«Татар энциклопедиясе» битләреннән


АЛГА (псевд.. чын фамилиясе Бачков) Александр Егорович (14.11.1913, Сембер губ.-сы. Буа өязе Кошки-Новотимбаево а—15.6.1977. Чабаксар ш), шагыйрь, тәрҗемәче. әдәбият тәнкыйтьчесе. Чуаш АССР ның халык шагыйре (1970). Башлангыч белемне туган авылында—чуаш мәгърифәтчесе И.Я.Яковлев мәктәбендә ала. Яшьли ятим кала. 1922 елдан Казанда, ятимнәр йортында тәрбияләнә. 1938 дә Казанда Чуаш пед. техникумын тәмамлый, укытучы булып эшли Соңрак Чабаксар ш.ендә Чуаш пед. ин-тын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 — 50 дә "Ялав" ( Байрак ) әдәби ж-лының баш мөхәррире булып эшли. 1960 - 67 елларда Чуаш АС- СРның Язучылар берлеге рәисе. 40 тан артык шигырьләр, поэмалар һәм повестьлар җыентыклары авторы. Беренче шигырьләре "Утам" ( Адым’’. 1931) альмана-хында урын ала. “Шывармань" (“Су тегермәне . 1935) легендасы беренче чуаш операсына нигез итеп алына. А. иҗатында Татарстанга һәм Чуашиягә аерым әсәрләр һәй шигырьләр, поэмалар цикллары багышлана (“Идел белән Зөя арасында", "Ватанда'. “Идел дулкыннары". “Сөйгән җирем". "Минем якташларым") Чуаш теленә Г.Тукай, М.Җәлил. Х.Туфан шигырьләрен тәрҗемә итә Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы. "Мактау билгесе" орденнары б-н бүләкләнә. 1950 — 67 дә Чуаш АССР ның ЮС депутаты.
Әсәр.: Мои земляки. Чебоксары. 1959, На новой Волге. М.. 1962; Солнечное утро. Чебоксары, 1973; ХамЗръялсем. Шупашкар, 1983.
Әд.: Краткая литературная энциклопе-дия, М., 1962. Т.1; Чувашские писатели: Библиограф, справ. Чебоксары. 1964; БСЭ. 3 изд. М.. 1970. Т.1
В.П.Станьял.
АЛЕШКОВ Николай Петрович (26.6.1945, хәзер Яр Чаллы ш.енә кергән Орловка а.). шагыйрь. М. Горький исем. Әдәбият ин- -тын тәмамлый (Мәскәү, 1982). "Знамя ком-мунизма" ( Коммунизм байрагы". Яр Чаллы ш.). "Гвардеец труда" ("Хезмәт гвардеецы", Оренбург өлкәсе Новотроицк ш.). “На боевом посту" ("Хәрби постта". Мәскәү) г-таларында эшли. 1972 елдан КамАЗ төзелешендә: матбугат үзәге җитәкчесе. "Казэ- нергострой" Җитештерү берләшмәсенең йортлар төзү комб-тында инженер-диспетчер. 1976 — 86 да Кама төбәгендәге яшь язучыларны туплаган "Орфей" әдәби оешмасын җитәкли. 1989 елдан янә журналист хезмәтендә "Время" (“Вакыт"). "Бизнеск- ласс" ж-лларында эшли. Беренче шигырьләре матбугат битләрендә 1970 еллар уртасында күренә башлый. "Бәхетле итеп исендә тот мине" ("Запомни меня счастливым", 1983) җыентыгына сугыштан соңгы балачак, Кама төбәгенең гүзәл табигате турындагы. "Орёл боҗрасы" ("Орловское кольцо", 1988) җыентыгына кече ватаны булган Яр Чаллы шәһәре төзелүе, су-гыштан соңгы буынның язмышы, экология проблемалары хакындагы шигырьләре кергән; "Лимит" (1993) җыентыгында пуб-лицистик шигырьләре тупланган. "Ерак болыннар" ("Дальние луга". 1995) җыентыгы шагыйрьнең күп елларга сузылган әдәби эзләнүләре, классик рус поэзиясе традици-яләренә мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсе. Рус теленә Г.Тукай. Р.Вәлиев шигырьләрен тәрҗемә итә.
Әд.: Сафин М. Дней горизонт становится светлее // Аргамак. 1997. N 12; Даутов Р.Н . Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографии белешмә. К.. 1986.
