Логотип Казан Утлары
Роман

КАЗАН ДАСТАНЫ


ТАРИХИ РОМАН
36
Ибраһим әмир белән Даян сәрләр җитәкләгән болгарларның мсне дошман иравылларыннан кача-поса Илел яры буйлап шуышып төште. Шымчы җайдаклар баскыннар хәрәкәтен күз уныннан
бер дә ычкындырмый, арадашчылар әлсдән-әле кайтып җавап тота иде —Святослав Жигүле гауга таба тобәп бара Адайларын унга-сулга җибәреп чирүне тараттырмый.
— Баскыннарның икенче яртысы буш дала буйлап сузылган Аларда тәртип, уяулык чалымнары бөтенләй юк
Алла Жигүле тау түбәләре тәгаенләнә башлагач, сагаерлык хәбәр кайтып җитте.
—Даладагы гаскәр Жигүле гауга таба борылды. Мөгаен. Святослав белән кушылырга исәп тоталардыр
Чыннан да. Жидеколак дигән сәер атаматы елга тамагында дошман чирүләренең ян-як алайлары бер-берсенә килеп тоташтылар Менбашлары. боярлар, монадиләр* икс нөгәр арасында чабып йөрде Көтүче чыбыркысы сыман сузылган баскыннар гаскәре берзаманны корбан эхтәп тапкан буар елан шикелле җыерылды. Адайларның һәммәсе дә хәзер арткы аякларына басып дошман остснә сикерергә әзер торган җанвар хәленә килде. Идел буйлап озата төшкән болгарлар да ук очырырга җыенган тәтәдәй киерелделәр.
— Бортаслар җиренә килеп җиттек Бәнжә каласы кул сузымынла гына Боларнын берәр нинди этлек эшләве бар Барча йөзләргә лә фәрман җиткерегез. Һәрбер яугир орышка әзер торсын,—дип. тәүге әмерләрен озатты Даян сәрдәр
‘Минллм ханнарның фнрч.шнлрын җиткерүче кеше, глашатай
Данамы Паты N сап. ы
Шулай да, калкулыклар артында, тирән ерымнар эчендә барган болгар жайдаклары әле һаман эленке-салынкырак, пошмас кыяфәттә атлавын дәвам итте. Аеруча сәрдәрнең улы Насыйр үзен иркен тота иде Шул һич тә көтелмәгән риваять бәян итте.
—Ошбу Жидеколак әлләни зур елга булмаса да. хәзәр даласыннан Иделгә ком ташый. Шул сәбәпле, Жидеколак тамагыннан бераз гына астарак кичү хасыйл булган. Аны Идел аша иң сай кичү, диләр. Ә сай булгач, билгеле ки, аймыклар да, кыпчак, бәжәнәкләр дә, ин әүвәле, шуннан файдалана. Урысларнын вятич кабиләләреннән, алан-чәчәннәреннән талап алган барча малны, коллар кәрваннарын менә шушы кичү аша куып чыгаралар. Идел буйлап төшкән сәүдәгәрләрне дә шушы урында тозак корып сагалыйлар икән. Шул нисбәттән ошбу төшне Жидеколак дип атаганнар да инде. Моны җиде колаклы, жиде күзле булып кичү дә артык гамәл түгел...
Насыйр Болгардагы болгану-мәхшәрдән качып, хәзәрләрдә шымчылыкта йөреп кайткан кеше. Аны Манас каханны үтереп тәхеткә Йосыф сикереп менгән чакта Әтилдәге сарай эченә үк үтеп кергән, диләр. Бардыр, бардыр. Насыйр утлар-сулар кичкән, елгыр сәйях, ана ышаналар.
Насыйрнын сәер бәяны болай гына да тәмамланмаган икән, егет янә күпләрне сагайтырлык сүз башлады.
—Узган ел урысларның Савилий атлы бер бояры харап булды монда. Юк, үлүен үлмәде ул, мәгәр, барыбер дә, үзенен сантыйлыгы аркасында тоткынлыкка төште. Этил каласында каханнар алышыну, андагы башбаштаклык хакында ишеткән дә, тегеләрнең уяусызлыгына өметләнеп, таларга, баерга дип ашкынып килеп житкән. Кияү каласындагы кснәзләрен дә кисәтеп тормаган ул. Башка боярларны да үз артыннан чакырып маташмаган. Имеш, берүзе генә искәрмәстән килеп төшә дә Хәзәрләрне чалып ташлаган мал урынына рәхәтләнеп туный. Меннән артык угрыны үз артыннан иярткән дә килгән. Асылда да, болар Этил каласына терәлеп торган Төрекмәннәр бистәсен тоташ талаганнар. Ул н и гьм этләре н-м ал ларын моннан ике фәрсах арасындагы Чуерташлы мәгарә эченә дә кертеп тутырганнар. Шул вакытта койрыкларын җыеп сыпыртсалар, ак сакаллы карт булырлар иде дә бит. Юк шул, нәфселәре янә Этил ягына борган. Ә хәзәрләрнен яна каханы Йосыф бу юлы инде менә шушы Жидеколак ярына тозак корып куйган. Урыс угрылары шуңа эләккәннәр. Каханга ялланган төрекмән жайдаклары урысларны тоташ турап чыккан. Исән калганнарын Әтилдәге коллар базарында мин дә күреп кайттым. Башлыклары Савилий утыз яшьләр чамасындагы бер пәһлеван иде. Андагы үгез шикелле таза буй-сын дисеңме, ул беләкләр дисеңме! Йодрыклары—чукмар! Иллә мәгәр аның дүрт йөзбашын базар уртасына куелган Салкын-таш өстеңдә кылыч белән телгәли башлагач, Савилийның күкрәккә житкән сакалы күз ачып йомганчы ап-ак булды. Ә аның үзенен гомерен кыймадылар. Йосыф кахан әмере буенча, жәлладлар анын ике күзен төртеп тиштеләр дә, каладан читкә чыгарып җибәрделәр. Кайда йөридер ул хәзер, исәндерме-юкмы, беркем белми. Аны әлегә чаклы хәзәр даласында һичкемнең күргәне, очратканы юк. Ошбу Святослав та Йосыф өстенә барып. Савилий бояр өчен үч алуны максат итми микән?
Бер Даян сәрдәр генә көттереп телгә килде.
—Сукыраеп далада йөрүләрдән Ходай тәгалә үзе саклый күрсен!
Әмир Ибраһим янәшәсендәге менбашлары белән яраннарның барчасы да Насыйр хикәяте белән сихерләнгән сыман әлләни кадәрле ара дәшми барды. Ибраһим үзе Даян сәрдәр белән аеры калгач кына, ниһаять, авыз ачты.
—Улың Насыйр сөйләгәннәрдән сабак алдыңмы сон? Безгә һәрбер чит
мәмләкәт, чит-ят кала эченә шымчыларны озатып тору кирәк. Әгәр дошманнарыбыз арасында күз-колаклар булдырмыйбыз икән, безне дә. әнә шулай. Савилийныкы сыман кара язмыш көтә Бу Святослав кенәз чатыры артына да иксме-өчме шымчы тагарга онытма син.
Жидеколак елгасының бер як яры куна тактасыдай шома, тигез, икенчесен эреле-ваклы чокырлар, ерымнар ергалаган. Святослав шул ерымнар ягында тон кунарга ният итте бугай, зур гына чокыр тирәли туктап, арбалардан ике катлы ыстан кора башладылар. Чокыр эчендә дүртме-бишме чатыр үсеп чыкты, дистәләгән учак тергезделәр. Уйнашчы хатын өстенә сыланган сояркә ир сыман, хәтфә дала буйлап зәнгәр төтен сузылды. Яна суелган ит исе. шулпа исе борын яфракларын ярып үтте.
— Болай булгач, Святослав тан атканчы беркая да китми. Ялга тукталабыз.—дип күрсәтмәләр бирде Даян сәрдәр
Болгарлар да яр астына яшереп кенә учак кабыздылар Кайнар аштан сон барча ирләр киез келәмнәр өстенә сузылышты
Тон уртасында барчасы да хәвефкә баткан мөнадинен оран авазыннан сикереп торды
—Урыслар юк! Святослав безне алдап качкан!
Ибраһим әмир белән Даян сәрдәр. анын артыннан ук иравыл йөз ирләре урыс ыстаны торырга тиешле чокырга томырылды Килсәләр, чокыр эчендә дистәләгән учак кына янып яга. сыпылып-тишслеп беткән чабаталар ауный, гик бер жан иясе дә юк. Ибраһимнын борыны салынып төште
—Артыннан күзәтеп баруыбызны сизгән бит бу Йә арада бер сатлык бар. Шуна бездән арынуны кирәк тапкан Мәгәр кайсы якка киткән? Безгә каршы этлек эшләмәсме?
Баш ватып торырга, томанларга ирек бирмәделәр. Ак күбеккә баткан чапкын килеп җитте.
—Святослав Бәнжә каласына бәреп керде! Святослав бортасларны талый!
—Әх. бәдбәхет! Әх. мәкерле төлке! Урыс белән якыная калсан. сугыш балтан билдә булсын икән.—дип сытып сүгенде дә. әмир Ибраһим шундук яу атынын касыгына типте.
— Бар йөзне дә һөҗүмгә әзерләгез! Даян сәрдәр. Мөхәммәт хан янына чапкын җибәр! Баскын кенәзнен талап капкан һәр калҗасын костырырга кирәк. .
Ни галәмәт. Святослав кирмән тирәли дә. кала диварлары өстенә дә каравыл бастырмаган. Ул үзен бөтенләй йә хуҗа, йә үч-җәзага тарымас сәргаскәр дип санагандыр инде Берзаманны диварлар эчендә. Бәнжә урамнары башында болгарларның берьюлы йозәр-йөзәр җайдагы үсеп чыккач, урыс кенәзенен күхләре маңгаена менде
—Сак божрасы оештырыгыз, сак боҗрасы!—дип ярсый-ярсый кычкырып караса да. йорт-келәтләр талап йөргән юлбасар җайдакларны җыеп кигерердәй яубашы табылмады. Ул арада инде тоткынлыкка төшкән Бәнжә ирләре дә һушка килгән иде. Кемнәрдер ярымисерек урыс сугышчылары кулыннан кылыч-сөңгеләрен талап алды, кемнәрдер койма-читәннәрне җимереп коралланды. Ә аннары инде бортаслар белән болгарлар бергәләп баскыннарны изә башладылар Святослав үзенен кул астына эләккән менбашдарны. боярларны типкәли-типкәли искә китерергә мәҗбүр булды Казан төсле сак боҗрасы оештырыгыз, дим бит мин сезгә, җыен имгәк! Каланы галарга киткән бар гаскәрне җыеп китерегез!
Озакламый мәйдан уртасында сукса үгезне егардай пәһлеваннар сафы пәйдә булды Ьолармын кыяфәте үк дәһшәт бөрки иде Саксызрак якынайган болгарларга биш-алтысынын ат тоягы сыман йодрыгы ла эләккәч, әрдәнә, такта, тәртә белән генә коралланган бортаслар карчыга күргән чебеш өере
сыман читкә сибелделәр. Пәһлеваннар арасында аеруча Галич егете Ермил барысын да балчык чүлмәк урынына сытып килә иде. Көтмәгәндә мәйданга алып килә торган бер тыкрык башыннан йомран шикелле сызгырган ук атылып чыкты. Икенче мизгелдә, муенына килеп кадалган ук сабына ябышып, Ермил жиргә ауды.
—Наз уйнаган чакта айгыр белән үгезгә дә, эт белән мәчегә дә аяк чалучы юк. Сина сабак булсын!—дип кычкырган урыс авазы ишетелде, хуҗасын гына чамалый алмадылар.
Мәйдан уртасына эт көтүе сыман куып китерелгән чабаталы урыслар кереп тулды. Мизгел эчендә болгар яугирләрен тыкрыкларга кысып чыгардылар. Ләкин үзен хужа итеп, тыныч хәлдә тоючы табылмады. Төнге караңгылыкта күзгә күренмәгән сарай, келәт, өй түбәләреннән мәйданда исәнгерәп торган баскыннар өстенә меңәрләгән ук яңгыры очты, дистәләгән урыс ирләре күкрәкләренә, муеннарына, эчләренә тотынып җир өстенә ауды.
—Кала читенә, далага чигенегез!—дип үкерде берзаманны түземлеген җуйган Святослав кенәз.—Калага ут төртәбез!
Болгар белән бортас ирләре күпме генә уяулык күрсәтмәсен, кисәү күтәреп йөгерешкән баскын сугышчыларны ут очыртып чүпли алмадылар. Күз ачып йомган арада каланың дистәләгән почмагында янгын купты. Хыянәтче очкыннар түбәдән түбәгә сикерде, бар урамга зәһәр төтен тулды. Дәһшәтле җил тавышын, елау-сыктауларны яубашларнын әмере күмеп китте.
—Каланы коткара алмыйбыз, диварлар артына йөгерегез!
—Далага чыгыгыз, далага!
Урыс җайдаклары каланы ин беренче булып ташлап чыккан иде. Яланда аптырашып, кайгырып тормадылар. Боярларның әмере яңгырауга, баскын җайдаклары тигезле-тигезсез сафларга тезелде дә. төнге караңгылыкта, мунча ташына салган боз шикелле эреп, шундук гаип булды.
Дулый-дулый, дөрли-дөрли янган Бәнҗә каршыңдагы яланнарда бортаслылар төркем-төркем тезелешеп калды. Аларны сызланмыйча, сыкранмыйча күзәтү дә мөмкин түгел иде. Һәркайсынын янаганда кайнар яшь эзләре, әрнү, сагыш. Бик күбесе юньле киемен дә эләктереп чыга алмаган. Кайсы яланаяк, кайсы ярымшәрә. Байлыгын коткарырга ымсынган кешеләрнең дә зиһеннәре ычкынгандыр инде. Кулларына тотып чыккан әйберләр арасында җыен шырдый- бырдый: ашъяулыклар, урындык, таба, мендәр.
Тан атуга, Мөхәммәт хан гаскәре килеп җитте. Бәнҗә өстенә күз йөгертеп чыккач аңлатмалар бирү артык иде. Мөхәммәт хан ачулы карашы белән Бәнҗә хакиме булып исәпләнгән бәкне эзләп тапты. Уртларын шыгырдатып, тереләй йотардай булып бер генә сүз катты.
— Йә, артабан да Болгар мәмләкәтеннән аеры буласызмы?
Бәнҗә бәге сарык лапасына бүре кертеп гөнаһланган ялкау эт шикелле шуышып килде дә, ханның итегенә борын төртә-төртә, еламсырап-сыкрап тәкьрарлады.
—Юк, бортасларның моннан ары болгарлардан аеры буласы юк. Без мәңгегә бергә!
Хан озак көттермичә болгар ирләренә әмер бирде.
—Бүген үк Бәнжәне өр-янадан төзергә керешегез! Иллә мәгәр кылыч- садакларыгыз билегездә булсын!
37
И
осиф кахан сараенда бүген тагын бәйрәм. Аланнар, ләкеләр көндез каханга олау-олау ясак алып килде, искеләре урынына унбер-унике яшьлек малайларны аманатлар итеп китереп тезде.
Хезмәтчеләр мунчаларда шундук утлар кабыздылар, харәмханәдәге кыз-тәкәләр аманат малайларны ләгәннәрдә юды. табиб булып йөргән фарсы ирләре һәркайсынын тәненә зәйтүн, сырганак майлары сөртеп чыкты Әллә нинди сихерчеләр кереп, почмак саен канәфер, яран, нәркис. бөтнек, гөләп ботакларын яндыра-көйдерә хуш ис тараттылар Пешекчеләр хөрмә, әфлисун, йөзем китереп тезде. Сорнайчылар, кубызчылар ян-як бүлмәләргә жыелып утырдылар Хужаларнын һәр минутта килеп кереп уйнаш коруы бар. якты дөнья белән хушлашасын килмәсә, һәр тарафта әзер тору кирәк
Ә хәзергә Иосиф кахан әле сарай уртасында күнел ача Ләкс. алан кенәзләре белән бер мәжлестә утыру, билгеле ки. кахан өчен дан-дәрәжә түгел. Ләкин ул кыргый таулардагы кенәзләрнен кайтыр юлла әзери. чәчән авыллары яныннан үтәсе бар. Күрсәтелгән сый-хөрмәтне бәян итми калмаслар. Иосиф кахан даны кыргый тауларга да китә бирсен
Өстәлләр сый-нигъмәтләр белән сыгылып тора, әмма ләке. алан кенәзләрснен күзләре гел зал түренә көйләнгән мәйданчыкта Анда анадан тума чишенгән япь-яшь кызлар елан сыман боргаланып бии Каханнын кулында сәйлән чылбыр. Иосиф бер очыннан күтәреп шул чылбырны өстәл өсте буйлап уйнаклата, ә кызлар, сихерләнгән сыман, сәйләннәр хәрәкәтенә ияреп янтаялар. Кахандагы чылбыр унъякка бөгелеп дугалана икән, шәрә сылулар да йомшак мендәрләрен шул якка күпертеп бөгеләләр, сулга икән, сулга. Иосиф сәйләннәрне өстәл өстенә ташласа. Чибәркәйләр идән буйлап тәгәрәп боргалана. Сылуларны мондый көйле уенга күнектерү өчен бик аз вакыт китмәгәндер инде, ә шулай да. күзәтеп утырган чакта кызык, рәхәт.
Мәйданчыкта кызлар бер-бер артлы алышынып тора Иосиф мактанмыйча түзми.
—Әнә. сул яктагы каракай— бортас кызы. Теге, ерак почмактагы бөдрә чәчле сылу—аймыклардан Анын янәшәсендәге кара чутыр—тажик канизәге. Ә менә монысы, ак чәчлесе—вятичлардан бүләк
Тауныкыларга аеруча ап-ак карда юган житен сыман чәчле кыз ошады Ул башкаларга караганда озынчарак буйлы, ботлары да озын, тыгыз, күкрәкләре чәйнек шикелле кабарып, сөзеп тора Җитмәсә, кыз кымшанган саен шул күкрәкләр су өстендәге калкавычлар шикелле сикереп уйнаклыйлар.
Иосиф тау кенәзләрендәгс ач карашны тоеп алды бугай, ияге белән ым кагып вятич кызын үз янына дәште. Кызый гаурәт җирен каплап йөгереп килгәч, кахан алан кенәзенә борылып хихылдады
— Вятич сылуы ни дә. алан сылуы ни. жан җирләре бер үк Ышанмасан. әнә. тотып кара
Алан кенәзс болай да ымсынуын көч-хәл белән тыеп утыра иде Каханнан рөхсәт булгач, сылунын ике кулын да читкә этәреп куйды Кьггай әлифбасын күргән сыман исе китеп дәште
—Әт-тәч, бу төше дә сары!
Кахан үзе дә. өстәл артына тезелешкән вәзир-яраннар да сарай түшәмен күтәрердәй итеп дәррәү кешнәделәр Алан кенәзс исә тыелып кала алмады, кы змйнын җәннәтен әүвәл бармаклары белән кармалады, аннан борынын гыкты. Хәзәр хуҗалары янә өстат төя-төя кешнәнсн дәвам итте
Нәкъ шул мизгелдә залга яралы бер чапкын атылып килеп керде. Ярты йөзе, муены канга баткан, җилән-күлмәкләре умырылып беткән Йөгсрә- йөгерә сулышы капкан бугай, сүхтәрен дә юньләп әйтә алмын
— Кахан. дошман! Калага... Идел яклап дошман бәреп керде Әллә., урыслар гаскәре инде ул. әллә Мохәммәт чан'.’ Берни аерып булмый Ләкин яралансалар, урысча сүгенәләр
— Кайсы калага?—дип үкереп урыныннан сикереп купты Иосиф кахан. Кайсы калага бәреп керделәр, дим?
Чапкын канлы иреннәрен ялап янә тәкърарлады.
—Әтилгә... пайтәхеткә... бәреп керделәр, кахан. Сугыш хәзер урамнарда бара. Дошман гаскәре... кул сузымында гына.
Иосиф кахан сый тулы өстәлләрне әйләндереп атты, колакларны сытардай куәтле, әче тавышы яңгырады
—Каравылбашлар белән сәргаскәрләр кайда? Дошман пайтәхеткә бәреп кергәнче нәрсә караганнар? Мин аларның муеннарын чаптырам, дарга астырам, суям!
Агарынып калган вәзирләрнең берсе өшәнеп кенә иреннәрен ачты.
—Теге, Киев кенәзе Святослав бер ай чамасы элек “Синен өскә барам”, дигән кисәтү җибәргән иде, хәтерендәме, кахан? Әллә шул Святослав- ташбаш килеп җитте микән?
—Каханга каршы корал күтәрергә аның башына тай типкәнме әллә?
—Бәлки, болгарлар, бортаслар белән бергә кушылгандыр, кемнәр белсен инде?..
Залга, ниһаять, каравылбаш үзе килеп керде. Бу да яраланган, муенында сынган ук сабы тырпаеп тора. Куәте дә беткән икән инде, тавышы гырылдап-гыжлап чыга.
—Кахан... дошман... Киевтан... Святослав...
Иреннәрен йомуга ук каравылбаш таш идән өстенә бау кисәге төсле авып төште. Моны инде дар-балталар белән өркетү артык иде. Иосиф ишек төбендә торган сакчыларга төбәлеп әмер бирде.
—Мина калкан-кылычларны китерегез! Әтилне саклауны үз кулыма
алам!..
