КҮПКЫРЛЫ ИҖАТЧЫ


Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елнын 23 июнендә Татарстан АССРның
Спас (элеккеге Куйбышев) районы Көек авылында туган. 1954 елда
Куйбышев педагогия училищесын. 1959 елда Казан педагогия институтын
тәмамлаган.
1959—1972 елларда ул Казан телевидениесе студиясендә башта
балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор, өлкән редактор,
аннары иҗгимагый-сәяси программаларның баш редакторы булып эшли
1972 -1974 елларда Ленинград югары партия мәктәбенең матбугат,
телевидение, радио бүлегендә укый
Партия мәктәбен тәмамлап кайткач. 1984 елга кадәр өлкә
комитетының мәдәният бүлегендә инструктор булып хезмәт итә . 1984—
1988 елларда—ул Татарстан китап нәшриятының баш редактор
урынбасары. 1988—1990 елларда "Татарстан" ("Татарстан коммунисты")
журналының җаваплы секретаре.
җитәкчесе итеп билгеләнә Биредә сигез елдан артык эшләгәннән соң. яше олыгаю сәбәпле. Ә
Хәсәнов Президентның матбугат архивы мөдире булып күчә. Ул әле дә шул эшендә
Әнәс Хәсәнов күпкырлы иҗатчы. Телевидение студиясендә эшләгән елларында ул балалар
һәм яшүсмерләр өчен "Тылсымлы телевизор күрсәтә". "Синең беренче китапларың". "Әйдәгез,
искә төшерик". "Безнең календарь". "Матурлык дөньясында”. "Мәктәп программасына ярдәмгә".
"Әйберләр каян килә", "Язучы сүзе” кебек дистәләрчә тапшырулар цикллары оештыры п, аларда
яшь буынны әхлакый, эстетик, физик һәм хезмәти тәрбия пьесасын сәхнәләштерә.
Ә Хәсәнов киносценарист буларак та билгеле. Аның сценарийларына нигезләнеп “Тайгада
шәһәрләр үсә" (1964). Татарстан Президенты М. Ш. Шөймиевкә багышлап "Мин кешеләрне
яратам" исемле татар һәм рус телләрендә тулы хронометражлы төсле документаль фильмнар
төшерелгән
Әнәс Хәсәнов шулай ук тәрҗемә өлкәсендә хезмәт куйган язучы В Софроновның ‘ Пешекче".
А Макаенокнын “Туган туфрак". В Черныхның "Кулда власть булгач". Г Данаиловнын "Вөҗданың
ни әйтер” исемле пьесаларын уңышлы тәрҗемә иткәне өчен Ә. Хәсәнов 1978 елда Россия
Федерациясе Мәдәният министрлыгының Дипломы белән бүләкләнә Илебезнең төрле
киностудияләрендә иҗат ителгән егермедән артык нәфис фильмны татар теленә тәрҗемә итеп,
республикабыз экраннарына чыгарды.
Язучы Р Мостафин белән берлектә ул "Татарстанның беренче Президенты Минтимер
Шаймиев" исемле китап язды һәм аны үзе үк татарчага тәрҗемә дә итте. Шушы хезмәтләре өчен
алар республика журналистлары берлегенең X. Ямашев исемендәге бүләгенә лаек булдылар.
Профессиональ тәрҗемәче булу белән бергә, ул үзе дә киң мөстәкыйль иҗат белән
шөгыльләнә: “Яшьли табылган бәхет" исемле документаль повесть, нәниләр өчен атап язылган
"Бабай" исемле проза әсәре әнә шуңа мисал булып тора. Республика газета-журналларында
аның әледән-әле шигырьләре, хикәяләре дөнья күреп килә. 2003 елда аның "Җырым — ал
җилкән" исемле шигырьләр китабы укучылар кулына барып иреште
1980 елдан Ә Хәсәнов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул "Хезмәттәге
батырлыгы өчен" медале. СССР телевидение һәм радио комитетының. Татарстан Республика-
сының мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аңа Татарстан Республикасының I класслы баш
дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсе бирелгән, ул Татарстан Республикасы мәгьлүматлаштыру
Академиясенең .мөхбир-әгьзасы итеп сайланган. Мәдәният һәм матбугат өлкәсендәге
уңышлары, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше һәм
күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Ә. Хәсәнов 2001 елда Дуслык ордены белән бүләкләнде
Соңгы елларда Ә Хәсәнов Татарстан Республикасы Президенты М Ш. Шаймиевнең
"Татарстан тотрыклы үсештә" исемле биш томлыгын нәшер итү өстендә күләмле эш алып бара
Ә. Хәсәнов 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Реклама