ГОМЕР УЧАГЫ


Монаеладыр безгә лә Мобәрәк айлар кергәндә
ГабОелҗаббар һаткиыи
Театр фойесында бәллүр люстралардан жемелдәп таралган утларга ярашып жинелчә музыка агыла. Спектакль башланыр алдыннан мосафәхә кылу мизгеле Төркем-төркем татар зыялылары—арада композиторлар да. әдипләр дә. җырчылар да бар Егерменче гасыр башында туып-үсеп. иманлы тәрбия алып калган буын Гәүдә тотышлары, кул хәрәкәтләре, бай тел белән ипле-килешле сөйләшә белү рәвешләре башка. Болар—Шаһгали дәвереннән бирле төптән киселә-аударыла килгән токымнын гарасатлы-хәвефле елларда да нәсел җебен өзми саклап калган аксөякләре—милләтнең тәмен татып карый алырлык кадерле кыерчыклары (Кәбисә еллар ул могьтәбәрләрне безнен арадан берәм-берәм ала торыр. Арадан тик берәү— аксөяк, морза, олуг әдип Әмирхан ага Еники гына егерме беренче гасыр бусагасын исән-имин кичеп дөнья куяр).
Менә, күпләрнең игътибарын җәлеп итеп, ишектән бер пар кереп килә. Каурыйлы эшләпә читеннән вуаль-челтәр төшеп, күзләрен серлелек томанына яшергән ханым һәм аны култыклаган егет—озын чәчен пөхтә тарап куйган, аксыл плащын җилбәгәй җибәргән, атлас кашнэ астыннан ак күлмәк якасы, шәп төенле галстугы күренеп тора Киләләр болар,—чибәр дама һәм шагыйрь,—яшьлекнең кадерен белеп, тантана итеп фойедагы кайсы төркем дә бик рәхәтләнеп кабул итәр боларны—шагыйрь һәм дама Ханым әз генә дә тартынмыйча, башын горур тотып, күпме күз карашларын паркет идәнгә биек үкчәләре белән кадаклап килә. Аны култыклаган егет тә үз дәрәҗәсен белеп атлый. Фойеда һәр төркем үзенчә пышылдашып ала: Шагыйрь Роберт Әхмәтжанов! Шулмыни инде ул?! О-о. шәп шагыйрь!.." Кайчандыр Париж, Лондон салоннарына Санкт-Петербургның боек аристократы килеп кергәч, шулай пышылдау китә торган була: “Кенәз Юсупов!.. Кенәз Юсупов үзе!..".
Әнә шулай, үзенең яшь, кайнар шигърияте белән башкаланы тез чүктергән Шагыйрь килә. Ә бер читтә ташкаланы яуларга дип авыллардан кузгалган, табан астында камыл кытыклавы да бетмәгән студент шагыйрьләр басып тора Үжәт иреннәре кысылган. “Таш елады” поэмасын язган шагыйрьне сокланып та. көнләшеп тә күзәтәләр (бу шагыйрьдән көнләшү аларны гомер буе озата барачак ).
Менә фойеда соңгы звонок янгырый. Узган гасырның истәлекле алтмышынчы еллары тамаша залының ишекләрен ача.
“Жыр—жаннын яшел кыягы!”
Бу хикмәти юллар зиһенен ачып җибәргәнче яшьлекнең яшел аланнарында күпме адашып йөрисе бар әле Шагыйрьгә Соклану-гамь капкалары ачылсын өчен күпме талымлы сүзләр табасы бар.
Ул ясканып яза башлаган дәвердә поэзиядә солдат рухы хөкем сөрә, әле генә тынган яу-сугыш гөрелтеләренең канлы кайтавазы колакларда чынлап тора иле Ауропаны гизеп кайткан дистәләрчә фронтовик-әдипләр әдәбиятның алгы сафында Яшәүгә сусап, тыныч тормышның тәмен белеп кайткан бу кавемнең рух башка, ижади сәләтеннән бигрәк, ихтыяр көче ташып торган, таянырдай ирләр—Әнвәр Давыдовлар, Шәрәф Мөдәррисләр, Зәки Нурилар, Мәхмүт Хөсәеннәр. Яшь шагыйрь
буларак, Роберт Әхмәтжанов аларга тартыла Илләр гизгән ир-егетләргә кызыгып карый Аларга да дөнья күрмәгән, үтә кызыксынучан. һәр йөгерек сүзне эләктереп алып, балкытып, шигырь тегермәненә кертеп жибәрә белгән энекәш кирәк бит' Шулай итеп. Роберт Әхмәтжанов— Кама егете, солдат-әдипләрнсн яшь дустына әйләнеп китә. Шаулы редакцияләр Тәмәке төтененнән ысланган рестораннар Пегасларны юырттырып узган төнге Казан урамнары Иҗади бәхәсләр
Күпмедер еллардан сон Шагыйрьнен җыр булып бөтен халыкка таралачак шигыре туар:
Озатып, вокзаллар каршында маңгайдан үптеләр аналар
Азалар хәтере шикелле җил йөри курганнар артында
“Солдатлар ~ шигыремнән
Бөтен өйләргә дә афәтле җиле гигән егерменче гасырныи ин зур сугышы шаукымы әле бик озак елларга барачагын, әдәбиятнын чәнгелск яшәү темасын бүлеп, җинү тантанасы—фанфаралы. яңгыравыклы бушлыкка корылган иҗат атымы кая илтәсен яшьли чамалый Роберт Әхмәтжан Ничек кызыгып карамасын, ничек якын итмәсен фронтовик әдипләрне, ул. эчтән “болай язмаска иде", дигән үҗәтлегенә бара. Ягы сугышлар иске сугышны оныттырачак Бу—канлы куласаны кем әйләндерә, кемгә миллион корбаннар кирәк—мәкерле сер беркайчан да ачылмыйча калачак Якты хисләрне чигереп, һаман шул сугыш фаҗигасе шигырьгә бәреп кергәнгә гаҗизләнеп, ул болай дип яза
Сугыш күрми туган шшыренне соңгы кабат аз да, нокта куй Тик хәтердә сакла зурснәчө. нәфрәтеңне янган утка кой!