Сарайдан чыксалар, пайтәхет өстендә Идел яклап әллә ничә урында янгын дөрли. Урамнарда сугыш. Кычкыру һәм сүгенү авазлары кахан кирмәненә якынаеп килә, димәк, вәзирләр, сәрдәрләр көмеш тәңкәләр хакына яллаган таҗик, аймык, кыпчак җайдаклары баскыннарга каршы тора алмаганнар.
—Аргамакны китерегез миңа, айгыр китерегез!—дип үкерде Иосиф кахан. бер өер бүре улавын күмәрдәй иләмсез тавыш белән.—Каравыл һәм жансакчылар алае. минем арттан!
Кирмән диварларының тышында ук Святослав белән йөзгә-йөз килделәр. Кахан әләмнәрен шәйләп алгач баскын кенәз аеры батырайды.
—Тантана итәсе көннәрен бетте, кахан. Мин синен кирмәнен урынында көл калдырып китәм. Саклардай-яклардай куәтен бар икән, минем белән шәхси алышка чык!
Иосиф иреннәрен мәсхәрәле бөреп җавап тотты.
—Колчура белән орышып, кахан дәрәҗәсен мыскыл итеп булмас! Синен ише сукбай, юлбасарга минем жансакчы да артык. Батыр булсан, әнә, ат караучы Жәкәү белән орыш!
—Әх, куркак җан! Әх. печтерелгән тәкә!—дип, гарьләнүдән ярсып. Святослав кылычын болгый-болгый кахан тарафына томырылган иде, күмергә буялган шикелле чем-кара бер гарәп тәртә сыман озын сөңге белән тәкәббер кенәзне ияреннән чәнчелдереп атты.
Дөя сыман озын буйлы гарәп инде аты белән бастырып килә иде, әле ярый, Святослав кенәзне яраннары тояк астыннан йолкып өлгерделәр. Кенәзнен нинди мөшкел хәлгә калуын күреп калдылар, ахры, берничә минуттан кирмән алды урыс җайдаклары белән шыгрым тулды. Кайсы көянтә буйлы кылычын болгап якыная, кайсы ыргак башлы, юан сөңге сузган. Тәкъдир—явыз, анын белән шаяру-алышуда отышнын булганы юк
—Ахмак таҗдар гына каланы саклап үлә.—дип пышылдады Иосиф кахан үзен тирәләп алган вәзирләргә.—Акылы бар хакиVI алайларын коткара, халкын яклый. Святослав көл итәм. дип өркеткән кирмән урынына мин янадан бишне тозсп куям Ә гаскәремне кырдыртсам, яклаучысыз сукбай хәленә калам.
Иосиф артка тезелешкән жансакчылар алаена борылып әмер бирде — Шәһәр буйлап мөнадиләр җибәрегез, каланы ташлап чыгабыз. Тәбегә эләккән күсе хәленә калгач Святославның минем азга шуышып киләчәген сез соныннанрак күзәтерсез әле.
Кахан сарае да кулларына төшкәч, урыс баскыннары атна-ун көн буе туй иттеләр. Берәүләре харәмханә эченнән чыкмый рәхәтләнде, икенчеләре хәмер-шәраб күленә чумып йөзде, уяураклар урамнан урамга күчеп йортлар таладылар. Ләкин пайтәхет дигәннәре яртылаш янып беткән, өстәвенә, инде монда яшәгән болгар-таҗиклар да күз төшәрдәй ихатазарны айкап үткән иде. Баскын сугышчылар арыш капчыкларына күлмәк-челтәр. таба- соскы сыман иске-москы гына җыеп кайтты
Берзаманны айныдылар болар. Күпчелек сугышчылар иөзбашлары. менбашлары аша Святославтан туган якка кайтуны таләп итте. Ерак юлларда иореп үзе дә арыган кенәз. ниһаять, бер таңда ияргә менәргә әмер бирде Чабата олтырагы сыман сузылып кирмән-кала читенә чыкканнар гына иде. баскыннарны торлс яклап Иосиф кахан чирүе чолгап алды Иосиф тауларда йә күлләрдә яшерен тоткан хәзинә хисабына яллагандыр инде, гаскәрендә баштан-аяк коралланган бәжәнәк ал айлары, алан җайдаклары
—Артка, кире диварлар эченә!—дип. Святослав ярсыи-ярсыи кычкырып караган иде дә. урыс гаскәренә чигенергә ирек бирмәделәр
Иосиф алайлары баскын гаскәрне, сазлык эченә баткан фил остенә ябырылган карга осре төсле, төрле яктан килеп чукыдылар. Святослав арбалардан түгәрәк ыстан да корып карады, вакыт-вакыт үзе башлап һөҗүмгә дә күчте, файда-отыш дигәннәре барыбер күренмәле. Бәжәнәк һәм алан җайдаклары кыйгач ташкын булып килә-килә урыс гаскәренен яртысын кырып салды, ыстан канга батты. Ахырда, инде аптыраганнан гына, яна торле әмер бирде кенәз.
—Әйдә, менә монда чои шикелле булып тезелегез! Очка үзем басам Минем арттан калмый ташланырсыз.
Һавадагы аккошлар чылбыры шикелле очланып сугышуны тау җайдакларының күргәне юк иде Әүвәл атар урыс баскыннарының нинди мөгез чыгарганын да андый алмый аптырашып тордылар. Ә азаннар һәм бәжәнәкләр искә килгән чакта Святослав гаскәре, янгын купкан амбардагы күселәр сыман, чолганыштан чыгып качкан иде
Яһүди Иосиф кахан шул көнне үк кичен сараена вәзирләрен, яубашларын. базарлар тотучы, кәрваннар йөртүче баичураны. үзенә тез чүккән барча күрше бәкләрен җыеп сабак бирде
—Урыслар безнен өскә килгәнче башта болгарларны юк игәргә маташканнар икән Болгарларны тезгә чүктерсәләр, билгеле ки. байлыкларын талау белән генә канәгатьләнмичә, аларнын ин чибәр, булдыклы кызларын хатынлыкка алып китәрләр дә үзләренә гаярь уллар таптырырлар иде. Ә ир-егетләре исә. колчура рәвешендә, урыс гаскәре сафында урыс тәхетенә хезмәт итәр иде Болгар билен сугып сындырсалар, аһ. көчәясе, көрәясе булган урысларның' Ярый әле. дуга итеп бөгә алмаганнар Шуна күрә сезгә нәзер һәм әманәт Моннан ары болгарларны саклагыз, азарга тимәгез сез. Болгарлар—урыслар белән яһүдиләр арасындагы калкан. Урыс болгарны гез астына салса, аннан безнең чират.
хит И
38
М
өхәммәт хан йортын кырау сукты ахры. Болгар каласыннан Бәнҗәгә тагын күнелсез хәбәр килеп җитте.
—Әмир Тимер-Мөэмин үз чирүен алып Растуф өстенә барган.
Ана Жүкәтау белән Кашандагы башкисәр олаучылар да ияргәннәр. Тимер- Мөэмин Сура елгасын кичкәч кырыкка якын урыс авылын яндырып, талап үткән. Хәзер Растуф кенәзе Касьян безнен мәмләкәткә җавап явы әзерләп ята икән. Тимер-Мөэмин үзе әле дә әйләнеп кайтмаган, хәзер аны чирмеш олысларын талап йөри, диләр.
—Болгар иле турында кайгыртучы яңа хужа, яна каһарман табылган, әх, имгәк җан!—дип сүгенде Мөхәммәт хан, чын күңелдән сызып.—Әле Йосыф кахан белән Святослав кенәз талавыннан котылган юк, ә бу инде өстәмә дошман эзләп, ил өстенә яна кайгы-михнәт чакырып ята.
Башкаларны кисәтми-нитмичә Мөхәммәт хан үзенең юл киемнәрен барлап чыкты, кулына кылыч, камчы, көмеш очлым тотты. Чатыр ишегенә карап алгач кына, әмир Ибраһимның иңенә йөзен төртеп, әрни-әрни дәште.
—Үземнең өй эчендә тәртип салалган юк, ә мин, ахмак, илне гөл итмәкче булып хыялланып йөрим Кайтмый булмый. Илне янә дошман явын каршылау өчен әзерләргә кирәк. Туган улкаемның гөнаһысын атасы булса да юа алмас микән?..
Ишек чаршавын ача башлагач, кире борылып, күңелендәге сонгы серен әйтте.
—Сине гомер буе үз янымда гына тотар идем дә бит, ни үкенеч, син монда да кирәк...
Кала-авыллар арасын чабып узган саен Мөхәммәт ханны язгы кар сулары, ерганаклар кебек төрле яктан агып килгән янадан-яңа хәбәрләр каршылады.
—Растуф кенәзе Касьян Чаллы каласын тоташ яндырып чыккан. Хәзер ул кала урынын Корым-Чаллы, диеп атаганнар икән.
—Чирмешләр Тимер-Мөэмин гаскәрен тозак куеп саклап торганнарда, Ямансаз дигән баткаклыкка кертеп батырганнар. Болгар җайдакларының нәкъ яртысы шул сазлыкка чумып юкка чыккан...
Болгар үзәгендә үз кесәсендәге шикелле иркенләп актарынган Касьян кенәз гаскәрен Мөхәммәт хан Илбуга каласы янында эзләп тапты. Шүрләп- икеләнеп тә тормады ул, Болгар белән Кашаннан җыеп чыга алган барча хәзинәсен бөркәвечле арбаларга шыплап тутырды да, дошман ыстанына үзе барып керде.
—Дуамал улымның гөнаһысын юар өчен үзем килдем, кенәз. Теләсән ас мине, теләсәң кис. Ләкин Болгар буйлап яу йөрүне туктат.
Инде бөкресе чыга башлаган, ак сакаллы Касьян Мөхәммәт ханга текәлде дә катты. Ул, мөгаен, хан кадәрле ханның үз каршына ялынып килүен күрүгә караганда “Идел кирегә ага башлаган”, дигән сүзләргә тизрәк ышаныр иде. Күрәсең, нәкъ шул нисбәттәндер, ул Мөхәммәт ханга ярты сүз җавап та кайтара алмый торды.
—Безне әле генә Киев кенәзе Святослав шәрә калдырып китте,—дип, җае чыккач дәвам итте Мөхәммәт хан.—Бәнҗә көл эчендә. Хәзәр каханы Йосыф ел да килеп талый. Яңа яулар күтәрергә көч-куәт юк... Малаемның ахмаклыгы өчен мине кичер. Үз кызымны сиңамы, малаеңамы биреп туганлашыр идем, анысы да юк. Зөлфиям хәзәр каханының харәм сараенда... Ә зиннәткә-малга кызыгасын икән, арбаларым, әнә. Шуннан ары сынык алтын, сынык көмеш тә юк. Өстемдәге киемнәрне салдырып алсан гына... Касьян күңеле саңгырау түгел икән. Чынлап еласан, сукыр күздән дә
яшь чыга, дигәндәй, Мөхәммәт хан ачыктан-ачык сөйләве белән Ростов кенәзен аркасына салды. Ул төнне әче бал, мәжлес. бетмәс-төкәнмәс вәгъдәләр белән үткәреп җибәрделәр. Икенче көнне үк Касьян кенәз үз биләмәсенә кайтып китте. Әле һаман тынычлык таба алмаган Мөхәммәт хан чирмешләр ягына чапкыннар юллап караган иде, Тимер-Мөэминнен шартын җиткерделәр
—Гаебемне беләм, тәхетне өмет итмим. Атай миңа Тубылгытауны бирсә, эт баласы сыман шуышып кире кайтам. Бирми икән, бар чирүне алып, хәзәр каханы янына ялчы булып китәм...
Икеләнү-газап эчендә бер ай вакыт узды. “Акыл—күәс чиләге төбендәге әче камыр да, бер чсмегем тоз да түгел шул ул. аны күршеләргә кереп кенә әҗәткә алып булмый”,—дип әрни-тилмерә сызланды хан. Ә аннары инде, янып көлгә кала язгач, әрсез улы янына яна чапкын куды —Кайтсын, ачуланмыйм, Тубылгытауны бирәм.
39
А
тна буе барган сырхау-газаплардан сон Мөхәммәт хан үзенен ятагында төнге күл өстендәге үрдәкләр шикелле шым да итми
йоклап яга иде, тиз-тиз атлап кергән каравылбаш тавышына сискәнеп баш калкытты.
—Этил каласыннан сәүдәгәрләр кәрваны килеп төште. Алар синең кызын Зөлфияне монда алып кайткан.
—Кызымны? Зөлфияне?—дип Мөхәммәт хан, сыхтануларын онытып, шундук сикереп торды.
Хан үз остенә әле җиләнен кияргә дә өлгермәгән иде. тын бүлмәгә сулышы капкан Зөлфия йөгереп керде.
—Әги, әгекәсм!
Мөхәммәт икс алым алга атлады да. тәмугъ газаплары кичеп кайткан кызын көзге яфрак шикелле калтыранган кочагына кыегы —Балакаем минем, балакаем!
Бср-бсрсенен кочагыннан аерыла алмыйча байтак тын тордылар Зөлфимнсн тәне песи тырнагыннан котылган кош баласы сыман сулкылдады, ханмын яңагыннан кайнар күз яшьләре акты. Ата кешенен иреннәре, торып-торып. һаман бер үк сүзне пышылдыйлар иде.
—Теге чакта яклап кала алмадым, кичер мине, балам. Кичер, балам. Ниһаять, Зөлфия үзенен йөзен әтисенең күкрәгеннән алды Мөхәммәт үз күзләренә үзе ышанмады. Ьгсрме яшен яна тутырып узган Зөлфиянен ирен читләренә, күз тирәләренә җыерчыклар яткан. Чигәләрендә, манып өсләрендә дистәләгән чал чәч ялтырый Күзләре сүнеп баручы учакныкыдай нурсыз, салкын, төссез. "И-и, балакай! Сират күперләрен кичеп кайгкансын икән бнт син!”
Зөлфиянен киемнәре дә үзгә Балтырларын кереш белән буган кин балаклы, буйлы-буйлы ыштан Ияргә атланырга җайлап куйган төсле алгы итәкләрен бил тиңентен кискән жилән-халат. Беләкләрендә, муенында сары гәрәбәдән тезгән сәйлән-муенсалар Чәчен ат койрыгы сыман ясап артка салындырган Колак яфракларында бизәксез-нисез тәлинкә чаклы алка Бармак очларында махсус үстерелгән мул тырнаклар. Гажәи. Зөлфия хәзер сөрмә-иннекләрне дә мул куллана икән. Анын икс кашын-керфекләрен чигәләренә чаклы сузган сөрмәләре болгар кызын бөтенләй чит-яг кавем баласына әйләндереп куйган.
Аш бүлмәсенә чыга башлагач, кызының актан йөрешен күреп, ага кеше янә хәйран калды. Зөлфия аягына кысан башмак кигән сыман вак-вак
итеп атлый, корсагы алга чыккан. Атлаган саен йөзе җимерелә, сызлануын сиздермәскә теләп иреннәрен тешли. “Әллә берәр төрле чире бар микән дә. кахан моны шул сәбәпле азат итте микән?”—дип шөбһәләнеп уйларга мәҗбүр булды ата.
Табын янына утыргач, Зөлфия Әтилдә булып узган хәлләрне ике-өч сүз белән генә бәян итте.
—Урыслар бәреп кергәч кахан каладан чыгып качты. Мине Әтилдәге болгарлар коткардылар. Рәхим байга ияреп монда кайттым. Дала буйлап кына, кача-поса...
Мөхәммәт хан кызының сәламәтлеге турында кабат-кабат сорап караса да, Зөлфия һичбер төрле җавап кайтармады. Аның каравы, мунчадан соң имче карчык кереп тишкән серләр хан бәгырен тимер ыргак сыман телеп
үтте.
—Харәмханәдә бахырның бар әгъзасын эштән чыгарганнар...
Икенче таңда әтисе янына килеп керүгә үк Зөлфия тик бер сорауны гына бәгыреннән сыта-сыта дәште.
—Бәнҗәдәге Булат атлы батыр күптән өйләнгәндер инде, әйеме, әткәй?
Мөхәммәт хан, кызынын өметсез карашын тотып алгач, утка пешкән карак хәленә калды. Ул йөзен аска яшерде, кызынын күзләренә күтәрелеп кабат бага алмады. Жавабы да иләк аша угкәргән шикелле өзек-өзек чыкты.
—Булат батыр юк инде ул, балакаем. Сине коткарам дип... кахан чирүе артыннан барып... әрәм булды...
Кичен Болгардагы җәмигъ мәчете манарасыннан кәүсәр чишмә челтерәве кебек саф тавышлы бәхетсез бер кызнын жыруы ишетелде.
Вак инешләр кушылып, гөрләп ага Дәрьяларга, олы Итилгә.
Газиз башың, әй. хур була икән Япа-ялгыз калсан чит иллә...
Иртән манара янындагы чирәмлектә Зөлфиянең җансыз гәүдәсенә тап
булдылар.
40
К
иевка кайтып кергәч Святослав үзен беренче мәртәбә чын хужа шикелле иркен тоггы. Әнисе Ольга сырхаулап түшәк өстенә ауган,
уллары Ярополк белән Олег читтә. Владимир Киев боярлары билгеләгән сынауларны үтеп, исән-сау көенчә кабат әйләнеп кайткан. Күргән михнәтләре турында кыска гына сөйли.
—Күпчелек вакытны мәгарәләр эчендә үткәрергә туры килде. Кулга нинди җан иясе килеп капса, шуны ризык иттем. Бака, күсе, әрлән, кыр кәжәсе. тиен—берсе-бер калмады. Ике мәртәбә үлемнән чак котылдым. Берсендә ач аю килеп ябышты, икенчесендә бүреләр көтүен турап качтым. Иллә мәгәр кыргый җанварлар янәшәсендә көн күрүе хәвефсезрәк икән...
Сорап тору артык: Владимир үзенен әле һаман эт типкесендә йөрүе белән риза түгел. Сынау үтсән кенәз итәбез, дип вәгъдә бирсәләр дә. боярлар Владимирны тәхет-биләмәләр тирәсенә якын җибәрмиләр. Святославның хатыны Евпраксиянен теле элеккечә, һаман игәү сыман.
—Уйнаштан туган малаен турында сүз кузгатып авыз пычратмәле! Үз өендәге ике улын үсеп килә, менә шуларга зур-зур биләмәләр өләшергә вакыт...
Сөйкемлеме, сөйкемсезме, хатын—ул күләгә кебек. Аны чөйгә элеп куеп кына чыгып качып булмый. Святослав та дәшми-тынмый гына җай эзләде.
Балтыйк буендагы Новгород каласы әле булса кенәзсез-хакимсез көенчә яшәп ята икән. Святослав боярлар белән дә. кенәзбикәләр белән дә кинәшеп маташмады, Владимирга ерактагы шул каланы бирде
— Бар. тәхетләренә утыр, идарә ит. Әбиен элегрәк аларга башлык итеп Ярополк белән Олегны җибәреп караган иде дә. Новгородныкылар кире куды Алар баш июне яратмый, алар вәкарь. Ләкин мин синен ялгызынны гына җибәрмим, наиб итеп сина үз аганны. Добрыняны бирәм Монда аны дошманнарның суеп ташлавы бар. Новгородка куллары җитмәячәк Ерак калада, ичмаса, баш сакларсыз. Бергәләп тотынсагыз. Новгородны кулга алуыгыз да мөмкин Ятып калганчы, атып кал. ди Әйдә, тәвәккәлләгез. .
Владимир белән Добрыня чыгып киткәннән сон ай артыннан айлар уза торды. Киевка бер төрле дә яман хәбәр кайтып ирешмәде “Һе. кайнана сыман пырдымсыз Новгород халкына да ачкыч яратырдай кияү табыла икән".—дип үз-үзен юатты Святослав кенәз. Аннары утлы кисәү шикелле хатирәләр хәтер казанын кыздыра башлады "Мине Әтиллә алан белән бәҗәнәк җайдаклары гына мыскыл итте Сораннарнын өсләренә үч алырга барам!”
Жәй башында каладан-калага катгый фәрман очты
—Яна яу сәфәренә кузгалабыз. Кала кенәзләре берәр меңлек дружина белән шундук килеп җитсен!
Киевка егерме биш менгә якын сугышчы кереп тулгач хыянәт ачыкланды. Кырпу-ат* таулары итәгендә утырган Аксайгак каласыннан Богдан атлы кенәз бер йөз кешелек тә чирү җибәрмәгән.
—Алга, әүвәл Аксайгак остенә!—дип җикерде котырынган хаким — Кирмән урынында кара казык кына утыртып калдырасы ('
Талау сәфәренә чыккан алайларга олау-биштәрләрне кайсы төбәк байлыгы белән тутырунын аермасы гел юк Аксайгак каласына ач бүреләр көтүе сыман барып ябырылдылар да. сарык тиресе урынына өзгәләп ташладылар Шәһәрдәге халыкнын урак өстенә дип хәстәрләп куйган һәм кимичә, күз карасы кебек саклап тоткан чабаталарына тикле галап чыкты алар. Святослав шуннан ары гына төп гаскәрне бәжәнәкләр остенә алып китте. Көрпәле кенәзнен гадәти кисәтүе инде Киевтан ук чыгып очкан иде.
—Әзер торыгыз, сезнең өскә барам!..
