ХИКӘЯЛӘР


Энә күзе
Авыл кучкыл канга баткан иде.
Ай саен булмаса да, өченчесе дигәндә капка асларындагы ерганак ише җирдән сузылып-сузылып кара кан агып чыккан да укмашып каткан. Бу—көз көне, аның да ахыры, җир туңып, кар яткач була торган хәл.
Әйе, авылда сугым башланган вакыт.
Ягьфәр автобустан төшеп калды да, әлеге кан ерымнарын, мөгезле эре терлек ашказаннарын кире әйләндереп бушатканнан соң калган, инде суык куырып, түмгәк иткән сыек-яшел калдык-постыкка игътибарын, карашын юнәлтәсе килмәстән, ары таба—авыл очыннан бирегә таба сигезенче санынча торган йорт-җире тарафына атлый бирде. Ун яктагы инешнең тирән ярларындагы тал-куакларны, әрекмән, әрем, гөлбадран курпыларын бәс сарган. күк гөмбәзе чалт аяз, һава саф
Дөнья, болай, тып-тыныч. Әйбәт йоклагандагы шикелле Йә адәми затның инде вафат булганлыгын мөгаен белгән, ә күңелнең, зиһеннең моны әле тәгаен кабул итеп җиткермәгөнлегендәге кебек.
Эңгер-меңгерле көздән соң кинәттән шикелле тоелган ап-ачык кышка кергәндә шундый тойгы, уй биләп алучан.
Ә бөтен җир, чыннан да, ниһаять, мәрткә киткән, тик тере, ап-ак иде Табигать үзенчә мәңгелегендә, тик кешеләрнең дә әлсгә гүрдә түгеллеген өй морҗаларыннан чыккан яшел-зәңгәр төтен баганаларының югарыга таба үрләгәннән соң да тәмам гаип булмаганнары белгертеп тора иде
Турылата үрләгән төген баганалары һәрвакыттаг ыча нидер әйтеп тора Нидер дип, әллә нине түгел инде: әнә теге өйдә итле шулпа пешә, тегесендә, бәлки, өчпочмактыр, бусында, ихтимал, ит бәлеше үктер. ә монысында һич кимендә кыстыбый ише бер-бер нәрсәдер
Менә боларнын иң кимендә ике-өч тәүлек чамасына сузыласын Ягьфәр яхшы белә. Җәйге челләдә яңгыр явасын, кышкы зәмһәрирдән соң җылы буран чыгасын чамалагандай
Әхәт ГАФФАР (1949) япчы уы.ч.тр/ *Әҗәт» «Яшисе, Щ>ЯЯДЯ >ис» «5огау» һ 6 китаплар ангоры Татарстанның атказанган сәнгать эшпчспсе Казанда яши
Ул үзе белгәннәренең һәммә фаразын бүгенге көндәге морҗа төтеннәре әйтмәгәнлеген искәрде.
Ә исә ул үз авылына төтен күзләр, кан исен иснәр, ашар ризыгын эзләр өчен дип кайтмады.
Ана, болдыр тәрәзәләрегезнең пыялаларын коеп төшергәннәр, ишегенең йозагын кыйганнар, бөтен өегез шәрран ачык тора дип хәбәр салганнар иде.
Менә шундый хәл-әхвәлне—инде өченче тапкыр—төзәтергә, бикләргә кайтып барышы.
Үзенең үксеп туган йортын бимазалаулары аңа бәгъзе мәетнең бакый ләхетен ишүгә тиң сыман тоела.
Шуңа күрә аның синоптикларның Атлантикада һаваның түбән басымы Татарстандагы антициклонга карата көнчыгышка күчү ихтималы бар, тик әлегә аның төньяктан бәреп керүе шикле, дигән фаразына ышанган хәлдә үз авылына кайтып килеше. Кар-буран чыгасы ихтималы булса да, һава температурасы күзәтелгән еллык күрсәтмәләрдән узмаска тиешлеге аны юлга әйдәде. Озакка сузылган кара көзнең бу киңлекләрдән чигенеп, яшь-кыркынның куеннарына елышканнан, карт-корының җаннарыннан үткәннән соң ары үтеп китеше.
Әлегә исә авыл кучкыл канга баткан, һәммә нәрсә күктән иңдерелгән зәңгәрсу нур белән өретелгән иде.
Калганын кем белә инде тагын. Бәлкем, гап-гади генә итеп, көндәлек бербер тәмле нәрсә пешереп тора торганнардыр.
Автобустан төшеп калгач, Ягьфәр авылга җәяүли килеп кергән иде. Авылның һәр елдагыдай канга батканына аның исе китмәде. Бала дөньяга килгәндә анасы каный инде ул.
һәммәсе фани, һични бакый түгел.
Анда-санда очраган авылдашларына ул дүрт-биш сажин җитәр-җитмәстән үк: “Әссәламегаләйкем!” дип эндәшеп кияүчән дә, “Яхшы!” дип узып китүчән. Киң күңеллесенә дә, коры җансызына да. Үзен тансыклаганнары белән, кулын биреп, хәл-әхвәл белешә, ә каршысына таба ике адым ара атлауны авырыксынганнарга үз сәламен фәкать иңдерә белеп кенә ымлый.
Үзенең:
—Исәнмесез,—дигәненә:
—Ярый. Бер көе,—дигәннәрне ул һичничек кабул кылмый. Чөнки ул белә: болар—“Аллага шөкер!” диюдән мәхрүм мәхлуклар.
Алың:
—Шөкер дип әйтегез,—дигәненә мондыйлар барыбер:
—Ярый, шулай диик,—дип узучан.
Мондыйларның авырулар икәнлеген, кешенең сәлам иңдерүен кара җаннары кабул итә аямаганнарын, шуңа күрә андыйларның кешедәге илһамнан, игелек, савап, деннән өрәк кургәдәй тайгышуларын ул әйбәт белә.
Моны алдан сизмәү, белгәнен соңында аңышмый калу—шайтанга әфсен өрүдән гаҗиз калуын белән бер.
Шулай дип әйтмәсә дә, һич кимендә шулай уйларга кирәклеген ул беркайчан да онытмый, исендә тота торган иде.
(Шуңа күрә Ягьфәр кешенең елмаюлы йөзенә караганда, атлап киткәненең соңында калган эзеннән күбрәкне танырга өйрәнде. Күптәннән бирле инде.)
Аның исә үзенең ирене һәрчак алсу, сусыл, изүе ачык, аяк атлавы шөбһәле түгел, ә бәлки нык, ышанычлы, бераз тирбәнүле, тыйнак, бераз шаян, тик гаять сак.
Шәһәр автобусыннан төшеп калгач ук, авыл һавасы бүтәнчә, тын алуы җиңелрәк кебек. Бүтәнчә дип... әйтик, үз авылыңа табантын әйдәгән юлдагы бер әчмуха тузан да, әгәренки бөртекләп, хәерле җыя алсалар, бишегендә яткан чагыңда имезлек итеп каптырсалар да ризыктыр ул. Ә кыш көне дисә, әйтик бүген, керфегеңә кунган бер кар бөртеге дә әнкәңнең әллә нидә генә—кемдер чит-ят күреп алганчы ук иң арып тупасланган урта бармагы белән суллы-
уңлы сөртеп алырга өлгергән мул тамчылы тозсу күз яшеннән дә җылырак, баллырак булырдыр иде.
