Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Шагыйрьләр алар картаймый. Шагыйрьләр ара гына.
Вакыт иңсәсенә басым ял итеп ала гына...
Туксанла да ялганның ул суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар. Шагыйрьләр яна гына!
Яшәү
Оәын гомер телисен син, әй, юләр! Бер көнемдә күпме газап-тетрәү!
О.пералмый нртә таңнан төнгәчә Ышанычка куен йөрим мин терәү...
Озын гомер телисен син. акыллым! Көнем туса, жнргә сыймый шатлыгым! һәр мизгелдә тоеп яшим: бәхетемдә Тудыручым Бөек Көчнең хакльпъш.
Рак ил ФӘЙЗУЛЛИН (1943) Татарстанның холык шагыйре. биш п>м шк •Сай юныа всортвр* һом торле тс.Ч-ЩХЛӘ Ли ы ион күпсанлы китаплар авторы Клиим иши
Пенсионер
Гомер буе налог салынды... “Үзең теләп" заем алынды... Авыздан озеп җыйганны "реформа” суга салдырды— бер көн эчендә яндырды! ...Юлларда бушлай йөрүне татлы төш итеп калдырды.
...Пенсия акчасы, белмим, фатир түләргә калырмы? “Якты кнләчәк”кә чаба-чаба, үләргә соцга калынлы...
“Бетсәң—бет, әмма тәцгэлләш! Сула минемчә генә!
Юкса, тәрәзәңдә булыр рәшәткә белән келә!
Үз өеңдә дә йөрерсең билдән иелеп кенә!..”
Импер-интер кыланыштан Күктәге Кояш көлә:
“Кеше иреген тыеп булмый, ул—Табигатьтән килә!
Ул—Шаһ көчтән килә!”
Җир кирегә әйләнә алмый, Пигмейлар әйтеп кенә...
...Тәңгәлләшеп буладыр ул тик Мәхәббәттә генә!
Аида да әле азга гына— назлы рәхәттә генә!
Солдатка китү
Юатырга тырыштым,
Ә ул елап елышты.
Китеп бардык төялеп,
Ярым калды сөялеп.
Кая барам? Ник дип китәм? Кемнән саклыйм кемнәрне?.. ...Күздән яшьне җил киптерде, кичеп чыккач үрләрне.
Чарасыз юану
Беткән... Сөяк белән тире... Тиздән бакыр акча ятар күзенә...
Юк!—бу якты яз, дәрте ташкан яз мәет төсен алмас үзенә.
Кояш нуры очен түгел, фәкать туфрак кына йотар жәсэд бу. Тән-кабыктан жаны чыгып очар— Җир өстендә урын исәпле...
Э шулай да кеше кадәр кеше чыга алмыйдыр ул гел юкка. Хәтер булып йолдызларга к\нар. рәшә булып инәр офыкка.
Мич башында ятса ятыр иниты.ы янда бушр
Ары лап-лап, бире лап-лап. чит кавемнәр жирен таптап, халыклар бәхетен "яклап”, вәхши гамәлләрен аклап, энәгә салам саплап...
Глобаль затсызлык белән тора таңымны каплап.
"Картлык шатлык түгел”. Хак сүз. Ялгыз калсаң, һай, авыр!
Элек дару агу иде. хәзер агу да дару...
Яшьлектәге авырлыкны дәртле куәт жиңә ала.
Сирәк кеше саклый көчен Картлык дигән финалга.

Шундый хәлләр...
Заманында урыс патша Зөясуда шәһәр-кнрмән салдырды.
Безнең башлык тәре-сурәт иконаны Ватиканнан алдырды “Казан нуры” мәчетендә шушы хәлгә нинди вәгазь, белмибез. Мәскәүдәге нң олы поп: "Вот басурман. һай. молодец!** дн, имеш. Тырышсалар, тәре-нкона Казаша да х\жа кебек кайтыр әле!
Болай барса, һич шөбһә юк: милләтебез төрлән "чәчәк атар" әле!..
Очкычлар ватыл! ач. жнрдән "ка|М1 тартма" эзлиләр... Сер тулы “күңел төене" бар ул һәммәбезнең дә!..
Күп серләр мәңге ачылмый, һәм кирәкмидер дә...
Алар, ахры, Күккә ашадыр Җан рухы белән бергә.
Карагыз Күк гөмбәзенә! — Йолдызлар—тоташ тылсым! Уртак сер булмаса аларда, ул берлек каян килсен?
