"АВЫЗЫҢ КЫЕК БУЛСА..."


Бу язмамны мин Татарстан Республикасының Югары Советы гозеренә каршы килеп. Россия Федерациясе Конституция судының татар язуын затин алфавитына күчерүне тыю турындагы законсыз карары игълан ителү белән үк матбугатка хәзерләргә уйлаган идем Ләкин Россиянең югары суды очен бу мәсьәлә бик тә катлаулы гамәл булып чыкты һәм уя озак абзар дәвамында һавада эленеп торды Шулай кизеп чыкты ки. казә.мгэ мин суд хөкеме чыгарызганчы ук тотынган булсам да. язуымны соңрак Оәвам иттем һәм күптән түгел генә төгәлзәдем
Асылына асылыныйм, дисәң...
Мәгълүм ки, 2004 елның сентябрь аенда Норвегиянең Тромсе шәһәрендә ЮНЕСКО канаты астында Халыкара ПЕН-клуб линиясе бунча Яэучыларнын бөтендөнья конгрессын үткәрү каралган иде. Бу турыда хәбәр алу белән Татар ПЕН- үзәгеннән Гәрәй Рәхим, Газинур Морат, Борис Пантелеев һәм бу юлларның авторы мин фәкыйрегез юлга жыена башладык. Татар ПЕН-үзәгенен җитәкчеләре Туфан Миннуллин һәм Разил Вәлиев безгә фатихаларын биреп, кат-кат боз ай диделәр “Норвегия—ул дөньяда яшәү дәрәҗәсе иң югары булган чын демократик ил. Халыкара ПЕН-клуб конгрессы дөнья язучыларынын бик тә абруйлы оешмасы— анын быелгысы 70 нче (!) мәртәбә үткәрелә: Сез анда татар халкы өчен гаҗәеп мөһим булган проблеманы “төяп" алып барасыз, хәер, боларны сез үзегез дә бик яхшы беләсез, нигә аңлатып торырга. "
Конгресстагы безнең тәгаен генә эшебез лингвистика комитетында башланды Конгресста каралачак төп темаларның берсе "Кечкенә халыкларнын телләре язмышы” дип аталганлыктан, без күтәргән мәсьәлә халыкара форумда бик тә актуаль иде Билгеле, тагар телен һич кенә дә "кечкенә” дип агап булмый, ләкин анда бу термин киңрәк мәгънәдә—ирекле үсеше чикләнгән, кимсетелгән дигән кебсгрәк итеп кабул ителә.
Искәртеп үтик, ике ел элек Македониядә үткәрелгән Язучыларның ботсндонья конгрессында Россия хакимиятенең татар язуын кабаттан латин алфавитына күчерүгә каршы төшмәүләрен таләп иткән резолюция кабул ителгән иде Ләкин дөнья җәмәгатьчелегенең бу фикере Россия хакимиятендә хуплау тапмады Ләкин бүген, мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә яшәүче татарларга лингвистик яктан да, аралашу чарасы күзлегеннән караганда да күпкә унайлырак булган латин алфавитын куллануны тыю турындагы закон гамәлгә кертелде
Әйтергә кирәк. Франциянең. Бельгиянең. Норвегиянең. Финляндиянең, Португалиянең. Вьетнамның, Македониянең. Хорватиянең. Беларусьның. Рус ПЕН- үзәгенен. Эсперанто теленең делегатлары безне яклап чыктылар һәм Россия Федерациясенең Конституция судына хат юлларга кирәк дигән карар кабул ителде. Бу хат Бөтендөнья язучыларының 70 нче конгрессы делегатлары Ассамблеясында укып тикшерелде һәм ул үзенен комитетының башлангычын бертавыштан хуплады. Һәм шуннан сон Мәскәүгә. Конституция судына Халыкара ПЕН-клуб президенты, танылган чех шагыйре һәм кеше хокукы яклаучысы Иржи Груша имзасы белән хат җибәрелде Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: “Әлеге мәсьәләне хакыйкый рәвештә хәл итү өчен бары тик гомумтанылу тапкан халыкара хокук һәм лингвистика стандартларына таянып эш итәргә кирәк... Без әлеге проблеманың чын-чынлап чишелә башлавына ышанабыз".
Бездән, әлбәттә, илегездә шундый сәяси хәл хөкем сөргәндә, әллә Сез чынлап та бәйсез мәхкәмә тикшерүләре үткәрелүенә ышанасызмы, дип сораштырдылар.
Ышанасы килә, дип җавап бирдек без аларга. Әгәр дә шулай булмый икән, безнен барыбыз өчен дә Россия хакимиятенең, шул исәптән мәхкәмәи хакимиятнең дә. халыкара хокук һәм лингвистика нормаларын инкарь итеп, халыкара җәмәгатьчелек һәм гомуми цивилизация дөнья кагыйдәләренә каршы хәрәкәт итүе тәгаен ачыкланачак, гәрчә ин югары даирәдә дә аларга берсүзсез буйсынып эш йөртеләчәге турында бәян ителсә дә.
һәм ахыр чиктә, гафу итегез, латин графикасына карата күтәрелгән гауганың, әйе,—бик тә чикләнгән булса да.—Татарстанның үз билгеләнү "бакчасына" төбәп атылган чеп-чи сәяси сынамыш ташы икәнлеге Мәнди анасына да мәгълүм нәрсә. (Әгәр инде латин графикасы "өстән" килгән фәрман белән тыела икән, халык мәкалендәгечә. "авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә" диясе кала. Чөнки татар халкының монда бернинди дә гаебе юк лабаса.)