Бөтен һава, челләдән сонгы эңгер-меңгерне тутырган черки көтүен хәтерләткән ише, әлҗе-мәлҗе сыкыга көмешләнеп торса да, Ягьфәрнен сыңар керфегенә дә һични кунмады. Ул, болай, үз мыегының кабарганнан-кабара барганлыгын тоя-тоюын, тик авылына керә-керешли, күрешкәне саен салып тормас өченгә кесәсенә тыккан биш бармаклы бияләеннән арынган, инде бераз туна төшкән шул бармаклары, учы белән мыегын уңлы-суңлы сөртергә теләмәде.
Гүргә иңгәннәргә генә ни яңгыр тими, ни кар төшми.
Шунысы яхшы.
һәммә җирнең, ниһаять, ап-ак кебек тоелганы шикелле. Хәер, инде утырган кар әллә зәңгәрсу, әллә алсу, әллә яшькелтем, әллә күксу иде бугай. Кайсы тарафка, нәрсәгә каравыңа карап. Кышның үз фасылына кергән, хуҗа булган чагында зарыккан кешеләр инде утырды дигән карны әле ахак, әле миләүшә, әле зөбәрҗәт, әле—күзне чагылдырганда, камаштырганда—кара төстә итеп күрә ул. Җирне тәмам туңдырганнан соң ике көн дәвамында тыныч кына яткан кар иртән иртүк аяз күкле авылга сул як үр кашыннан ипләп кенә кояш күтәрелгән вакытта атлаган һәр адымың саен иң кимендә кырык дүрт төскә керә.
Кар, шулай, әлегә түземле генә яткан да куйган. Болай итеп асрарга исәпләнгән мал-туар гына тыныч ята. Ә инде сугымга куелганнары яңа карның ятуы адәми затларның уянулы пычак кайравы икәнен һич белми, белә дә алмый Аларның нәкъ шул һични белмәгәннәре мәлендә сугым башлана.
Мал-туар, терлек-җанвар, кош-корт кичәгене хәтерләми Аның карауы алар бүген ни буласын белмәү белән... бәхетле.
Авылның кучкыл канга батканлыгын алар беркайчан да күрми инде.
Ягьфәрнең Тегермән очы урамындагы үз өйләренә кадәр атлап кайтырына хәтле чакрым чамасы бар әле Аның ун иңбашына ике тоткычын кигезеп күтәргән җирән төстәге нык букчасы саллы гына авырлыкта иде. Әллә ние дә юк шикелле үзе: ике бөтен ипи, терсәк буе бер тутырма, төрле-төрлесеннән өч кап чәй, ун савыт шәп сыра, бер шешә аракы, ике кадаклап хәлвә, кистраны белән пешкән ит, ыслы балык, алма, ике литрлы савытта үзе тозлаган кара гөреҗдә гөмбәсе... Сигарет, шырпы, алты-җиде данә шәм
Җитәрлек.
Ахирәттәге ата-анасы, шундагы исемле, исемнәре билгесез туган- тумачаларыннан гайре Ягьфәрне бу кыш башында һичкем көтми Үги өйләренең болдырындагы пыяласын ваткан, ишек йозагын каерып аткан бәгъзе затсызы, оятсызы аның кайтып төшәсеннән шикләнәдер-шикләнүен. Алар Ягьфәрнең үзләрен беләчәген, белгәч нишләтәсен яхшы чамалап торадыр Монысы тәгаен.
Тик хикмәт анда түгел. Бар мәгънә аның менә кайтып килүендә әле ул.
Ярар, һич киме бер генә кош-корт та үзе борнап чыккан, җим ашаган, канат ныгыткан ягына мәгънә эзлисе, табасы өчен өйләнеп кайтмый.
Шулай да һәрбер әйләнеп кайту—инде әллә кайчан узганны мәңгелеккә теркәп кую ул. Үзеңнән кала бәлки һичкемгә хаҗәтсез нәрсәне беркем дә күрмәслек йолдыз итеп.
Олы юлдан уңга борылып кергән авыл урамы буйлап үткәндә каршысына очраган, йә аркасы ягыннан килеп чыккан көпчәкле тракторгамы, ат җигүле арбалы кешеләргәме—ул кулын да күтәргәләде. сәламен дә юллады. Ә тегеләр аның шул кулы селтәлөгәнен сәлам сынап кына кабул кылдылар, күрәсең туктамадылар, анда-монда уздылар да киттеләр.
Ул җанын тыеп, яңа карны шыгырт-шыгырт итгерә-иттеро кайтып бара әле. Әнә, мәктәптә физкультура укытучы Илтөзәр капка төбеннән уң кулын күтәреп сәлам биргән булды. Тик “безгә кереп чык өле ’ дигән ымын
белдермәде. Димәк, хәзергә Ягьфәрнең аңа кирәге юграк,—әлегә үзенеке бар. Эчәренә. Чәй түгел инде.
Аларның урам юлыннан арырак торган өе ягыннан да кан исе килгәнен тойган Ягьфәр бу очракта һични уйламады.
Шулай, бүген уй уйлар көн түгел. Ул аяк киеменә ябышкан былчырак катыш карны селеккәләгән, бүгенге көнгә юлының очына таба узышы дәвамында иде. Юл кеше үзе теләгән чакта төгәлләнә.
Югыйсә, кайсы капкадан керсә дә, ул үзенә атап чәй кайната башлыйсыларын белә.
Тик бүген—кирәк түгел. Ул бүген биредә кирәкмәгән вакытта яуган яңгыр белән, алдан белеп торган шәггә дә һичничек туктатып булмастай боз бәрү белән бер; үрелеп, кисеп алганның соңында, кортлы икәне беленгәч, селтәп читкә ыргытылган гөмбә, мал-туар суелгач төшкән җебек көн, кулыннан килмәгән бер адәм актыгы тарафыннан бугазы киселеп бетмәгәнгә күрә җан тәслим кыла алмый азапланган ап-ак каз, аркасындагы канатын күпме җилпүгә карамастан, һичкем күзенә чалына алмауга гаҗәпләнгән фәкыйрь бер фәрештә генә.
Хәер, бу авылдагы һәр өй хуҗалары—аныкы, берәрсенә кергәне сурәтендә очрашып сөйләшүдән гайре һичкемне аптыратканы, йөдәткәне юк.
Сул якта кала торган югары оч тыкрыгы башындагы өйгә ул һичбер мәртәбә борылып карамыйча калмас иде.
Исән-сау кешенең узып китешли карап китә торган ягы була.
Әүвәлтенрәк, әллә кайчан инде, әлеге тыкрык очланып, чирәмле тар урам аша алма бакчалы йортта ул яшертен дә, сиздереп, белгертеп тә җан атып йөргән Фәйрүзә бар иде.
Хәзер юк инде.
Бар. Яши. Тик кеше кешесе булып.
Шунысы хәерле.
Әлеге өй былтыргы шөпшә оясыдай буш, тәрәзәләре соң чикләвегенә хәтле аҗаган ашап, каралтып бетергән кишәнке шикелле.
Ярар инде. Ягьфәрнең үз өйләре дә шундыйрак.
Фәйрүзә анын төшләренә кереп йөдәткәли икән, аңа шуның өчен дә рәхмәт яусын.
Ул: “Бу дөньяның сиңа насыйп итмәгәне шау кайнаган самавырсыз калганы
юк әле”,—дип уйлап куйды.
Анын ике кызы, Фәйрүзәнең ике улы бар—тагын ни җитмәгән?
Дөньяның бизмәне тигез.
