимлеге” һәм "технарьлыгы” Казан университетының астрономия бүлегендә, Ташкент укытучылар әзерләү институтының физика-математика бүлегендә укуында гына түгел бит. Гыйлемгә сусаган студент кебек, ул гомер буе китап җыя. аң-6еле- мен күтәрә, тарих, әдәбият, табигать фәннәрендә ясалган ачышлар белән һәрвакыт хәбәрдар булырга тырыша, соңгы фән казанышлары югарылыгыннан торып фикер йөртергә омтыла. Аның Татарстан китап нәшриятының фән-техннка әдәбияты редакторы буларак 25 елга якын вакыт эчендә 200 дән артык китапны укучыга илтеп җиткерү эшендә турыдан-туры катнашуы да, тәрҗемәчелек эшчәнлеге һәм автор буларак дистәгә якын сүзлекләр, фәнни-техник кулланмалар чыгаруы да — болар һәммәсе әдип иҗатының гаять киң планда алып барылуы хакында сөйли Без аларда, беренчедән, халыкка хезмәт итүне-зур “мәгърифәт" эшен күрсәк, икенчедән, алар әдипнең үз әсәрләре өчен дә кыйммәтле әзерлек булып тора. Язучы иҗатының саекмас чыганагы да әнә шундадыр, күрәсең. Татар әдәбиятын тематик киңәйтүдә, телебезне яңа сүз-терминиар белән тулыландыруда. чынбарлыкның фәлсәфи, психолог ик, эстетик чагылышына иркенлек, тирәнлек, канатлы шигъри очыш бирүдә, аны лирик моңсулык һәм юмористик аһәң белән баетуда Адлер Тимергалинның, һичшиксез, кабатланмас үз йөзе, лаеклы үз өлеше бар. Шуңа да аның иҗаты бер тармак-жанр булып кына түгел, зур талант Нәшрият бинасында Вакыйф Нуруллин һәм Яхъя Хапитав белән 1979 ел. һәм хезмәт куеп табылган җитди иҗат җимеше итеп, бер үк вакытта татар әдәбия тының үзенчәлекле бу яңа өлкәдә эзләнүләре һәм казанышы итеп тә кабул ителә Хәзер бу әсәрләрнең эченәрәк кереп, аларның үзенчәлеген җентекләбрәк күзалларга тырышып карыйк Фәнни фантастика әсәрләрен укый-укый ук безнең гадәти Җир дип йөргән туган йортыбыз Киек каз юлының уң канаты, сары йолдыз системасы, өченче планета рәвешендә ерак галәм киңлекләре берлегеннән чыгып күзаллана башлый Ьез. үзебез дә сизмәстән, астрономга, географка, физикка, биологка, кибернетик ме- ханикка.^ космонавт-пилотка, гыйльми экспедиция әгъзасына әвереләбез. Үзәктән куу көче . "Гравитация кыры", “Кеплер законы ', “термодинамика кануны ". дүрт үлчәнешле урын-вакыт яшәеше", "бионика", генетика ', "үзара тоташкан галәмнәр идеясе кебек төрле фән тармаклары, фән терминнары һәм законнарының асылын күзаллар! а омтылабыз. Кешелекнең, фән дөньясының киләчәккә төбәлгән өмете өр-яңа "фәнни гипотезалары, интуитив фараз итүләр һ 6 белән очрашабыз “Адашкан йолдыз" повестенда әнә коточкыч көчле моторлы ' Дзета " корабле ике янәшә дөнья арасын бер мизгелдә үтәргә сәләтле. “Мәңгелек хикәясендә карт профессор тереклек организмындагы картаю процессын туктату белән генә чикл әнеп калмый, аны хәтта киредән яшәртә торган махсус препаратлар да уйлап табу га ирешә "Хәерле юл”да исә җылыдан салкынга күчүне генә түгел, салкыннан җылыга күчүне китереп чыгарган термодинамика законы бәян ителә һ 6 Әнә шундый гипотезаларны үз эченә алган фәнни-фантастнк аргументлар белән беррәггән. фәнни-фантас тик әсәрләрнең чынбарлыкны танып белү өлкәсендә ясалган реаль ачышларны пропагандалауга да гаять зур хезмәт күрсәтүен биредә аерым ассызыклап үтәргә