Норвегиядә үткәрелгән Язучыларның бөтендөнья конгрессында тел мәсьәләсенә кагылышлы проблемаларның күтәрелүе уңаеннан "Новая газета" (2004 ел, N 77) болай дип язып чыкты: "Шул ук вакытта татар алфавитын алыштыруга бәйле проблема, бер халыкныкы булудан битәр, аздан гына бөтен алдынгы карашлы кешелек дөньясы алдында торган проблемага әверелми калды".
Алга табан әлеге газета Татар ПЕН-үзәге проблеманы яктыртуга Европа Советының Парламент Ассамблеясын да җәлеп итте дип хәбәр итте.
Хикмәт шунда ки. ЕСПАнын Дэвид Аткинсон һәм Рудольф Биндинг җитәкчелегендәге делегациясе октябрь аенда Казанда танышу визиты белән булып киткәннәр иде. Гәрәй Рәхим һәм мин фәкыйрегез алар белән шәхсән танышу һәм кулдан кулга татар язуы проблемаларына кагылышлы документларны тапшыру бәхетенә ирешкән иде.
Үзенең бик тә гыйбрәтле бер мәкаләсендә Георгий Сатаров болай дип язган иде: "Зыялылар халык алдында бик зур бурычлы" дигән совет чорындагы шигарь бүген үтә дә хәвефле диагнозга әверелде. Әйе. бурычны кире кайтару зарур. Яки. тәүфикьлы кешеләр кебек, атышырга кирәк”
Юк. минем ышануымча, атышу бер дә муафикь шөгыль түгел. Барысына да үч итеп, безнен татар зыялылары Мәскәүнен унитаристлык һәм бөек державачылык агымына каршы йөзүләрен дәвам итәләр, чын федерализмны, демократияне, тигез хокуклылыкны. шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә. бу очракта халык мәдәнияте диварына нигез ташы булып яткан тел мәсьәләсендә дә хокукый тәңгәллекне яклап көрәш алып баралар. Тел мәсьәләсе тирәсендә алып барылган ясалма ыгы-зыгыдан гына чыгып түгел, әлбәттә, чөнки халыкара демократик хәрәкәт тәҗрибәсе күрсәткәнчә, теләсә нинди халыкның суверенлыгы аның теленен суверенлыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Моның шулай икәнлеге бары тик 1905 елда гына суверенлык алган һәм нибары 99 ел эчендә алып барылган ирекле үсеш сәясәте нәтиҗәсендә яшәү дәрәҗәсе буенча дөньяда беренче урынга чыккан Норвегия Корольлеге тарихында да ачык чагыла. Шуның белән беррәттән. ул Даниягә бәйле тел коллыгыннан да азатлыкка ирешә.
һич юк, безнен зыялыларыбыз иң җаваплы вә хәлиткеч вакытларда, шагыйрь
әйтмешли, йоклап ятмады Моны раслау өчен Татарстанның Югары Советы сессияләрендә һәм вакытлы матбугатта Туфан Миңнуллин. Разил Вәлиев, Марат Галиев, Рафаэль Хәкимов кебек милләтпәрвәрләребезнең федераль үзәк кысуына каршы юнәлдерелгән чыгышларын искә алып үтү дә җитәр кебек... Бу нәүбәттән Татар ПЕН-үзәге дә шушы юнәлештә максатчан һәм методик яктан ныклы хәзерләнгән эш-гамәлләр башкара һәм алар турыдан-туры халыкара тел проблемалары белән шөгыльләнүче зыялы катлам вәкилләре, инде хәзер аңлашылганча, бөтен алдынгы карашлы кешелек дөньясы тарафыннан яклау таба.
Әлбәттә, башкала кабинетларында утыручылар монын белән санлашырга теләмиләр; чөнки ул, әлеге факт, кире каккысыз һәм инде болай да гадәттән тыш үзәкләшкән Кремль хакимиятен ныгыту өчен уйлап табылган ялганчы уйдырмаларга тамырдан каршы килә. Уй-ниятләрне гамәлгә ашырудагы катгыйлык, аз гына булса да каршы килә торган фикерләүләргә түзеп торалмаучанлык һәм. мәгълүм ки, аларны күрмәскә омтылу әнә шуннан килеп чыга да инде.
Аңлыймын, бу язма Россия матбугатында диңгездән бер тамчы гына. Ләкин дәшми калу мөмкин түгел. Гомумән, алай ярамый. Хәтта бу тарихи вакыт аралыгында оттырган, дөресрәге—чигенгән (тарихи күзлектән караганда вакытлыча гына чигенгән) хәлдә дә үз сүзеңне әйтеп калырга, чынлыктагы хәл-әхвәлләр өстенә капланган томан пәрдәсен куып таратырга тырышырга кирәк, һәм шул ук вакытта онытмау зарур: һәрбер кин масштаблы эш-гамәл башында хакыйкый Сүз тора!
