ИЛҺАМЛЫ ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘЛӘРЕ


Без Татарстан Язучылар берлеге тормышындагы бик тә әһәмиятле тагын бер этапка килеп житгек. Янадан чираттагы корылтаебызга җыелабыз Инде унбишенче тапкыр. Иҗади берлекнең җитмеш бер ел яшәүе дәверендә каләмдәшләр дистә ярым тапкыр бергә җыелып, үткәндәгеләргә йомгак ясап, якындагы һәм ераграк киләчәктәге офыкларны билгелиләр, һәр корылтай үз чорына караган иң мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкән, әйтергә кирәк, һәрвакыт хәл-әхвәлгә муафыйк карарлар кабул иткән. Бу юлы да каләмдәшләребез шундый ук зирәклек күрсәтерләр, акыллы нәтиҗәләргә килерләр.
Беренче карашка, корылтайда үз эшчәнлекләре өчен берлек рәисе һәм идарә хисап бирә кебек. Монда дөреслек тә бар. Чөнки нәкъ менә алар бөтен әдәби хәрәкәтнең башында торалар, теге яки бу мәсьәләләр хакында карарлар кабул итәләр, аларны үтәүне оештыралар. Шуңа күрә төп хисапны да алар тотарга тиеш. Әмма, мәсьәләгә тирәнрәк караганда, корылтай—һәр язучынын берлек алдында җавап тоту урыны да ул. Мин әдәбиятны үстерү өчен нәрсә эшләдем һәм ниләрне эшләп бетерә алмадым? Мондый сорау берлекнең һәр әгъзасы алдында торырга тиеш. Ник дигәндә, тулаем иҗат оешмабызның тиешле югарылыкта булуы һәр каләм әһеленен күңелен ниләр борчуы, аны халык күңеленә үтеп керерлек әсәрләр ярдәмендә әйтеп бирә белүе белән билгеләнә.
Без бүген сүз алып бара торган 2002—2005 еллар гадәти генә вакыт аралыгы булмады. Ил, халык тормышындагы катлаулылыгы ягыннан аларны узган гасырның дөньяны селкеткән, илебез халкын зур сынаулар алдына куйган вакыйгалары белән тиңләргә мөмкин. Чөнки, телисенме-теләмисенме, икърар итәргә кирәк, нәкъ менә шушы соңгы өч ел эчендә бер системаны инкарь итеп, икенчесен барлыкка китерү юлында бихисап газаплар кичердек, бу юлда бик күп демократик казанышларыбызны югалттык Ахыр чиктә болар һәммәсе күпчелек халыкның матди хәлен кыенлаштырды, бу исә аларнын яшәү рәвешенә тискәре йогынты ясады. Монысы инде язучылар өчен ин мөһиме булган күңел дөньясының, уйлау һәм хис итү рәвешенең үзгәрүенә сәбәп булды, әйтергә кирәк, әлеге борылыш күпчелек очракта теләмәгән якка булды. Шул ук вакытта язучы өчен иң кадерле ижат иреге саклану бу елларнын мөһим казанышы булып тора. Моны безнең һәрбер каләмдәшебез яхшы тоя. иҗатының нинди дә булса кысалар белән чикләнмәве, каләменең иркен хәрәкәт итүе ана канәгатьлек бирә. Без моның мисалларын күпләп китерә алыр идек. Иҗаттагы уңышларыбыз һәм житешсезлекләребез хакында корылтайда махсус докладлар булачак, алардан һәр каләм иясе үз язганнарына карата бәя алачак һәм фикер табачак. Алар белән танышкач, һәр кешедә безнен бүгенге тулаем әдәбиятыбыз һәм анын аерым фидакарь ижат лидерлары хакында тулы мәгълүмат булачак.