кирәк. Алда саналган фәнни термин һәм төшенчәләр, закон һәм алшартлар безне бит турыдан-туры шушы табиг ать фәннәренең теоретик һәм техник лабораториясенә алып керә. Каһарманнар белән бергә без дә киеренке ситуацияләрдә калып, ватылган аппаратларны төзәтергә керешәбез, схемалар яр дөмендә берәр хәбәрләшү җайланмасы ясарга алынабы) "Фермада" хикәясенең тон герое студент-галим музыканың үсемлеккә һәм тереклеккә тәэсир итүен ни гезгә алып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңыш китерерлек музыкаль система ясап куя “Ерак планета” әсәрендә кибернетик автомат үсемлек һәм хайваннар дөньясының уртаклыгы турында фәнгә билгеле булган мәгълүматлар белән та кыштыра. Шулай да фәнни фантас тика жанры ул барыннан да бигрәк сәнгать әсәре Димәк, матур әдәбиятның башка бик күп жанрлары кебек үк ул да эстетик законнарга буйсына дигән сүз. Аның алдына без барыннан да элек сәнгать әсәренә куйган таләпләрне куябыз. Яңа гипотеза-идеяләрнең әйтелүе, инде фәндә билгеле булган ачышларны пропагандалау аның төп хасияте һәм максаты түгел Фән техника законнары, идея-гипотезалар биредә үзенчәлекле алшарт, ягъни сәнгати шартлылык, әсәрнең тышкы гасвир механизмын хәрәкәткә китерүче бер башлан гыч көч һәм тышкы гасвнр җирлеге, үзенчәлекле тематик фон булып хезмәт итәләр Әсәрнең төп эчтәлеге үсеш механизмы исә турыдан-туры кешенең һәм кешелекнең үз эчке проблемаларына барып тоташа. Фәнни-фантастика шартлылыгы. һичшиксез, иң элек әсәрләрнең тасвир объек ты чикләрен киңәйтеп, аны төрләндереп килүе белән кызыклы Вакыт ягыннан чыгып карасак та. шул ук хәл “Рәшад эффекты хикәясенең нәни герое, әнә. ерак тарихка сикереш ясый, ә башка күнчелек әсәрләрдә вакыйга нигездә киләчәк заманнар күзлегеннән чыгып тасвирлана. “Әфсен түгел" хикәя сен искә төшерсәк, монда без үзебезнең киләчәгебез һәм ерак үткәнебез белән берьюлы очрашкандай булабыз. Бу өч төрле заманны (үткәнне, киләчәкне һәм әлбәттә инде бүгенге көнне) бергә органик берләштереп торучы көч нәкъ менә фәнни фантастика жанрының шартлылык хасияте тарафыннан башкарыла Дорес. А. Тимергалинның бөтен әсәрләре дә фәнни фантастик шарглылыкка нигезләнеп язылмаган Аның иҗатында без фәнни фантас тик, фантас тик, детектив һәм шул исәптән гадәти реаль сәнгать шартлылыгы белән дә ("Укытучы язмала ры" һ б ) очрашабыз Әмма әсәрләрдә хыялый якны гына түгел, реальлекнең ча гылу үзенчәлеген дә онытырга ярамый Димәк, әкияттәге кебек үк. теләсә нинди башка жанр әсәрләрендәге кебек үк. фәнни фантастикада да хыялый һәм реаль шартчылыклар үзара тыгыз бәйләнештә тора Шушы бөтенлекне барлыкка ки тергин башлангычларның үзенчәлегеннән һәм аларның үзара керешүеннән чыгын теге яки бу жанрның төп хасиятләре ачыклана да бит инде. Сүзне әкиятләрдә нык үсеш алган һәм фәнни фантастикада да кыю дәвам итгерелгән тылсымлы башлангычларны барлаудан башлыйк. Белгәнебезчә, тылсым көче кеше өметенең, кеше хыял-теләгенең шигъри метафора, шигъри метаморфозалар аша үтеп чынлыкка әверелүе ул. Әмма әкиятләрдәге тылсым белән фәнни фантастика әсәрләрендәге тылсымның үзенчәлекле бер аермасы да бар. Беренче сендә ул ниндидер бер серле рухи көч ярдәмендә