Яу афәтеннән яра алган язмышлы уй-гамьне чан теле белән түгел, ә жан теле белән язарга алынганга күрә ул “шинельле шигърият** иненнән соры шинельне салдырырга үрелә
Аның хиссияте—орфия госләрдән тукылган кояшлы хәят Күнел чатларында**, дип әйтә белү өчен генә дә Роберт Әхмәтжан булып туу кирәктер
Йогынтысы—Есениннан Такташка, даһи Һадидан Э.чмәг Фәигнгә күчеп, сирәк кенә чагылып киткән, бернинди вакыг жилснә бирешми горгаи асыл җәүһәрләр— табигать күрснсшснсн яшьнәп киткән бизәге—шигырьне гомер буе җылытып торган утлы куэлар— Роберт Әхмәтжан әсәрләрендә тагын да нәфисрәк төсмерләр ата
Тон аяз, тик орөмөдл күксел йон гсто томан.
дип, унсигезенче язында шулай яза башлаган шагыйрьнен күңел күзе отыры үткенләнә башлый: "Голләрнен күзе дымлы" Яфрак арасында яшелләнә жилс”,- болар үтеп китешли генә күзгә чалынган табышлармы ’ Юк. палитрасындагы госләр муллыгыннан вакыт-вакыг ул үзе лә шашып каш шикелле, гелнен беркем күзе тимәгән чонгылларына тешен, үзе генә табып апан кабырчыкларны ачып шигъриятенә асыл энҗеләр сибә Дога укыгандай, тургайның ап-ак болыт каршысында тибрәп горуы. баш очыннан карлыккан кар|агар очышы, камылларда зенлөп аккан коз тавышы—болар сәнгатьле сүз остасының илаһи әфсене түгелме' "Их. шушындый бер юл' Аерым юллардан эзлим мин күп вакытта шагыйрьләрне",—дигән Сибгат ага Хәким
Үлән төпләренә төшеп, кырмыскалар янәшәсендә дөнья гожен тынлау, бөркетләрдән дә өскә чөелеп, галәми югарылыктан жир-әнкәнен манган җыерчыклары арасындагы рәшәләрне күрү, йөрәк биеклегендә калып, хис-тойгы катламнарына үтеп керү—шушы кимәңдәге өч яссылыкта тирбәлә шаг ыйрьнен су * хәяте
Тагар шигъриятенең иненнән соры шинельне салдыр\ -жинел бирелмәгәндер шагыйрьгә Талантлы шәхескә күп вакыт галантсызлар юшкынын ерып барырга туры килә
Узган пзсыр аборигены бу шрак. артка борылып караедн. с.гтар офыгыннан
сүтелә-сүтелә хәтер йомгагы куа килә. Сибелеп калган каз каурыйлары кебек, хатирәләрнең яктырагы күз алдында янара
Бервакыт шулай Гажәеп эссе июль көнендә (1974 ел) самолетта очабыз. Икс канатлы “фанер" очкычыбыз (АН—2) әле өскә чөелә, әле аска убылып китә Алдагы кабина ишеге үзеннән үзе төбенә кадәр каерылып ачыла да салонга коточкыч гөрелте ургылып керә. Мин Роберт Әхмәтҗан белән янәшә утырам. Рәдиф Гаташ алдагы урындыкта, янәшәсендәге яңа гына танышкан кызга, ярсып, шигырьләр укып бара. Мин эсселеккә түзә алмыйча, күлмәкне салып, билдән ялангач калдым. Гаташ күреп алды да: “Рөхсәт итсәгез, туташ!"—дип. әлеге кызыйга ым кагып, җәһәт кенә күлмәген салып ташлады. Күптән түгел генә Кырым кояшында кызынып кайткан тәнен күрсәтә ату форсатыннан бәхетле иде ул.
Мин бу сәяхәте- безнең җаваплы ке- шесе буларак (уни- верситет бетереп.
Язучылар берле- генә яна гына эшкә кергәнмен), поша- манда барам. Теле- фоннан кат-кат сөйләшү буенча, безне сәгать өчтә Базарлы Матак аэропортында рай- ком хезмәткәре каршы алырга тиеш иде. Хәзер кичке биш тулып килә.
Тоткарлануыбыз хакында берничек тә хәбәр итеп бул- мады Нишләрбез?
Югыйсә, көндезге рейска билетлар кесәдә, бар да тәртиптә иде бит. Әле бер сәгать вакытыбыз бар, йөреп килик бераз, дип төп аэропортка таба китмәгән булсак Аэропорт бинасының мәһабәт колонналары арасыннан Хозер Ильяс үзе чыгып киләмени' Каршыбызда—ак чалбардан, ак күлмәктән, музыкантлары арасында балкып. Илһам Шакиров басып тора. Ул елларда боек җырчыны болай якыннан күрә ату бәхете бик тәтеми иде Себердән ике ай буе концертлар куеп кайтып килеше икән. Кочаклашып күрешкәннән соң: "Сыйлыйм, егетләр!”—дип, ул безне ресторанга алып кереп китте
Мул табында шактый вакыт истирәхәт чигеп утырганнан сон, Илһам Шакиров белән хушлашып, кече аэропортка килсәк, самолетыбыз күптән инде канат җилпегән икән Безнең рейс хакында игълан бирелмәде, дип, дер селкетеп, партия кушуы буенча юлга чыгуыбызны да искәртә торгач, өстәмә самолет таптылар. Менә хәзер, соңлап булса да, шыгрым тулы шыгырдавык самолетта очып барабыз.
Тәрәзәгә карап, үз эченә йомылып барган Роберт Әхмәтҗан, кинәт кычкырып җибәрде:
—Карагыз әче, егетләр!
Аста—Кама диңгез кебек җәйрәп ята икән. Үзе дә шушы борынгы елга ярында туып-үскән шагыйребез нигә болай әсәрләнә дисәк Күгелжем-яшькелт су киңлекләре өстеннән очкан күбәләкләр уйлыгын күреп алган бит!