Ьәҗәнәкләр хакиме Коркыт хан баскыннар ташкынын Гын белән Сал елгалары кушылган үзәнлеккә килеп каршылады. Ул Святославны бәжәнәкләр җиренә бөтенләй аяк бастырмаска ниятләгән иде Ләкин урысларның егерме биш мен кешелек коточкыч гаскәр туплап чыгу мөмкинлеген күз чал ымына да китереп карамаган Шулай ла. Коркыт кандала яугире ул Тау мәгарәләре, үзәнлекләр-ерымнар эченә качып көткән дошман тозаклары анын өчен кыргын янал ык түгел Сабый чактан башлап кырыкмаса-кырык төрле дошман белән яуга кергәне бар. Аллага шөкер, башы исән әле. Бу юлы да бозлы янгыр астында калган глвык көтүе кебек калтырап төшмәде, кыю. төгәл әмерләре яңгырап ишетелде
—Камай. Әжми! Гаскәрне икегә бүлегез!—дип кычкырды ул үэснен яубашларына.—Бер төмәнне Тын дәрья артына алып чыгын, кәстәнә урманы эченә яшерегез. Икенче төмән белән үзем монда калам.
Тозак төмән күздән югалуга. Коркыт хан калган җайдакларын икс елга яры буйлап чылбыр сыман итеп тезеп куйды. Чылбыр сыек икс-оч кенә саф. Дошман чөй ясап, яисә йодрыктай тупланып килсә, майга кадалган
* Кырпу ат Карпят.
хәнҗәр шикелле үтәли тишеп чыга. Коркытка шул гына кирәк, аннары ул ике канат белән ике тәртә сыман китереп сылаячак.
Коркыт хан жансакчылар алае, яраннары белән Тын елга ярындагы калкулык өстенә менеп басты. Үзе алда. Кыяфәт сокланырлык. Канга буяп чыккан төсле кызгылт аргамагы уйнаклап, биеп тора. Йөгән, ияр, өзәңге- дирбияләр—һәммәсе дә алтын тәнкә белән бизәкләнгән. Садагы, хәнҗәр кыны, җиләне дә алтын җепләр кушып нәкышьләнгән. Ә муенына озын челтәр яткан биек очлымы, кылычы, күн бияләй кунычлары гап-гади, саф корычтан. Коркытны ерактан меңбашы яки җансакчылар түрәсе дип кенә кабул итәр иден, анын очлым түбәсендә тәвис йоннары белән бизәлгән нәфис башак җилферди. Анын ише билге башка бер генә җайдакта да юк.
Коркыт ханның йөзе чүл гарәбенеке төсле кара янган. Хан, хаким, меңәрләгән җаннар хуҗасы, дип кыйланып-эреләнеп, сарай эчендәге тәхеттә генә утырмый бу, димәк. Янаклары җилдә яргаланган. Чал йөгерә башлаган мыек чылгыйлары ике яклап ияккә асылынган. Борын өстенә бөтәрләнеп килгән куе кашлар астында ике күзе күмердәй янып тора. Карашында икеләнү-шикләнү дигән коткыларның эзе дә төсмерләнми.
—Ана бүре, кыргый ана бүре,—дип бәяләде Святослав, тау башында балбал сыман басып торучы Коркытны күрүгә үк.
Аннары инде карарын да әйтте.
—Ин беренче булып әнә шул бүрене үтерәбез. Э-э-эй, Аксайгак гыйсъяннары! Гөнаһыгызны юарга сезгә форсат чыкты. Миңа Коркыт бүрене тотып китерегез!
Бояр тиуннары, җансакчылар Аксайгак каласыннан җыеп китерелгән алты-җиде йөз ирне сөнге, кылыч очлары белән төртә-төртә калкулыкка таба куалады. Сарайларга, келәтләргә качкан җирләреннән йолкып чыгарылган кешеләр бит, мескеннәрнең кыяфәт шәптән түгел. Кайсы өстенә итәге челтәрләнгән иске бишмәт, аягына тишек чабата кигән, кайсы яланаяк, бер генә кат киндер күлмәктән. Чирү дип аталган бу көтүнең яртысы сөлге белән кылыч эләктереп өлгергән, калганнарынын кулында чалгы кисәкләре, сәнәк, күсәк. Тормыштан инде әллә кайчан ук гайрәт чиккәннәр, ахрысы, сугымга озатылган сарык көтүе урынына тота-каба торып йөгерделәр. Барган шәпкә җан ачысы белән кычкыралар.
—Илем өчен түгел, балаларым өчен!
—Шушы көнгә калдырган җансуярга ләгънәт!
—Ләгънәт, лә-ә-әгъ-нә-ә-әт!
Бичаралар хан менеп баскан тау битенә дә җитә алмадылар. Бәҗәнәк мәргәннәре аларны ат өстендә утырган килеш кенә сәрпи ук очыртып кырып салды. Болытлар шикелле акрын-ипләп кенә аккан Тын елга ярында берничә минуттан сон фәкать ынгырашу-сызлану авазлары гына ишетелә иде.
Святослав бернинди бәла-каза күрмәгән кешедәй, дәртле тавыш белән кычкырып фәрман бирде.
—Чернигов белән Оскол меннәре, алга! Аксайгак хәерчеләренең хурлыкларын юып кайтарыгыз!
Святослав Коркыт хан чигенмәс, үҗәтлегенә барыр, дуамалланыр дип өмет иткән иде, бәҗәнәкләр хакиме калкулыкны вәкарь ир очсыз фахишәсен ни рәвешле көндәшенә калдырса, шундый ук җиңеллек белән ташлады да китте.
—Куркак җан! Боламык, чүпрә!—дип Святослав ярсый-ярсый җикеренгән булды, Коркыт хан төкерәм мин сина, дип котырта диярсең, әйләнеп тә карамады.
Святослав тәмам туарылды, үзен-үзе белештерми шашты.
—Яуга, яуга' Болар дала бүресе түгел, хужа ыргыткан сөяк хакына ялланган эт көтүе Боларга таулар арасына качып сарыклар гына көтеп йөрисе бар Алга, алга! Бу куркак этләр өерен турап бетерегез'
Урыс алайлары бәжәнәкләр өстенә яна агач куышы тапкан умарта күче сыман ябырылды Бернинди хәйлә белми болар, тозакны абайламый Арыш көлтәләрен чабагачлар белән кыйнарга чыккан игенчеләр кебек, күсәк- кылычларын болгый-болгый, болар мүкләк сыер төсле алга-артка карамыйча, чабаталарын сөйрәп атлауны гына беләләр. Нәтижәдә Коркыт ханнын тозагына килеп эләктеләр. Анын Тын белән Сал елгалары буйлап тезелгән ике чылбыры хәвеф сизгән кош канатларыдай капылт җыелды да урыс чирүен ике яклап кабат китереп кысты Үзәнлек тар, чолганышта калган урыс сугышчылары мичкәгә тутырылган маймыч шикелле кайнаша, чигснсргә-качарга бер ара юк. Бәжәнәкләр очырган һәрбер ук диярлек чираттагы корбанын эзләп таба Үзәнлек өстендә кычкырыш, мәхшәр, тәшвиш
— Ни пычагыма дип кенәз безне бәжәнәкләр өстенә алып килде? Боларнын һәркайсы ат өстендә, ә без ничек качыйк0
— Кобә күлмәкләр юк. тимер калканнар юк. ничек сугышасы0
—Үлем үзәненә килеп каптык, үлем үзәненә'
Шулай да. сан - сан инде ул. Егерме биш мен ир-ат булып килгән гаскәр бсрзаманны бәжәнәкләрне елгалар ярына илтеп кысрыклады Урыс ирләренең тегермән канатлары сыман бертуктаусыз әйләнеп торган кылыч чукмарлары меңәрләгән бәжәнәк җайдакларын иярләреннән суырып алды, сытты, чәрдәкләде "Дуамал орышта бу урман-саз карачкыларына каршы торып булмый икән",—дип нәтиҗә ясады Коркыт хан да, дошман өстен чыга башлаган бер минутта. Шундук әмер бирде
—Артка, артка, елга аръягына!
Бәжәнәк җайдаклары куна тактасыннан жил себереп төшергән кибәкгәй капылт юкка чыкты Урыс алайлары алачык мичендәге тимер сыман кызган иде инде, калканнары-кылычлары белән суга сикерделәр Арттан Святослав шашып куалады
—Алга, алга! Бәжәнәкләрне кырып бетерәбез!
Коркыт хан тозактагы төмәнен тезеп караса да файдасы күренмәде. Тау түбәсеннән ычкынган таш өерен хәтерләтеп килгән урыс алайлары яна төмәинен алгы сафларын да сытып-жимереп узды Дошмандагы монлый чая дуамаллык дала яугирләренен өнен алды бугай, әле бер. азе икенче баштагы җайдаклар йөзәрләп-йөзәрләп кача башладылар Коркыт ахырда жансакчыларына тешләрен кысып ысылдарга мәжбүр булды
—Оран салыгыз. Бердәм чигенәбез.
41
С
вятослав бәжәнәкләрне пайтәхетләренә чаклы тын да алдырмый куды. Кенәз инде боларны ояларына кереп бикләнерләр, дип омст иткән иде. Коркыт хан Тын елга ярынла утырган Сарксл
каласын урап кына үтте. Күхзәрсн акайтып тобалган менбашларга Коркыт көнбагыш ярган шикелле ансат бәян итте
—Диварлар эченә, тозакка барып кермим. Илсез калсам-калам. әмма чирүсе 1 калмыйм.
Менбашлар арасында пышылдашу, ризасызлык тугач, янә кушып китте —Әнә. Йосыф кахан да әүвәл Этил каласын ташлап чыккан иде Соныннан үзе шушы урман карачкысын кибәргә элгән бозау тиресе урынына умырды, өзгаләде. Шулай түгелмени ’
Ниһаять, ризалаштылар. Бәжәнәкләр гаскәре Маймыч елгасын* кичеп Көбә үзән ягына чигенде. Святослав Саркел диварларын җимереп керде. Керүен-керде. әмма ике-өч урамны айкап чыгуга ук акайды да катты. Моның исеме генә пайтәхет икән ләса! Кая карама, саман шакмаклардан тозелгән йорт. Тәрәзәләренә карындык тарттырып куелган, түбә урынына камыш. Ихатадагы агач сәкеләр, катлы-катлы челтәрләр өстендә әремчек кибеп ята. сарай артларында кавын-карбыз үсә, йөзем бакчасы бар. Боларны иярләр өстенәтөяп буламыни? Төясәң дә, ни пычагыма кирәк? Байлыклары, алтыннары кайда?
Кала уртасына җитәрәк кенә таштан салынган йортлар тезелеп китте. Коркыт хан сарае, әнә. нәкъ уртада, калкулыкта икән. Тирә-юне бакча, вак-вак күлләр, җиде-сигез манара кукраеп утыра. Кенәздән дә алдарак Чернигов сугышчылары килеп җитешкәннәр. Алар инде, әнә, сарай артындагы келәтләрдән сыртларына салып савыт-саба, ефәк-парча төргәкләре, тимердән ясалган кылыч-калкан ташый.
Сарайга узгач, затлырак күренгән беренче бүлмәдә үк алты-жиде иргә тап булдылар. Көмеш җепләр белән нәкышьләнгән җиләннәренә, йомшак күн итекләренә карап, боларнын хан даирәсендәге түрә яки туган-тумача икәнлеген чамалау кыен түгел. Аныграк сорашып торырга ара да бирмәделәр.
—Ханнын казна сакчылары, битекчеләр, мулла-имам болар,—дип пышылдады Святославның колак төбендә инде баскыннар ягына авышкан бер сатлык җан.
Святослав әүвәл түрәләргә ияк кагып дәште.
—Хан казнасы кайда?
Түрәләрнең уклау йоткан сыман сүзсез торуын күргәч, жансакчыларынын берсенә ым ташлады. Кылыч ялтырап алды, бер түрәнең башы идәнгә тәгәрәп төште. Святослав янә мәгарә салкынлыгы белән соравын кабатлады.
—Ханнын хәзинәсе кая яшерелгән?
Бәжәнәк ирләре эндәшмәде, тик алар да берәм-берәм башсыз калып ауды.
—Табарбыз, сездән башка да бик тиз ачыкларбыз,—дип, кансыз, канәгать рәвештә сөйләнде баскын кенәз.—Хуҗасын сатмый торган этләрсез халыкның булганы юк әле.
Святослав җил-жил атлап сарай түренә томырылды, яраннары чак-чак җитештеләр. Хан залынын ишекләрен тибеп ачуга, һәммәсе дә таш балбал шикелле катып калды.
Залнын нәкъ урта бер җирендә хәнҗәрдәй казык тешләрен ыржайткан ике каплан йөри, болар теләсә кемне ботарларга әзер. Аларны чакырылмаган кунактар өстенә сикерүдән муеннарына тагылган нечкә чылбырлар гына тотып тора төсле. Чылбырларның очы тәхет ягына сузылып юкка чыккан.
Зал түрендә, өстенә ефәк-парчалардан махсус чатыр корып куелган калкулыкта ап-ак яулыкларга төренгән ике хатын утыра. Артларында берсеннән-берсе сабыйрак өч кыз. ике малай. Хатыннарның берсе яшь. төскә-биткә чибәр Икенчесенең яулык читләреннән чалара башлаган чәчләре күпереп чыккан. Күзләре көл сипкәндәй төссезләнсә дә, карашы горур, тәкәббер, вәкарь. Үзе башлап, шунсы сүз башлады.
—Гөнаһсыз кешеләрне газаплама. Хан хәзинәсенең кайда икәнлеген барыбер белә алмассың.
—Син кем. Коркытнын хатынымы?—дип сорады кенәз, моны ачыклаунын отышы булмаса да.
Өлкән хатын ияген калкыта төште.
бүгенге Маиыч елгасы. Дон кушылдыгы.
— Коркыт ханнын әнисе булырмын мин. Телем-телем итеп турасан да. мин улымны сатмыйм.—Ана кеше якыннарына таба баш изәде—Хәер, киленем дә. оныкларым да сатмый. Өркетергә маташып азапланма. Без. ссзнсн кебек, урман кыргыйлары нәселеннән түгел!
Ярсудан үзен-үзе белештермичә Святослав ике генә алым алга атлаган иде, капланнар коточкыч ырылдап анын тарафына сикерделәр Корыч чылбырлар гына кснәзнс үлем тырнагыннан саклап калды Святослав капылт артка томырылды, бөтен тәне энә кадагандай куырылды, мизгел эчендә шабыр тиргә батты. Артына әйләнеп күз ташлаган иде. тәхетне тирәләп баскан балаларның, аналарнын карашында һаман хафалану, нәфрәт, үч очратты. Түземлеге бетте. Бусагадан атлап чыгышлый, менбашлары тарафына жилкә аша гына әмер атты.
—Ишск-тәрәзәләрне томалап ут төртегез Бөтен елан бергә янып бетсен!
Яртылаш янып көлгә әверелгән казага кайтып кергәч. Коркыт хан кара нигез өстенә тезләнеп ләгънәт орды.
—Хатынны алыштырып, базаларны янадан табып була. Газиз аналарны алыштырып булмый Әнкәм очен гафу итәсем юк. Үч алмыйча үлмим. Барыбер башына житәм. Каргыйм ул кыргыйны. Аллаһтан ялварып каргыйм. Бәддога ул чабаталы урман кыргыена! Нәләт ана. ләгънәт'
—Евпраксия бер ай буе аучылардан бүреләрнең үт куыгын ташылтырды мина. Сукыр Маланья йортында камырга шуны кушып икмәк пешерделәр
Бер ел чамасы ла вакыт үтмәгәндер, кснәзбикә Ольга, гел тәгамьнән калып, түшәк өстенә ауды. Көннән-көн күзгә күренеп кибә, су ла капмый, тәүлек буена сызланып-аунап чыга. Святослав анын янында кон дә елыи-елыи газаплана, үзе һаман керә. Үз-үзен. күнелен. хисләрен анлый алмый. Югыйсә, шушы ана ана Тәңре ярәштергән Малуша белән кавышырга ирек бирмәде. Владимирны туган оныгы итеп танымады. Свнтославнын үзенә гел-гел аяк чалды. Ә хәзер, менә, җир тюлендә шушы анадан да газизрәк бер бәндә юк Әби-бабаларнын “кан тарту" дип сөйләгәннәре шушымы сон әллә?
Улы кергән саен кснәзбикә Ольга, иреннәрен чак-чак кыймылдатып, һаман бер үк сүнәр тәкърарлалы.
—Яуга йөреп кенә илне ныгытып булмый Сабый бала сыман өлкән туганга тартыл. Безгә абый кеше— Кайсаркала. Юнаннарга елышырга кирәк Җиһанда гадел дин гик аларда гына. Христиан динен өйрән. Шул юл гына безне үсешкә алып чыгар
Бер ганда кенәзбикәнен гәүдәсе Святославны тынсыз-хәрәкәтсез кое каршылады. Карт ананы Үзи елгасы ярына чыгарып җирләделәр. Әле үзе исән чакта ук Ольга кабере өстендә учак ягып биюләрне тыеп яманат әйткән иде. Христиан горефләре буенча тырыштыргач, хушлашу корырак, күңелсез килеп чыкты. Святославка кабер янында япа-ялгыз казу да тәэсир итте бугай, беренче мәртәбә Саркел казасын. Коркыт ханнын ут зченлә казган гаиләсен искә төшерде ул.
—Алар мине каргагандыр инде,—дип үкенеч күленә чумарга мәҗбүр булды.—Аеруча Коркыгнын карганасы нәләтукый-укый каргагандыр Ана каргышы төшми катмый, диләр. Менә, җимешен бүген җыям Киевта минем очен газиз бер кеше юк Кире кайтмыИм. аңа аяк тартмый
42
вятослав Киевка әйләнеп кайтса, газиз Малушасы жир йөзеннән киткән Ни булгандыр ана. бер атна эчендә саргаеп кипте, диләр Аг караучы Йомыкый Герасим гына гайре сәер, аеры сүзләр
сөйли.
Святослав шул көнне үк Киевны ташлады да Переяславец дигән кирмәнгә күчеп китте. Новгород каласына да кенәз хәбәре белән канатланган чапкын очкан иде.
—Киевны Владимирга бирәм. Улым монда кайтсын.
Новгородта яшүсмер улы янында зирәк акыллы Добрыня агасы да булганлыгын искә алмаган иде, тәртәгә тибә торган чыгымчы ат шикелле тискәре җавап кайтты.
—Тәхеткә якын йөргәннәр башын югалта ул. Безгә иске Новгород каласы да ярап тора.
—Алайса, пайтәхеткә Ярополк кайтсын,—дип кулын өметсез генә селтәп, ул Вышегород каласына яңа чапкын куды.
Үзе айлар буе базга чумган шикелле дәшми-тынмый яшәде-яшәде дә, чукышмыйча тора алмаган юньсез әтәч сыман, Святослав яз көне тагын халыкны яу сәфәренә җыеп чыгып китте.
—Бу юлы Дунайдагы болгарларны тез астына бөгеп салабыз. Алардагы Петр кенәз хәзер кайсар дигән дәрәҗәне йөртә, шуны үзебезгә тартып алабыз,—ди.
Тота-каба яңа пайтәхет төзү белән мәшгуль болгарлар, билгеле ки, көтелмәгән дошман явын кайтарырга әзер тормаганнар. Борын төпләрендә каек-баркас белән килгән алтмыш менлек гаскәр пәйда булгач, юньле- рәтле каршылык күрсәтә алмадылар. Картаеп барган кайсар үзе яу кырына чыгыл та карамады. Акча хакына ялланган угыз белән мадьяр яубашлары каланы ташлап качты. Әле тернәкләнеп кенә килгән пайтәхетне җимерттермәс өчен Петр кайсар Святослав ыстанына каек-каек алтын озатырга мәҗбүр булды.
Кан коюсыз, ансат җиңүдән соң Святослав чик-чаманы җуйды.
—Безгә каршы торырдай каханат юк. Әйдә, Кайсаркаланы барып җимерәбез,—дип, ул бөтенләй акылыннан шашты.
Дунай ярында бик тиз генә баеп алган менбашлар, боярлар, баһадирлар— һәммәсе дә сүз куешкан сыман бердәм булып аны якладылар. Каек- баркаслар, кораблар көньякка юл алды. Ләкин капкан саен калҗа гына булып тормый икән. Диңгездә купкан давыл урыс каекларын йомычка урынына әйләндереп атты. Меңәрләгән-меңәрләгән сугышчылар туймас кенәзгә ләгнәт укый-укый су төбенә китте. Исән калганнары Камчы елгасы* тамагындагы, Варна буендагы яр өстенә чыгып егылдылар. Святослав һаман акылына килмәде, коры сөяккә калган илдәшләрен һаман алга куды.
Юнаннарга ялланган алан белән угыз шымчылары инде әллә кайчан ук Кайсаркаланы кисәтеп куйган иде. Юнаннар кайсары Цимисхий үзе ниндидер кыргый урыс кенәзе хакына ияр өстенә менеп тә вакланмады. Анын гаскәрен баскыннарга каршы Склир белән Патрикий атлы сәргаскәрләр җитәкләп алып килде. Святослав, әтәчләнеп, юнан пәһлеваннарына каршы орышка үзенен ике баһадирын чыгарып караган иде дә, ач-ялангач ирләр тамчы да елгырлык күрсәтә алмыйча әрәм булды. Аннары урысларны Дунай тамагына чаклы уг уйнатып кире кудылар. Ахырда баскыннар сафында ун мен чамасы гына сугышчы торып калды. Алары да аксак-туксак, йә яралы иде. Святослав, май урлап тотылган мәче сыман башын түбән иеп, юнан сәргаскәрләре каршына үзе китте.