Язучылар берлегенең төп вазифаларыннан берсе—барлык каләм тибрәтүчеләр өчен оешмада иҗади мохит тудыру. Идарә һәм анын рәисе моны үз эшчәнлекләренең үзәге буларак карадылар, һәр утырышта, идарәнен киңәйтелгән утырышларында бу өлкәгә караган актуаль мәсьәләләр үзәккә куела торды. Берлекнең структурасы менә шушы төп бурычны тормышка ашыруга мөмкиптек тудырырлык итеп оештырылган. Биредә шушы эш белән җитәкчелек итүгә зур мөмкинлекләр булдырылган һәм әхлакый-этик яктан шуңа тулы хокуклары булган шәхесләр тупланган. Берлек рәисенең әдәбият фәне буенча фән докторы дәрәҗәсендәге белгеч булуы мәсьәләләрне белеп һәм компетентлы итеп тотып алу, кую һәм хәл итү мөмкинлеген бирә Рәис
урынбасарлары Г. Гыйльманов һәм Ш. Мостафин шулай ук кин карашлы, күпкырлы иҗади шәхесләр. Алар бу елларда берлеккә җитәкчелек итү буенча зур мәктәп үттеләр, кешеләр белән эшләүнен гаять четерекле якларын үзләштерделәр, үзләре дә ижатчы буларак нык үстеләр, укучылар арасында кин танылдылар
Ижат остаханәләренен эшенә даими игътибар—берлектәге төп ижади "гамьнең" нәкъ менә шуларда туплануы белән анлатыла. Аларнын кимендә айга бер мәртәбә уздырылучы утырышларында идарә җитәкчеләренең катнашып килүе әлеге мөһимлекне аңлаудан килеп чыга. Шигърият, проза, рус телле язучылар, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть, тәрҗемә остаханәләренә 3 Мансуров. М Маликова. Л. Газизова, Ж. Дәрзаман. Р. Корбан. М. Вәлиев, К. Миннебаев кебек үт өлкатәрендә чын мәгънәсендә ижади абруйлы, эшлекле, оста оештыручы шәхесләр укышлы җитәкчелек иттеләр. Әлеге остаханәләрнен утырышларында тормыш алга китереп куйган актуаль мәсьәләләрне уртага салып тикшерү эзлекле рәвештә алып барылды Шул ук вакытта аерым каләмдәшләребеэнен иҗатларын үзәккә алып бәяләүгә багышланган утырышларның әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклыйсы килә Теге яки бу әдәби бүләкләргә кандидатураларның нәкъ менә шушы остаханаләрдә каратуы һәм тәкъдим ителүе берлек эшендә чын мәгънәсендәге демократизмның ныклап урнашуына китерде. Дөрес, кайбер очракларда, сирәк кенә булса да. бу мәсьәләдә сәламәт булмаган нигездә оешып алган кайбер төркемнәрнен дә унышка ирешүләренә күз йомарга ярамый. Алар аз булды, ләкин әдәби мохиткә сизелерлек зыян ясады. Киләчәктә мондый көчләргә мөнәсәбәттә бик сизгер эш итү зарурлыгы кала бирә
Драматургия буенча остаханә турында аерым әйтергә кирәк. Сонгы елларда ижатнын бу тармагына булган ихтыяҗ үскәннән-үсә бара Традицион рәвештә эшләп килүче күренекле театрларыбызга өстәмә булып Казан дәүләт татар яшьләр театры. Чатлы дәүләт татар театры. Түбән Кама татар театры барлыкка килде һәм унышлы эшләп киләләр. Аларга актуаль һәм сәнгатьчә камил әсәрләр кирәк Бу исә драматургия үсешен таләп итә. Әмма бу өлкәдә проблемалар да җитәрлек Менә шуна күрә идарә үзенен бер киңәйтелгән утырышын бүгенге драматургия мәсьәләләренә багышлады. Нәтиҗәдә барлык драматургларыбыз, театрларыбызнын баш режиссерлары, директорлары, театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре катнашында эшлекле сөйләшү булды Әлеге утырыш җәмәгатьчелекнең игътибарын жәлеп итте, вакытлы матбугат та ана битараф калмады. Драматурглар активы белән хөкүмәттә дә фикер алышу уздырылды. Идарә драматургия буенча махсус остаханә оештырырга дигән карар кабул итте Анын җитәкчесе итеп бу өлкәдә шактый нәтиҗәле эшләүче М Гыйләжев билгеләнде Шунысы куанычлы, бу остаханә үзенен беренче адымнарын унышлы башлап җибәрде, анын эшендә алга таба да инициативалылык, нәтиҗәлелек булыр дип өмет итәбез
