ХУШЛАШУ СҮЗЕ

Татар әдәбияты зур югалтуга дучар булды: 4 нче май
иртәсендә каләмдәшебез—күренекле мөхәррир-әдип, шагыйрь,
тәнкыйтьче, “Казан утлары” журналының фән һәм сәнгать бүлеге
редакторы Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы Гамбәров) илле
сигезенче яшендә кинәттән вафат булды.
Наис Гамбәр 1947 елның 25 августында Мөслим районы
Бүләк авылында туа. 1966 елда Урәзмәт урта мәктәбен
тәмамлагач, район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.
1969—1974 елларда ул Казан дәүләт университетының татар
теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлауга, өметле
яшь әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче буларак, Татарстан китап
нәшриятына эшкә чакырыла. анда китап редакцияләү
культурасының зур мәктәбен
узып, тәҗрибәле мөхәррир булып җитешә. Шул ук вакытта көндәлек матбугатта тирән
эчтәлекле, шигъри тел- стиль белән аерылып торган фәһемле әдәби тәнкыйть мәкаләләрен,
китап күзәтүләрен бастырып килә. Бу җитди әдиплек сыйфатлары аның "Татарстан яшьләре”
газетасында һәм "Татарстан" журналында мөхәррир булып эшләгәндә, аеруча “Казан утлары"
редакциясендә җаваплы сәркәтип, бүлек редакторы вазифаларын башкарганда ачык күренде-
ул күренекле мөхәррир-әдип булып абруй казанды. Соңгы елларда “Рухият” нәшрияты белән
дә иҗади элемтәдә булды, дистәләгән язучыларыбызның китапларын дөньяга чыгарырга
булышты. Әдәбият үсешендәге хезмәтләре өчен ул “Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шагыйрь буларак Наис I амбәр үзенең нечкә
тоемлы фәлсәфи лирикасы белән танылды аның һичкемне кабатламаган үзенчәлекле
шигырьләре “Баш очымда Кояш” (1991) һәм "Көзләрем яфрак коя” (2001) исемле китапларында
тупланып, дөнья күрде.
Каләмдәшебез, якын дустыбыз Наис Гамбәр исеме күңелләрдә гел сакланыр. Хуш, якты
күңелле, затлы әдип!

Реклама