—Болгарлар моңа чаклы сезгә ясак түли иде, элеккечә калсын, мин аларга гимим. Кайсаркала Киев өчен һәрчак абый иде, шулай булачак та. Гаскәремне бүгеннән үк кире кайтарып җибәрәм, ә үзем сезнең кайсарыгыз каршына бүләк төяп барам.
•Камчы елгасы-Дунай янәшәсендә. Кара диңгезгә коя. Бүген дә шул исемне йортэ
Болгарлардан таланган барча алтыннарны юнан корабларына күчереп төяделәр. Баш сәргаскәр Склир атданрак киткән иде. ул урыс кенәзен Мрианополь ярына килеп кайсар Цимисхий белән бергә каршы атлы Святославны гап-гади бер көймәгә күчереп утырттылар, үзе ишкәк иште. Ике хакимне күз апдыннан кичерү үзе үк гыйбрәт иде
Кайсар сөткә чумдырып коендырган шикелле ап-ак аргамак өстенә менеп алган. Өстендә шакмак тәнкәләрдән тезелгән алтын көбә, башында таж. Кулына ин очына саф алтыннан ике башлы сәмруг кош ясап куелган кайсар чукмары тоткан. Өзәңгеләр, атнын авызлыгы, кайсар кигән бияләй кунычлары, итек типкеләре—бары да саф атгыннан Кояш нурларыннан аларнын һәммәсе дә күзне камаштыра, каисарга текәлеп карап булмый, ул күктән жир өстенә төшкән зур алиһә кебек Янында алтын-көмеш жепләр белән чигелгән жиләннәргә. чикмәннәргә төренгән руханилар, вәзирләр, сәргаскәрләр. Артта ап-ак парчалардан, ефәкләрдән корган олы чатыр Яр өсте, гомумән, әкият, жәннәт, сер. могҗиза сыман Ана аяк басу өчен дә йә әүлия, иә пәйгамбәр булырга кирәк төсле.
Ә аста, сагызлары кубып төшкән балыкчы көймәсендә, ишкәкләрдән кулларын асра алмыйча урыс хакиме утыра. Өстендә тезгә төшеп житкән киндер күлмәк, балаклары капчык сыман кин киндер ыштан Бозау тиресен аннан-моннан иләп теккән итекләр авыз ачкан Бер колакта тимерче чүкеп ясаган алтын алка... Кснәз өстендә шуннан гайре бер байлык юк. Баш түбәсендә бер уч итеп калдырылган чәч тотамы жилдә уйный Мыек чылгыйлары ияген үгеп, муенына хәтле салынып төшкән Куллары сонлгә багып, яргаланып беткән. Куе кашлары астыннан төбәлгән утлы карашында кимсенү, көнчелек һәм нәфрәт *
Үзенен нинди отышлы кыяфәттә торуын чамалый, билгеле. Ин беренче булып, кайсар телгә килде
—Ә мин синсн әнисннс. кснәзбикә Ольганы әйбәт белә идем Әгәр христиан линен алданрак. унбиш-сгерме ел элек үк кабул иткән булса, бәлки, мин ана өйләнеп тә куяр идем әзе. Чибәр иде, каһәр'
Кайсар Цимисхий башын артка ташлап, ихахайлап көлде. Святослав уртларын шыгырдатып кыскан көенчә, көч-хәл белән түзде
— Менә шул мәрхүмә әниенә рәхмәт укы. кснәз. Аны белмәгән булсам, мин сине үземнен каршыма кол урынына, богауланган кос китертәчәк идем...
Кснәз шуннан сонгы сүзләрне ишетмәде Чатыр эченә кереп, ишек төбендәге өстәл артында утырулар да, урыс сугышчыларының кайсар каршына капчык-капчык алтын ташуы да төштәге шикелле генә үтеп китте Святослав өчен ик мөһиме инде ачыкланган иле Бу җиһанда жинелмә. адәм мәсхәрәсенә калма, тезгә чүкмә икән. Тәкъдир усал, кансыз, явыз Тезгә чүккән кешенен башына токерәдәр. ул хужа кимереп ташлаган сөяк- санакны ишек тобендә көтеп утыручы мескен эт баласы хәленә кала икән Сабак алып китәргә кирәк моннан, онытылмаслык сабак'
43
Гаскәреннән аерылып калган, чит-ят илдә йоргән Святослав бу коннәрдә туган жмрснен нинди ут эчендә янганын бөтенләй дә белми, шунын белән берникадәр бәхетле иде әле Ә Кияү каласында янә кан-яшь, кайгы-хәсрәт. мәхшәр.
Урыс гаскәре Кайсаркала ягына төшеп китүгә үк. Кисвнын имән
•»).'1г1т күренеш рус рассамы К ЛеЙсдсн рштмс йуе!
пи янрлинлы
диварларын ашлык көлтәләре урынына жимерә-сыта. Коркыт бәреп керде. Урамнарда кырылудан качып котылган сигез мен ир кенәз сараена кереп
бикләнделәр.
—Кенәзегез Ярополк чыгып бирелсен, ул чагында башкаларга тимим!— дип боерды ияр өстендә тау кыясыдай горур утыручы Коркыт хаким.
Кәрниз тәрәзләре ярыгыннан көнләшердәй жавап кайтардылар.
— Кенәз качты, күптән Переяславецтагы кәнизәкләре куенында рәхәтләнә инде.
—Ул чагында сәрдәр тезен чүксен.
Авыхзарына су капкандай, бертөрле дә жавап бирмәделәр. Коркыт һаман көтте. Берзаманны сарай артындагы келәтләр ягыннан кулына йөгән тоткан, йолкыш кына кыяфәтле ир-ат килеп чыкты. Башында эт талаган сыман йолкынып беткән бүрек, өстендә кырыкмаса-кырык ямау салган бишмәт, аякларында ыштыр да урамыйча гына эләктереп чыккан тишек чабаталар. Берьюлы йөз сукыр чебен кереп тулган шикелле күзләрен челт-челт йома, юкә бау белән буган ыштаннарын әледән-әле күтәргәләп куя. Килеш- килбәте үк акылы зәгыйфь мескеннеке сыман. Өстәвенә, як-ягына каранып, тилемсә тавыш белән кычкыргалап куя.
—Росток, Росток! Кая йөрисен, имгәк?
Бермәлдә. батырланып, хәтта бәжәнәк жайдакларына да бәйләнә башлады бу.
—Минем Ростокны күрмәдегезме, оланнар? Бер аягы аксак.
Үзенә таба караш ташлаучы да табылмагач, йолкыш ир-ат кала диварлары ягына атлап китте. Коркыт ханнын түзем мичкәләре коргаксый башлаган иде. кәрниз тәрәзатәренә төбәлеп янә аваз салды.
—Сәрдәрне чыгарыгыз каршыма. Сәрдәрегез минем колым булырга ризалашса, калагызга тимим.
—Сәрдәр яраланган. Шуны чүпрәк белән бәйлисе бар Аннары чыгарабыз,—дип суздылар-суздылар да, ахыр чиктә каһкаһәле жавап ыргыттылар.
—Ат юллаучы булып кыйланып, сәрдәр Претич, әнә, борын төбегездән чыгып ычкынды бит. Әй, син. ахмак Коркыт!
Егермеләп жайдак ук шикелле атылып мәйданнан чыгып очты, бәжәнәкләр хәрәкәтсез калды. Вәт, ачыгавыз! Вәт, юеш борынлы малай! Көтүче хезмәтен балачактан бирле яттан белүче дала кешесе саналып йөргән була һәм шуны кара эшне татып та карамаган түрә-бояр алдый! Адәм мәсхәрәсе, хурлык, оят!
—Сарайга ут төртегез!—дип үзен-үзе белештерми фәрман бирде Коркыт.—Кансыз урыс минем әнкәйне шулай әрәм итте. Боларны да шул
рәвешчә юкка чыгарабыз!
Киев урамнарын ялкын чолгауга ук бәжәнәкләр көньякка юл алды. Канлы үч сугышы әле һаман тәмамланырга исәпләми иде...
Святославны Үзи елгасы тамагында, бусагалар артына ышыкланып каршы алды ул. Кенәзнен жансакчылар алае саранча көтүе талаган иген басуы шикелле сирәгәеп калган, алары да хәлсез, ач-ялангач. Сәрдәр булып ияреп йөргән Свенельд картка, Киевтан качкан Претичка ышанмады түгел. Шулай да, Коркыт ханнын буар елан сыман . узылган жайдаклар чылбырын күргәч Святослав качмады, чигенмәде, иң беренче булып яуга томырылды. Бу орышнын сонгысы икәнен дә. үч явынын фәкать жан кыю белән генә тәмам буласын да анлый, тоя иде. Ук шикелле төбәлеп, ул туп-туры Коркыт каршына барды, курыкмыйча шарт-таләбен куйды.
—Кылычтан орышабыз!
Кайчандыр берүзе ун ир-атны турап сала торган Святослав хәзер инде
кибеп беткән корык сурәтенә охшап калган иле. Гомер буе ауга йөреп, кылыч болгап үскән дала яугиренә каршы тора алмалы. Бер-ике мәртәбә капландай сикерүгә үк Коркыт хан урыс кенәзенен муенын кыеп атты Аннары кичәге дошманының башын бөтенләй кисеп аллы ла. аны бәжәнәкләр арасында ин маһир кул остасы саналып йөргән жайдак итәгенә ыргытты.
—Моннан касә яса Дошманнар каршында киләчәктә юри шуннан эчем.
Яудан биш-алты иярчене белән бергә карт төлке Свенельд бояр гына качып котыла алды *
яна чир канат ярды.
Святослав хәл итеп киткәнчә. Ярополк инде ничә еллар буе Киевта утыра, Олег Коростеньда, Владимир Новгородта яшәп ята иде. Кайсы угылынын боек кенәз булып калачагы хакында әтиләре әманәт әйтмәгәч, әлбәттә инде, туганнар бср-берсенә баш бирергә һич тә атлыкмады Әкияттәге аккош, кысла һәм чуртан шикелле, йөк арбасын һәркем үз көенә тартуны кулай күрде. Калалар арасында чапкын йөртү, хәбәр алышу гадәтләре бетте Мөгаен, мондый башбаштаклык әле тагын еллар буе дәвам игәр иде. көтелмәгән бәла бар дөньяны әйләндереп атты
Ярополк беркөнне яраннарын жыеп ауга чыгып китте Нияте—Үзи ярыннан ерак булмаган бер урманда кеш. селәүсен, төлкеләрне сугып ату иде. Төшке аштан кичкә чаклы ияр өстеннән бер дә төшми байтак юырттылар. Кенәзнен йөзе корыган агач ботакларына сыдырылып бетте, бер чокырда абынып аты ауды Ярополк инде ачуыннан, гайрәт кайтудан шартлар дәрәжәгә житкән иде Шулчагында тирән ерым эченнән биш- алты җайдаклы гына төркем килеп чыкты Башлыклары—атаклы Свенельд боярның Лют исемле әрсез, ташбаш улы. Монын хакында алс элегрәк тә "байчуралар ишек төбендә ыштырларын сүткән, кәвешләрен каккалаган арада тәрәзәдән кереп, яшьрәк хатыннарын да. кыхларын да кызыл әтәч сыман таптап чыга", дип гайбәт сатып көлдерәләр иде. Менә, хәзер инде Люг карак мәче кебек Ярополк кенәзнен биләмәләренә дә килеп кергән Ятим бәрән эзләп тапкан ач бүрт шикелле Ярополк мона ябырылды
—Кызылъяр ягындагы барча урман гомер-гомергә минем атай биләмәсе булды. Син ничек чит утарга аяк басарга жөрьәт иттен. уйнаштан туган нәрсә?
Лютнын сынар колагы да селкенмәде
— Кем чит утарда Йөри дә. кем уйнаштан тумаган чын хуҗадыр әле'* Синең әбиеннс яшь чагында гел минем агай куенында яткан, диләр Без синен белән икәү агай-эне булып чыкмагаек.
Лют корсагына шап-шоп суга-суга, ихахайлап көлле Монын әрсез кыланышын, пычрак гайбәтләрен дистәләгән ир-ат ишетеп-күреп торды Кайнар кое бозлы суга китереп тыккан пыяла савыт сыман. Ярополкнын түзем касәсе кисәкләргә шартлап ярылгандай булды. Үз-үэен белештермичә ул сала гына ябышты, икенче мизгелдә бояр улын бугазына кадалган ук ияреннән йолкып, әйләндереп атты.
Улының үлеме турында хәбәр алуга ук. Свенельд бояр Коростеньга очты
44
иев каласына үги бала сыман гел михнәт-хәсрәт чигеп, елап- сыктап яшәргә язган, ахры Олуг кенәз үлеме турында хәбәр .кайтуга биш-алты ай вакыт та үтмәгәндер, урыс илендә коточкыч
•972 елла Ау .нам алкый галар
Әүвәл древлян аксакалларын күреп котыртты ул, ә аннары күз яшенә батып Олег янына керде.
—Абыең акылдан шашкан. Ярополк чирле. Киев боярлары аны сөйми Алар атаң урынына тәхеттә сине күрү турында хыяллана. Тәхет даулап килсән, бар дружина синен якка чыга. Абыеңны үт куыгы сыман кисеп ташлау өчен ин-ин кулай вакыт.
Свенельд ишек катында әзер торган аксакалларга ым ташлады. Тегеләр дә телләрен-телгә йоктырмыйча котыртуны белде
—Игорь бабан килеп тураганнан бирле древляннар Киев өчен чит-ят Без һаман шул Киев сорыкортларына ясак-салым түләп интегәбез. Без сиңа ияләштек, син күптән үзебезнеке. Абыеңны тәхеттән алып атсан. без. древляннар да. сина кушылыр идек...
Ниһаять, Олег сынды. Древляннар умарта күчедәй шашып яуга кузгалдылар. Бер илдә дә сатлык яисә шымчы бәндәләрнең бетеп торганы юк. Бер тәлинкә кайнар аш хакына Киевка да соран чапкын очты. Энекәшенең хыянәте турында хәбәр алуга, Ярополк барча дружинасы белән каршы чыкты. Бертуган абзый белән энекәш тиешле кешеләр Обруч дигән кала янында, кырда очраштылар. Олег яуга йөреп чыныккан, орыш күреп үскән сәрдәр түгел. Ярополк үзенең жайдакларын бәжәнәкләр алымы белән ташкын итеп яуга ташлауга ук, Олег әмер- фәлән биреп тормыйча да кала ягына качты. Аңа йөзәрләгән, меңәрләгән ирләр иярде Барча качкын жайдак шәһәр капкасы каршындагы күперчеккә сарык көтүе сыман килеп тыгылды. Арттан килгән ташкын әүвәл Олегны йомычка урынына күпердән алып атты, аннары яшь кенәз өстенә йөзәрләгән ат гәүдәсе очты...
—И-и-их! Син бит мина бертуган энекәш идең. Абыена ник кул күтәрдең?—дип әллә юри, әллә чынлап өзгәләнде күпер читенә килеп тезләнгән Ярополк.—Синең жанынны кыючы дигән хурлыклы дан күтәреп ничек яшим инде? Әгәр, синен өчен үч алырга атлыгып, минем өскә Владимир килсә?..
Юкка гына калтыранды кенәз. Бер мәртәбә бүре авызыннан качып котылган бәрән гомер буе һәр куактан куркып яши, диләр. Кече яшьтән бирле читкә тибелеп үскән Владимир да Обручтагы фаҗига хакында ишетүгә, диңгез кичеп, варягларга качты. Сояк-санак көткән эт шикелле айлар буе ишек-капка төбен саклап караса да, король янына барыбер кертмәделәр. Жавап яңакка суккан шикелле усал, кансыз иде.
—Син колчура Малуша баласы. Король ялчы-колчураларны тынлап вакыт әрәм итми...
Владимир, тәвәккәлләп, алпар көбәләренә төренде дә варяглар сафында норман гаскәрләренә каршы яуга китте. Заманыңда, әле яшүсмер көе, ач аю белән алышка чыккан кеше булуы хәтерендә яңаргандыр инде. Бер орыш вакытында норман баһадирын ияреннән сугып очырды ул. Варяглар да тиешенчә бәяләде, ахры, король чатырына якын җибәрделәр.
—Бер мен алпар бирәм,—дип “мәрхәмәт” күрсәтте баш аксөяк.—Аннары сезнен үз илегездә Рогволод атлы энекәшем Полоцк каласына хужа. Ачкыч таба белсән, ул да сина сугышчылар бирер. Новгород каласын кайтарып алгач, мина бүләк һәм кәнизәкләр юлларга онытмассың...
Ярополк Новгородка яна хаким утыртып куйган, ә тегесе каланы гына түгел, якындагы чуд белән кривич кабиләләренең утарларын да талап чыккан икән. Кичәге кенәзнең корыч көбәле алпарлар гаскәре белән кайтуын күрүгә үк барысы да Владимир әләме астына килеп кушылдылар. Ишек төбенә эт шикелле сөйрәп китерелгән хаким колагына Владимир, бармак яный-яный, бер үк сүзләрне тезде.
Ярополкка җиткер Мине илгә үги иткән өчен аны гафу кылмыйм Үч алмыйча торып туктыйсым юк. Яуга әзерләнсен .
Король юлламасын тотып кайткан сукбай Владимирны Рогволод атлы варяг кенәзе хәтәр җылы кабул иткән иде Нияте бүтән икән
—Ярополк мина бертуктаусыз яучы юллап тора. Рогнеда атлы кызымнын кулын сорый Вакытында кайттын. Туйда икегезне бер өстәл артына утыртып дуслаштырмый булмас Ярополк—кияү, син кода тиешле кеше. Икегез дә мина бүләк-санак белән ярдәм иткәләрсез..
Болай да гомер буе ин ачы давылда иксез-чиксез дингез уртасында калган ялгыз көймә сыман бәргәләнгән, жәфа чиккән Владимир хәзер инде Рогволоднын өстәлләрен әйләндереп ташлардай булып кызып чыккан иде. жиләк-жимеш, шәраб күтәренеп залга кенәз кызы Рогнеда килеп керле. Кәүсәр чишмә суында коендырган шикелле алсу тәннәр, махсус акшарлаган сыман ап-ак толым, төбен күреп булмас зәмзәм коесыдай чиста-зәнгәр күзләр, камыштай зифа буй-сын. пешеп житкән дәү алмалар кебек төртеп торучы ике дәртле күкрәк
Рогнеда жиләк-җимешләрнс куйгач кәс-кәс басып залдан чыгуга ук, Владимир ис-акылын жуйган кеше төсле Рогволоднын кулларына барып ябышты да шашып-шашып ялварырга кереште.
—Кызыңны мина бир, мине киявен ит, мәрхәмәтле кенәз? Новгородның бар байлыгын сиңа китереп бирәм.
Варяг кенәзе Рогволод сукбай Владимирны юлда табылган эт базасын тибеп очырган кебек итеп кенә үзеннән читкә этте
—Фу-у! Пычратмале минем керсез тәнне! Ни сөйлисен, йолкыш9 Нинди кияү итү, кыз бирү ди тагын? Минем колчура Малуша базасына өләшә юрган кадерсез кызларым юк Үзенә тиннәрне, әнә, йә лапаска, йә базарга чыгып эзлә!
Битенә лач итеп төксрелгән Владимир бу юлы инде тыелып каза азмазы. Ул зал диварларына эленгән зиннәтле кылычлар арасыннан берсен эләктерде дә варяг кенәзен күз ачып йомган арада иксләйгә ярды. Рогволоднын зал<а агылып килеп кергән ике малае да урыс кенәзенен шашкын кылычыннан котыла азмадылар Алар да утын әрдәнәсе сыман ярылып икс якка ауды
Куркынып-өшәнсп залга йөгереп кергән Рогнеданы кочагына сосып. Владимир бер генә сүз әйтте.
-Мина кияүгә чыкмыйсын икән, сине лә суячакмын'
Ис-акылын жуйган варяг кызы урыс кенәзенә каршы тора алмады Владимир шушында ук шаулатып туй уздырды.
Новгород, Полоцк. чуд. кривич, варяг сугышчыларыннан, гагын әллә нинди ялчы сукбайлардан хасил бетмәс-төкәнмәс яу ташкынын күргәч. Ярополк Киев диварлары артына кереп бикләнергә мәжбүр булды Владимир да үз гаскәренең көченә ышанып житми иде. ике як та аи буена жигди һожүм ясарга тәвәккәлләмичә тик торуны отышлырак күрде. Ул арада тәхет язмышын хәл итү астыртын, мәкерле эш Иортә белүчеләр һәм сатлык- хыянәтчеләр кулына күчте Шулар тау бигенә чокып ясалган куыш эчендә ятучы Владимир каршына Киевнын Бдуд атлы боярын тотын китерделәр Владимир өстәлгә бер чүлмәк алтын тәнкә чыгарып куйды, фахишәдәй юха елан тавышы белән ысылдый-ысылдый вәгъдәләрен тезде
—Киевны алырга ярдәм итсәң, син мина икенче атам төсле гомер буе якын булачаксың. Тәхеткә утыруга, беренче бояр итәм!
—Син гаскәреңне җый да юри генә чигенеп тор, кенәз,—дип, хыянәтче бояр шундук жаваи сүзен әйтте.—Ярополкны синен каршына мин үзем китертермен.
Ә ачлы-туклы гаскәр белән камалышта яткан Ярополк очен сатлык җаннын икенче мәкере дә әзер иде.