туса, икенчесендә чынбарлыкны танып белү җимеше буларак, фәнни-логнк аргументка, табигать фәне кануннарына, фән-техника казанышына таянып, материаль көч җирлегендә барлыкка килә. Тылсымлы чыбык урынында монда кибернетик автомат, робот, компьютерлар; оча торган палас урынына космик корабльләр. Әсәрләрнең маҗаралы башлангычка корылуын без әкият жанрында ук инде бик ачык күрәбез. Әмма аның тагын да үзенчәлеклерәк үскән бер тармагы булып, һичшиксез. маҗаралы (детектив) әсәрләр тора. Сүз уңаенда А. Тимергалиннын бу башлангычка махсус мөрәҗәгать итеп язылган әсәрләре дә булуын әйтеп үтик. Аның ‘Таш алиһә" повесте әнә шундыйлардан. Фәннифантастика маҗаралы башлангычның чын-чынлап үз стихиясе. Сюжетның тармаклы иркен үстерелеше белән ул детектив әсәрләрдән һич кенә дә калышмый. Фантастик шартлылык аның үсеше өчен монда гулы мөмкинлек-шартлар тудыра. Димәк, әлеге иҗат юнәлеше дә А.Тимергалин иҗатында махсус эшләнгән өлкә. Тикмәгәмени аның әсәрләре һәрвакыт мавыктыргыч һәм җанлылыклары белән аерылып тора. Шартлылыкның көчле энергиясе хәрәкәткә китергән сюжет сызыгы, андагы көтелмәгән текә борылышлар укучыны һәрвакыт киеренке хәлдә тота. Гаять әһәмиятле тагын бер шартлы башлангычка әсәрнең үзәгендә аның билгеле бер "катализаторы" булып торган драматик башлангычларга да тукталып үтик. А Тимергалин иҗатындагы иң таралган герой-типларның берсе чиксез галәм киңлекләре тормышын өйрәнүче Җир планетасы белгечләре, астронавт, космонавтлар. Әсәрләрдәге драматик мөнәсәбәтләр үзәктә тора: алар чит йолдыз вәкилләре белән контакт урнаштырырга омтылалар ( Адашкан йолдыз"), алар белән үзара аңлашалар, тәҗрибә уртаклашалар ("Ерак планетада"), үзләренә карата тәкәбберлек. гаделсезлек күрсәтүчеләргә каршы әче нәфрәтләрен белдерәләр ("Баскыннар ). алардагы кешелексез яшәү принципларын күреп, кискен көрәшкә ташланалар (“Кайтыр юллар”). Димәк, әлеге Җир кешеләренә капма-каршы як буларак көрәш мәйданына чит цивилизация вәкилләре куела. Ә. белгәнебезчә, алар барысы да; компьютермы ул (“Адашкан йолдыз"), роботлармы (“Баскыннар"), фикерләүче материянең яңа формасы булган сәер урманны хәтерләткән глорийлар җәмгыяте"ме (“Ерак планетада"). гуманоидлар ( "Кайтыр юллар"), яисә бөтенләй кешедән аерылмаган затлармы (“Әфсен түгел")-барыбер, алар тулысымча авторның хыял җимеше. Ә менә драматик мөнәсәбәтнең нигезен инде бары тик Җир кешесенең реаль өмете, реаль шик-шөбһәләре. уй-борчылулары гына тәшкил итә. Драматик көрәшнең күп төрле аспектлары гына түгел, драматик башлангыч үзе дә әсәрдәге башка алда карап үткән тылсым һәм мажара башлангычлары белән бергә үрелеп килә Фәнни фантастика реаль шартлылык башлангычлары белән дә тыгыз бәйләнештә. Психологик, эстетик һәм юмористик башлангычларның тулы канлы үстереше әнә шул хакта сөйли Фәнни фантастика жанры үзенең каһарманнарын башлыча драматик мөнәсәбәтләр көрәше аша чагылдыра. Драматик механизмны хәрәкәткә китерерлек психологик мотивлар белән канәгатьләнеп, ул еш кына каһарманнарның күңел тирәнлекләренә төшеп жентекле анализ ясауны кирәк тә тапмый Шуңа карамастан. психологиядән башка сәнгать әсәре була алмый, психологизм фәнни фантастика