Болары инде язучы булулары рәсми төстә расланган, талантлары шиксез танылган шәхесләр белән эшләү структуралары булды. Шулар өстенә яшь талантларны барлау, үстерү юнәлешендәге эшчәнлеккә ике корылтай арасында зур әһәмият бирелде Татарстанның югары уку йортлары, район газеталары редакцияләре каршында эшләүче ижат берләшмәләренә, әдәби түгәрәкләргә җитәкчеләр итеп күп кенә танылган каләм осталарыбыз билгеләнде Аларнын күпчелеге эшне әйбәт алып бара. Казан университеты каршында “Әллүки" ижат берләшмәсенең Г Гыйльманов җитәкчелегендә яңадан тернәкләнеп китүе аеруча зур казаныш булды Әдәби консультантлар В Корчагин һәм Ф Әһлиуллиналар бу эшләрне оештыруга байтак көч салдылар Н. Ахунова җитәкчелегендәге “Белая ворона" яшьләр ижат берләшмәсенең эше Татарстан белән генә чикләнеп калмады, алар Россия Федерациясе күләмендәге бик җаваплы ижади конкурсларда катнашалар һәм ин югары урыннарны яулыйлар Мәсәлән, мәртәбәле “Триумф” бүләгенә лаек булучылар арасында берничә татарстанлы булуы канәгатьлек хисе тудыра
Ел саен яз көне яшь язучылар семинарын уздыру матур традициягә әверелде Л Шәехов. Р Исхаков. Л Гыйбадуллина. Л Мөстәкыймова. Р Әгъләметдинов һәм башка өметле каләмнәр нәкъ менә шушы семинарлардан үсеп чыктылар Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Идел” яшьләр үзәге белән берлектә “Иделем акчарлагы" конкурсы уздырылып килү, аның йомгаклау турында уздырылган иждли
семинарлар шулай ук яшь талантлар белән эшләүнең бик мөһим формасы буларак ныгып урнашты. Алга таба да бу яхшы традицияләргә зыян китерелмәскә тиеш.
Язучылар берлеге каршындагы кабул итү Коллегиясе эше нигездә әйбәт кенә барды Язучылар сафын сыйфатлы тулыландыру шушы коллегиягә бәйле (рәисе— Татарстанның халык шагыйре Р Фәйзуллин; коллегия әгъзалары—Ә. Баян. М. Хәбибуллин, Г Зәйнашева. В. Корчагин, М. Галиев, Н Хисамов, Г Морат, Ж. Дәрзаман, Р. Зәйдулла, Р. Ш. Мостафин) Өч ел эчендә 34 кеше берлеккә әгъза итеп кабул ителде, алар барысы да әдәбиятта танылган шәхесләр.
Бу елларда Язучылар берлегенең пропаганда бүлеге дә (җитәкчесе Р Сәгъди) районнар, уку йортлары белән элемтәне шактый җанландырды, әдәбияттагы казанышларыбызны укучыларга җиткерүдә эшне төрләндерүгә иреште.
Тулаем республикабызда иҗади мохит тудыруда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре эшчәнлеге бәя биреп бетергесез әһәмиятле. Хисап чорында ике бүлек тә нигездә әйбәт эшләде. Үз регионнарында әдәби үзәк буларак, алар һәр районга, әдәби берләшмәгә, уку йортларына барып җитәргә омтылдылар. Ижади конкурслар, әдәби бәйрәмнәр, юбилейлар уздыру, яшь язучылар белән эшләү кебек тармакларда Татарстан Язучылар берлегенең чын мәгънәсендәге урыннардагы таянычлары булдылар.
