ЯҢАЛЫКЛАР

СИМВОЛЛАР ТЕРКӘҮ ҮТТЕ
27 январьда ТР Президенты Минти-
мер Шәймиевнен РФ Президенты кар-
шында эшләп килүче Геральдика советы
рәисе—РФ дәүләт герольдмейстеры
Георгий Вилинбахов белән очрашуында
катнашучылар тарихи вакыйга шаһиты
булдылар Президентка Татарстан
Республикасы дәүләт символларын Рос-
сия Федерациясе Дәүләт геральдика ре-
естрына кертү турында таныклык тап-
шырылды.
“Бүгенге вакыйга—республика
дәүләт символларын РФ Дәүләт гераль-
дика реестрына кертү—гаять зур вакый-
га".—диде М Шәймиев.
Республика символларының гаять
катлаулы чорда, үзгәртеп коруның бе-
ренче елларында, элек-электән җыелып
килгән проблемаларның барысы да өскә
калкып чыккан бер мәлдә эшләнеп кабул
ителгәнлеге сер түгел. Шуңа да ка-
рамастан. Татарстан бу чорны исән-
имин үтеп, ил үсешенә үзеннән бәяләп
бетергесез өлеш кертә алды ТР Прези-
денты фикеренчә. мона ирешүнең төп
сәбәбе—республика үз хокукларын тор-
мышка ашыруны дәгъвалаганда һәрчак
Россиянен бөтенлеген үзәккә куеп килде.
“Татарстан халкының, тынычлыкны
саклап калып, үсешнен яна юлына чы-
гуга зирәклеге житте. Бу җәһәттән рес-
публикабызда яшәүчеләрнең интеллек-
туаль дәрәҗәсе—күп гасырлар дәвамын-
да җыелып килгән байлык зур роль уй-
нады. Без монын белән горурланабыз,
шуна күрә ул чагында кабул ителгән
республика символлары—Татарстан нын
дәүләтчелек символлары ул дип исәпли-
без".—дип ассызыклады М. Шәймиев.
РФ Президенты каршындагы
Геральдика советы рәисенең сүзләре дә
Татарстан Президенты фикеренә аваздаш
булып яңгырады. "Геральдика
символикасына карата мөнәсәбәт үзебез
яши торган җиргә мөнәсәбәт кебек
булырга тиеш. Бөтен җәмгыятебез
шунын белән сугарылган тәкъдирдә, без.
милли идеябез бар, дип әйтә
алабыз".—дип искәртте Г Вилинбахов.
Татарстан Республикасы дәүләт сим
волларын Россия Федерациясенең Ге-
ральдика реестрына кертү турында та-
ныклык тапшыру тантанасында ТР Пре-
зиденты Аппараты җитәкчесе Ә Гобәй -
дуллин. Премьер-министр урынбасары 3
Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урын-
басарлары Ю. Камалтынов һәм Р Рат-
никова. республиканың әйдәп баручы
министрлыклар һәм ведомстволары җи-
тәкчеләре. ТР Дәүләт Советы депутат-
лары. шулай ук РФ Президенты кар-
шындагы Геральдика советы вәкилләре
катнашты.
ЖУРНАЛИСТЛАР БӘЙРӘМЕ
“Гаммәви мәгълүмат чаралары—
җәмгыять эшчәнлеген тәэмин итү ин-
ститутларының берсе". Премьер-министр
урынбасары Зилә Вәлиева Россия
Матбугаты көне уңаеннан респуб-
ликаның массакүләм гаммәви чаралары
җитәкчеләре һәм федераль басмаларның
үз хәбәрчеләре өчен "Татмедиа" агент-
лыгында уздырылган тантанада әнә шу-
лай диде.
3. Вәлиева Татарстан Президенты
һәм Хөкүмәт исеменнән журналистларны
Россия Матбугаты көне белән котлап.