жанрының үзенчәлеге саналмаса да. ансыз ул үзенең максатына ирешә алмас иде Бигрәк тә бүгенге чор әдипләре иҗатында исихологизмның тирәнәя баруы нык күзәтелгән бер вакытта А. Тимергалин иҗатында да без аның күп төрле күркәм үрнәкләре белән очрашабыз. Әнә ‘Адашкан йолдыз" әсәрендә "Тургай" кораблен массасы үзеннән мең тапкырга зуррак булган ят цивилизациядән килгән дип фаразланган билгесез җисем эзәрлекләп килеп, каһарманнар үлем куркынычы алдында торып кала Шунда аларга җибәргән бомбалы ракеталары түгел, ә бәлки каһарманнарның пси хологик үзенчәлекләре ярдәмгә килә. Моннан соң корабльнең язмышы белән җитәкчелек итү эше дә капитаннан психоаналитик кулына күчә. Әлеге киеренке мизгелдә без бөтен игътибарыбызны бу оч космонавтның әлегә кадәр һич әһәмия те сизелмәгән чиста индивидуаль психологик хасиятләренә, шәхес үзенчәлекләренә юнәлтәбез. Шунысы әһәмиятле, психоаналитикның эчке сизгерлеге аларны котылгысыз үлемнән алып калса, капитанның ныклыгы һәм сакчыллыгы, штурманның самими күңеле аларга авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм чит корабль белән контакт урнаштыруга ярдәм итә. Аның компьютеры ахырда нәкъ менә штурманны үз итә. Машина “салкын тәҗрибәгә караганда дуамал яшьлек"не өстен күрә. “Яшьлек - дуслашу, кешеләр белән танышу һәм аңлашу чоры Ә өлкәннәрдә инде тәнкыйть күзе аша үткәрү теләге көчлерәк. Бу сыйфатлар икесе дә әйбәт, икесе до кирәк, югыйсә..." дигән фәлсәфи нәтиҗә чыгарыла әсәрдә Дөрес, психологик анализда автор бу өч типны ачу белән генә чикләнми, кыю төстә шәхси мөнәсәбәтләр дөньясына да алып керә. Бу яктан бигрәк тә штурман белән психоаналитик арасында барган хисләр корәше бик истә калырлык Шулай игеп, профессия, дәрәҗә, махсус психологик әзерлек, характер, темпера мент төрлелеге, яшь аерымлыгы, шәхси тойгы-кичерешләр. интим мөнәсәбәтләр һ.б бер ноктага килеп керешәләр Чит цивилизация вәкилләре “дзета"лыларда да чын дуслык, алар тормышыннан читтә калган мәхәббәт, спорт-ярыш рухы, чын сәнгать әсәре бүләк итү теләге туа. Авторның әйтергә теләгән фикере- әнә шулай психологик катламнар аша узып укучыга табигый ышандырырлык итеп, тәэсир көчен һәм яшәеш эчкерсезлеген югалтмаган көе илтеп җиткерелә Бөтен йолдыз системасын да, галактикада, метагалактикада дуслык, туганлык, мәхәббәт, бәхет урнашачагына, киләчәккә өмет-ышаныч тудырыла Психологик эзләнүләренең зур бер тармагы буларак, авторның балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты белән тыгыз багланышта торуын да биредә ассызыклал үтәргә кирәктер Фәнни фантастика жанры ул. гомумән, билгеле бер дәрәҗәдә балалар һәм яшүсмерләр дөньясы Мондагы кыю һәм тәвәккәл йөрәкле илгизәрләр, табигатьнең иң нечкә серләренә үтеп керә алган талантлы галимнәр, сәерлеге белән безнең күңелне җәлеп иткән чит планета вәкилләре, гаҗәеп акыллы робот-компь Ютерлар. көтелмәгән тылсымлы күчешләр, мавыктыргыч маҗаралар, күңелне ту лысы белән үзенә яулап алган кискен драматик бәрелешләр, тыелгысыз омтылыш, чиксез хыял, канатлы романтика, тылсымлы шигърият, чиксез оптимизм болар барысы да аны балалар һәм яшүсмерләр рухы белән аваздаш итә Димәк, шушы жанр вәкиле булган өчен генә дә авторны һич икеләнмичә яшь буын язучысы итеп санарга мөмкин булыр иде Әмма аның күн кенә әсәрләрендә балалар турыдан-туры төп каһарман буларак катнашалар (“Мәңгелек". “Без вакытны ничек туктаттык". Рәшад эффекты". “Киләчәктән елмаю" һ.