Әлмәт бүлеге оештырылуга 40, Чаллы бүлегенә 25 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналар да бу төбәкләрдәге әдәби хәрәкәтне җанландыруга китерде. Хисап чорында әлеге бүлекләрдә оештыру җыелышлары да булды. Чаллы язучылар бүлегендә, бераз соңга калып булса да, бу җыелыш оешкан рәвештә, җитди әзерлек белән үтте. Анда бүлекнен җаваплы секретаре итеп өченче срокка яңадан прозаик В. Имамов сайланды. Әлмәт бүлегендә исә мондый җыелышны чираттан тыш җыярга туры килде. Чөнки биредә Татарстан Язучылар берлегенең бөтенлегенә зыян китерә торган хәл туды Әлмәт Язучылар бүлегенең күпчелек әгъзалары мондый омтылышларга принципиаль бәя бирде һәм җитәкчелекне алыштырырга дигән карар кабул итте. Бюроның яна составы, бүлекнен вакытлыча җаваплы секретаре итеп прозаик һәм шагыйрь Н. Әхмәдиев сайланды. Ул кыска вакытта оешманы матди һәм оештыру ягыннан шактый ныгытуга иреште. Өч айдан сон Әлмәт язучыларынын гомуми җыелышы, Н Әхмәдиев тәкъдиме белән, даими җаваплы секретаре итеп прозаик Зөфәр Дәүләтовны сайлады. Әлмәт язучылары һәм ул төбәктәге җәмәгатьчелек бу карарларны дөрес һәм вакытлы дип тапты. Әмма читтәге кайбер көчләр, аңа тискәре мөнәсәбәт күрсәтеп, җәмәгатьчелек фикерен тудырырга тырыштылар. Шул рәвешле, бу берлектәге бердәмлекне таркатырга теләүчеләрнең кемнәр булуы да ачыкланды Хәзер, бу киеренке хәлгә ике ел вакыт узгач, без нәтиҗә ясый алабыз: Әлмәт бүлегендә без уздырган кискен оештыру чаралары бик вакытлы һәм кирәкле булган. Язучылар берлеге идарәсе мондый хәлгә читтән күзәтүче булып торган очракта, бу бик күнелсез нәтиҗәләргә китергән булыр иде Без бердәмлегебезне саклап калдык, Татарстан Язучылар берлеге оешуга 70 ел тулуны нык оешкан хәлдә каршы алдык.
Барыбызга да мәгълүм, бу бәйрәм 2004 елнын 26 октябрендә “Пирамида" мәдәни күнел ачу үзәгендә уздырылды. Анда Россия Федерациясе Язучылар берлеге идарәсенең беренче секретаре Г В Иванов. “Наш современник" журналының баш редакторы, күренекле шагыйрь С. Ю Куняев, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Р. Т. Бикбаев. Түбән Новгород өлкә язучылар бүлеге җитәкчесе В. А. Шамшурин, Чуваш Республикасы профессиональ язучылар идарәсе рәисе В В Тургай. Марий Эль Язучылар союзы рәисе В, В Крылов һәм башка кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев бәйрәм белән котлап чыгыш ясады Ул болай диде: "Бу, чыннан да, ижади зыялылар өчен генә түгел, Татарстанның күп милләтле халкы өчен дә бик мөһим вакыйга. Хәтта Советлар Союзы таркалганда да сезнең берлегегез—Язучылар берлеге сакланып калды. Бу иҗат хезмәткәрләренең туплану көче турында сөйли, һәм мондый берлекнең кадерен белергә кирәк. Сез беркайчан да өстән кушып ижат итә алмадыгыз. Язучылар берлеге—ирекле шәхесләр берлеге ул. Бер генә әһәмиятле вакыйга да язучыдан читтә кала алмый. Бөтен гомерегез буе кешене рухи яктан баету өстендә эшләвегез өчен рәхмәт сезгә”
Юбилей тантаналары Татарстан Язучылар берлегенен тагын да ныгуына, туплануына китерде. Юбилейга багышлап чыгарылган күкрәк тамгасын күпчелек яэучыларыбыз бүген дә горурлык хисләре белән тагып йөриләр
Без соңгы елларда Татарстан Язучылар берлегенен чит илләр һәм Россия Федерациясенен башка төбәкләре белән элемтәләрен ныгытуга нык игътибар бирдек ф Галимуллин. М. Хәбибуллин. X. Әюпов Истанбулда, төрки әдәбиятлар форумында катнашып, бүгенге татар әдәбиятының хәзерге торышы һәм казанышлары белән таныштырдылар. Шундый ук очрашуларда Р Фәйзуллин. Ф Латыйфи. М Закир да катнашты Халыкара "Ауразия диалогы" журналының редколлегия әгъзалары буларак Ф Галимуллин һәм Р Вәлиев Бишкәктә (Кыргызстан) һәм Анталнядә (Төркия) Евразия диалогы платформасы конференцияләрендә катнаштылар Ф Галимуллин 2004 елның декабрь аенда Молдова Республикасындагы Гагауз милли территориаль автономиясенең 10 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашып, бу илнен язучылары белән дә аралашты