республика гаммәви мәгълүмат чаралары
эшчәнлегенен һәрвакыт югары дәрәҗәдә
булуын, аларга Россиянен башка
төбәкләрендә дә безгә тигезләшергә
омтылуларын билгеләп үтгс "Яңа
шартлар безнең алга шактый катлаулы
бурычлар куя. Басмалар инвестицияләр
җәлеп итә алсын өчен җитди тырышлык
таләп ителә Редакцияләрнең күп кенә
бурычларны мөстәкыйль хәл кылырга
омтылуы сөендерә",—диде ул. 3. Вәлиева
республика журналистларына алга таба
да Россия матбугаты лидерлары булып
калуларын теләде.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе
Римма Ратникова үз чыгышында илдәге
дәүләт хакимияте структурасын
үзгәртүгә бәйле җитди үзгәрешләр ту-
рында әйтте.
“Татмедиа" гаммәви коммуникаци-
яләр агентлыгы чын мәгънәсендә жур-
налистлар йортына, үзләре өчен ин
мөһим мәсьәләләрне хәл кылу урынына
әйләнергә тиеш ",—диде агентлыкның
генераль директоры Марат Моратов
МИНИСТР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Төркия Республикасы Дәүләт мини-
стры Бәшәр Атал ай. Төркия Хөкүмәте
йортында Татарстаннын массакуләм
матбугат чаралары җитәкчеләре белән
очрашуы вакытында. Төркия һәм Татар-
стан арасындагы мөнәсәбәтләрне үсте-
рергә кирәк, дип белдерде. Очрашу
Төркия Республикасының әйдәп баручы
массакуләм матбугат чаралары һәм
медиа-холдинглар эшчәнлсге белән та-
нышу максатыннан республика матбугат
чаралары җитәкчеләре өчен "Татме- диа"
тарафыннан оештырылган иде
Төркия Республикасы Дәүләт мини-
стры Бәшәр Аталай Төркиянен мас-
сакүләм матбугат чараларының милли
системасы. Төркия матбугатында сүз
иреге, анын юнәлешләре турында сөйләде
Үз чиратында Татарстаннын матбугат
чаралары эшчәнлсге белән дә
кышксынды. Әнгәмә барышында
Төркиядә татарларга карага җылы
мөнәсәбәт булуын да ассызыклап үтте ул
"Без бер тамырдан бит",—диде министр.
Очрашуда шулай ук Казаннын
меңъеллыгы темасы да күтәрелде. Ми-
нистр Төркиянен әлеге мөһим вакыйгага
әзерлек чараларында катнашырга әзер
икәнлеген белдерде Бәшәр Аталай. әлеге
бәйрәмгә чакыру алса, килергә теләген дә
белдерде.
МЕНЬЕЛЛЫКНЫ-МАРТТА УК
Мәскәүнсн төбәк татар милли-
мәдәни автономиясе Казаннын мсньсл-
лмгына багышланган зур бәйрәм про
граммасына әзерлек эшләрен башлап
җибәрде
Проект ның авторы һәм генераль про-
дюссры — Налифәр Якупова Ул тор-
мышның торле өлкәләрендә фән.
мәдәният, сәнгать, мәгариф, спорт һ б
өлкәләрдә үзем күрсәтә алган татар хал-
кының танылган вәкилләрен бергә
җыюны тәкъдим итте. Оештыру комитеты
бәйрәм очрашуын үткәрү урынын һәм
вакытын да билгеләде: ул 14 мартта
"Россия" концерт затында үтәчәк Әлеге
проектта Роальл Сәгһдиевнең. Рәшит
Сөнәсв. бертуган Нигьмәтуллиннар,
Мәхмүт Гәрәсв. Ренат Акчурин. Ринат
Ибраһимов. Фоат Мансуров, Суфия
Гобәйдутлина. Алмаз Монасыйпов. Ирек
Мөхәммәтов. Фәрит Сәйфет Молеков.
Шамил Тарпишсн. Марат Са- фин. Атннә
Кабасва. Әминә Зарнлова. Ләйсән
Үтәшева. Яна Батыршина. Газимә
Шогерова. Ринат Дасасв. Зиннә
тулла Билалетдинов. Ралиф Сафин.