— Боярлар сиңа каршы түнтәреш әзерлиләр. Алар сине, арканнарга чорнап, теге уйнаштан туган сукбай кулына илтеп тапшырмакчы. Сиңа жансакчыларынны алып, каланы калдырып тору хәерлерәк булыр. Теге сукбай каладан чигенүгә кире әйләнеп керерсен. Ул арада хыянәтче боярларның исемен ачыкларбыз.
Каладан чыгуга, жансакчылар башлыгы кенәз Ярополк каршына килеп, үзен явыз ир-ат көчләүдән сакларга җыенган гөнаһсыз кыз шикелле ялынып караган иде.
—Әйдә, угызлар йә бәжәнәкләр янына барыйк та шуларны акчага яллап карыйк, кенәз0 Өстәмә гаскәр күрсә. Владимир да кире әйләнеп кайтмас
Тыңламады Ярополк кенәз. Мие шулпаланган карт шикелле һаман сүзсез-нисез Тын елга ягына чигенүен белде. Аннары инде мәкерле Блуд юллаган чапкын куып җитте.
—Владимир качты. Түнтәреш әзерләгән боярларны зинданнарга яптык. Кенәз кире кайтсын.
Киев диварларына житеп килгән чакта Ярополк белән аның яраннарын Владимирның тозак апайлары турап атты. Ярополкның көмәнле булып калган хатыны Ангелина да төскә-биткә күзләрне камаштырырдай чибәр иде. Владимир әлеге юнан сылуыннан да баш тартмады, хатынлыкка алды.*
)мер көчек түгел, аны бауга-чылбырга утыртып кына тотып торып
Зулмый. Мөхәммәт хан да биреште, олыгайды инде. Ә күк капусы
тәбәнәкләнгән кешенең күңеле астан көчле агымсу ашаган язгы боз шикелле көпшәкләнә, юкара ул. Мөхәммәт хан да кыртлы тавык урынына әледән-әле базаларын үз янына чакыра торган булып китте. Җае чыккан саен әле оныклары туу хөрмәтенә, әле яңа мәчет манарасы бастыру унаеннан корбан чалу мәҗлесе яисә ат чабышы, мәргәннәр бәйгесе үткәреп күнел ачты. Тәртә арасына керә белми торган, чыгымчы Тимер-Мөэмин дә инде күптән хан сарае эргәсендә иде. Көннәрдән-беркөнне мәҗлес вакытында юктан гына тавыш чыгарды ул.
—Идел яклап ушкуйлар өере бәреп кергән, чирмеш олысларын тоташ талаганнар,—дип чапкын кереп хәбәр салган иде, Тимер-Мөэмин шуны эт шикелле каптырды да алды.
— Ме-е-нә-ә-ә, ме-е-нә-ә! Растуфка жавап явы белән барган өчен мине эттән алып эткә салган идегезме? Имеш, Мөэмин туймас тамак та, Мөэмин Болгар иле өстенә яна яу чакыра. Әнә, кыстатып тормады ул шәрә урыс, сәбәпсез-нисез көенчә тагын басып керде. Карак бүре сымак бер сарыкны сыртка салачак та, җәза-кыйнау күрми чыгып качачак ул. Күтәрергә куәте җитмәгән ачудан әле башка малны буып китмәсә ярый тагын. Чирмеш олыслары өчен кан костырырга кирәк алардан! Өсләренә җыелып барырга да Болгар юлын мәңгелеккә онытырлык итеп дөмбәсләргә кирәк! Ә без теләсә кайсы бозау килеп талый-талый имгән чагында да ирек куя торган сыер сымак юаш, ә без ачыгавыз!
Табын янына җыелып утырганнар арасыннан жавап итеп бер Ибраһим гына аваз салды.
—Әйе, без ачыгавыз, без җебегән, абзый кеше, анысын дөрес әйгген. Иллә мәгәр тәхетне вә илне чит-ят дошман өстенә яу йөреп яки талау юлы
•976 елда булган
45
илә ныгытмыйлар. Харәм урланган мал бер көнлек кенә калжа ул. каптын- йоттын—бетте. Илне, әнә, суярга әзерләгән мат урынына күреп, үз ризыгын, үз куәтен илә көрәйтергә, симертергә кирәк. Андый матны, гадәттә, басуга чыгарып түгел, аран эченә бикләп симертәләр. Ә безнен Болгар иле—өстенә ыштан кию гадәтен дә оныткан тол хатыннарга охшап катлы хәзер Кем иренми, кил дә эссеннс бас—каршы торучы юк Без дә шулай Чикләребез Сура, Ука елгаларына. Нократ башына тикле барып җитә. вәләкин ул якларда бер генә ныгытылган бистә, йә кирмән юк. Күршеләрне караклыкта гаепләү, бүрәнә аша бүре куып артларыннан йодрык болгап кату, ай-яй. җинсл ысул. Ә йортыбызга юньле-рәтле ишек илә йозак куя белмәгән өчен үзебез гаепле ләбаса, фәкать бер үзебез!
—Әй, алай комы коелып, бөкресе чыгып беткән карт-корылар сымак копә-көндез ишек-тәрәзә бикләп көн күрергә җыенасын икән, бар сон. урыс белән янәшә утыр да яшә!—дип Тимср-Мөэмин шәрран ярып тузынырга тотынды
Мохәммәт хан улларының янә әрепләшеп-якаташып таратуыннан куркып калган иде. Сүзләрен кабалан ион тартып жегерләгән шикелле сайлап суза-суза гына ул да үзенен карарын ирештерде.
— И-и-ипләп кирәк, оланнар, и-и-ипләп кирәк. Тимер-Мөэмин угылым да, Ибраһим да хаклы. Дошман килеп кыйнаганда кул кушырып утыру да ару түгел, илне-йортны йозакка бикләп кую да бик мәслихәт. Әйдәгез, болай итик. Берәр әмир илә берәр сәрдәр Ука. Сура буена барып әйләнсен лә урыс белән ике арала кирмән-киртә төзердәй урын сайлап кайтсын. Мөэмин улым, турысын әйтим, сина ышанып җитмим Ушкуйлардан үч алырга кыҗрап, еннен уч төпләрен би-и-ик кычытып тора Бер йөз жандак биреп юлласаң да, синен күршедәге урыс утарларын талап чыгуын бар Шуңа, әйдәгез. Ибраһимны юллыйк Ул бура бурый-бурый шомарган батта сабы сымак ипле кеше, нужа шулпасын да күп чөмергән. Яна кирмән урынын хаталанмый, каударланмый гына тәгаенләп. Ходай кушса, бәлки, әле нигезләп тә кайтыр..
Әмир Ибраһим, бер мен җайдак, балта осталары, ташчылар һәм пешекчеләр алып, икенче таңда ук юлга чыгып китте Сәйяхчыларны Ч ул ман тамагына чаклы ияреп озаттылар. Хатын-кызлар, бала-чага яшереп кенә балавыз да сыкты. Болгарлылар арасында Тимер-Мөэмин генә учларын угалап, авыз ерып калды Юкка булмаган бу.
Тоз яларга килгән сыер шикелле, ул шул көнне үк Мохәммәт хан янында бөтерелеп йөри башлады Жыры гел бер.
—Ничә айлар буе ауга чыкканын юк Бәкләр, морзалар сине картайган, дип уйлар. Бала-чытырман үзәнендә кыр кәҗәләре белән җәйрән мыжгып тора. Әйдә, шунда киттек.
Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Мохәммәт хан да сынды. Ерак олыслардагы морзаларны, кала олугбәкләрен кузгатып тормыйча, курсыбайдагы мәргәннәрне, сарай тирәсендәге түрәләрне генә алып. Чирмешән буендагы үзәнлеккә килеп урнаштылар Чатырларны корганнан сон беренче казан янына җыелгач ук Тимер-Мөэмин янәшәсендә күләгәдәй тагылып йөргән карачкыны күреп һәммәсе дә дәррәү сискәнде Дөрес, кемнәрнеңдер аны элегрәк гә ерактан гына чамалап-шәйләп калганы бар. әмма йозгә-йоз килеп очрашканы юк иде әле.
Тимер-Мөэмин аны Ростовка ясаган талау сәфәреннән табып-ияртеп клип ы Кыяфәте тәһарәтеңне алырдай иләмсез һәм котсыз Анык каршында йөзьяшәр имәннәр лә чүгеп куя бугай, буе дөядәй озын Бүреген салса, башы кабак кебек олы. өстәвенә чебеннәр таеп егыларлай пеләш Икс кулы тезенә җиткән. Гел бөгелеп йөри 0 инде йөзе-кыяфәте! Төшенә
керүләрдән Ходай тәгалә үзе саклый күрсен! Ике бармак калынлыгы таптар мангай. Карчыгадан йолкып алынгандай кәкре борын. Шуның өстенә бөтәрләнеп килгән куе кашлар. Ике төймә кебек елтырап торучы бәп- бәләкәй күзләр. Табак хәтле чырай, соскы шикелле салынып төшкән ияк. Тарак-сабынның йөзен дә күрмәгән куе, җирән сакал. Аңкавына сыймыйча, ирен читләренә бияләй шикелле бүселеп төшкән теленнән селәгәй агып тора. Каешланып каткан күлмәк-бишмәтеннән үләксә исе анкый. Албасты дисән дә албасты бу, башка берни түгел! Тимер-Мөэмин ник иярткән аны, ни сәбәпле монда алып килгән?..
Икенче көнне ике төркемгә бүленеп, дулкын сыман як-якка таралдылар. Тимер-Мөэмин арт ягына борыч сөрткән шикелле гел әтисе янында бөтерелде, Ростов карачкысы жиргә убылгандай юкка чыкты. Тимер- Мөэмин Мөхәммәт ханны ятьмәгә эләктергән җәен урынына гел куе таллыклар, баланлык, әрәмәлек ягына сөйри иде.
—Жәйрәннәр шәрә ялан буйлап утлап йөрергә сыер көтүе түгел. Мондый миен кайнап чыгарлык челләдә акыллы мал күләгәдә качып ята бит ул. Күбәләк куа чыккан малай-шалай кебек булма, атай. Әйдә, әрәмәлек эченә керәбез, әйдә инде, әйдә!
Мөхәммәт хан әнә шул рәвешчә кармакка килеп капты. Куак төбенә качып көткән Ростов карачкысы аны чытырман эченә барып керүгә үк ияреннән сарык бәрәне урынына йолкып алды да, тезләре өстенә аркылы ташлап, умыртка сөяген нәкъ урталай сындырып-өзеп атты. Ә бер-ике минуттан соң үзәнлекне инде Тимер-Мөэминнең тилереп үкергән, тантаналы тавышы каплап киткән иде.
—Мөхәммәт хан вафат, атай вафат! Ул канат астында йөрткән Ибраһим Болгарда юк. Атай урынына мин хан булып калам!..
Ибраһим әмирне фаҗигале хәбәр Елантау өстендәге ыстанда куып җитте. Әле бернинди карарга да килмичә, тирә-юньнең гүзәл табигатен күреп кенә ял-табынга тукталганнар иде. Искитмәле урын!
Янда шома тасма булып сузылган Идел җәйрәп ята. Аңа төбе аермачык күренеп торган, чиста зәңгәр сулы кечерәк бер елга килеп кушылган. Исемен белүче юк. Елантау астында шул елга яклап дистәләгән чишмә челтерәп ага. Тауның мәгьриб һәм шималь ягына эреле-ваклы әллә ничә күл тезелеп киткән. Якын-тирәдә генә чирмеш, мукшы, болгар авыллары яшәп ятадыр инде. Бер-ике күл суына юкә кайрылары китереп тутырганнар. Шушы күлләр янәшәсендә мәһабәт, дәү казанны хәтерләткән олы инкүлек бар. Ул казан эченә ярдәм көч булырдай вак-вак бистәләрне яшереп төзеп була. Шәрекь ягына таба гәрәбә муенса ташлары кебек сузылган иң олы өч күл ярында кыргый кабан дуңгызлары утлап йөри. Кайбер пешекчеләрнең морзаларга ияреп бу якларга элек тә килгәне бар, әлеге зур сулыкны Олы Кабан, Урта Кабан, Кече Кабан күлләре дип атаганнар икән. Әйдә, шулай булсын. Иң мөһиме, яңа кала, яңа кирмән корып кую өчен үтә кулай төбәк. Елантау үзе армас-талмас Идел, исемсез елга, исәпсез-хисапсыз күлләр, хәтфә үзәнлекләр, тирән, киң ерымнар, чокырлар уртасында мәгърур кыя сыман калкып тора. Монын өсте берьюлы ун бистәне сыйдырырдай иркен. Әгәр шушы биек тау читенә бүрәнә диварлар, каравыл манаралары, имән капкалар да төзеп куйсаң, бу кирмәнне бернинди дошман көче дә яулап алачак түгел! Болгар терәге булачак өр-яна каланы нәкъ менә шушы биеклек өстенә торгызырга кирәк!
Ибраһим Елантау битендә әнә шул рәвешчә хыялланып-очынып тора иде, дала яктан җан-фәрманга очкан ялгыз чапкын пәйда булды. Ат кадерен белүче ир болай каударланмый, димәк, хәбәре мал кызганып торырдай арзан түгел монын.
Ияреннән сикереп төшүгә үк. чапкын, тезләренә чүгеп, башын жиргә ора-ора әйтеп салды
—Әмир, бәла! Мөхәммәт хан вафат!
Ибраһим чигәләрен кысып ыңгырашты. Керфекләрен ачкач, иреннәре арасыннан тик бер генә сорау сытылып чыкты —Мөэмин үтердеме?
—Ул яллаган катил. Ауга чыккач билен сындырдылар Байтак ара үткәннән соң гына әмир Ибраһим ияргә сикереп менде Ният иткән карары тайпылышсыз, катгый яңгырады
— Яна кала өчен бик шәп урын иде. кызганыч, аны ташлап китәргә гуры килә инде. Тимер-Мөэмин безгә тмныч-имин яшәргә ирек бирмәячәк Илне генә түгел, үзебезнең башны да саклап калу өчен ышыграк жир эзләмичә булмый. Хуш, туган ил!
рак-еракта. Болгар иленнән җиде дала, җитмеш дәрья артында
яткан Мәвәрәннаһ җирендә дә канлы сугыш бара. Караханнар
каханлыгы белән сәманиләр солтанлыгы ничәмә-ничә еллар буена
үзара суешалар. Мондый кырылышка бер гасыр элек үк Караханнар хакиме Кадыйр кахан нигез салган, диләр Аннары яу-талашны анын улы-оныклары Басыйр хаким, Садыйк, Сөләйман дәвам иткән Бүген карлукъларлан. чагыл, яхмә. торгәш кабиләләреннән горган чирүләрне сәманиләргә каршы Сөләйманның малае чыбыркылап куа. Анын чын исемен белүче дә юк Кара халык арасында фәкать кушаматы белән генә искә төшерәләр— Бөкре
Сал-Сал батыр икс ел буена менә шушы яу эчендә йөри. Аны кахан җайдаклары Алатау өркәчләре артына кереп качкан кышлактан нәкъ ул бәлигь булган көнне алып китге. Әүвәл гади нәүкәр булып йөргән иле. хәзер инде гүрә. Сонгы оч ай дәвамында әмир Әбүгали курсыбаендагы йөзбаш ул Мондый мәрхәмәткә, мондый дәрәҗәгә юлыгунын сере бик зур
Бсркон тонлә Сал-Салны тирмәдән биш йөз җайдак башлыгы булып исәпләнгән Гайсә батыр үзе уятып алып чыкты Сал-Сал шундук пыт- пыт килеп төпченергә тырышып каршы, тик Гайсә бер сүз дәшми Кирмән елгасы дип аталган инешкә таба ияртте дә китте. Инеш буендагы тирән чокырга төшсәләр, тоташтан тимер көбәләргә төренгән йөзләп җайдак гора Арада комеш очлым түбәсенә затлы каурыйлар кадаган бер түрә бар Чокыр эче сумала төтене шикелле бик карангы булса да. Сал-Сал аны барыбер чал ымлады Бөкре Карун дип мыскыллашам каханнын энекәше Фаикь әмирнең улы Әбүгали бит бу. Анын әтисе Хорасан атлы олы илгә хужа. кахан һәрчак диванына чакырып киңәшләшә торган зур аксөяк Әбүгалинен үзенә бергорле дә аерым биләмә-кала эләкми бугай әле. Ул хәзергә каханнын канат астында вәзир сыйфатында йөрергә генә мәҗбүр. Менә шул Әбүгали башлап сүз кузгатты
— Без ният иткән олы эшне җыен әтәк-сәтәк илә ерып чыгып булмый. Әүвәл үзебезнең кар.шыл алайлары тозагыннан сиздермичә үтеп китәсе бар. Алар илә кан коймаска исәп. Ә аннары сәманиләр солтаны Нух-Мансур яшеренгән Бохарага үтеп кермәкчебез. Анда нинди капкын, нинди тозак көйләп куйганнардыр, алдан белеп булмый. Менә шуна күрә без ошбу махсус нөгәргәбер йөз меңнән артык нәүкәр арасыннан ин-ин елгырларны, ин-ин кочлеләрне генә сайлап җыйдык
Сал-Сал өчен монысы зур яналык түгел Ул үзләренең томәнендә бер ел дәвамында ин гайрәтле батыр исәпләнә Аны бил алышында да. мәргәннәр
46
Карун.
ярышында да һичбер нәүкәр һаман жинә алмый. Сал-Сал әле барча гаскәр бәйгесенә дә чәчрәп чыгар иде, аның кахан-әмирләр күзенә күренердәй юньле аргамагы, көмешләнгән ияре, көбәсе, очлымы юк...
—Үзебезнең тозак чылбыры аша үткән чагында да, сәманиләр ятьмәсенә килеп эләксәк тә, һичбер кемне көтеп торыш булмый,—дип кансыз тавыш белән кисәтергә онытмады әмир Әбүгали —Яраланып авучылар табыла- нитә калса, андыйларны ташлап китәчәкбез.
“Безнең баш бәясе, ай-һай, кыйбат икән!”—дип эчтән генә янып сыздылар. Йөзләрендә ул-бу чагылмады. Һәркем аңлый иде: Әбүгали аларны бик тә тар кешеләр даирәсенә тартып кертте, бәлки, әле кахан колагына да барып ирешмәгән яшерен сер ачты, моны тишкән шалпавызга исән котылу юк..
Караханнар чиген саклаучы тозак чылбырын, басу-кырдан үз ихаталарына кайтып баручы казлар көтүедәй тезелеп, бик сак кына үтеп китмәкчеләр иде дә, исән-имин котыла алмадылар. Каравыл апайлары боларны сәманиләр ягына качып китүче сатлык җаннар дип кабул иткәннәрдер инде, куа чыгып, өермәдәй ук яңгыры очыра башладылар. Егермедән артык җайдак җиргә егылып калды. Гайсә батырның беләге генә яраланган иде, Әбүгали аны үзе барыбер икегә телеп атты.
—Минем аягыма гер кирәк түгел...
Ә инде Бохара диварлары каршына барып җиткәч, Сал-Сал шайтан биетүне күргән төсле авыз ачты да катты. Монда әмир Әбугалине көтеп торганнар лабаса! Ул бер манара каршына басып күренүгә үк, асылмалы күперне төшерделәр дә ян капкадан эчкә уздырдылар. Карахан җайдаклары исәпсез-сансыз сәмән йортлардан, йөзәрләгән пулат-алачыктан, эреле- ваклы манаралардан хасил кала урамнарын да тоткарлыксыз үтте. Шәһәрне икегә бүлеп аккан Чәрсу инеше ярында, Солтан Нух-Мансур үзе яшеренгән мәһабәт таш кирмән капкалары каршында гына усал туктаттылар.
—Әмиргә үзе белән ун жансакчы алып керергә генә рөхсәт, башкалар монда кала.
Әбүгали юлда вакытта сынап-бәяләп өлгергән, ахрысы, ул үзе белән Сал-Салны да алды. Нух-Мансурнын ерак бабасы Исмәгыйл Сәмани үзе төзеп калдырган кирмән эченә кергәч, егет яна дөньяга килеп эләккән шикелле гел шаккатып барды. Шушы таш диварлар эчендә дә дүртме- бишме сарай, кайсы түгәрәк итеп, кайсы сигезпочмаклап ясалган биек манаралар, шифалы яңгырдан соң үзара ярышып үскән гөмбәләр шикелле ак пулатлар. Аларнын диварлары гына түгел, баскычлары, түбәләре, хәтта ихаталары да төрле-төрле төстәге ташлар, пыяла шакмаклары белән бизәкләнгән. Зур мәйданның һәрбер почмагында зәйтүн, күгән, элмә, хөрмә, әфлисун агачлары чәчәк атып утыра. Уртада агымнары төрле биеклеккә сикереп уйнаклаган фонтан. Анын тирәсендә гөләп, лалә, канәфер, яран, нәркис түтәлләре тезелешеп киткән. Шулар арасында аллы-гөлле тәвис кошлары кукраеп һәм кәс-кәс басып йөри. Иә, Ходаем! Жәннәт дигәннәре менә кайда икән!
Сал-Сал әллә солтан хәтле солтаннын үзен күрергә насыйп булыр микән, дип хыялланган иле, күктәге йолдызлар колчуралар учына килеп төшми шул ул. Әбүгали каршына шушы кала хуҗасы, әмир Хәләф чыкты. Сихри фонтан янындагы бер почмакка барып утырдылар. Чыш-пыш килеп сөйләшкән сүзләре Сал-Сал колагына усак яфраклары лепердәве сыман чак-чак кына ишетелеп торды.