Без, билгеле, ике төрле “хак юлдан" берсен—хакыйкать юлынмы, әллә сәяси яктан акланган юлнымы—сайлау алдында торып калган Россия Федерациясе Конституция судының карарын билгеле бер дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген исә, анын сайлаган юлы һәркемгә мәгълүм һәм ул, кызганычка каршы, жәмгыятьнен демократик үсеше файдасына түгел
Менә шундый ПЕН-татоника
Тромсс шәһәрендә үткәрелгән Язучыларның 70 нче бөтендөнья конгрессы үзенең беренче эш көнен университетның иркен вә гүзәл бинасында башлап җибәрде Университет бик уңайлы итеп төзелгән: анын барлык факультетлары, лабора-торияләре, корпуслары күчеш коридорлары белән үзара тоташтырылганлыктан, тышка чыгып йөрмичә генә бөтен югары уку йорты биләмәсен урап чыгарга мөмкин Кабатлап әйтергә мәжбүрмен: урамнан караганда алай ук отышты тәэсир калдырмаса да университет бик иркен һәм эшләү өчен уңайлы Хикмәт шунда ки, Тромседагы бик күп биналар еш кына айсбергны хәтерләтәләр—ник дисәң, аларнын шактый олешс жир астына урнашкан. Шулай бер вакыт без бер катлы супермаркетка кереп чыгарга булдык, ә анда—лифтлар тезелеп киткән. Без уйлыйбыз, нәрсә бу? Кешеләрне алар кайда илтеп җиткерә? Баксаң, магазиныбыз өскә түгел, аска табан үсә икән һәм без, лифт кабинасында гагын дүрт этаж аска төшеп, кондиционерлардан чыккан саф һавалы якты заллар буйлап истирәхәт кылып йөрдек—әйтерсең лә оҗмах инде менә...
Университетның актлар залында без урынны—хәзер инде ышанып әйтергә мөмкин, чын дустыбыз белән, язучыларның халыкара бердәмлеге оешмасында Татар ПЕН-үзәген тиз арада танытуга зур көч куйган фин әдибе һәм гомумән бик тә кин күнелле вә итәгатьле ир-егет Юкка Маллинен белән янәшәдән алдык
Трибинуга күтәрелеп нотык тотучы телмәрләр—ораторлар—университет ректоры, шәһәр хакимияте башлыгы. Халыкара ПЕН-кяуб президенты һәм башкалар берсе артыннан берсе алышына торды, ә Юкка шул арада үзенең йомшак вә аз гына сузынкы сөйләме белән рус телендә безгә Казан университетына 200 генә ел булмыйча, аның күп гасырлык тарихка ия икәнлеген исбатлавын дәвам итә бирде Ул үзенең дәлилләрен Казанда булган мәдрәсә тарихы белән жәлләде
—Аңа,—дип дәвам итте сүзен Юкка,—мина мәгълүм булганча. XII гасырда нигез салынган булган Үзегез бик яхшы беләсез. Урта гасырларда мөселман мәдрәсәзәре асылда теология—дин белгечлеге факультеты вазифаларын башкарып киләтәр, бу нәүбәттән алар фәнни дәрәжәсе ягыннан шулай ук асылда теология факультетлары
булып саналырга тиешле көнбатыш Европа христиан университетларыннан калышмыйлар. Казан мәдрәсәләренең аеруча чәчәк аткан чоры Аксак Тимернең хәрби яу йөрүләре белән бәйле тарихи катаклизмнар нәтижәсендә дөньякүләм танылу алган күп кенә галим-голәмәнең Көнчыгыштан Көнбатышка (ул вакыттагыча әйтсәк, Мәшрикътан Мәгърибкә)—Казанга килеп җирләшүе дәверләренә туры килә. Шул рәвешле. Казан университеты Россия биләмәләрендәге генә түгел, ә бәлки шактый кин мәгънәдәге беренче университетлар традициясен дә дәвам итә дип әйтә алабыз.
Сонрак Юкка Маллинен Татар ПЕН-үзәгенә Фин ПЕН-үзәге исеменнән Казан университетының 200 еллыгы белән котлап хат та юллады. Ләкин анда да ул Казан университетының “туган яшен" билгеләүдәге үз карашларын бәйнә-бәйнә сөйләп биргән иде.
Безнен белән шулай ук Рус ПЕН-үзәге генераль директоры. Халыкара ПЕН- клубнын Башкарма комитеты әгъзасы Александр Ткаченко һәм “Экология һәм тормыш" журналының баш мөхәррире, хаксыз рәвештә шпионлыкта гаепләнеп, Россия төрмәсенә утыртылган диңгез флоты офицеры һәм гомумән бик шәп журналист Григорий Пасько даими аралашып яшәде.
Александр Ткаченко турында безнен матбугатта шактый күп язылды. Моннан ун ел элек, Мексикада. Рус ПЕН-үзәге исеменнән ул Татар-ПЕН-үзәгенә Язучыларның бөтендөнья ассоциациясенә керү өчен хәер-фатиха биргән иде. Инде килеп, моннан нәкъ ярты ел чамасы элек Александр, Рус ПЕН-үзәге президенты. Халыкара ПЕН- клубның вице-президенты Андрей Битов белән берлектә, Казанда уздырылган “Татар үткән юл: халыкның хокукы һәм сәяси корректлылык" дигән конференциядә катнашкан иде. Аннан да алдарак Александр Ткаченко Казанда Халыкара ПЕН- клубнын Генераль секретаре Александр Блок белән бергә булып киткән иде.