Фикрәт Табеев. Атсу. Земфира. Сергей
Шәкүров. Марат Башаров. Чулпан Ха-
матова һәм башкаларның катнашуы күздә
тотыла.
МИЛЛИ КИТАПХАНӘГӘ 140 ЕЛ
24 январьда Татарстан Республика-
сынын Милли китапханәсе оешуга 140 ел
тулды Хәзерге вакытта монда 3 миллион
200 меннән артык төрле китаплар
тупланган, шул исәптә татар телендәге
китаплар саны—98 мен. чит телләрдә—
78 мен. Ет саен китапханәдән файдала-
нучылар саны 60 мен кешедән артып
китә.
Ул—Казан шәһәре җәмәгать китап-
ханәсе буларак 1865 елда ачылган Баш-
лангыч китаплар җыелмасын күренекле
библиофил һәм туган якны өйрәнүче
Иван Второвнын шәхси тупланмасы
тәшкил иткән. Анын 1908 китабы була
Иван Второв үлгәч, улы әтисенен ки-
тапларын Казан шәһәренә бүләк итеп
биргән Бары ике дистә ел узгач кына,
шактый каршылыкларны җинеп. Казанда
китапханә оештырыла 1906 елда исә
биредә мөселманнар өчен махсус бүлек
ачыла Озакламый ул Россия мөселман -
нарынын мәгърифәт үзәгенә әйләнә
Инкыйлаб китапханәгә Йогынты яса-
мыйча калмый, әлбәттә Башта ул—үзәк
губерна, аннары үзәк шәһәр китапханәсе
дип атала. 1920 елда аны В И Ленин исеме
белән атыйлар Йөз еллык юбилее елында
ул фәнни китапханә статусы алды.
1991 елда китапханә тарихында яна
үзгәрешләр башланды Шул елнын 5
ноябрендә милли мәдәният, милләтара
аралашу үзәгенә әйләндерү максатыннан.
ана Милли китапханә исеме бирелде.
Хәзер ул татар мәдәниятен таныту, татар
китабын һәм республикабыз турындагы
әдәбиятны туплау, саклау, тарату
мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнә
ГЕРБЛЫ ҺӘМ ФЛАГЛЫ КАЗАН
Казан шәһәр Советынын XXI сесси-
ясендә депутатлар башкала символла-
рым—герб һәм флаг үрнәкләрен кабул
итте
Әлеге билге проектлары Россия һәм
Татарстан Президентлары каршындагы
Геральдика советларының тикшерү- экс-
пертизасын узды
Аннан алынган бәяләмә буенча, баш-
кала символлары геральдика канунна-
рына тулысынча жанлп бирә
Казан элек тә тугралы булган Ул 1781
елда кабул ителгән Бүгенге герб та шуна
нигезләнгән. Ул кара аждаһа рәвешендәге
сурәттән һәм гарихн Камн бүре
геннән гыйбарәт Башкала әләмендә дә
аждаһа рәсеме урын алган, әмма ул
бүрексез.
Әлеге билгеләр хәзергә компьютерда
эшләнгән рәвештә тәкъдим ителде.
Тиздән алар осталар тарафыннан кулдан
эшләнәчәк.
ОЕШМАГА ЧИРЕК ГАСЫР
1980 елда. Татарстан Язучылар бер-
легенең бер өлеше буларак. Чаллы Язу-
чылар бүлеге ачылды. Аны оештыруда
Республика җитәкчелегенең, бигрәк тә.
ул елларда Чаллы тобәге башлыгы булып
эшләгән Рәис Беляевнең һәм Татарстан
Язучылар берлегенең шул чор рәисе Га-
риф Ахуновнын роле зур булды.
25 ел эчендә Чаллы язучылар оеш-
масы зур бер әдәби-мәдәни үзәккә әве-
релде. Бу төбәктә яшәүче язучыларның
йөзләрчә китаплары чыкты, әдәби жур-
нал булдырылды, халык арасында
меннәрчә очрашу-кичәләр уздырылды
Бүгенге көндә оешма байтак дистә
(утызга якыны Татарстан Язучылар бер-
леге әгъзасы) язучыларны берләштерә (үз
вакытында Чаллыда К. Сибгатуллин. Э.
