ҮЗГӘ БЕР ТЫЙНАКЛЫК ХАС ИДЕ


Сабыр табигатьле, язган һәр сүзенә үгә җаваплылык гоеп ижат итүче, шәхси
тормышында да иҗатына хас үзгә бер тыйнаклык белән гомер кичергән бер шагыйрь
иде Хәниф Хөснуллин Хәер, “иде" дию дөрес булып бетмәс—анын байтак
шигырьләре, җырлары шигырь-җыр сөючеләр күңелендә һаман яши атс
Хәниф Хөснуллин—тумышы белән Кама аръягы кешесе, төгәлрәк әйткәндә
Түбән Кама районының Шәнгәлче авылында 1935 елда туа ул. Гомеренең төп өлеше
дә шул яклар белән бәйле. Үз вакытында Казан педагогия институтын тәмамлагач.
Түбән Кама, Минзөлө, Чаллы төбәкләрендә китапханәче, укытучы, журналист,
мәктәп директоры вазифаларын башкара Нинди генә хезмәттә булмасын, ул үзенсн
дөньялыктагы төп эшен ижат дип санады Хәниф Хөснуллин татар шигъриятенә 60
елларда килеп, шигърияттә Равил Фәйзуллиннар буыны дип йөртелгән шагыйрьләр
белән бергә аралашып ижат итте Анын “Исәнмесез!", “Алтын тояк". "Лөньяиын матур
җире" китаплары—шул чор ядкарьләре
80 еллар уртасында Хәниф Хөснуллин иҗатын танып. А Гыйләжев. Р Харис. Р
Мөхәммәдиен. Р Хисмәтуллнн кебек әдипләр ана ышаныч белдереп,
тәкъдимнамәләрбирделәр, һәм ул 1985 елда СССР Язучылар Сөюзы әгъзасы булды
Хәниф Хөснуллин күпсанлы лирик шигырьләр, җырлар һәм берничә поэма авторы
Иҗатының төп мотивлары сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күгәргән
фидакарьләргә ихтирам, газиз аналарыбызга мәхәббәт. Яшәешнең нигезен тәшкил
иткән игенче, төзүче хезмәтләренә хөрмәт, сөю-мәхәббәт хисләренә дан Ул балалар
өчен дә уңышлы шигырьләр ижат итте, тәрҗемә өлкәсендә дә матур үрнәкләр
калдырды
Хәниф Хөснуллин 1994 елда вафат булды

Реклама