БАКанеев
АЛИШ Абдулла ( Габдуллаҗан Габдел- бари улы Алишев) (15.9.1908, Казан губ,- Спасс өязе Көек а.—25.8.1944, Германия), язучы. Казан җир төзелеше техникумын тәмамлаганнан соң (1930). мелиоратор булып ТАССРның Минзәлә кантонында. Казгрэс (ТЭЦ N1) төзелешендә эшли. Беренче әсәрләре 1929 да "Яшь ленинчы” г-тасы битләрендә басыла. 1934 тә "Техника' ж-лының җаваплы сәркатибе булып билгеләнә. 1937 — 41 дә "Пионер каләме' ж-лы редакциясендә, ТАССР радио- комитетында эшли, Казан пед. ии-тының кичке бүлегендә укый. Башлыча балалар
өчен яза. Беренче "Отряд флагы' җыентыгы 1931 дә чыга. Якты күл буе" (1933) повесте. Дулкыннар (1934) исемле хикәяләр җыентыгы "Илгиз белән икебез" (1940) "Минем абый (1940) исемле шигырьләр җыентыклары А.ны балалар язучысы итеп таныталар. А.Әхмәт белән берлектә "Күршеләр (1934). Йолдыз (1935) пьесаларын яза Аның "Капкорсак пат-ша" (1934) Чуар тавык (1936), Нечкә- бил (1937 ). “Сертотмас үрдәк (1937).
Койрыклар (1937) исемле әкиятләре зур популярлык казана Әкиятләр (1937) "Ана әкиятләре" (1941) җыентыкларына кергән әкиятләре образлы тел б-н, татар фольклоры традицияләренә нигезләнеп язылган Аларга шигъриятлелек һәм хикмәтлелек хас. Әкиятләр күп мәртәбә татар һәм рус телләрендә басылалар 1941 нең июленнән А фронтта 12 октябрьдә Брянск ш. янында чолганышта калып әсирлеккә эләгә. "Идел-Урал" легионы эчендә М.Җәлил җитәкчелегендә эш алып барган антифашистик оешманың, актив әгъзасы була антифашистик эчтәлекле листовкалар яза һәм аларны әсирләр арасында тарата; легионерларның тоткынлыктан качуын, аларның кораллы чыгышын оештыру эшләрендә катнаша 1943 тә яшерен оешманың эше ачыла. А. башка җәлилчеләр б-н бергә 1944 нең 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә Аның әсирлектә язган шигырьләр блокноты. күп куллар аша үтеп, шулай үк әсирлектә булган II Терегулов кулына килеп эләгә Ул шагыйрнең 15 шигырен күчереп ала Алар, соңыннан рус теленә тәрҗемә ителеп. "Три поэта-воина ' (1979) җыентыгына керәләр 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены б-н бүләкләнә 1996 елда ТР Язучылар берлеге балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар очен А исемендәге премия булдыра
Әсәр : Сайланма әсәрләр К 1969. Бол-тливая утка. К . 1970
Эд. Краткая литературная энциклопедия М . 1962 Т.2; Шакир С Абдулла Алиш: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк К 1970; Даутов P H Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары Биобиблиография белешмә К 1986
Р Ә Мостафин
АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ Вәлиулла (19 Йөзнең 2 нче яртысы) дин эшлеклесе шагыйрь Тумышы б-н Сембер губ Буа өязенең Түбән Чүпрәле авылыннан дип уйланыла. Туган авылы мәдрәсәсендә һәм Казанда Зәңгәр мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала Аннан туган авылында имам булып тора, балалар укыта, әдәби иҗат б-н шөгыльләнә Сатирик шигырьләр һәм мәдхияләр язган. Гали Рәхимдә сакланган зур кулъязма архивы утызынчы елларда юкка чыга Иҗаты һәм тәрҗемәи хәле аз өйрәнелгән Гали Чок- рыйның "Мәдхе Казан (1889) исемле китабына кушымта итеп басылган 4 шигыре билгеле
Әд. Газиз Г. Рәхим Г Татар әдәбияты тарихы Феодализм дәвере. К.. 1925; Татар әдәбияты тарихы. К.. 1985 Т. 2.