Бар иде...
(Түрәлектән төшкән берәү авызыннан)
Таулар иелә иде..
Балта үтми!..
Сүз үтми...
Бар иде!—
һәр әйткән сүз,
майга кергән пычак кебек,
кисә-кисә
үтә иде!
Яшенташтай өтә иде!
Хәтта сүзсез күз карашы җитә иде!..
Ятлап йөрерләр иде!
Әйткән сүзләрнең көенә атлап йөрерләр иде...
Кайрадым балтаны— үтә!
Сайлыйм сүзләрнең шәбен— үтми...
Бу дөньяга ни җитми?
Ә?
Айкалый-айкалый...
Н.га
Нәсарани да җаный! Гыйбарани да җаный!.. Яшь чакта, бәлки, ярый...
Олыгайгач, картайгач, Тарихи ген аваз салып, Күңел сызлый, җан каный, айкалый-айкалый...
Бабайлар рухы—аңда. Интер балалар алда. Кяфер телен шәп беләбез, оныклар аңлама! а!
Бәгыренә тулган монны кем аңлый да, кем таный? Күнел сызлый, жан каный айкалый-айкалый...
Пародокс такмаклар
(шаяру)
Ике әби күмер чаба шахтада.
Ир егетләр чигү чигә яктыда.
Ябалаклар чут-чут сайрый гөлләрдә.
Сандугачлар тычкан тота төннәрдә.
Кабан күле спирт булган алкашка.
Галимнәр! ә надан килә алмашка.
Кем мәйданда, чүлмәк итен, баш вата?
Колмак баткан дәрьяда таш калка.
Булмый ул...
Ба!ар күген аяз түгел икән, йолдызларны танып булмый ул. Хәсрәт чнксән. аерым-аерым торып, бер шатлыкта янып булмый ул.
Илаһ көчләр әгәр белдермәс ә, җанлашыңны табып булмый ул!
Бгр ни ы ч<Ьшк4
Ходай ана күнне биргән.
Иман гына бирмәгән.
Халыкныкын күпләп алган.
Кайтарыйм! димәгән.
... Күрәсең, рәхмәтле булу Табигатьтән иңмәгән.
Альп тауларын да күрдем. Алып тауларын да...
Илаһ бер Биек Чик—Үлем— һәркем алларында.
Мәхәббәттән—Нәфрәт туа ала.
Нәфрәттән—
туса туар Үч кенә.
Ә Үчнең рейтингы кечкенә!
Пародокс:
Судан туа ала Ут!
... Кеше зирәгрәк булган саен, күп чак бәхете юк!..
Хәл
(бала тугач)
Бер аптыраган елаган ди, ике аптыраган көлгән... ...Аптыраулардан гаҗиз булып уртак гөл шытты көлдә.
Әй, ул шайтанны!..
Шайтан Адәм банк ының кан тамырында йөри.
(Хәдистән)
Моның шайтан күзендә үк! Ку, ди, шайтанны!..
Төнге шашкын мәхәббәттән югалткач аңны— шатлык яше булып чыкты кызның шайтаны!
Әллә яшь, әллә тир идәнгә тамды...
Фәрештәләр кул чаптылар каршылап такны!
Тормыш Кырында
Шатлык кына шытсын лиеп, чәчкән идем мул итеп мин гел Өмет орлыклары...
Каян чыгып тулышып үскән Үкенеч башаклары?
“Ур!", ди Язмыш!
Урак кебек бөкерәеп аптырап торам.
Дулкын арты дулкын кнлә.
Берәүләр илдән илгә күчә... Берәүләр ирдән иргә...
Берәүләр диннән дингә күчә...
...Бүгенге тау мәшәкатьләр алдында кечкенә кала кичә үткән кичә. Алай итте, болай итте... Әйтте Күкләр: Әле кайтты, "Әй, балалар, йәгез, булды!" эле китте... Әйтте Күкләр: Инде менә "Әй, балалар, йәгез, җитте!" булынды да. җителде дә! Ачу туды. Утырабыз үпкә туды... бәхетебез Күңелләргә китегендә... рәнҗү тулды...
Яшьлек, чыннан да, яшелдер. Яз төсе бит яшел.
“Саргаеп бирешкәнеңне яшь күзләрдән яшер!" днн әйтүгә, Күк катында яшьнәп алды яшен!