—И жаныкайларым Аргы ярга чыгып җитә алырсызмы соң?..—дип сөйләнә- сөйләнә. ул хәтәр су упкыны өстеннән жем-жем килеп очкан нәзберек ак җаннарны исе китеп күзәтеп барды Мөмкин булса, үрелер дә, учына алып, җылы сулышын сак кына өрә-орә күбәләкләрне ул аргы ярга чыгарып куяр иде.
Мин анын дөньяга шулай җете күз белән карый белүенә, кечелекле күзәтүчәңлегенә кызыгып куйдым. Әгәр шундый игътибарлы булмаса. табигать күренешләрен ул. энә күзеннән үткәреп, тасвирлый алыр идеме Аһәнен тынла. балкышын күзалла, сулышын тоеп кара бу юлларның “Сунын җаны бөреләнә, орлыклана су сабагы" "Тау янгыры ява тауларда” " Газиз инешем минем, көмеш канлы сабыем -Жир чабынды Кояш ләүкәсендә, җилкәсеннән гөрләвекләр
Рәсемдә беренче рәттә, сулдан уңга—композитор Хоснул Вәлиуллин. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким; икенче рәттә—Роберт Әхмәтҗан. Галча Афзал 60 еллар.
чапты" Очып барган торналарны ул “һава бурлаклары", кар яуганны—“Күкиен ак ясагы", лип сурәтли.
Анын акварель төсләр янгырашына байлыгы сыгылып торган шигырьләрен укыганда керләнгән жднына бер кагыну, хушлану, тел шарлавыгыннан чәчрәп киткән тылсымлы тамчыларга коену шифасы аласын
Ленин әйткәнчә, “бер адым—алга, ике алым—артка" талпына торгач, очкычыбыз Базарлы Матакнын чирәмле аланына төшеп утырды Каршы атучы күренми Барам шунда, белмим кая. дигән кебек, атлыйбыз билгесезлеккә таба Яныбыздан бишекле мотоцикл иярләгән егет икс мәртәбә урап китте Кунакханәне табыл, мин тиз генә райкомга телефоннан чылтыратып чыктым Бәхеткә, дежурный эләкте. Егетләр бүрәнә өстендә утыралар Роберт Әхмәтҗан тәменә кермичә генә тәмәке көйрәтә. Рәдиф Гаташ, теге кызнын өенә кайтасы барлыгын оныттырып. Һаман шигырь сөйли Томанлы Альбионнан—Байроннардан башланган шигъри бәйләме, сүтелә-сүтелә, Әнгам Атнабаевка кайтып җиткән
Баягы мотоцикллы егет тагын күренде Төтен боҗралары уйнатып, килеп туктады да. кунакханәгә кереп китте. Як-ягына карана-карана чыгып, минем янга килде: —Казаннан язучылар килгән диделәр, кая микән алар, сез күрмәдегезме0—дип сорады
—Әнә бит язучылар!—дип мин бүрәнә өстендә утырган романтиклар ягына ымладым. Егетем бер мәлгә аптырап калды
—Язучылар булгач, өлкән кешеләрдер дип уйлаган идем
Ни уйласа да. бу егет безне ятимлектән коткарды Шушы мизгелләп инде без авылдан-авылга кадерләп йөртелергә тиешле район учына менеп кунакладык Аллан сөйләшү буенча, якташларында кунак булып ятучы сүз остасы Әзәл Яһүдин лә безгә килеп кушылды Бу якларга әле замана җиле кагылмаган Иске клублар, печән җәелгән әрҗәле машинада юлсыз юллардан җилдереп кенә йөрибез
Ин мөһиме—кичләрен клублар шыгрым Рәдиф Гаташ. гадәттәгечә, чыгышын “Ирләр булыйкГтан башлап, "Зәнгәр кос” белән тәмамлый Чибәр кызлар алкышларга уралып, болын чәчәкләре тотып, узыша-узыша сәхнәгә менәләр Сүз егәрен гаҗәеп төрле ритмнарда биетә алу остасы- Роберт Әхмәтҗан, озын саллы көтүче чыбыркысын сузып салгандай, кин сулышлы шигыре белән стеналарны әллә кая чигереп, туган жир киңлекләрен кочагына ала.
Саумысыт. кыр шагыйрьләре' Тургай моңын дога иткән ил картлары, эшчән ирләр'
Зал үзенә төбәп әйтелгән мәгънәле сүзләрдән, тантаналы горурлык кичереп, бер йөрәк булып тибә
Галәм шәме- изге Кояш асларында Сезнең ялкын белән күкри язгы җирләр'
Сәлам сезгә. Муллык җырын башлаучылар!
Төшсен орлык буразнага игелекле сәгатьләрдә
Әнә шулай. "Игенчеләргә мәдхия" шигыре белән затны йөгәнләп алпшнан сон. Шагыйрь, аяк очы белән, тып-тып басып, сүз куасснә коч өстәп, дәртле үлчәмгә күчә:
Әйдә. бас. ныграк бас. бетнең әйткән “асч,а“га.
Ьсзнсн иләп сынасы к>к ата дию басса да!
Егәрле шагыйрьләр чыгышыннан сон мин бөтенләй сытылып калдым. Богемачыл студент чорында язылган “йомыкый" шигырьләрем, халык кү зенә карап, сәхнәдән укырлык түгел икән бит! Киләчәккә өмет баглап, йодрыгым үжәт кысыла Хәзергә Әдәбият язучылар турында сөйләргә тырышам Ин алгы раггө йотылып тынып утырган бер аланын “Теленнән куан, улым' диюе мина коч өсти
Оз«11 ага Яһүдин. тальянын тотып сәхнәгә чыга, заманында Фатих Кәримнең үзеннән фатиха алган поэманы (“Кыкгыраулы яшел гармун") япан сөйли башлый Мс-нә ул күпме шнысан да ялыктырмый, күненә самими рәхәтлек бирә торган боек мине нә җитә; гелиен искиткеч шигъри куәтеннән соклану күзгә яшь булып
төелә.
Саратский яшел гармун—
Көмеш кыңгыраулары.