M B Гайнетдинов
АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ Мәхбүбә (19 йөзнең 2 нче яртысы), шагыйрә Тумышы б-н Сембер губ Түбән Чүпрәле авылыннан дип уйланыла Вәлиулла Алкаев- Чүпрәленең туган сеңлесе Шигырьләре халык арасында кулъязма нөсхәләрдә таралган. күбесе югалган Үз заманында экспромт шигырьләр остасы булып танылган Иҗаты да. тәрҗемәи хәле дә аз өйрәнелгән Бер шигыренең фрагменты 1925 елда Г Рәхим һәм Г Гобәйдуллин та-рафыннан матбугатта игълан ителә
Әд Газиз Г. Рәхим Г Татар әдәбияты тарихы Феодализм дәвере К . 1925
АЛЛАҺИЯР СУФИ (1616 кайбер чыга-накларда—1630 тирәсе, Үзбәкстанның хәзерге Кәггәкурган шәһәре янында булган Минкаль дигән төбәк—1713. кайбер чыганакларда—1723. Искәндәрия ш Мисыр). суфи шагыйрь Төрки һәм фарсы телендә язган Таҗетдин Ялчыголның "Ри- саләи Газизә" (1795) китабында һәм К.На- сыйриның шуңа таянып язган “Мәҗму- гыль-әхбар" ("Хәбәрләр җыелмасы 1859) әсәрендә бәян ителгән риваяти мәгълүматларга караганда. АС.Бохара шәһәрендә яшәп иҗат иткән Ата-бабаларының төп чыгышы Идел буеннан дип уйланыла Олыгайган яшьтә АС хаҗ сәфәренә чыга барышлый Идел буенда. Казанда. Болгарда була, кардәш-туганнары б-н күрешә Әмма ул Мәккәгә барып җитә алмый. Ис-кәндәрия шәһәрендә вафат була Төп әсәрләре "Сөбател-гаҗиэин ("Гаҗизләргә терәк нәшере К 1802), “Мора- дел-гарифнн" ("Укымышлыларның максаты". нәшере М . 1858). "Мәсләкел-мөт- такыйн' ("Тәкъвалар юлы нәшере К. 1899) "Мәхзәнел мотынгынн" ( күндәмнәрнең хәзинәсе"| Нигездә суфичылык рухында Алла гыйшкына мәдхияләр җырлау мак-
сагы б-н язылган бу әсәрләрдә социаль мотивлар, шәхес иреге, рухи азатлык иде-яләре дә яңгыраш таба. "Сөбател-гаҗизин' поэмасы исә. шигъри бизәкләре, эмоциональ тәэсирлелеге аркасында. 19 йөз татар поэзиясенә үрнәк булып хезмәт итә. 40 тан артык басмасы дөнья күрә. А.С.Ә- сәрләре күп кенә татар язучыларының иҗатына сизелерлек йогынты ясый. Мәс., татар галиме һәм язучысы Таҗетдин Ялчыгол "Сөбател-гаҗизин" әсәренә шәрехләр язып, “Рисаләи Газизә" китабын иҗат итә Шул исемдә ул мөстәкыйль әсәр буларак халык арасында киң таралыш таба 19 йөз һәм 20 йөз башы аралыгында әсәрләрнең һәр икесе татар мәктәп һәм мәдрәсәләрендә төрки телдән ярдәмлек сыйфатында файдаланылган.
Әсәрләре: Сөбател-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк). К.. 2000.
Әд Татар әдәбияты тарихы. К„ 1984 1 т Средневековая татарская литература (VUl-XVni вв.). К.. 1999
М В.Гайнетдинев
АЛМАЕВ Мәхмүт Садретдин улы (24.8.1874, Сембер губ.. Сызрань өязе, Сай-ман а.—27.8.1907 Оренбург ш ), шагыйрь, журналист, полиграфия белгече. Казанда “Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлый. Истанбул ун-тында укый. Германиядә по-лиграфия эшенә өйрәнеп кайта. Ана теленнән тыш, гарәп төрек, рус француз немец телләрен яхшы белгән. Казанда бертуган Кәримевләр, 1905 елдан Оренбургта "Кәримев. Хөсәенев һәм К" ширкәте типографияләрендә техник җитәкче булып эшли 1906 - 07 елларда Оренбургта сатирик "Чүкеч" ж-лы мөхәррире “Урал” г-тасын чыгаруда X Ямашевка булышлык итә. Мәхмүт Фуад һ.б. тәхәллүсләр б-н чорның көлке ж-лларында. "Вакыт” г-та- сында языша. Татар шигъриятендә революцион поэзия юнәлешен башлап җибәрүчеләрдән берсе. ("Төрмәдән” шигыре 1907) Агьладым", “Тиҗарга" ("Сәүдә-гәргә"), "Аһларым". "Дума һәм хөкүмәт" һ.б исемдәге шигырьләре мәгърифәтчелек. азатлык, гыйсъянчылык рухы белән сугарылган. Публицистик мәкаләләрендә дөньяви фәннәр укытыла торган татар мәктәпләрен ачу мәсьәләләрен күтәрә. "Сиксән сигез фикърә" ("Сиксән сигез хикәячек'. 1902), “Талчукчылар китабы" (1908) исемле җыентыклар авторы А. турындагы язма һәм басма материаллар ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать инты архивында саклана
Әд Гыймадиев Ү. Сатира коралы белән. К., 1977: Мәхмүт Алмаев |ГЗ.Рәми- ев| // Мирас 1998 N 4.