Касыймов. Г. Кашапов. Я Игәнәй. Р
Хисмәтуллин кебек күренекле язучылар
яшәде). Хәзерге вакытта татар әдәбияты
үсешенә сизелерлек өлеш кертеп килүче
А Хәлим. Ф Әмәк. Ф Бәйрәмова. В
Имамов. Р. Бәшәр кебек язучыларыбыз
бу шәһәрлә яшәп иҗат итә.
3-4 февраль көннәрендә оешманын
25 еллыгы унае белән Чаллыда зур
әдәби-мәдәни чаралар үткәрелде. С. Са-
дыйкова исемендәге Концерт залына
чакырылган кунаклар, шәһәр җәмәгать-
челеге. күпсанлы әдәбият сөючеләр
җыйналды Кичәне Чаллы Язучылар
оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов ачып
җибәрде. Аннан сон шәһәр админист-
рациясе башлыгы урынбасары Фәйрүзә
Мостафина чыгыш ясады, тантанада
катнашучыларны котлады Үз нәүбәтендә
чакырылган кунаклар—Татарстан
Язучылар берлеге рәисе Фоат Га-
лимуллин. драматург Туфан Миннуллин.
шагыйрь Разил Вәлиев. драматург Ризван
Хәмид (сонгы икесе 80 елларда Чаллы
Язучылар оешмасының җитәкчесе булып
эшләде), шагыйрь Роберт Миннуллин
һәм башкалар чыгыш ясап. Чаллы
язучылар оешмасы эшчәнлеге турында
сөйләделәр Юбилей унае белән күрше
республикалардан—Башкортстан.
Удмуртиядән дә вәкилләр килгән иде.
алар да язучыларыбыз. гомумән татар
әдәбияты турында үз сүзләрен әйттеләр
Кунаклар һәм Чаллы язучылары, төр-
кемнәргә бүленеп. Чаллы шәһәренең
югары уку йортларында, мәктәпләрендә
булдылар, күпсанлы коллективлар белән
очраштылар
Чаллы язучылар оешмасының юби-
лей тантаналарында "Казан утлары”
вәкилләре—баш мөхәррир Равил
Фәйзуллин. баш мөхәррир урынбасары
Флүс Латыйфи катнаштылар, юбилей
кичәсендә һәм очрашуларда чыгышлар
ясадылар
КОНКУРС ДӘВАМ ИТӘ
Мәгълүм булганча, инде бишенче ел
"Идел” яшьләр үзәге һәм Татарстан Язу-
чылар берлеге яшь язучыларның “Иде-
лем акчарлагы” дигән конкурс игълан
итеп килә. Ул быел да дәвам итәчәк.
Әдәби әсәрләр 2005 елнын 1 августына
кадәр кабул ителә. Сайлап алу нәтиҗәсен
жюри әгъзалары сентябрь аенда бел-
дерәчәк Финалга чыккан яшь язучыларга
“Чишмәкәй" лагеренда үтәчәк 'Иделем
акчарлагы” конкурсының йомгаклау
өлешенә чакыру җибәрелә Анда
конкурсантлар ижат остаханәләрендә
белем эсти, кызыклы викториналарда,
күренекле шәхесләр белән очрашуларда
катнаша.
Ижат әсәрләре проза, поэзия һәм
драма жанрлары буенча кабул ителә.
Шунысын да искәртик: быелгы конкурс-
та проза һәм драма әсәрләре ижат итү-
челәргә аерым игътибар ителәчәк.