Әзәл ага бу поэма белән залны әсир иткәннән соң, көлкеле шигырьләргә күчә Бер авылда искәрәбез, икенче, өченче авылда... Такташ шигырен укыганда зал. су капкандай тып-тын утыра. Дүртенче авылда, ниһаять:
Һәр әтәчкә бүркем салып үтәм,
Совет саулык бирсен аларга —
дигәч. Әзәл ага туктап, мәзәк кыяфәт чыгарып, үзе дә әтәчкә охшап авызын бөрештереп, коңгырт-шәмәхә тавыш белән кет-кет көләргә тотынды, шуннан сон инде, аптырагач, зал да ана ияреп, көләргә мәҗбүр булды. Әзәл ага, дәртләнеп, шигырьне дәвам итте:
Һәрбер эткә, үзе тели икән.
Рөхсәт итам борным яларга
Кичә беткәч, табында мин Әзәл агага әйтмичә кадалмадым. “Такташның ул шигырендә юмор түгел, ә трагедия ята. Менә совет чоры нинди хәлгә калдырды безне, дип, әрнеп язган бит ул!"—дигәч, Әзәл ага, кызып, калкына башлаган иде, Роберт Әхмәтҗан шул ук фикерне кистереп, җөпләп куйгач, үпкәләп тынып калды Кырку холыклы шагыйрьгә ул сагаебрак карый иде шикелле ..
Үргәгар авылы аеруча матур, ягымлы булып истә калган. Урамнар—яшел мәйдан. Өйләр бер-берсеннән ерак урнашкан. Иркенлек. Капка төпләрендә чалгы салырлык куе үләнлек. Авыл уртасында гаҗәеп биек итеп салынган, яшелгә буялган мәчет тора (ул елларда күрелмәгән хәл!).
Өчәүләп, изге йортның бусагасыннан атладык. Эчтә тып-тын. Баскычлардан өскә күтәрелсәк, келәм җәелгән залда чалма кигән берничә өлкән агай намаз укып утыра. Алгы бүлмәдәге киштәдә дә шундый ук чалмалар тезелеп тора. Без мондагы илаһи тынлыкны бозарга теләмичә, эчтән ниндидер дулкынлану, нәүмиз уйлар кичереп, ишеккә борылдык.
Еллар үткәч, әлеге халәтне Роберт Әхмәтҗан менә болай дип тасвирлар:
Изгелекләр кылмасам ла җирдә, булмаса да иткән савапларым, юк канымда аккан хәрам ризык.
Ятмый җанда адәм газаплары!..
"Дәрвиш"
Фатир төшкән йортыбызның капка тобендә безне Әзәл ага көтеп тора иде:
—Әллә мәчеткә кердегезме’! Оятыгыз юк икән, ничек аягыгыз тарта! Сез бит совет язучылары'—дип безне ярсып сүгәргә кереште. Арала ин өлкәнебезнен мондый да дәһри, “калай коммунист" булуына шаккатып калдык.
Икенче көнне безне төбенә хуш исле печән җәелгән әрҗәле машина күрше авылга алып китте Килеп туктадык клуб янына. Ис-акылың китәрлек, клуб дигәне—бер якка авышкан Коточкыч иске бина. Почмакларга, кыеш тәрәзә араларына коммунизмга бару, бәхетле киләчәк турында плакатлар язылган. Буявы унып. купшаклап, муртаеп, каралып беткән фанер аламалары өстендә ак төстәге хәрефләр генә ап-ачык күренә. Купшы ялган һәм ыштансыз чынбарлык Мин плакатларга кулым белән ымлап, эчем катып көлә-көлә печән өстенә егылдым Роберт Әхмәтҗан да. тынсыз калып, бөгелеп төште. Рәдиф Гаташ кына, безнен ауныи-ауный көлүгә кызыгып караса да, түш кесәсендә партия билеты булу сәбәпле, тыенкы гына елмаюдан уза алмады. Кабина ишеген ачып чыккан Әзәл ага:
—Нидән көләсез?!—дип, бөердән чыккан шелтәле тавыш белән сөрән салды. Анын сорау бирүе безнен көлү өянәген көчәйтеп кенә җибәрде.
—Болан гына, Әзәл абый, мәзәк сүз чыкты да —дип Рәдиф Гаташ, читкә борылып, авызын учына алды.
Жәи патшалык иткән вакытлар” бит, урнашып, үзләшеп алгач, болынга, хозурлык кылырга чыгып киттек. Һәммә үлән буй үстергән, һәммә чәчәкнен таҗларын киереп, шау итеп торган мәле. Үлән арасына таянып яткан Робертыбыз кинәт кычкырып җибәрде
—Күрми каласыз бит, егетләр! Кара әле, кара!.. Бара бит тәки, җәяүләп бара бит!
Шагыйрь ихтыярына буйсынып, күбәләк очканны күзәтәбез. Аны оча дию кош
белән тинләп арттыру түгелме Жилфер-жилфер килеп сары күбәләк әле алга талпына, әле өскә чөелә, әле артка китә. Аннары, арыпмы, чәчәк тажына төшеп куна ‘ Оча язгы күбәләк, чәчәк саен чүгәләп” дип язган Шагыйрьнен. рәхәт көлә- көлә сабыйларча соклануын, болыннын тере бизәгенә шул кадәрле лә яратып каравын күзәтү—кызык иле Менә бит, көтмәгәндә шигъри табышнын шаһиты булдык: жәяүле күбәләк.
—Син үзен дә жәяүле күбәләк бит!..
— Бу сәяхәттә бәхетен күбәләктән булды синен
Шулай дип көлешеп алдык. Табигатьнен мондый да нәэәкатъле жаны белән ти иләү анын үзенә дә ошап куйды бугай. Шул мизгелдә инде анын күнеленлә яна шигырь юллары бөреләнә башлагандыр
И ул бәрәкәтле Бол- гар яклары! Манарасы киселгән иске мәчет- клублар. һәр әйткәнгә ышанып, мөлдерәп ка- рап. сагышлы шигырьдән монасп, шаян сүздән җәелеп көләргә әзер бу- лып, озын эскәмияләрдә ингә ин утырган ачык йөзле, эчкерсез халык Андый клубларда, андый халык га юк инде хәзер Кайчандыр бабаларыбы) укыган Корьән аятләре- нен шифалы моны-нуры сеңеп калган ярлы клуб- ларда милләтнен асыл йөзен күреп калырга на- сыйп булды безгә
Роберт Әх.%$мпҗам Марсе.п> Гти А/.к шм 1974 е»
Без студент чакта, житмешенче еллар башында ул университетның "Кызыл позиция" урамындагы тулай торагына килгәли иде. Гадәттә, төнге икеләр була. Бу вакытта әле мәһабәт бинабыз, бөтен тәрәзәләренә балкып, шау итеп тор;» Килә, бишенче катка менә, яшь шагыйрьләр яшәгән ишекне таба Арты белән борылып баса да үкчәсе белән шакый башлый.