б ) “Мәңгелек хатирәләр" повестенда. "Әфсен түгел". “Рибб Локсның үлеме" хикәяләрендә дә нәни герой образлары гаҗәп дәрәҗәдә яратып, аларның эчке дөньясын тирән белеп иҗат ителгәннәр Аларның төгәл психологик бирелеше, һичшиксез, бу әсәрләрне тагын да җанлырак һәм тулы канлырак итә Мәхәббәт һәм тәҗрибә". “Фермада" хикәяләрендә исә әсәр үзәгендә без яшүсмерләр һәм ал арның тормышы, психологик үзенчәлекләре белән очрашабыз. Шунысын да әйтеп үтик, балалар психологиясен тасвирлауга алынуы автор ның бер фэнни-фантастик әсәрләренә генә карамын “Таш алиһә" повесте анын тулаем баталар тормышын гәүдәләндерүгә багышланган. Авторның иҗаты башында ук язылган “Укытучы язмалары” әсәрендә яисә "Мәкгелек" һәм "Сюар мәктәбенең фаҗигасе" кебек фәнни-фантастик хикәяләрендә башларны укыту проблемаларын күтәрүе, яшь буынны аңлау һәм аның белән уртак тел табудагы тәҗрибәләре белән уртаклашуы ягыннан кызыклы Иҗатында бата һәм яшүсмер психологиясенә күп төрле аспектлардан торып якын килүе чын мәгънәсендә баталар язучысына әверелүе үзе үк аның нечкә психолог булуына бер дәлил булып тора. А. Тимергалин иҗатының тагын бер характерлы үзенчәлеге, һичшиксез, аның юмор-сатирага булган мөнәсәбәтендә ачык күренә. Аларның беришелэрен. мөгаен, гадәти җир юморы дип атарга мөмкин булыр иде. Икенче төрләре җир тормышының фантастика элементлары белән керешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Беренче тордәге юмор белән без авторның “Таш алиһә" повестенда очраша быз. Биредә әнә Мәмәт бабай балаларга үзенең яшь чагында (1926 елда) авыл яшьләре белән җыелышып халыкка театр куюларын искә төшерә. "Пьесаны әзерли башлагач, күрәбез, ди ул. — китап текстында урыны-урыны белән әллә ниткән Пауза да очрый бит. Исеменә карасаң. Пауза хатын-кыз булырга тиеш... Рауза шикеллерэк. Берәр җиңгиме ул? Кыз баламы? Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе? Мөгаллим дә бу хакта берни дә кистереп әйтә алмый. Шулай да анын киңәше белән бу рольне мәктәпнең иң чая малае Җиһангирга тапшыралар Аңа хатын-кыз киеме кидереп сәхнәгә чыгарырга була лар. “Бер заман суфлерыбыз “Пауза! Пауза керә'" дип пышылдый. Биек үкчәле ботинкалары белән черт-черт кенә атлап, сәхнәгә Пауза-Җиһангир чыгып баса... Шул чакта театр куючыларның башына “Пауза... керүен керә, так кайчан чыга икән соң. ул каһәр?" дигән әкәмәт бер сорау оеша. Җитмәсә, аңа сүз дә юк. Әмма Җиһангир "халык белән аңлашу җаен үзе таба авылдагы төрле-төрле тискәре типларны сүзсез генә уйнап күрсәтә. Аның бу сүзсез роле халык арасында шундый зур шөһрәт казана ки. соңыннан “гыйлем яклары ныгып..." Паузаны сәхнәгә чыгармый башлагач та әле халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны нигә катнаштырмыйсыз? Әллә чирлиме?" дип аптыратып бетерәләр. Әмма А. Тимергалин иҗатында юмор-сатиранын иң күпчелеге, әлбәттә, фәнни фантастика җирлегендә барлыкка килә. "Кибернетиклар