Конкурста 3-4 әдәби әсәр белән дә
катнашырга мөмкин. Алар татар телендә
һәм компьютерда жыелган булырга
тиеш. Катнашучыларның яше—14 тән
ЗОга кадәр. Конкурста Татарстан
Республикасында гына түгел, чит
төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез лә
катнаша ала. Хат юллаганда үзегез
турында кыс- кача белешмә, төгәл адрес
һәм хәбәрләшү өчен телефон номерын
күрсәтү кирәк. Әсәрләрегезне түбәндәге
адрес буенча жибәрегез:
420107. Казан шәһәре. Санкт-Петер-
бург (Свердлов) урамы. 12 йорт. “Идел"
яшьләр үзәге.
ХАЛЫК ЯЗУЧЫСЫН ХӨРМӘТЛӘП
Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев-
нен 75 еллыгы уңаеннан әдәби жәмә-
гатьчелек тарафыннан байтак игелекле
гамәлләр башкарылды. Шәриф Камал
музеенда “Кеше китә—жыры кала" дигән
исем белән әдәби кичә үткәрелде Анда
күренекле язучылар, артистлар, язучы
ижатын ихтирам итүче укучылар
жыелган иде Татарстан китап нәшрияты
да юбилей унаеннан укучыларга куркәм
бүләк әзерләде "Мөхәммәт Мәһдиев” дип
аталган альбом-китапны бастырып
чыгарды Истәлекләрдән, фо-
тосурәтләрдәи гыйбарәт бу китапны
төзүче—әдипнен кызы Гәүһәр Мәһдие-
ва Январь ахырында Арчада язучымын
туган авыды Гоберчәктә укыган авылы
Сикергәндә искә алу кичәләре булып узды
Очрашу кичәләрендә Язучылар берлеге
рәисе Ф Галимуллин. язучы лар—Т.
Галиуллин, М Әмирхаиов, Г. Гыильманов.
А. Әхмәдуллин. Т Нәж миев, X Ибраһим.
Акъегет (Р Фәизул- лин). В Нуриевлар
катнашты. Бу чараларда шулай ук әлипнен
хагыны Лидия ханым Маһдиева. Гөберчәк
музеен оештыруда күп хезмәт кутан Ф.
Дәминова һәм башкалар катнашты
МАМАДЫШТА Ш.Н1ХИ МАННУР
КӨННӘРЕ
Күренекле шагыйрь, прозаик һәм
гәржемәче Шәихи Маннурнын |ууына 100
ел тулды. Шушы у найдан 14-15 ян варьда
Мамадыш районында юбилей
тантаналары үткәрелде Бәйрәм чарала-
рында Татарстан Язучылар берлеге рәисе
Фоат Галимуллин җитәкчелегендәге зур
делегация катнашты Кунаклар арасында
Казаннан танылган каләм әһелләре Ренат
Харис. Вакыйф Нуруллин. Зиннур
Мансурон. Резеда Вәлиена. Шаһинур
Мостафин. Марат Закир, журналистлар
Люиия Фаршатова. Земфира
Гыйльмстдинова. Чаллыдан Вахш Има
мов. Факил Сафин. Рәис Шаһи бар иле
Юбилей 1лн зиналарында шу 1ай ук әдип-
нең кызы Миләүшә Млннурова. алар- нын
башка туганнары. Татарстан мәдәнияг
министры урынбасары И |фак Ибраһнмов
Татарстан китап нәшрияты директоры
Дамир Шакиров. Гулбайла- гы
музей-китапханә проектын зшлөүдә һәм
аны гамәлгә ашыруда күп коч куйган
музей белгече Дания Баһанс1диио- ва,
“Мәгариф" нәшриятынын бүлек молирс
Талия Шакирона. жырчы Мин гол Галиен,
тальянчы Әгъмәл Шәрәфст динов,
Мамадыш тобәгенлә яшәп ижат итүче
шагыйрьләр Рафанл Газизон. Вахит
Галисв. Варис Га т. Гарәфи Әгьләмов.