Ул дигәндә бүлмә ишекләре генә түгел, күнел ишекләре дә төбенәчә каерып ачыла Анын атаклы шигырен сөйләп, дәррәү каршы алалар
Ятам ярда тыныч дәүләт сыман, баш очында шаулый шпильләр Баш очында Идел әкият сойлн. йөрәгемне юа дулкыннар
Менә бит, “мин!” дип, үзен дәүләти зурлыкка күтәргән Шагыйрь каршыла басып тора Шигырь тактына дирижерлык итә!
Истәлектән сары һуннар калка, үрә тора Чынтьп атлары Кояш шаһит! Өленгесен тартын, ишетелә кешнәп чапканы
Бүлмә юр килә Шагыйрь бераз кызмача. сәях Шәп пальтосын, купшы шарфын, бүреген ис китмәгән рәвештә идән тә шудырып төшерә (шунда ук күтәреп аласыларын белә!). Яна язган шигырьләре циклыннан берничә “аккорд" биреп ата да. сүз кадерен саклап, туктап ката Ана ничек тә килешә, ул бит монда—көтелгән кунак. Сүз пәйгамбәре. Кумир Күпләргә—остаз
Аннары Крейсерга тинләп үзе мәдхия язган тулай торактан яшь каләмдәшләрен, җитлекмәгән шигырь ммгырнләре белән туплап, алып чыгып китә эрс-бөдрә карлар явып торган урамнарга Яшьлек уратып алган тыгыз божра эчештә бару ана рәхәт
Хөрмәт итәләр. Ара калдырмыйча, бик үзләшеп китсәләр дә—кичерә. Алар арасында бер "ябага коеп” алу, үзенне барлау кирәк икән шул: тоныкланмыймы шигъри тамчылар, вакытыннан алда олыгаймыймы сүз егәре, үтмәсләнмәгәнме фикер тоягы Үз каланчаңда утырып кына шигырь кайнарлыгының "терекөмеш баганасы" нинди биеклектә торганын каян беләсен!..
Төнге Казан урамнары Бураннарга кушылып аэропортка яисә вокзалга барып чыгулар Кар көртенә батырып куелган арзанлы шәрап шешәсенең дөнья кендегенә әверелүе Кабымлыкка—кыска шигырьләр Самолет гүләүләре, борылышка кереп югалган кызыл утлы төнге поездлар—Шагыйрьнең тынгысыз, яклаучысыз, сабырсыз жанын каядыр алгысыта. Шушы кылануларның ул вакытлы гына икәнен белә Елатып, җырлатып, юатып кала төнге Казаннын карлы урамнары
Ә ул "Карлы тәрәзаләр"дән яшьлеген эзли:
Икебезгә безнен ике ут бар, ике сагыну, ләкин—бер бәхет.
Без мәңгелекмени? Тынса йөрәк, икебезгә булсын—бер ләхет
Гадәттә, мәхәббәт шигырьләре бәхетле бергәлек яисә сагышлы аерылышуга корыла: сүз тәэсире жанга кайтып куна алмыйча, бүтән киңлекләрдә адашып йөри Бу очракта да Роберт Әхмәтҗан иҗаты үзенчә: ул кош булып очмый, яңгыр булып таммый, дулкын булып бәргәләнми: гадәти әшъялар аша күңел тойгыларын уята:
Каеннарны үт тә, сугыл мина, күнлем әле утсыз йорт сыман.
Анда бар да синен кулны көтә, анда бар да сине юксына.
“Матурлык, сөю шаһинәсе”нә әле генәме, еллар ашамы эндәшеп, шигырьне ул болай тәмамлый: " ут ал күзләремә, уз, тәртипкә китер дөньямны!” Бу—якты сагышлы сөю симфониясе
Әгәр вакыт машинасында кирегә кайту мөмкинлеге булса, узган гасырның җитмешенче еллар азагыннан бер күренешне тасмага төшереп алып кайтыр идем мин. Ул чакта Казаннын үзәк урамы—Бауманда троллейбуслар, машиналар мыжгып йори, ике як тротуардан кешеләр ташкыны агыла иде.
Кояшлы көн Куе кешеләр урманын каршыга ерып Роберт Әхмәтҗан килә. Ритмны бозып, ваемсыз таралып атлый. Аның кемдә дә эше юк. Ул ай буе үз мәгарәсендә, энә белән кое казып, зәм-зәм сүз чишмәләрен табып чыккан Ул— бәхетле Бәхете белән чәкештереп, яңа ачышларын “юарга" да хакы бар. Йөз- кыяфәтендә, рәвеш-киемендә—парижанә ыспайлык. Галстук төене генә ак яка астыннан чак кына бер якка кыйшайган (Анысы да күз тимәсен өченгә!).
Язмасам, шигырь, уйлама:
"Сүнгән, дип, тылсым көче!..”
Язмавым—дөньяда бераз сүзгә ял булсын өчен!
Әнә шулай тәкрарлап, бәйсез бер дәүләт булып, килә бу үзәк урамнан. Кинәт, берәр таныш каләмдәшен күреп ала да, туктап, курач гәүдәсен артка киереп, тегенә мылтык итеп кулын төби:
—Син!..
Анын усал кыяфәт чыгарып, бер мәлгә хәвефле тын калуы—хәтәр. Бу—сина Әмирхан Еники паузасы түгел “Ник язып йөргән буласын, мокыт! Шагыйрь чыкмый синнән' —дигән хакыйкатьне ярып салу мөмкинлеге булган шомлы пауза бу Әмма ул куркып, сагаеп капудан канәгать елмая, шаркылдап көлә-көлә: “Нихәл, туганкай!" дип, тегенен иңеннән кочып ала.