Ткаченко безнең делегацияне Г. Паськога тәкъдим иткәч, мин Григорийга болай дидем (юкса, ул тырыша-тырыша үзе белән таныштыра башлаган иде): сине кем генә белмәсен соң, син бит хәзер бөтен дөньяга билгеле шәхес! Һәм, чынлап та, туган жире Ерак Көнчыгышның табигать проблемалары белән “кирәгеннән артык” бер үжәтлек белән шөгыльләнгән 2 нче ранг капитаны, журналист-экологның хисапсыз тапкырлар кыен хәлләрдә калуын бөтен дөньяның зыялы катлам вәкилләре һәм гомумән намуслы кешеләр җентекләп күзәтеп бардылар һәм үзләренең карашларын белдерә килделәр Мәхкәмә җәтмәсенә эләккән офицер һәм журналистның язмышы кыл өстендә торган көннәрдә Рус ПЕН-үзәгенең Генераль директоры Александр Ткаченко Владивостокта куна-төнә ятты. Бүген исә, Григорий Пасько иректә һәм. Сахаров белән Никитиннан сон, ана Россиянең 3 нче номерлы тоткыны дигән “абруйлы” исем бирелде.
Конгресста, әлбәттә. Григорий Паськога сүз бирделәр һәм ул биредә катнашучыларга авыр вакытта ташламаганнары өчен үзенең эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде Шулай да дөнья җәмәгатьчелегенең фикере белән халыкара демократиянең үзәк юнәлешеннән тәмам читкә тайпылган хакимиятләргә дә санлашырга туры килә. Шушы сүзләрдән сон форум делегатлары безнен ватандашларыбызны аягүрә басып алкышладылар.
“Кече халыкларның телләре язмышы” дигән темадан тыш, “Язучылар төрмәдә” исеме астында үткәрелгән утырышлар да конгрессның үзәк мәсьәләләренең берсе булып тордылар Үзләренең кухня тәрәзәсеннән ачылган дөньядан башканы күрмәгән тар карашлы бәндәләрнең: “Язучыларны әллә хәзер дә утырталармы?”— дип сораштырган очраклар да булгалады Монда бөтенесе дә аңлашыла сыман. Ә менә профессиональ журналистларның: “Милли мәдәниятне, телне, фикер сөрешен “кысучы", үзләренең кыек көзге патшалыгында хак сүз әйтергә жөрьәт иткән намуслы кешеләрне турыдан-туры эзәрлекләүче һәртөрле хакимиятләрнең һәм мәхкәмә органнарының карарларына сез ничек йогынты ясый аласыз'» Резолюцияләр сорап, хатлар языпмы?—дип, аптырашка төшүләре аңлашылып җитми. Ул гына да түгел, андый каләмдәшләребеэнен үзләренең төп коралы булган Галиҗәнап Сүзнен кодрәтенә ышанып җитмәүләре гаҗәпләндерә.
Ә шул ук вакытта язучыларны бүген дә бөтен дөнья буйлап кичәгедән бер дә ким төрмәләргә тыгып куймыйлар. Шушы мәсьәлә буенча беренче көндә үк төрле
илләрдәге хәл-әхвәлләрне яктыртып, зур экранда “таш капчыкка" ябып куелган адипләрнен портрет-сурәтләрен күрсәтә-курсәтә “җинаять" эшләре белән таныштырып берничә докладчы чыгыш ясады Әйе, язучы әйткән сүз шулай бәһаләнә-анын өчен Нобель премиясе дә бирергә мөмкиннәр һәм "тимер рәшәткәгә” дә эләгүен ихтимал!
“Язучылар төрмәдә дигән темада катнашучыларның тулы булмаган исемлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде: Ананта Тоер (Индонезия). Разак Махмун. Ассәдулла Валведжи (барысы да Әфганстаннан)
Тоткынлыкта газап чигүче язучылардан тыш, бер төркем әдипләр чөһажирлектә көн күрергә мәжбүрләр. Мәгълүм ки. соңгы елларда чит җирләрдә—Германиядә яшәргә мәжбүр булган күренекле беларусь язучысы Васнль Быков якты дөньядан китеп барды. Хәтерлим әле, 1998 елда Финляндиядә без анын белән ничек дустанә аралашып алган идек! Ә бу конгресс көннәрендә икенче бер беларусь әдибе, ягъни Владимир Некляев, безнен төркемдә сыену тапты Лукашенконың сәяси системасы ана туган илендә яшәргә һәм ижат итәргә мөмкинлек бирми икән Аны Финляндия уз “кочагына” алган. Гомумән. Скандинавия илләре, шул исәптән Норвегия дә. дөньяга карашлары үзгә булу сәбәпле, мөһажирлектә гомер итәргә мәхкүм ителгән язучыларга аеруча кунакчыл. Халыкара ПЕН-клуб нәкъ менә шундый әдипләргә яшәү өчен мөмкинлекләр табарга ярдәм итә: ни дисән лә. алар бит ирекле илдә булса да чит мохитта гомер кичерәләр
Ярар, күнелсез хәлләр турында җитеп торыр
Тромсёдагы иң күп санлы делегация, аңлашылса кирәк. Норвегиядән иде Мона охшаш конгрессларда гадәттә гел шулай була. Норвегия ПЕН-үзәгенең эшчәнлеге белән кызыксына башлагач, ин беренче чиратта мин менә нәрсәгә игътибар иттем баксаң, аны Норвегиянең Чит ил эшләре министрлыгы финанслый икән һәм моны “сер” итеп сакламыйлар, бу хакта форумнын барлык документларында да ачыктан-ачык бәян ителә Менә бит дөньянын ин алдынгы илләренен берсендә узенсн ПЕН-үзәгенә нинди сәяси һәм мәдәни статус бирәләр01