Табан астындагы яңа карның атлаганы саен тигез шыгырдаганы, яшенсез күк көлтерәгәне. чишмә күзендә ин киме биш-алты ком бөртегенең тавышсыз гына кыштырдап торганы, тегермән ташлары келтерәгәне сыман.
Юлындагы ары таба йорт турысыннан үз каршысына кара яшендәй чәчрәп өреп чыккан йөнтәс зур эткә ул, сул кулының бармакларын киң тырпайтып, учын каршы куйды. Аңа карамады да. Игътибар итмәде. Шул гына. Эт тынды да, ак очлы койрыгын шәлперәйтеп, капканың асты череп сынган ике такта арасындагы үз тишегеннән кереп шылды.
“Шулай,—дип уйлады ул.—Тагын бер өйдән соң ләтчәсе чыга инде”.
Үткән-барганында чалбар балагына кылган угы, тигәнәк кылчыгыдаймы ябышырга торган чәңгелдек сары бер эт бу юлысы анын аяк астына чәчрәп чыкмады. Югыйсә, нәкъ менә шул чәңгелдек эт Ягьфәрнең кайтканы саен теңкәсенә тигәнгә, бөтерепләп торып, кинәттән бот арасы тирәсендә чуалганына күрә ул алдан ук таш әзерләп куючан. Тик ыргытырга язмасын. Аның саен котырына гына.
Юл ачык. Тагын дүрт өйдән ары зиратка җитәсең, ашыкмыйча гына бара торгач, ахирәттәге әти-әниеңнең, барча туган-тумачаларыңның якты рухларына белгән доганны күңелеңнән әйтәсең дә, аннары—Ягьфәрнең туган өе инде.
Буш. Салкын.
Урамда очраган этләрне ул күз карашы белән дә туктата белә. Туктамасалар, буш кулың белән, каен җиләге өзгәндәй генә сак кыланып, табан астыннан берәр таш-фәлән алгандай гына итү кирәк.
Теге әнчек эт, күзгә күренмәстән бәреп кергән черки сымак, капка астыннан атылып килеп чыкмады
Чөнки ул бүген тук икән. Аның хуҗалары сыер суйгандыр, ә моңа талак телеп ашатканнардыр, бавыр, йөрәк, үпкәне ярганда кешеләргә ашарга ярамастай төерләрне, бизләрне ыргыткалап торганнардыр.
Тук әт кешегә өрми —Кайтып киләсеңмени?
—Нихәлең бар, Рәҗәп абый?
—Аллага шөкер. Кайтып киләсеңмени дим ич.
Ягьфәр юри-морый:
—Юк, китеп барышым иде,—диде.
—Чү! Алайлыйгамы? Китүчеләр болайлыйга бара торганые.
—Бу очтан нәкъ шулайлыга табантын китәләр ул, Рәҗәп абый,—диде Ягьфәр.
Рәҗәп:
—Кая, энем?—диде.
Ягьфәр аның, сул күзен кыса төшеп, уң кашын ничек сирпүеннән үтә гаҗәпсенгәнен искәртеп алды да:
—Зиратка,—диде.
—Ә!—диде Рәҗәп.—Зират якын ул.
—Чираты ерак булсын —Кая, Ягьфәр?
—Әлегә гүргә түгел.
—Алайса, утыр әле.
Юри сүз уйнатуын бүтән кирәкмәс санал, Ягьфәр —Утырсам, озакка китә, Рәҗәп абый,—диде.
—Ниме суң?—дип сорагач, Рәҗәп салам җәеп утырган бүрәнәдән торды да, алдын-артын юк-бар чүп-мазардан каккалап алгач:—Әллә таптыңмы, наным?—дип сорады —Шулай сизөм.
-Рәҗәп абый,—диде Ягьфәр -Менә хәзер мин сиңа наным түгел, бәлки запастагы капитан.
—Тыңлыйм,—диде Рәҗәп.
Ягьфәр бер тезе ямаулы чалбар, уң җиңе өчпочмаклап умырылып, мамыгы күренеп торган—Урта рус калкулыгындагы һәммә халыкка гадәти җылы сырма, башына инде нинди җәнлек тиресеннән тегелгәнлеге билгесез бүрек, аягына кирҗә итек кигән, каш-керфеге төссез, күзе әллә яшькелт, әллә зәңгәрсу, борынының сул ягы көрән миңле, ирене кысынкы, ияге рухсызларныкы ише җәйпәк булган Рәҗәп каршысында күн пәлтәсенен сул як кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып барлады. Шуны пөхтәләп ачкач, Рәҗәпкә әле күрсәтергә ашыкмыйча, уң кул учына карап алды, шуңа уһ дип тынын өргәннән соң:
—Мә, сержант. Атаң—өлкән лейтенант Казыевның Кызыл Ьаирак ордены Бусын да ал,—дип, Ягьфәр аңа, уң кесәсеннән алып, ак тышлы бер кенәгә сузды.—Нумерын карап торма—аныкы.
—Инде! -дип, Рәҗәп Ягьфәр биргән орденны сул кулы учында әйләндерде дө күз карашын уң кулындагы кенәгәгә юнәлтте Аннары тагын анда да монда, монда да тегендә.
—Кит әле, Ягьфәр! диде Рәҗәп.- Эзләп таптыңмыни —Эзләмәдем,—диде Ягьфәр.—Таптым гына. „
—Ә “За отвагу” медале. Кызыл Йолдыз ордены. “За Кенигсбср медале? —Оныкларыңның балалары табып кайтыр әле
—-Дисеңме?
—Димим,—диде Ягьфәр. Аннары:—Аларны—орден-медальләрне хәзер дә коялар,—дип өстәде.
Рәҗәп күз карашын кенәгәдән сул аягындагы инде күгәрек төсендәге кан каткан итегенә юнәлтеп алды да, әллә кайдагы ак еракларга карап, тагын:
—Дисеңме?—дип сорады.
—Дим,—диде Ягьфәр.—“За взятие Берлина” булмас инде булуын. Тик “За взятие Вашингтона” да эләкмәс.
—Ягьфәр наным, әйт әле: әтинең бу орденын каян таптың суң? Әгәренки сер булмаса.
—Сатып алдым.
—Сатып?
—Сатып.
—Ничек инде ул! Әтине фотокарточкыга төшергәннәр дә—тегеләр киткәч карасак, кәчтүме шәп-шәрә! . Шуннан соң күп тә үтми үлде.
—Урыны оҗмахта булсын,—диде Ягьфәр.—Анда орденгадыр, медальгәдер карап кертмиләр ич.
—Каян беләсең?
—Аннан җәннәт медале тагып чыккан әрвах юк,—диде Ягьфәр.— Медальне бу дөньяның тәмугында гына күп тагалар.
Көн ап-ак. Аяк алыштырган саен кар шыгырдый. Мунчада бер тапкыр парланганың соңында мунчалалап, сабынлап юынып алгач, ләүкәдә ике-өч кат чабынып чыгылган тәннең, бармак белән ышкып карасаң, өлгергән кәбестәдәй сәламәт шыгыр-шыгыр иткәне шикелле.
—Шулай да, наным...—диде Рәҗәп.
—Суык булгач, Хәтер көнендә пычак калынлыгы гына бер-бер нәрсә кабарга киткән идек.
Рәҗәп аннан:
—Пычак калынлыгы күпме була суң ул?—дип сорады.