Йә, син да төш, мөташагыйрь, шунда—
Тукай, бәлки талант өләшер;
Тукай данына коенып яшәүчегә, исемен атап, бәлки, эндәшер?!
"Тукай катламы "ннан
Көйсез холкын көйләтер кеше таба алмасын белә ул. Шуна күрә, үз күнеленә
-1М
берәүне дә якын җибәрми, үзе дә кеше халәтенә кереп уралмый. Ин газиз тойгыларын күз нурлары белән кушып, гомере буе тукыган шигърият келәменә көя төшерүдән сакланып ул урам теленә күчә алмый. Өзек-төтек сүхтәр әйтеп, каймакта тупас кыланышлар ясап, тизрәк араны өзеп, үз каланчасына ашыга Анын үз яшәү кагыйдәсе: ярарга теләп, баш иеп, бил бөгеп, рухын техтәндерми Нәкъ менә шул сыйфаты—бәисез-горурлыгы күпме каләмдәшләрен көнләштергән, кызыктырган, ачуын кабарткандыр “Син дә бсзнен кебек казна эшендә казган, кирәк икән, куян булып йөгер, кирәк чакта төлке тиресе ябын, партия кулын үп, мөнбәрләрдән үзен ышанмаган сүзне сөйлә. Манежда әнә фил булып фил дә тез чүгә, бер кабымлык өчен арыслан ла аяк астында ауный Безненчә уйнасан. син дә безнен кебек дан тәлгәшләренә үрелерсен "
Әмма Шагыйрь, каймакта “мәгез сезгә!" дип комач-комсомол шигырьләре язып ташласа да (анда да ул сүз сәнгатен югары баллда тота), бирешми'
Әдәбиятта дан аулап йөрүче әрсехләрнен әремсез кжаты кырмыска тезеннән дә түбән калачагын замана фаш иләсенә иманы камил булганга ул. үз мәсләгенә хыянәт итмичә, ясканып ижат итә.
Вожданы—кәгазь аклыгы. Каләме—аягүрә! Үз-үзенә әмере. "Йоклама, жан!"
Жәй фасылын юатып, август кояшы елмая Алданрак тулышып, тәкатен җуйган алмалар дөпелдәп җиргә коела. Ык суларын кытыклап искән Мөслим ягынын ягымлы җиле баштан сыйпый Дөнья имин, дөнья—кин!
Шәфәкъ алсулыгы йөгертелгән тау битеннән, бер җепкә тезелгәндәй, ике тәгәрмәчле җинел арба җигүле атлар менеп бара. Борынгы Римнән яуга китеп баручы Искәндәр Зөлкәрнәйн гаскәремени!
Миражмы бу? Әкиятме бу9
Атларнын тормыш сәхнәсеннән китеп, бары тик жыр-ластаннарда гына монсу хатирә булып калган бер дәвердә (1975 ел бу)—менә ул. каршыбызда—илаһи манзара' Бер төркем язучы-артистлар хәйран калып тамаша кылабыз
Бетмәгән икән бит әле татарда ир-атның “ат~лыгы Берничә авылны берләштергән, үзәге—Тат. Бүләр булган хужалык җитәкчесе-Мирхаҗиян Сәлачов беркем кушмаган, күрсәтмә бирмәгән килеш, үз белдеге. үз үҗәтлеге белән атлар, чаптарлар үрчетә башлаган. "Мактанырга хакым бар. алмачуар атым бар'" дигән кебек, бу изге малкайлар хакында горурланып, таралып сөйли Аны тыатый-гынлый утарлар тирәсенә җигәбез
Миләүшә. Миләүшә!-дип кычкырып куя хуҗабыз Әллә каян гына пәйда булган гаҗәп озын сыйраклы колын, шактый биек киртәне ыспай гына сикереп чыкты да бодай таба килә башлады Шаккатып карап торабыз Поши малае бит бу!-дип куйды Роберт Әхмәтҗан —Урманнан табып алдык Әнкәсен атканнар, кулга ияләшеп килә инде.-диде Салахов. Поши бозавы бик үк якын килергә базмыйча читгәрәк туктап калды -Бер елдан җигәргә өйрвтәм мин аны.-диде Салахов -Дугасына кыңгыраулар тагып, поши җигелгән тарантаста Казаннын Бауман урамыннан җилдереп узган берәү дисәләр, ул— мин булырмын'
Без бу хәлнең булачагына һич шикләнмичә, дәррәү кул чабып, анын сүзен хуплыйбыз (Әмма тәкъдир без теләгәнчә булмый шул. Бер елдан ишетәбез Иреккә, урманга китеп кабат ихатага кайтып йөргән Миләүшәне ниндидер бер аучы урман аланында атып үтергән икән Бөтен Мөслим халкының каргышын алган ул кансызны хөкемгә тартканнар). _ _
-Атлар хакында язарга кирәк, йөрәккә үгкәрсп.-ди Салахов -"Бардыр миндә толпар е п ыртыгы, бардыр миндә дала кыргыйлыгы", дип язды бсзнен үз шагыйребе з Зөлфәт. Анын гуган авылы-Яна Сәег әнә геге урман артында гына Шәп яза чукынчык малай! Аны артык мактап, сезне ксчерәйтмәсммс. егетләр Роберт Әхмәтҗан зчксрссз көлеп куйды -Зөлфәттән шәбрәк итеп, Зөлфәт кенә ям ата
Янәшәгә юрган композитор Зиннур Гыйбадуллин "Зөлфәт' Зөлфәт' дип көтелмәгән фикер әйтәсе килсл.г.иәтгегсчө, сүз ярлылыгыннан ютлыгып кагды Риза ап Ишморат исә үзаңына елмайган да. йифәгнсн сагты шигырьләренә атылып керәчәк тау-үзәннәрдән хозурлык кичереп юра Хагын кызларыбыз-Рәисә Ишмораюва. җырчы Җәваһирә Сатихова бездән чнгтәрәк. сулыигка-сулыш серләшәләр
Уйлап куям: Роберт Әхмәтҗанны бәлки "ат җене” читләтеп узгандыр. Анын хәяте—акчарлаклы Кама киңлекләре, су һәм күк тоташкан офыклар, кошлар юлы. канатлы хыяллар...