—Килешенгән вәгъдәләребез шул көенчә кала. Уртанчы кызым Зәйтүнәне сина хатынлыкка бирәм.
—Бәрәч, бәрәч! Солтан мина үзенен төпчек сенелесе Саимәне бирү турында авыз ачкан иде.
—Саимә ни. Зәйтүнә ни. барыбер түгелмени? Мин—Мансурнын энекәше, Зәйтүнә тәненлә дә солтан каны ага. Ә Саимәне башкача телгә алма, аны газнәвиләр шаһы Маликка вәлидә хатын итеп биреп җибәрдек без.
—Барыбер, гадел түгел
—Анын каравы, зуену өчен солтан сина Сәмәркәндне дә бирә.
—Ә анысы хакына мин нишләргә тиеш?
—Солтан сина теге чакта ук киная салган иде Бөкре Карунны котыртып яуга чыгару шарт Безнен чирү аны Карт Жинги дәрьясы янында тозак корып көтеп торачак...
Сал-Сал үз колакларына үзе ышанмыйча тораташ шикелле катып казган иде, янга баскан нәүкәр касыгына төртте. Сөйләшү тәмамланган. Әбүгали аз таптаган табак шикелле сытык чырай белән кирмән капкасына таба атлап бара икән.
Кабат караханнар ягына кәлтә елан сыман шуышып, исән-сау чыктылар. Кайтуга. Әбүгали Сал-Салны үзенен шәхси тән сакчыларыннан хасил курсыбасна чакырттырып алды. Иртәгә Сал-Сал инде ин гаярь бер йөз җайдак башлыгы булып яна яуга чыга
Чыннан да сәманиләр Бөкре Карун гаскәрен Карт Жинги елгасы ярында, биек тау өркәчләре артына качып каршылады Елга буендагы үзәнлеккә бер төмән чамасы гына җайдакларын тезеп калдырганнар. Бөкре Карун кичә генә ияр күр1ән селәгәй мазай түгел, тик нигәдер ул ярты гаскәрен шул җәйрән баласы төсле кеп-кечкснә дошман томәне өстенә ташлаттырды Тау түбәсеннән ычкынган таш туфаны сыман тузгып очкан карахан ташкыны мескен төмәннс бәрән көтүе урынына сытып-изеп узды Шулчагында гына тау өркәчләре ышыгыннан Нух-Мансур белән Хазәф әмир ногәрләре калкып чыкты. Үзәнлектә тантана итә башлап сукырайган караханнар өстенә канатларын җәйгән бөркет төсле ике якган төшеп ябырылдылар. Яу чоңгыл шикелле үз эченә тартты. Бөкре Карун сак чирүен дә калдырмыйча кырылыш-орыш үзәгенә куды Үзәнлектә коточкыч суешу, мәхшәр купты.
Сал-Сал батыр йөзе Бөкре Карун белән әмир Әбүгали чатырлары корылган калкулыкны ышыклап баскан иде Берзаманны үзләренә габа үзәнлек читеннәнрәк. шыпан-шыпан гына якыная башлаган нөгәрнс шәйләделәр. Сал-Сал җайдаклар уртасында баш түбәсенә көмеш очлым элгән Хәләфне таныды да агарынып калды. Әле кайчан гына шушы кеше әмир Әбугалидән кияү ясамакчы. өстәвенә Сәмәркәндне бүләк итмәкче иде бит. Хәзер шушы ук бәндә бер төркем елан ияртеп Әбүгалине буып гашлар өчен якыная Ничек шулай икейөзле була ала кеше, нинди хәл бу?
Арпа Бөкре Каруннын ачыргаланып кычкырган фәрманы ягнырап ишетелде.
—Әнә теге шайтан таягын, әмир Хәләфне тотып китерегез мина! Исән кос тотып китерегез! Мин үзем анын йөрәген суырып алам!
Сал-Сал үз-үзен белештермичә алга томырылды. Анын яшендәй уйнаклаган кылычы астында җиде-сигез сәмани авып калды. Кыр казлары сыман чөй ясап тезелешкән башка караханнар да дошман ногәрсн ерып килә иде. Сәманиләр әмирләрен саклый алмадылар Сал-Сал батыр аны бер мизгелдә ияреннән йолкып күтәрде дә. техтәре өстенә аркылы ташлап, кахан чатыры тарафына очты.
Жирлә шыншыи-шыншыи аунаган Хазәф янына, ин беренче булып. Әбүгали килеп җиткән иде Ул кылычын кыныннан кабаланып тартып чыгарса да. Бөкре Карун җан кыярга ирек калдырмады
— Гукта. ашыкма син, әмир! Ансат үлем илә котылмасын Бу имгәкне
мыскал-мыскал телеп, ярасына тоз сибә-сибә газапларга кирәк. Солтан атын алып кәпрәйгән Нухка сабак булсын.
Әбүгали сазга кереп баткач ябышырга салам тапкан сыман Сал-Сал ягына борылып ысылдады.
—Хәзер үк телен кис ошбу хәсис җанның! Хәзер үк кис! Аннан күзен чокы! Турап, өзгәләп бетер! Бу хәсисне син эләктереп кайтгын. Кахан сиңа каршы килә алмый.
Менә шул минутта үзенен күңелендә нинди ут уйнавын Сал-Сал бер тамчы да акламыйча калды. Әүвәл хәтерендә Бохара урамнары, солтан кирмәнендә кәс-кәс басып йөргән вәкарь тәвисләр яшен шикелле сикергәләп узды, ә аннары ияреннән икегә теленеп ауган Гайсә батырның газап тулы карашын очраткандай көйде. “Түрәлек хакына мине сатасыңмыни, әй, егеткәй?!”—дип эндәшкән әрнүле авазы ишетелгәндәй булды.
—Юк, юк!—дип ярсыи-котырына кычкырып җибәрде Сал-Сал —Мин бит катил түгел! Мин үземне сатмыйм!
Янда Әбүгали зәһәр елан сыман янә ысылдады.
—Жир йөзендә яшәтмим мин сине! Нәселеңне корытам! Таптыйм, изәм, сытам!
—Бик хуп, сатлык әмир,—дип кенә Әбугалинең битенә ташлады да Сал- Сал батыр шундук ияр өстенә сикереп менде.—Жилне куып тотардай этләр таба алсан, әйдә, эзләп кара.
Берничә мизгелдән сон Сал-Салның дөя шикелле дәү, мәһабәт аргамагы буш дала ягына таба томырылып-шашып чаба иде. Ботак-чатаклы имән күсәк тоткан батырны куа чыгучы ташбаш табылмады.
47
С
ал-Сал инде ярты ел буе Алатау мәгарәләре эченә качып яши. Монда иптәшләр күп. Богау чылбырларын өзеп, зиндан ишекләрен җимереп коллык михнәтеннән котылган азатлар бар.
Йортын-ихатасын сонгы мендәренә, иләк-табасына тикле талап чыккан кахан салымчыларын кыйнап йә үтереп качкан ярлылар дистәләгән. Кәрваннарда ерак араларга йөргән чакта йоклап хуҗасының малын урлаттырган кушчылар, шул ук кәрваннарны үрмәкүч шикелле сагалап талаганда йә атамансыз, йә үзләре кул-аяксыз калган юлбасарлар хәтсез. Әле тагын кахан гаскәренә алынудан качкан салам-сыйрак, үзенә кайда да җылы оя коралмаган сукбай, үзенең үтә дә акыллы, тик бердәнбер дип санаган буп-буш фәлсәфәсен тыңлатырга үшән колак табалмыйча аптырап йөргән суфый-дәрвиш, дала уртасында тырпаеп утырган йомрытау шикелле шыр-ятим калган малай-шалай, йорт-лапасы янган хәерчеләр, кыяфәтләренә күз ташларга да куркыныч гарип-горабәләр. Чын ир итеп исәпләрдәй качаклар өч йөз чигенә җитеп килә бугай, ә ярты-йорты әтрәк- әләмнәре санап бетергесез.
Сал-Сал менә шулар арасында башлык булып йөри. Үзе моны сорап та алмады, дәгьва-киная да белдермәде, тик яннарына килеп кушылганнан бирле барча качак аңа буйсынып яши. Шул печән кибәнедәй зур гәүдәсе, имәндәй таза беләкләре, чүлмәк чаклы дәү-дәү йодрыклары—һәммәсе дә аны башкалардан аерадыр инде.
Качаклар күбесенчә ау-балыкка йөреп тамак туйдыралар. Бер аягын атлаганда икенчесен эткә ашатырдай итеп, карт-корылар төсле ярымйоклап барган кәрваннарны талау-чишендерү дә болар өчен чит-ят шөгыль түгел. Атаманнары Сал-Сал кайчакларда шашынып китеп, хәтта, әмир, бәк, кахан
-39
көтүләрен дә талап кайта. Ләкин үзе моннан ләззәт тапмый, ахры, аннары атна-ун көн буена сөмсерен коеп, авызына су капкандай йөри
Менә бүген ул учак янында күмерләрне болгаткалап утырды-угырды да бөтенләй дә көтелмәгән я наз ык ачып сатды.
— Моннан кул сузымында гына, ике көнлек арада, минем әткәй белән әнкәй яшәп ята. Дөрес, әти булган кеше үземнеке түгел, үги атай. Ләкин уникс-уноч ел чамасы нәкъ шул кеше мине үзенен куенына сыендырды, ашатты, киендерде Ә мин, игелексез, инде ике ел буена шул арның хәлләрен дә белмим.
—Сон, әйдә, әйдә, хәзер үк жыеныйк та китик,—дип берничә елгыр жайдак урыннарыннан сикереп купкан иде. Сал-Сал шып туктатты
—Ата-ана йорты көтү җыеп кайта торган базар түгел. Аннары. . аннары мине анда кахан яисә Әбүгали этләренең көтеп торуы бар Үзем генә кайтам мина иярмәгез..
Алатау ерымнары эченә поскан кышлакка Сал-Сал, югыйсә, кичке карангылык ингән чакта гына килеп кергән иде, чыра янып сүнәрдәй ара узуга, авылнын икенче очыннан жайдак чыгып очты.
Сал-Сал өйгә ингәч Сания белән Исәнбай икесе дә улларының кочагына килеп сыендылар. Янакларында шатлыклы күз яшьләре Сәке читенә, урындыкларга тезелеп утыргач та, сокланулы караш белән Сал-Салны күзәтәләр. Сокланмаслык түгел Баш түбәсе түшәмгә тигән буй-сын. Тәнендә үгезләрне сугып егардай гайрәт, тазалык бар Яуга чыгып киткән чакта иреннәре өстендә мамык сыман йомшак төкләр генә иде, хәзер куе кара мыек Менә шунысы тәэсир итте бугай, Исәнбай әкә хәтер казанына чумып алды.
— И-и. мин Болгардан алып кайткан чакта менә мондый мендәр шикелле бәләкәй генә сабый бала идең, инде, менә, түшәм жимерердәи батырга әйләнгәнсең. Күз генә тимәсен, и-и. гомерләр!
Болгар атамасын телгә алгач Саниянең карашында да әүвәл очкын уйнап куйды, әмма икенче мизгелдә үк йөзен болыт каплап киткән сыман булды
—Болгарлар дөньяда моннан унбиш ел чамасы элек үзләре коллыкка сатып җибәргән Сал-Сал атлы сабый барлыгын онытканнардыр инде. Аллага шөкер, исән калдык әле. Аллага шөкер, Исәнбай габылды
Әлеге күңелсез хатирәләр белән Сал-Сал бала чактан бирле танышып үскән, шуңа күрә еракта калган, инде онытылган Болгарны искә алуларын бер дә сөйми иде Ә менә бүген, саташкан ай сыман, бөтенләй икенче яктан килеп ачылды ул.
—Минем Болгарны барып күрәсем килә,—дип Исәнбай әкәнсн йөзенә текәлеп сөйли башлады Сал-Сал. —Берүк ачуланма. Син мина чып-чын икенче ата булдың, игелекләр кылдың. Мин сиңа рәхмәтләр укып гомер буе дога кылачакмын. Иллә мәгәр ошбу жир йөзендә минем үз атам да булган Мин аны хәтерләмим Ә менә болгарлар үзләре кайчандыр җиһанда Байдар атлы баһадир яшәгәнен, аның шулар иле, шулар азатлыгы өчен җан биргәнен искә алалар микән? Шуны беләсем, ачыклыйсым килә Мине атам каны үз янына гарта.
Сал-Сал инде әнисе тарафына борылып үз карарын әйтте
— Мин Болгарга китәргә булдым, әнкәй
Сания күз яшьләренә буылып, сыгылып төште. Берничә сүзе генә аермачык булып ишетелде.
Китмисен, китмисең син, үз иленә кайтасың, газиз балам. Үзеңне кабат монда көтеп җиткерүләр насыйп булмас инде
Сал-Сал урамга атлап чыккан иде, күрше койма-капка артына яшеренеп юрган алты-жидс ир килеп ябырылды Сал-Сал шуларнын бер-икесен генә
40
Т И м А
чөеп атарга өлгерде, калганнарын тау-таш арасына поскан качаклар уктан чүкеделәр. Тегеләр качкан урыннарыннан аягурә күтәрелгәч кенә танып алды батыр. Үзе белән бергә мәгарәдә яткан, яуга йөргән иптәшләре икән.
—Мине кахан яисә Әбүгали яллаган этләрнен сагалап торуы бар, дип үзең кисәттен бит,—ди-ди көлешәләр хәзер.
Тау битенә менгәч, үзе уйнап үскән кышлак өстенә әйләнеп, усал итеп сүгенеп куйды Сал-Сал.
—Сатлык жаннары юкка чыксын өчен монын бер башына очкын элеп китү дә артык булмас иде. Юк шул, бармый, кулым күтәрелми. Бу бит— мин ятимне сыендырган авыл.
48
Д
ала яклап очкан яна чапкын күренде. Бүген таннан башлап бишенчесе инде. Манарадагы күперчекләр өстенә менеп баскан тоткавыллар өчен бу янадык түгел. Янкалага ялгызак көенчә дә олаулап-олаулап та. Кайсысы Болгарнын үзеннән үк төбәп килә,
кайсылары аеры-аеры көе Бәнжә, Кашан, Ашлы каласыннан. Хәтта, арбасына сонгы сыер-сарыкларын тагып юлга чыккан арлар, чирмешләр, мукшылар да очраштырып тора. Идел яры буйлап менсәләр дә эзләп табалар Янкаланы, Ука ярына барып төртелсәләр дә барыбер адашмыйлар. Болгар илендә рәнжетелгән һәркем шушы кирмән диварлары артына кереп сыеныр оя эзли, һәрбер сәйях шушында мәрхәмәтле ышык-түбә таба. Ә кирмән капкалары каршына килеп егылган юлчыларның зар-хәсрәте бер үк.
—Тимер-Мөэмин яна салым салды. Хәзер инде базарга чыккан өчен генә түгел, ана кергәнче үткән кала капкалары, авыл күперләре өчен дә бугаздан буып талый.
— Болай да авызыбызны ачсак үпкә күренеп тора. Ә Тимер-Мөэмин түбәгә чыгарылган һәрбер мич моржасы, лапас артына өйгән һәрбер кибән өчен дә салым талап ыштансыз калдырмакчы...
Менә шушы кайгы-афәтләрдән котылмакчы булып, кара халык Янкалага агылып кына тора. Иделгә Ука елгасы килеп кушылган төштә бер ел гына элек калыкты ул. Ләкин даны инде еракларга китте. Әлегә юньле-рәтле исеме дә юк үзенен. Ерактагы бер төбәккә килеп тәүге бура бурау бәхетенә ирешкән төзүчеләр һаваланып үзенчә сукалыйлар.
—Саескан тавы башына менеп беренче казыкны кагучы кеше әмир Ибраһиммы? Шулай булгач, Ибраһим кирмәне бу, бетте-китте!
—Һе, атайга китсә, Чулман буендагы Шайтан каласына беренче казыкны кагучы кеше дә шул Ибраһим. Хәзер инде ул кереп чыккан барча кирмәнне дә анын исеме белән атыйкмыни?
Ибраһим әмир үзе бернигә дәгъваламый. Тәүге юлдашларын тынычлыкка чакырып, ипле генә дәшә.
—Хикмәт исемдә түгел, тора-бара менгә төрләнер ул. Ин мөһиме, бу— урысларның борын төбенә китереп салган беренче зур кала. Шулай икән, әйдә, әлегә ул "Яна ката” аты белән йөрсен.
Менә биш-алты ай буе мондагы халык аны, үзенчә жинеләйтеп, *‘Янкала” дип сөйли. Үпкәләүче кеше һич сизелми Монда, гомумән, борын салындырып йөрүне бер дә өнәмиләр. Урыны ул түгел. Әле Идел, әле Ука елгасынын аръягында урыс юлбасарлары, әрсез ушкуйларнын яна нөгәрләре пәйда булып тора. Янкалада һәрчак уяу, сак йөрергә, бердәм, дус яшәргә кирәк. Шушы кануннарны сакламасан, мүкләк бәрән кебек көтүдән аерылып катуын бар...
Яна чапкынны манара астындагы асылмалы капка каршына килеп җитүгә
үк жинел таныдылар
—Даян вәзирмен малае Хәзәр Насыйр бит бу. Нишләп сакчыларсыз гына йөри икән?
Тоткавылларның теле гел искечә. Тимер-Мөэминнең Даянны түрәлектән атып атканына әллә кайчан инде, болар аны һаман "вәзир" диләр. Насыйрның да Йосыф кахан сараена шымчылыкка барып кайтуына ничәмә- ничә еллар үтеп киткән, әле булса "Хәзәр" дигән кушаматы калды. Монда иркенлек, хөррият, башбаштаклык. Хәтта. Тимер-Мөэминне дә "хан" дип олылап телгә алучы юк
Әмир сараен әйләндереп алган биек ихата эченә Насыйрны тогкарлыксыз-нисез үткәрделәр. Ихата уртасында күлмәкләрен салып аткан көенчә бүрәнә бурап маташучы Ибраһимны күргәч, юлчы кунак күрше мунчасына адашып кергән шикелле аптырап ук калды
—Бәрәкалла! Син үзен монда сугымчы да, пешекчедә, табынга кунаклар чакыргач алларына чыгып биюче дә мени?
—Әйе, нәкъ шулай, туганкай.—дип, Ибраһим башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлде —Үзем менә шушылай итеп үрнәк күрсәтмәсәм, башкаларны ничек бушка эшләтәсең'* Аннары эшсез яткан тимер тутыга бит ул. Мин үземә нинди шөгыль табыйм?
—Әйтерсен лә, син эшссзлектән коргаксып интегәсең. Ярты ханлыкны авызына караттың ла инде.
Шул рәвешчә, хужа кешенен салпы ягына салам кыстырып алгач, ниһаять, Насыйр җитди сүзгә күчте.
—Хан котыра, әткәйне богаулап зинданга ташлаттырды. Яка салым салгач тимерчеләр бистәсе, бердәм кубып, хан кирмәнендәге капкаларны җимереп аткан иде. аларны, янәсе, минем әткәй котырткан булып чыкты. Мин Болгардан төнлә генә качтым. Юлда җан өшеткеч хәбәр куып җитте. Хан йөздән аргык тимерченең кулларын чаптырган, ди
—Ә-ә-әи. бәдбәхет! Әх, канэчкеч көзән!—дип ачынып бүлдерде әмир Насыйр дәвам итте
—Хан әле яз көне үк менбашларын. морзаларны далаларга юллап, кыпчакларны, угы з-бәжәнәкләрнс яллый башлаган иле Берме, икеме төмән туплап алгач, синең өскә жпбәрмәсә ярый Хәгга хәзәр каханыннан да курыкмый ул. ә синең исемеңне ишетүдән дер калтырап тора Чөнки хаксыз изелгән барча халык синсн янына кача, шушы Ян кал ала терәк эзли. Син тәхеткә лаек төп дәгъвачы гына түгел Син гади халык ышанычы, ил калканы Менә ни сәбәпле ханга куркыныч син
Насыйр килгәннән сон бер атна чамасы гына вакыт үткән иде. дала остенә кара гузан болыты күтәреп якынайган атлы гаскәр күренде. Тимер- Мөэмин юллаган катиллөр нә җәзачылар чирүеме әллә?' —дип хорафатка бирелә башладылар Динар өстендәге агач басмалар ирләр белән тулды Сумала, су. вак таш тутырылган казаннар астына ут яктылар Көбә- очлымнарга төренеп алган Ибраһим әмир үзе манарага менде
Юк. болар Тимер Мөэмингә ялланган умырткасыз Колчуралар түгел Хан үзенең башбирмәс энекәшен һәм ул төзегән кирмәнне җир йөзеннән себереп ташлау өчен бер төмән җайдак га кызганып тормас иде Ә болар сан ягыннан бер меңгә дә тулмый. Өстәвенә, алар. әнә. ничек иркен атлап, туарылып килә. Әйтерсен лә. яу сәфәре кануннарын бөтенләй онытканнар Әйтерсен лә. болармы учларында биеген тота торган бер сәрдәр юк Барча җайдак көтүчесез калган мал шикелле озын чылбыр ясап таралышкан Жәяләре аркада, сөңгеләре өзәңгегә асып куйган килеш. Кайберләре хәтта йөгән тотып га азапланмый бугай, байтак атлар пошкыра-пошкыра башын болгап бара Ин койрыкка дөяләр иярткәннәр, .парны куучы кушчылар да
сирәк. Валлаһи, ник туганына үкенеп йөри торган жыен пошмас әтрәк- әләм, йолкышлар өере ләбаса бу!
