ЧИКЕРТКӘ


Клавдия Пстровна күрше карчыгы белән чәйләп утырган җиреннән, эшләрем күп дигән сылтау белән, көндәгедән иртәрәк кузгалды. Акрын гына, бер-бер уйда кыяфәттә каталарын киде,
кулындагы таягын авырлык белән йөртеп, үз ихатасына юнәлде Күңелендә бер монсудык иле анык.
Ахирәте Матрона Павловнанын шәһәргә күчеп китәр көннәре җиткән дә хушлашу чәенә чакырган булып чыкты Чәй янында сүз ялганмалы Бер-бер кызык хәлнеме, яшьлекләренме исләренә төшерергә теләп тырышсалар—күңелләренә монсудык килде, алдагы елларга берәр эш планлаштыра башласалар—күз төпләренә яшь бөилде Ул хакта сүз башладылар, бу хакта—йә очына барып чыга азмадылар, йә әлеге хәлләрнен бер килешсез ягы исләренә төшә дә. сүзне ник башлаганнарына үкенеч хисе биләп куя иде. Ахырда. Алла кушса, күрешербез, бергәләп җәйләр җәйләрбез әле дип. үзләрен берни булмагандай тотарга тырышып, тыныч кына саубуллаштылар
Карчык, тимер күтәрмәне көч-хәл белән бавыннан тартыл, чоланга үтте дә бер мәлгә тын калды Йорттан кыштырдаган тавыш-мазар ишетелмиме дип колакларын шомартып торганнан соң. ярымжимерек ишекне сак кына ачып, йорт эченә атлады. Искергән обойның каерылып торган кәгазьләрен көннәр буе кыштырдатып шаярган, өстәл аягын кимереп теш чарлаган Пстя йөгереп каршысына килер дип көткән иле—күренмәле
Клавдия Пстровна карты Афанасийдан калган, инде ботаклы буыннары да шомарып беткән таяк белән идән тактасына суккалап карады, тавыш ишетелмәде Аннан сул кулы белән ишек яңагына тотынды ла бераз гына читкәрәк китеп, инде үзе хәтлек кенә калган җиңел таякны да зур авырлык белән генә күтәреп, ишек өсләренә төрткәләп алды. Петн җавап бирмәде Аш өстәле торган аралыктадыр, минем белән качышлы уйнамакчыдыр дип. карчык, каплап торган чаршауның бер кырын ачып, мич буена узгач.
Рнфи РАХМАН шагыйро • Ксрфски ч>р>иыр» • һуиа/м-ц гнймаынса» Ь б кп 1,ш. щ> шпоры һлши.1 яши
РНФЭ РАХМАН
шатлыгыннан елмаеп кунды. Җыерчыклар арасына сеңеп беткән, пешмәгән ике шомырт шикелле көрәнсу күзләреннән сөенеч шәүләсе узды. Клавдия түгскәй утырмага киткәндә, сөт чөмереп калган Петя, көтеп арыганмы, идәнгә сузылып яткан да йокыга киткән иде. Аны уятмаска тырышып, карчык кергән юлыннан берьяклы йортнын түренә чыкты. Өстәлдә улы Костядан килгән хат ята. Ул аны инде әллә ничә тапкыр укыган, ахирәтенә дә укытасы килә, әмма үзе дә чәйгә чакыргач сүз башларга бер сәбәп булыр дип, әлегә сер итеп саклый иде.
Зәнгәр-күк тамырлы куллары, дер-дер килеп хатка үрелде. Карчык, олаеп тапкангамы, тормышына чиксез шатлык өстәгән улының ягымлы сүзләрен сеңдергән кәгазь битләрен алып, юллар арасына да качкан жан җылысын тоярга теләгәндәй, башта—бер, аннан икенче битенә куйды.
—Ах, Костя. Костя, кадерлем минем,—диде ул,—кулыңа мылтык тотып, Әфган тауларын кичкәндә дә онытмагансың мине. Ком-таш арасында бер йотым суга тилмереп ятканда да, әниен турында уйлагансың. Рәхмәт, ай рәхмәт, балакаем Анаң янына тизрәк кайтыйм дип, күпме михнәт кичкәнсеңдер Ватанга чын сакчы үстереп биргән икәнмен!