Мари Бүләр авылында татар телле марилар яши икән. Клубта шушы авылның күз карасыдай кадерлесе—Николай белән танышабыз. Кырык яшьләрдә булыр, кыска буйлы, терсәк турлары сүсәргән күлмәк кигән, үтүкләнмәгән чалбар балак- лары торбаланып тора, ямьшәйгән ботинкасыннан тишек үкчәләре күренә Юк. боларнын берсенә дә исе китми, анын бөтен вөҗүде тоташ музыкадан гына тукыл- ган. Кулында—күпне күргән скрипка.
—Ә-ә, Риза Ишморатов агай сез буласызмыни?!—дип ул гыжылдавык курай тавышы чыгарып, скрипкасын сыздырып та җибәрде. Көйне уйнап бетергәч, аңла- тып бирде:
—Сезнен, Риза агай, кырык тугызынчы елда язган спектаклегездән “Дуслык турында җыр"
Риза ага үзе дә оныткан булган ахрысы, аптырап калды.
—Ә-ә, Роберт Әхмәтжанов сезмени?—дип Николай “Кама буе туган як". "Си-
нен эзләр”, “Кояшларын белән кил син мина" ке- бек гаҗәеп җыр көйләрен бер-бер артлы уйнап та чыкты.
Сәхнәдән чытыш яса- ганда: “Мин, иптәшләр, иртәгә язган яна көемне уйнап күрсәтәм”, дип ха- лыкны үзенең сәер тел хасияте белән аптыраш- та калдыра торган Зиннур Гыйбадуллиннын да бер- ничә көен уйнап күр- сәткәч. ул гел таралып төште. “Гений, гений!"— дип, Николайны иңен- нән кочып йөртә башла- ды.
Ниһаять, музыкант-виртуозны "аяктан егарга теләп”, Роберт Әхмәтҗан:
—“Тукай марш”ын ишеткәнен бармы?—диде. Николай, ирен чите белән генә елмаеп куйды да, смычогын кыллар өстенә салды. Скрипка күкрәгеннән “Тукай маршы" агыла башлады.
Айлы төн. Клубтан сон тәмле ашлар белән сыйланып кайтып киләбез Авыл йоклый Каядыр атлар пошкырып куя Кунакханә ишегалды—болын кебек. Кипкән печән исе тамак төбен кытыклый Тәндә яшь кан тибә. Артык кәефлелекне тән- җан сыйдыра алмый Менә мин Жәваһирә Сәлахованы каерып алып күтәрәм дә. каршыдаг ы чүмәләгә турылыйм Ә ул иркә тавыш белән кычкырып, егылып төшүдән куркып, муенга асылына Каян килгән көч диген, мин анын шактый мул гәүдәсен очыртып кына алып киләм дә икебез дә печән өстенә егылабыз. Шул мәлдә артка борылып карасак Роберт Әхмәтҗан да биниһая калын гәүдәле Рәисә ханым Ишморатованы беләкләренә салган да Курач, юка гәүдәсе белән сыгылыпмы сыгылып килә... Кырмыска пирамиданы күтәргән кебек.
—Куй. Роберт энем! Төшереп җибәрәсең бит Рәйсәмне!—дип анын янәшәсеннән, өтәләнеп, Риза ага атлый Менә алар да килеп җитеп чүмәлә өстенә аудылар. Тәгәри - тәгәри көлешәбез. И ул айлы төннен рәхәт ваемсызлыгы! Алда ниләр буласын белмәгән бәхетле мизгелләр, хәзер дә искә төшеп, хәтерне иркәли.
Ак болыттан баштан сыйпан кына узган гомерләргә—салават!
Мөслим белән хушлашабыз Калганнарыбызны-парохояка, Роберт Әхмәзжан белән мине аэропортка озатып куйдылар. Мөслим аэропорты—офыккача җәелгән яшел чирәмле дала Шул даланы оя-оя ак казлар көтүе чуарлаган. Биектә самолет тавышы ишетелүгә үк алар, дәртсенеп, башларын кынгыр салып күккә карый- карыи. бергә туплана башлалылап
Фронтовик әдипләр белән Мөхәммәт Садри, Әмирхан Еники Роберт Әхмәтҗан Август. 1981 ел.