—Яткырып тотсаң—шул хәтле, кайтарсаң—арта, ә сабына утыртып сагайсаң, нәкъ сиңа таманча. Рәҗәп абый.. Әйтәм ич, Казанда Хәтер көне быел салкын туры килде. Бер иптәш белән, чәйме, мәйме эзләгәндәй, Ирек мәйданыннан аскарак төшеп киттек. Анда Ленин орденынача сатыш та алмаштырыш бара. Атаңның бу орденын шул төштә таптым.
—Күпме тора диделәр?
—Анда димиләр, Рәҗәп абый.
—Димиләр үк мәллә?
—Әйе. Араларында кергәнне-сатканны күзәтеп, барлап торучы берәү була.
—Карасана! Нәкъ төрмәдәге сымак икән. Каплаган да куйган смотрящий!
—Анда атаңның бу ордены илле тәңкә тора.
Рәҗәп, гадәтенчә:
—Инде!—дип куйды. Аннары, бүрәнәдәге саламны тараткалап:—Утырыйк әле,—диде.
Утырыштылар.
—Аның минем әтинеке икәнен нумерыннан таныдыңмы?
Аның янында үзеңнең гакыллы икәнлегеңне белгертеп торуның хаҗәте юк иде.
—Эзләп таптым. Тезеп куелганнар. Кеше ул орден-медальләрнең бөтенлеген карый. Янәмәсе сакланышлары нинди дә, эмале кырылмаганмы, ядрә-фәлән тимәгәнме, сугышның башында бирелгәнме, ахырына табамы...
—Аның аермасы бармыни?
—Сугыш башлангандагысының көмеше күбрәк.
—Беткән чагында?
—Әзрәк,—диде Ягьфәр.
—Нигә алай икән?
Ягьфәр теге сугыш алдыннан коелган орден-медальләрдәге алтьш-көмеш микъдарының ахырга нигә кимегәнлеген әйтеп, сөйләп тормады. Югыйсә, он белән он, ипи белән ипи аермасыннан ук керешәсе була. Алай итсәң, сүзнең дилбегә очына җитәм димә.
Ягьфәр:
—Казыев абзый бу орденын сугыш башында алган,—диде.—Ул вакытта илнең алтын-көмеше байтак булган әле. Ахырында ничек төткәзеп бетермәк кирәк17
—Алайса теге фотокарточкыга төшереп йөргән адәм актыклары көмеше күбрәк булганга күрә урлаганнармыни инде?
Ягьфәр җавап бирмәде. Чалбарының уң кесәсенә кулын тыкты да, үзе белгән бер-бер нәрсәне капшап алгач, учын Рәҗәп Казыевка ачып күрсәтте.
Ул Рәҗәпнең аптырап калып, сискәнепләр торып киткәнлеген, утырган җиреннән калка торып, тагын сеңүен кырынмы, турымы карамастан ук күреп, белеп торды.
—Тәре бит бу, наным!—диде Рәҗәп.—Фашистларныкы!
—Аларныкы,—-диде Ягьфәр.
—Каян алдың?—дип сорады Рәҗәп. Ягьфәр җавап бирмәде.—Шул ук... базардан мәллә?
—Шул базардан,—диде Ягьфәр.—Сугыш базарыннан.
—Монысын да шуннан... сатып алдыңмы әллә?
Ягьфәр әлеге свастикалы көмеш тәренең әнкәсе вафатыннан сон аның сандыгындагы нигәдер патша заманыннан калган кызыл каракошлы "40 копеекъ” маркасы ябыштырылган бер конверттан табып алганлыгын әйтеп тормады.
—Ә моның көмеше күпме тарта?—дип сорады Рәҗәп.
Ягьфәр:
—Монда алтын-көмешкә караганда кан күбрәк,—диде.
—Синең атаңны мең дә тугыз йөз утыз тугызынчы җыл ның язында өрмиягә алганнар дип белөм,—диде Рәҗәп.
—Бу көмеш тәрегә дә шул ел басылган.—диде Ягьфәр
Рәҗәп:
—Бу—сугыш ачылган ел ич инде, наным,—диде.—Польша.
—Сугыш ачылган ел, Польша,—дип җөпләде Ягьфәр
—Шул елны шуның өчен бер-бер нимес солдатына биргәннәр инде,—диде Рәҗәп.
—Орденның мондыен сугыш башында солдатка такмыйлар
—Офицерга гынадыр шул.
Иң кимендә- группенфюрерга. Рәҗәп абый.
—Анысы кем була инде. Ягьфәр?—дип сорады Рәҗәп
—Группенфюрер була,—диде Ягьфәр.
—Суң мин надан ич инде, наным. Ниме дип кистереп әйтмисең7
Ягьфәр:
—Нәрсәне, Рәҗәп абый?—дип сорады
Групперфүрер дигәнеңне. Кара, әйтеп бетергәнче телең сынар, ә! Безнеңчә ничек була суң ул?
—Ал арча була, Рәҗәп абый.
—Бу тәренең күпме торганлыгын әйтмәдең ич әле
—Өлкән лейтенант Казысвның орденына караганда күп мәртәбә кыйммәтрәк, -диде Ягьфәр.
Нигә кыйммәтрәк, наным... капитан?—дип сорачы Рәҗәп Әгәренки, аңлавымча, бу фашист тәресен атаң кулга төшергәч диюем инде
Шул вакьггга Рәҗәпләрнең кече капкалары ачылып китте, аннан, мунча миченә тыгылган утын астына каен тузы ягып җибәргәннән соң морҗасыннан ургылып чыккан кара төтен шикелле, кара-корым бер эт атылып килеп чыкты
да Ягьфәрне күргәч, сыртын кырт кирегә борып куйды. Ул капкадан ике хатын күренеп, берсе алдан тартып, арттагысы этеп, калай тагарак өстерәп чыгардылар. Алдагысының Рәҗәпнең хатыны Гөлсинә икәнлеген Ягьфәр таныды инде. Арттагысы кызларының Сәгыйдә атлысы иде ахрысы.
Гөлсинә, аны күреп алгач:
—Исән-саумы, наным?—диде.
—Аллага шөкер!—диде Ягьфәр.
—Менә без шундый инде, наным,—диде Гөлсинә. Аннары Рәҗәпкә: — Пычак бир әле,—диде.
Рәҗәп кесәсеннән чүпрәк төргәге чыгарды да:
—Мә, үткен. Кулыгызны кисә күрмәгез,—дип, пычак чыгарды да бүрәнәнең сул ягындагы черек ботак урынына кадады.
-—Кыршалмады микән инде?—дип сорады Гөлсинә.
Рәҗәп:
—Төрмәдә ике ел каешландым,—диде.—Пычакның ни икәнен генә беләм
Ягьфәр күрде: йөзе трактор двигателе клапанын таптатып ясалгач кайралган, кул тоткычы пластик массадан аллы-гөлле итеп төпләнгән пычак.
Әлеге хатын уңган юка гына ефәк яулык япкан, сырмадан, карамы, көрәнме икәнлеге танымаслык трико тарткан, пычракка катып, кар ягылган бутый кигән.
Шанель ислемайлары сибенеп, Версаче киемнәре киенер урынга Гөлсинә әле генә ишегалдыннан капка төбенә тартып алып чыгарылган тагаракны әйләндереп бушатты да. ире Рәҗәптән сорап алган пычагы белән ак карга яткан яшькелт-зәңгәр өемне буеннан-буена ерып чыкты. Ә аның белән янәшә
торган кызы:
—Әни, әйләндеримме?—диде.
—Капла, кызым,—диде Гөлсинә.