хыялы” хикәясендә шикле кеше кибернетика фәннәре магистры Френч шефы боерыгы белән кибернетик автоматлар ясаучы көндәшләренең эше турында яшерен мәгълүматлар алып кайтырга җибәрелә. Әмма аны шымчылык эшендә тотып алалар һәм ул револьвер белән профессорны да. анын хезмәтчесен дә атып ега. тик алар, кешегә охша тыл ясалган роботлар гына икән, ул үзе чын профессор кулына килеп эләгә. Менә профессор аның өстене атланып утырып кесәсеннән келәшчәләр, боргычлар, ачкычлар чыгарып колакларын борып ныклап торып өйрәнергә керешә: “Ходай хакы өчен бормагыз, профессор әфәнде, дип ялынды Барри Френч. Кара син шайтан! Чын кеше кебек кылана бит. дип башын чайкады профессор Мин уйлаганча ук надан булып чыкмады болар: авыртуны сизә торган әгъзалар ясап куйганнар. Барри Френч шыңшый ук башлады: Мин тере кеше, чын кеше мин. профессор! Барри Френч елап җибәрде. Алдашырга да өйрәткәннәр. Шәп! Шәп! диде профессор. - Булдырганнар бит. Ләкин каянрак ачыла икән соң бу?.. Ул иң зур келәшчәне алды да кибернетика фәннәре магистры Барри Френч ның борынына үрелде... Җибәрегез, зинһар! дип ялварды Френч Бөтенесен сөйлим, бөтен серебезне ачып бирергә риза, җибәрегез генә Эх. булдыксызлар, диде профессор. Шундый эшкә кеше җибәрәләр димени! Ярый алайса. Сөйлә үзегезнең серләрегезне". Әлеге пародия алымы белән барлыкка килгән көлкеле ситуациядә юмор гына түгел, әлеге эшкуар көндәшләренең чын җинаятьчел йөзе дә. аларның куркаклыгы икейөзлелеге, капитал дөньясының асылы булган кискен конкуренция принцибы да бик үткен сатира утына алына. Космостан кунаклар" хикәясендә башка йолдыз системасыннан килгән “өчәр күзле, кул саен җидешәр бармаклы, кырмыскадай нечкә битле затлар"ның җир тормышым өйрәнүдәге беренче адымнары җанландырыла я ® нә ^ар караңгы гоннәрнең берсендә җир халкының аланлыкта урнашкан “торак йортларын" өйрәнергә дип умарта ояларына якынлашалар. Бу планетаның тормыш-көнкүреш үзәкләреннән берсе булса кирәк, дигән нәтиҗә чыгара алар рәт-рәт булып тәртип белән тезелешеп торган ояларга карап. Бер читтә яхшы ук зур корылма да караеп тора 'Монысы йә дини йолалар үти торган урындыр, на булмаса гомуми җыелыш бинасыдыр", дип уйлый аларның башлыклары Ә бәлки, идарә үзәгедер? Сәяхәт башлыгы, колак телефоннарын киеп, микрофонны бинаның кечкенә генә “ишегенә” якын китерде. “Мотор гөрелтесе кебек шуылдап торган тавыш башкаларга да аермачык ишетелде. Тәрәзә булмагач, түбәләренә озек-өзек сигналлар рәвешендә шакып карасак ни булыр икән? - дип киңәш бирде биолог Алай да эш чыкмагач, биолог, тәвәккәлләп "җиденче номерлы бармагын" йортның ачык ишегенә илтеп тыга. “Биологның ачы итеп кычкырган тавышына штурман тәгәрәй китә язды Капитан исә. бина түбәсенә тотынып калды. Дүрт казыкта гына утырган умарта оясы авып та төште, оч-дүрт кисәккә таралып та китте, ул да булмады, боларны меңләп бал корты сырып алды. .." “Угры" хикәясендә исә юмор геройның эчке фикерләвендәге үзгәреш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Монда Киб кушаматлы “бөтен ягы белән кешегә охшатып эшләнгән робот" "туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр", "усаллык җиңмәс тугрылык