Шулай ук С. Юлаевнын тууына 250 ел тулуга багышланган чараларда Ф Галимуллин. Р Миннуллин, Н. Хисамовларнын катнашуы. Татарстан Республикасы көнен уздыру тантанасына Уфадан Р Бикбаевнын килүе. Башкортстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган чараларда “Әллүки" ижат берләшмәсе вәкилләре катнашуы. Чаллы бүлегенең 25 еллык тантаналарында А. Юлдашбаев. М. Сәлимовларнын кунак булуы соңгы вакытларда Башкортстандагы коллегаларыбыз белән элемтәләрнең елдан-сл яхшыра баруы турында сөйли М Кәримнең 85 еллыгы уңае белән Татарстан делегациясенең Уфада уздырылган тантанада катнашуы һәм чыгыш ясавы ике республика матбугатында да киң яңгыраш алды. Чуваш язучылар берлегенен 80 еллыгында Татарстан делегациясе катнашуы. Чувашстанда татар әдәбияты, ә Татарстанда чуваш әдәбияты көннәре уздырылу. 2004 елда ике республика азучыларының "галстукларсыз", ягъни рәсми булмаган шартларда очрашуы бу ике халыкның дуслыгын тагын да ныгытуга кертелгән зур өлеш булды. Кырымда. Марий-Эльдә уздырылган мәдәният көннәрендә безнең язучыларның катнашуы. Мәскәүдә Г. Тукай. Рәшит Әхмәтжаиов иҗатларына багышланган кичәләр уздырылу. Россия башкаласындагы күргәзмәләр вакытында әдип-шагыйрьләребезнен татар китаплары витринасы янындагы чыгышлары шулай ук Язучылар берлеге башкарган жаваплы эшләр тезмәсен тәшкил итә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Идел буе федераль округына кергән республикалар һәм өлкәләр язучылар оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсендә катнашуы һәм чыгыш ясавы бу әдәбиятлар белән элемтәләрне жайга салуга ярдәм итте
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллиннын һәм Татарстан халык шагыйре Р. Харисның Россия Язучылар союзынын XII съездына кунак сыйфатыңда чакырылулары шулай ук ике корылтай арасындагы әһәмиятле вакыйга булып тора Хәзерге социаль-сәяси һәм икътисадый шартларда бу ике ижат оешмаларының хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән адымнар ясау һәм чараларны тормышка ашыру иң дөрес юл булачак
Икс корылтай арасында ижади берлекнең материаль базасын ныгыт>. бинаны ремонтлау, язучыларга торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү. матди ярдәм күрсәтү буенча да системалы эш алып барылды. Васильсвода ижат йорты ачылу—оешмабыз тарихында беренче тапкыр тормышка ашырылды. Шушы вакыт эчендә анда сиксәннән артык язучы ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Безнең каләмдәшләребезгә шушындый яхшы ижат мөмкинлекләре тудырган өчен республикабыз җитәкчеләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез
Безнең әдәби журналларыбыз: "Казан утлары". "Идел". 'Мәйдан "Салават күпере"—барысы да үз вакытында чыгып килапәр. укучыларга язучыларыбыэнын әсәрләрен даими җиткереп бару эшен дәвам иттерәләр Татарстан китап нәшрияты "Мәгариф" нәшрияты. "Татнефть"нен "Рухият" нәшрияты яңа китапларны вакытында һәм югары сыйфатлы итеп чыгаруда зур тырышлык куеп эшлиләр Халыкара күргәзмәләрдә дә татар китаплары бары тик яхшы яктан гына бәяләнә “Идел пресс" нәшриятының китап басу буенча мөмкинлекләре артуын шулай ук зур казаныш дип билгеләп үтәргә кирәк.
Татарстанның халык шагыйрьләренең биш томлыкларын бастырып чыгару эше дәвам итгерелде. Билгеле булганча, бу бик әһәмиятле эш XIII һәм XIV корылтайлар арасында башланган иде. Без ул чагында Ә. Еники, А. Гыйләжев, И. Юзеев, Ш. Галиев. Ә Баянов. Н Фәттахның бишәр томлыкларын чыгардык. Ә соңгы елларда мондый томлыкларга Ф Яруллин, Г. Афзал, X. Камалов ия булды. Хәзер исә М Мәһдиев. Г Ахунов, Р. Фәйзуллин, Р. Харис әсәрләрен бастыру турында сүз бара.