Гажәеп күренеш иде бу! Ак каз дингеэен ерып, башын чөйгән, канатын жөйгән аэроплан килә Казларда, башын чөеп, канатларын жәйгәннәр. “Күктән олы атабыз төште!” дигән шикелле, тантаналы кыйгаклап, яфрак-яфрак тәпиләре белән марш атлап киләләр болар. Мондый да мәжүси тамашаны тыныч-гамьсез генә күзәтү мөмкин түгел иле. Роберт Әхмәтжаннын гәүдәсе, бөтенләй авырлыксыз калып, тоташ куану, сабыйларча хозурланып, ләззәги көлүгә әверелде
Очабыз, Мөслим, без синнән Кул изап. зәңгәр Ыгын. тугайларын, ал таңнарын өстеннән
“Мөслим белән саубуллашу
Көн шундый аяз. Тургай биеклегендә очабыз. Янәшәдә генә Чатыр тау күренеп калгач, мин, әсәренеп, тәрәзәгә капландым Аста—яшеллеккә күмелгән урамнары белән Азнакай бөтерелеп калды. Ә менә үз авылым өстеннән кайчан да булса самолетта очып үтәрмен дип башыма да китермәгән идем. Әнә. Эстәрле инеше, йөзьяшәр таллар, әнә безнен олы урам, ой түбәсе Әни! Ишегалдында күркатәргә җим сибеп утыра әнкәй. Күңелдә—кыбырсу, тәрәзәне ватып чыгып сикерәсе килә, “әни, нигә башынны күгәреп карамыйсын?"—дип кычкырасы килә. Авылым өстеннән очабыз, дип алгысынган хисләрне бүлешер кешем дә юк Юлдаш Шагыйрем башын урындык аркасына терәп, калгып киткән, уятырга кызганыч
Бөгелмә аэропортына төшкәч, сөйләдем дә, Роберт Әхмәтҗан “Их. уятасын калган икән!”—диде
Күпмедер вакыттан сон китабында күрәм. онытмаган
Син түбоннөн ГСНӨ ОЧТЫК Очкан чакта үз өегез турыннан, аермачык күрен калдын үзегезнең ишегалдын ак алъяпкыч япкан әниен күрколорга җим сипкәнен
"Мөслим белән саубуллашу
“Мин—табигать улы. аерылмыйм табигатем карыныннан" дип язган Шагыйрьнең күз алдымда туган күпме хикмәти сүзләре истә калган Бер авылда (Иске Карамалы иде бугай) юан, төз кәүсәле, искиткеч биек үрләгән өянкеләр арасыннан барабыз Роберт Әхмәтҗан туктап, сокланып карап торды да: “Өлкән таллар урамы дип куйды Бу инде—туачак шигырьнен бисмилласы иде Мин шуна тошендсм Анын “шигъри жене" һәрчак уяу-сиэгер, гамьле-күэәгүчән икән гүя бөтен терек табигать, анын илһамын уятыр өчен хезмәт итүче биләмә, очар кошлар учына каурый ташлап китә, яфраклар зч серен пышылдый, агымсулар аягына сарыда, пошилар мөгезен салып бирә, төклетуралар иңенә кунып ял итә Ул— Кояш һәм жил республикасьГнын сулышлы, кыштырдаулы. сайраулы һәммә иясенә чиксез рәхмәтле булып ак кәгазьгә иеләдер
Ана олыгаю килерме9
Тәи-жәсәде генә түгел, рухиитс лә олыгаеп, ижатына моңлы чат кунар микән1 Әллә инде яшьлек аланнарында, җилфердек күбәләк булып, иркатәнсп оча-оча адашып калырмы, дип УЙЛЫЙ идем элек Күпме шагыйрьләр шулап тормыш дөрьясынын өстәге күбекләрен генә алып, үзен тудырган хатымнан тарихи төпкеленә, рухи коесына төшә атмыйча, әрнү дигән газиз тойгы катламнарын ача атмыйча шигърият аланыннан юыртып китеп бардылар
Хәер, матурлык җырчысы булып кына катса да ул шигъриятебезнең атгын гажына лаек булыр иде
Әмма Я змыш анардан мәгънәле елларны кызганмады Безгә яшь гасырлар капка ачарлар" дип язган мәле фөрешталәрнен амин дигән чагына гуры килгәндер мөгаен Шагыйрь яна дәверләргә олыгаеп чыкты Шуна күрә, хәзер инде анын “Жыр- ул кешенең кан авазы, рух сурәте” дип әйтүе дә олпатларча табигый яңгырашка ия
Тышаулы ат илен. Татарстан,
Татар иле. и и с аатяпым
Төшләремә кереп куандыра тышауларын өзеп чапканын!
Баскан җирендә, тирәндәге тамырлар сулкылдавын тойса да. Шагыйрь дәрманы ташып торган чагында ерактагы, күз күрмәгән илләрдәге фаҗигаларны (Вьетнамдагы Сонгми, Япондагы Нагасакилар) үзенеке кебек кабул итәргә мәҗбүр иде. Үз өендәге тарихи әрнүләргә калын йозаклы табу куелган иде шул...
Ирексезлек араннарына күкрәге белән бәрелгән тулпар сыман ул. фидакарьләрчә язды да язды. Күпме замандашларының күнел күзен ачкан, йокымсыраган анын уяткан, кече гамьнәрен оныттырып, дөнья матурлыгы каршында тукталырга, олы гамьгә таба бер талпынып куярга мәҗбүр иткән Шагыйрь ул.
Үзеннән элгәрләрнең бөеклеге серенә иҗади табынган хәлдә генә син көч сынаша аласын. Әгәр Тукай йөгәнләргә өлгерә алмаган ритмнарны, Такташка җитмәгән төгәллекне. Дәрдмәнд колачларга өлгермәгән киңлекне тоймыйсың икән, димәк, үзенә мирас итеп калдырылган бу хәятне баетырга алыну—сина бирелмәгән Шагыйрьлеген бары кызыклы тәҗрибәләр җимеше генә булып калачак Күпмеләр шулай, остазга әверелә алмаган ойрәнчек икәнен сизмичә, бәхетле кинәнү белән иҗат итеп, пегас ияреннән егылып калдылар.
Төшегез сез Тукай катламына, намус катламына төшегез Дөрләтегез сүнгән шигъри утны, гаделлекнең кулын чишегез!
"Тукай капчамы "
Күнме кыйтгаларны биләгән төрки телле халыкнын варисы буларак, бөек татар теленен егәрен исбатлаган, поэзия оркестрында кабатланмас үз аһәнен булдырган шагыйрь ул—Роберт Әхмәтҗан.
Иҗатында үз мәккәсен тапкан, гомумән, әдәбиятка гомерлек яры итеп, изге гамәл итеп карауда югары кимәлдәге ижтиһадлык—аның гадел яшәү-ижат алымы.
Аньм шигърияте—дүрт фасылы, дүрт тарафы булган түгәрәк—мөкәммәл дөнья. Көн вә төн ярымшарлары алышына-алышына, күз карасы кебек, үз орбитасында киләчәккә таба йөзеп бара.
“Атым үргә менә, ә мин менә, менгән саен төшә башладым!” дип кайчакларда монсу уйларга бирелсә дә. Нахаклыктан рәнҗеп, кырысланса да шигъри сүзнең ыргымын ул затлы йөгәндә тота белә, “Кояшларын белән кил син мина!” дип. бердәнбер галәм шәмен сүз йөгереклегендә килешле итеп, төрләндереп әйтә алуы— чын шагыйрьгә—яктылык игезәгенә гөнаһ саналмастыр
Ана туганда ук Ходай тел ачкычлары биргән.
Үзе бар иткән шигъри галәмендә ул—очар кош, биеккә чөелгән көмеш кыңгырау, кырлар догасыннан яралган тургай җырын сүзләргә салучы тылсым иясе.
Анын тел коесы сиртмәсенә былбыллар оя корган.

Реклама