Фаяз Дунайга 70 яшь


Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә илленче еллар уртасында бергә укыган сабакташлары аны Фәс их Хисмәтуллин буларак беләләр иде. Башкалардан буй-кыяфәте белән дә. укымышы белән дә. әдәби даирәләрдә актиатыгы белән дә аерылып торган бу егет ул вакытта ук инде шигырьләре, публицистик мәкаләләре белән матбугатта актив катнаша, каләмдәшләре иҗаты турында да төпле фикерләр әйтә иде. Өч курсны тәмамлауга ул язмышын журналистика белән бәйләде Мөслим, Кайбыч, Балык Бистәсе район газеталарында эшләде. Чаллы төбәгендә мәһабәт Кама автомобиль заводы
төзелә башлагач, романтик күңеле аны шул тарафларга тартып китерде—анда төрле административ вазифалар башкарды, университетны ул 1967
елда тәмамлады.
Киң катлау укучыларга ул Фаяз Дунай тәхәллүсе белән мәгълүм. Каләмдәшебезнең язмышы Әлки районының Алпар авылы белән бәйле. Ул анда 1936
елның 15 гыйнварында дөньяга килгән. Әдәбият белән бик яшьли кызыксынып
китеп, әле югары уку йортына кергәнче үк ижат сөенечен татый—ул ана тора-бара
иҗтимагый активлыгын арттырганнан арттыра барырга булыша. Татар халкынын
Мирсәет Солтангалиев кебек олпат затлары. Бөек Ватан сугышы каһарманнары,
гади хезмәт кешеләре—анын очеркларында һәм публицистик язмаларында төп
геройлар шулар. Шигъри әсәрләрендә ул ялкынлы мәхәббәтне, гаилә бәхетен, балалар
шатлыгын төп тема итеп күтәрде. Анын “Иманнар какшаган дәвер”, “Таңнарның
кадерен белеп" дигән китапларында ихлас публицистик рух тантана итсә,
“Жанымның әрнүләре” исемле җыентыгы замана китереп куйган проблемаларны
шигъри ачкыч ярдәмендә ача. Фаяз Дунай проза һәм драматургия өлкәсендә дә
актив эшли.
Ф Дунайның ижат эшчәнлеге 1994 елда “Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе” дигән мактаулы исем белән бәяләнде Ул—1992 елдан бирле Татарстан
Язучылар берлеге әгъзасы.
Солтан Шәмси гә 60 яшь
Язучы һәм тәрҗемәче, фәнни-тарихи темага багышланган
күп санлы хезмәтләр авторы Солтан Шәмси (Солтан Сәләх
улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралеңдә хәзерге Биектау
(элекке Дөбъяз) районының Суыксу авылында туа. Юртыш
авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон Казанга
килеп токарь һөнәрен үзләштерә. 1962 елда ул Мәскәүгә китә
һәм ун ел буе башкала заводларында эшли. Совет Армиясендә
булып кайткач Мәскәүдә полиграфист хезмәтен башкара, кичке
урта мәктәпне тәмамлый.
1971 елла С Шәмси Казанга кайтып К. Якуб исемендәге
полиграфия комбинатында эшли башлый. 1972-1977 елларда
ул Мәскәүдә М Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. Ә 1977-1985
елларда “Казан утлары" журналының проза бүлеге редакторы булып эшли Сонгы
елларда татар энциклопедиясе институтында хезмәт итә.

Реклама