Ф. И Ибраһ имова
АЛМАЗОВ Җәвад Диндар улы (1916, Казан губ-сы, Чистай өязе Чиртуш а. - 23.3.1979. Ташкент ш ). тел галиме, текстолог. археограф Смоленскта пед. ин-т тәмамлый (1939). 1934-42 елларда Ташкентта халык мәгарифе белгечләренең квалификациясен күтәрү ин-тында рус теле укыта Бер үк вакытта Ташкентта™ Шәрекъ куль язмаларын өйрәнү ин-тында белем ала 1943 тә Үзбәкстан ССРның халык мәгариф комиссариаты каршындагы методик бюро директоры. 1944-46 да Ташкент фин -экон техникумы директоры. Экстерн рәвешендә Ташкент юридик мәктәбен тәмамлый. 1947 дән алып Самарканд пед. ин-тында, 194853 тә Узбәк ун тында, 1953-55 тә Хорәзм пед. ин-тында. 1958-61 дә Казан ун-тында укыта. Төп хезмәте - Кол Галинең "Кый- сса-и Йосыф” поэмасын өйрәнү (поэманың 17 вариантын чагыштырып, аның критик текстын төзи һәм аны рус теленә тәрҗемә итә) 1960 елда Мәскәүдә 25 нче халыкара шәркыятче галимнәр конгрессында “Кый- сса-и Йосыф - болгар-татар ядкаре" ("Кысса-и Юсуф - булгаро-татарский па-мятник”) дигән доклад белән чыгаш ясый Бүгенге укучыга 20 йөз башы татар шагыйрәсе Г Сәмитова иҗатын ача. анын шигъри җыентыгын басмага әзерли (1965) 1961 елдан Ташкентта яшәп эшләде.
Әд Әхмәтҗанов М. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз // Мирас. 1996. N 12.
ААМАТАВИ Лотфулла, к Ө.ммә/nu-Ai- матави.
"АЛТЫ БАРМАК КИТАБЫ" төрек галиме Мөхәммәд ибне Мөхәммәд Чыкрык- чызадәнең (вафаты 1623) дини-дидактик әсәре. Китапның исеме авторның кушаматы (Алтын Бармак) б-н бәйле. Шул исем б-н әсәр киң таралыш алган автор биргән исем ("Дәлаилел-нөбүвәт Мөхәммәди вә шәмаилел-фөтүвәт Әхмәди"— "Мөхәммәдиең пәйгамбәрлегенә вә Әхмәдиең затлы сыйфатларына дәлилләр") әкренләп онытылган. Китап фарсы галиме Мөхәммәд әл-Фәрәхинең (Муин-Мис- киннең) "Мөгариҗун-нөбуа" (“Пәйгамбәрлек баскычлары") исемле трактаты нигезендә язылган. Әсәр кереш өлеш, дүрт бабтан һәм хатимәдән (йомгаклау бүлеге)
тора. Кереш өлештә Аллаһыга. Мөхәммәд пәйгамбәргә традицион мактау сүзләре әйтелә, Коръәннән аятләр. хәдисләрдән өзекләр китерелә Төп текстта пәйгамбәрләр тормышыннан вакыйгалар сөйләнә, сәхабәләрнең һәм авторга замандаш га-лимнәрнең Мөхәммәд пәйгамбәр турында аның кылган гамәлләре хакында бәяләм-әләре. уй-фикерләре санап кителә Китап шулай ук тарихтан, педагогика һәм башка фән тармакларыннан да күп кенә мәгълүматларны үз эченә ала. 18- 19 йөзләрдә "Аб.к. "ның кулъязма нөсхәләре Идел буе. Урал төбәкләрендә киң таралган була Беренче типографик басмасы Казанда 1861 елда дөнья күрә, аннан соң да күп мәртәбәләр басыла.