Сәяф Шәйхи һ. б тар катнаш гы
Беренче көнне район мәдәният йор-
тында III Маннурнын тууына 100 ел
тулуга багышланган тантаналы кичә бу г
ды Анда кунакларның сәламләү сүзләре,
әлипнен шигырьләренә язылган җырлар
яңгырады, тамашачыларга аерым әсәр ь*р
буенча сәхнәләштерелгән күренешләр
тәкъдим ителде Юбилей чаралары
кысаларын ла район мәктәп ■әрендә III
Маннурга багышлап языг тан нн яхшы
инша, шигырь һәм хатка конкурс
үткәрелгән иде Тантаналы кичәдә әлеге
бәйгснеи жинүчсләрснә диплом һәм
бүләкләр тапшырылды.
Икенче көнне иртән район үзәгемдә
III Маннур һәйкәленә чәчәкләр сал>
мәрөснмс булды Аннары кунаклар язу
чынын туган авылы Тулбайга юл тоттылар
Бирелә әлипнен каберен зиярәт кылганнан
сон. бәйрәмлә катнашучылар
музей-китапханә янында Ш Маннур
бюстын (Б Урманче эше) ачу шаһите
булдылар, аннары төзекләнлерелгән му-
зей-китапханә белән таныштылар
Олыяз авылы мәдәният йортында
үткәрелгән тантаналы кичәдә ел саен
бирелеп барыла торган Ш Маннур исе-
мендәге бүләкнен быелгы лауреатлары
игълан ителде Татарстан Язучылар бер-
леге идарәсе һәм Мамадыш районы ха-
кимияте карары белән алеге премия Ш
Маннур мемориал музей-китапханәсе.
“Агымсу" әдәби-ижат берләшмәсе. Урга
Кирмән мәктәбе һәм мәдәният йорты.
“Чулпан" агрофирмасының “Тан" коо-
перативы һәм "Янарыш" кооперативы
товарлыклы-сотчслск фермасы коллек-
тивларына бирелде.
КАЗАН ХӨРМӘТЕНӘ ТӘҢКӘЛӘР
Россия Үзәк банкы быелнын июнь
аенда "Казанга нигез сал унын 1000 ел-
лыгы" исемле юбилей сериясенә керүче
мен ярым саф азгын һәм ун мен көмеш
тәнкә чыгарыр!а җыена 150 данә итеп
ясалырга тиешле ин кыйммәтле тәнкәнем
хакы—10 мен сум. авырлыгы—
I килограмм Шу лардай кала 7.78 грамм
авырлыктагы 50 сумлык мен ярым тәнкә
чыгарылачак .Аларныи барысы да 999 нчы
пробалы алтыннан коелырга тиеш 100
сумлык бер килограмм авырлыктагы 500
тәнкә көмештән ясалачак Шулай ук берсе
31 граммлы. 3 сум торган 10 мен көмеш
тәнкә лә чыгарылачак
“ДАСТАН"—СТУДЕНТЛАР БА( МАС Ы
Татар дәүләт гуманитар институты-
ның тарих, татар теле һәм көнчыгыш
телләр факультеты студентлары тара-
фыннан нәшер ителә торган “Дастан"
дигән газегасынын беренче саны дөнья
күрде
Ун биттән торган, студентлар тормы-
шын. аларныи эшчәклеген һәм ижатын
яктыртучы газетанын әлеге санында
институт ректоры Васил Гайфуллин белән
әнтәмә бирелгән. Анда ректор
башкарылган эшләргә йомгак ясый, бар-
лык студентлар һәм у кытучылар өчен дә
җитди мәсьәлә саналган яна бина төзелү
һәм яна факультетлар ачылу хакында
мәгълүмат бирә “Быел, ди ул, “Тат-
энсрпГнын элеккеге бинасына күчүне
планлаштырабыз, сонрак исә Г камал
театры каршында төзелүче зур һәм
мәһабәт өр-яна бина безнеке булачак
Киләчәктә милли университет статусын
алачак институтыбызның факультетлар
саны да күзкәе р Тарих факультеты үзе
берничә бүлектән торачак, анда музей
эшчәнлеген һәм татар халкы тарихын
өйрәнү бүлекләре булачак. Инглиз теле
факультеты да инглиз-испан һәм инг-
лиз-татар бүлекләреннән торачак. Шулай
ук журналистика, әдәбиятчылар фа-
культетларын ачу да күздә тотыла.