Клавдия Петровнанын, шул вакыт кунакка кайтачак улына тансык ризыклар әзерләмәгәне исенә төште Хәер, келәт матчасына каклаган каз эленгән, тырыска җимерек лапастагы утын әрдәнәсе астына чуар тавыгы көн дә салып торган йомыркалар җыелган. Быел кура җиләген дә киптереп тормады, алдагы елдагысы да ашалмаган. Сакаллы сыеры—затлы нәселле “Маня”сы кечкенә алюмин бидонны тутырырлык сөт бирә. Иткә җәй көне шәһәрнең, суыткычлы йортларында да кытлык диләр. Талон белән, аена дүртәр йөз граммлап кына бирәләр, имеш. Итсез дә сыйларлыгы бар. Анысын солдат паегында татыгандыр әле. Беленен пешерер, кәҗә сөтеннән маен язар.
Май дигәннән, искергәнен Петяга ашатып бетерергә кирәк. Абыйсы кайткач, ана да кунак ризыгыннан өлеш чыкмый калмас.
Ата тычкан Петяны Клавдия Петровнага әле генә чәйдә булып кайткан Матрена Панловнанын оныгы бүләк итте. Шәһәр йорты подвалыннан иптәш малайлары белән тотып алган мескен җан иясен карчыкның усал килене фатирларында асрарга теләмәгән. Клавдия Петровна йортындагы тычканнарның барысын тәбе куеп тотып бетергән иде инде. Ни дип әйтергә дә белмәде, ахирие кыш шәһәргә киткәндә, иптәш тә булыр дип, үзендә калдырды.
Йортка үз күсе-тычканынны ияләштерсәң, башкаларныкы килми дигәннәре рас. ахрысы. Шул көннән бирле ник ят бер тычкан идән астыннан өскә күтәрелсен. Хәер, карчыкның читкә ташып ашарлык артык ризыгы юк. булганы да исә чәчелеп ятмый.
Клавдия түти Петяны яңа савып алынган кәҗә сөте белән бик тиз кулга ияләштерде, икенче елны җәй җәйләргә кайткач. Матрена Павловна алырга керсә дә, ул ана ияреп тормады. Үзен идәннән үрелеп алган карчыкнын ишеккә дип борылуын күргәч, кулын кинәттән бик кагы тешләде дә, сикереп төшеп, карават астына шылды. Авыртудан күз читләре аска авышса да. ахирие түзде, чериләмәде, хәтта сиздермәде дә. Бердәнбер күршесен үпкәләтүдән куркыпмы:
—Дуслашкансыз да икән, ярый инде, бергәләп яшәгез, көзен тагын сина кертәсе булыр иде юкса,—дип куйды.
Клавдия Петровна, шуларны уйлый-уйлый, мич буена күз ташлады.
—Ах, Петя. Петя, нишләп һаман йоклыйсын? Абыең кайтам дип хат язган, ул болаи тик яткырмас сине. Сез хәзер өйдә ике ир-кеше булачаксыз. Каралтыны рәтләрсез, лапас түбәсендәге имән кайрыларын такта белән алмаштырырсыз, болдырны да терәүдә тотарга ярамас.
Кояш баеп килә иле. Клавдия Петровна ут яндырырга булды, әмма челтәрләп ясаган тәрәзә пәрдәләрен дә тартып тормады: бу тирәдән барыбер һичкем үтми
—Кояш баеганда черем итү бер дә яхшыга түгел. Чәйләп алырмындыр, ахрысы, сина да олеш чыгар.—дигән булып, карчык кабат мич арасына узды Картларча шаиртмакчы идеме—таяк очы белән сак кына Петянын койрыгына төртте, үзе йонсыз колакларына карады.
—Әллә колагын да селкетми инде юньсезкәй,—диде Клавдия түти, инде аркасына ук катырак та тортеп. Чыелдау түгел. Петя селкенмәде дә.