Әд Катанов Н Ф Алты Бармак китабы (книга Шестипалого) // Деятель. 1899 N 10; Газиз Г., Рәхим Г Татар әдәбияты тарихы К.. 1922; Татар әдәбияты тарихы К. 1984. 1 т.; Гәрәев Ф.М. "Алтын бармак" китабы // Гуманитарные науки проблемы аспекты изучения К., 1997
Ф.М.Гәрәев.
АМИДИ (Гамиди) Шәриф (чын исеме Хәсән ибне Хөсәен ибне Мөхәммәд әл- Хөсәени әл-Хәнифи. ш.у. "Татар Али әфәнде" исеме б-н дә билгеле) (?—1523 б-н 1544 еллар арасы. Амид ш., хәзерге Диярбәкер ш.. Төркия). төрки телле шагыйрь һәм тәрҗемәче, мамлүкләр Мисырында дәүләт эшлеклесе. Солтан Кансух әл-Гаури вакытында (1501-17) диван сәркәтибе булып хезмәт итә. Солтан тәкъдиме б-н 1501-10 елларда Фирдәүсинең "Шаһнамә" поэмасын фарсыдан төрки телгә тәрҗемә итә ("Төрки Шаһнамә") Тәрҗемәгә пролог һәм эпилог рәвешендә өстәп язган текстында 15-16 йөзләрдәге мамлүкләр Мисырның идарәчеләре. илнең мәдәнияте. Каһирә шәһәренең топографиясе турында мәгълүматлар бирә “Төрки Шаһнамә"нең кулъязма нөсхәләре С -Петербург. Душәмбе. Каһирә. Лондон. Вена шәһәрләре китапханәләрендә саклана А. үтет-нәсыйхәт рухындагы тарихи язмаларны үз эченә алган “Нәфаи- сел-мәҗалис әс-солтанийә ("Солтан киңәшләре энҗеләре") җыентыгы, газәл, мәдхия жанрларындагы аерым шигырьләр авторы буларак та билгеле. А иҗаты төрки телле халыклар поэзиясенә, ш.и. татар поэзиясенә мәгълүм дәрәҗәдә йогынты ясаган
Әд Исламов Р Алтын Урда һәм мамлүкләр Мисыры Язма мирас, мәдәни багланышлар К.. 1989, Zajaczkowski А. Turecka wersja Sah-name z Egiptu Mameluckiego // Prace Onentalistyczne Warsz.. 1965. T. 15; Bursah Mehmed Tahir bey Osmanli Muelhflen. 1st.. 1972 2 dlt Ozkinmli A. Turk edebiyati Ansiklopedisi 1st.. 1998 4 alt.
P Ф Исламов
"AHA БЕЛӘН УГЫЛ ДАСТАНЫ" татар әдәбияты ядкәре. Берничә кулъязма нөсхәсе буенча билгеле Бер нөсхәсен 1920 нче елларда 3 Ә Максудова таба, соңрак М X Бакиров тарафыннан әйрәнечә Аның фикереңчә, дастан Болгар дәүләте дәверенә карый Дастанның тагын кулъязма өч нөсхәсен 1980 елларда М И Әхмәтҗанов Әлмәт һәм Лениногорский р-ннарыннан табып ала Шулар нигезендә галим дастанның тәнкыйди җыелма текстын булдыра М.И Әхмәтҗанов ядкәрне 17-18 йөзләргә нисбәтли һәм туу урыны итеп Касыйм ханлыгын саный Эчтәлеге б-н дастан ислам мифологиясенә нигезләнгән һәм үтет-нәсыйхәт характерында иҗат ителгән. Әсәрдә тәгълим-тәрбия һәм әхлакка кагылышлы төрле мәсьәләләргә җавап бирелә Тел-стиль ягыннан дастан 17 йөзнең әдәби ядкәре "Дәфтәре Чын- гызнамә' не хәтерләтә Дастанның кулъязма өч нөсхәсе ТР ФА Тел. әдәбият һәм сәнгать ин-тының текстология һәм кулъязмалар бүлегендә, берсе ТРның Милли музеенда саклана
Әд Яхин А.Г Бакиров M X Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе (Мәзәкләр, бәетләр) К , 1979, Әхмәтҗанов М И Дастаннар ватаны Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияты тарихы К . 1999
М. И Әхмәтҗанов
Дәвамы кмлжс саннарда

Реклама