җиңәр” кебек хакыйкатьләрне миенә сеңдергән робот, угрылар башлы гы Вик Дрей кулына төшеп, тиздән "кул кулны юа. ике кул битне юа", "хәйләсез дөнья файдасыз", “урла тотылма" кебек сүзләр сөйләргә керешә һәм вакытлыча гына булса да үзе дә куркыныч җинаятьче булып ала. Роботның үз-үзенә каршы килеп, болай җиңел генә үзгәрүе, һичшиксез, елмаю уята. Әмма Вик Дрспның бу җиңел уңышы азактан үзе өчен бик кызганыч тәмамлана робот аны лолицейс кийларга тотып бирә “Сәнгать бакчасында” исә без "Үр менеп басма чыкканда" китабының авторы белән очрашабыз. Биредә ул билетка бер тәңкә түләп әдәби әсәрләрнең каһарман нары яшәгән сәнгать бакчасына кереп эләгә һәм аны бу хикмәтле бакчада гарип горабә геройлар иҗат иткәнлеге өчен шактый гына оялтып һәм кисәтеп чыгара лар. Чыгу капкасына аны Шүрәле озатып килә илле тиенгә контрамарка да алып бирә. "Баегач, бер түләрсең, дип кисәтте ул шулай да Чамала, һәр әдипнең хисап көне була Контрамарка тотып килгәч, капка үзеннән-үзе ачылып китте һәм мин гади дөнья га чыктым. Артыма борылып карасам, анда сәнгать бакчасының аае дә юк. ә үзем чәчәкләр таптап басын торам икән Миңа бер сум шграф түләттеләр" Хикәя әнә шулай көтелмәгән ачкычта, шаян рухта тәмамлана. Әмма әлеге хыя лый да. реаль дә булган тормыш ситуациясе безнең күңелгә онытылмаска кереп кала. “Хисап көне булу", “Үлән таптап тору" кебек гыйбарәләр инде гадәти сүз булып түгел, ә бәлки җитди һәм көлкеле булып, реаль һәм символик булып, күн кенә заман әдипләренә нечкә сатирик бәя һәм кисәтү сүзе булып та яңгырыйлар Йомгаклап шуны әйтә алабыз, югарыда карап узган әсәрләрдән күренгәнчә А.Тимергалииның фшни-фантастикасы гаять күпкырлы Күләме белән артык зур булмаган, ягъни 50 табактан артмаган (күрәсең, бу авторның роман кебек зур жанр ларга мөрәҗәгать итмәве белән дә бәйледер) әлеге иҗат гаҗәеп дәрәҗәдә төрле юнәлеш, гөр ле башлангыч-тармакларга бүленеп яши Әдипне бел. һич икеләнмичә, универсаль фантаст дин тә атый алабыз Аның татар әдәбиятында менә ярты га сырга якын инде бу жанрны берүзе диярлек баетып, үстереп килүе да шуңа этә рәдер. мөгаен. Җәнаплылык хисе һәр тармакны игътибарсыз калдырмау теләген тудырадыр. Әлеге универсальлек тема һәм идеяда тына түгел, ә характер һәм психологик анализда да. эстетик формаларда да бик ачык күлгә ташлана Кыскасы, монда без фантастикадагы чиста хыяллануны да, оригиналь фәнни идеяләрне дә. галимнәребез иҗат лабораториясен дә. киләчәкнең хыялый матур тормышын күрсәткән утопияне, күпкырлы, күп юнәлешле кисәтүне дә күрәбез. Чынбарлыкны фәнни-фантастик шартлылык аша күзаллап, аны үзенчәлекле психологик һәм эстетик образлар ярдәмендә танып белүдә, актуаль тәрбня-әхлак проблемаларым күтәрүдә, ерак тарихка җитди уйланып, киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәтүдә, укучыда яшәүгә көчле омтылыш һәм ныклы ихтыяр көче тәрбияләүдә бу иҗатның әһәмияте бәһасез. Инде фәнни-фантастика жанры кысаларыннан күпмедер читкәрәк чыгып. А Тимергалинның икенчерәк төрдәге иҗат эшчәнлегенә дә берникадәр тукталып үтик. Шундый аерым игътибарга лаек булган яңа әсәрләренең берсе, минемчә, аның “Казан утлары" журналында басылып чыккан “Игезәкләр" хикәяте. Автор аны асылда реаль материалга таянып яза. Әсәрнең төп каһарманы Азат 1937 еллар корбаны. Җаваплы эштә эшләгән әти-әнисе кулга алынгач, аны. ике энесе белән бергә, ерак Украинадагы махсус балалар йортына озаталар. Сталин камарильясе төзегән "бәхетле" илгә һитлер урдасы басып кергәч, Азат энеләрен югалта (берсе исерек фашист пулясыннан һәлак була, кечерәге туберкулездан үлә). Язмыш Азатны Германиягә илтеп ташлый һәм ул әсәр ахырында мең киртәләр аша узып., үләргә дип үз иленә кайта. Ифрат талантлы булган Азат үзенең потенциал мөмкинлекләрен ача алмыйча, аны "дөньяга ят яраткан" керле җирдән мәңгегә китеп бара... “Игезәкләр" хикәяте асылда тоталитар режимга каршы протес т булып яңгырый һәм аны Адлер Тимергалин әлеге вәхшилекләрне үз бәгьре аша кичергән олы шәхес, олы каләм иясе язмыйча булдыра алмый иде. Яңа алымнар белән иҗат ителгән әлеге әсәр әдәби тәнкыйтебездә дә шулай ук бәяләнми калырга тиеш түгелдер. 145 басма табаклык материалны үзенә туплаган, авторның гомере буена туктаусыз эшкәртеп килгән “Миллият сүзлеге" исә Адлер Тимергалин иҗатының нәкъ менә икенче юнәлеше, ягъни фәнни эшчәнлегенен бер тармагы булып тора. Ул “әдәби юнәлеш"тән аерылып торса да, чынлыкта аның белән үрелеп яши Кайчагында хәтта аны шуннан шытып чыккан дияргә дә була. Бу бигрәк тә “Сүзлекнең гомумфәлсәфи концепцияләренә кагыла. Әйтик. "Тәмугта бер көн" хикәясендә Алла идеясенә нисбәтле башкатыргыч парадокс телгә алына (“һәрнәрсәгә кодрәте җитә торган Алла үзе күтәрә алмастай таш барлыкка китерә аламы?”) Авторның кырык еллар элек язылган фантас тик хикәясендә бу сорауга җавап табылмаган Чөнки философлар аны хәл итә алмаудан гаҗиз иделәр ә менә яңа “Юл чаты" хикәясендә А. Тимергалин моңа җавабын бирә. Автор үзе “Миллият сүзлеге"ндәге “Алла" мәкаләсендә (аның кыскарак версиясе “Фән һәм тел” журналында дөнья күрде) Алланың потенциаль мөмкинлекләренә кагылышлы әлеге мәсьәләне (шулай ук четерекле кайбер башка сорауларны) хәл итә алдым дип, Алла идеясен, динне фән белән килештерә алдым дип уйлавын әйтә. “Минем фантастик хикәяләрем Космос турында булса, "Миллият сүзлеге" татар Галәме, татарның тарихы, рухи дөньясы, теле һәм идеаллары турында Китап уйлап чыгарган кеше бөек. Сүзлек уйлап чыгарган кешелек дөньясы даһи". - ди әдип. “Мирас" журналында басылган "Фәтхулла хәзрәтләре" хикәятендә автор Фатих Әмирханның үлемсез каһарманын кабат терелтүгә ирешә. Фәтхулла хәзрәт белән Сынчы образлары аша ул үзенең иң эчкәреге фикерләрен якты дөньяга чыгара. Кыскасы. Адлер аганың мул уңдырышлы, оригиналь рухлы иҗатында уртага салып җитди сөйләшерлек мәсьәләләр аз түгел. Әмма, ни хикмәт, мондый әтрафлы сөйләшү яки мәкаләләр һаман күренми. “Тимергалин архипелагы" ни өчендер әдәби тәнкыйть игътибарыннан гел читтә кала килә. Ә без исә әлегә киң катлам укучылары исеменнән олуг әдибебез Адлер Тимер- галинга күпкырлы әсәрләре һәм хезмәтләре белән безне ярты гасыр буена сөендереп килгәне өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә татар әдәбиятын өр-яңа ачышлар, яңа әсәрләре белән баетуына тирән ышанып, ана озын иҗат гомере, бәхет, исәнлек теләп калабыз!