Карчык эшнен нәрсәдә икәнлеген шунда гына анлады. Петя жан тәслим кылган иде
Нишләргә дә белмичә, беравык дәшми торганнан сон. карчык белештермәстән:
—Урыны җәннәттә булсын.—дип куйды. Күзеннән тәгәрәгән бер тамчы яшьне кара яулыгының бөгәрләнеп беткән почмагы белән сөртеп алды.
Иртән, кояшнын беренче нурлары туфракка төшү белән. Клавдия Петровна алма бакчасына чыгып, таяк очы белән, карты Афанасий утырткан әнис төбенә Г1егя сыярлык кына кабер чокыды Тезләнгән килеш, капчыклап бәйләнгән алъяпкычыннан алып, шул уемга салганда, әрекмән яфрагында хәл алып торган чикерткә карчыкнын иннәренә сикереп менде
Тычкан да Алланын жан иясе бит дип. белгән догаларын укый-укый өенә таба киткән карчык үзенә яна иптәш алып кайтканлыгын сизмәде әле. Гышган кергәндә, чолан өстәленнән каклаган каз кисәкләрен, әчкелтем миләш суы тутырылган шешәне эләктерде. Әйберләр тоткан килеш, ишекне ничек ябарга белмичә, бер урынла таптанып торганнан соң, куйгач, ачык ишектән кире чыгарга булды. Карчыкнын җилкәләрендә сәяхәт иткән чикерткә шул арада аш өстәленә кунаклап өлгерде.
Күнел юаткычын соңгы юлга озату унаеннан хәзерләнгән каты-токылы табын артында Клавдия түтинсн үзеннән башка һичкем юк иде Чикерткә әйберләр арасында сикерснгәләп йөрде дә, нәрсә кабарга инде дигән кебек, канат-куллармн угалап аваз чыгарып алды:
— Г1с-тя!—дип үзе белән таныштырырга тели иде, гүя.
Карчык өстәлнең тавыш килгән почмагына караса—ана нәп-нәни. яшькелт-соргылт жан иясе текәлгән.
—Әллә, Ходаем, Пегяныи жаны мунча чыршыгы булып кайткан инде?!
Карчыкнын бармаклары, үзләрениән-үзләре коч алгандай, житез генә төртенеп куйдылар:
—Иисусе
Чикерткә шым калып карап торуында булды
— Кил. Петя. ризыктан авыз ит,—диде карчык һәм мич буеннан икенче стаканны алып чикерткә каршысына куйды. Аннан үзенә салынган миләш суынып яртысын сак кына буш савытка агызды
—Синең ризалыгын өчен булсын!
Карчыкнын чикерткә белән шул рәвешчә сөйләшеп утыруын берәү күрсә, исәрләнгән мәллә бу кортка дип уйлар иде. әлбәттә Ходай кушуы белән, авылның бу очында икенче өй иртән шәһәргә китеп барган Матрена Павлопнаныкы. ул да бу төнлә ут элмәгән иде
Чикерткә, инде үзен хужа итеп тойгандай, стакан ырмавына менеп утырды һәм. андагы суны татып карар өчен, егылмаска тырыша-тырыша. башын аска иеп маташты.
—Ой. Петснька. чыннан да. син икәнсең ләбаса!—диде карчык тагын, инде үз күзләренә үзе ышана башлагандай. —Китеп тә өлгермәдең, сагынып кайткамчын да. карчыкнын мәңгелеккә кипкән күхтәрен кинәт яшь
РНФЭ РАХМАН
каплады. Ул, эчке бер сызлану катыш шатлык белән, буыла-буыла елады
—Петя. мин сина урынны үзем яныннан—мич башыннан бирермен Костя абыен кайтса, сәкедә йоклар. Ул әле яшь—кызлар кочаклап җылыныр чагы. Менә безнен гомер ахырына якынлашып бара. Син мине кабат ташлап китмәссең бит9 Күзләрем йомылганда, янымда будырсын, ишетсен колагын.
Ишетепме-ишетмичәме, мич җылысына кинәнеп алган чикерткә кошларны узарга теләгәндәй сайрарга тотынды.