Конгресс барган көннәрдә безнен янга еш кына, кем әйтмешли, казакъ әдәбиятының тере классигы, китаплары дөньяның күп телләренә тәржемә ителгән, танылган прозаик. Казакъ ПЕН-үзәге президенты Абдижамал Нурпсисов килгаләп китте. Базык гәүдәле, өлкән яшьтәге бу әдип һәр сүзен үлчәп сөйләшә, әңгәмә барышында озын-озын тукталыш ясап ала,—кыскасы, һәр хәрәкәтеннән, һәр кыланмышыннан вә кыяфәтеннән синен алда могтәбәр зат басып торганлыгы шәйләнә. Без, әлбәттә, анын белән тугандаш әдәбиятлар алдында торган бурычлар, илдә һәм дөньяда барган сәяси хәл-әхвәлләр хакында моназара кылып утырдык Абдижамал ага конгресска дөньякүләм террорчылык мәсьәләләренә кагылышлы, анын мөселманлык белән бернинди дә уртаклыгы булмавын искәртүче махсус хәзерләп алып килгән Белдерүен игълан итте Конгрессның сонгы эш көнендә аксакал әдип казакъ халкының чиксез фаҗигасенә әверелгән Араз диңгезенең юкка чыгуы турында бәян итүче “Соңгы әҗәт” дигән роман-дилогиясен мина бүләк итте Моны ул жанр ягыннан туганлык билгесеннән чыгып эшләгәндер дип беләм. чөнки Гәрәй Рәхим белән Газинур Морат—шагыйрьләр, ә Борис Пантелеев юрист ич Китапның форзацына: “Бу китап—минем вакыт белән алыш-бирешемне үтәү нәтиҗәсе. Мин тулысы белән анда” дигән истәлек язуы язылган иде
Конгресска без дә буш кул белән килмәдек. Болар—инглиз телендә басылып чыккан Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм Равил Фәхретдиновнын Татарлар тарихы" дигән китаплар иде. Без аны төрлечә ысуллар белән тараттык форумда катнашучы илләр китаплары белән бергә күргәзмәгә дә куйдык: лингвистика комитетында катнашучыларга да тәкъдим иттек, шәхси кешеләргә дә бүләк итеп бирдек. Безнен китапларның эчтәлеге, гомумән татар халкының тарихы, республиканың бүгенге хәле турында Тадеуш Шабровский (Польша). Сибила ханым Петлевски (Хорватия; ул безнең латин графикасына күчү проектын комитет утырышларында ялкынланып һәм кире каккысыз дәлилләр китереп яклап чыкты). Эдвард Ковач белән кылган моназарәләр аеруча истәлекле булды. Эдвард әфәнденең исә, татар халык музыкасының борынгылыгына һәм үзенчәлегенә кагылышлы
фикерләре бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле иде. Ул бездән китапларны кабул итеп алганда, "спасибо" сүзе татарча ничек була дип сорады да, белеп алгач, чын күңелдән "Рәхмәт!" яудырырга кереште.
Халыкара ПЕН-клуб президенты Иржи Груша бездә аеруча җылы тәэсир кал-дырды. Нәзәкатьле. яшь Наполеон Бонопартны хәтерләтүче чибәр, матур йөз кыяфәтле бу кеше үзенең асылы белән әлеге тарихи шәхескә бөтенләй охшамаган иде. Ана. әйтерсен лә, абруйлы иҗтимагый оешма кәнәфиендә утыру да билгеле бер кыенлык тудыра иде кебек. Президент еш кына конгрессның президиумын ташлап чыгып китеп, “гади” делегатлар белән аралашып йөрде. Ул безне латин графикасына күчү мәсьәләсендә чын күңеленнән яклап чыгарга алынды, хәтта делегатлар Ас- самблеясында тикшерелгәнчегә кадәр. Россия Федерациясенең Конституция судына лингвистика комитеты хәзерләгән хатка кул куярга ризалыгын да белдерде. Үзенең фикерләвендә һәм эш-гамәлләреңдә хөрлеккә омтылучы, үз вакытында фикердәше Вацлав Гавел белән төрмәдә дә утырып чыккан бу милләтпәрвәргәме сон, теләсә нинди чагылышта булсын, һәртөрле чикләүләрнең нәрсә икәнен белмәскә! Кызганыч, анын белән шәхсән күрешеп сөйләшкәндә һәр халыкнын туган телендәге бәйсезлеккә хокукы барлыгы турындагы алдан махсус хәзерләнгән нотыгымны мин аңа үзем теләгәнчә бәян итәргә өлгермәдем. Ул безнең белән саф рус телендә сөйләште һәм. хөрмәт-анлашу билгесе итеп, дусларча кочаклап алды. Саубуллашу мәҗлесе барган вакытта ул без утырган өстәл янына килде дә. татарларның кәефе белән кызыксынды һәм эчкерсез вә дустанә елмаеп, безнең лингвинистика өлкәсендәге хафаларыбыз хакында болай диде: "Шунысы ачык, оппонентларыбызнын акылга килүенә ышанып хәрәкәтсез ятарга ярамый. Ләкин шунысы бик тә мөһим: бу хәрәкәт туктаусыз алып барылырга тиеш. Кем әйтмешли, аккан су ташны тишәр". Әңгәмә соңында без бергәләп фотога да төштек.
Безнең өчен конгресс менә шундый пентатоника аһәңе белән ягъни үзенә күрә һәрбер зур эш-гамәлне төгәлләп куйгандагы һәм рәсми протоколда каралмаганча күтәренке рух белән төгәлләнде. Бу минутларда безнең күңелләр чынлап та "җырлап" тора иде.