Гөлсинәнең ярып, ә кызының әйләндереп каплаган сыер ашказаныннан кайчандыр болыннарда борнап та, аннары суң чәчәк атам дигәндә чабып киптерелгән үләннәр, чәчәкләрнең ахырга ни кыяфәт алганлыгын Ягъфәрнен беренче тапкыр гына күрүе түгел.
^ Фәкать шунда Гөлсинәнең яланкуллап әүвәлге чәчәкле болын печәне боткасында ни рәвешле кармаланып торганыннан соң:
—Карале, Рәҗәп! Инә кергән булган икән,—дип, нәрсәнедер кармалап тапканыннан сон иренә чистарткандай күрсәтеп биргәндә, Рәҗәп:
Яхшы. Атом бомбасы түгел лә, Гөлсинә,—диде.—Бер көн ашатмый тотканыем, Ягьфәр энем,—диде Рәҗәп.—Ә каласы нәрсә барыбер кала икән.
—Әле ярый кадалмаган,—диде Гөлсинә.
Кадалса суң.—диде Рәҗәп.—Аны барыбер суясы иде ич. Эч мае гына да дүрт чиләк чыкты, энем,—-диде ул Ягьфәргә.—Ышанасыңмы-юкмы?
—Әйбәт булган,—диде Ягьфәр.
■3~Әйе... Моның—әти орденының дим инде—бәһасе күпме тора дидең әле?
Ә! Иөз, әме бит? Шул бәягә сатып алалармы?
Ягьфәр аның “йөз” дигәнен “илле”гә төзәтеп тормады.
—Алалар.
—Әйтик, әгәренки мин шунда барсам. Алалармы?
Ягьфәр:
—Алалар,—дип кабатлады.
Ә мин, әйтик... Иөз илле сум куйсам?—дип сорады Рәҗәп. Аннары пышылдап:—Сатып алалар да—саталармы?
—Сатылалар,—диде Ягьфәр.—Барып өшәнмә.
Ул утырып торган бүрәнәдән иңә башлаган суыктан арынырга, аягын, җанын, бәгырен язарга теләп торды да, теге хатын-кызларның баягы суелган сыерның ашказанын. эчәкләрен эш итәргә ишегалдындагы мунчага алып кереп киткәннәрен искәреп, урамның үзе кайтышлый тарафыннан бер ир затынын
килгәнен күргәч, өске киеме итәген кайтара төшеп, кулын куен кесәсенә тыгыл алды.—Шушы җитәме, Рәҗәп абый?
Анын кулындагы өч иллелек акчаны шәйләп алган Рәҗәп, һич кабаланмыйча, тып-тыныч итеп:
—Җитә,—диде.
Күктән, сабыр гына итеп, сирәк, бик сирәк, тик инде озакка киләсе суык кышнын җемелдәвек вак кары төшкәли иде.
Ягьфәр өенә таба кайтып китте.
Каршысына килгән әүвәлге ир заты аны:
—Нихәл, энем?—дип сәламләде
—Аллага шөкер, Сәхәбетдин абый,—диде Ягьфәр. Аның чиста тастымалга ни төреп тотканын төгәл аныклап, ул:—Кемнәргә юл тоттың?—дип сорады.
—Тилчә Закир абыйлар дәшкәнне. Үгехләре ике яшь ярымлык. Сорагач, ничек тик торасың инде,—диде Сәхәбетдин
—Савап булсын.
Шулай дисә дә, ул әле генә әллә кайдагы Сират күпереннән ары таба үткөндә1едәй бер хис кичереп алгандай булды.
Юк. Тәмугтан үтте бугай
Кайсы тарафка икән?
Бу дөньяны кемнәр генә белеп бетерсен соң...
Ягьфәр үз чалбарының уң кесәсендәге янәшә ике орденны (берсе—Кызыл Армия сугышчысыныкы, икенчесе—фашистныкы) тоеп барды.
“Күрәсең, Ахырзаманга хәтледер”,—дип уйлады ул.
Аннары соң, үзенең ни уйлаганын үзе дә белеп, аңлап, кабул кылып бетермичә:
—Энә күзе,—диде.
Акбар
Ул—Акбар кушаматлы эт—адәми затларның җансыз берәүне акка төрелгән килеш ниһаять җиргә күмеп куйганлыкларын зираттагы бердәнбер юан карт нарат агачы төбенә посып торганы җиреннән әле бу, әле теге якка күчә-күчә карап торды-торды да, тегеләрнең гамәлләре тәмам икәнлегенә төшенгәч, әле генә җыйнаулашып, ашыгып, алмаш-тилмәш көрәк алыштыра-алыштыра күмеп киткәннәреннән соң калган дымсу бер калку өем туфрагын алгы аякларында! ы тырнакларының каерылып, шулардан бөтенесе төпләреннән кан тамчылары чыккач, шул кан, тырнак, җир, җан исе саркып, сыктап беткәненә хәтле актарды да актарды, казыды да казыды.
һич ни чыкмады.
Ул үз хуҗасының кайдадыр шунда икәнлеген тәгаен оелә, ә барча белгәнлегенең чигенә җитәрлек түгел икәнлегенә Кояш тәмам иңгәч кенә ышанды, биреште, чигенде.
Мәңгегә. _
Әлеге адәми затларның Кояшның төшлектән авышкан мәлендә билләренә тиклем үләннәр, чәчәкләр арасына иртән үк урык-сурык йөргәннәренә күрә аяк асларында тапталып салынган сукмактан инде менә берсе артыннан берсе тезелешкән көйгә тыныч кына сөйләшә-сөйләшә китеп барганнарыннан, капкадан чыккач, һәркайсы үз тарафларына таралышканнарыннан байтак вакыт узганыннан соң- Кояш инде бөтенләй сүрелеп бетеп. Ай калыккач кына ул—Акбар—алгы тәпиләрен калку җирән җирдән аергач ялап-ялап алды, тырнак төпләрендәге ком. үзле кызыл балчык катышлы үз канын төчкереп- төчксреп атты. Күпме актарынса да. казып төшәренә ирешү!ә көч-к>әте җитмәслсгенә һич кенә дә килешәсе килмәс бортын, әле вак-вак кына атлап,
7. .к у., м»
әле терек-терек йөгерекләп, әлегә кая барасын белмәгән хәлдә әллә кайсы тарафка юнәлеп китте.
Кояш калыккандамы. Ай баткандамы вакытларда ул үзенең кеп-кечкенә икәнлеген чамалый. Тик һич кимендә арт аякларына басып барган шәттә дә үз буен кешеләр буе белән чагыштырмада биегрәк икәнлеген раслар хакына ул үз койрыгын болгап ямакайлануга, ялагайлануга мохтаҗ түгеллегенә үтә төшенә иде. Анысы, нишләсә дә, аның ни колагы, ни койрык очы беркая да җитмн-җитүен. Алайга калса, әтәч кикриге дә Салават күпереннән узмый; сыерлар көтүендәге ала-кола үгезнең үкерепләр торып алуы да күк күкрәве түгел; урамдагы ата казларның да, кәкере муеннарыннан гайре, аннан уздырган, алдырган әллә ниләре юк ул.