Нәшриятлар, вакытлы матбугат, радио-телевидение турында сүз алып барабыз икән, аларнын күбесенә рәхмәт әйтергә кирәк. Чөнки алар әдәбиятка хәерхаһ булулары белән гомуми мәдәниятебез үсешенә даими рәвештә өлеш кертәләр. Бу очракта “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”. “Мәдәни жомга”, "Мәгърифәт", "Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”, “Казанские ведомости”, “Сабантуй” газеталарын, "Татарстан”, “Ялкын”, "Сөембикә” журналларын рәхмәт хисләре белән телгә аласы килә. Аларнын күпчелеге, кирәкмәгән ыгы-зыгыга бирелмичә, әдәбият үсешенә файда китерерлек материаллар басалар, язучыларыбызнын әсәрләрен көне-сәгате белән дигәндәй укучыларга тәкъдим итәләр. Бу эштә күп еллар буена "Татарстан" радиосы һәм телевидениесе зур эш башкарып килде. Ш. Усманов, Г Кутуйлар нигез салган радиода К. Нәжми, Г Бәширов, Г. Гобәй. X. Туфан. Ш. Мөдәррис. Ә. Маликов, Б. Камалов. Ә. Рәшитов, 3. Насыйбуллин һәм башка бик күп язучыларыбыз эшләде. Сәгатьләр буе яңгырап торган радиопостановкаларны тынлап, миллионнар үзләренә тормыш дәресе, рухи азык алды. Күпме әдәби әсәрләр, шигырь-поэмалар, язучыларның чыгышлары яңгырады Алга таба ничек булыр? Әле моны беребез дә ачык кына күз алдына китерә алмый. Һәрхәлдә, реформалар вакытында исән калган радио һәм телевидение программалары моннан соң да “Татарстан” радиосы һәм телевидениесе югарылыгында эшләсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
Бу еллар ватанпәрвәр шагыйребез М. Жәлилнен 100 еллыгына әзерлек чоры да булды. Әлеге датаны бөтенхалык бәйрәме итеп уздыру хакында Татарстан Президентының махсус фәрманы да кабул ителде. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә яшьләрнең казанышларын бәяләү максатында М Жәлил исемендәге бүләк яңадан торгызылды Ана Ж. Сөләйман җитәкчелегендәге республика яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды. Татарстан Республикасының “Мәгариф” Милли китап нәшрияты (директоры М Вәлиев) талантлы яшь авторларга эзлекле ярдәм күрсәткәне өчен лаек булды. Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләген Я Зәнкиев, М Хәбибуллин. М Юныс алдылар. Р. Сибат, А. Хәлим. Р. Юныс, X. Миңнегулов, Д. Салихов исә—Г Исхакый исемендәге; Р Газизов, К. Кәримов, Р. Зәйдулла— хикәя өлкәсендә Ф Хөсни исемендәге; Р. Хафизова, Г. Гыйльманов, И. Сөнкишева, Р Корбан. И Жамалетдинова—балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен А Аз иш исемендәге; С. Хафиэов, Р Шәрәфиев. Ф. Галимуллин әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен Ж. Вәлиди исемендәге бүләкләргә лаек дип табылдылар.
2005 елда шигърият өлкәсендәге казанышларны билгеләү өчен бөек шагыйребез Һади Такташ исемендәге премия булдырылды. Ана беренче булып Рәдиф Гаташ лаек дип табылды.
2000 елдан бирле рус телендә иҗат итүчеләрнең казанышларын тәкъдир итү өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм Лаеш районы администрациясе Г Р Державин исемендәге бүләк булдырганнар иде. Соңгы өч елда Ә Мушинский, Л. Газизова, Л Кожевников анын лауреатлары булдылар. Шулай итеп, хәзер безнен иҗади берлегебездә әдәбиятның һәр жанры буенча казанышларыбызны билгели торган премияләр булдырылды. Боларнын һәммәсе безнен каләмдәшләребезне иҗатка рухландыруда әһәмиятле этәргеч булып тора.
Без бүген нибары өч еллык эшчәнлек турында сүз алып бардык. Күрәбез, идарәнең бу составы эшлекле, максатчан булып чыкты Әдәби тормышның бик күп юнәтешләрдәге эшләрен нәтиҗәле оештыра алды Бу чараларга язучыларның барысын да жәлеп итәргә тырышылды. Димәк, барлык бу куанычларыбыз-уртак хезмәтебез нәтиҗәсе Яна щирә. анын җитәкчеләре, шушы уңай җирлеккә таянып, күптармаклы эшне тагын да алга алып китәр дигән өметтә калабыз. Шулай булса иде.

Реклама