...Инде килеп, “без дә без" димен. шулай булгач үзебезнең команда турында да берничә сүз әйтеп китим булмаса. Гәрәй Рәхим белән Газинур Морат турында әйтеп тә торасы юк. татар җәмәгатьчелеге өчен алар билгеле һәм танылган шагыйрьләр. Борис Пантелеев исә, күбрәк хокук саклаучылар даирәсенә таныш. Ул Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. Казан шәһәренең Мәскәү районында халык судьясы булып эшләгән, республика прокурорының—мәрхүм С. Нәфиевнең ярдәмчесе булып торган. Хәзер Б. Пантелеев Мәскәүдә яши, әле күптән түгел генә дәүләти һәм иҗтимагый оешмаларның үзара бәйләнешенә багышланган кандидатлык диссертациясе яклады. Борис керәшен татары Николай дәдәй гаиләсендә. Азнакай районының Әгерҗе авылында туып үсә. Әйтергә кирәк, аның язучыларга бөтенләй хас булмаган гамәли фикерләү рәвеше һәм француз телен яхшы белүе конгресс вакытындагы безнең эшчәнлеккә бик тә унай йогынты ясады.
Безнең делегацияне мин "команда" дип юкка гына атамадым. Кеше буларак, сүз дә юк. без төрлебез төрле холыклылар. ләкин Норвегиядә без бер-беребезне тулыландырып, бер йодрык булып эш йөрттек, дип әйтә алам. Шулай булмыйни, безнен бит уй-максатлар уртак, идеаллар югары иде ләбаса!..
Норвегия кронасының тишегеннән караганда
Хәзер Норвегия Корольлегенең үзе хакында сөйләп узыйк.
Ин элек шунысын искәртеп узу зарур: Халыкара язучылар форумының соңгы ун елда үткәрелгәннәреннән монысы оештырылуы ягыннан, мөгаен, иң яхшысы булгандыр. Норвегия биредә дә үзенен дөньяда иң тәртипле илләрнең берсе икәнлеген раслады. Юбилей Конгрессын тантаналы рәвештә Король Галиҗәнапләре крон-принц Хаакон ачып җибәрде.
Бу көнне, ягъни 7 сентябрьдә. Заполярьеда урнашкан төньяк Норвегиянең фьордлары, диңгез култыклары белән телгәләнеп беткән ярлары кар белән капланды
Конгрессны үзенә кабул иткән Тромсе шәһәре бер утраучыкка урнашкан һәм бу “Төньяк Париж''ны материктагы Норвегия белән күп чакрыкшарга сузылган өч күпер тоташтыра, ә Төньяк Париж дип аны туристлар кунакханатәр рестораннар һәртөрле барлар күп булганга атаганнар—баксан. 60 меңлек шәһәр берьюлы 25 мен кешене кабул итә ала икән. Аннары бу чагыштыруның асылында шәһ әрнен гүзәллеге дә ята булса кирәк. Әмма бу үзенчә, төньякча гүзәллек! Төрле төстәг е уенчык сыман җыйнак йортларны, яр буена ялга туктаган океан лайнерларын. ясталарны. эреле- ваклы балыкчы көймәләрен күз алдына китерсәгез—бу порт шәһәр е Тромсе булыр Ә тирә-юньдә—“ак башлы" тау тезмаләре: тигез-тын вә чиксехле <к я барып тоташкан су өсте; давыл хәбәрчеләренең ачынулы тавышлары гына шушы әкияти күренешне сискәндереп җибәргәндәй була.
Безнең бирегә килеп җитүебез ел фасылының гадәти агышл ы вакытына—көнне төн алыштырып килгән мәлгә туры килде Югыйсә, җәйләрен б,у киңлекләрдә кояш төнлә белән дә офык артына төшеп югалмый (йә. әйтеп ка-рагыз. төнге кояшны кайда очратырга мөмкин!). Анын каруы, кышын дөм-карангы I юляр төннәр башлана. Бәлки шуңадыр да Норвегия рәссамнарының картиналарына а төньяк балкышынын күптән-күп кабатланмас бизәкләре чагылыш табадыр, ә е ютәлләрдә, иртәнге аш вакытында да. шәм яна.
Норвегиядә тагын—эчәр су культы хөкем сөрә Ул ө стәлгә боз кисәкчекләре белән бирелә. Хәтта кунакханәләрнең һәр катына да сезн е боз белән сыйларга әзер торучы автоматлар куелган. Ул гына да түгел. Норве гия “боз" дигән товарны экспортка да чыгара икән. Экспортның төп өлешен исә. нефть, нефть продуктлары табигый газ, тимер рудасы, титан, дингез кораблары, ба лык. кәгазь һәм агач тәшкил итә.
