Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЙЯХ ШАГЫЙРЬНЕҢ СӘЙЯР ГОМЕРЕ...


Бу мәкаләне каләмдәшемнең нәкъ менә дөньядан киткән көннәрендә язам булып
чыкты: әйе, узган елнын 14 гыйнварында, һич көтмәгәндә, соңгы яшәү урыны
Симферопольдән Казанга килеп, иҗат һәм жәмәгать эшләре белән янып, дуслары
белән аралашып, сөенеп йөргәндә. Язучылар берлеге бинасында өзелде аның гомере
Сәйях шагыйрьнең сәйяр гомеренең фаҗигале, әмма иҗат кешесе өчен табигый азагы
диясем килә минем.
1935 елның 15 мартында Башкортостанның Эстәрлебаш районы Куганакбаш
авылында туып, яшьтән ятим калып, бабасы, туганнары химаясендә үскән (бу—
пәйгамбәрләр һәм шагыйрьләр язмышы, мөгаен!...), урта мәктәптән сон армия
хезмәтен узгач, үзе дә укытучы, район газетасы хезмәткәре булган яшь шагыйрь
егетне арытабан. әлбәттә, Казан тарта (Г Ибраһимов, Г. Алпаров, И Рәмиев кебек
мәшһүр әдипләр, галимнәр чыккан төбәк бит!), татар әдәби мәркәзе чакыра Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә без бергә укыдык—
Хатип Мнннегулов, Әдхәт, мин —барыбызда авыл балалары, фәкыйрь шәкертләр.
Әмма Әдхәт Синугыл—арабызда ин пөхтә, ыспай егет иде. Акчасы да бар—ул көн-
төн тәрҗемә итә. Африка. Азия халыкларына “азатлык яулаша"—бу шагыйрьләрне
радиодан яңгырата иде (Соңрак анын “Уянган Африка”, "Вьетнам җиңә" исемле
тәрҗемә китаплары да басылды.) Бу—континентлар аша сәяхәт һәм сәйярлек безгә—
лирик замандашларына—бик үк ошап та җитми иде.
Соңыннан анладык: бу—аның үз халкыбыз азатлыгы юлларын күзаллавы,
эзләнүләре дә икән! Ә үз иҗатына, шигъри дөньясын табуга юлы шактый озак- урау
булды анын. Университеттан сон Пермь һәм Сарман якларында укытты ул; китап
нәшриятында редактор, филармониянең әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Аннары,
әле студент чагында ук Кавказ, Кырым, Урта Азия республикаларына омтылган
йөрәге аны кырымтатар халкы белән бәйләде: кардәш халкыбыздан әдип Шамил
Алядин кызы Ләйләгә өйләнеп, ул озакка, күп елларга Ташкент якларына күчте.
Сәйяр җаны, Мәжнүн йөрәге Ләйләсе артыннан алып китте, диикме? Юк. изелгән
халыклар, көрәш, милли азатлык юлына керде ул... Сонрак, Кырымга күчеп кайтырга
юл ачылгач, гаиләсе белән Симферопольгә кайтты, ахыргача шунда яшәде. Шәрекъ
дөньясы, борынгы төрки әдәбиятлар белән ныклап танышу да шунда башланды,
мөгаен. Соңрак ул Й. Баласагуниның "Котадгу белик” әсәреннән бүлекләрне. Ибне
Синанын шигырь белән язылган “Тыйбб белеме” китабын. Кырым шагыйрьләрен
һәм халык җырларын—манәләрне тәрҗемә итеп бастырды; агаклы "Кырым
сонетларьГн (А. Мицкевичны!) да татарча яңгыратуга иреште һ. б. Ин мөһиме: элек
садә, бертөслерәк калыплар һәм сурәтләр белән башлаган шагыйрь Көнчыгыш
шигъри күкләрендә сәйярлек кылгач, борынгы формаларда—фәрд, дүртьюллык һ. б.
төгәл, сыналган төрки үлчәүләрдә язды, элекке традицияләрне хәтерләрдә яңартты,
дия алабыз. “Ватаным Татарстан” газетасының, “Татар- Информ” агентлыгының һәм
“Азатлык радиосының Урта Азиядәге үз хәбәрчесе булып эшләү дәверендә
(туксанынчы елларда) ул Казанда төрле форумнарда, милли конгрессларда Ташкент,
Кырымнан делегат булып катнашты, диаспора турында чыгышлар ясады, халык
тарихы, милли ан турында мәкаләләр бастырды—кыскасы, милләтпәрвәр булып та
танылды.
1982 елдан СССР һәм Татарстан Язучылары берлеге әгыасы иде
Китапларыннан—нәниләр өчен “Чалгы җыры", “Ник елыйсын, курчагым",
кырымтатар телендәге "Яшьлек һәйкәле", сонгы елларда Казанда дөнья күргән
“Көньяк гөлләре”, “Ефәк кәрваннар”. “Иман гасыры" исемендәге җыентыкларны
әйтеп китәсем килә. Ижаты турында С Хәким. Н Нәжми, Г Афзал. А Хатим әйткән
фикерләр, хатлар, сабакташы X. Миннегуловнын әтрафлы мәкаләсе өчен сөенече тур
иде
Егерменче йөз ахыры татар шагыйренен—газаплы эзләнүләр аша Ил-ватан. туган
тел өчен яшәүнен катлаулы юлында янып узган бер фидакарь гомере булып гәүдаләнә
ул минем уйла. Әйе, сәйях шагыйрьнең сәйяр гомере булып