Жайдаклар кирмән дивары алдына сузылган биек үр каршына җиткәч, Ибраһим аларны янә кат-кат күздән кичереп чыкты. Чүл гарәбенекедәй чутыр тәннәр, сирәк сакал, чылгыйлары озын булып асылынган мыек, сөякләре ике якка төрткән кин янаклар, тап-тар. кысык күзләр. Күбесенен өсләрендә мамыктан сырган бишмәт, яисә җиңнәре балактай кин чапан, башларында өчпочмаклы киез эшләпәләр, яисә бөдрәләнеп торган йоннары да кыркылмаган сарык тиресеннән тегелгән, түмгәк шикелле түм-түгәрәк бүрек. Юк, болар Ибраһимга электән үк таныш бәҗәнәкләр дә, кыпчаклар, аймыклар, угызлар да түгел. Алайса, каян гына килеп чыккан жайдаклар бу? Алар кемнәр?
Сафлар арасыннан кибәндәй зур гәүдәле бер пәһлеван аерылып чыкты. Бу башкаларына бөтенләй охшамаган. Буе тегеләргә караганда бер карышка биек, яңаклары озынча, йөзе япь-яшь, ә үзен, ай-һай, иркен, горур тота.
—Кала бәгегез бардыр, сөйләшергә чыксын!
Дивар өстендә күк күкрәгән сыман шаркылдап җавап кайтардылар. Ара- тирә мәсхәрәләп кычкырган сүзләр дә ишетелеп торды.
—Мүкәләп чыксынмы сон ул, әллә башын игән көе аягурә күренсә дә
гафу итәсенме?
—Монда бәк-морзалар түгел, әмир хуҗа! Белеп сөйләш, йолкыш!
—Эт талаган мондый ыбыр-чыбырларны кайдан эзләп таптын?..
Ошбу тавыш-гарасаттан дөя чаклы аргамагы гына пошкырынып куйды, ә җайдакның кылы да селкенмәде. Саңгырау кеше төсле, тавышын күтәребрәк, янә кычкырды ул.
—Мин бит сезгә кала бәгегез монда чыксын, дидем. Әгәр курка икән, мин чирүне бер чакрымга читкә җибәреп торам.
Япь-яшь пәһлеван артына борылып ике-өч фәрман да ыргытып өлгермәде, җайдаклар җәйрән шикелле сикергәләп шундук диварлардан читкә ыргылдылар. Менә шул вакытта хәйран калды әмир. Сәер, гаҗәп! Бу йолкышлар, мондый әтрәк-әләм юлбарыс көтүе сыман җыерылып, әсәренеп, дәһшәт кузгатып та чаба белә икән!
Ибраһим үр артына яшь пәһлеван шикелле үк япа-ялгыз чыкты. Ике- өч адым ара калдырып туктагач, кәләш күргән кебек сәерсенеп бакты Гайрәт ташып торган мәһабәт сын, йөзендәге һәрбер бөртек, һәр күзәнәк саен таныш чалым. Каян, ничек хәтерли ул аларны? Кем сон бу егеткәй, йә. Ходаем, кем?
Түзмичә сорады ул.
—Син кем буласың, батыр? Кай яклардан килдең? Нинди чирү бу синен кул астында?
— Бик ерактан килдек без, әмир, бик ерактан,—дип башлап китте батыр, ә Ибраһимны янә эчтән корт талады.
“Сөйләме гел безнеңчә. Бернинди алышта, бәйгедә очраткан юк. Кем сон бу егеткәй, кем бу?”
Колагына батыр сүзләре ишетелеп торды.
—Кызылком сахралары артыннан, Алатау буйларыннан ук кузгалдык без. Минем кул астында карлукълар, мангытлар бар. Юлда кыпчаклар, угызлар өстәлде. Болгар җиренә кергәч, хәтта әле бортаслар, суарлар да килеп кушылдылар. Барысы да хан-каханнар йә әмир-бәкләр талавыннан качып китүчеләр Мин берсен дә кире кумадым. Кем коткару сорап яисә терәк-куыш эзләп килә, барысын да канат астыма җыйдым. Минем чирүне җәберләнгән, изелгәннәр көтүе, дип атасан да була, гадәләт вә хөррияткә сусаган ихтилалчылар, дисән дә хата түгел.
Ибраһим төрттереп сорау бирүдән тартынмады
—Бортас. суар җирләре аша үтеп киткәнсең. Нишләп Тимер-Мөэмин ханга барып ялланмадың?
Егет ачу-ярсуыннан кайнар казанга чумдырган кысла сыман кызарынып чыкты.
—Этнен ялваруы Ходай тәгаләгә барып ишетелсә күктән ит явар иде. дип әйткән бер аксакал. Синен колаклар да шулай сангырау икән. Әле генә әйтеп тордым ласа. Минем җайдакларым—элек тә хан-әмирләр тарафыннан таланган вә җәберләнгән ирләр Ни йөз белән мин аларны гагын бүре авызына илтеп тыгыйм?
—Алайга китсә, мин дә әмир инде
—Әмир әмирен, анысын яхшы беләм. Иллә мәгәр син абзыен тарафыннан читкә тибелгән, үзеңә тиешле тәхеттән коры калган әмир Ә җәберләнеп бергә җыелган аксак-туксак, яраланган бүре көтүе белән бер ул. Андый бүреләрнсн көче, игътибары дошманнарга каршы юнәлтелгән була. Ахыр чиктә, алар бер-бсрсен тиктомалдан тотып ашамыйлар
Ибраһим көлемсерәп куйды, янә сорау бирде
—Ә дошманны җингәч кая барырлар сон ул бүреләр?
—И-и-и. Ибраһим әмир!—дип башын чайкый-чайкый сузды батыр — Жинүчсләр ияр-тәхет дигәненә менеп алгач, янә җәберләнгән, кимсетелгән, таланган як табыла, хасил була бит ул. Жир йөзендә кимсетелгән, изелгән халыкларнын мәнге бетәсе юк.
— Һе! һе-һс! Әрекмән шикелле бер катлы гына түгел икәнссн син. батыр. Син беркатлы түгел,—дип кабатлап торды-горды да, Ибраһим әмир бер бармагын егет йөзенә ук шикелле төбәп, капылт сорап куйды.
— Исемеңне син кем дидең әле?
Егет әмир хәйләсен шәйләп өлгермәде, тиз-тиз җавап бирде
—Сал-Сал.
—Сал-Сал, Сал-Сал,—дип кабатлады янә аптыраган әмир —Минем бу исемне әллә кайчан ук ишеткәнем бар иде бит инде Кайда ишеткәнне генә хәтерләмим Әтиең кем синен?
Искә-аңга килгән Сал-Сал батырнын йөзе калкан сыман кырысланып калды Жшабы да боз шикелле салкын, җансыз чыкты
—Анысы мөһим түгел. Безлә ил өчен игелек кылган кешеләрнең иссмсн- шәҗәрәсен ятлаучы юк. Без—черегән капчык бавы шикелле кыска хәтерле кавем.
Берникадәр аптырашып торганнан сон әмир телгә килде
—Бөтен мәмләкәтләр буйлап туплаган ул мескеннәр чирүе белән ни кылырга җыенасын инде?
Сал-Сал батырның йөзе элеккечә кырыс, җитди иде. Усалланып дәште
— Мыскыл итмә, әмир Ир-егстләрнен асылы яуда йә орышта сынала Син лә сынап кара.
—Кайда, ничек итеп?
—Менә шушында, кырда. Син икс. йә оч йөз яугиренне чыгар. Ә мин бер йөз генә җайдак чакырып алам Минекеләр җинеләләр икән, бөтенесен ияртәм дә кире борылып китәм. Ләкин ук очырып, кылыч белән турап, чынлап сугышу юк Юньле җайдак үзен бодай да раслый ала. кан коюсыз гына орышсыннар.
Ибраһим байтак вакыт буе баш чүмечен кашырга мәҗбүр булды, аннан гына кулын селтәп үз карарын әйтте.
—Әйдә, орышсыннар. Ичмаса, каладагыларга бер тамаша булыр.
Икс якка да катгый фәрман китте. Кирмән эчендәге һөнәрчеләр, хатын- кыз, бала-чага—һәммәсе дә дивар өстенә тулды. Ибраһим белән Сал-Сал
гына тегендә-монла күчеп маташмады, алар яндагы калкулыкка, үргә менеп басты...
Сал-Сал болай дуамалланыр, әтәчләнер-кукраер дип уйламагандыр инде, Ибраһим әмир үз ягыннан, чыннан да, өч йөз ирне чыгарырга әмер биргән иде. Тегеләр ике-өч катлы чылбырдан хасил тыгыз боҗра булып тезелделәр. Һәрбер яугир сөнге урынына тоткан тәртәләрен алга төбәп баскан, боҗра дошман күргәч энәләрен кабарткан усал керпе сыман. Ирләрдәге килеш- килбәт җитди, арада берәү дә уйнарга исәпләми, һәркайсы кыргый даладан килгән җайдакларга сабак укытмакчы. Ләкин болардагы көрпәлек-һавалану, масаю-тәкәбберлек озакка бармады шул.
Менә, Идел ярындагы үзәнлектән йодрык-төен булып йомарланган “дошман" калкып чыкты. Шикләнерлек түгел, җайдакларның саны бер йөздән дә артып китми иде. Алар үткен сөнге шикелле тезелешеп алга томырылуга ук дивар өстендәгеләрнен һәммәсе “аһ” итте Сөнгенен нәкъ очына, башак өлешенә икешәр өркәчле, зур-зур дөяләрне бастырып куйган болар. Жайдаклары өркәчләр арасына кереп поскан, ә дөяләр сыртыннан бастырык кадәрле энәләр сузылып килә. Аргамаклар иярләгән ирләр чүл бүресе, фил. юлбарыс авазлары чыгарып бертуктаусыз улый, кайберләре хәтта ат сыртына менеп баскан көе аягурә оча. Берзаманны җайдаклар яшен суккан сыман капылт юкка чыкты. Аларнын ияр астына чумып юыртуын бик аз кеше генә абайлап-шәйләп калды.
Боҗра ясап тезелгән урыс сугышчылары дала явы, дөя, җайдаклар чаялыгы күреп үскән нөгәр түгел. “Дошман" йөзендәге очлы башак кыл икегә ярып керүгә үк дистәләгән ирләр янга тәгәрәп калды, боҗра кулдан ычкынган керәч тәлинкә шикелле яргаланып бетте, “керпе энәләре" юкка чыкты. Ияр астыннан күтәрелгән дала җайдаклары урыс ирләрен кыл арканнар атып чүпли башлагач, янкаланыкылар инде карчыгадан качкан тавык чебиләре кебек читкә сибелеште. Берничә минуттан сон урыс ирләренең күпчелеге балчык урлар артына кереп поскан, калганнары яу кырында арканнарга уралып ята иде. Дивар өстендәгеләр ачыну-рәнжүле бәя җиткерделәр.
—И-и, җыен җебегән, куркак! Шушы йолкышларга да каршы тора алмадыгыз. Тимер-Мөэмин төмәннәре килсә, сездән нинди җиңү өмет итеп
булсын?..
Үз гаскәренен йомшаклыгын күреп пошаманга төшкән Ибраһим да “дошман” йөзе белән соклануын яшерми сорап куйды.
—Боларны мондый орыш алымнарына ничек ойрәтген син?
—Һе. һе-һе!—дип көлемсерәп җавап бирде Сал-Сал, нәкъ баягы Ибраһим әмир сыман —Без ярты ел буе дистәләгән вилаять. олыс, ханлык тозакларын үтә-үтә килдек. Авызына су керсә, аю булып аю да йөзәргә өйрәнә ул. Без дә юлда туктап ыстан корган саен күнекмәләр ясадык, өйрәндек инде менә.
Ибраһим әүвәл, сыный-сыный, батырнын йөзенә озак текәлеп торды, аннары кайнар итеп кочагына кысты.
— Мин чын, ышанычлы сәрдәр эзләп табалмыйча күпме иза чиктем. Әйдә, сәрдәрем бул, Сал-Сал!
49
Т
аҗларын ача башлаган чәчәк бөреседәй гүзәл Айзирәкне Ибраһим әмирнен сараена кергәч очратты ул. Гөлләргә су сибеп йоргән чибәр кызыкайны шәйләде дә гүя телсез калды Уйнак колын
сыман нәфис, сылу буй-сын. Әле хөрмә кебек кенә төрткән нәни күкрәкләр өстенә сузылган ике йомшак толым. Карлыгач канатьшай кыйгач кара
кашлар. Шомырт сыман янып торган күхтәр. Әле тапланырга өлгермәгән язгы агач яфраклары кебек эчкерсез, җылы караш Танны көткән чәчәк тажы шикелле мөлаем, сусыл, нахты иренкәйләр
—Ә мин сине беләм, Сал-Сал батыр.—дип үзе эндәште ул.—Хәзер бөтен халык сине генә сөйли. Янкаланы тан калдырдын бугаи.
Сал-Сал тыенкы гына көлемсерәп куйды, әмма жавап кайтарырга сүз тапмады. Айзирәк ризык алып кайткан әнисен каршылаучы кош батасы кебек чыркылдавын белде.
—Каладагылар сине генә уйлап баш ваталар хәзер. Жиде дала аръягыннан монда кайтып жәфатанмас иде, ул безненчә сөйләшә, ул болгарлы, диләр. Ә асылда кем син. “Сал-Сал” чын атынмы9—беркем белми. Син мина да серенне чишмәссең инде?
Ниһаять, батыр да аваз бирде Ләкин әллә табышмак, әллә тозак корды —Ник чишмәскә9 Чишәм! Мәгәр монда түгел.
—Ә кайда сон?—дип уенга кушылды сылу
—Дивар аръягында, дала кочагында. Жиде-сигез генә төн кунсам да. инде күреп кайттым. Ука буендагы Каенлы тау астынла Ана сөте дигән чишмә тибеп ята.
—Беләм, беләм, анда булганым бар,—дип АИзирәк ботактан-ботакка очкан тутый кош шикелле канат кага-кага чыркылдады
—Бслсән, кояш баткач менә шул чишмә буена кил. Шунда серләшербез.— Егет “син шикләнмә’’ дигән кебек янә өстәп куйды —Курыкма, сина кагылмыйм мин. Башкаларга урлап качарга да ирек бирмим Энжс сәйлән тавышлары чыгарып, Айзирәк янә көлде.
— һе. синдәй аю да урлатып тормас инде. Тик әти генә Сал-Сал хафага төште
—Әллә чыгармыймы?
—Элегрәк ул бер сүз дә әйтми иде. Хәзер генә, менә —Айзирәк олы гөнаһ кылган кеше төсле үзенсн күкрәкләренә күз ташлады.—Тоткавыллар башлыгына әйтеп куйган. Имеш, аның рөхсәтеннән башка бер адым да читкә атламаска.
Сал-Сал батыр остеннән тау төшкәндәй җинел сулап куйды —Аңа гына калса, хәл итәрбез. Сине капкаларда туктатучы булмас Айзирәк тулган ай калыккач кына килеп житге. Сал-Сал инде әллә кайчаннан бирле читлектәге арыслан шикелле Йөренгәләп, утлар йота- йота кәгеп тора иде. Жннел юырткан чаптар күренүгә үк, иңнәренә канат үскән сыман, ана каршы очты. Сылукайны ияреннән алып, сабый чагыннан бирле бергә үскән сөеклсседәй назлап, күкрәгенә кочгы. Талымлы һәм кайнар иреннәре берсен-берсе эзләп кушылганчы, һавада гомергә сынар гапкыр гына кабатлана торган тылсымлы сүзләр асылынып калды
— Мин бу көнне ничә еллар буе тилмереп көтеп йөрдем Күктәге меңәрләгән йолдызларны көнләштереп, ниһаять, мин бит сине, сине эзләп таптым Алай да туган жиремә әйләнеп кайтканмын мин
— Мин дә сине көттем. Сал-Сал абый. Далаларга, яланнарга чыгып ээли- эзли син батырны көттем. .
Жпһан әле генә бәби гапкан бәхетле һәм назты ана сыман тынып, җиңеләеп калган Күк йөзе бәллүр чишмә төбедәй чалт-аяз Анда качышлы уйнарга чыккан сабыйлар, яшьтәшләр шикелле йөзәрләгән йолды пар. адашлар үзара күз кысыша. Үзенә яр таба алмыйча саргайган сазаган кы зныкы кебек салкын, боек Йөзле ай кыршауга угыргылган кебек тә1әрәвсн белә. Ара-тирә генә җилбәзәк хатын шикелле анда-монда сибелгән вак болыт шр йөзеп үткалиләр. Үзен оныттырмас өчен генә, бишектәге сабый бала сыман уфылдап, саташкан жил сыттырып-исеп уза Кайсыдыр
почмакта, өенә кайтмый калган әрсез ир шикелле, кәккүк-ябалаклар аваз биреп куя. Мәнге-мәнге йокламаска сүз биргән тынгысыз инсш- чишмәләрнең тонык челтерәве килеп ишетелгәли. Табигатьнең камил, бөтен, истирәхәт кичереп яткан чагы!..
Таган кебек атынган-очынган күнелен көч-хәл белән тыеп Сал-Сал сорап куйды.
—Сиңа ничә яшь соң әле, бәгырькәем?
—Унөч тула инде... озакламый.
Сал-Сал үзеннән бигрәк сылукайны тынычландыру өчен өстәп әйтте.
—Ярәшергә була икән инде.
Айзирәк язгы ажаган, жәйге салават күпере сыман уйнаклаган күңелен тыеп кала алмады.
—Ошыйммы мин сиңа, Сал-Сал абый? Егетләрнең күзе төшәрлекме, матурмы мин? Яшермә, дөресен әйт миңа, дөресен әйт!—дип, ис-акылын жуеп шашынды ул.
— Матур, матур, искитәрлек сылу,—диде Сал-Сал, кабаланып, Айзирәкнең талым-уенына каршы тора алмыйча.
Япь-яшь кызыкайнын мич ташыдай кызган шашыну-сырпалану чүпрәсе басылмады. Утардан чыгып качкан колын кебек уйнаклап, ул яндагы биек таш өстенә сикереп менде. Берничә мизгелдән соң тирә-якка Айзирәкнең хаситәсе, эчке күлмәкләре, гаурәт япмалары очып төште. Ирештереп- үчекләп эндәшкән назлы тавышы чишмә челтерәвең күмеп китте.
—Мин йокысы туеп уянган кошмын бүген. Мин яңа гына туган җилнең үзе хәзер. Теләсә кая очып китә алам. Мин ирекле, мине тыючы юк. Менә, кара, менә, кара мина, Сал-Сал абый. Синең өчен генә чишендем мин. Сине гашыйк итәрлек матурлыгым бармы минем, бармы?
Сал-Сал Айзирәккә текәлде дә, әйтерсең лә, утлы күмер йотты. Чибәркәйнең буе-сыны яшь каендай зифа. Биле ике учка сыеп бетәр төсле. Нәни алма шикелле төрткән имиләре түм-түгәрәк, тыгыз. Шул алмаларның нәкъ урта бер җиренә килеп кунган чия төшләре—алсу, ләззәтле, ымсындыргыч, газиз. Иң ярсу, иң мәһабәт газәлләргә дә биргесез төз аяклары нәфис, дәртле. Ә шул аяклар кисешендәге сихри капка, әйтерсең лә оҗмах, җир җәннәте! Дөньяда шушындый да камил затлар, гүзәллек һәм тылсым була икән, йә. Ходаем!..
Сал-Сал инде дә түзә алмыйча күзләрен чытырдатып йомган гына иде, Айзирәк таш өстеннән сикереп төште дә уйнак җил шикелле килеп сарылды аңа. Тел очында һаман сәйлән чылтыравы.
—Тотып кара инде мине. Сал-Сал абый. Сиңа ошыйсым килә бит. менә, тотып кара.
Жәннәт бакчасына кереп адашкач, Сал-Сал зәмзәм суы йоткандай бөтенләй онытылды...
Янкала диварларына якыная башлагач кына шәйләп алды Сал-Сал. Дивар күләгәләренә ышыкланып, ялгыз җайдак басып тора анда. Билендә кылычы, иңендә җәясе бар. Бик теләсә, әллә кайчан ук очына утырта алыр иде Димәк, нык теләми. Сал-Сал батыр кирәк әле ана. Айзирәкнең керсез- гөнаһсыз данына караганда җайдак өчен сәрдәр кадерлерәк.
50
С
ал-Сал далада яна нөгәр белән күнегүләр үткәреп азаплана иде, төш җиткәндә Ибраһим аны үзенен сараена чакырггырды. Кайтып керсә, дөя йоныннан суккан ап-ак киез, аллы-гөлле хәтфә
келәмнәр өстенә корылган әмир табыны янына алты-җиде ир-ат тезелешкән.
Йөзләре талчыккан, киемнәре керле Сорашып торасы юк. ерак юл газаплары кичкән сәйяхчылар болар. Сал-Сал өчен һәммәсе лә чит-ят. шуны истә тотып, әмир таныштырды.
— Болгардан тагын яна кунаклар килеп төште, сәрдәр Барысы да ил терәге булырдай күренекле ирләр Менә монысы—Кашан каласының олуг^әге Шуран. Янәшәдә—Тәмте олысына хужа тиеш Балтач. Болары— Сабакүлдән. Нур-Сувардан. Ашлы каласыннан илче итеп озатылган морза- байчуралар Һәммәсе дә гозер белән килгән Азар минем Болгар тәхетенә кайтуымны сорый Мона без әзерме? Син бит сәрдәр кеше Тынлап, үлчәп кара.