Әйе, ул—Акбар—бәләкәй эт. Тик аның, кечкенә, көчсез дип, моңарчы бер генә кырмыскага да басканы, һичбер күбәләкне тешләгәне, ичмаса уен өчен генә булса да берәр чыпчыкны тотам дип куркытканы юк әле. Авыл урамы буенча көпә-көндезме, кара төннәрдәме, кышкы бурандамы, язгы ерганаклар ташып аккандамы үтеп барышында тегенди-мондый этләрнең каршысына чәчрәп чыкканнарын үз капка асларына ничегрәк куып кертү ысулын ул яхшы белә: күрмәмешкә салышасы да, эндәшми-нитми генә үтәсе дә китәсе. Бөтенесе ык итмәгәйләре мык итсеннәр шунда.
Ул үзенә каныгырга ниятләгәннәргә тамагын әрәм итеп торсынмыни суң? Үзеңне белдерә белдерергә кирәк. Югыйсә алар—барчасы да ата этләр. Ә ул үзенең ана эт икәнлеген быелгы язын гөрләвекләр агар-акмас тулганда, ташу төшәр-төшмәстә сизде, тойды, белде инде анысы. Тиңең югында корсак күрсәтмәктән ни мәгънә? Аркага ятуы җиңел ул. Кыр этләре өере узып киткәндә, бүреләр-фәлән килеп чыккан әхрәттә аркан ятып, эч күрсәткәндә ярый: алар бәләкәйләргә тими. Ни кышын, ни язын. Җәен бигрәк тә. Кешеләр генә күзләренә карап өлгермәстән уздырып сүгенә, тик кенә торганың чагында да тибәргә җай көтеп тора, кул асларына туры килгән таштыр, агач, тимер кисәгедер атарга яскана.
Эттән шикләнгән кеше үз-үзеннән, үзе уйлаган уйдан курка.
Акбар үз ниятләрен кылырга куркучы кешеләрдән шикләнергә кирәклеген белергә күптән өйрәнде инде.
Ул—Акбар ап-ак булганына күрә кашлары уртасындагы, койрык очындагы, алгы тәпиләрендәге кара тапларга карата юри “Ак бар” аты кушылган Акбар. Әллә күпме этләрнең, үз хуҗаларын кыяк үләнле, пәйгамбәр чәчкәле, шайтан таяклы, кычытканлы, инде буйга үсүдән узып, корыгач сузылыплар торып җиргә авып төшкән каенлы, шул—Акбар өнәми торган әллә нинди чит-ят исле урынга күмеп киткәннәре соңында килеп, борыннарын төрткәннәре, тырнакларын канатканнары юк. Аларга әйбәт, рәхәт. Өйләреннән берәрсен күтәреп алып чыгып, бөтенләйгә калдырып киткәндә дә аларның караучы кемнәредер кала.
Ә менә мин—Акбарның—беркемем дә юк инде.
Кичәгенәк авыл көтүе кайткач—сыерларны, сарыкны, кәҗә, бозауларныдыр кайсын аратага япкач, кайсысын абзарга куып керткәч, сыерларны, саугачыннан соң, тугайгамы, бакча башларынамы төнгелеккә арканлагач, тавык-чебешләр, әтәчләр инде әллә кайчан куначаларына кунаклагач, аның хуҗасын әнә теге яктагы, менә бу яктагы ике ир кеше инешнең түбәнге очына җәтмә белән балык тотарга алып төшеп киттеләр Мин—Акбар дәшкәч иярми нишлим инде? Иярдем.
һәр адымнарын карап торды, басып йөргән эзләрен иснәп барды. Балык күп эләкте. Анын хуҗасы кайта-кайтышлый башта тегеләрдән утырып калды, аннары җиргә ятты Ятты да тынды. Акбар моның бөтенләйгә икәнен тойды. Әлеге ике ир кеше, балыклы букчаларын тотып, юеш җәтмәләрен озын сапларында тирбәтә-тирбәтә кайтыр якларына табантын туктамыйча киттеләр дә бардылар. Ичмаса бер генә тапкыр да әйләнеп карамадылар. Югыйсә үткән
юлыңа әйләнеп карашлы, әледән-әле борылып кайтышлы, барлыйсы, ышанасы ич ул.
Тегеләр китте. Акбар үз хуҗасының битен әллә күпме ялады да ялады— уята, торгыза алмады.
...Бөтенләйгә ятканнарны тәмсез ис бөркүчән кучкыл-шәмәхә чәчәкле, ялгыз нараттан былтыр ук коелышкан күркәле, иссез әрем үскән җиргә күтәреп алып баралар да бер-бер казыганнары чокырына күмәләр дә китәләр Акбар боларның һичкайсын белмәс иде белүен. Бу сиңа ялгыз хуҗаңның, сине кеше итеп, үзенең җылы, тыныч кочагына кертеп яткыруы гына түгел.
Әнә аны дымсу туфрак өеменнән Ай беткәнче казысаң да чыгарып булмады Тирән. Ул аннан Кояш тәмам күтәрелеп, су эчәсе килгәненнән сун гына китеп барырга кыйды.
Инешнең комлы ярыннан иелә төшеп, Акбар төче су эчте-эчүен. ә шуннан ары, өметен өзмичә, өйләренә кайткан иде дә—кызыл чәчәкле пыяла тәлинкәсенә бер нәрсә дә салынмаган. Менәтерә, болдыр ишегенә борынын күпме төрткәләде дә төрткәләде инде, баскычны күпме тырнады, өреп тә чинап, өреп тә шыңгып карады—ә аның юан нарат төбеннән кача-поса карап торганы чагында бөтенләйгә күмеп калдырылган хуҗасы өйдән чыкмады, дәшмәде, күренмәде. Югыйсә Акбар бүген бер-бер сугым көне икәнлеген әллә ничә көн белеп көткән иде инде Каян белә дигәндә, ул кара мыеклы мөлаем ике кешенең машиналар арлы-бирле чабышкан юл ягыннан тәгаен кайтасын, аңа әллә нинди тәмле ризыклар бирәсе көннәре җиткәнлеген өзелеп- өзелеп көтә иде.
Бүген аларның кайтасы көне. Ә аны фермадагы бүгенге сугымга дәшеп алмадылар. Ансыз—Акбарсыз ничек икән инде? Андый-мондый ит-мазар калҗасы, талак (тулысы белән), кап-кайнар бавыр, йөрәкнең тамыр-бизлөре, карта (үзләре алып китмәгән шәттә) тәгаен аныкы булган вакытлар шулай бетте дә китте микәнни? Ә андый-мондый ит-мазар калҗасы тияр сыманлыгын ул сиземләп, чамалап куйган иде инде куюын.
Бугай.
Юк. Бүген җир астыннан үзле балчык исеннән гайре бер нәрсә дә бирмәсләр күк.
Икән.
Күнеккәнемчә, мин бу вакытта әйбәт хуҗамның йоклап ятканын янәшәсендәге мендәрдән саклап, сагалап торам инде Ул исә котә-котә дә кайтмагач. Ай чыкканда тагын су эчеп мендем дә—кырын ятып йокладым. Йолдызлар сүнгәч, мине бер абый үз кочагына күтәреп азып киткәне чагында да йокладым эле. Болай гына инде—йоклаганга сабышып. Юри-мүри генә Мине тагын нишләтерләр икән дип. Мондый чакта карышырга ярамый Инде өрсәң—бигрәк тә харап.