Әдәбиятчылар факультетында тәнкыйть-
челәр. сценарий язучылар әзерләнәчәк.
Аерым рәвештә информатика, икътисад,
дәүләт һәм муниципаль идарә итү. хокук
һәм халыкара мөнәсәбәтләр, мәдәният,
этнография, политология. менеджмент
һәм туризм факультетлары
ачылачак",—диде Васил Гайфуллин әле-
ге әңгәмәсендә.
МУЗЕЙ АРТЫР
“Казан Кремле" тыюлыгы җитәкчесе
урынбасары Нияз Халитов Санкт-
Петербургта булып кайтты. Ул анда “Эр-
митаж" җитәкчелеге белән әлеге данлык-
лы музей бүлеген Казанда булдыру ха-
кында эшлекле сөйләшүләр алып барды
"Казан" дип аталган Эрмитаж үзәге Казан
Кремле җирлегендәге элеккеге юнкерлар
училищесының өченче катында урын
алачак. Шунсы да мәгълүм булсын:
Эрмитажның бүлекләре әлегә Ам-
стердамда. Лондонда һәм Лас-Вегаста
гына. Ә бездәгесе музейның Россиядәге
тәүге бүлеге булачак.
“ТИМЕР БОРЧАК" ПРЕМЬЕРАСЫ
10 февральдә Г Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театрында Равил
Бохараев әсәре буенча куелган "Тимер
борчак" (режиссеры—Рамил Фазлыев)
премьерасы күрсәтелде. Балалар өчен
язылган әлеге әсәр узган ел "Яңа татар
пьесасы" конкурсында өченче урынны
алган иде. Автор әсәрен рус телендә,
шигъри формада язган. Пьесаны татар-
чага Хәлим Жәләй тәрҗемә иткән.
“Тимер борчак" Г. Тукай. К. Насый-
ри әкиятләренә нигезләнеп язылган. Төп
рольләрне Н Ихсанова. Р. Әхмәтжа-
нов, И Баһманов кебек күренекле ар-
тистлар башкара.
ҖИҺАНГИРГА БАГЫШЛАНА
Россиянен күренекле актеры һәм
режиссеры Сергей Бодров тарихта зур эз
калдырган Чыңгыз хан турында фильм
төшерә башлады. Фильм иң зур халыкара
проектлар рәтенә керә. Анда Россия.
Монголия. Казакъстан, Алма- ния.
Франция һәм Кытай актерлары һәм
кинематографчылары катнаша Аны
төшерүгә 10-12 миллион сум акча ка-
ралган. Беренче тасма Монголия дала-
ларында төшерелә башлаячак.
МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА
ФИЛЬМНАР
БТК Башкарма комитеты дөньяга
сибелгән милләттәшләребезнең үткәне,
бүгенгесе турындагы “Татар авазы" дигән
фильмнар сериясен әзерләүне башлап
җибәргән иде Анын беренче-
се—Мордовиядә гомер итүче татарларга
багышланганы “Татарстан—яна гасыр"
телевидениесе аша тамашачыларга
күрсәтелде дә инде
Икенче фильм Удмуртиядә яшәүче
милләттәшләребез тормышына багыш-
ланган Ижат төркеме монтаж эшләрен
тәмамлады, фильм тиздән тамашачылар
хөкеменә тапшырылачак.
ЯҢА БЕЛЕШМӘ
“Заман" нәшриятында Татарстан
Милли музее инициативасы белән "Казан
музейлары" дигән белешмә-юл
күрсәткече дөнья күрде. Казанның 1000
еллыгына багышланган әлеге белешмәдә
төрле елларда башкалада ачылган музей-
ларның тарихы. аларның бүгенге эшчән-
леге турында мәгълүмат тупланган.
Җыентык 5 бүлектән тора, барлыгы 84
музей турындагы язма урын алган. Ку-
шымта рәвешендәге бүлектә музейлар-
ның бүгенге адреслары да күрсәтелгән.

Реклама