Карабаш кызлар көмеш тәпсиләргә тезеп кымыз, әче бал. хөрмә-йөзем. кунакларга таянып утыру өчен вак мендәрләр кертте Табынга токмачлы аш. булар боркеп торган ит калҗалары өелгән көмеш табаклар чыгарып куйган чакта илче булып килгән ирләрнен төп зарлары-максатлары ачыкланып беткән иде инде.
—Тимер-Мөэмин сонгы вакытларда аеруча чирмеш, ар. мукшы олысларын талый. Әлеге олысларда ислам динен кабул итәргә теләмәгән бәгъзе авылларга икеләтә-өчләтә салым җиткерелде. Мукшы ирләре Сура елгасын кичеп. Растуф кенәзе ышыгына кача башладылар.
—Тимер-Мөэмин җәзасыннан исән-имин котылган тимерчеләр, пайтәхетне ташлап, башка калаларга чыгып качты. Болгарда бүген көбәләргә генә түгел, хәнҗәр-кылычларга тикле олы кытлык. Әмир Ибраһим кайтса, пайтәхетне яклардай көч табылмый
—Пайтәхеттән гайре барча калаларда имам-хатыйблар. бәк-морзалар. һөнәр осталары, сәүдәгәрләр Ибраһим әмир яклы Кара гавам дә Ибраһим кайтса гына җинел сулый башларга өметләнә
Шушы хәбәрләрне барлап чыкканнан сон һәркем өчен байтак тараф ачыкланды сыман. Тик шулай да Ибраһим әмир үз фикерен белдерергә ашыкмады әле. Әүвәл ул Сал-Салга төбәлеп сорау бирде
— Һәммә сүзне энәсеннән җебенә тикле тынлап утырдын. Ни әйтерсең, сәрдәр?
— Бер зур кимчелек бар.—дип егет сәер сүзләр белән авыз ачкач, ашауларын ташлап, барчасы да ана текәлделәр Сал-Сал бала йоннарын да селкетми дәвам иггс.
—Сезнсн арада, менә, олугбәкләр бар. морзалар, сәүдәгәрләр бар. хәрби сыбайлар юк. Әгәр Болгардагы барча гаскәр Тимер-Мөэминне яклап чыга икән, пайтәхетнен имән диварларың да. ханның таш кирмәнен дә бездәге коч белән генә яулап булмаячак. Гади халыкнын урамнар буенча коры кулын болгап, бугазын ярып йөрүеннән безгә файда килми
—Ә син ни пычагыма сәрдәр булып йөрисен '. Гади халык та көч!—дип кунакларның бер-икесе ризасызлык күрсәтә башлаган иде. хужа кеше кул күтәрен кенә тиз туктатты
— Шартын, киңәшен нинди? Син кунакларга шуларын да җиткер
—Хан чирүендәге менбашларны. йөзбашларны. бигрәк тә курсыбаидагы
түрәләрне үзебезнең якка аударырга кирәк Кайбер сыбайлар белән башта ук сүз куешу да артык булмас иде
Сал-Сал шул рәвешчә Болгардагы хәрби түрәләрне Ян катага китереп күрештерү хакында киная ташлап алгач. Ибраһим әмир дә йөзен ачып саллы
—Әзсрлсксез-нисез кос кайтып үз илемдә кан коясым килми. Башка калалар мине колач жәеп каршыларга әзер, анысын күреп торам Иллә мәгәр, менә, сезнсн арагызда пайтәхетнең үзеннән бер генә вәкил дә юк Аеруча яна сәет булып алган Әшрәф хәзрәт безне яклый микән, мин аны
да белмим. Сал-Сал сәрдәр хаклы. Болгар диварлары эргәсенә кайта-нитә калсак, капка ачып безне каршыларга әзер торучы сыбайлар да күренмиләр әле. Борча белән кандаланы гына ут капкандай аш ы га-кабалана куалар ул. Артка ут капмаган, без ашыкмыйк...
Кунакларның кайсыберләре, йөзләрен чытып, табынны ташлап китте. Үпкә-зарлары, рәнҗүләре янгырап ишетелде.
—Йөз фәрсах юл үттек, бер ай буе килдек, ә ул безне битебезгә төкереп озатмакчы. И-и-и, игелексез бүкән!
Олугбәк Шуран гына тузынмады, ләкин үзенең шарт-кинәшен барыбер ирештерде.
—Син бездән генә таләп итеп ятма. Тәхеткә әзергә-бәзер кайтып керергә кем дә оста. Әнә, Сура аръягында бәҗәнәк, угыз, кыпчак көтүләре утлап йөри. Хуҗалары ерак түгел, димәк. Шулар аша бәҗәнәк, угыз ханнары белән солых төзесән йә аларнын алайларын ялласаң да була. Ачуым килмәгәе, шуларнын кызларын дүртенче-бишенче хатының итеп ал, мәгәр ханнарын үз ягына аудар. Сина бот күтәреп яту аеры килешеп бетмәс...
Сәйяхларны төн кунарга озаткач, Ибраһим әмир Сал-Салны читкә чакырып дәште.
—Син. чыннан да. Болгардагы сыбайлар монда килер, дип өмет итәсеңме? Әллә., әллә төнлә Ана сөте чишмәсен сакларга сәбәпме бу?
—Чишмәнен катнашы юк,—дип көлемсерәп җавап кайтарырга мәҗбүр булды Сал-Сал.—Ә сыбайларга килсәк, азар белән сүз беркетү хәер. Болгар диварлары каршына барып җиңелсәк, йә син үзең, йә Тимер-Мөэмин мине дарга асасыз бит. Аннан сон ул чишмәләр миңа нигә кирәк?
Ибраһим канәгать көлә-көлә сараена таба китеп барды...
Болгар иленнән яңа олы кәрван ярты елдан соң гына килеп җитте. Ләкин бу юлы аны инде йөзәрләгән җайдак озатып йөри, илчеләр төркеме сәет Әшрәфнең үзеннән, курсыбайдагы ике йөзбаштан. Болгардагы кәрвансарай түрәләреннән хасил иде. Кочаклашып күрешкәннән сон барысы исеменнән сәет Әшрәф кенә гозер сүзен әйтте.
—Түземлек мичкәләребез коргаксыды. Болгар сине көтә. Иленә кайтырга вакыт, Ибраһим... хан...
Өч көн үтүгә юлга кузгалдылар. Яугирләр, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, Кызылком сәхрәләре артыннан монда килеп юлыккан дала җайдаклары, әллә каян гына хасил булган җыен сукбай, ин азакта туктаусыз мөгрәп йә бәэлдәп ияргән мал көтүе—барча җан иясе кала капкаларыннан озын дәрья булып сузыла-сузыла чыкты. Дивар-манаралар өстендә санаулы гына сугышчылар, үзләре каккан тәүге казыкларын ташлап китәргә кызганган ташчылар белән балта осталары, хатын-кыз, бала-чага, карт-корылар гына күз яшьләрен сөртә-сөртә тезелешеп калды. Манара очлары күздән югала башлагач кына, Ибраһим кулын болгый-болгый саубуллашты.
—Хуш. бәхил бул, газиз Янкала!*
51
С
ал-Сал “әй, юл үтү ул яу йөрү түгел, мәшәкате булмас”, дип бик һаваланып-кәпрәеп кенә сәфәр чыккан иде, ай-һай Язгы
ташкындай җәелгән кәрванның бер очыннан икенчесенә чаба- чаба, егет тузанга, тиргә батып бетте. Табын янына утырып, тын да алганы юк. Кәрван колын, бозау, бәрән китергән мал көтүе сыман тукталыш саен тулылана, ишәя, үсә бара. Әүвәл Ибраһим яллаган ике мен бәҗәнәк җайдагы
•1221 елдан сон ул рус халкы нигезләгән Нижнип Новгород дин атала башлаячак Мәгълүм ки, тарихны һәрчак жннүчеләр яза
килеп кушылган иде. хәзер көн-тан атса арлар, чирмешләр өстәлеп кенә тора Әлбәттә инде, әмир шат. канәгать, әмма барча күрсәтмәләр, гаепләү- әрспләүләр Сал-Сал башына имән чикләвеге кебек явып кына тора.
—Чирмешләр кичә ач калганнар. Ал арга тирмә кормагансын. казан асмагансын.
—Бәжәнәк ирләрен ин койрыкка калдырмыйча булмас Алар беркөн төнлә ар кызларын көчләп чыккан икән.
—Ашлы каласына житәргә ара күп калмады, иравыл йөхтәрен көчәйтергә кирәк...
Сал-Сал. кылны кырыкка ярырдай булып, әрле-бирле чаба. Айзирәк утырган бөркәвечле арба янына тукталып, сөйгәненә жылы сүз кушарга, тал бөреседәй йомшак кулларын сыйпап бушанырга бер ара юк Өстәвенә, табигать тә ук-жәясен нәкъ ана каршы корып куйган сыман.
Җиһанга жәй сулышы якынлашып килә, ә язнын чигенергә исәбе юк шикелле, мәхлук кәжә төсле һаман киреләнә. Әмма анын буыннары камырланган, сыегайган инде. Күк йөзе хәзер ятим бала кебек еларга гына тора Әле адашып килеп чыккан бер болыт пыскак янгыры белән үкчәгә тибеп ала. әле сыргак буран юлчыларнмн янакларын көнче хатын сыман чәбәкли. Чокыр-ерымнарда, уйсулыкта кымшанмыйча яткан кар катламы ярлы кеше юрганы кебек һаман сәрпәләнә. һаман ертыла бара. Калдык кар астыннан килеп чыккан барча агач-куак. койма-читән күкрәк тутырып сулыш алган сыман бер карышка үсеп, биегәеп куя. Якын-тирәдәге елга- инешләрдә боз катламнарының сырхау карт-коры шикелле уфылдап йә сукранып ыңгырашкан авазы ишетел гали.
Аяк асты сагыз кебек баткак. Олы кәрван гармун күреге шикелле алс сузыла, әле җыерыла Ьаш астына бег-борчалы ястык салганнармыни. Ибраһимның бөтенләй йокысы качты Ул Сал-Сал янына әйләнә дә килә, әйләнә дә килә Жайлап-майлап сөйләшүне белми, теле әрем суыдай әче —Итәк-чабуларны жыярга иде бит, Сал-Сал сәрдәр. Һәр көн—жан бәһасс. Болай урык-сурык килеп барсак, сарык көтүе төсле таралып бетү дә ерак йөрмәс. Аннан кил дә чүке.
Аеруча тау төшүләр жыкны. сүлне ала. Арбаларның барча тәгәрмәчләрен әле тау очында ук бәйләп куйган булалар, ә түбәнгә таба төшә башладыңмы, алар боз өстенә куып керткән сыер сыман тайгаклый да йә якындагы бер ерым эченә мәтәлә, иә алдагы олау өстенә барып менә. Һәр олауны мен газаплар белән янә юлга сөйрәп чыгаралар, вакыт әрәм була
Әле ярый, арма жор телле шаяннар, борын салындыра белмәс тапкырлар бар Ямантау дигән сәер кушаматлы гажәп текә үр өстенә житкәч. юл йөреп шомарган карт сәүдәгәр гыйбрәтле бер хикәят бәян итте
—Әнә. күрәсезме, гау астында элек бер авыл бар иде.—дип. гүбән таба бармак тортә-төртә башлап җибәрде ул
Тау башына җыелышкан ирләр аста янган бүрәнәләр, күмер өемнәре
курс ...... аккаггылар Карт сәү шыр янә дәвам итге
—Җыелыштык та. без яндырдык аны. Түзәр әмәлебез бетте чөнки Ни хал итик? Ничә генә олау мал төяп килмик, бөртегенә хәтле талап шәрә калдыралар. Ничек итеп, дисезме? Болар оста! Шушы тау башында ел әйләнәсенә ике-өч ирләре каравылда тора. Мал төягән олау чылбыры килеп чыкты исә, юхалана-юхалана ярдәмгә ташланалар. Берсе алдан ук әзерләп куйган бастырыкларны тартып чыгара да үрәчәләр арасына китереп тыга Калганнары тәгәрмәчләргә аркан урашалар, йә өркүдән янга сикермәсен өчен ат күзенә каеш тырыс көйләп куя болар. Янып-көеп йөгерешкән мондый булышчыларны күреп, син. әлбәттә, соснәсен инде
Карт сәүдәгәр юлчыларны авызына каратып тоткан арала гау башына
4. ,к V . з*
дистәләгән яна олаулар килеп туктады, күпләре кузладан төшеп сүгенә башладылар. Ләкин салмак хикәят тавышын ишетеп атуга, колак сагайтып, һәммәсе дә тынды.
— .Бол арның ыргак яисә кармак сымак эләктереп ала торган хәйләләре шунда, бөтен эшне бетергәч дилбегәне олаучының үз кулына тоттырып куя теге соран йөзләр. Аннары атыннын сыртына чыбыркы белән ике-өч тапкыр сыдырып алалар да, әйдә, әллү-ү-үр аска! Күз бәбәкләре акайган атыңны тыюлап, түбән таба атлый-сикерә йөгерәсең инде. Дилбегәләрен кулда, күзен атта. Бөтен кайгың—атын гына әрәм була күрмәсен дә, атын өркеп^ читкә сикермәсен. Ир канаты—ат канаты, ансыз калсан, бегген...
—Йә-йә, ә аннары, ә аннары,—дип, бер-берсенен өстенә өелешеп, юлчылар карт сәүдәгәрне тыкырдатырга ук тотындылар. Ә тегесе үз җаена тезде.
—. Ә теге эт җаннар ул арада арткы яклап синен олау өстенә сикереп менә. Арба төбендә ни бар, ни табалар, барысын да читкә очыралар. Хәтта бау аламасы да, иске, тишек кәвешең дә калмый. Үр астына төшеп егылгач арбаңа әйләнеп карасаң, бозау ялагандай тап-такыр, салам төге дә юк. Син, бичара, жан ачысы белән ыргылып, тау өстенә йөгерергә мәҗбүр. Иллә мәгәр, фи-и-ю-уйт, анда төшеп калган малкайларыннан да җилләр искән...
—Бәреп үтерәсе калган ул караклар көтүен, ботарлыйсы калган!—дип ярсуын чыгарып түгәргә ашыкты тынлап торган ирләр.
Карт сәүдәгәр нәкъ үзенчә итеп, ашыкмый очлап куйды.
—...Бәреп үтерергә... тоттырмый шул алар. Бар байлыкны җыеп алалар да җен алгандай шундук юк булалар. Шуна күрә без бүтәнчә хәл кылдык. Елан оясы корысын, юкка чыксын дип, менә шушы авылларын төрле яктан ут төртеп көлгә калдырдык без. Ләгънәт төшкән бу урынны башка юлчылар да онытмасын өчен, әнә, без әле тау башына ике янган казык та утыртып, көйләп куйдык.
Тау очында, чыннан да, күмерләнгән ике казык күргәч, юлчылар үз олаулары янына ашыктылар. Әйтерсен лә, һәркем әлеге урындагы яман даннын үз чабуына ябышуыннан чиркана, шүрли иде...
Бара-бара, мондый гыйбрәтле, сәер риваятьләрнең тагын берсен Сал- Сачга әле сөйгәне Айзирәк авызыннан да ишетергә, тынларга туры килде.
Кәрван Идел яры буйлап төшә-төшә Ашлы каласына җитеп килә иде инде. Көн чалт-аяз. Олаулар чылбырындагы ат пошкырулар, арба шыгырдаулар, җайдакларның умарта күче сыман гөжелдәп сөйләшкән авазлары—барысы да Сал-Сал өчен йокы мендәредәй таныш иле. Мондый хәвефсез минутларның кадерен белеп калырга ашыгып, ул кача-поса гына Айзирәк янына килеп җитте. Ә тегесе, иркәләнергә-көйләтергә жай табылгач, шундук иреннәрен бүлтәйтеп каршылады.
—Аякка кырмыска көтүе төштемени, кымшана да алмыйм. Дала буйлап уратып та кайтмыйсың бит, ичмаса.
—Беткән баш беткән. Әйдә сон, алайса,—диде дә, Сал-Сал Айзирәкне үзенең ияренә утыртып, читкә алып китте.
Исеме дә билгесез инеш ярында чалма рәвешендәге түм-түгәрәк, биек йомрытау янына җиткәч, Айзирәк сагышлы, боек тавыш белән эндәшеп туктатты аны.
—Әйдә, иярдән төшик тә тезләник без бу тау каршына. Башны иеп ана сәлам бирик. “Бәхетсез яр тавы", дип олылыйлар аны кайберәүләр. Икенчеләр “Ялгыз балдак”, диләр. Икесе дә урынлы, икесе дә дөрес... Әнә, күрәсеңме, тауның билен саргылт ком ураган. Сөйгән ярлар бер- берсенен бармакларына кидерергә өлгермәгән алтын балдак бит ул. Кавыша
алмаган бәхетсезләр балдагы. Андый бәла-казалардан аралый күр безне, йә, Ходаем!
Сал-Сал тирә-якта жәирәп яткан тип-тигез дала уртасында олы печән кибәне шикелле калкып торган япа-ялгыз тауга текәлде дә әсәренеп, житдиләнеп калды. Йомрытаунын нәкъ урта бер тошен һәрьяктан да янгыр. җил ашаган. Яшел үләннәрсез калган буынтыкта гәрәбәдәй сап-сары төстәге ком катламы ачылып тора. Тау—биленә алтын кушак йә булмаса алтын божра киеп баскан кебек. Ялгыз тауны алтын балдак кигән ялгыз, бәхетсез яр белән чагыштыру, и-и, бу чаклы да туры килер, дөрес булыр икән!..
Айзирәк элеккечә монсу тавыш белән тезеп китте.
—Менә шушы инеш буендагы бер авылда Гөлйөзем атлы бик тә сылу бер кыз яшәгән, ли. Бик күп егетләр гашыйк булган ана. Күрше авыллардан килеп тә кабат-кабат кулын сораганнар Ә ул беркемне дә үзенә якын җибәрмәгән, бер яучыны да кабул итмәгән, ди Чөнки боларнын авылында Зиннәт атлы егет булган икән. Алар сабый чактан ук бергә уйнап үскәннәр, тора-бара бер-бсрсенә үлеп-үлеп гашыйк булганнар. Берзаманны болар инде өйләнешергә вәгъдәләр беркетеп, үзара балдаклар да алмашып олгергәннәр. Ләкин Гөлйөзем болай игеп кисәткән ди үз егетен "Гади балдак кына түгел, йөрәк ачкычым бу. Сансыпама, югалтасы булма. Әгәр бүтән егет күтәреп килә икән, уячагында йөрәгемне ана ачачакмын” Зиннәт мона игътибар итеп тә маташмаган, балдакны шундук атсыз бармагына киеп куйган. Шулай да, башка егетләр көнләшеп сорашканда Зиннәт балдак хуҗасының исемен әйтми икән. Тик барыбер белгәннәр, аңлаганнар инде. Шуннан болар әлеге балдакны кулга төшерергә дип мәкерле уй корганнар
Сал-Сал батыр жәя кереше кебек киерелде. Хәзер ул инде тын алыр>а да куркып тыңлый иде
—...Теге көндәш егетләр бәхетеннән җиде кат болытлар өстендә йөзгән Зиннәтне үзләре белән ауга чакырганнар Урманга баргач егетне аю чокырына сугып төшергәннәр. “Күрше аланнарда, күрше урманнарда симен туганнарын, балаларын бардыр, алар янына ашык. Мине дә авылда сөйгән ярым көтә. Мин кайтмасам, ул нык сагыныр, елар. Ашама, тимә мина, җибәр, аюкаем?"—дип күз яшьләре белән ялварган, ди Зиннәт Аю ашамаган. Ләкин егет чокыр өстенә менгәч, көнче юллашлары суеп үгергәннәр. Балдагын бармагыннан салдырып алганнарда Гөлйөзем янына кайтып кергән болар. “Син: кем балдакны кире алып килә, мин шуңа гына кияүгә чыгачакмын'.—дип вәгъдә биргән идең. йә. сүзеннс үтә. беребезне сайла, дип өстенә басып талымлыйлар икән. Гөлйөзем боларнын сүзенә, әлбәттә, ышанмаган Шулвакытны боларнын авылына аю килеп кергән. Ул Зиннәтне биленә салып атып кайткан икән Егетне Гөлйөзем каршына төшереп калдырган ла кире борылып киткән. Җинаятьләре фаш булгач, җәза алудан куркып, катил җаннар авылдан чыгып качкан. Ә Гөлйөзем Зиннәтне күтәргән дә менә шушы урынга китереп җиргә иңдергән, ди. Өстенә бәләкәй генә таучык өеп куйган. Шунын очына хуҗасыз калган балдакны кидергән. 0 үзе кияүгә чыкмаган, көн-тан атса, шушы кабер янына килеп, кан-яшь түгә икән. Гөлйөземнең ачы яшьләренә чыланып үсеп чыккан гау бу. “Бәхетсез яр” тавы. “Алтын балдак" тавы
Сал-Сал әлеге ялгыз тау яныннан газиз энекәшен җирләп калдыргандай коч-хал белән генә атлап китте. Ә Айзирәк авызыннан мондый бәхетсез ярлар хакындагы хикәятләрне тагын-тагын ишетәсе калган икән әле
Ахыры кн.ъх г са/ия.