Кирәге чагында өрмәүдән хәерлерәк нәрсә юк Моны мин яхшы белә и
Мине әнкәм имиеннән аерып, адаштырып качдырганнарыннан бирле. Мине күтәреп апчыктылар да и уйнаттылар, и чаптырдылар Карасам зур ишегалдында беркем дә юк. Ул кичне Ай бик салкын иде. Ап-ак җир суык, тәннәрем туңып бетте. Мин ап-ак маэмайны ак карда ничек күргәннәрдер бер апа кеше ут кызы белән үзләренә ачып кайттылар да. башта ап-ак җылы урынга куеп, өстемэ кап-кайнар су сиптерделәр Өшим дип торам Бик тәмче итеп, хуш исле күбектә юдылар. Ак мәчеләре бар икән—мин аңа өрмәдем дә Икебез бер савыттан ашадык, чәчәкче бүтән ике савыттан чиратлашып су. сөт эчтек Ашадык та ашадык, эчтек тә эчтек Шуннан соң безне аерып мине купшы кара мыекчы бер кеше җылы, кояшчы, салкынча. яшел ү чәнче җирдә калдырып китте У ч авыл икән Сыерларны шунда күрдем Сө зә и дип мөгезләрен терәп килгәннәренә өрмәдем. Мин бер кемгә, бер нәрсәгә тимәдем, өрмәдем.
Аның йомран, әрлән ояларын да казыганы бар. Чыксалар да. ул аларга
тимичә, әллә кая талпынып-талпынып йөгерүләре башында куып җитәргә дә тотып алырга яскана иде дә... үз-үзен тыя иде: күбәләк икән—очсын, әкәм- төкәм икән—шуышсын, керпе икән—туктатканда уфылдап йомарланган булсын; ул аларга тими, мәче башлы ябалакларның үз ниятләре, йорт-җиргә ияләшкән үтә мут, елгыр ике сасы көзән дә әллә ни кыланмак була. Бөтенесе каядыр бара, ул—Акбар күпмесенең усал ниятенә аркылы төште, яхшысына сөенде.
Ә кешеләрнең сүгенсә куркытмаган, ашаса тук булмаган, эшләсә булдырмаганнарыннан ул гелән-гелән читләшә, аларны ят итә, өнәми, үз итми иде. Ул андыйларга өрергә дә артыксынды. Ата казларны котыртудан ни мәгънә?
Акбар, шулай, сыер фермасы, атлар абзарында каравылчы торган хуҗасы Сәлахетдинне озак, бик озак оныта алмыйча изаланды.
Сәлахетдин йоклап ятканда айлы төн уртасындамы, таң ата башлаганда күктәге йолдызлар берәм-берәм сүрелә, сүнә керешкәндәме Акбар гел уяу, сакта була белде. Шуңа күрә ул үзен кичтән иртәнгәчә бөтен хуҗалык мал- туарына, мөлкәтенә хуҗа тоя, ә исә андый сизгер хезмәттә чагында бөтен нәрсә—аның хезмәтчесе инде ул.
Ә болай тамак тук, өс-тән бөтенлеккә бөтен.
Чөнки кайбер чакны кичләргә кырын Сәлахетдин:
Талкыларда янган чакта
Көчкә чыгып өлгердем,
—дип җырлый-җырлый әллә кайчангы—янчек, ямалып беткән алюмин савытының капкачын тутырып, аңа ризык куя да:
Әйдә. Акбар, куен жаным.
Сиңа да баш өлгерде,
—дип, аңа кичтән суелып, туналып, туралып, үлчәнеп, ниһаять алып китеп, каядыр җыйналып куелган берәр сыерның шунда калдырылган башының көттереп пешерелгән кайнар итен, җылы сөякләрен ипләп куя торган иде.
Ялгызы калганда Сәлахетдин кешеләр, халык арасында, алдында сүз әйтмәү, катмау гадәтен ташлый, ипле итеп, җайга салып, җырга көйләп кенә Акбар белән сөйләшә:
Күпме үлән, чәчәк жыя
Бүз сыер ашказаны.
Пеште инде.
Әйдә. Акбар.
Җырлаек "Ашказар"ны,—диебрәк.
Җәяүле буран себерткәндәме, җәйге челлә төннәрендә, көзге күктән яңгыр яугандамы чакларда Акбар үзе дә әллә нишләп китүчән, үтә моңаючан бер җан иясе ул. Күрә торып җырласынмыни суң?
Җук. Ярамый. Сәлахетдин әйтмешли, кеше көләр, перәми.
Шул Сәлахетдинне җиргә күмеп киткәчләреннән соң Акбар үз күңеленнән генә моңаюыннан, Айга карап, кешеләрчә җырлыйсы килү ымсынуыннан бизде, кире кайтты.
Онытты.
Инде.
Тәмам.
Хәер, вакыты-вакыты белән үтә гаяр тернәкләнеп, шаяргалап, җанланып, моңсуларны мул суларга агызып җибәргәләгән чаклары да булгаламады түгел. Теге—берсе матур, озын чәчле, җитез килеш-килбәтле, бик юмарт сүзле, бүтәне кара мыек-сакаллы, кырыс холык-фигыльле абыйлар үз өйләренә кайтып төшкәләгәндә. Бигрәк тә болар йөгерек сулы инеш буенда төнгә каршы
АКБАР
учак ягып җибәреп, тәмле, хуш исле ит пешереп, үзләренә ияртеп төшкән гармунчыны уйнатып, җырлатып, аңа үзләре дә кушылып китеп, тора-бара болар янына тирә-күршедәге бала-чага җыйналышып, ахырда чибәр, көр кызлар, таза-сау саллы егетләр, ирләр дә тартылып тупланган, көрнәлгән чакларда бигрәк тә ярыйсы, күңелле, җайлы, рәхәт, шәп була торган иде. Иде шу-ул... Иде-е.
Сыерлар гына ул бүген ни ашаганнарын белмичә күши дә күши; атлар да, камытлары бүген кисмәгән икән дә, ыңгырчаклары сыртларын кырмаган, арба тәртәләре тәҗедән читкә каермаган, чана табаннары чалуларга бирешмәгән икән дә шуңа шат-канәгать. Алар бүтән һәммә нәрсәне үз хәтерләреннән тиз кайтаручан, чуалтучан, югалтучан.
Ә Акбарның исендә. Исендә, һәммәсе.
Сәлахетдинне тырнакларын каера-каера күпме ясканса, күпме тырышса да казып чыгара алмаган көзге көннән соң япа-ялгызы аның инде бикле болдыры төбендә бөгәрләнеп төн уздырыр-уздырмас газапланган, аннары көн кичергән, кич җиткәндә ул берәүнең аны күтәреп алып:
—Әйдә, Акбар,—дигәнен ишетте дә колагын шәңкәйтте.
Тавышы көр, нык. Акбар битен сыпырып алды да өметле-өметсез көйгә тәпи-тәпи шуңа ияреп китте. Иярмәс тә иде иярүен Тик ул тавыш иясе аңа таныш адәми зат. Мал-туар чалырга гел шуны дәшәләр Ә ул исә аңа—Акбарга талактыр, йөрәк тамырларыдыр, бавыр бизләредер ише нәрсәләр генә ыргытмыйча, корсак итен дә кыеп бирә торган кеше Баһау иде
Чакыргач ничек бармый калмак кирәк инде. Урлы-сурлы дәшкәннәргә ыгы- зыгыланып илтифат итүне өнәмәгән, сөймәгән, кире каккан Акбар тегенең нык кушканына буйсынуны үзенә зур дәрәҗә санады да—иярде Күпме казып та чыгара алмаганны казганып кына татып була ул.
Әйе, иярде.