Узган гасырның 60 елларында Төньяк океанда нефть ятмалары табыла һәм Норвегия тиз арада нефть державаларыньп- берсе» <ә әверелә Нефть һәм нефть продуктлары бүгенге көндә илнең ин зур "абигый байлыгы булып исәпләнә Бу нәүбәттән. Норвегиянен дингез бораулау установкаларын төзү буенча специальләшүен һәм электроэнергияне эшләп чыгарудагы үзенчәлекләргә дә тукталып үтми булмастыр. Электр энергиясенең 1 тыганагы булып бирелә түбәләре кар белән капланган таулар итәгенә бәргалөмә-су гыла агып тошүче шаулы елгалар хезмәт итә. Карап торсаң, хәйран калырлык матурлыкка ия бу күренешләр' Ә без алармы балыкчылар поселогына автобуста мсску рсиягә барганда да. диңгезгә кыска вакытлы сәяхәткә чыкканда да. һәм. атбәпә. Сюрынгы вакытлар кебек утыз гына кеше сыешлы җитез көймәләрдә балыкка “Һәр тәндә" дә күзләребезне ала алмыйча күзәттек, бер-беребез белән алган тәэссоратларыбызны уртаклаштык
Сәяхәт барышында кеше дигәнен ирекссздән “яна илен" үз ватаны белән чагыштырып йөрүчән була... Нишлисең, “ире ксездән" бездә күзәтеп йөрдек. Дөрес китлар, семга балыклары, диңгезләр, таулаэ , боланнар һәм ак аюлар Татарстаны бызда юк-югын, бу нәүбәттән тәҗрибә т уплыйсы түгел Анын каруы, башка өлкәләрдә гыйбрәт алырлык нәрсәләр жит- әрлек иде биредә
Норвегия озак вакытлар Дания һәм I Нвсмни кул астыңда була һәм бәйсез дәүләт булып тулы булмаган йөз ел яшәү дә верендә Норвегиялеләр тормыш дәрәҗәсе буенча дөньяда беренче урынга чыктылап. Бу—бәхәссез һәм кире каккысыз факт!
Сүздә юк. идеологик яктан да һәм. вг.кыт күрсәткәнчә, яшәүнең гамати асылын раслау буенча да Норвегия тарихында ә зәби тел өчен көрәш әһәмиятле урын алып тора Дания кул астында чагында Н.орвегия әдәбияты даниялеләр теленнән файдаланырга мәҗбүр була; Норвегия гелс исә. сөйләшү һәм аралашу теле буларак кына файдаланыла Мондый күренеш, аңлашыла ки. норвегиялеләрнең сәламәт рухлы милли хисләрен рәнҗетеп килде һәм Норвегиянең алдынгы карашлы язучылары үзләренең әдәби телен бул дыру өчен өхлексез көрәш атын бардылар Бу юнәлештә Генрик Ибсен аеруча күп эш эшләде
Шул рәвешле. XIX гасырның икенче яртысына Норвегия һәм Дания телләре үрнәкләрен берләштергән риксмол дип аталган әдәби тел барлыкка килә Икенче бер төркем язучылар һәм лингвист лар саф Норвегия теленә нигезләнгән лянечол өчен көрәш алып баралар. Нәтиҗә; ә. бәйсез Норвегиянен рәсми теле булып лансмол
8. .к у . м &
таныла. Шул ук вакытта риксмол да бүгенге көнгә хәтле әдәби әһәмиятен югалтмаган.
Сөйләп т ә торасы юк, үз вакытында бездә социалистик һәм коммунистик җәмгыять төз\' туры нда күп фәлсәфә саттылар. Ләкин без аны үзебезнең илдә түгел, нәкъ менә Но.овегия Корольлеге мисалында күрдек һәм гамәлдә ышандык, гәрчә ул идарә итү ф ормасы ягыннан конституцион монархия булып исәпләнсә дә.
Норвегиядә Лондонның “Челси” клубын сатып ала алырлык мультимиллионерлар юк-югын , ләкин шул ук вакытта анда бомжларны гына түгел, фәкыйрьлекнең "теге ягына” чыккан кешеләрне дә күрә алмассың. Биредә бөтен кешеләр дә бер чамадарак байлы ш гомер кичерәләр: норвегиялеләрнең һәрберсе диярлек ике автомашина куярлык гаражы булган, күрер күзгә үк матур-назикъ коттеджларда яши; йорт алдын да—пөхтә итеп кыркылган ямь-яшел аланчыклар; кечкенә фонтанчыклар, клу мба-түтәлләр һәм зур булмаган сын-статуялар. Авыл җирендә шәхси биләмәләр шактый зур мәйданны били, алар күп очракта көтүлек жире буларак та файдаланыла. Без бу илдә “күп этажлы" Россиягә хас булганча, байлыгы белән күзгә бәрелеп торган көяз “хансарайлары” күрмәдек. Биредә фатирда түгел, йортта яшиләр. Норвегия архитектурасын мин, барлык чиркәүләре, университетлары, вокза длары, рәсем галереялары белән бергә, функциональ-аскетик өслүбтәге архитектура ш ш атар идем. Йорт-биналарда бернинди дә артык бизәкләр, колонналар, әвәләп эшлә игән сурәтләр, алтын-мазар белән йөгертелгән түбә-кыеклар бөтенләй юк диярлек. М еталл, бетоннан корылганмы ул яки агачтан эшләнгән— аэропорт, собор, рестора) 1 залларының һәртөрле төзелеш конструкцияләре эчкә яшерелмәгән; Норвегия бар ларының һәм пабларынын түшәмнәре, стеналары буйлап сузылган өрлек-бапкалар, борыслар—болар инде үзенә күрә бер культ-йолага әверелгәннәр. Кыскасы, нор вегиялелөрнен тормышындагы һәрбер төзелеш бинасы һәм көнкүреш кирәк-ярагы с,Ьункциоиаль мәгънәгә ия.
Норвегиялеләр сәяхәт иторгә яраталар, үзләренең шәхси катерларында һәм яхталарында гына да түгел Мс на гына аларның акчасы житәрлек. Ләкин, турысын әйтергә кирәк, бу илдә яшәү кы йммәткә төшә. Әйтик, безнең акча белән исәпләсәң, бер шешә аракы 1200 сум чамась 1, сыра —450 сум тора. Әйе, Норвегия кыйммәтчелек иле. Безнең күзлектән караганла, әлбәттә. Норвегиялеләр өчен исә, бу гадәти күренеш. Һәркемнең дәүләти-каз на нефтендә үз өлеше бар. Менә шулай, җәмәгать! Аннары хезмәт күрсәткән өчен ? 1орве гиядә чәйлек бирү гадәте юк, тәкъдим итә калсаң, хезмәт күрсәтүчеңне нык кынг1 рәнҗетеп куюың да бар. Һәм, киресенчә, кибеттән берәр әйбер сатып алсаң да, сине шоколад белән сыйлыйлар.