—Йортта чыршык булгач, радионын да кирәге калмады,—диде карчык, бер мактаныч тоеп, анын йортында мона кадәр радио-телевизорлар гөрләп утырган. —Менә Костя абыен гына кайтсын Минем малай әйбәт тә угыл инде. Илгә сакчы үстергәнмен бит. әй! Син көн дә шунын хөрмәтенә җырларсың, яме, Петенька?! Кайтсын гына, әле пичнен дә янасын, күзгә төтен кертми торганын чыгарырбыз, тәрәзәгә ефәк челтәрләр алып эләрбез. Ул, бик күп акча белән кайтырмын, авыл кызларын күзли тор дип, амәнәт әйткән безгә. Синен күз минекеннән үткеррәк инде дә Улын язмышын кеше кулына тапшырырга ярыймыни? Минем улым ул гынамыни?!
Клавдия Петровна йортының түрендә ике рәсем бар. Берсеннән, бәйрәм көннәрендә, шәмнәр яктысыннан Гайсә пәйгамбәр үзе карап тора. Бүген дә ул монсу күзләрен карчыкның үзенеке кебек сары йөзенә төбәгән. Икенче почмакта, бер үк төсле күтәртмә өстендә—улының фотосы. Рәсемнән солдат киемендәге егет карый, кулларын терсәктән бөгеп, бармакларын мангаена терәгән. Фотонын астына зур хәрефләр белән: "Ватан өчен гомеремне дә кызганмам",—дип язып куелган.
—Игелексез җаннарга, минем улымнын гомерен ут астына куйганнарга тәмуг яныйдырмы инде —дип өстәде.—Аллам сакласын, дөньялыкта хаталансалар да, алар да кеше баласы лабаса. Аллага шөкер, менә минем Костя сугышка тәре тагып китте, тәре тагып кайтыр. Әле киткәндә, әйткәнне-ниткәнне көтеп тормады, чиркәүгә барып, изге суын да алды Изге сулар сакласын инде угылкаемны.
Карчыкка Костянын рәсем читләрен бизәкләгән челтәр бүген никтер ошамады Тегеләй тартты, болай—барыбер дә күңеленә хуш күренмәде. Аннан, шул турыда онытырга тырышыпмы, чын динне белмәгән мөселманнарны кызганыпмы:
—Ходай ярлыкасын үзегезне, теге дөньяда туры юлны аңлатсын!—дип куйды. —Менә минем Костя—Аллага шөкер, христиан.
Клавдия Петровнанын кайгы белән башланган көне тагын улын көтү шатлыгы белән тәмамланды.
Костя кайтасы көн төрле сәбәатәр белән ерагайган саен ерагая барды. Көз дә үтте, кышлар да ахырына җитте. Озын төннәрдә, әле мич каршысында, әле мич башында Петенька белән алар һаман батыр солдат хакында гына гәп кордылар. Җилнең чолан ишегенен бавыннан тартуын да, морҗа башында улавын да, киртә кырында үскән карт тупылнын төндә сыкрануларын да Костянын ишектән керүенә, урамнан аваз салуына фаразладылар. Егет исә кайтмады да кайтмады...
Петя шул арада үсте, күзләре тагын да зураеп китте, тавышлары тагын да яшелләнде. Ул каИ ягы беләндер җәй буе симертелеп, яшь бикәчләр артыннан йөгерә башлаган калай әтәчкә охшаган иде. Карчык аны кулларына алып үчтекиләргә, учларыннан өреп бер стенадан икенчесенә кадәр сикертергә гадәтләнде, иортнын тагын бер хуҗасына тәмам ияләште
Карчыкнын өмете инде өзелде дигәндә, авыр чемоданнарын күтәреп Костя кайтып төште Күрешкәч, тиз арада өстәл хәзерләрмен дип еллар буе хыялланган Клавдия түткәй олайган, ирәйгән, чибәрләнгән бу егеткә үзе дә, онытылып, гашыйк кызлар күзе белән карап торды.