Ул Баһауның күпер төбендә ялгызак яшәгәнлеген күптәннән шәйләгән иде инде. Аның торган өе, болай, ярыйсы-яравын. Мунчасы бар—тик Акбарның андагы морҗадан мул, хус исле төтен чыкканын хәтерләми. Абзар-курасы да төзеккә төзек шикелле, ә аннан беркайчан сыер көрсенгәне ишетелми, сарык бәтиенең сөтле иренен ялый-ялый, чирәмле капка төбенә чыкканы юк, ичмаса тавык-чебеш ише вак-төяк тә күренми Акбарның ул тирәдән узып барышлый искәргәне бар: аннан көндезге тилгәннәр, төнге ябалаклар эзләнмичә, тукталмыйча ары таба узалар да китәләр иде. Чөнки—юк. Үзе төрмәдә чагында хатыны бар мөлкәтне сатып бетереп, кызы белән кияве янына киткән.
Ул менә шушы Баһау белән озак тора алмады Әйбәт, йомшак кеше иде. Әби- сәбиләргә печән-фәлән китергәндә ул Баһау чүмәлә өем башын тотты, чакырым ярымдагы чишмә суына баручыларга бик якыннан гына тәмле чишмә ачып, аны бурап бирде; сер түгел, әби-сәбиләргә кышкы төннәрдә капчыклап фермадан силус китереп биргәлөде; җәйге көндезге көннәрдә берәүләргә җыйналышып җир тишәргә тотынып та, су таба алмагач, ташлап китәрләре а.тдыннан ин төпке тыгыз пычракны уң кулының кытыршы, нык бармаклары белән угалагач "Тагын ярты сажин да бер дюем",—диде дә шуннан баигга болганчык, аннары чип-чнета су бәрепләр торып чыкты. Аңа моның өчен шешәдән бер чынаяк эчемлек салып биргәннәр иде. Ул аны чайкап торып читкә түкте дә атты. Аның каруы теге кое суын алдан аңа—Акбарга эчертте. Акбарның авылдагы бер генә эткә дә хуҗасы пыяла савьггган үзе тотып су эчерткәнен күргәне юк иде әле
Шул чагында аңа гаять рәхәт булып киткән иде Ул әлеге вакыттагы кинәнүен онытырга ярам агайлыгын исенә иңдереп куйды
Ул мәңге онытмый-онытуын. Ә кешеләр генә әллә нишли икән нишләвен. Әлеге бораулап кое суы чыгарылган өйдәге хатын эш кылганнарны аш-су сынлаган чакта Акбарга. "Йөрмә әле монда буталып, кеше типкесе! дип. галушы йомшак булса да, шактый каты иттереп, аның кечкенә эченә типкән иде.
Ана—Акбарга типкәләгәннәре булмады түгел-түгелен. Ул президентның авылга сугылып киткән чагындагы бер-бер тән сакчысы типкәнен кичерде-кичерүен (чөнки ул аның мылтык маен сизгергәне өчен генә, бәладан баш-аяк дип, балтырына чат кына капмады, ябышмады), ә инде бу—тулысы хәттин ашкан хатынның үзенә тибүенә Акбар бик гарьләнде. Шуңа күрә Акбар аның ферма мөдире Мөнип коры яшел үлән өемендә ятканда салдырган аммиак исле алсу трусигын, шуңа өстәп, әлеге мөдирнең кепкасын да сизгерттермичә генә эләктереп алып, шул мәлдән сон ук теге тәмле су чыккан коелары төбенә куеп китте.
Зур тавыш, җәнҗал чыкты: имеш, Баһау эше.
Икенче көнне төш җитәр-җитмәстә су буендагы араталы җәйләүгә әллә кемнәр генә килеп төштеләр дә аның яңа хуҗасы Баһауны, кулын артка каерып, башын идерттереп, зәңгәр машиналарында әллә кая алып киттеләр. Баһау аңа—нишләргә белмичә аптырап сырпаланган, аянган, өркенгән, курыккан Акбарга:
—Акбар! Ак барында—тап бар,—дияргә генә өлгерде.
Югыйсә мин—Акбар теге тулы, матур апаның хуҗам Баһау сыерчык буран-нарыннан соң һич кимәгән кожаны кесәсенә бер кәгазь кыштырдатып, учыннан кылтыр-кылтырдатып ни нәрсәләрдер тыкканын, салганын сизеп, күреп, урсәләнә-үрсәләнэ өргән идем лә ул кана. Ферма мөдире Мөнип миңа төбәп сәнәк ыргытты. Мин елгыр-ечгырын. Ә хуҗам Баһауны алдылар да киттеләр.
Әйе, Баһауны йөз сум да җитмеш өч тиен акча урлаган дип гаепләделәр. Хөкемдар карар чыгарды, ул карар һичнинди каршы гозер булмаганга күрә тәмамы белән расланып куелды: биш еллык төрмә.
Ферма мөдире Мөнип белән яңа коега тиңешкән йорт иясе әлеге матур хатын яккан мунчада бергәләп чабындылар, аркаларын алмаш-тилмәш уыштылар, сый-хөрмәт итештеләр.
Ә Акбар исә боларның инеш суына чумганнары мәлендә үзен шушында алып кайткан теге кара мыеклы ике әйбәт кешеләрнең иясез йорт-җирендәге болдыр астына мәңгелеккә дип кереп ятты да:
“Мин Акбар идем!”—дип исенә төшергәч, авылдагы барча этләрне моң, сагышка, уйга салып, соңгы тапкыр, соң мәртәбә өрде дә—тынды.
Мин—Акбар үземне тынарга мәҗбүр итеп тындым. Югыйсә былтырлары Сәлахетдин мине Кәрәкә күле буендагы тауда җил каккан су ише дулкын- дулкын айкалган да чайкалган кылган диңгезенә кертеп җибәргән иде дә— и/—кинәнеп, рәхәтләнеп, шунда колачлый-колачлый йөзгән дә йөзгән, инде ул чакны кычкырмас-нитмәс яшь канатлы тәкәрлекләргә өзелеп, кырын карый- карый әз-мәз өргәләгән идем.
Минем төшемә югарыдан караганда алгы тәпием табаны хәтле генә тоелган, күренгән түгәрәк күлдәге кыр үрдәкләрен куркытасым, инештәге кондызларны котыртасым.—тагын әллә нишлиселәрем килүләре керә торган иде Ни ул берәр матур, тырыш сыерның мышный-мышный үлән ашаган чагында көтүченең аңа селтәгән чыбыркы очын иренемә кабып калганнарым күп булды Мин әнкәмне имеп яткан чагымда бер адәми затның мылтыгыннан чәчрәп чыккан яшен очын гына эләктереп алырга өлгермәдем.
Ә болай... миңа дөнья күрсәткән мыеклы абыйларга минриза-бәхил. Болдыр аслары коры. тын. ипле иде.
Үзем шикелле генә кеп-кечкенә бер үкенечем, куанычым калды-калуын: теге якты җиһанда алдыма куелган ризыктан кала беркемне, һичнәрсәне тешләмәдем.
Ә! Соңгы мәлемдә тагын бер әйбер исемә төшеп өлгерде әле: Теге—инде теге—Кояшлы, Айлы. Йолдызлы, таңнар сызылып атканда чык төшкән үләнле—әйтетәр бетерерлек булмаган тагын әллә нәрсәле җирдә минем үз имчәгемнән аерыплар, каерыплар алып, кайсы-кая таратыласы бәгырь көчекләрем булмаганга әллә сөенеп өрәсе, әллә көенеп шыңсыйсы калган.

Реклама