Норвегиялеләр рус кызларына, куп очракта Мурманск һәм Петербург бичәләренә өйләнергә тырышалар Мәсәлән, ку.чаьсханә ресторанында безнең өстәлгә Санкт- Петербургтан килгән Наташа исемле кыз-ханым хезмәт күрсәтте. Ул акцент белән сөйләшә иде, чөнки норвегияле егеттә кияүгә чыкканына да жиде ел вакыт узган икән Конгресска хезмәт күрсәтүчеләр арасында Тромсё шәһәренә Россиядән вузара алмашу тармагы буенча килгән волонз ерлар шактый күп иде.
Норвегия—глобализмга каршы уңьн ил ы көрәш алып баручы алдынгы илләрнең берсе Анда бөтен дөньяга таралган “Макдональдс”ларны, “Рамстор"ларны, "Икеа”ларны һәм "Метро”ларны күр.» алмассың... Корольлек Евросоюзга да кермәгән, гәрчә “вето” хокуклы тавышк а ия булса да. Викингларның оныклары, "евро” акчасы әйләнештә йөрсә дә, Норвегия кронасыннан да баш тартырга җыенмыйлар. Крона дигәннән, мин уртасы тишек булган башка ил акчасын хәтерләмим. Хәер, моны борынгы монголл ар у1шап чыгарган дигән риваятьләр дә йөри. Ә норвегиялеләрнең ышануынча, акч<\дагы шушы тишектән кояшка карасан, бәхетле буласың, имеш.
Ни хәл итәсең, Тромсёда Конгресс эшлән »н я сиде көн дәвамында кояш бөтенләй күренмәде, яңгыр койды да койды.
Норвегиядә төп дин булып лютераннар чристианлыгы хисаплана. Шәһәрнең лютеран соборларында түләүле зур музыкаль концертлар уздыру күптән гадәткә кергән Без дә ике соборда—агачтан эшләнгән борынгысында һәм, кем әйтмешли, пыяла белән тимер-бетоннан торгызылган янаа анда булдык. Беренчесендә классик, инструменталь-хор музыкасы башкарылды; ике нчесендә исә, халык уен кораллары
һәм колак тондыргыч электрогитарада фольклор әсәрләре яңгырады
Норвегиядә мин нәрсәне күрмәдем дә, ниләрне ишетмәдем—хәзер сүз шул хакында булыр. Мин “оригиналда” үзем яраткан “А-ха" рок-группасын тыңлау бәхетенә ирешә алмадым—гап-гади генә итеп әйткәндә, атар чит илдә чыгыш ясый иде, һәм Эдвард Мунканын күптән кызыксындырып килгән “Кычкыру” исемле картинасын күрә алмадым—чонки без Ослога килеп төшәргә берничә генә көн кала аны... урлаганнар иде.
Норвегиядә без шулай ук бер генә полисменны да очрата алмадык. Махсус карангалап йөрдек—ләкин алар юк иде. Һич югы аларнын ниндирәк формада киенгәннәрен булса да күрәсе килгән иде Кунакханәләрдә швейцарларның, рестораннарда “вышибалаларнын” заты да күренми Шулай бер вакыт мина кунакханәдәге номерымның ишек төбендә ачкычсыз басып торырга туры килде. Ә мин иптәшләрем Гәрәй Рәхим һәм Газинур Морат белән бергә идем Турысын әйтим, дуслар ич—үпкәләмәсләр, аларнын чырайлары бер дә шагыйрьләрнекенә охшамаган бит, ягъни алар назикъ йөз кыяфәтенә ия түгелләр. Һәм менә без, өчәүләшеп, бүлмәнең ишеген ачып бирүләрен үтенәбез Ә кунакханә хадиме җавабында бер елмаеп алды да бернинди документ, бернинди кунакханә визиткасын сорап тормастан (жетон дигәнен анда бөтенләй дә юк икән), безнен белән өченче катка күтәрелде дә, ишекне ачып, безне эчкә уздырып җибәргәч, берни булмагандай китеп тә барды. Бездә булсамы?!.
Күз күреме жирдә бер генә автомобиль күренмәсә дә. әйтик, төнге сәгать өч булса да норвегиялеләр светофорнын яшел уты янганын көтеп торалар Шулай ук автомобильчеләр дә, син урамны тиешсез урыннан чыгып барасың икән, туктап торалар. Ләкин бу жәяүле инде, күренеп тора, мөгаен, норвегияле түгелдер
Туктаусыз янгырлар яуды дигәннән .. Норвегиянсн дингез буе чиге Скандинавия нрымутравынын төньяк-көнбатыш яры буйлап шактый озынга сузылган Шуңадырмы, Заполярьедагы Тромсё шәһәрендә яңгырлар койганда, көньяктагы Осло шәһәрендә һавалар җылы һәм аяз торды Аэропортта мин Норвегия кронасын кулыма алдым да, аның уртадагы тишегеннән озак кына күктәге кояшка карап тордым һәм Мәскәүгә очып төшкәнчегә кадәр күкрәгем бәхет белән тулык булды.

Реклама