Кичен аларнын сөйләшеп сүзе бетмәде. Костя алып кайткан күчтәнәчләрне ашап туя алмадылар. Мондый кадерле кунакны карчыкнын тагын ла ныграк хөрмәтлисе килә иде. Берни дә уйлап тапмагач, ул үзенен /Кылы мич башын бер төнгә Костяга биреп торырга булды
Ниһаять, утлар да сүнде, йокларга да яттылар, тик Костянын гына керфекләренә йокы эленмәде. Ул каты солдат караватына күнеккән, әнисенең биек ястыкларында анын башы әйләнә сыман тоела иде Җитмәсә, төн уртасында әллә каян гына мунча чыршыгынын сайраганы ишетелә башлады Бер сәгать түзде егег, ике сәгать. Торып ут яндырырга батырчылык итмәде, бар нәрсәне болгатып, теге чикерткәне эзли башлады. Карчыкнын учларында биеп кенә яшәгән Петя. кунак абыйсының ни кылырга җыенганын белмәгәнгә, кул аркасына сикереп менде дә тагын да шәбрәк сайрарга тотынды
—Аһ. мур кыргыры! Әле син ун дошманның башына җиткән батырдан да батыррак булмакчымы?! —Костя инде бернинди ачусыз-нисез генә, шаярткан бер кыяфәттә, икенче кулы белән чикерткәне "Шап!' итеп кысты да. жан тәслим кылганын белгәч кенә, төшеп мич учагына атты
—Әнием дә тынычлап йоклар, мина да ял ярыйдыр —дисә дә. инде йортка тан яктысы үтә башлаган, йокы да каядыр китеп барган иде Костя Клавдия түтинен кәҗә сауганын, мичкә якканын, өстәл әзерләгәнен, йомшак тавыш белән табынга дәшкәнен көтте Карчык исә. нидер югалткан шикелле, мич тирәсендә әйләнгәләп йөрүендә булды —Петя. Петя!—диде ул бераздан, эче пошканрак тавыш белән Петя. дим, чык инде, төне буе яныма килмәдең, кайда йөрисен соң? Кунак абмен торганчы, су эчерим үзенә.
Бу сүзләрдән аптырашта калган Костя, мич башыннан сикереп төшеп, әнисенә карап тора иде.
—Нинди Петя? Син ишегалдында чагында һичкем дә кермәде. Бу өйдә качарлык урын бармыни?—диде ул бераздан
—Нинди Петя дип Минем өйдәшем инде. Дустым, якыным дисән лә була. Чикерткә
—Әллә мин берәр бала-чагамы дип торам Чикерткә эзләр дип ксмнен башына килер? Үтердем мин аны. әнкәй, мичкә аттым'—диде Костя, колә- көлә.
—Үтердем? Мичкә —Клавдия карчыкнын күз алдыннан карангы шәүләләр йөгергәндәй булды, ул да түгел, алар барысы да чикерткә, гычкан балаларына әверелделәр дә икс аякка басып биешә башладылар Мичкә аркасы белән терәлгән карчык, инде берни дә аңламый башлагач, әкрен генә мич буйлап шуып төште. Аның сулышы ешайган, күзләре аларган иде. Костя тиз генә су. дару каптырды, көчле беләкләренә алып, карчыкны сәке остенә илтеп яткырды, коргаксыган кулларыннан, итссзләнгән битендә тырпайган аксыл алмаларыннан үпте
—Мин киткәнче терелә күр, әнкәй — диде ул. еларга җитешеп. — Исән- сау килеш, хәер-догада кал инде, әнкәй
—Киткәч? Син кабат китәсен дәмени?! Кем белән яшәргә мина. Костя'* Әйт. кем белән?
Солдат егет дәшмәде Ул әнисенә хезмәт срогын тагын ла озынайтканын әйтергә дә оныткан иде. Үзенен дә күзенә яшь килде
—Юк. юк. китмәм,— диде ул бераздан, әнисе тынычлансын өчен к нә Клавдия Петровнанын итсез беләкләре суынганнан-суына кебек тоелды, күзләренең мәгънәсе югалганнан-югала барды Бераздан ул
—Петя янына ал мине. Ходам!—диде дә сокгы тынын атлы Чукынырга дип җыелган бармаклары, өлгерә алмыйча, таралып борын турысында тырпайдыллр.

Реклама